Габдерәхимгә җавап

 

Габерәхимгә җавап

* * *
Моңа кадәр ачык хатлар белән эндәшкәннәре юк иде, шуңа Габдерәхимнең хаты беркадәр көтелмәгәнчәрәк булды.» “Сафлыгыңны кайчан югалттың?” – дигән сорау да бирәчәкмен дип куркыттым ахры бахырны.» — дигән җөмләсе бигәк тә. Ошамады бу сүз. Хәтта Габдерәхим дә «бахыр» дип атарлык булгач, бигрәк мескен, бигрәк кызганыч хәлгә калганмын икән, ләбаса. Үземне кызганырга тырышып карадым — килеп чыкмады. Кайсы яктан күз салсаң да тормышым аллага шөкер итәрлек икән. Бәлки, Габдрәхим кинәт кенә бик абруйлы, бик акыллы, бик бай, бик талантлы булып киткәндер? Шуңа күрә, безнең ишеләр аңа бахыр булып күренәдер? Миңа калса, кемнедер «бахыр» дип атау өчен үзеңнең кайсы ягың беләндер аннан өстенрәк, уңышлырак булуың кирәк. Син кайсы ягың белән миннән өстенрәк инде, Габдерәхим?

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

“Сафлыгыңны кайчан югалттың?” – дигән сорау кеше куркытырлык дәрәҗәдә түгел. Ул бары тик аңлаешсызлыгы белән генә куркытырга мөмкин. Конкрет сорау түгел бит инде, «хәлләр ничек?» — дигән сыманрак гомум нәрсә. Шуңа күрә, артык игътибар да биреп тормаганмындыр.
Әгәр сүз күңел сафлыгы турында бара икән, мин аны беркайчан да югалтмадым. Данга да, малга да, дәрәҗәле урыннарга да артык исем китмәде. Төрле интригаларда катнашып пычранып йөрмәдем. Әйтергә теләгәнемне ярып әйттем, эшләргә теләгәнемне эшләдем. Барсы да — ачыктан-ачык, барсы да — күз алдында.
Әгәр сүз җенси юнәлештә булса… Урыста ир-егетләргә карата да кулланыла торган «потерять девственность» дигән төшенчә бар барын… Татарда ничек икән? Һәрхәлдә: «Мөхәммәтәминнең уртанчы малае сафлыгын югалткан икән» — дип сөйләшкәнне ишеткәнем юк. Габдерәхим сорагач, кулланыладыр инде. Тик бу хакта сорап торуның кирәге бармы икән? Аны бөтен кеше дә белә ич. Беренче тапкыр җенси мөнәсәбәткә кергәч, әлбәттә. Әллә Габдерәхим моны белмиме икән? Әллә аны датасы кызыксындырамы? Менә ансын хәтерләмим, Габдерәхим, бигайбә, яме.

Үҗәтлеге ошады. Журналист шулай булырга тиеш. Черки кебек. Ишектән кусалар — тәрәзәгә килеп, тәрәздән кусалар тишектән кереп каныңны эчеп чыгып китәргә тиеш. Хәзерге заман журналисты — бигрәк тә.
Сораулары да ошады. Монда хәтта авыз ачу да кирәкми, «әйе», «юк» дигәнне аңлатып, башыңны кагып, я селкеп торсаң да җитә. Социаль челтәрләрдә «ахмак сораулар», «тозсыз сораулар» дип әйтүчеләр дә булды. Сорауларны анализлап утыру минем вәкаләткә керми инде. Шулай да сораулары ихлас тоелды. Ихласлык кайчагында бераз ахмаграк булып күренә. Монда тагы бернәрсәгә ачыклык кертергә кирәк. Габдерәхимнең «амплуа»сы шундый бит инде: шул ахмак сораулары белән ул җавап бирүчене дә ахмак хәлгә куя һәм үз укучылары өчен кызыклы язма әзерли. Уңышлы чыкса — рәхмәт ишетми, уңышсыз булса — хурлаучы табыла. Кайчагында ачык кына әйтеп тә булмый әле, кем ул Габдерәхим — журналистмы, жанрмы. Ниндидер аналитик сораулар биреп утырса, хәтта бераз сәер тоелыр иде. Ачык хат аша мөрәҗәгать итүе дә кызык. Әле моңа кадәр берәүнең дә мондый адымга барганы юк иде бугай. Патент Габдерәхимнеке.
Менә шуларның барсын да исәпкә алып, бу сорауларга мөмкин кадәр тулырак җавап бирергә булдым.

1. Хатының белән әйбәт яшисеңме?
Аллага шөкер дип яшибез. Ну, минем белән бер кеше дә начар яши алмый. Бу — хатын фикере. Мин киресенчә уйлыйм: «Ул кемгә кияүгә чыккан булса да ирен бәхетле итәр иде.» Мин аны әйбәт дим. Ул — мине. «Син — әйбәт. Юк син әйбәт. Алай түгел, син барыбер әйбәтрәк!» — дип бәхәсләшеп тә, кайчагында талашып та киткәлибез. Шуннан тагы ярашабыз да: «Әйе шул, мин дә бераз гына әйбәт шул» — дип татулашабыз. Аз гына шыттырам, әлбәттә. Ләкин асылы дөрес. Бер-береңнең әйбәтлегенә ышанмасаң, бергә яшәп булмыйдыр.

2. Акча сорап үзәгеңә үтмиме?
Бу мәсьәләдә бездә һәрвакыт ниндидер гармония булды дип әйтимме соң… Әлләкем булып кыланмадык, мөлкәт күрсәтергә ашкынмадык. Әлбәттә, ул кеше арасына чыккан саен, бик важный кыланып, яңа затлы кием, алтын-көмеш, тегесен-монсын таләп итсә, авыргарак төшәр иде. Алай кыланмады. Миңа да әлләни кирәкми. Без бит атадан калган мал белән адәм булмадык, хәрам да кермәде. Энәсеннән дөясенә кадәр үз көчебез белән, уртак көч белән, булдырылган. Шуңа күрә, тапканыбыз һәрвакыт уртак, һәр гаилә әгъзасының кулы җитәрлек җирдә тора. Балалар да бәләкәй чагыннан ук үзләренә кирәген алырга, артканын куярга өйрәнеп үсте. Нәкъ менә коммунизмдагы кебек: һәркемнән — мөмкинлегенчә, һәркемгә -теләгенчә. Теләкне нәфсегә әйләндермәслек намусыбыз бар.

3. Акчасызлык, хәерчелек, ачлык танышмы сиңа?
Таныш түгел. Әле менә махсус барлап чыктым. Минем беркайчан да акчасыз вакытым булмаган. Акча җиткерә алмаган чак булган. (Шуны җиңәргә тырышып берьюлы җидешәр җирдә эшләгән чаклар да булган.) Әгәр автор хокукларын санга суккан дәүләттә яшәсәм, андый хәлләр булмас иде.

4. “Бернинди тәмуг та, оҗмах та юк”, – дисең, ышанмыйсыңмы?
Минем беркайчан да алай дигәнем юк. Әсәрдәге персонажлар белән мине бутарга ярамый. Аларның үз тормышы, минем — үземнеке.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

5. Мәчеттә булганың, намаз укыганың бармы?
Мәчеттә еш булам. Туган-тумача, дус-ишләр рухына дога укытып чыгам. Ниндидер чараларда башкаларга ияреп кабатлаганны исәпкә алмасаң, намаз укыганым юк. Әлегә.

6. Иблискә табынмыйсыңмы?
Юк. Сүз «сатанизм» дип аталган күренеш турында булса — юк. Мин, әлбәттә, башка диннәр һәм аларның төрле юнәлешләре белән дә кызыксынам. Тарихы, фәлсәфәсе, үзара охшаш яклары һ.б. Боларда кешелек рухының тарихы төсмерләнә. Алар миңа тар караштан котылу өчен кирәк. Әмма «Иблискә табыну» дигән нәрсә сатанизм белән генә чикләнмәскә дә мөмкин. Табыну бит ул дога укып баш ию генә түгел инде. Иблис тә бер сурәттә генә булмыйдыр. Заманында, әйтик, Германия нацистлары Гитлерга табынган. Безнең халык — Сталинга. Бүген бөтен ил белән акчага табынабыз. Һәрбер фанатизмда Иблис сулышы бар. Шуңа күрә, кеше үзенең Иблис колына әйләнүен үзе дә сизми калырга мөмкин.

7. Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы?
Ышанам, әлбәттә. Без бит кечкенәдән әби-бабайларның китап сөйләгәнен тыңлап үскән буын. Аларның: «Алла барсын да күреп тора» — дигән сүзләре беркем күрмәгән чакта да этлек эшләүдән тыеп тора иде.Ләкин мин динилекне байрак итеп шәхси мәнфәгатьләрен алга сөрүчеләрне бик хөрмәт итмим. Фанатларга да беркадәр шикләнеп карыйм. Менә без сулыш алабыз. Тик һәр сулышыбызны кемгәдер ишеттерегә тырышып йөрмибез бит. Алай итсәк, бик сәер булыр иде. Аллага ышану да сулыш алу сыман табигый булырга тиеш дип уйлыйм. Ул бит үзең өчен кирәк, ә кемгәдер хисап бирү, күрсәтү, мактану өчен түгел.

 

One thought on “Габдерәхимгә җавап

  1. Марат Кәбиров үзенчәлекле, күңел хәзинәсе бай язучы. Габдерәхимгә ачык хаты аша да укучыларына — безгә, кыйммәтле фикерләр җиткергән.

Comments are closed.