туган
Юмор

Туганнар


Бәйрәм ул календарьда кызыл сан булган өчен генә бәйрәм түгел. Мондый көннәрдә кешеләр күңеленә әйбәтлек фәрештәсе килеп куна да җаннарын йомшартып, офыкларын киңәйтеп җибәрә, әллә нинди изгелекләр эшлисе килү теләге тудыра. Кешеләргә кылган яхшылыктан үз җаның да балкып китәр кебек тоела. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе алдыннан Ир белән Хатын үзләренең барлык туганнарын барлап, күптән күрмәгәннәрен күреп, хәл-әхвәлләрен белешеп йөреп чыгарга уйлады.
— Башта абый белән җиңгигә барырбыз, — диде Хатын, — Абый безнең алма ярата бит, күп итеп алма алырбыз.
— Аннан апа белән җизнигә, — дип килеште Ир, — Җизни нәрсә ярата әле?..
— Шашлык, — дип көлде Хатын, — Барган саен шашлык пешерә ул.
— Бу юлы үзебез алып барырбыз…
— Туганнар белән күрешмәгәнгә дә хәтсез икән бит…

Кинәт Иргә Ачышлар фәрештәсенең күзгә күренмәс канаты тиеп үтте:
— Карале, әйдә, барсын да үзебезгә җыябыз.
— Ну, баш синең! — дип елмайды Хатын, — Парламент! Дәүсовет. Хәзер шулай аталамы әле?
Ир ничек аталганын белми иде. Шуңа сүз куертып тормады.
— Димәк, үзебезгә җыябыз.
— Үзебезгә.

Шундук барлык туганнарына шалтыратып, көнен әйтеп кунакка чакырдылар. Абый белән җиңги, апа белән җизни, кияү белән сеңел, эне белән килен… Ике яклап та туганнарның берсен дә калдырмаска тырыштылар. Хәтсез генә җыела икән, рәхмәт яугыры. Ләкин тар күңелләнеп торырлык түгел, тормышлары аллага шөкер — барсына да җитәрлек. Туганнар шатланышып риза булды:
— Күптән күрешкән юк икән бит, дөнья мәшәкате дип тормыйбыз. Киләбез, киләбез.

Кунакка чакырып бетергәч, икесе дә кибеткә чыгып чапты.
Әлбәттә, кафе-фәлән дә җайлап булыр иде, тик аларның өйдә утырасы килде. Кафе ничектер күнегелгән нәрсә түгел, анда үзең түләсәң дә кешедә утырган кебек тоеласың. Ә үзеңдә… Соң, туганнарың белән үз йортыңда гөрләшеп, чөкердәшеп, җырлашып-биешеп утыруны кафе белән чагыштырып буламы соң инде?!
Кунак җыя башлагач, хәтсез нәрсә кирәк бит инде ул. Бер көн буе икесе ике яктан азык-төлек ташыдылар. Инде барсы да җитте дигәч, тагын нәрсәләрдер онытылган булып чыкты. Монсына Хатын үзе барып тормады, исемлек төзеп Ирне йөгертте. Ир, әлбәттә, сөенә-сөенә йөгерде. Туганнар килә бит!

Хатын аш-су белән булашты. Ир моңа кадәр чәй кайнатудан ары киткәне булмаса да аның янында бөтерелде. Мондый чакта табак-савыт юып торсаң да файда бит инде. Кыскасы, бәйрәм көненә барлык нәрсәне дә өлгертеп, менә дигән табын оештырдылар. Һәм кунаклар килгәнен көтә башладылар.
Иң беренче җиңгәләре шалтыратты:
— Абыегызны ашыгыч эш белән чакыртып алдылар. Бу юлы килә алмыйбыз, гафу итегез инде.
Аннан соң апалары:
— Җизнәгез чирләп китте бит әле… Үзем генә килү кыен, бу юлы гафу итегез инде…
Энекәшләренә үзләре шалтыратты:
— Кайда җиттегез? — диделәр, — Кайсы төшкә чыгып каршы алыйк.
— И, туганнар, — диде тегесе бик мескен тавыш белән, — Килергә чыгарбыз дип кенә тора идек, менә бит машина кабынмый. Шуның белән мәш килеп ятам. Бу юлы кичерегез инде.
Сеңелләренә дә шалтыратырга туры килде:
— И, туганнар, биянам авырып тора бит әле, аны ничек ташлап китим инде, — дип чыелдады ансы да, — Үзегез кунакка килегез. Без киләлмибез инде бу юлы.

Шул рәвешле барсы белән дә сөйләшеп чыккач, Ир белән Хатын бер-берсенә карашып алдылар да көлеп җибәрделәр:
— Туганнарны җыябыз, имеш… — дип хихылдады Хатын, — Уф, үләм… Болай булырын белсәм, һәрберсен тотып алып килергә кеше дә яллаган булыр идем. Туганлык түгел, дөнья кайгысы хәзер кешедә. Әйттем мин үзебез йөреп чыгыйк дип…
— Карале, — диде Ир кинәт ниндидер нурдан балкып. Баягы Ачыш фәрештәсе тагын канатын тидереп узды бугай, — Без бит туганнарны җыярга теләгән идек. Җыелганнары — шушында.
— Баш катырма әле, — дип кул селтәде Хатын, — Әйдә, лутчы табынга утырыйк.
Ир белән Хатын туганнар өчен әзерләнгән зур табынның ике башына утырып бокал күтәрде.
Бу дөньяда аларның бер-берсеннән дә якынрак туганы юк иде.

Марат Кәбиров.



Добавить комментарий

WordPress: 23.2MB | MySQL:98 | 3,267sec
Рейтинг@Mail.ru