Кеше үз язмышына үзе хуҗамы?
Интервью

Кеше — иллюзия?


«Сөембикә» журналында «Тормыш кагыйдәләре» дигән рубрика бар. Монда азмы-күпме күзгә чалынган кешеләрнең тормышка, иҗатка кагылган фикерләрен биреп баралар. Менә шул журналда эшләгән язучы Ландыш Әбүдәрәва миңа да берничә сорау юллады. Авыр сораулар. Һәр кайсына диярлек бер трактат язарга мөмкин. Иң беренче туган фикерләрнең суын сыгып, җыйнак кына итеп калдыргач, менә шундыйрак әңгәмә килеп чыкты.

— “Китап” романы чыгу турында. Тормышыгызда аңа кадәрге һәм аннан соңгы дип бәяләрлек үзгәреш бармы?
— Юк, ул бит бүген генә язылган әсәр түгел. Бу романның тәмамлануына инде ун ел узган. Электрон варианты 2010 елда интернетта сатуга куелды һәм хәтсез генә таралды. Өзекләре, кыскартылган варианты матбугатта чыкты. Язган чакта күрәзәчелек, фантазия сыман тоелган нәрсәләрнең күбесе тормышка ашып бетте. Алар бүген әсәрнең реализмга корылган детальләре кебек күренә. Шуңа күрә, минем даими укучыларым өчен дә, үзем өчен дә аның ТКН-да басылып чыгуы әлләни зур вакыйга була алмыйдыр. Күңелдә канәгатьлеккә тартым бер хис бар шулай да. «Ярый, монсы да булды,» — дигән сыманрак. «Ун ел элек укучы бу әсәрне кабул итә алыр иде микән?» — дигән сорау да бар.

— Язучылык – ул миссияме, яшәү рәвешеме…
— Болар бер-берсе белән бик каршылыкка керми бугай. Әгәр иҗат миссия икән, син шул миссияңны үтәр өчен яшәү рәвешеңне иҗатка буйсындырырга тиешсең. Иҗат иреге булырга тиеш дибез бит. Ә ирек һәрвакыт үзеңне чикләүдән башлана. Әгәр син кайбер нәрсәләрдән вакытында баш тарта алмыйсың икән, ирегеңне югалттың дигән сүз. Башкаларга тагылып, башкалар кебек яшәсәң үзеңчә фикер йөртеп тә булмыйдыр. Иҗатың үзенчәлекле булсын өчен тормышың да үзенчәлекле булырга тиеш.

— Татар язучысы булу ул…
— Татар язучысы ул иң беренче чиратта — татар, аннан соң — язучы. Язучы кем генә булмасын, нинди генә булмасын, үз халкыннан ерак китә алмый. Ерак китсә — бөтенләйгә китә. Шуңа күрә… Үзен күтәрерлек шәхесләрне халык үзе күтәрергә тиеш. Күтәрә алырга.

— Даһи татар язучысы сезнең өчен кем?
— Тукай — берсүзсез. Прозабызга нигез салучылардан — Фатих Әмирхан, Мәхмүт Галәү. Менә бу икәү ни өчендер гел күләгәдә калып килә кебек. Болар чын мәгънәсендә даһи әсәрләр иҗат иткән бөек язучылар. Һәрхәлдә, мин «Фәтхулла хәзрәт», яки «Мөһаҗирләр» дәрәҗәсендәге берәр әсәр яза алсам, тыныч күңел белән китәр идем.
Һәм тагын бер мөһим нәрсә: классикларыбыз иҗатын бәяләүне социализм аршыныннан арындырырга кирәк. Шунсыз без аларның бөеклеген күрә алмаячакбыз.

— Безнең гомердә генә дә дөнья картинасы асты өсте килде диярлек. Сез бу үзгәрешләрне ничек кабул итәсез?
— Бернәрсә дә үзгәрмәгән хәлдә дә мин картинаны төрле яктан, төрле яссылыктан карарга яратам. Әсәрләремдә дә бу сизеләдер инде. Шуңа күрә, җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр иҗатчы файдасынадыр дип уйлыйм. Һичьюгында ул калыплашырга ирек бирми, фикерләр һәм хисләр сыгылмалылыгын сакларга булыша. Исән калган хәлеңдә инде.

— Кеше бүген исән калу өчен көрәшме, әллә рәхәт яшәү өченме?
— Ачлык, ялангачлык, үлем — әлегә читтә йөри. Әлегә. Шуңа бүгенге тормышта кеше исән калу өчен көрәшә дип булмый. Рәхәт яшәү өчен, дияргә мөмкин. Бүген адәм баласы рәхәт яшәү хакына михнәт чигә. Ә социаль челтәрләргә карасаң, хәзер кеше рәхәт яшәгәнен бүтәннәргә күрсәтү өчен көрәшә дияргә дә мөмкин.
Без «уңышлы кеше» дигән нәрсәне культ дәрәҗәсенә күтәрдек. Шуңа һәркем үзенең уңышлы һәм кабатланмас кеше икәнен күрсәтергә тырыша. Бу начар күренеш түгел. Ләкин рухи ачлык кичергән җәмгыятьтә уңышлы булып күренү теләге фарс дәрәҗәсенә җитә. Чөнки барсы да күрсәтергә тырыша. Күрергә тырышучы юк. Берәү дә күрергә теләми, күрсәтергә генә тели. Шуңа күрә, кайчагында рәхәтләнеп аралашырлык ихлас кеше табу кыен, тирә-якта гел имиджлар гына.

— Ялгызлык белән дусмы сез?
— Һәр иҗатчы ул беренче булырга омтыла торган амбициоз шәхес. Беренче булырга. Хәтта бердәнбер булырга. Беренче икәү булмый. Бердәнбер дә икәү булмый. Бердәнбер булу ул — ялгызлык. Шуңа күрә, беренчелеккә омтылуны ялгызлыкка омтылу дип тә билгеләргә мөмкин.
Ләкин ялгызлык та бер генә сурәттә түгел. Идарә итеп булган ялгызлык бар: теләгәндә ялгыз каласың, теләмәгәндә — якыннарың янына барасың. Мин ялгызлыкның менә шушы төре белән күбрәк таныш. Кайчагында: «Ялгызлыгымны да оныттырырлык якыннарым бар» — дип шаяртып та куям. Бу яулап алынган ялгызлык. Татлы, рәхәт халәт. Тормыш ыгы-зыгысыннан ял итү ысулы.
Чарасыз ялгызлык та бар. Үзең күргәнне башкаларга күрсәтә алмыйсың икән, бу да — ялгызлык. Иҗат, бәлки, шушы ялгызлыктан котылырга омтылудыр да әле ул. Бер-бер артлы якын дуслар китә… Бүлмәңнең (күңелеңнең, тормышыңның) бер тәрәзәсе мәңгелеккә ябылган кебек була, тирә-ягың караңгыланып кала, аннан инде беркайчан да дустыңның яктылыгы кермәячәк… Якыннарыңның битарафлыгын, гамьсезлеген дә ялгызлыкның бер чагылышы дип буладыр. Боларны инде берничек тә үзгәртә алмыйсың. Шул ялгызлыгыңны өйдәш итеп яшәргә туры килә.

— Байлыкны ничек аңлыйсыз?
— Безнең халыкта «дөньясы түгәрәк» дигән сүз бар. Бу байлыкның асылын билгеләүче сүздер дип уйлыйм. Барсы да җитеш, димәк. Мөлкәте дә, күңел байлыгы да, тән тазалыгы да, җан тынычлыгы да… Шуларның берәве генә юк икән, син инде бай түгел. Акча, мөлкәт ул рәхәт яшәү чыгынагы бит инде. Ләкин күңел тынычлыгын ала икән, ул үзе йөккә әйләнә. Кешене чирләтә, гарипли, кайвакыт кабергә дә илтә. Акчаң юк икән — күңел байлыгың да, сәләмәтлегең дә, башкасы да шул юк акчаны булдыруга сарыф ителә. Ләкин аерым алганда боларның берсе дә байлык түгел, ә кеше гомеренең тулылыгын тәэмин итүче нәрсәләр генә. Кешенең бердәнбер байлыгы — аның гомере.

— Сезнең өчен матурлык категориясенең эчтәлеге нинди?
— Белмим. Матурлык, гүзәллек дигәндә мин елга-күлләрне дә, башы болытларга тиеп торган кыяларны да, җәйрәп яткан ялан-кырларны да түгел, ә хаты-кызны күз алдына китерәм. Ялгышу гына микән инде бу, берәр төрле патология микән… Белмим, бәлки шуннан да тәэсирлерәк матурлык күргәнем булмаганга гынадыр.

— Кешеләрне язмыш йөртәме, әллә кеше үз язмышына үзе хуҗамы?
— Элек авылда сыерлар бар иде бит. Шул сыер көтүенә чиратлап чыгу бар иде. Бүген мин чыгам, иртәгә син… Менә шунда да кемдер сыер көтүен урманга алып кереп, үлән яхшы урыннарда ашатып үзе теләгәнчә йөртеп алып кайта. Кемдер көтү артыннан гына ияреп йөри — бары тик басуга кермәсен дә, сазлыкка төшмәсен. Монда да шуның шикелле. Кемдер язмышы белән үзе идарә итә, кемдер аңа ияреп кенә йөри.

— Әхлакый үрнәк дигәндә, императив итеп нинди кагыйдәне чыгарасыз? Ягъни кешене кешелеклелек кысаларында нәрсә тота?
— Җаваплылык. Кешене кеше итеп тотучы иң төп нәрсә шул. Әгәр кеше җаваплылык тойгысын югалта икән, ул хайванга әверелә. Ә инде бик үк кеше булып җитлекмәгәннәрне бары тик курку гына кысада тота ала.

— Иллюзияләр кешегә яшәргә ярдәм итәме, комачаулыймы?
— Безнең тормыш үзе иллюзия. Коммунизм төзү — иллюзия, демократик җәмгыять — иллюзия. Тоташ кешелек әле бер, әле икенче идеяга алданып бер юнәлештән икенчесенә чаба. Бу җәһәттән ул урманда адашкан сарыклардан әлләни аерылмый диярлек. Кешелек үзенең кем һәм ни өчен икәнен аңламыйча, иллюзияләр бетмәячәк. Иллюзия ул үз мескенлегебезне үзебездән яшерү чарасы. Тормышны бизәү, гамәлләребезгә мәгънә өстәү өчен кирәк.

— Кеше хәтере алдаша, диләр. Тарих та шулаймы?
— Тарих, бәлки, алдашмыйдыр. Ул оныта. Яхшылыкны, изгелекне — иң беренче чиратта. Кемгәдер тарихи шәхесләрне чутлап чыгарга кушсаң, ул башта Явыз Иван, Наполеон, Гитлер, Сталин дип тезеп китә. Ә тормышны үзгәртерлек ачыш ясаучыларны белми дә. Шуңа күрә, ил башына утырган һәркем, исемемне халык онытмасын диптер инде, күбрәк кабәхатьлек эшләп калырга тырыша кебек.

— Сез үзегезне кайчан олы кеше итеп хис иттегез?
— Унтугыз яшьлек кызлар бала кебек күренә башлагач.

— Хәзер үзегезне нинди яшьтә итеп саныйсыз?
— Болай әллә нәрсәләр үзгәргән кебек түгел ул. Балалар гына олгая.

— Сүзендә тора белмәгән кешеләр белән ничек сөйләшәсез?
— Төрлечә. Менә мин «ике-өч кенә көнгә» дип авылга кайтып китәм дә анда көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыга. Кайчагында атна-ун көнгә сузыла. Һәм әнигә ике-өч атнадан кайтырмын дип Казанга китәм. Анда тагын нәрсәләрдер үзгәрә. Кайтып булмый. Менә мин дә сүзендә тора алмаган кеше булып чыгам бит инде. Эштә дә шулай. Идеялар, планнар күп. Әйдә, шуны-шуны эшлибез дип сөйләшәбез. Тотына алмыйбыз. Җитешеп булмый. Шуңа күрә, вакытында өлгерә алмаган кешеләргә бик ачы карашта түгелмен. Ләкин нәрсәдер әйткәнмен икән, мин аны эшлим. Иртәме-соңмы. Телиләрме-юкмы. Әлбәттә, башкалардан да шуны көтәм.

— Вакыт белән сез нинди исәптә?
— Мин үземнең вакытлыча икәнемне аңлыйм. Бүтәннәрнең дә.

— Сезне нәрсә куркыта?
— Аларны санап бетерү мөмкин түгел. Кайберләре бик пафослы булып яңгырый, кайберләре көлке булып. Шуңа чутлап тормыйм. Барсын бергә җыйнап әйтсәң, кеше югалтудан курка торгандыр. Тереләрнең югалтыр нәрсәсе һәрвакыт бар. «Курка-курка йолка» дип әйтәләр бит әле. Бу нәкъ минем хакта.

Авторы: Ландыш Әбүдәрова,
«Сөембикә» журналы

TEXT.RU - 100.00%

------------

Если сделаете заказ в течении 5 минут20% скидка на книгу!

«Күңелле табын» — суперкнига тостов и поздравлений!

Купить и скачать
WordPress: 22.31MB | MySQL:58 | 0,909sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика