Күпчелек
Юмор

Күпчелек


1. Бер кеше дә авызын тулысынча ачып телен ирененнән дә ераграк суза алмый.

2. Күпчелек, ягъни сезнең күбегез, яңа гына авызын ачып, телен чыгарып бу сүзнең дөреслеген тикшереп карады.

3. Һәм барыгыз да моның дөрес түгеллеген аңлады.

5. Берничәгез елмаеп куйды.

6. Һәм күпчелек 4-нче пунктның юклыгын күрмәде.

6. Күпчелек аның чынлап та юкмы икәнен тикшереп карады.

7. Күпчелек 2-нче пунктның да төшеп калуын сизмәде.

8. Әһә, күпчелек тагын алданды!

9. Сез 6-нчы пунктның ике тапкыр кабатлануын күрдегез.

10. Күпчелек юморны нык аңлый. Яхшы юморны. Ә бу язма — «буш урынны тутыру өчен генә».



Добавить комментарий

WordPress: 24.38MB | MySQL:115 | 1,528sec
Рейтинг@Mail.ru