Табыныр җир эзләп килмәдем!

—    Казанның матурлыгын күрү өчен аңа Уфа аша карау кирәк, — ди Марат Кәбиров. 1970 елда Татарстанның Актаныш районы Чуракай авылында дөньяга килгән язучыбыз, әткәсе Рәфил аганың вафатыннан соң, әнкәсе Әнүзә апа белән Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылына күчеп китә. Үрге Яркәйдә һөнәрчелек училищесын тәмамлап Уфага килә. Башкорт дәүләт педагогия институтында белем ала. Шунда гаилә кора, фатирлы була, балалар үстерә, бер сүз белән әйткәндә, тамыр җибәрә. Һич көтмәгәндә, тамырыннан кубарылып, торыр урыны, көтеп торган эше булмаган килеш гаиләсен алып Татарстанга юл ала Марат абый…
Озак еллар Уфада гомер кичергәннән соң аны Казанга алып килгән сәбәпләр бер дә шатлыклы булмаганын мин сөйләшү башында ук сизеп алдым. Марат абыйның хатыны Альмира апаның: “Уфага кайткан саен үз фатирымдагы стеналарны кочаклап елыйм!” – дигән сүзләре бигрәк тә аяныч ишетелде. “Минем Уфада яратып эшләгән эшем калды, монда бит безне берәү дә көтеп тормый иде. Беренче елны бигрәк тә авыр булды. Җанымның әрнүенә чыдый алмыйча кайчак өйдән чыгып китәм дә, автобуска утырып кич буе Казан урамнарын карап йөри идем. Аннан канатланып кайтып керәм дә: “Марат, Казан матур икән бит ул, Алла теләсә, яшибез без монда!” – дия идем. Иҗат кешесе белән яшәү бер дә ләззәт түгел инде ул…- дип күңелен бушата язучы хатыны.  “Улым артист булам дигәч тә каршы төштем, үземнең иҗат кешесе белән җәфа чигүләрем җиткән, тагын бер хатын-кызның мондый язмышка дучар булуын теләмәс идем…”- ди Альмира апа. Нинди сәбәпләр алар гаиләсен үз туган туфрагыннан аерып, Казан калаларына китереп ташлаган соң?! Әлеге сорау тынгы бирмәсә дә, әңгәмәне  бу авыр темадан түгел, шагыйрь, прозаик Марат Кәбировның иң яраткан шигыреннән һәм әнкәсе темасыннан башларга булдым.
Карашларын тулган айга төбәп
Тәрәзәдән бага тол ана.
Һәр кичне ул ялгыз каршы ала,
Һәр кичне ул ялгыз моңлана.
—    Әнкәйләр — шагыйрьләрнең яраткан темасы. Әмма сезнең шигырьләрдә төче лирика түгел, ниндидер җан иңрәве ишетелә…
—    Әнкәй әле һаман да шулай ялгыз моңлана. Мин бит аның бердәнбер баласы, үсәрмен дә, әнкәйнең бөтен борчу-мәшәкатьләрен үз өстемә алырмын, аны интектермәм, түрдә генә утыртырмын дип уйлый идем. Үсүен дә үстем, әмма әнкәй һаман берьялгызы, ул —  Башкортстанда, мин — Татарстанда. Әнкәйнең терәге була алмадым бугай инде…
Ул инде олы яшьтә булуына карамастан һаман сарыкларга кадәр асрый. “Әнкәй җәфаланып нигә мал асрыйсың?!” – дисәң: “Улым, кайткан саен сарык кыстырып кайтмыйсыз бит!” – дип кенә җибәргән була…
Әнкәй бик текә кеше минем. Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде. Мин шул савымчылар, малчылар арасында үстем, шуңа да бәләкәйдән үк оста итеп сүгенергә өйрәндем.  Моның файдасы әле дә тиеп тора… Безнең халыкны җыр белән сүгенү генә яшәтә бит инде.
Ирләр генә йөкләр авыр йөктән
Ныгымаган иңнәр изелә.
Әткәй юклык сабый чакта түгел,
Унсигездә ныграк сизелә…
—    Әтисезлек малай кеше өчен тагын да ачырактыр ул, мөгаен…
—    Гомеремдә бер генә мәртәбә дә “Әткәй” дип әйтергә туры килмәде. Әйтәсе килгән чаклар күп булды инде.  Хәзер дә тел кычытып куя… Аннан соң, үземдә дә ике малай бар бит.  Ә миндә, күреп үсмәгәч, әти була белү юк иде. Олы малайга каеш та эләккәләде, хәзер бераз үкендерә дә… Тәҗрибәсезлек инде, нишлисең…
Әтиеңә әти бул, бала,
Синең кебек ул да бала ла.
Кырыс күренергә ул тели,
Сизәсеңдер, кыен бу аңа.
—    Тәҗрибәсез әти тәрбиясе алсалар да, ике улыгызның да бүгенге көнгә кадәр йөзегезгә кызыллык китергәннәре юк дип беләм…
—    Мин улларыма әтиле булуның кадерен белергә өйрәтә алдым бугай. Һәрвакыт аларга кеше итеп, шәхес итеп карарга тырыштым. Кызып китеп әрләгән чакларымда әнкәләренә барып зарлансалар, Альмира аларга: “Әтиегезнең ачуын китермәгез, үзегез гаепле”, — дия иде. Әниләренең мондый мөгалләмәсе дә балаларда миңа карата хөрмәт тәрбияләде. Олы малай укып йөргән җиреннән академик ял алып, армиягә китеп барды. Җә инде, мондый сантыйлыкны Кәбировлардан башка кем эшли ала?! Әле шалтыратышып торабыз. “Детсадтагы кебек инде монда: режим белән ашаталар, йоклаталар” – дигән була…
Казан безнең рухи Мәккәбез, дип
Әйтсәк тә без ихлас йөрәктән,
Табыныр җир эзләп килмәдем мин…
Кичер, Казан, минем үз Мәккәм.
—    Казанга күчеп килү сезнең тормыш планнарына бөтенләй кермәгән булган. Нинди җилләр ташлады сезне таш калага?!
—    Планга кермәсә дә Казанның үз тарту көче бар. Уфада яшәгәндә үк Татарстанда бер-бер артлы китаплар чыгып торды… Казандагы музыкаль студияләр белән хезмәттәшлек зур иде. Ни генә әйтсәң дә, татар өчен Казанда мөмкинлекләр күбрәк. Уфага караганда…
Аннан соң, чит төбәкләрдә яшәгән татар иҗатчыларының, гомумән, читтәге татарның күзе Казанга төбәлгән, кыйбласы – Казан ягында. Ә мондагы татар зыялылары, әйтик, шул ук язучылар, арасында Татарстаннан ераграк карый алмаучылар да күп икән. Күпләр бүген татар язучысы булудан туктап, Татарстан язучысына әйләнеп беткән. Казан үзе дә үзгәрә. Шулай да мин Казанның татар башкаласы булуын онытып, урыс провинциясенә әйләнүен теләмәс идем.
Талант белән генәмени,
Таяныч кирәк бит ул.
—    Талантлы ир-атка нинди таяныч кирәк булды?
Таяныч дигәндә, мин һич кенә дә матди ярдәмнәргә өметләнмим. Иҗатчыга  бары тик таянырлык ил, дәүләт, халык кирәк. Мин бит кечкенәдән бары үземә генә таянырга гадәтләнгән. 6 сыйныфтан култык астына ярты литр самогон кыстырып, олы агайларга: “Әйдә безгә утын төяшергә!” – дип урманга алып киткән хәтердә. Мин бүген каяндыр эш урыны эзләп йөрерлек дәрәҗәдә түгел —  минем  эш урыным  Марат Кәбиров дип атала. Бервакыт мәктәптә улым “әтиегезнең эш коралларын санап чыгыгыз” дигән биремгә “компьютер, кофе, тәмәке” дип җавап язып кайткан иде…
Ә иң авыр чакларда таяныр затым бар. :”Ходай, тагын бераз ярдәм ит инде!..” – дип эндәшсәм, ул җавапсыз калмый. Бөтенләй көтмәгән-уйламаган җирдән бер юл ача. Әлбәттә, үземне диндар кеше дип әйтә алмыйм. Әмма мин алласыз түгел.
…Уф, димен дә,
Таяныр җир тапмый,
Салкын ташка барып сөяләм.
—    Тормышта гына түгел иҗат белән бәйле мәсьәләләрдә дә  уфылдарга туры киләме әллә?!
—    Һәр елны укучыма берәр яңа китап тәкъдим итәрлек иҗат булса да, 2008 елдан бирле бер китап да чыкканы юк әле. Моннан өч-дүрт ел элек “Казан утлары” журналына бирелгән роман да басылмый ята. Шуңа күрә, кайчагында, мине беркем дә белмидер, берәүгә дә кирәкмимдер кебек тоелып китә. Әңгәмә корырга теләүче журналистлар гына кимеми, мин инде үземне интервью биреп кенә яшәүче язучы итеп тоям. Ни өчен басылмый әсәрләрегез, дисезме? Татарстанда әйбәт язучылар миннән башка да буа буарлык бит инде. Алар үзләренекен бастырып бетерсен әле, бәлки, миңа да бер чират җитәр дип сабыр итеп торам… Әлегә…
Эх…
Үз-үзеңне жәлләп еларлык та,
Дөньяларын тотып кыйнарлык.
Диваннарга җәелеп ятып кына
Роман язар идем, диван юк.
—    Романнар да язылыр әле, ә бүген укучыны сезнең 2006 елда басылып чыккан “Мәхәббәт яңгыры”, 2008 елда дөнья күргән “Сагындым, кайт инде…” китапларында тупланган повестьләрегез җәлеп итә. Мин үзем дә икенче китабыгызда урын алган “Елмаю” повестен елый-елый кат-кат укып чыктым.
—    Мин үземнең әйбәт язучы икәнемне беләм. “Елмаю” повесте – ул иҗатымның иң югары ноктасы дисәм дә ялгыш булмас. Аны яңадан укып чыккач: моны мин ничек яза алдым икән дип аптырап та куйган идем… Кабат шундый әйбер яза алырмынмы дигән шик тә бар. Бернинди икеләнүсез әйтә алам, әгәр хатыным Альмира булмаса, әсәр ул кадәр уңышлы килеп чыкмас иде. Кайчак миннән: “Сез хатын-кыз психологиясен каян шулкадәр нечкәлекләре белән тасвирлый беләсез соң?!” – дип сорыйлар. Болар барысы да хатынынның тырышлыгы инде. “Марат, менә бу җирен үзгәрт, хатын-кыз бервакытта да болай фикер йөртми!” – дип ул төзәткәләп җибәрә.  Повестьтә эротик күренешләр бик күп иде, Альмира аларны да кыскартты. “Бу әсәрең эротик повестькә генә кайтып калачак, укучы андагы психологик тирәнлекне күрмәячәк!” – диде. Берничә көн килешмичә йөрдем.  Мин бит язганда  “гениальный”… әмма әсәрне яңадан укый башлагач, кырыс тәнкыйтьче уяна. “Карале, бу хатын хак әйтә бит!” – дип, килешергә мәҗбүр булдым.  Хатын-кыз сүзенә колак салу кайчагында зур нәрсә инде ул…
Үги баласы да түгел идем,
Ни өчендер тормыш ят итте.
Җаным,
Сөйгән кешең үтерүче бугай,
Үтерүче… синең бәхетне.
—    Сез хатыныгыз Альмира апаны бәхетсез иттем дип исәплисез. Ул сезнең тормышның матди ягыннан бик кәнәгать түгел сыман. Ир кеше буларак, нигә яраткан кешегезне бәхетле итәргә, хатын-кыз ихтыяҗларын кәнәгатьләндерерлек дәрәҗәгә ирешергә тырышып карамыйсыз?!
—    Иҗат кешесенең шәхси тормышында ике генә юл бар: йә ул гаиләсен тулы бәхеттән мәхрүм итә, йә булмаса аларның тормыш шартын яхшырту хакына үз иреген корбан итә. Сүз шәхес иреге, иҗат азатлыгы хакында. Мин менә шушы ике юл арасында бәргәләнәм. Гаиләне бәхетле итәсе дә, ирекле буласы да килә. Әгәр үткәннәргә кире кайтып булса, мин өйләнмәс идемдер. Язучы тормышы – алама тормыш. Иҗатка түккән көчне бүтән өлкәгә бирсәм, күптән миллионер булган булыр идем инде.
Без бит Альмира белән 20 ел бергә яшибез. 8 класста укыганда гашыйк булган идем. 5 ел очрашып йөрдек. Безнең якта ул кадәр озак йөргән парлар булмаган, шуңадырмы безнең мәхәббәт тарихы үзенчә бер легендага әйләнде. Аны сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Акыллы атын, юләр хатынын мактар, диләр. Ахмак дисәләр диярләр инде… Акыллы, сабыр кеше ул… Әйтик, шул ук Казанга күченү… Казан бары тик миңа гына кирәк иде. Әлбәттә, гаилә әгъзалары өчен яңа урынга ияләшеп китү җиңелдән булмагандыр. Әмма алар барсын да сабыр гына җиңеп чыктылар.
Матди ягыбыз гаиләне бәхетсез итәрлек дәрәҗәдәдер дип әйтә алмыйм, чөнки мин һәрвакыт яхшы яздым, аның өчен яхшы түләделәр. Әмма беләм, минем гиләм, Альмира тагын да яхшырак тормышка лаек… Ләкин мин инде башка юл сайлый алмыймдыр. Иҗат – эш кенә түгел, ул яшәү рәвеше… язмыш…
Елыйсы килә әле бер,
Тезеңә башны салып.
Кичерерсең –
Ирләр дә бит
Нечкә күңелле халык.
—    Ир-атлар да елыймени ул?!
—    Мин, гомумән, елак кеше. Хәтта әйбәт әсәрләр укыганда да:“Их, шәп язган бит!” дип күзем яшьләнергә мөмкин. Кешеләрнең изгелеге елата ала. Көтелмәгәндә килгән шатлыклар елата. Менә хәзер Казаннан берәр фатир бирсеннәр иде, бәхетемнән үкереп  елар идем!
Ялгызлык. Сагыш. Нужа.
Бар гомерем, бар булмышым,
Гел сезнең белән уза.
—    Марат абый, ә сез бәхетлеме?
—    Төрле вакыт була… Мин кайчагында үземне дәүләткә дә, кешеләргә дә кирәксез итеп тоям.  Кирәксез дигәннән… Бер мәлне Идел-Пресска барган идем. Алмаз Хәмзин чыгып бара. Әллә безгә, “Казан Утлары”на киләсеңме, беркем дә юк анда,” – ди.  “Журнал редакциясендә эшләгән кешегә көне буе утыру кирәкми инде,” — дигән булам. “Әйе, журналы кирәкмәгәч, кешесе дә кирәкми инде…” – дип ул өенә кайтып китте. Шул дәрәҗәдәге журнал да беркемгә кирәкмәгәч, аллага шөкер, ялгыз түгелмен икән әле дип, сөененә-сөенә кайтып киттем. Безгә, татарларга, бәхет өчен әлләни күп тә кирәкми инде, бер карасаң…
“Мин бәхетсез” – дисәм, бу дөрес булмас идедер. Яраткан эшем бар. Яраткан кешем бар. Балалар – аллага шөкер. Бер карасаң, барсы да бар кебек… Шулай да мин үземне бәхетле итеп тоя алмыйм. Бәхетсез халыкның язучысы бәхетле була аламы икән?!. Аннан соң, бер генә кеше дә бертуктаусыз бәхетле булып тора алмый. Халык та шулай. Бер халәт тә берөзлексез түгел…
Чит җирләрдә йөртә язмыш…
Чит җирләрдә яз булмый…
Тапкан бәхетем – кешенеке,
Үз бәхетем табылмый.

Эльмира Җәлилова, “Ирек мәйданы”