Татар китабы
Интервью

Китап бетәр дисезме?


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Җитди итеп әйткәндә, чынлап та менә китап рәвеше бүгенге кондә шулкадәр әһәмияткә ияме?

– Минем өчен информация кыйммәт. Аны кәгазь китаптан укыйммы, электрон китаптанмы – мөһим түгел. Ярты гомерем юлда үтә, ә әдәбият яңалыклары белән танышырга кирәк. Моның өчен бер чумадан китап төяп йөрергә мәҗбүр булыр идем. Менә шунда электрон китаплар ярдәмгә килә, мин аларны я телефонга, я райдерга, (электрон китап уку җайланмасы) “төяп” алам. Аларны караңгыда да укырга мөмкин. Без күп очракта концертлардан соң да фәләнешәр йөз чакырым юл үтәбез, менә шунда укып барырга була. Күзләр арыса, аудиокитап дигәне бар – наушнигыңны киеп куй да рәхәтләнеп тыңла. Әлбәттә, баштагы мәлдә бу сәер кебек тоела. Тик бер өйрәнсәң, бик уңайлы.

Бу минем өчен шулай. Әмма кәгазь китапка аерым бер мәхәббәт йөртүчеләр дә бар. Кемгәдер аның исе ошый, кемдер битләрен актаруны ярата. Һәркемнең үз зәвыгы.

Мин кәгазь китапларның дошманы түгел. Аларны сакларга һәм таратырга кирәк. Электрон китапларның үз җитешсезлеге бар. Иң беренчесе, технологияләрнең туктаусыз үзгәреп торуы. Мисал өчен, моннан ун еллар чамасы элек Macintosh платформасында эшләүче Apple компьютерлары бик модада иде. Мин берничә повестьне шунда яздым һәм дискка саклап куйдым. Бераздан IBM дөньяны яулап алды. Белүегезчә, ул Windows платформасында. Бүген теге дисктагы язуларны ачу мөмкин түгел. Appleның элекке модельләре инде беркайда да юк, ә яңалары укый алмый. Нәтиҗәдә, теге повестьлар җилгә очты… Ә кәгазьдә ул ким дигәндә дә бер илле ел сакланыр иде әле. Шуның шикелле үк, бүген җыелган текстны берничә елдан соң, бернинди компьютерда да ачып булмаска мөмкин… Бу әле бер генә ягы. Барсын да санасаң, бик озак була.

Шуңа күрә, беркайчан да, бернинди кызыктыруларга алданып та кәгазь китаптан баш тартырга ярамый. Электрон китап белән бәйле куркулар моннан биш-алты ел элек “Китап” романын язарга мәҗбүр иткән иде. Анда шундый хәл: бөтен дөнья кәгазь китаплардан баш тарта, ә бер көнне махсус вирус белән электрон китапларны юк итәләр һәм кешелек гомере буе җыйган хазинасыннан колак кага… Һәм адәм баласы белән ачлык идарә итә башлый. Рухи ачлык…

Бүген инде бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә стабильлек урнашты һәм кәгазь китап та, электрон китап та бер-берсен тулыландырып яши бирә. Ә кемнең кайсына өстенлек бирүе – аның шәхси эше.

– Басма китапны электрон китапка әйләндерудән язучы өчен шәхси отыш бармы? Гомумән, татар әдәбиятына?

– Текст йөртү форматларының барсы да бүген “электрон китап” исеме белән атала бугай. Компьютерда җыелган гап-гади txt, doc, rtf форматлары да шул ук исемдә. Тик дөньяда популярлык яулаган һәм әлеге исемгә тулы дәгъвә белдергән формат: pdf – бөтен платформада да ачыла. Ялгышмасам, басмага әзерләнгән кәгазь китап та шул ук форматта була бугай. Димәк, бүгенге язучылар турында сүз алып барганда, китап нәшриятлары электрон әдәбиятны кәгазь китапка әйләндерә булып чыга. Китап сәнгатенең югары ноктасы – басма китап.

Басма китапларны электрон вариантка әйләндерү мәсьәләсе ул бик күп еллар элек нәшер ителгән әсәрләргә карый. Әйтик, кайсыдыр китапханәнең алтын фондында бик кадерле бер тарихи мирас саклана һәм аны теләсә-кемнең кулына тоттыру мөмкинлеге юк. Аны электрон вариантка әйләндерү, әлбәттә, бик отышлы була. Тарихи мирас үзе зыян күрми, ә эчтәлеге белән һәркем таныша ала. Китапханәләрнең электрон фондын булдыру шуның белән бәйле. Таткнигофондта да андый китаплар бар. Моннан аларның авторларына, әйтик, Тукайга, әлләни зур файда юктыр, әмма татар әдәбияты белән кызыксынучылар өчен бик уңайлы.

– Интернетта татарча китап сәүдәсе реаль эшме, әллә бу авторны рекламалауга гына кайтып каламы?

– Сәүдә мәсьәләсендә, басма китап белән электрон китап арасында бер аерма да юк, диярлек. Һәрхәлдә, принцип бер үк. Әйтик, кулыгызда мең данә басма китап һәм аны сатарга кирәк. Сез нишлисез? Кешеләргә хәбәр таратасыз:”Шундый авторның шундый китабы бар, аны шундый хакка шул урыннан алырга мөмкин.” Әгәр авторны беләләр икән, эш җайлырак китә. Китап яхшы икән тагы да уңайлырак. Чөнки әсәр үзен-үзе рекламалый башлый. Икенче төрле әйтсәк, танылган авторның яхшы китабын сату күпкә җайлырак. Әгәр авторны белмиләр икән, кәҗә маең чыкканчы йөгерсәң дә – алмыйлар. Бөтен файдасы – кемдер аның исемен хәтерендә калдырырга мөмкин. Менә монсы реклама була инде. Интернетта да шул ук күренеш. Аермасы – электрон китапны ниндидер оешмага илтеп мәҗбүриләп саттырып булмый. Аны бары тик үзе теләгән кеше генә ала.

Электрон китап сатуның үз нечкәлекләре бар. Әйтик, бүген электрон акча белән эш итә белмәүчеләр күп. Аннан соң, бу системалар бездә беркадәр буталчыграк та. Чит илдә, әйтик, банк картаңның номерын кертәсең дә – эшең бетте. Ә бездә башта электрон акча системасында теркәлергә, анда күпмедер сумма күчерергә кирәк. Бары тик шуннан соң гына сатып алу турында уйларга була. Әлбәттә, заманалар үзгәреп тора, гадиерәк ысуллар барлыкка килер… Интернетчылар да әле күп нәрсәләргә өйрәнер…

Интернетта китап сәүдәсе чит илләрдә һәм русларда гөрләп бара. Ә татар кемнән ким? Әлбәттә, бу – реаль күренеш. Һәм ул бездә булырга тиеш.

WEBKITAP.US нәшрияткибет сезнеке бугай? Аны ачуга нәрсә этәргеч бирде?

– Әйе, бу минем проект… Әлбәттә, язган һәр әсәрем вакытында китап булып чыкса, мин бу адымга барасы кеше түгел идем. Миллионер булсам, кибет түгел, ә китапханә ачкан булыр идем… Ул, әлбәттә, бушлай булыр иде… Әлеге кибет, иң беренче чиратта, чарасызлыктан чыгу юлын эзләү. Ул башта минем әсәрләрне сату өчен генә дип уйланылган иде. Шул әсәрләрдән килгән керем яңа проектларны тергезеп җибәрергә ярдәм итмәсме дигән өмет бар иде. Һичьюгы сайт тоту чыгымнарын гына капласа да начар түгел бит инде…

Аннан соң, тагы бер ягы бар… Әлбәттә, бушлай булганда яратучы да, укучы да күп була. Эстраданы мисалга китерәм инде, хет нинди җырчы бушлай концерт куя икән, залда алма төшәрлек урын булмый. Ә түләүле булса, кеше уйлый: барыргамы моңа, юкмы. Шуңа күрә, халык сине яратамы-юкмы икәнен белү өчен җырчы билетка концерт куеп карарга тиеш. Әйтик, Салаватка, Нәфкатькә, яки Хәниягә кеше фәлән сумын түләп килә һәм концертын карап рәхмәт әйтеп кайтып китә. Язучы белән дә шундый ук хәл. Әсәрләрне бушка тарату миңа бушлай концерт кую сыманрак тоела башлады. Һәм бер сорау тынгы бирмәде: “Ә түләүле булса, берәрсе алыр иде микән?” Һәм мин сынап карарга булдым…

Мине “адым саен укучыларыңа рәхмәт әйтәсең” – дип шелтәлиләр. Нишлим инде дөресе шул булгач. Рәхмәт! Минем спонсорым да, саклаучы фәрештәләрем дә, дәрт-дәрман бирүчем дә – укучыларым, иҗатыма битараф булмаучылар. Бу юлы да алар “подводить итмәде” – нәтиҗә мин көткәннән күпкә әйбәтрәк булып чыкты. Һәм эшне бераз киңәйтеп җибәрергә булдым…

Бу нәшриятның төп үзенчәлеге нидән гыйбарэт? Эшчәнлеге ничек бара?

Бүгенге WebKitap – техник мөмкинлекләре буенча урысның, яки инглизнең теләсә-кайсы китап сату системасы белән ярыша алырлык сервис. Һәм аның төп үзенчәлеге – татар телендә иҗат итүче башка авторларга да үз әсәрләрен электрон китап рәвешендә сату мөмкинлеге тудыру. Автор сайт администрациясенә электрон хат яза һәм әсәрләрен җибәрә. Уңай бәяләнгән очракта, .pdf, яки .exe форматында электрон китап эшләнә, авторга махсус аккаунт (электрон кабинет) ачыла. Һәм шул кабинет аша ул сәүдә барышы белән танышып бара: китабын кем, кайчан, ни бәягә сатып алган, һ.б.. Сәүдәдән килгән акча билгеле бер күләмгә җиткәч, авторның банк картасына, яки электрон кәшилүгенә күчерелә.

Яңа кибет яңа доменда урнашкан, адресы: www.webkitap.us. Бүгенгә анда, нигездә, классик язучыларның электрон китаплары. Шулай ук рус һәм инглиз телле партнерларыбыз Озон, ЛитРес һәм Амазон белән берлектә тәкъдим ителүче популяр әсәрләр урын алган. Чыгымнарны әлегә партнер китаплары һәм “Күңелле табын”, “Бердәнбер һәм кабатланмас”, “Убырлар уянган чак”, “Китап” романнары каплатып килә. Акырын гына булса да татарча язучы авторларыбыз да тартыла бара. Киләчәктә алар күбәер дигән өмет бар.

RoboKassa, InterKassa, SpryPay кебек түләү системалары белән хезмәттәшлек итәбез. Икенче төрле әйткәндә, дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан җаның теләгән валютада исәп-хисап ясарга мөмкин: электрон акча, банк картасы, терминаллар, sms, һ.б…

Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән басма китапларны да WebKitap аша тәкъдим итү системасын булдыру турында уйлыйм. Бу әлбәттә, миннән генә тормый. Җитди чыгымнар һәм күп вакыт таләп итә. Шулай да якын киләчәктә хәл ителер кебек.

Традицион кэгазь хэм электрон китаплар баррикадынын икесе ике ягында тора дисэк буламы? Электрон китаплар дигэндэ ин беренче чиратта кирэк чакта файдаланырга унайлы энциклопедиялэр куз алдында тотыла, эдэби китаплар исэ барыбер басма рэвештэ ныграк хуплана тугелме.

– Юк, бернинди баррикада да юк. Бары тик, чынбарлыкны күрергә һәм кабул итәргә теләмәү генә бардыр. Яңалыктан курку, эшнең асылына төшенмәү… Чөнки кәгазь китапны бернәрсә дә алыштыра алмый. Ничек кенә сәер яңгырамасын, аңа бүген дә көндәш юк. Мин диванга сузылып ятып басма китап укуны өстенрәк күрер идем. Әмма эшем һәм тормыш рәвешем моңа мөмкинлек бирми. Шуңа электрон китапларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен. Үзем электрон вариантта укыган китапларның иң охшаганын алып еш кына дусларыма да бүләк иткәлим. “Менә шул яхшы китап, шуны алыгыз!” – дип киңәш биргән дә бар. Андыйлар бер мин генә түгелдер. Шуңа күрә, электрон вариантларның булуы басма китап сәүдәсенә зыян китерәдер дип уйламыйм. Алар бер-берсенә көндәш түгел. Киресенчә, берсен-берсе тулыландырып, иңгә-иң килеп яшиләр. Электрон китап чыгаручы буларак барлыкка килгән күп кенә нәшриятларның кәгазь китаплар бастыру эшенә дә керешүе, яки “АСТ”, “ЭКСМО” кебек гигантларның электрон китап сәүдәсе белән дә җитди шогыльләнүе нәкъ шул хакта сөйли. Һәм ниһаять, беркем дә:”Син электрон вариантта укы, ә син кәгазьдән укы!” – дип берәүне дә мәҗбүрләми. Һәркем үз зәвыгына, мөмкинлегенә карап сайлый. Ә сайлау иреге булырга тиеш.

– Бүгенге көннән чыгып татар китабы киләчәгенә ниндирәк фараз бирергә була?

– Бездә талантлы язучылар шактый. Әмма әдәбиятның күтәрүчесе дә, төшерүчесе дә – китап нәшрияты. Әлбәттә, электрон китаплар арзан да, үтемле дә. Уңайлы да – дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан йөкләп алырга мөмкин. Өметле дә – укучылар артканнан арта бара. Ләкин электрон китап ул теге, яки бу бушлыкны тутыручы өстәмә күренеш. Дөньяның барлык илләрендә (хәтта электрон китап сәүдәсе миллиардлар белән үлчәнсә дә!) әдәбиятның торышын басма китаплар билгели. Китап басу өлкәсендәге кризис милли әдәбиятны, хәтта ул тере классиклардан гына торса да, юкка чыгарырга сәләтле. Шул рәвешле, ул язучыларның һәм укучыларның да кризисына әверелә: язучы сүлпәнләнә, иҗатны икенчел шөгыльгә әйләндерә; укучы үз ихтыяҗын канәгатьләндерерлек башка әдәбиятка күчә. Бүген без нәкъ менә шушы сазлыкның уртасында. Мондый очракта мин нәрсә әйтә алам?

Татар китабы бетәчәк. Әгәр Республикабызда бердәнбер җитди нәшрият булып калган ТКН-ның матди нигезе ныгытылмый икән, бернигә дә өмет юк.

Татарстан китап нәшрияты бай булырга тиеш. Язучыларның һәр китабын вакытында һәм төрле телләрдә чыгарып, аны бөтен Россия буйлап сибелгән үз кибетләрендә таратырлык дәрәҗәдә. Әлбәттә, бу җитди акча таләп итә торган нәрсә. Әмма ул чыгымнар биш-ун ел эчендә әйләнеп кайтыр, алай гына да түгел, Нәшрият бөтен Россия күләмендә татар сүзен, Татарстан сүзен тарату чарасына әйләнер иде.

Монсы, бәлки, хыял өлкәсеннәндер. Бергәләп хыял итик… :)

Айзирәк Гәрәева, Интертат – 2011

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика