«Акчарлак» гәзитендә әңгәмә

«Акчарлак» гәзите хәбәрчесе Назилә Хуҗина белән әңгәмә. Гади һәм тормышчан сорауларга ихлас җаваплар. Бу әңгәмә гәзиттә (Акчарлак, №) басылып чыкты инде. Монда — берничек тә шомартылмаган, тулы варианты. Үземә кызык тоелды, бәлки сезгә дә шулай булыр.

– Марат абый, сез үзенчәлекле кеше, ә андыйларга бераз сәерлек тә хас була. Гомумән, язучылар сәер халык инде алар)))
— Үзенчәлек, сәерлек, кайчагында «ненормальный» дип тә әйтәләр — болар барсы да бер үк мәгънәне бирә бугай инде. Башкаларга охшамаган. Иҗат кешесе үзенчәлекле булырга тиеш. Аны шул үзенчәлеге өчен яраталар. Яки яратмыйлар. Яратканнары: «үзенчәлекле» дип мактый, яратмаганнары: «сәер», яки «ненормальный» дип атый. Ә асылда һәрбер кеше үзенчәлекле, үзенчә сәер, үзенчә ненормальный. Ә норма кешенең асылы түгел, ул юл йөрү кагыйдәләре сыманрак нәрсә. Телисеңме-теләмисеңме ул кагыйдәләрне үтәргә тиешсең, югыйсә кемнеңдер һәлакәтенә сәбәпче булачаксың.

— Кем өчен язасыз? Марат Кәбировнын укучылары кемнәр?
— Белмим. Минем очракта моны төгәл генә әйтеп булмыйдыр. Кемдер, әйтик, мәхәббәт романнары яза һәм аны шушы жанрны яратучылар укый. Миндә мәхәббәт романы да, психологик роман да, фантастика да, мистика да, антиутопия да, башкасы да бар. Юмористик әсәрләрне, шигырьләрне егерме ел буе төрле сәхнәләрдән сөйләп йөрделәр, минем сүзләргә язылган җырлар Хәния, Айдар, Нәфкать һ.б. җырчылар репертуарының нигезен тәшкил итте. Төрле юнәлештә эшләнгән инде. Шуңа күрә, укучыларым да бер төрле генә түгелдер. Бер жанрдагы әсәремне яратканнар бүтән жанрда эшләвемне яратмаска да мөмкин. Шулай да мин укучыларымның кимүен сизмим. Яңа язучылар килде, кайберләре бик зур популярлык казанды. Тик аларның популярлыгы минем укучыларга тәэсир итмәде. Бер язучы да бүтән язучы өлешенә керми, һәркемнең үз иҗаты, үз укучысы.

– Евро, долларның күтәрелүе, нефть бәясе төшүе сезнең кәефне кырамы?:)
— Кәефне кырмый ул, кесәне кыра.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

– “Гәзит укыганда килгән фикер: Сары матбугат зәңгәрләнә” дип язып куйгансыз фейсбукта. Кайсы матбугатны күздә тотуыгыз? Мисал өчен, безнең “Акчарлак” һәрвакыт зәңгәр булды
— Бу урыс гәзитләренә карата иде. Күптәнге нәрсә инде. Мин татарда сары матбугат бар дип әйтә алмыйм. Шәхси гәзитләр бар. Тик алар буш сенсация артыннан кумый, нигездә, фактларга таянып, журналист этикетын бозмыйча эш итә. Һәрхәлдә, тулысы белән төрле шау-шуларга, имеш-мимешләргә, гайбәтләргә, бармактан суырылган вакыйгаларга корылган матбугат бездә юк.

– Бүген заман базарында намусның бәясе “ничә сум”нан йөри?
— Белмим. Сатып караганым юк.

– Кем-кемне үзара күбрәк чәйни: Ир-ат – хатын-кызнымы, әллә хатын-кыз – ир-атнымы?
— Ир-ат бөтен эшен читкә куеп хатын-кызны тикшереп утырадыр дип уйламыйм. Һәрхәлдә, үземнең беркем белән дә хатыннарны чәйнәп утырган булмады бугай. Миңа калса, бу күпмедер дәрәҗәдә интим тема: һәркем үзе белә, һәркемнеке үзе белән.

– Бүгенге заманда ир-атлар авырдыр кебек. Күп җирдә дилбегә хатын-кыз кулында.
— Нинди генә өлкәдә дә сәләтле һәм тәҗрибәле кеше идарә итәргә тиеш. Теләге булса, әлбәттә. Хатын-кызмы ул, ир-атмы — мөһим түгел. Дилбегә сәләтле кеше кулында булганда, беркемгә дә артык авырлык килми.

– “Әгәр синең хакта беркайчан да гайбәт сөйләмәгәннәр икән, димәк, син әле кеше түгел, ә күпчелекнең бер өлеше генә.” Шулай ук сезнең сүзләр. Үзегез турында гайбәтләрне күп ишетергә туры килдеме, ниндиләрен?
— Төрлесен ишетергә туры килә. Берни дә сөйләмәсеннәр дисәң, берни дә эшләмәскә кирәк. Безнең татар кызык бит ул: үзе эшли алмаган уңышлы эшнең бер җитешсезлеген дә тапмаса, җанын кая куярга белми өзгәләнә.

– Нәрсәдән куркасыз?
— Югалтудан. Гаиләне, якыннарны, дусларны, укучыларны, танышларны, күпләрне… Уңышны, сәләмәтлекне, кешелекне, күп нәрсәләрне. Без күп нәрсәдән куркабыз. Курку да безнең белән идарә итә. Бернәрсәдән дә курыкмаган кешедән дә куркынычрак кеше юк.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

— Күптән түгел генә бер ай буе хастаханәдә ятып чыктыгыз… Ике операция кичергәнсез. Кайсы җирегезгә “ремонт” ясадылар? Больницада ятканда ни турында уйладыгыз? Нинди уйлар белән чыктыгыз? Тормышка караш үзгәрмәдеме?
— Мондый операцияләрне яшь, сәләмәт, көчле чагыңда ясатып калырга кирәк инде. Картайгач, соң була. ) Тормышка караш үзгәрде, акыл керде дип әйтә алмыймдыр. Кешегә беркайчан да акыл керми ул, мөмкинлекләре генә чикләнә.

— Дусларыгыз күпме? Гомумән, ир-атлар дуслык төшенчәсен ничек аңлый?
— Күп. Дуслыкка мин артык югары таләпләр куймыйм. Ул төрлечә була. Гомерлек тә, вакытлыча да. Дус хыянәт итмәскә тиеш дип тә уйламыйм. Тугърылыкка хаклы кеше хыянәткә дә хаклы.

— Язучы халкы күңел төшенкелегеннән ничек котыла?
— Белмим. Аннан котылу кирәк микән? Дулкын кагышы сыманрак нәрсә бит инде, күтәрелә дә, төшә дә. Барсы да үзе уза торган нәрсә. Бер халәт тә берөзлексез түгел.

— Сез бүген үзегез теләгәнчә яшисезме? Моны дөрес яшәү рәвеше дип атап буламы?
— Без танылган һәм бай кешеләрне «уңышлы» дип атыйбыз, үзебез дә уңышлы булырга омтылабыз. Асылда нормаль кешегә биш нәрсә җитә: яшәр урыны, ашар ризыгы, кияр киеме, яраткан эше һәм яраткан кешеләре булу. Калганы — показуха өчен генә. Бүген һәркем башкалар кебек булырга, бүтәннәргә охшарга, җае чыкса уздырырга тырышып яши. Көче җитәме-җитмиме, кирәкме ул аңа юкмы. Башкалар тормышы белән яши,шуңа үзен бәхетле итеп тоя алмый. Үзе теләгәнчә яшәргә омтылучылар бик аз. Мин үзем теләгәнчә яшәдем. Үзем яраткан кешеләр белән аралаштым, аларның вазифасы түгел, ә кешелеге мөһим булды. Эшләргә теләгәнемне эшләдем, әйтәсем килгәнне әйттем. Дан-дәрәҗәгә дә, мал-мөлкәткә дә исем китмәде. Аңа карап кына сансыз да, хәерче дә булмадым. Тик мин моның дөресме-түгелме икәнен белмим. Үз өстенлеге, үз авырлыгы. Һәркем үзенең көче җиткән язмышны күтәреп бара.

— Юләрләрчә гашыйк булганыгыз бармы?
— Бар. Гашыйк булу үзе үк юләрлекнең бер төре бит инде: бер үк вакытта акыллы да, гашыйк та булып булмый. Ләкин ул матур юләрлек.

— Соңгы биш елда берәр татар язучысы сезне шаккатырган, хисләндергән, уйландырган әсәр иҗат итә алдымы?
— Бар әлбәттә. Һәм бик күп. «Хисләндергән» дигәненә шагыйрьләрнең барсын да кертергә мөмкин. Мин татар шигъриятен яратам — бик югары дәрәҗәдә. Уйландырмаган әсәр булмый инде ул, һич югында: «Бу автор да үзен язучыга чутлап йөри микән» — дип булса да уйлап куясың.

— Моңарчы күпчелек язучыларыбыз Зифа Кадыйрова китапларын тәнкыйтьләде, хәзер Гүзәл Яхинаның “Зөләйха”сын “мактыйлар”. Сез нәрсә дисез? Кайсы як фикергә кушыласыз?
— Зифаны да гел тәнкыйтләп кенә тормыйлар, Гүзәлнең романына да гел генә мактау яудырмыйлар. Фикерләр төрлечә. Һәр әсәргә укучы үз проблеммалары, үз комплекслары аша карый. Шуңа күрә, берәүнең дә фикере объектив була алмыйдыр. Бу мөһим дә түгел. Бүгенге мәгълумәт ташкынында әдәбият, китап тирәсендә шау-шу тудырырлык авторлар булу мөһим.

– Алданганыгыз, тормышның сезне шәп итеп төп башына утырткан чаклары булдымы?
— Була инде ул. Күп очракта без бит үз теләгебез белән алданабыз. Халыкның да бер әйтеме бар бит: «белә-белә бөлдем»… Гомернең күп өлеше шул төп башында утырып узды инде. Менә әле дә «бик хәтәр шәп язучы» булып йөргән булам. Ә кем белә моның алдану түгел икәнен? Бүген бик популяр булып йөри торган бер төркем язучы бар. Укучылары күп, тиражлары зур дип әйтәләр. Менә шушы бер төркем язучының бөтен китап тиражын бергә җыйсаң да СССР дәверендәге танылган язучының бер китабы белән тиңләшә алмый. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте, мәсәлән, миллионга якын данәдә басылган. Бүгенге язучылардан кем тиңләшә ала моның белән. Шуңа күрә, барсы да чагыштырмача. Күпмедер дәрәҗәдә иллюзия.

–Хәзерге яшьләр сезгә ошыймы?
— Ошый. Аеруча кызлар. )

– Урта, өлкән буын язучыларының кайсы сыйфатлары күңелегезне болгата? Бармы андый нәрсә?
— Юк, миндә вак-төяккә болгана торган күңел түгел. Ниндидер килешмәүчәнлек чыгарга мөмкин, бу буыннар арасында була торган табигый нәрсә. Алар мәсьәләгә бер төрле карый, син — аз гына башкачарак. Әмма әдәбият миннән башланмаган. Бүген бик важный кыяфәт чыгарып йөрсәм дә мин шул ук Зөлфәтләрне, Мөдәрисләрне, Миңнуллиннарны, Фәйзуллиннарны, Вәлиевларны, Галиевларны укып үскән кеше. Ркаиллар, Газинурлар буынын абыйларым кебек күрәм. Һәм аларга һәрвакыт рәхмәтле булачакмын. Үземә кадәргеләргә хөрмәтем зур — аларсыз мин дә була алмас идем. Без үзебезгә кадәрге иҗатчыларны дәвам итүчеләр генә.

– Россиянең киләчәген ничек күрәсез?
— Әйтә алмыйм. Россиянең иртәгә ничек булырын беркем дә күзаллый алмыйдыр. Теләсә нинди күрәзәчене оятка калдыра алырлык дәүләт бу.

– Дөнья сугышларсыз, сәяси бәрелешләрсез, илләр белән илләр дус-тату булып яши аламы? Әллә бу башка сыймас хәлме?
— Моңа кадәр яши алмаган бит. Киләчәктә кешенең табигатен үзгәртә алырдай берәр нәрсә уйлап тапсалар гына инде.

Назилә Хуҗина,
«Акчарлак» гәзите өчен