татар язучы
Интервью

Язучы ул үзе бер сәясәт


Балачак бөтенләй башка кеше белән икенче гомердә булгандыр кебек. Туган урыным паспортта Актаныш районы Чуракай авылы дип күрсәтелгән, ул әтинең туган авылы. Инәйнең хәле бик авыр булгач, Казанга алып килгәннәр. Тукай урамында роддом булган, шул роддомда дөньяга килгәнмен. Туганда ук адәм җәфалап туганмын инде, кыскасы.

Салам тутырылган капчык сөйрәп, коммунизмга тиз генә барып җитмәсебезне тоя идем. Миңа яшь ярым вакытта әти үлеп киткән дә Актаныштан Илеш районына Сеңрән авылына күчеп кайтканбыз, инәйнең авылына. Инәй гомере буе фермада сыер сауды. Минем дә балачак фермада узды. Телем дә «инәй» дип түгел, «инәңне» дип ачылган. «Тормыш миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә керде», — дияргә яратам. Сөйләшергә дә фермада өйрәндем, сүгенергә дә, кеше күрмәгәндә, онын, сөтен урлап алып кайткаларга да. Тотылгач алдашырга да. Бала тотылса да, олыларга эләккән кадәр эләкми бит. Ә яшәргә кирәк.

Без беренче класска кергәч кенә башкортча укыта башладылар. Авылда, өйдә татарча сөйләшәбез, татар авылы бит. Бер кызык хәл булды, классташ кызга инәсе әйтә икән: «Балам, бар үрдәкләрне карап кайт әле». Тегесе: «Инәй, үрдәк түгел, өйрәк бит ул!» — дигән. Башкорт телен, әдәбиятын бик яхшы өйрәнеп үстек, татар әдәбияты әсәрләрен да кертеп җибәрәләр иде укытучылар. Тукайны, Җәлилләрне яттан белә идек. Концертларда татарын да, башкортын да бердәй сөйләдек.

БГУда укыганда мин бик популяр идем. Язгалыйм ич инде. Киттем редакцияләр буйлап эш эзләп, мине бөтенесе дә беләдер, дип уйлыйм. Барып керәм – берәү дә белми икән. «Йолдызлык чире» шунда ук сүнде. «Сәнәк» журналында эшләгән Марсель Сәлимов: «Марат, бер генә айга бер урын бар, эш тапканчы, шунда торып тор», — дип, мине алды. Кемдер отпускта булган арада утырдым шунда. Бер эш тә кушмадылар, журнал гына укып утырдым. «Укы, өйрәнә тор», — диде Марсель агай. Шуның өчен 250 сум зарплата да түләделәр әле өстәвенә. Ул вакыт өчен ул бик зур акча иде. «Бу бала әрәм булмасын, кеше арасына керсен», — дигән инде Марсель абзый.

«Сары йортлар сере». Габриэль Гарсиа Маркесны авыл китапханәсеннән табып, «Ялгызлык» дигән романын тәрҗемәдә укып чыктым. Нинди генә китаплар юк иде бит ул авыл китапханәләрендә! 90нчы елларда «Осень патриарха»ны укыдым. Озын-озын җөмләләр, үзенә бер стиль. Үзебезнең җирлектә шундый татарча әсәр язып карыйсы килде. Яза башлыйм дип йөргән бер әсәр бар иде, аны бөтенләй бүтән яссылыкка чыгардым. Өч көндә эшләп чыктым. Аны Казанда бик мактап азапландылар.

Татар-башкорт низагы — мәгънәсез нәрсә. Халыкта низаг бөтенләй юк, аны өстәнме, астанмы, белмим, каяндыр махсус «тагалар». Сәясәт бу. Татарны беркайчан да башкортка әйләндереп булмый. Кирәкми дә ул аларга. Безгә — татарга зыян китерүдән бигрәк, башкортларның үзләрен какшата бу. Алар, мәсәлән, мине — татар баласын башкортча укытып, тагын бер телгә, культурага баетты. Әмма мин башкортка әйләнмәдем. Миңа сарыф ителгән көчне үз балаларына түксәләр, күпләрен манкортлыктан коткарып кала алган булырлар иде. Кирәксезгә түгелгән көч – югалту ул.

Башкортостанда татар язучысын кысалар дию – дөрес түгел. Булды ул теге заманнарда. Әмма тулаем шулай дип исәпләү — ялгышлыктыр. Бу башкорт тарафыннан эшләнә торган әйбер түгел, шулай ук читтән «тагылган» идея. Талантлы язучыларның милләтчелеге беркайчан да чир дәрәҗәсенә җитми, алар башка халык вәкилләренең дә нинди хәлдә икәнен аңлап торалар һәм сәяси җил уңаена бөгелеп бармыйлар. Гадәттә, сәләте чамалы булганнар я түрәләргә, я заманга яраклашырга тырышып, ниндидер көчләр кулындагы марионеткага әверелә.

Мине «кысучы» булмады. Минем белән бергә башкорт әдәбиятына килгән талантлы кызлар-егетләр бар, әмма аларга, башкорт булуларына карап кына, әлләни зур өстенлекләр бирелмәде. Һәрхәлдә, берсе дә миннән дә баерак, миннән дә танылганрак дип әйтә алмыйм. Аларны үз укучысы укый, мине — үземнеке. Башкортлар да укый. «Син татар язучысы булганга укымыйбыз», — дип читләтеп торучы юк.

Татар әдәбияты киңрәк танылган. Башкорт әдәбияты гади, табигый, стихияле. Ул табигатьнең үзе кебек. Казанныкы катлаулырак категорияләр белән эш итә. Татарстан язучыларының танылу ареалы да киңрәк. Башка төрки республикаларда, Россиядә, диюем. Алыйк 60-нчы еллар буынын, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратларны — аларны Татарстанда да, Башкортостанда да яхшы беләләр. Ә башкортларны Татарстан укучысы, ни дисәң дә, азрак белә. Татарстанда гомер эченә бер башкорт күрмәгән кешеләр дә җитәрлек. Аларның күбесе мине башкорт дип уйлый.

Уфада яшәгәндә, Казанда хәлләр әйбәтрәк кебек тоела иде. Берничә ел элек Казанга килдем дә, Язучылар корылтаена эләктем. Ркаилдан сорыйм: «Хәлләр ничек?» «Россиядә яшәгән татар язучысыныкы кебек», — дип җавап кайтарды. Баштарак бу сүз бераз ясалмарак булып тоелган иде. Казанда яши башлагач, аны еш искә төшерәм. Хаклы булган ул, нәкъ дөресен әйткән.

Барыбыз да бер хәлдә. Татары да, башкорты да. Бездән дә аз санлырак милләтләр турында инде әйтеп тә тормыйм. Хәзер без үзебездән башка гомумән берәүгә дә кирәк түгел. Шуңа низаглашып, бер-беребезнең башын ашарга тырышу — сантыйлык. Үз халкыбызның һәм тугандаш халыкларның кадерен белеп яшәргә кирәк. Сәясәтчеләр килә дә китә ул. Китмәсәләр дә бүген берне, иртәгә икенчене сөйлиләр. Ә халык кала.

Безгә татар әдәбиятын дөнья аренасына чыгарырга кирәк. Бу сүзне еш әйтәбез инде. Кирәк, әлбәттә. Хе, ничек икәнен белсәм, мин аны инде күптән эшләгән булыр идем. Ләкин, дөнья әдәбияты дип хыяллану – кесәдәге генерал погоны кебек. Беркем дә кинәт кенә генерал булмый. Һәр эшнең үз эзлеклелеге бар. Ә безнең китаплар бүген үзебезнең халыкка да барып җитә алмый. Районнарда китап кибетләре юк. Мондый хәлнең булуын күз алдына китерү дә кыен иде кайчандыр. Һәм моны бит Мәскәү дә, читтән кемдер килеп тә эшләми. Без үзебез ябабыз ул кибетләрне. Шулай булгач, Актанышка да барып җитә алмаган татар китабының Америкада популяр булырына бик ышанып булмый.

Чит илдә безнең үзенчәлегебезне чагылдырган әсәрләр кызыксыну уятыр иде. Башка халыкның культурасы, яшәү-көнкүреше белән танышу кызык бит. Берзаман Латин Америкасы язучылары бик популярлашып алды Россиядә. Без дә кызык була алабыз. Зөлфәт Хәкимне тәрҗемә итеп, дөнья базарына чыгарсаң, укырлар иде, минемчә. Бу – прозада. Ә шигърияткә килгәндә, бүгенге татар поэзиясе бай, көчле, исемнәр дә, саный башласаң, шактый җыела. Икенче ягы бар: бүген поэзияне укыйлар микән читтә? Һәрхәлдә, үзем бүгенге бер генә чит ил шагыйрен дә белмим.

Әдәбият – бербөтен. Татарныкы гына да түгел, русныкы гына да, инглизнеке генә дә түгел… Бер әдәбият сорау куя, икенчесе шуңа җавап бирә. Тере диалог бара. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Дөнья әдәбиятына без дә керәбез.

Стивен Кингны, Кен Кизины, Рэй Брэдберины кабатлыйсың, диючеләр булды. Мондый чагыштыруларга нормаль карыйм. Үз җирлегеңдә әйбәт әсәр туа икән, аның Кинг белән аваздаш булуына ник борчылырга? Син аларның яхшы якларын сеңдергәнсең, үзләштергәнсең икән, димәк, иҗат тәҗрибәңне баетасың. Бу бит сукырларча кабатлау, иярү түгел. Кешене кабатлап кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Иҗатчы иң беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Иҗат ул шәхеснең рухи байлыгын кешеләргә җиткерү ысулы гына.

Популяр әдәбият белән җитди әдәбият бүленеше профессионаллар, филологлар өчен генә актуаль. Гади халык ул хакта уйламый. Аның башка эшләре җитәрлек. Ул тормыш йөген тарта, күңел ача. Һәрхәлдә, беркем дә иртәгә иртән торгач, нинди китап укырмын инде, дип борчылып ятмый. Шуңа күрә, әсәр кемнедер “эшлекле”ләр көтүеннән аерып алырлык дәрәҗәдә үзенчәлекле булырга тиеш. Соңгы вакытта әдәбиятны хатын-кыз басты. Стефани Майерның «Сумерки» сагасын егылып укыдылар, аннары фильмнарын карадылар. Аңа алмашка Э.Л. Джеймс килеп чыкты – «Пятьдесят оттенков серого» романы белән. Бу ике ханым әллә ни оста язучылар түгел, моны зәвыкле әдәбият дип атавы кыен, әмма алар халыкка нәрсә кирәген белеп эш итә. Бездә дә бар андый күренеш. Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова бик популяр иде. Аларны Зифа Кадыйрова алыштырды. Бер үк тенденция Көнбатыш әдәбиятында да, рус әдәбиятында да, бездә дә.

Зәвыкле, югары кимәлдәге әдәбият масса өчен түгел. Без һаман да проблема ясап ятабыз, Көнбатышта, әйтик, андый проблема юк дип беләм. Анда бар да анык бүленгән: кемдер детектив укый, кемдер — фантастика, кемдер — ужастик, кемдер — мәхәббәт романы… Мәңгелек өчен язылганнары да бар. Алар да кемгәдер кызык. Шушы төрле жанрлардагы әсәрләрнең иң әйбәтләре сайлап алына да, үз өлкәсендә төрле премияләргә тәкъдим ителә, фестивальләрдә катнаша. Бу дөрес юл. Хәтта колхозда да сыер көтүе аерым, сарык, яки ат көтүе аерым йөри. Алар барсы да хайван, әлбәттә, тик һәр кайсы үзенчә хайван. Ә безнең әдәбиятта барсы бергә буталган. Һәм колхозчарак әйткәндә, сарыктан — сөт, сыердан җон көтәләр. Бөтен кеше өчен дә дип язылган әсәрләрне, гадәттә, беркем дә укымый.

Без барыбыз да классик булырга тырышабыз. Тегеләр рациональ фикерли — үз өлкәләрендә матур гына итеп эшләп яталар, ә бездә бөтенләй капма-каршы өлкәләрдә иҗат итүчеләр дә кем-кемне уздыра дип кайгырып, йә булмаса буза куптарып йөриләр. Ярышырга кирәкми. Әдәбият – сабантуй түгел. Һәм язучы анда күкәй кабып йөгерүче түгел.

Беренче булырга кирәкми. Бигрәк тә әдәбиятта, сәнгатьтә. Спортта, белмим, ничек бәяләнергә тиештер. Әгәр син соңгы булып киләсең икән, алдагы тугыз кешенең тузанын сулап, тир һәм башка исләрен иснәп киләсең. Беренче булып киләсең икән, артыңда — тугыз көндәш. Һәм алардан теләсә нәрсә көтәргә була. Беренче булу да әйбәт түгел, артта калу да. Бердәнбер булырга кирәк. Бердәнбер һәм кабатланмас. Үз урыныңны тапкансың, үз дөньяңны булдыргансың икән, «тукта, бу мине уздырды» дип хафаланмыйсың. Башкаларның ипиенә дә үрелмисең.

Безнең халык бик мәхәббәтле халык. Мәхәббәт турында язсаң, укыйлар. Хәтта детектив булса да, анда мәхәббәт булырга тиеш – үлә татар моның өчен. Ә инде мәхәббәт романнары — бал белән май ягылган ипи кебек. «Мәхәббәттән җырлар кала» дигән повестем бар, мин аны бик оста язылган әсәрләремнән дип санамыйм. Әмма аны укыйлар, фикерләрен язалар. Бәхәс тудырырлык бер җире булмаса да бәхәсләшеп яткан булалар. Сентименталь нәрсәгә егылып китә безнең халык.

Мин тиз язам. Бер ай, ай ярым эчендә язып ташлыйм. Проза әсәре өчен — бу тиз. Йокламый да, ашау-эчүне онытып та язам. Үзенә күрә «передатчик» итеп хис итәм андый чакта үземне. Әмма ул озак еллар җыелып, эчтә йөргән була инде. Башлап кына җибәрергә кирәк, әсәр үзен үзе яза ул, вакыты җиткәч, туктый да. Мәҗбүриләп азактан нәрсәдер өстәгәнем юк, әсәр колхоз арбасы түгел. Һәм бөтен белгәнен бер романга сыйдырып бетерергә теләүчеләрне җенем сөйми.

Барыбер системага хезмәт итәбез. Кайда гына, нинди генә җәмгыятьтә, нинди генә шартларда яшәсәк тә. СССР таркалгач, бездә системага хезмәт итү бетте дигән иллюзия белән яшибез. Алай түгел. Америка язучылары, мәсәлән, Америка идеясен дөньяга тарату эшен башкара. Стивен Кингмы ул, Маргарет Митчеллмы… Татар язучысы татар идеясен сөрә… Гомумән, язучы ул үзе идея, үзе бер сәясәт. Үз халкының сәясәте.

Язучы начарлыкка өйрәтми. Нәрсә турында язса да. Зюскиндның «Парфюмер» романы бар. Асылда, ул хатын-кызларны үтереп, идеаль аромат булдыру идеясе белән яшәгән адәм (маньяк) турында. Һәм аның маньягы бик «симпатичный». Син аның тиресенә кереп чыккандай буласың, уйларын, ниятләрен беләсең. Гарип психологиянең шаһиты буласың. Менә бу үзе иделогия. Монда мораль сатып тору кирәкми, аны шулай каз тәне чыгарырдай итеп сурәтләү бик җитә. Психология томнары укып утырмыйча да, шушы шәхеснең бөтен фаҗигасен аңларга мәҗбүр буласың. Яисә Набоковның «Лолита» романын алыйк, анда шул ук — педофил. Болар талантлы әсәрләр һәм татарга хас булмаганча бөтен нечкәлекләрен тәфсилләп язылган әсәрләр. Кем өчендер бу әсәрләр вакцина ролен үтәргә дә мөмкин.

Мин кеше турында артык югары фикердә түгел. Геройларның миндә төрлесе бар. Һәрберсенең үз кимчелекләре, үз өстенлекләре. Нәкъ тормыштагы кебек булырга тиеш: тулаем әйбәт кенә дә булмый бәндә, гел начар гына да.

Язучы әсәрендә булмый кала алмый. Ул үзендә булмаган сыйфатларны ничек итеп героенда күрсен юкса. Язучының шәхесе никадәр киңрәк, геройлары да, әсәрдәге тормыш картинасы да шулкадәр чынрак. Болай дип әйтергә мөмкин: “Минем әсәрләрдә сез миндә булган бөтен яхшылык, миндә булган бөтен хашәрәтлек белән очраша аласыз”. Ләкин әсәр геройларын минем белән бутамагыз. Алар әйткән сүз – аларныкы, гамәлләре дә шулай.

Мин инде мактаудан эремәслек, тәнкыйтьтән җебемәслек булып каешландым. Башта, басыла башлагач, үзеңне язучы дип тоя башлыйсың бит инде, аннары, бераз мактаулар ишеткәч, әйбәт язучы дип, башыңа суга башласалар, шикләнә башлыйсың. Кайчагында бик ачы дөресен әйтүчеләр дә була. Бу бик әйбәт. Әмма иң яхшысы — башкалар мактаганда да, әрләгәндә дә үзеңдә эчке шикләнү яисә инану булу. Бу икесе сине һәрвакыт тонуста тота, алга этәрә, эзләнергә, эшләргә мәҗбүр итә. Бу синең ике фәрештәң кебек. Кешенең дәрәҗәсен кеше билгеләми.

Миндә һәрвакыт сайлау иреге булды. Үземә ошамаган, мине ошатмаган кешеләр белән аралашып азапланмадым. Нинди генә өстенлекләр бирсә дә мондый аралашу. Бар кешеләр: яратмаган эштә акча өчен, дәрәҗә өчен, ниндидер вак өстенлекләр өчен еллар буе нәфрәт туплап утыралар. Мин алай булдыра алмыйм. Холкым да мөмкинлек бирми — ни уйлаганымны әйтәм, ошамаган җирдән китәм.

Тормышта гел әйбәт кешеләр очрап торды. Уфага килгәч, шул ук башкорт язучылары күтәреп алды, шул ук татар язучылары. 40-ка җиткәч, Казанга күченеп килдем, гаилә белән, монда да җаныма якын кешеләр табылды. Һәрбер карар, һәрбер адым безне нәрсәгәдер өйрәтә.

Казанда яшәргә теләдем. Бу миңа шактый кыйммәткә төште. Материаль яктан да, психологик яктан да. Гаиләне дә куптардым, аларның да тормышы тамырдан үзгәрде. Тегендә безнең төзегән үз дөньябыз бар иде. Монда килгәч, мин дә, алар да барысын өр-яңадан башладык.

Кием-салымга әллә ни игътибар бирмим. Әле мине хатын киенергә өйрәтеп кенә килә бугай. Шуңа Язучылар җыеннарына да футболка, шортыдан килеп керүем ниндидер сәяси акт түгел, ә очраклык. Яланаяк йөрергә яратам, авылга кайткач, эш киеменнән йөрим. Ә сәхнә — ул инде икенче. Аның үз кауннары бар. Ансы чутка керми.

Сәхнәдә син шул ук укучыларың белән очрашасың. Ул үзенә күрә бер иҗат мәйданы, лаборатория булды минем өчен, акча эшләү ысулы да. Кешеләр белән манипулировать итү рәхәтлек бирә иде — теләсәң, көлдерәсең, теләсәң, елатасың. Бу инде без — язучылар кебек үз-үзенә мөккиббән кешеләрнең күңеленә бал да май булып ята. Яратып эшләдем, яратып эшләмәсәм, ничә еллар буе гастрольләрдә йөрмәс идем. Сәхнә тормышы бик йончыта кешене.

Безнең халык үзеннән-үзе көлә белми. Зал тутырып юмористик кичәләр эшләү мөмкин түгел. Задорнов, Жванецкийлар кебек. «Мунча ташы» булса, көлә әле ул, театр бит инде, ә бераз интеллектуальрәк төрттерүдән – юк. Бу үз-үзебезгә артык җитди караудан килә микән, һавалылыктанмы, әллә юморны озак аңлауданмы… Бер уйласаң, бу тормыш җитдилеккә бөтенләй лаек түгел.

Премияләр яшьрәк чакта кирәк. Үзеңнең тоткан урыныңны барлап кына килгән чакта. Аннары ул хакта артык пошынмый башлыйсың икән. Мин әле уйлап торам: татарда бер генә премиясе, мактаулы исеме булмаган язучы да булырга тиештер бит инде, дип.

Рус әдәбиятында бүген мине тетрәндерерлек язучылар күренми. Фантастикада Лукьяненко ошый. Чиңгиз Абдулаев, Акунин детективәиклардан. Веллерның кайбер әсәрләре шәп. Күбрәк чит ил язучыларын укыйм, руслар үзләре дә шулардан өйрәнә, кайчак ачыктан-ачык иярә. Әмма русның совет чоры, революциягә кадәрге әдәбияты көчле. Асылда, чын рус әдәбияты шунда калган да. Безнең әдәбият та көчле булган ул чорда.

Үзеңне яратырга кирәк. Башкаларны ярату үзеңне яратудан башлана. Мин үзем өчен нәрсәдер алырга акча жәлләсәм, башка кеше өчен тем более жәлләячәкмен инде. Ярату да шулай. Үз-үзен яратмаган кеше башкаларны ярата алмый.

Мәхәббәт платоник кына була алмый. Адәм баласы тере чакта, аның физик ихтыяҗлары да канәгатьләнергә тиеш. Бу – табигать. Хатын-кыз мәсьәләсенә кагылып тормыйм инде. Әгәр мин «туган илемне яратам» дип лаф орып йөреп тә, кайтып, бакчамда бәрәңге утыртмыйм, аның тузанында аунап эш эшләмим икән, ул инде мәхәббәт түгел. Кайчандыр булган мәхәббәтеңне сагыну гына. Әдәбиятта бик шәп спекуляция ясыйлар бу темага.

Гаилә ул – сайлаган язмышың. Шуңа син аның өчен җаваплы. Берәү дә кешене җитәкләп өйләндерми, кияүгә бирми. Бүгенге заманда бигрәк тә. Мин яратып өйләндем, бу минем һәм хатынымның уртак карары иде, шулай булгач, без гаиләбез өчен җаваплы. Яши башлагач, гел яратышып кына торып булмый, төрле чак була. Чөнки бу ике шәхеснең бер-берсенә җайлашуы. Ике көчле шәхес булса, гомердән дә артып калырга мөмкин ул җайлашу. Мәхәббәтне бетә диюләре белән дә килешмәс идем. Бетми ул, икенче рәвешкә керә, синең белән бергә олыгая, картая.

«Язучы – гаилә өчен бәхет түгел». Татар язучысы бигрәк тә. Чөнки без хәерче, без иҗат белән генә гаиләне туйдыра алмыйбыз. Бу сер түгел. Ә дөнья акчага корылган. Мин үземнекенә ачы бәхет булганмындыр, бәлки.

Хатын-кыз/ир-ат дигән бүленеш акрынлап җуелып бара. Ир-ат та бер арбага җигелгән хәзер, хатын-кыз да. Әдәбиятта исә минем өчен шәхесләр, кешеләр бар. «Хатын-кыз әдәбияты» дип бүлеп карамыйм, әмма хатын-кызлар гына сурәтли, чагылдыра алган темалар бар – анысы шиксез.

Мине кемдер шагыйрь, ди, кемдер, артист, ди, кемдер язучы, ди. Роман язылмаганда шигырь язам. Шигырь язылмаганда – роман. Кызык өчен драма әсәре язып карарга мөмкинмен. Һәр нәрсәнең үз формасы бар. Әмма болар барысы да – шул бер Марат. Минем кеше яратырдай кайсыдыр өлешем бар икән – шәп. Кайсыдыр өлешемне кабул итмиләр икән – аптырамыйм.

Кеше беркайчан да абсолют ирекле түгел. Без барыбер ниндидер кысаларда яшибез, ниндидер таләпләр бар безне тотып торган. Таләп белән теләк туры килсә – әйбәт. Бу да шул ук җаваплылыкка барып тоташа.

Кайчак ике улыма карыйм да, үземдәге ярату тойгысына гаҗәпләнәм. Карале, ир-егетләрне дә шулай яратып була икән дип уйлап куям. Кочаклап аласың аларны – рәхәт. Мин аларга ирек бирдем. Үзем гел гастрольләрдә йөргәч, әллә ни карап бетереп тә булмагандыр инде. Әтисез үскәч, әти була белү да әллә ни юк иде миндә. Бала үстергәндә генә беләсең кемлегеңне. Шөкер, малайлар ничава, исән генә булсыннар. Мин аларга дус була алуыма шатланам.

Ходай һәркемгә үзенекен биргән. Мин, мәсәлән, акча эшләргә ничек кенә тырышмыйм, юк, барып чыкмый. Ә кемгәдер җиңел генә килә дә керә. Шул ук Интернет-проектларны гына алыйк. Бер проектны, аптырагач, таныш малайга саттым, аена 30-40 мең табыш китерергә тиеш иде бу. Китте тегендә эшләп! Искитмәле! «Нәрсә эшләдең?» — дим. «Бернәрсә дә эшләмәдем», — ди. Менә аның кулына акча керә, аңа шулай язган. Миңа язу осталыгы биргән, әмма җиңел акча табу осталыгыннан мәхрүм иткән. Нигездә, төп табыш әдәбият һәм аның белән бәйле эшләрдән. Бу бәлки ходайның кисәтүедер, чит-ят эшкә вакыт әрәм итмә, үзең белгән нәрсә белән шөгыльлән дип әйтүедер.

Татар язучысы бүгенге җәмгыятьтә үз сүзен әйтергә тиеш. 90-нчы елларда бит нинди күтәрелеш булып алды. Ул чакта халык өчен күтәрелгән язучылар үзләре дә күтәрелде. Исемнәре бүген дә яңгырый. Вазгыять тиз генә үзгәрми ул, аны үзгәртергә кирәк. Паровоз да акрынлап кузгалып китә. Кискен борырга да, кискен туктатырга да ярамый, ул очракта авария килеп чыга. Чечня кебек. Без менә үзара сөйләп йөрибез бүген, татар язучысының дәрәҗәсе юк, дип. Үз-үзеңә дә, башка язучыларга да бер сорау бирергә кирәк: “ул дәрәҗәне күтәрү өчен син нәрсә эшләдең?” Үзең берни дә эшләмәгән килеш зарлану, яки хурлау — теләнүнең бер рәвеше генә.

Татарны Динә, Алсу, Земфиралар күтәрми. Аларга күрсәтелгән хөрмәт лаеклыдыр, ышанам. Әмма алар милләтнең һәм аның мәдәниятенең юнәлешен билгеләү мәсьәләсендә әллә ни «погода» ясамый. Татарны үстерми. Татарны әлеге дә баягы Салават, Хәнияләр күтәрә.

Президент исеме калу-калмау турында бәхәс булырга мөмкин түгел, дип ник күтәрелеп чыкмадык? Үз сүзебезне ник әйтмәдекме? Чөнки беләбез: хөкүмәт безгә элеккечә таянмый. 90-нчы елларда – таянган. Һәм дөрес эшләгән дә. Шәймиев язучылар сүзенә, фикеренә колак сала иде. Акыллы җитәкчеләр гомер-гомергә шулай эшләгән. Миңнеханов та бик акыллы җитәкче. Ул экономиканы үстерү, Казанны читтә таныту буенча зур көч куя. Ә бит рухи ягы да бар тормышның. Ул да читтә калырга тиеш түгел. Армия яулый алмаган өлкәләрне иҗатчылар яулый.

Беренче адымны без ясарга тиеш. Президент барысын да күреп бетерә алмый, аның алдында никадәр бурыч тора, вакыты тыгыздыр. Әмма без: «Абзый, безгә дә игътибар ит әле, без дә бар бит», — дип, мөрәҗәгать итеп карый алабыз. Моннан оялырга кирәкми. Һәм мөрәҗәгать итү һәрвакыт нәрсәдер сорау дигәнне аңлатмый. Без тәкъдим итә дә алабыз.

Язучының статусын булдырырга кирәк. Бездә “язучы” дигән һөнәр юк, реестрга кертелмәгән. Язучы эшчәнлеген җайга салу, аның картлыгын тәэмин итү механизмы бөтенләй каралмаган. Моны бары хөкүмәт дәрәҗәсендә генә хәл итеп була. Иң беренче язучылар күтәреп чыгарга тиештер инде.

Чит илләрдә, әйтик, язучы һәр басылган әсәре өчен гонорарын, икенче, өченче басмалардан процентларын гына алып калмый, ә дәүләткә шуннан налогын да түли. Авторлык хокукларын яклауны һәм китап сату системасын тәртипкә салган очракта, моны безнең җирлектә дә эшләргә мөмкин.

Татарның мәктәпләрен саклау да кирәк. Телне дә дәүләт дәрәҗәсендә яклауны куярга. 90нчы еллар түгел, һәр нәрсәне өстәл артына утырып, сөйләшеп хәл итү чоры хәзер. Гауга чыгарып йөрү мотлак түгел. Әмма Россия белергә тиеш: бу Татарстанның кайсы җиренә кадәр керергә ярый да, кайсы җиреннән соң – ярамый.

Без куркак түгел, ә мескен хәлендә һәм тәртәгә китереп терәлгән. Әгәр яшь талантлы кызлар-малайлар 15 мең зарплата алып, шуның 12 меңен фатир хуҗасы кесәсенә салып баралар һәм гаиләсе, баласы белән «бу безне кайчан куып чыгарыр икән» дип куркып яшиләр икән, аларның үзен тулы канлы кеше итеп тоюы турында сүз дә алып барып булмый. Элек кешене мылтык төзәп стенага терәсәләр, хәзер иктисади юллар белән чарасызлыкка куялар. Монсы куркынычрак, аннан үлеп кенә дә котыла алмыйсың. Әмма бу егет-кызларның күбесе шул көенчә дә мескенлектән котылып, тернәкләнеп китү җаен таба. Менә монсы инде феномен. Бу халыкны берничек тә җиңеп булмый дигән сүз.

Луиза Шарова

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.03MB | MySQL:66 | 7,509sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика