Олы балык
Юмор

Олы балык


Кармак белән балык тотучы — эстет ул, энем. Тирә-як табигатьнең матурлыгына сокланып, эш чорында башына да килмәгән фәлсәфи уйларга бирелеп, ходайның бирмеш көненә хозурланып утыра. Шул ук вакытта елгадагы балыклар арасында үз сәясәтен үткәрә: бодай бирергәме боларга, әллә селәү саплап салыргамы? Ничек итсәң, кармакка ныграк кабарлар дип сәяси план кора һәм аны тормышка ашыра. Ә инде арурак балык эләксә аны ярга сөйрәп чыгару үзе үк әлләни кадәр стратегик һәм тактик осталык таләп итә. Кыскасы, энем, кармак белән балык тотып утыручы үзе бер дәүләткә әйләнә.

Ә җәтмә нәрсә? Елганы иңләп сөзеп чыктың — бөтен балык синеке. Булган кадәресе. Җыеп капчыгыңа тутыр да өеңә сыпырт. Җәтмә белән балык сөзү — бу балыкчылык түгел, бу мал табу, ашарга юнәтү ысулы. Гаиләңнең ач тамагын туйдырырга телисең икән, рәхим ит — җәтмә белән сөз. Ә инде рухи азык алырга теләсәң, кармаксыз булмый.

Кеше, гадәттә, мондый уйларга еш бирелми. Мондый уйлар яр буенда бер балык та эләктерә алмыйча тилмереп утырганда килә. Балыкчылык осталык таләп итә дисәләр дә, барсы да ходайдан тора, энем. Беләсең бу урында балык мыжгып тора, аның нәрсәгә эләгүен дә беләсең, калкавычны нинди тирәнлеккә көйләргә, нинди энә сайларга икәнен дә ятлап бетергәнсең, көне дә заказ биреп тудырган кебек — ә балык эләкми. Ходай бирми. Шулай, энем.

Менә шулай ходайга ялварып утырганда, күршегә бер адәм килеп кармак салды.
— Мөмкинме?
— Мөмкин, әлбәттә.
Эләкмәгән балык жалкы түгел. Утырабыз шулай калкавычтан күз алмыйча. Берзаман балыкларның карыны ача башлады бугай, тегеңә бер нәрсә эләкте.
— Аһ, шайтан алгыры! Килеп тә өлгермәде, берне алды да, — дип уйлап бетерүгә минекен дә тарткалый башладылар һәм бер учка сыярлык кына бер карп тартып чыгардым.

Бәхет балыкның зурлыгында түгел… Юк, зурлыгында, әлбәттә. Ләкин минем очракта калкавычның уйнаклавы да җитә иде. Ә монда олы бер бөтен балык. Олы ук булмаса да бербөтен. Аның бит бөтерелеп, кояш нурында төрле төсләргә кереп ялтырап китүләре үзе генә дә әлләни тора!

Шулай бер-бер артлы тартып чыгарабыз балыкларны. Бер мәлне миңа беләк буе карп эләкте. Зур балыкны барыбыз да яратабыз яратуын, тик аның бәласе дә зур. Чәбәләнә-чәбәләнә кармак җебен чуалтып бетерде, колганы сындыра язды. Шулай да мин җайлап кына яр читенә чыгардым моны. Ләкин тартып алырга мөмкинлек юк — яндагы агач комачаулый, ә күтәрсәң — җепне өзеп качачак. Күршене ярдәмгә чакырырга туры килде:
— Әнә теге сөзгеч белән генә алып куй инде шул балыкны.

Ул да күптәнге балыкчы инде, әллә кайдан күренеп тора. Сөзгеч белән астан кереп карпны күтәреп алырга кирәген ул яхшы белеп тора. Ләкин бу алай итмәде, кулына тоткан сөзгечне яр буена ташлады да балыкка ялан кул китте. Карп — хәйләкәр балык, ул синең нәрсә эшләргә җыенуыңа кадәр белеп торадыр сыман. Теге килеп кармактан ычкындыру белән бер генә чәбәләнеп алды да кулыннан ычкынып су төбенә ташланды. Мин эчтән генә сукранып куйдым, тик бер сүз дә әйтмәдем.
Бераздан моның үзенә зур балык эләкте. Бу да минем шикелле этләнеп кенә тартып чыгарды да:
— Ярдәм ит инде, зинһар, — диде.

Мин кармак җебен аралап утырган җирдән барып моның балыгын сөзгеч белән алдым да яр буена куйдым. Ә теге сөйләнә:
— Бүген берәүнең дә мондый зур балык каптырганы юк иде әле, — ди.
Минем бераз ачу чыга. «Шайтан алгыры нәрсә! Минекен юри суга җибәрдең ич…» — дип уйлыйм. Ә бу аның саен ярага тоз сала:
— Балыкны тота белергә кирәк шул аны, — ди. — Табигать бай ул, әнә шул байлыкны кулга төшерер өчен осталык кирәк.

Шулай сөйләнә сөйләнә теге балыкны кулына алды да бераз читтәрәк торган чиләгенә табан атлады. Һәм бер каермада нәрсәгәдер абынып сөрлегеп китте, кулындагы балык һавага очты һәм суга килеп төште. Аллаһы әкбәр.
Менә, энем, кем генә ни генә сөйләсә дә ходай бар ул. Кемнәргәдер тиешле җәзасын шундук бирә, кемнәргәдер соңрак. Мин шуңа төшендем.

Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 24.32MB | MySQL:117 | 2,817sec
Рейтинг@Mail.ru