Ватан
Юмор

Ватан


(А. Трушкиннан)
Базарда яныма бер адәм килеп басты да сөйли башлады:
— Белүемчә, сез дәүләт серләре белән яхшы таныш. Ару гына суммага Ватаныгызны сата алмассыз микән?

Мин башта юньләп аңлап та җитмәдем, шуңа кабатлап сорарга мәҗбүр булдым.
— Ватанны?
— Әйе. Ару гына суммага.

Мин нәфрәт белән:
— Нәрсә дигән сүз ул ару гына сумма? — дим.
Ул күз дә йоммый:
— Мең доллар.
— Кабахәт син! — мәйтәм.
Ул бирешми:
— Мең ике йөз.
— Нәрсә? Туган илне? Мең ике йөзгә!
— Мең өч йөз, — ди бу.
— Нәрсә, атна саенмы?
— Юк, ай саен. Сездәге кебек.
— Кабахәт син! — мәйтәм.

Безнең янга инде халык җыела башлады.
Кызыксынып тыңлап торалар. Кайберләре хәтта теге адәмгә:
«Әйдә Ватанны без сатабыз»,— ди башлады.
— Юк. Сатса, фәкать ул гына, — ди теге адәм.
Күреп торам бит инде, тирә-юньдә барсы да нәрсә беләндер сәүдә итә. Кем поездлар расписаниесе сата, оборона корылмаларының схемасын, самогон ясау ысулын тәкъдим итәләр. Ни генә юк, кыскасы. һәм мин… юк, икеләнеп калмадым. Мин бары тик гаҗәпләндем генә.

Ә теге адәм Яаман ныкыша:
— Мең тугыз йөз! Көн саен.
Тирә-яктан миңа кычкыралар!
— Ризалаш! Риза бул, тиле!
Йөзләрендә — комсызлык, күзләре — ач бүренеке. Юк, мәйтәм, ризалашмыйм әле. Сезгә үч итеп. Шуннан теге адәмгә әйтәм:
— Юк!
— Көненә ике мең — ди бу.
— Өч мең! — мин әйтәм.
Һәм теге бөгелде:
— Ярый. Мин риза.

Кәшилүгеннән тиешле акчаны чутлап бирде дә:
— Әйт әле, ни өчен кыйммәт? — ди.
Мин аның күзенә текәлеп карадым:
— Ә шуның өчен, җаным… Чөнки Ватан безнең өчен бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк.



Добавить комментарий

WordPress: 26.49MB | MySQL:124 | 1,711sec
Рейтинг@Mail.ru