Саклау чарасы
Юмор

Саклау чарасы


Олгая-олгая кешенең күзләре начарая, ул якыннан да начаррак күрә башлый. И, без зарланган булабыз инде, тегене күреп булмый, моны күреп булмый, дибез… Без зарланабыз, ә табигать үзенекен эшли. Табигать ул Путин кебек, халыкны бар дип тә белми. Һәм дөрес эшли дә. Ә карт кеше күпне күрергә тиеш түгел. Яшь чагында күргән икән — җиткән. Яшь чагында күз кешегә үзенә тиң ярны тапсын, ялгышмыйча шуны табып балалар үрчетсен өчен бирелә. Яшь чагында ук сукыр булса, әйтик, егет кеше әбиләргә гашыйк булырга мөмкин. Егет тә сукыр, мәхәббәт тә сукыр, ә әби хәйләкәр… Монда әллә нәрсәләр килеп чыгуы бар.

Шуңа күрә, табигать, үз өстенә артык проблема алмас өчен, яшь кешенең күзен үткен итеп яраткан. Ә картайгач, күзнең үткенлеге кирәкми — абынып егылмаслык булса җитә.

Карт кеше күпне күрә башласа, мыжый башлый. Шуны шулай итәләр мени, болай эшләргә кирәк! И, бу яшьләрнең кулыннан эш килми, вәт без яшь чакта… Күреп бетермәсә дә чәйнәнүдән туктам ый инде ул. Шуңа күрә, табигать аның тешләрен дә ала. Тиргәнүе, сүгенүе тупас ишетелмәсен өчен.
Әйтик, тешләре исән булса, ул болай дип тиргәр иде:
— Шуны да эши белмисең бит, беткән баш!
Бу тупас ишетелә. Ишеткән кеше үпкәләргә, ачуланырга мөмкин. Ә тешләре булмагач, аның сүгенүе ягымлы яңгырый:
— Фуны да эфли белмифең бит…
Моңа инде беркем дә үпкәләми дә, ачуланмый да. Елмаеп кына куя. Сүзе үзе теләгәнчә килеп чыкмагач, карт кеше дә юкка-барга авызын ачмый. Шул рәвешле, яшьләр белән картлар арасында гармония барлыкка килә.

Колаклар ишетми башлауның да үз хикмәте бар. Карт кеше зарлана инде, колагым ишетми, фәлән-төгән, ди. Ә бу бары тик аның файдасына.
Сабыйларны яраталар. Кайда карама, аларны назлы сүзләргә төрәләр:
— И, бәләкәчем…
— И, алтыным инде минем, алтыным…
— Күз нурым…
Сабый бу сүзләрне ишетергә тиеш. Шушы сүзләрне ишетеп ул үзенең бу дөньяга килеп дөрес эшләгәнен аңларга тиеш. Чөнки әле аның яшисе — налог, кредит, тагын әлләнәрсәләр түләп Ватанына файда итәсе бар.

Ә картларга кем юньле сүз әйтә?!. Хәтта авырып урынга ятса да беркемнең исе китми: «Яше җиткән инде…» — дип кенә куя. Җиткән. Ул хәзер налог түли алмый. Кредит бирмиләр. Пенсиясе ташка үлчим генә, ансы да үзенә дару алырга китә. Шулай булгач, аларны кем яратып тора да, кем юньле сүз әйтә?!.

Үзләре турында әйтелгән сүзләрнең барсын да ишетсә, күпләре һуштан языр иде. Ә ишетмәгәч — рәхәт. Картайган көннәрендә шулай рәхәтлектә генә яшәсеннәр өчен табигать аларның ишетү сәләтен киметә.

Табигатьтә барсы да уйланылган. Табигать кешене бәхетле итү өчен эшли. Табигать барсын да төптән уйлаган. Ул кешене бер-берсеннән саклауның әллә нинди чараларын хасил иткән.



Добавить комментарий

WordPress: 26.2MB | MySQL:119 | 4,084sec
Рейтинг@Mail.ru