Мәхәббәт белән шөгыльләнә
Интервью

Мәхәббәтсез яшәп караган юк


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Бүгенге иҗат өлкәсе – кабатланмас геройларга бай әсәрне хәтерләтә: анда юмарт спонсорлар тапкан китапчылар да, мәкалә бастырып үзен “даһи” язучыга тиңләүчеләр дә, әлләни ушкитмәле нәрсә язмауга карамастан, бик тә популярлашкан талантлар да һәм саный китсәң тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр бар. Һәркайсының үз урыны, үз миссиясе инде, тик менә халык күңелен яулаган, үлмәс әсәрдәге онытылмас Баш геройны хәтерләтүче каләм әһелләре санаулы… Бәлки соңгы елларны әдәбият кырындагы шундый Баш геройларның бер-бер артлы бакыйлыкка күчүе дә ихтыяҗны арттыргандыр. Юк, арабыздан китсәләр дә Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөдәррис Әгълам, Роберт Әхмәтҗанов кебек кабатланмас шәхесләребез әдәбият өлкәсенең Баш геройлары булудан беркайчан туктамас. Шулай да бүгенге көндә тереләренә мохтаҗбыз. Онытылмас Баш геройга тиң яңа заман язучыларына…  Һәм менә шул ихтыяҗның бетүенә ышанып, әдәбиятның бүгенгесенә, киләчәгенә битараф түгел зыялылар һәм китап кадерен белүче укучылар язучы Марат Кәбировка иҗат кырында Баш герой язмышын юрыйлар…  Ә без, теләктәшлек белдереп, әлеге юрау астына “Пар алма” мөһерен суктык та, язучы белән гаиләсе  һәм иҗаты турында әңгәмә кордык.

Мин – аларга, алар – миңа баш.

– Марат Кәбиров Башкортстаннан килгән дип ду килделәр… Ә чынлыкта Татарстанга кайтты дию дөресрәк түгелме соң?
Паспортта туган җирем – Актаныш районы, Чуракай авылы дип язылган. Әткәйнең авылы ул. Башкортстанда, Илештә үстем, Уфада яшәдем һәм менә хәзер Казанда. Килдем дип әйтү дөрестер. Үземне белә – белгәннән бирле мин Башкортстан җирендә яшәдем. Кайттым дип әйтү дә дөрестер, чөнки без – читтәге татарлар Татарстанга тартылып яши торган халык. Казан – татарларның мәркәзе. Теләсә нәрсә әйтсеннәр, кайтты, яки килде дисеннәр… Иң мөһиме – мин монда.
–  Бер күченүне ике янгынга тиңлиләр. Уфадан Казанга килүгә гаиләгез ничек карады?
–  Аларның да күп нәрсәсе “янды”. Минем зур улым унберенче класста укый. Мәктәптәге соңгы елы. Шундый чорда өйрәнелгән мөхитеннән куптарып алып киттем. Аңа никадәр авыр булуын аңлыйм да кебек. Һәм ышанам да: ул көчле малай – бирешмәс. Гомумән, безне монда алып килүче көч әнә шул ышанычтыр да әле. Гаиләм миңа, мин гаиләмә ышанып килгәнбездер. Мин, әлбәттә, гаиләмә генә түгел, ә Казанга да ышанып килдем. Ул да мине аңлар кебек тоелды.
– Иҗат кешесенең бәхетен, гадәттә, хатынына карап  чамалыйлар… Сезнең хәләл җефетегез ниндирәк?
Альмира Башкортстаннан: Илеш, Кадер – күрше авыл кызы. Без бер-беребезне мәктәп елларыннан ук беләбез. Олимпиадада катнашканда  таныштык. Ул биология буенча килгән иде, мин математикадан. 20 яшьтә өйләндем. Гаилә корып бергә яшәвебезгә почти егерме ел. Ул хәзер – филолог, Уфада күп еллар дәвамында татар әдәбиятын укытты, аннары “Кызыл таң”да эшләде. Әдәбиятны аңлый торган кеше. Ул минем беренче, идеальный укучым. Кабул итә икән – язган әйбер үтә дигән сүз. Чынлап та аның төзәтмәләренә  колак  салам, ахырдан күрәм – дөрес  булып чыгалар.
–  Ничек уйлыйсыз, Альмира нигә сезне сайлады икән?
– Мин гомерем буе шуңа аптырып яшим. Хәзер ул үзе дә аптырый бугай инде… Чынлап та, язучы булу бер яктан бик тә абруйлы кебек – кайда барсаң да танып, яратып торалар. Шул ук вакытта, гаиләң өчен син бик авыр кешегә әйләнәсең. Бөтен гомерең – эштә. Әдәбият сине бөтенләе белән йота, кайчагында хәтта гаиләңә дә калдырмый. Тагын бер ягы бар: уңышсызлыкка юлыксаң, шул ук гаиләңә кайтып егыласың… Алар аңлый кебек тоела. Ә уңышка юлыксаң, кайвакыт сине гаиләң дә аңлап бетерә алмый. Кайгыны теләсә кем уртаклаша ала. Ә шатлык уртаклашу өчен зур кешеләр, киң күңелле кешеләр кирәк. Җиңелүчеләрне кичерәләр, кызганалар… Җиңүләргә түзү авыр була. Бигрәк тә ул җиңү үзең белән яшәгән, үзең кебек үк гади шикелле тоелган кешенеке булса… Шуңа күрә, минем белән яшәү җиңел була алмый. Ләкин минсез тормыш та бик рәхәт булмас идедер кебек…
– Әниләре – филолог, әтиләре – язучы, малайларыгызга китап җене кагылып беткәндер, әйеме?
– Минем малайлар да китап укымагач, кем укырга тиеш?! Әгәр язучы булып, үз балаңны да китап укытыр дәрәҗә түгелсең икән, башкалар сине ничек укысын?! Ә болай, кайсы өлкәне сайласалар да – үз юллары. Әдәбият өлкәсенә керсеннәр яки кермәсеннәр дигән сүзем дә юк. Олысы гитарада уйный, җыр текстларын, көйләрен үзе яза. Русчасын да, татарчасын да. Икесе дә спортсменнар инде. Миңа охшаганнар. Каратэ белән шөгыльләнәләр. Ярышларда катнашалар. Малайлар спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Һич югында шахмат булса да уйнасыннар. Мин моны ир-егетләр өчен мәҗбүри әйбер дип кабукл итәм. Чөнки спорт характер тәрбияли. Ә характер  – иң мөһиме. Сиңа хәтта беркем ышанмаган чакта да үзеңнекен эшли алу – егетлек. Мин улларымның егет кеше булуын телим.
– Гаиләгезне мәхәббәт саклыймы? Сезнеңчә нәрсә ул мәхәббәт?
– Мәхәббәт гаиләне саклый да, тарката да. Ул мәхәббәтең кемгә бит әле … -) Мәхәббәтне аны аңлап та, аңлатып та булмый. Нәрсә әйтәсең инде, без әле мәхәббәт турында фәләсәфә куерта, сөйли торган яшькә җитмәгән, мәхәббәт белән шөгыльләнә торган чак. Гаиләдә мәхәббәт булмаса – юклыгы сизелер иде. Белмим, минем мәхәббәтсез яшәп караганым юк. Әйбәт әйбернең кадерен югалткач кына сизәсең, ә бар чагында ул күренми дә.
– Сез хатыныгызга яраклашасызмы, әллә киресенчәме?
– Мин гаиләдә баш булырга теләр идем. Әйттем – бетте. Шулай эшләргә. Әмма алай гына килеп чыкмый. Чөнки Альмира үзе дә зур шәхес. Малайларым үсеп җитеп килә, алар – шәхес. Кайчагында әдәби әсәр язганда да Айнур белән киңәшләшеп алам. Киңәшләре кайчак ярап куя. Шуңа бездә һәрчак бер аңлашылмаучылык бара: алар мине гаилә башлыгы дип уйлый, мин –аларны.
– Гаиләгез белән бергәләп буш вакытларыгызны ничек уздырасыз?
– Элек Уфада чагында Караидел елгасы буенда йөрергә ярата идек. Җәй көне балык тота идек, кышын чаңгыда шудык. Казанга килгәч Караидел дә юк, кар да юк.  шуңа күрә кремльдә, Бауман урамында йөрибез. Бауман дөньялар кисешкән урын кебек. Анда инглизләр, немецлар белән танышканым бар. Кызык урам. Малайлар белән Кремльнең диварлары буенда җәядән, арбелеттан атабыз. Аннары үзебезне Казанны илбасарлардан саклаган яугирләр кебек хис итеп кайтабыз. Мин малайларга әтиле булуның үзем күрмәгән рәхәтлекләрен күрсәтергә тырышам. Алар моны аңламыйлардыр инде. Ләкин мин аңлыйм, миңа рәхәт була.

Мин кешене “киеп” карыйм…

– Казанга күчеп килүегез шәхсән үзегезгәме, әллә иҗатыгыз өчен кирәкме?
– Башкортстанда татарларны кысалар, дигән сүз йөри. Минем Башкортстаннан зарланасым килми. Зарланучыларны яратмыйм да. Ничә ел яшәдем, беркем дә кысмады. Кирәк икән үзем кысып йөрдем. Әмма кайсы яктан карасаң да, язучыларны, җырчыларнымы, театр актерларын аласыңмы, татарның каймагы Казанда. Казанны Россия мөселманнарының авангарды дип әйтергә мөмкин. Шул ук башкорт һәм башка милләтләр өчен дә яңалык булырдай әйберләр Казаннан башлана бит. Шуңа күрә монда килү минем өчен аралашу ягыннан яхшы, Иҗат мәсьәләсендә Уфада яшәсәм дә, Казанга килсәм дә  минем иҗат – минем иҗат булып кала.
– Миңа калса, иҗат белән шөгыльләнү өчен яшәү урыныннан бигрәк, холык мөһимрәк роль уйный. Килешәсезме?
– Төрле вакыт була. Егыласың да мәңге аякка басмастай тоеласың. Торып басуыңа үзең дә ышанмыйсың. Беркем дә ышанмый. Әмма син торып басасың. Әле торып кына басмыйсың, алга китәсең. Мондый хәлләр, иҗат кешесендә генә түгел, гомумән, ирләр белән була торган әйбер. Ир – егет булып кала белү кирәк. Ул иҗатта инде ныграк кирәк. Менә син йорт салдың ди, аның матур икәнен бөтенесе дә күрә. Ә нәрсәдер иҗат итсәң, аның әйбәтме, аламамы икәнен беркем дә белми, хәтта кайчагында үзең дә белмисең. Кемгәдер ошый, кемгәдер юк. Иҗат бит ул тапталган әйбер түгел, моңа хәтле кеше күрмәгәнне эшлисең. Бөтен кеше мактарга мөмкин, үзең дә шул мактауга ышануың бар. Чынлап та ул ниндидер мәгънәгә ияме, кирәкме, матурмы, әйбәтме – аны беркем белми. Күпмедер вакыттан соң  гомумән, кирәкмәгән әйбергә әйләнергә мөмкин. Әйтик, шул ук партияне мактаган әсәрләр… Бүген шул әсәрләрнең күбесе бернинди әһәмияткә ия түгел. Шуңа күрә  иҗат кешесенә характер дигән нәрсә күбрәк кирәк. Беркем ышанмаганда да үзең ышанырга тиешсең. Үзеңә. Иҗатыңа.
–  Холыкны исә еллар дәвамында тупланган тормыш тәҗрибәсе ныгыта торгандыр…
– Тормыш тәҗрибәсе ул яшь белән генә килми. 20дә, 30да, 40тамы син – һәркайсыбызның үз юлы. Менә хәзер миңа 38 яшь – бер уйласаң, күргән-кичергәннәр  әллә ничә кеше гомеренә җитәрлек. Башыңнан узган хәлләрне кичерә белергә дә кирәк. Йөрәгең һәм аңың аша уздырырырга. Үзең белмәгәнне башкаларга аңлатып булмый…
– “Сагындым, кайт инде…” китабына кергән “Елмаю” әсәрен искә төшерсәк, анда бит баласыз хатын-кыз турында сүз бара. Сезнең баштан узган хәл түгел, әмма барыбер әсәрдән аерыла алмый укыйсың.
– Миндә психологизм көчледер. Мин кешене “киеп” карый алам: үземне аның урынына куеп,  ягъни ул уйлаганча уйлап, фикер йөртеп эшли алам. Бермә-бер килеп чыкмый торгандыр. Шулай да якынча туры килә. Кайчагында кешене “киеп карау” тормышта да булыша. Аның урынына үзеңне куеп карыйсың да, сиңа аламалык эшләгән кешене дә аңлыйсың. Ачуланмыйсың, гафу итәсең. “Сагындым. Кайт инде…” китабына килгәндә, анда 3 повесть кергән: “Елмаю”, “Чиксез табут”, “Сагындым.   Кайт инде…”, боларның өчесе дә безнең әдәбият өчен яңалык була торган әсәрләр. Анда минем өч гомерем кергән. Укыгыз – үкенмәссез.
– Иҗат өлкәсендә тамак туйдырып булмый дип, евроремонт ясарга китүче талантлы гына күренгән биючеләр, шагыйрьләр бар. Ә сез әдәбияттан китә алыр идегезме?
Мин эшкуар була алыр идем.  Әгәр дә бүтән өлкәгә әдәбиятка биргән энергияне сарыф итсәм, әллә кайчан миллионер булыр идем инде. Әдәбият, иҗат  белән дә акча эшләргә мөмкин, аз акча да түгел. Тик монда икенчерәк, авыррак, безнең татар өчен күнегелмәгәнрәк хәл. Шул ук сәхнәдә зур акчалар эшләгән кешеләр бар. Монда һәркемнең үз карашы, үз мөмкинлеге. Кемнеңдер сәнгатьтән китүе акча белән генә бәйле түгелдер. Акча инде ул сылтау гына. Кирәгең бетә икән – китәсең. Үзеңнең нәрсә эшләгәнеңне чамалыйсың бит инде. Китмичә ябышып яткан кешеләр дә бар. Ләкин вакытың җитсә “мин китмим” дип кенә китми кала алмыйсың бит. Укымыйлар икән-хет әллә нәрсәләр яз – син инде  киткәнсең. Син – юк, кирәк түгел.
– Әсәрләрегезне иҗат иткәндә  китап укучы турында уйлыйсызмы?
– Мин һәр вакыт укучым турында уйлыйм. Әгәр язганым үзем өчен генә кирәк икән, мин аны язып та тормас идем. Укчымны мин акыллы, белемле кешедер дип уйлыйм. Надан дип уйламыйм. Надан кеше китап укымый. Үземә тиң кеше итеп күз алдына китерәм. Минем әсәр ул  – укучы белән әңгәмә. Ул мине, мин аны аңларга тиеш. Укучы укырга тиеш, әгәр мин нинди генә әйбәт әйбер язсам да, укымыйлар икән “ноль” дигән сүз. Шуңа күрә мин кеше укырлык әсәр язарга тиешмен. Әсәрне укыту язучы иңендә. Әгәр язучы укыта алмый икән, укымыйлар дип зарлану урынсыз. Кәгазь китаптанмы, электрон китаптанмы, аудиядәнме – укысыннар гына. Китапта ниндидер тартып торучы әйбер булырга тиеш. Тартып тормаса укучы аны ташлый да, башкасын ала.
– Дөнья күләмендә әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен бирелә торган Нобель премиясенме, әллә үзебезнең иң дәрәҗәле бүләк – Г.Тукай дәүләт премиясен  алырга теләр идегезме?
– Болай дип сораган кеше юк иде. Мине Нобель премиясе генә кызыксындыра дип әйткәнем бар. Күптәннән инде… Кайчагында синең барысы да алда әле дип әйтәләр. Гомерең алда дип алдауларына ышанасы килә, әлбәттә. Минем артта да бик күп гомер: дөньяның кеше үтәргә мөмкин булган тишек-тошыкларын үтеп исән калганмын… Шуңа күрә миңа хәзер Нобель премиясе дә кызык түгел. Чөнки аның артында нинди көчләр торганын беләм. Әгәр бирергә теләсәләр, Нобель премиясен дә Тукай премиясен дә бирсеннәр – каршы килмим. Һәм язган әсәрләремне 7 миллион татар укыса, шушы ике премияне дә кире бирер идем. Эш премияләрдә түгел, укуларында. Мине премияләр түгел, укучылар булуы кызыксындыра. Татары да, русы да, бүтәне дә… Укучыларың булу – премия. Нобель премиясе лауреатларының иң танылганы Маркестыр. Тукай премиясе лауреатлары да бар. Күпләрен хәтта мин дә белеп бетермим.  Стивенн Кинг, Рей Брэдбери бар – бернинди премия ияләре дә түгел, ә иң күп тираж белән нәшер ителүчеләр. Тукай үз заманының иң популяр, иң күп тиражлы язучысы булган. Минем өчен Тукай премиясен алуга караганда бүген Тукай дәрәҗәсендә популяр булу мөһимрәк.
– Уфада студентлар белән еш аралашуыгызны ишетеп беләбез. “Пар алма”га  яшь каләм тибрәтүчеләрдән хатлар шактый килә. Иҗат өлкәсенә яңа аяк басучыларга ни әйтер идегез?
Язу ул – шундый ук эш. Ходай биргән талант дип әйтәләр. Анысы да бардыр инде. Тик иң мөһим нәрсә – үзеңдә. Эшләргә кирәк. Илһам килгәнен генә көтеп ятырга ярамый. Илһам язучыга килергә тиеш түгел, ул китмәскә тиеш.
– Китмәскә?!
– Илһам  китмәслек һәм китәргә теләмәслек дәрәҗәдә әйбәт булырга  кирәк (көлә).

Менә шулай, безнең гаиләдән башланган сөйләшүебез, тагын әллә никадәр бирәсе килгән сорауларны читкә тибәреп, бик гади хакыйкәткә кайтып төште – әйбәт булырга өндәп өзелде.
Һич арттырусыз, Марат Кәбиров әсәрләрен укучыларның берләре тетрәндергәне өчен язучыны тукмап ташларга, икенчеләре  яратырга әзер. Ә иң мөһиме – укучы аның язганнарына битараф түгел һәм хәтта анда үзенең язмышын, хисләрен таба. Димәк, язучы максатына ирешкән – укырлык китап чыгарган. Күз тимәсен, алга таба да шундый ук иҗат уңышлары юлдаш булсын!

Досье
Марат Кәбиров:
Туган вакыты (интернет ышандырганы): 1970 ел, 23 август.
Һөнәре (җитмештән узганы): спортчы-көрәшче (самбо буенча – беренче дәрәҗә), конферансье, мәзәкче, сценарист, компьютерчы, шагыйрь, журналист, язучы.
Язмышы (тугач язылганы): СПТУда трактор өйрәнә – шагыйрь булып уяна, Башкорт дәүләт университетының журналистика факультеты ишеген иҗаты белән ача – спортчы булып яба, газетта эшләп шәп журналистка әйләнә – артистлыкка чыга,  Башкорт дәүләт педагогика институтының татар филологиясе факультетында белем алганда читтә тора  – диплом ала, таланты укучылар һәм акча таба  – үзе китаплар яза.
Китабы (истә калганы): “Онытма таңнарыңны”(1993), “Серләшик әле бер”(1994), “Күңелле табын”(2000-2002), “Өзәңгегә баскан чак”(2002), “Иң күңелле китап” (2003),“Мәхәббәт яңгыры” (2006), “Сагындым… Кайт инде” (2008).
Остазы (иң беренче зур өметләр баглаганы): күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаев.
Рәсми сайты (үзе ясаганы) : www.maratkabirov.com

Айзирәк Гәрәева, Пар алма – 2008

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика