Мин популяр кеше түгел
Интервью

Мин популяр кеше түгел


Прозаик та ул, шагыйрь дә, сценарист та, конферансье да. Ходай бирсә дә биргән бит талантны кешегә! Кем хакында сүз алып бара бу дисезме? Күренекле шәхес Марат Кәбиров бүген бездә кунакта. Һәртөрле концерт төркемнәре белән Россия буйлап гастрольләрдә йөргән арада иҗат итәргә ничек вакыт таба диген. Шул гастрольләрдән бушаган вакытында редакциягә килеп керә дә мыек астыннан гына елмаеп «кызлар, хәлләр ничек?» дип һәрберебезнең хәл-әхвәлен белешә. Форсаттан файдаланып без үзебез дә аның мыек астына ниләр яшеренгәнен белергә теләп кылларын тарткалап карадык.

 

Марат, язучы булмасаң кем булыр идең?

— Графоман булыр идем. (көлә) Белмим, ул турыда уйланганым юк. Уйларга язмасын да. Хәзер миңа артка чигенергә соң инде.

— Син үзеңне профессионал язучы дип таныйсыңмы?

— Әлбәттә! Чөнки профессионал дигән сүз профессия төшенчәсенән алынган. Үзенең язган әсәре белән үз тамагын үзе туйдыра алган язучы — професионал язучы дигән сүз. Шул яктан караганда, профессионалмын дип әйтә алам. Ходайга шөкер, китапларымны сатып алып укыйлар. (Таба алсалар.) Сәхнәдәге чыгышларымны билет сатып алып карыйлар. Мин бүгенге татар дөньясының иң бәхетле язучысы, чөнки “Халык хәзер китап укымый, әдәбият белән кызыксынмый” дигән сүз миңа кагылмый.

— Син үзеңне әдәбиятның бар жанрында да сынап карадың. Проза белән поэзия өлкәсендәге әсәрләреңне күреп торабыз, ә менә драмаларың әлегә күзгә ташланганы юк.

—  “Эстрадный драматург” дигән төшенчә дә бар, әлбәттә. Моңа скетчлар, миниатюралар, сценарийлар язучыны кертәләр. Минем ишеләрне инде. Ләкин… Мин әйтмәс идем драматургия белән шөгыльләнәм дип. Аннан соң Марат бөтен нәрсә белән дә шөгыльләнергә тиеш түгел бит әле. Миңа, мәсәлән, проза да җитә.

Әйе, син соңгы арада прозага ныграк тартылдың, шикелле. Гәзит-журналларда күбрәк повестьларың, хикәяләрең дөнья күрә. Шигырьдән читләштең, дип әйтимме?

— Юк, шигырь язудан түгел, ә бастырып чыгарудан читләшә торганмындыр. Аннан соң шигырь ул бит сәхнәдә дә яңгырый, җыр да булып китә. Шигырь барыбер шул ук радио-телевидение аша да ишетелеп тора. Ә хикәя-повестьләрне эфирга чыгару мөмкин түгел. Шул яктан караганда, әлбәттә, проза әсәрләре күбрәк басыла.

Синең «Күңелле табын» дигән китабың басылып чыкты. Анда котлаулар, тостлар урын алган. Андый әйбер кирәк идеме ул?

— Дөресен әйтсәм, мактана дисез инде… Бу китап ахмак та аңларлык дәрәҗәдә гади һәм кызыклы итеп язылган. Югары шигърият күзлегеннән караганда, бәлки, примитив та сыман тоеладыр. Әмма бу беренче карашка гына шулай, анда кемнәрнеңдер ”иң әйбәт” шигырьләренә караганда да әйбәтрәк әйберләр бар. Табында кулланыла торган мондый китап кирәк иде, әлбәттә. Кирәкмәсә, сорамаслар иде. Шул сораулар буенча бит инде аны икенче тапкыр нәшер итәргә туры килде. Ансы да сатылып бетте. Тагын сорыйлар.

Чәчмә әсәрләрдән торган яңа китабың кайчан дөнья күрәчәк?

— Татарстан китап нәшриятында тиздән “Сагындым. Кайт инде” дип аталган китап чыгачак. Анда өч повесть кергән. Өчесе дә безнең әдәбият өчен яңалык булырдай әсәрләр. Китап бизәлеше дә яңача эшләнде. Чит ил бестселлерлары дәрәҗәсендә. Дизайнеры – Татарстанның бу өлкәдәге иң оста егете Ратмир Әхияров. Ишетә беләсездер инде, ул Россия, Америка һәм Европа нәшриятлары белән дә эшли. Китапның эчтәлегенә тукталып тормыйм. Бары тик шуны гына әйтәм: беренче битне укыгыз – һәм сез минеке.

Ә шулай да… Әгәр ул кемгәдер ошамаса?

— Мин беркемнең дә кесәсенә керергә җыенмыйм. Әгәр кибеттән сатып алган китап сезгә ошамый икән, www.maratkabirov.com адресы буенча минем рәсми сайтка хәбәр калдырыгыз, һәм китап хакы сезгә бишләтә кире кайтарылачак. Бу кагыйдә минем барлык китапларыма да кагыла. Әмма бүгенгә кадәр берәүнең дә канәгатьсезлек белдергәне булмады.

— Синең әсәрләрдә акча образы еш чагылыш таба. Ә үзенең аңа мөнәсәбәтең ничек?

— Мин акчаны яратам, акча мине ярата. Бу мәсьәләдә проблема юк. (елмая) Мин бай һәм ныклы рухлы шәхесләр яклы. Әмма рухи кыйммәтләрне күккә чөеп, матди байлыкны чүпкә санаган кешеләрне бик аңлап бетмим. Яшәгәч, барсы да кирәк аның. Яраткан кешең дә, яраткан эшең дә, сәләмәтлек тә, рухи байлык та, акча, яки мөлкәт тә… Боларның берсе генә булмаса да үзеңне бәхетле итеп сизә алмыйсың. Акчаң бар чагында, син акча белән идарә итәсең. Ә акчаң булмаса, ул синең белән идарә итә. Боларның барсы да кирәк, әмма берсеннән дә культ ясарга кирәкми.

Уен-көлкеле монологларыңны да үзең язасың. Әйт әле, халыкны көлдерер өчен билдән түбән өлешкә тукталмый булмый мени?

Билдән түбән, тездән өстен биләмәнең чамасын белгәндә,сәхнә өчен кирәк әйбер ул. Мин аны түбәнлек дип санамыйм. Кеше шуннан барлыкка килә, шуңа тартылып яши, бу аның табигатенә салынган. Җенси мөнәсәбәтләр мәхәббәтнең иң югары ноктасы һәм аңа бозыклык дип карыйлар икән, димәк, кешеләр шул бозыклык нәтиҗәсе булып чыга. Ләкин юморист тез белән кендек арасына гына салулап ятарга тиеш түгел, доньяның кызыклы урыннарын башка җирдән дә табарга мөмкин.

Кызык позиция. Ярый, көлкеле монологлардан торган аудиоязмаң, җырларыңнан торган компакт-дискың дөнья күрде. Үзеңне халыкка таныту өченме, әллә әсәрләреңне мәңгеләштерү максатында эшләнгәнме алар?

—  Мин мәңгеләштерү дигән нәрсәгә бик ышанмыйм. Мәңгелек әйбер юк. Халык, танылу дигәне дә кызык әле аның… Уфада чыккан юмор кассетасы авырлык белән сатылып бетте. Ләкин хәзер аның икенчесен сорыйлар. Ошатканнар, димәк. Ә компакт-диск белән бернинди дә проблема булмады. Тышлыктагы минем фотоны күрү белән: “Ә-ә-ә, бу егетне беләбез. Әйбәт җырлый ул!” – дип шундук сыдырып алып бетерделәр. Ә минем гомердә бер тапкыр да җырлаганым юк. Кайчагында халыкның ахмаклыгына сокланып туялмыйм мин. (көлә) Әле Уфада узган иҗат кичәмнең видеоязмасы да кибет киштәләренә чыккан икән. Татарстанның һәм Башкортстанның сәхнә йолдызлары катнашлыгында үткән иде ул. “Дуслар җыелган җирдә” дип атала. Шуны беркөн үзем алып карап чыктым да – ничава гына егетмен икән, дип куйдым. (көлә)

Син үзеңне популяр дип саныйсыңмы?

Популяр дигәннән… Яңа анекдот сөйлим дип, үзем язган әсәрне үземә сөйләп китүчеләр дә күп. Кайчагында:”Марат, менә сиңа шәп тема бар. Шул хакта берәр нәрсә яз әле” – дип, күптән язылган хикәяләремнең эчтәлеген дә сөйләп бирәләр. Хәтта аңлатырга тырышып карасам да:”Нишләп синең хикәяң булсын ди?! Фәлән авылдан фәлән кеше белән булган бу вакыйга!” – дип әрләп тә ташлыйлар әле. Бу начар күренеш түгел… Җырчылар җырымны җырлыйлар, кем язганын әйтмиләр, тел бистәләре юморескаларымны укыйлар — авторын телгә алмыйлар. Шулай булгач мин ничек популяр булыйм ди?! (көлә) Мин популяр кеше түгел,  әсәрләрем популяр минем.

Әлфия Закирова, «Кәеф ничек» — 2005

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.98MB | MySQL:64 | 2,188sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика