Мәхәббәтне мәхәббәт кенә уята ала...
Интервью

Мәхәббәтне мәхәббәт кенә уята ала…


— Сез Актаныш районының Чуракай авылында туган егет. Ләкин үзегезне “Башкортстан егете” дип исәплисез…

— Әйе, мин – Чуракай малае. Паспортта шулай язылган. Әнием мине Казанга килеп тапкан, Тукай урамындагы хастаханәдә. Авырлык белән тапкан. Шәфкать туташлары: “Балаң Тукай урамында туды. Шагыйрь булыр әле!” –дип озатып калганнар. Әнием моңа ышанмаган инде – гади колхозчыдан нинди шагыйрь тусын?!. Ул, юатучыларга рәхмәт белән, үзенең Актанышына кайтып киткән. Эт елында яңгырлар күп була. Бик этләнеп кенә кайткан әни. Минем белән инде. Без кайтуга начар сюрприз көткән — әткәм үлгән булган. Шуннан әни, газаплардан арынырга теләп, туган авылына кайтып киткән. Күрше авылга – Сеңрәнгә.

Мин Сеңрәндә үстем. Чуракай белән елга аша гына булса да безнең авыл Башкортстанга карый. Илеш районына. Мин Башкортстан малае булып үстем. Ләкин Сөнне беркем чыга алмас чакларда да Чуракайның авыл башыннан әйләнеп килә идем. Беркем – мине, мин беркемне белмим, әмма авыл якын – минем авыл. Авылы да артык мөһим түгел – мин әтине нык юксына идем. Авыл башында басып торам да кабат үземнең Сеңрәнгә кайтып китәм. Мин – Башкортстан егете… Ләкин миңа Уфа да, Казан да якын. Минем өчен дәүләт чикләре юк. Күңел аны күптән җуеп аткан… Татар ул – Африкада да татар… Мин кайда да татар язучысы.

— Сез Башкортстанда да киң билгеле язучы. Казанга күченеп килергә нәрсә сәбәпче булды?

— Бу сорауны һәр адымда бирәләр… Уфадан килгәч, минем:”Башкортстанда хут бирмиләр, кысалар” — дип зарлануымны көтүчеләр дә юк түгелдер инде. Әмма болай дип әйтү дөрес булмас иде. Мин гомерем буе татарча яздым, татарча иҗат кичәләре уздырдым. “Нигә алай итәсең?”- дигән сүз ишетмәдем. Әлбәттә, бик алга алып торучы да булмады инде. Ләкин монсы башка мәсьәлә. Бер нәрсәне кистереп әйтә алам: Уфадагы чордашларым арасында миннән дә күбрәк эшләгән, миннән дә ныграк танылган, миннән дә иреклерәк яшәгән бер генә башкорт язучысы да юк. Тегендә “башкортланып”, монда “татарланып” йөрүдән файда эзләүче мескеннәр дә аз түгел. Әмма мин зарланыр өчен дә, жәлләтер өчен дә килмәдем. Сәбәбе бер: Татарстанда иҗат кешесе өчен мөмкинлекләр зуррак. Мин язучылар белән дә, артистлар белән дә, рәссамнар белән дә якыннан аралашам. Монда иҗат җитди шөгыль булып исәпләнә. Президентның язучылар җыенында катнашуы, концертларга йөрүе үзе генә ни тора! Аннан соң, шөгыле иҗаттан ерак булганнарда да әдәбият-сәнгать кешесенә ихтирам нык сизелә. Күченү чоры бит, хастаханәләргә дә, мәктәпләргә дә, башка оешмаларга да еш керергә туры килә. Исемемне ишетү белән:”О, беләбез! Әйдә!” – дип каршылыйлар. Нәшриятлар, гәзит-журнал редакцияләре турында әйтәсе дә түгел. Үзеңә булган шундый якты мөнәсәбәткә яктылык белән җавап бирәсең. Мәхәббәтне мәхәббәт кенә уята ала.

— Башкортстан татарлары ничек яши?

— Әйбәт яши. Юньле татар бер җирдә дә начар яшәми ул.

— Әсәрләрегездә милли хәрәкәтләргә дә кинаялерәк караш чагылып кала сыман… Сез милләтпәрвар кешеме?

— Милләт ул минем үткәнем дә, бүгенгем дә, киләчәгем дә. Мин аңа берничек тә битараф була алмыйм. Шул ук вакытта, мәйданнарга чыгып:”Милләт бетә! Коткарыгыз!” – дип шаулап йөрү яклы да түгелмен. Бәлки, халыкның андый уллары да булырга тиештер, әмма үзем өчен моны кабул итмим. Әгәр ир белән хатын арасында татулык юк икән:”Гаилә тарала! Коткарыгыз” – дип кычкырудан берни дә үзгәрми. Монда да шундый ук хәл. Халыкны саклау һәм үстерү мәйданнардан башланмый. Ул спальнядан һәм кухнядан башлана. “Яратам!” – дип кычкырмыйлар, яраталар гына. Милләтпәрвәрлек телдә түгел, күңелдә булырга тиеш.

— Татарстан язучылары арасында югалып калудан курыкмыйсызмы?

Минем укучыларым, иҗатымны яратучылар бар. Алар белән һәрчак ихлас булдым – кыланмадым да, боргаланмадым да. Алар миңа ышандылар. Һәм мин дә аларга ышанам: әгәр Казан язучылары арасында югала-нитә калсам, шулар табып алыр әле…

— Ә чынында?

— Татарстанда әдәбият көчле. Талантлы язучылар күп. Мин үземнең кайда килгәнемне белеп килдем.

— Язучылар арасында кумирларыгыз бармы?

— Миңа тиздән утыз сигез яшь. Бу яшьтә юньле язучының кумиры булмый, ул үзе кем өчендер маяк була. Ләкин мин үз өлкәсендә беренчелеккә ирешкән кешеләрнең барсын да хөрмәт итәм. Чөнки моның ни бәя торганын бик яхшы аңлыйм. Уңышка ирешү өчен талантлы булу гына җитми. Шәхес булырга, зур шәхес булырга, кирәк. Һәм эшләргә кирәк. Шул очракта гына нәрсәгәдер ирешергә мөмкин. Ходай насип итсә, әлбәттә… Ә язучыларның барсын да остазым дип саный алам. Талантлыларыннан ничек язарга, талантсызларыннан ничек язмаска кирәген өйрәндем. Шуның өчен барсына да рәхмәтлемен.

— Сез чит ил мәдәниятын ныграк үз итәсез булса кирәк. Яраткан җырчыгыз – М. Джексон, яраткан язучыгыз С. Кинг…

— Бу шулай тоела гына. Әлбәттә, бүгенге чорның иң популяр язучысы Стивен Кингны, яки иң шигъри телле прозаик Рей Брэберины һәм үз халкының әкиятләрен дөнья әдәбияты үрнәге итүче Габриель Маркесны яратмый мөмкин түгел. Алар әдәбиятта революция ясаган әдипләр. Һәм алар миңа тормышның бар авырлыкларын җиңеп, үзләрен үзләре тудырган шәхесләр буларак та кадерле. Ләкин бу минем үз мәдәниятебезгә өстән каравым түгел. Гади бер негрдан дөньяви күренешкә әйләнгән Майкл Джексон бар. Гади бер авыл малаеннан милли эстрадабыз символына әверелгән Салават бар. Мин аны бик хөрмәт итәм. Һәм “милләт өчен яшим” дип күкрәк суккан эшем ияләренең Салават, яки Хәния, яки башка сәхнә әһеле турында гайбәт чәчеп йөрүләрен сөймим. Милләт бетми – бары тик сез һәркайсыгыз Салават, яки Хәния эшләгәнне эшләгез генә. Үз өлкәгездә.

Әдәбиятыбызда шигъри теле белән Брэдберига тиң Әмирхан Еники бар. Киеренке вакыйгалары белән Кингны да уздырылык Ибраһим Сәләхов, Фатих Хөсни, Фатих Амирхан бар. Алар күпләр. Гадәттә, минем әсәрләрнең тамырын чит ил әдәбиятыннан эзләргә омтылалар. Бу бигрәк тә horror (коточкыч, мистика) жанрына караган әсәрләргә кагыла. Ләкин сез Тукайның “Кисекбаш”ын искә төшерегез, яки “Йосыф белән Зөләйханы”. Һәм барсы да аңлашылыр. Мин татар язучысы һәм тамырларым татар әдәбиятыннан. Ә безнең әдәбият зур, бай. Кадерен белгән кешегә. әлбәттә. Шуңа күрә, мин чит ил укучыларына да кызык булачакмын әле. Башка каләмдәшләрем шикелле үк.

— Каләмдәшләрегездән кемнәрнең иҗаты сезгә аеруча якын?

— Исемләсәм, озак булыр. Кайберләрен онытып та калдыруым бар. Ләкин мин бер нәрсәне төгәл әйтә алам: миңа һәрбер каләмдәшемнең иҗаты кадерле. Аларның һәр яхшы әсәрен үзем язган кебек сөенеп укыйм.

— Бүгенге татар әдәбиятында сезне иң нык шатландырган күренеш?

— Мин рус, яки инглиз язучыларныннан бераз көнләшеп яшим. Чөнки аларның укучылары күп, шуңа күрә, китаплары да бер-бер артлы чыгып кына тора. Кибетләргә керсәң, бер үк язучының унар том китабын күрергә мөмкин. Ә бездә андый хәл юк. Дөресрәге, моңарчы юк иде. Әле менә Баумандагы китап кибетенә кергәч үзебезнең язучыларның том-том китапларын күреп сөендем. Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Равил Файзуллин, Разил Валиев, Фәнис Яруллин, һ.б. әсәрләре. Мондый күренешнең барлыкка килүе үзе үк зур эш. Ләкин ул китаплар тузан җыеп кына ятса, кызык булмас иде. Алай түгел. Кибеткә керүчеләр актарып карыйлар, сатып алалар, көч-хәл белән күтәреп чыгып китәләр. Читтән күзәтеп торган кешегә кызык та, куаныч та. Менә шул. Бүгенге әдәбиятта мине иң нык сөендергәне — язучыларыбызның том-том китаплар чыгаруы һәм ул китапларның ятим булмавы.

— “Хәзер тизлек заманы, кешенең китап укырга вакыты юк”,- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә…

— Һәр әсәрдә кемнеңдер гомере, аның да иң кискен мизгелләре чагылыш таба. Бер романны укыр өчен, әйтик, бер көн кирәк. Димәк, син шушы бер көн эчендә кемнеңдер гомерлек тормыш тәҗрибәсен туплыйсың, аның үрнәкле якларын үзеңә сеңдерәсең, хаталарын кабатламаска өйрәнәсең.

Нәкъ менә тизлек заманында кешенең юлдашы китап булырга тиеш. Мин төрле өлкәдә эшләгән кешеләр белән аралашам. Хәрбиләр дә, врачлар да, бизнесменнар да, сәнгать кешеләре дә, сәясмәннәр дә бар. Күпләр. Аларның һәркайсы шәхес, һәркайсы үз өлкәсендә зур уңышка ирешкән. (Гомумән, мин гел уңышлы кешеләр арасында яшим бугай.) Һәм аларның барсы да әдәбиятны яхшы белә. Аларның тормыш ритмын исәпкә алсаң, китап укырга вакытлары булмаска тиеш кебек. Ләкин алай түгел. Алар вакыт таба. Бәлки, нәкъ менә шуның өчен уңышка ирешәләрдер дә.

Әлбәттә, көнозыны китап кочаклап яту бәхете һәркемгә дә тәтеми. Әмма атнага бер генә китап укысаң да бу елына илле ике китап дигән сүз. Илле ике кешенең гомерлек тормыш тәҗрибәсе! Моннан соң нәрсә әйтеп була?! Әгәр кешенең китап укырга вакыты юк икән, димәк, аның бер файдалы эшкә дә вакыты юк.

— Татарстан китап нәшриятында яңа китабыгыз чыгып килә икән, дип ишеттек…

— Әйе. “Сагындым. Кайт инде…” дип аталган бу җыентыкка өч повесть кергән. Аларның өчесе дә безнең әдәбият өчен яңа күренеш булыр. “Елмаю” повестен психологик триллер жанрына да кертергә мөмкиндер. Анда сүз хатын-кыз бәхете, аның интим нигезләре турында бара. “Сагындым. Кайт инде.” әсәрендә… Мин алар турында кыскача гына әйтә алмамдыр инде. Ике-өч сүз белән генә аңлату мөмкин булса, повесть язып тормаган да булыр идем… Китапның бизәлешендә дә яңалык бар. Аны Татарстанның иң оста дизайнеры Ратмир Әхияров эшләде. Европа бизәлеше дәрәҗәсендә. Кибет киштәләреннән табып алу авыр булмас. Ә китапларымны кибеттән алган укучыларыма шуны әйтәсем килә: әгәр китап сезгә ошамый икән, www.maratkabirov.com адресы буенча минем рәсми сайтка хәбәр калдырыгыз, һәм китап хакы сезгә бишләтә кире кайтарылачак.

— Сезнең прозаны бер генә сүз белән билгеләргә кирәк булса, аны “яңалык” дип атау да җитәр иде. Бу яңалыкның сере нәрсәдә?

— Бу минем әсәрләргә генә кагылмый инде. Бөтен язучыга да кагыла. Һәр китапта, һәрбер әсәрдә ниндидер яңалык була. Иҗат үзе үк юкны бар итү, яңалык тудыру бит инде. Яңалык юк икән, иҗат та юк. Аннан соң, һәрбер иҗатчы ул үзенчәлекле шәхес. Һәм бу үзенчәлек аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Бер үк нәрсәне ике кеше ике төрле итеп күрә. Мин үземчә күрәм, син үзеңчә күрәсең. Мин сиңа әсәрләремне тәкъдим итәм икән, димәк, мин сине үз дөньяма кунакка чакырам. Мин генә күргән һәм бары тик мин генә күрә алган нәрсәләрне сиңа да күрсәтәм. Алар сиңа ошарга, яки ошамаска мөмкин. Әмма син, барыбер, битараф кала алмыйсың, һичьюгында:”Карале, малай, шулай да була икән бит!” – дип күзеңне түгәрәкләндерәсең. Иҗатның бөтен яңалыгы шул гына аның. Бары тик кунакка чакырырга, һәм үзең күргәнне күрсәтә белергә генә кирәк.

— Кайбер әсәрләрегезне укыганда куркудан арка үзәкләренә салкын йөгерә… Кайберләрендә — күзгә яшь тыгыла… Укучыны мондый “күчтәнәчләр” белән сыйлау кирәкме икән?

— Язучы буларак, мин баш китәрлек маҗаралар, кискен кичерешләр, тетрәнүләр генә вәгъдә итә алам. Еласагыз – бушанып, чистарынып калырсыз, куркулар аша атлап узсагыз — үз көчегезгә ныграк ышанырсыз, дим. Мин кунагымның йокымсырап утыруын теләмим. Әгәр китап кочаклап йокларга телисез икән, башка язучыларга кунакка барыгыз.

— Шулай да сез тормышның караңгы якларын күбрәк күрәсез, ахрысы…

— Юк, мин тормышның коточкыч караңгылыгын җиңгән якты шәхесләрне күрәм. Ныклы рухлы шәхесләрне. Зарланып, мескенләнеп яшәгән кешеләрне җенем сөйми. Мин җиңүчеләрне, беренчеләрне яратам. Һәм шуларны укучыларыма күрсәтәсем килә. Укучыларымны да беренче итеп күрәсем килә. Җиңүче итеп күрәсем килә.

Алсу Хәсәнова, «Ватаным Татарстан» — 2008

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23MB | MySQL:64 | 2,002sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика