Мин сәясәт белән кызыксынмыйм да, шөгыльләнмим дә
Интервью

Сәясәт белән минем әсәрләр шөгыльләнә


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Марат Кәбиров исеме үзе өчен үзе сөйлиме икән әле? Аны Казанда ни дәрәҗәдә беләләр?

Татар әдәбиятының саллы гына өлешен Татарстаннан читтә туып-үскән әдипләр тудыруы турында еш ишетәбез без. Бу турыда сөйләгән кеше дә тамак кыргандай итенеп кенә, сүз астына сыек кына икенче бер мәгънә кыстыргандай искә ала. Тыңлаучының игътибары да шул мәгънәгә эләгеп кала. Кала да уйландыра. Соңгы елларда әдәбиятка читтән килмәүләре борчылдыра. Аның каравы татар егетләренең русча язып, рус мохитендә танылу алуы турында хәбәрләр килгәләп тора.

Шулай бервакыт моннан өч еллар элек Казанга Уфадан Марат Кәбиров килеп төште.

Марат Кәбиров белән бу сөйләшү кайчандыр башланган әңгәмәнең дәвамыдыр бәлки. Моннан дүрт еллар чамасы элек без аның белән Уфада әдәбият, иҗат турында гәп куертып утырган идек. ”Мин наданнар өчен язмыйм”, диде ул вакытта. Бу юлы Казанда очраштык. “Укучыларым күп булса да, мин берәүнең дә укытучысы түгел”, диде монысында.

Очрашу урыны итеп Парк Хаусны билгеләдек. “Нәрсә турында сөйләшәбез соң бу юлы?” дип каршы алды мине Марат абый. “Дөнья гаме”, дим. “Миндә дөнья гаме юк бит әле”, дип шаяртты ул алдындагы бокалдан уртлап. Гамьсез язучы буламыни?

Ә гамь бар иде…

– Марат абый, сез дә, мин дә урын алыштырган кешеләр. Урын алыштырудан сумма үзгәрми, диләр. Ә менә Казан турында сезнең фикер үзгәрмәдеме?

– Үзгәрде. Казан мин уйлаганга караганда да серлерәк булып чыкты. Әле булса күп нәрсәләрне аңлап җитә алмыйм. Монда кешеләр бераз үзенчәлеклерәк, төшенчәләр бүтән. Казан мәдәният мәсьәләсендә беркадәр консерватив шәһәр, яңалыкларны авыр кабул итә. Монда дин көчле, шуның белән бергә, дини булып кылану да көчле… Ә мин кыланучыларны яратмыйм. Һәркем үзе кебек булырга тиеш.

Күченү, яңа җиргә өйрәнү җиңел булмыйдыр инде. Шулай да мин бикләнебрәк яшәгән кебек тоелам. Кеше арасына чыгу, аралашу бик юк. Күп вакыт гастрольләрдә уза, аннан кайтуга, үземнең эшләр көтеп тора. Һәм тагын гастрольләр…

Ә Казан кызыклы, матур шәһәр. Һәм Казан минем өчен шәһәр генә түгел. Монда мөмкинлекләр күбрәк. Әлбәттә, ул мөмкинлекләрнең берсен дә файдаланылмаган әле. Ә вакыт уза…

– Вакыт узу жәл түгелме?

– Жәл. Кырык яшкә җиткән көнне компьютердан башны күтәреп тирә-якка карадым да куркыныч булып китте. Нәрсәгә ирештем инде мин? Казанда фатир юк, казнада миллион юк… Берни дә юк. Бөтен байлыгым – гаилә һәм язган әйберләр… Алар кемгә кирәк?

Уфада чакта:”Казанда мине белмиләр”- дип уйлый идем. Монда “Беләбез!” – дип уйлаучылар бик күп булып чыкты. Укучыларыңның күп булуы төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Үзеңнең беркемгә дә кирәкмәвеңне тою авыр булыр иде. Шулай да ныклы ышаныч белән әйтә алам: Казан әле мине белми.

– Казанда ешрак языламы? Иҗат ничегрәк?

– Мин монда Уфада башланган “Убырлар уянган чак” романын, һәм тагы берничә әсәрне язып бетердем. “Ярты стакан җан” дигән роман түгәрәкләнеп килә. Башланган да ташланган әсәрләр күп. Аларына берәр ел кирәк булырдыр. Кайберләрен, бәлки, дәвам итеп тә тормам. Шуның белән Уфа язмалары тәмамлана.

Казанда башланган бер генә роман да юк әле. Яңа мөхиткә өйрәнү галәмәте дә бардыр. Аннан соң, Уфа белән Казан тормышның да, иҗатның да ике өлеше. Аларны берничек тә кушып булмый. Монда язылган әсәрләр аз гына башка төрлерәк булыр кебек.

– Соңгы вакытта роман жанрында актив эшлисез бугай?

– Хикәяләр дә бар. Үзенчәлекле генә әйберләр. Болары иҗатымның Казандагы өлешен төсмерләргә мөмкинлек бирерлектер. Берничәсен сайтка куйдым. Калганнарын беркайда да бастырганым юк. Әлегә бик ашыгасы да килми.

– Нигә? Мөгезлеме әллә алар?

– Мин аларны яхшы, яки начар, димим. Кайберләре бик яхшыдыр, кайберләре уртача… Әмма аларның барсы да – Марат Кәбиров үлчәмендә. Бары тик гәзит-журналга тәкъдим итеп йөрү ихтыяҗы юк. Кемгәдер укытып, фикерен белергә теләсәм, www.maratkabirov.com адресында урнашкан сайтка куям. Анда көненә биш йөзләп компьютердан керүче даими укучыларым бар. Дөньяның төрле почмагыннан.

– Дөнья әдәбияты дигәндә, без еш кына “анда – яхшырак”, дигән принципка нигезләнәбез. Капка артында тормыш дәрәҗәсе дә югарырак, язучылар да даһирак, кешеләр дә яхшырак, янәсе.

– Анда хәлләр чынлап та яхшырак. Инглиз телендә чыккан китапларны бөтен дөнья халкы укый ала. Тиражы миллионнар белән исәпләнә. Урыс телендәге китапларны да бөтен Рәсәй укый: татар да, чуаш та башкасы да… Әйтик, Стефани Майерның бер романы буенча Голливуд кино төшерә һәм әсәр бөтен дөньяга билгеле була. Урыста “Ночной дозор” белән шундыйрак хәл. Күпсанлы һәм дәүләтле халыкның мөмкинлекләре дә зуррак.

Тагын бер нәрсә бар, без, әйтик, чит телдә иҗат иткән Умберто Эко, Халед Хосейни, Пауло Коэльо кебек язучыларны беләбез. Һәм бөтен чит ил әдәбияте шул дәрәҗәдә икән дип уйлыйбыз. Әмма болар, әйтик, мең чит ил язучысының каймагы гына. Калган 997 язучының әсәре дә, үзе дә безгә мәгълум түгел. Икенче төрле әйткәндә, чит илләрдән, чит әдәбиятләрдән безгә бары тик заман сынауын уңышлы үткән әсәрләр генә килеп ирешә. Ә ул китапларның абруен саклау, күтәрү өчен нәшриятларның PR һәм реклама хезмәте миллионнар сарыф итә.

Бездә дә бик яхшы бер әсәр буенча кино төшерделәр. Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте турында әйтәм. Соклангыч фильм килеп чыкты! “Өч тиенлек бюджет белән шундый әсәр тудыра алган иҗат төркеменә Голливудның миллионнары эләксә, ни дәрәҗәдә эшләрләр иде икән!” – дип кабат-кабат карадым. Әмма моны безнең җәмәгатьчелек бер “текучка” буларак кына кабул итте бугай. Ә бит вакыйга бар иде… Башка телләргә тәрҗемә итәргә дә мөмкин кебек иде… Без үзебезнең казанышларыбызны да күрмәмешкә салышабыз, кадерли белмибез. “Өч аяклы ат” повесть буларак та әдәбиятның алтын фондына керерлек әсәр. Шулай ук Флүс Латыйфиның “Хыянәт” романы буенча кино төшерсәң, “Троя”дан да ким булмас иде. Язучыларны санап тору кирәкмидер. Бездә әдәбият көчле. Фатих Әмирханнар дәвереннән үк килә бу.

Тик без әдәбиятны дөрес бәяләмибез. Хәтта “чит ил язучылары яхшырак” дигән принцип белән дә түгел әле, без аны:”татар язучылары начар, бернигә дә яраксыз” – дигән караштан чыгып билгелибез. Әдәбиятта гына түгел, бөтен өлкәдә дә шулай. Милләтебезгә дә, телебезгә дә караш шундый ук. Ничә гасырлар буена басым астында җан саклаган кавемнең бер гариплеге бу. Мескенлек дип атала. Үз мескенлегең белән килешүдән дә зуррак бәхетсезлек юк.

Ә чынында “дөнья әдәбияты” дигән төшенчә инглиз, француз, урыс һ.б. язучыларын гына түгел, ә татарны да үз эченә ала. Һәм безнең дә чит телләрдә яңгырарлык, башка халыкларны әсир итәрлек әсәрләребез бар.

– Сезне чит илләр әдәбиятына хас агымнар белән мавыгуда тәнкыйтьләмиләрме? Мәсәлән, “Убырлар уянган чак” әсәрендә латин Америкасы мәдәнияте мотивлары бар…

– Сине беркем дә бер нәрсәдә дә гаепләмәсен дисән, берни дә эшләмәскә кирәк. Нәрсәдер эшләсәң, тәнкыйтьләүче дә, гаепләүче дә, хәтта дошман да табыла. Мин чит әдәбиятларның яңалыгы белән танышып барам. Үземә ошаган алымнарны да, агымнарны да сеңдерәм, әсәрләремдә кулланам. Бу табигый күренеш. Ул гомер бакый шулай килгән: бер әдәбият сорау куя, икенче әдәбият җавап бирә. Ләкин мин чит ил әдәбиятына иярмим. Иярүчеләрне яратмыйм да. Әлбәттә, һәр яшь язучы кемнеңдер итәгенә тотынып тәпи баса. Ә минем яшьтә инде иярмиләр, минем яшьтә ияртәләр генә. Мин татарча язам. Бу татар телендә язу гына түгел.

Язучы моңа кадәр үз әдәбиятында булган нәрсәләр белән генә чикләнеп кала алмый. Безнең халык мәхәббәт турындагы әсәрләрне ярата, сентименталь язмаларны елый-елый укый. Укымлы язучы булам дисәң, тот та мәхәббәт турында бер роман шапылдат. Бик яхшы. Ләкин мин башка юлны сайлыйм. Интеллектуаль прозаны да егылып укыячак ул, һәм ярымфантастик әсәрләрдән дә елаячак. Һәрхәлдә, мин шулай күзаллыйм.

– Дөнья әдәбияты итеп танысыннар өчен тәрҗемә кирәк. Бездә монысы да аксый.

– Мәктәптә укыганда Джек Лондон, Габриэль Маркес, О. Генри, Марк Твен әсәрләренең татарчага тәрҗемәсен алып укый идек. Рус әдәбияты белән дә мин иң элек татар телендә таныштым. Ул китапларны күптән күргәнем юк. Тәрҗемәчеләре онытылган. Бүген шул затларга рәхмәт әйтәсем килә. Мин әле дә чит ил бестселлерларын татарча укыр идем. Мондыйлар бер мин генә дә түгелдер. Һәм телне саклауда, үстерүдә бу бик зур этәргеч булыр иде. Яшьләребез чит телләргә тартыла дип зарланырга яратабыз. Соң, татарчасы булмагач, алар нишләргә тиеш? Үсмерләр егылып укый торган Джоан Роулинг, Стефани Майер китапларының татарчасы зыян итәр иде мени? Тәрҗемәчеләр дә табылыр иде. Ләкин моңа безнең акча җитми…

Бүгенге татар язучыларының әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итү тәҗрибәсе дә юк. Бу да һәр язучының үз мөмкинлекләренә генә кайтарып калдырыла. Нигә, әйтик, иң укымлы берничә китапны ел саен һичьюгы рус телендә бастырмаска? Әлләни зур чыгымнар да соралмый шикелле. Аны татар үзе эшләмәсә, башкаларның бик исе китмәс инде.

– Сезнең үзегезнең әсәрләрнең русчага тәрҗемәләре юкмы әле?

– Бар. Бер-ике әсәр тәрҗемә ителде. “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Елмаю”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Мәхәббәт яңгыры”… “Китап” романы тәмамланып килә. Боларны әлегә нәшер итәргә ашыкмыйм. Ә укырга теләүчеләр булса, интернетта табарга мөмкин.

Ләкин эш тәрҗемәдә генә түгел. Әдәбиятыбызны популярлаштыру өчен иң беренче чиратта Татарстан китап нәшриятының материаль нигезен ныгытырга кирәк. Ул язучының һәрбер китабын үз вакытында басып чыгарырлык һәм китап сәүдәсен бөтен Россияга җәелдерерлек дәрәҗәдә бай булырга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, баштагы чорда зур чыгымнар кирәк булачак. Әмма берничә елдан ул үз-үзен аклаячак кына түгел, ә ярыйсы ук табыш чыганагына әйләнәчәк. Менә шул чакта инде үз язучыларыбызны нәшер итү дә, чит әдәбиятларны тәрҗемәләү дә җайга салыныр.

– Сәясәт белән кызыксынасызмы?

– Мин сәясәт белән кызыксынмыйм да, шөгыльләнмим дә. Ләкин иҗат кешесе аннан бик ерак та китә алмый. Иҗат үзе үк сәясәтнең бер төре бит инде. Үзем түгел, минем әсәрләр шөгыльләнә сәясәт белән. Элек ханнар, патшалар сүз осталарын, шагыйрьләрне якынайтырга тырышканнар. Совет власте да әдәбиятны үзенең бер коралына әйләндергән иде. Чөнки иҗатчы ул, телисеңме-теләмисеңме, – зур көч. Ул берләштерергә дә, таркатырга да, күтәрергә дә, күтәреп бәрергә дә мөмкин. Бүгенге дәвер иҗат кешесен инкарь итү белән маташа. Аны юк дип уйларга тели. Дәүләттән тыш күренеш буларак кабул итә. Бу инде бер чиктән икенче чиккә сугылу. Ә чикләрнең икесе дә – әйбәтлек түгел.

Булдыклы хакимият язучыга таянырга тиештер. Чөнки күп нәрсәләр хыялдан, уйдан, сүздән башлана. Җентекле уйланылган һәм какшамас ышаныч белән ныгытылган хыял котылгысыз рәвештә чынбарлыкка әйләнә. Әдәбият ул халык хыялына юнәлеш бирү чарасы.

Әдәбият аша үз идеологиясын пропагандалауны Америка бик оста башкара. Кайсыбер уртакул романнарның да дөньякүләм бестселлерга әйләнүендә АКШ хакимиятенең кулы уйный, диючеләр бар. Игътибар иткәнсездер, авыл хуҗалыгы, сәнәгать көрчеккә терәлгәч, без азык-төлекне дә, техниканы да, башкасын да чит илләрдән күпләп сатып ала башладык. Шулар исәбенә яшибез. Бу күренеш мәдәният өлкәсендә дә кабатлана. Әйтик, шул ук әдәбияткә булган ихтыяҗны чит ил китаплары канәгатьләндерә. Үзебездә җитештерүчәнлек кимүгә һәм югалуга таба бара. Бу безнең шикелле дәүләтсез милләтләрдә аеруча нык сизелә. Әмма тора-бара шушы идеологик агрессия урысны да көрчеккә терәргә мөмкин. Менә шундый вазгыятьтә язучы сәясәттән азат була алмый.

– Сезнең әсәрләрдә Язучы образы күп урын ала. “Убырлар уянган чак”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарында да бар ул, аңа кадәр язылган повестьларда да, кыска хикәяләрегездә дә. Бу шушы проблема нәтиҗәсеме?

– Бәлки. Язучы тормышын мин әйбәт беләм. Нәрсәләрдер уйлап чыгарып утырасы да юк, кайбер күренешләр, кайбер фикерләр бер үзгәрешсез әсәргә кереп китәрлек. Аннан соң, бу – отышлы образ. Чөнки язучы бернәрсә белән дә чикләнмәгән, аның тормыш диапозоны киң: теләсә-кайсы өлкәгә чыгышы бар, бомжлардан алып президентларга кадәр кул бирешеп күрешә, чәкәштереп эчә ала. Шуңа ул хакимнәрне дә, миллионерларны да, урам себерүчеләрне дә тирәнрәк аңлый ала. Һәм халык күңелендә йоклап яткан омтылышлар да язучыда ныграк чагыла.

Бер мәлне Язучылар Берлегендә:”Хәлләр ничек?” – диюгә, Ркаил Зайдулла: ”Россиядагы татар язучысыныкы кебек,” – дип җаваплады. Бу миңа сәеррәк тоелды. Читтә яшәгән татарга Казан хөррият булып тоела иде. Хәзер аны аңлыйм кебек. Үзем дә еш кына Татарстанны ирекле дәүләт итеп күз алдына китерәм. Туксанынчы елларда күтәрелгән ташкын үз ярларына кайткан кебек тоелса да. Без ул вакытта дәүләтле булуга әзер түгел идек. Ирекле ил теләсәк тә, аның ни рәвешле булырын күз алдына китерә алмый идек. Шуңа күрә мөстәкыйльлекнең үзебез әзер булган кадәресен генә ала алдык. Ниндидер көч: “Менә сезгә ил эчендә бер ил, башта шуның белән идарә итәргә өйрәнегез, соңрак күз күрер…”- дигән сыман булды. Бүген шул ирегебезне дә кысрыкларга маташулар, асыл кыйммәтләрне алыштырып, халык хыялын адаштырырга тырышулар чоры. Хакимнәр өчен дә, халык өчен дә четерекле заман. Тик өметсез түгел. Авырлыгы белән бергә матурлыгы да җитәрлек. Мөмкинлекләре дә күп. Дәүләтле булу өчен иң беренче без мәдәниятле булырга тиешбез. Бүген корал түгел, мәдәният яулый. Мин шушы заманда язучы буларак яшим һәм аны язучы образы аша чагылдыру күпкә җиңелрәк кебек.

– Сез Интернетта үз сайтын булдырган беренче татар язучысы. Интернетның безнең тормышка ни дәрәҗәдә үтеп керүе турында вакытлы матбугатта да яздыгыз. Интернетсыз яшәү авыр, дигән белән дә килешәсезме?

– “Яшәү авыр, – дип кенә әйтә алам. – Интернет булса да, булмаса да…” Мин интернетка нык бәйләнгән кеше түгел инде. Сайт ачу да хәерчелектән, чарасызлыктан гына килеп чыккан әйбер. Моннан ун ел элек булды ул. Язган әсәрләр күп, китап итеп чыгармыйлар, гәзит-журналлар бик ашкынып тормый. Ә укучыларга барып җитәсе килә. Һәм мин сайт ачарга булдым. Әмма моның өчен егерме биш мең акча сорадылар. Акча юк иде. Шуңа үзем маташырга туры килде. Ходайга рәхмәт инде, нәрсәгә тотынсам шуны эшләп бирә. Хәзер кайберәүләр:”О, үзенең сайты бар!” – дип сокланган кебек итә. Әгәр язган әсәрләр дөнья күреп, китаплар чыгып торса мин аңа якын да барасы кеше түгел идем.

– Интернет аша электрон китаплар сату оештырган язучыларның да беренчесе сез бугай…

– Әйе. Икенчесе юк әле… Монда да шул ук хәл инде. Сайтта ул китаплар башта бушлай иде. Алучылар күп. “Яраткан язучым” дигән сүзләр дә еш ишетелә. Мин уйлыйм инде:”Бушлай булганда яратасыз да ул, ә менә түләүле итсәм якын да килмәячәксез бит” – дим. Мин яраткан эшем өчен дә, кешем өчен дә акча кызгана белмим. Ә кеше синең әсәрең өчен ничәдер сумын да жәлли икән, монда нинди ярату турында сүз була ала?!. Кызык булып китте. Сынап карарга булдым. Ул вакытта “Публикант.ру” дигән кибет яхшы эшли иде. Әйбәт кенә алдылар. Кыйбат та түгел иде инде. Шуннан яхшырак хостингка күчтем, арурак программалар алдым. Сайт матурланыбрак китте. Әмма өч-дүрт ел чамасы элек “Публикант.ру” юньләп эшләми башлады. Һәм мин үзем кибет ачу турында уйландым. Вакыт та күп кирәк, акча да… Озак кына куркып икеләнеп йөрдем… Бүген www.webkitap.ru сайтында татарча электрон китаплар сата торган кибет бар. Бу үзем өчен генә эшләнгән нәрсә түгел. Төп үзенчәлеге – теләгән һәрбер кеше анда үзенең электрон китабын сатуга куя ала. Үзе сата һәм акчасын да үзе ала. Әлбәттә, биш ел элек булган шау-шу бүген юк инде, сәүдә итү бик үк җиңел түгел. Әлегә бөтен эшне минем “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Китап”, “Убырлар уянган чак”, “Елмаю” романнары һәм “Күңелле табын” җыентыгы сөйрәп бара. Киләчәккә нидер юрый алмыйм. Әгәр уңышлы эшләп китә икән – бик яхшы. Эшләми икән – фаҗига түгел. Иң мөһиме, ятып калганчы, атып карадым…

Сезнең “Мәхәббәт яңгыры” китабында хатын-кыз образлары истә калырлык итеп сурәтләнә, “Елмаю”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” әсәрләрендә төп герой булып чыга, хатын-кызыгыз бөтен барлыгы белән ачыла, аның асылы турында уйлануларга этәрә. Ә чынбарлыктагы хатын-кыз идеалы нинди? Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз нинди булырга омтылырга тиеш, дип уйлыйсыз?

– Уйлаганым юк. “Тегеләй булырга тиеш, болай булырга тиеш”- дип тә әйтәлмим. Хатын-кызны ничек бар, шулай яратырга кирәк. Ходай аны үзе теләгәнчә итеп, ХАТЫН-КЫЗ итеп, яралткан бит инде. Яраттырыр өчен яралткан. Аннан узып, тагын нинди төзәтмә кертәсең? Бары тик хатын-кыз үзен-үзе хөрмәт итә белсен.

Аннан соң кешедә бит яхшы, яки яман сыйфатлар булмый. Әйбәтлек ул холкыңдагы кирәкле сыйфатны кирәкле урында куллану гына. Урынсыз кылынган изгелек, урынлы кулланылган усаллыктан яманрак.

Ә “Елмаю” чынлап та әйбәт килеп чыкты. Хатын-кыз образын шултиклем тере итеп бирә алырмын дип уйламаган да идем бугай. Кайчагында үзем дә аптырап куям: “Моны чынлап та мин яздым микән соң?” – дим. Шул югарылыкта кала алырмынмы, дигән курку да бар. Менә шулай ул хатын-кыз белән бәйләнсәң…

– “Татарда юмор юк” дигән сүзләр еш ишетелә. Сез үзегез дә шул өлкәдә эшләүче буларак, бу хакта ничек уйлыйсыз? Гомумән, татар юморына мөнәсәбәтегез ничек?

– Татарда Шамкай бармы? Бар. Татарда Шәрәфи бармы? Бар. Татарда “Мунча ташы” бармы? Бар. Татарда Алмаз бармы? Бар. Ә татарда юмор бармы, дисәң, юк, диләр. Бу инде шулкадәр талантларны бер селтәүдә юкка чыгару кебек килеп чыга.

Бар ул татар юморы. Мин бик күпләрне яратып тамаша кылам. Раил Садрига сокланам. Үзе оештырган театр белән бөтен Россия буйлап гастрольләрдә йөри. Юкны бар итү җиңел эш түгел. Җәвит Шакировны бик хөрмәт итәм.

Үземне бик зур юморист дип уйламыйм. “Ярый инде шунда,” – дип кенә бәялим. “Ярамый” дияр идем, миннән дә хөртрәкләр бар. Тиргәшеп йөрүчеләр дә, дошман күрүчеләр дә сизелә бугай. Чынлап та, мин сәхнәдә бераз кырысрак, хулиганистыйрак. Тамашачы аңлый. Аңлаганы көлә. Көлсәләр, рәхәт. Халыкка шатлык өләшкән кебек сөенәм. Көлмичә, нәрсәдер өмет итеп утырганы да бар. Халыкка тәрбия бирү кирәк, диючеләр дә очрый. Мин беркемне дә тәрбияләргә җыенмыйм. Тәрбияче кирәк булса, концертка түгел, балалар бакчасына барсыннар.

Һе… Әле үткән гастрольдә берәү записка язып җибәргән:” Сез сөйләгәндә көлеп үлә яздык. Ә үзегез елмаеп та карамыйсыз. Сездә юмор хисе юкмы әллә?” – дигән.

Бар. Мин үземнең сәхнәдә йөрүемә юмор хисе белән карыйм.

– Ни өчен шулай?

– Әле электрон китап кибете турында сүз булды. Мондый нәрсәне булдыра алырлык кешеләр миннән башка да җитәрлек. Күпкә нәтиҗәлерәк тә эшли алырлар иде. Минем кебек кенә юмористлар да күп. Бүген сәхнәдән китәм икән, татар эстрадасы бернәрсә дә югалтмаячак. Бу шогыльләр минем күп вакытымны ала. Һәм ялынычсыз яшәүемне нәкъ шушы эшләр тәэмин итә.

Ә мин язган чәчмә әсәрләрне бүтән беркем яза алмый һәм якын киләчәктә яза да алмаячак. Шулай булгач, мин фәкать әдәби иҗат белән генә шогыльләнергә тиешмен кебек. Юк-барга вакыт әрәм итмичә. Ләкин әдәби иҗат әлләни зур керем китерми. Аңа гына ышанып торсам, иртәгә үк аяк сузачакмын…

Мин анда-монда чабып, төрле оешмалар буйлап акча теләнеп йөри белмим. Шуңа кайчагында:”Спонсорың бармы?” – дип сорыйлар. Спонсорым бар. Ул юморист Марат Кәбиров.

Менә бу үзе үк көлкеле хәл. Һәм бу – безнең тормыш. Безнең тормыш җитдилеккә лаек түгел бугай…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика