Мәгънә
Юмор

Мәгънә


(В. Шендеровичтан)

Муенына элмәк кидереп урындыкта басып торган Павлюк янында фәрештә пәйда булды:
— Павлюк!
Павлюк әйләнеп карады, әмма бүлмә эче буш иде. Ни генә әйтсәң дә, фәрештә — шкаф түгел, аны тиз генә күрермен димә. Иңнәре янында базлаган аз гына яктылык инде шунда.
— Павлюк! — дип кабатлады яктылык. — Ник син урындыкта басып торасың?
— Үләргә телим мин.
— Нәрсә шулай кинәт кенә?
— Ялыктым барсыннан да.
— Шул гынамы?
— Шул.
— Ә бер-ике йөз грамм? Табигать кочагында?
Элмәктән кулын алмый гына Павлюк уйга калды.
— Ну-у… мундирлы бәрәңге белән булса гына инде…
— Һәм бер кисәк селедка.
Павлюк авыз суын йотып куйды.
— Һәм аз гына сыра — дип дәвам итте фәрештә. — Балыкка баргач. Яныңда беркем дә юк. Юньле генә сигарет кабызып җибәрәсең…
Павлюкның сулышы ешайды.
— Ә кызлар?.. — дип бәйләнде фәрештә. — Аяклары муеннан үскән гүзәлләр.
— Ә син каян беләсең? — Павлюк гаҗәпләнде.
— Ярый, читкә китмә әле, — диде фәрештә. — Саунага чакырасың… Ә «Спартак» — Нәрсә, «Спартак».
— Чемпионнар лигасы.
— Тәки җиңәрләр микән, ә?
— Бронза медаль!
— Вәт сиңа! — Павлюк елмаеп ук җибәрде. Ә элмәк сабын күбеге уйнатып тибрәлеп куйды.
— Син урындыктан төш. Юкса, бөтенләй һәйкәлгә охшап торасың.
Павлюк элмәк астына чүгәләп утырды да кесәсеннән тәмәке кармалап авызына капты. Фәрештә аңа ялкынлы канатын сузды, бүлмәгә татлы төтен исе таралды.
— Нәрсә, хәзер эшкәме? — диде Павлюк кыюыз гына.
— Эшкә.
— Аннан соң өйгәме?
— Мөмкинлегеңә карап инде.
Павлюк тынып калды.
— Ну, ярый, — диде ул азак. — Тик мәгънә? Ни мәгънә?
— Нинди мәгънә? — Фәрештә аңламады.
— Нинди дә булса мәгънә бармы моннан?
— Ни өчен? — фәрештә гаҗәпкә калды. — Ник ул сиңа?
— Бер мәгънәсез яшәп булмый, — дип мыгырдады Павлюк.
— Асылын! — диде фәрештә. — Мәгънә кирәк булган аңа! Асылын һәм кешеләрнең башын катырма!.



Добавить комментарий

WordPress: 24.25MB | MySQL:120 | 2,709sec
Рейтинг@Mail.ru