Коткарыгыз!
Юмор

Коткарыгыз!


Менә, энем, дөньяда төрле хәлләр була. Халыкның «кеше сүзенә ышанма, үзеңнең күзеңә ышан» дигән сүзе бар бит… Дөрес инде ул нигездә. Ләкин кайчагында күзеңә генә дә ышанып бетеп булмый. Сиңа бертөрле булып күренгән нәрсә бөтенләй бүтән булып чыгарга мөмкин.

Бәй, бер мәлне кичкырын тәмәке тартырга подъезд алдына чыктым. Торам инде шулай, тегенсен-монсын уйлап, бер мәлне тавыш ишетелде дә сагаеп калдым. Колак алдады бугай дип кабат уйга чумуга, тагын кемдер кычкырды:
— Коткарыгыз!
«Кай тарафтан ишетелә соң бу, шайтан алгыры!» — дип уйлап та бетермәдем, якында гына кабатланды:
— Көчлиләр! Үтерәләр…

Тагы тынды. Мин инде шул якка атладым. Хатын-кыз тавышы түгел иде бу, юк инде шаяртма әле, ирләрнеке дә түгел. Бала тавышы иде. Яшьрәк чагымда үз балам белән бер төркемгә балалар бакчасына йөргән бер кыз шундый маньяк кулына эләккән иде. Күргән-белгән кеше булгач, күңелдә кала икән. Әле дә исемә төшкән саен дертләп китәм. Аннан соң да ишетергә туры килде, балаларны җәфалаучылар турында. Хәзер аны гәзитләр дә яза бит инде. Үзәк өзгеч нәрсә инде, дошманыңа күрсәтмәсен.

Бала тавышын ишеткәч, ничек килеп җиткәнемне дә сизми калдым. Юк, андый-мондый нәрсә юк. Бер малай егылып ята. Икенчесе, шул үзе белән бер яшьтәрәк инде, моны таркалый. Теге карыша.
Мине күргәч, икесе дә тынып калдылар.
— Нәрсә кыйнысың аны? — дим теге малайга.
— Кыйнамыйм, — ди.
Ә егылып ятканы дөресен сөйли:
— Кыйный ул, юл буена сугып килде. Эчләрем авырта башлады, — ди.
— Тор, — дим, — Салкын тимәсен. Ә син кулыңны тый, юкса…

Әрләдем инде шунда теге усал малайны. Чит кеше баласына әлләни әйтеп тә булмый икән. Шулай да катырак булырга тырыштым. Теге мөлдерәтеп күзгә карап тик тора.
— Абый, мин аңа сукмыйм бит, — ди, — Ул үзе кычкыра.
Нахал инде хәзерге бала чага. Бер дә юктан кеше кычкыра мени инде? Ә бу шилма, күзгә карап алдашып тора. Нишләтәсең инде…
— Барыгыз, әйбәт кенә кайтып җитегез. Сугышмагыз, юкса милиция чакырам, — дип куркытып, озатып җибәрдем боларны.

Озатуын озаттым да… Белмим инде, кычкырган тавыш ишетелдеме тагын, нәрсәдер булды бугай. Туктале, нишләрләр микән дип үзләренә сиздермичә генә артларыннан киттем. Күршедәге йортның ишегалдына килеп җиткәннәр иде мин куып тотканда. яшеренеп кенә күзәтеп торам. Аерма ачык күренми, шулай да караңгырак бер урынга җиткәч, малайларның берсе егылды. Икенчесе моны күтәрергә маташа:
— Тор инде, — ди, — Әйдә, кайтабыз… Әниең көтә бит…
— Юк, кайтмыйбыз, — ди тегесе һәм кычкыра, — Коткарыгыз! Кыйныйлар! Көчлиләр! Пожар!
Якыннан үтеп барган берәү, минем шикеллерәк беркатлы адәмдер инде, бола янына килде дә хәлне аңлап алгач, теге малайны тиргәргә тотынды:
— Нәрсә дип кыйнысың аны! Аһ әле, фәлән-фәсмәтән… — Бала чаганы тиргәргә бу миннән күпкә остарак булып чыкты, укыта гына иманын, — Алай итәргә ярамый, болай дөрес түгел…
Шул хәтлем акыллы итеп тиргәгәч, болар ипләп кенә кузгалдылар. Кайталар. Бер кеше якынлаша башлагач, караңгырак урын табып теге малай тагын ятты. Тагын кычкыра башлады:
— Коткарыгыз! Көчлиләр…

Теге кеше, монсы хатын-кыз булып чыкты, болар янына килде. Хатын-кыз теленә бер эләксәң, тәрбиясен тулысынча биреп бетермичә туктамый бит инде ул. Вәт менә бу да бик озак итеп тиргәде теге усал малайны, тәртипкә өйрәтте, куркытып алды… Кыскасы, теге бичара бала тагын бер тапкыр тәрбия мәктәбе үтте.

Кызык иде бугай теге елак тавышлы малайга. Кеше килгәнен күрде исә, егыла да кычкыра башлый:
— Кыйныйлар! Коткарыгыз!
Һәм тавышны ишеткән кеше йөгереп килә. Йөгермәслек түгел, бала тавышы бит, ни булмас. Килә дә моның иптәшен әрләргә тотына. Ә бу тантана итә. Моңа кызык. Үзен акыллы дип уйлый, вакыйгалар белән идарә итүче дип тоя.

Менә шундый хәл, энем. Кабәхатьлек ул сабый күңеленә дә оя корырга мөмкин.



Добавить комментарий

WordPress: 26.11MB | MySQL:119 | 1,649sec
Рейтинг@Mail.ru