Президент
Юмор

Президент булсам


(инша)
Укытучыларның укытучыларының укытучылары иң югарыда утыра һәм алар безгә дәреслекләр әзерли, дәфтәрләр тегә, ручкалар ясый. Әгәр президент булсам мин шуларның барсын да бергә туплап зур җыелыш үткәрер идем. Һәм герб төшкән трибуна артына басып кена әмер бирер идем:
— Хөрмәтле укытучылар, так сказать, мин сезнең барыгызга да, так сказать, бүгеннән башлап шундый әмер бирәм. Өйдә онытылып калмый торган дәфтәрләр чыгарыгыз. Ул дәфтәрләрнең кәгазен шундый материалдан ясагыз, так сказать, анда икеле билгесен куеп булмасын, укытучыларның кисәтүләр язылмасын. Бу беренчедән, так сказать. Икенчедән, үзе укыла торган китаплар ясагыз. Бүгенге заман балалары бик таләпчән, так сказать, алар безнең киләчәгебез һәм алар китапны ачып та карамаган килеш белемле булырга хаклы. Шуның бер чарасын табыгыз. Әгәр сез минем шушы әмеремне үтәмисез икән, үзегезгә үпкәләгез — барыгызны да мочить будем в сортире, так сказать.

Әгәр мин президент булсам дөньядагы иң озын, иң яхшы лимузинда йөрер идем. Ул лимузинның башына зур пушка утыртыр идем һәм миңа «икеле» куйган училкаларның барсын да «бишле» куярга мәҗбүр итәр идем.
Лиммузиннарда йөреп туйгач, халкым ничек яши микән дип, гади генә «калина»га утырып урам әйләнер идем. Заторларда бер-ике сәгать утырып өй янына кайткач, машина куяр урын табалмыйча тагын берәр сәгать йорт тирәләп йөрер идем. Һәм әлбәттә, сөенер идем. «Мин җитәкләгән илдә халык шулкадәр бай яши, һәр кешелә автомобиль, хәтта машина куярлык урын да юк,» — дип уйлар идем. Һәм тирә-яктагы илләргә күз салыр идем, чөнки аларның җирен яулап алсаң, машина куяр урын булачак.
Мин президент булсам, дәрестә гел телефон актарып утырыр идем. Укытучынң: «Телефоныңны бир» — дип кычкыруына исем дә китмәс иде. Хәтта психланып акыра башласа да, хәтта указка белән партага китереп сукса да уйлап та бирмәс идем. Шулай дөрес. Президентның нервысы нык булырга тиеш.

Интернетка керер идем. «Одноклассники»дагы бәлешләрне, тортларны, җырлашып утырган мул табыннарны күреп сөенер: «Менә бит минем илемдәге халык ничек рәхәт яши, ул гел тәмле-татлы ризыклар гына ашый. Кайда бар тагын шундый ил, кайда бар шундый халык!» — дип горурланыр идем.

Инстаграммдагы кешеләрнең берсеннән-берсе бай, матур, күзнең явын алырлык киемнәре, канәгать йөзләре миңа канат куяр иде. «Дөньяда иң матур киенгән халык — минем илемдә!» — дип шатланыр идем. Чөнки бу чынлап та шулай. Безнең инстаграммда бөтен кеше дә патшалар, патшабикәләр кебек киенә. Алар шундый чибәр, бай, бәхетле. Мин әйбәт президент булган өчен шулай бит инде ул.

Фейсбукка кереп язмаларны укыр идем. Монда да мине бары тик шатлык кына көтә. Чөнки мондагы кешеләрнең барсы да акыллы, киң белемле, талантлы. Тик монда берни дә язмас идем. Чөнки бу акыллы халык шундук хәреф хаталарын, грамматика, орфография һәм башка нәрсәләрне тикшерә башлаячак. Акыллы кешеләр белән сак булырга кирәк, президентка — икеләтә. Фейсбукта — өчләтә. Чөнки бары тик безнең фейсбукта гына иң акыллы, затлы, алтын тамырлы кешеләр яши. Үз ватаныңның акыл фонды белән горурланырга кирәк.

Интернеттан чыккач кабат үзебезнең сыйныфка кайтыр идем. Ә анда безнең укытучы апа тактага нәрсәдер язып маташа. Ул мине шулкадәр туйдырды. Гел күз алдында, гел үзе булу гына җитмәгән, дәрескә гел ике күлмәгенең берсен киеп килә. Мин аңа яңа күлмәк алып бирергә кушар идем. Туфлие да өченче елдан бирле алышынмаган. Миңа ул туфли кибеп, бәләкәйләнеп беткәндер дә апаның аягын кысадыр сыман тоела. Чөнки үземнең дә кысык туфли белән йөргәнем бар. Туфли аякны кысканда, җан ачылары чыга, кәеф булмый, берәрсен кыйнап ташлыйсы килә, көч кенә җитми. Укытучы апаның да гел кәефе юк… Туфлиен яңартырлык акча бирсәң, гел йомшарып китәр сыман…

Әти белән әнинең кухняда зарланганын качып тыңлап торыр да: «Президентны сүкмәгез. Мин бит — сезнең улыгыз,» — дияр идем.

Марат Кәбиров



Добавить комментарий

WordPress: 23.73MB | MySQL:102 | 4,089sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика