Агу (хикәя)

Марат Кәбиров. Агу

Бу көтмәгәндә башка килгән очраклы уй тәэсирендә кылынган ашык-пошык гамәл түгел, ә һәр вак-төяген җентекле исәпкә алып, алдан әзерләнгән үтерү иде. Һәм барсы да уңышлы тәмамланачагына ул тамчы да шикләнмәде. Күңелендә үкенүгә тартым бер хис тә кыбырдамады. Барсы да хәл ителгән иде инде.

Ә нәрсәсенә үкенеп торырга?! Үтерү – адәм баласының борын-борыннан килгән шогыле. Ул башта йорт салырга, ашарга пешерергә өйрәнмәгән әле, иң беренче ул үтерегә өйрәнгән. Шулай булгач, үтерү кеше өчен корсак хасиятләреннән дә кирәклерәк бер гамәл булып чыга. Дөресе дә шул. Ашау өчен әле яшәргә, исән-сау булырга кирәк, ә моның өчен — үтерергә. Колак төбендә безелдәп йөргән черкине юк итәргә. Аяк астында уралган селәүчәнне сытып үтәргә. Агач башында каркылдаган карганы бәреп төшерергә. Куак астында кыштырдаган куянны аулап алырга. Учакта кызган куян итенә комсыз карашын төбәп, синең ризыгыңа кызышып торган иптәшеңне сугып үтерергә. Ә шулай итмичә булмый, югыйсә, үзең ач каласың. Ә иптәшең китмәячәк. Аны берничек тә куып җибәреп булмый. Учактан таралган тәмле ис сихырлап, үзенә тартып тора. Бер куасың, ике куасың… Һәм сабырлыгың сынып чукмарга үреләсең…

Болай уйлауга, ул учак тирәсендә уралган борынгы кешене күз алдына китергәндәй булды. Хәтта борынына кыздырылган куян исе үтеп керде. Ул елмаеп куйды.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кыргыйлык чоры миллион еллар артында калып, тормыш рәвеше күпкә катлаулыракка әйләнсә дә, адәм баласының асылы тамчы да үзгәрмәгән икән. Бары тик яшәү шартлары һәм үтерү ысуллары гына камилләшкән.

Әлбәттә, бүген әллә нинди четерекле юллар табарга мөмкин булыр иде. Тик ул иң гади ысулны сайлады. Дәверләр сынавын үткән ышанычлы ысулны. Һәр бөек гамәл нигезендә гадилек ята. Ул ирен агуларга булды.

* * *

— Бу бик тә үзенчәлекле препарат, — Доктор пенцилин шешәсенә охшаш нәрсәне бармак очларында әйләндерде, — Фармокологиянең соңгы сүзе!

Хатын күзләрен шешәдән алмыйча гына баш какты.

— Бик тә үзенчәлекле! — Доктор кулындагы сыекча белән горурлангандай елмаеп куйды. – Һәм аерым игътибар таләп итә…

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Хатын сораулы карашын докторга төбәде. Тегесе сүзләренең бәсен күтәрергә теләгәндәй тын торды. Бераздан ул мәктәп баласына әлифба өйрәткән тавыш белән сүзгә кереште:

— Әлбәттә, бу препарат та башкалары кебек үк мизгел эчендә һәм аяусыз рәвештә тәэсир итә. Әмма аның төп үзенчәлеге менә нәрсәдә… – Доктор тагы бераз тынып торырга уйлаган иде, хатынның канәгатьсезлеген күреп дәвам итте, — Әзерлек эшләрен өч атна алдан башларга кирәк. Әйтик, сез ахирәтегезне үтерергә телисез, ди. Беренче тапкыр аның ашына шушы сыекчаны бер тамчы тамызасыз. Икенче атнаны – тагын бер тамчы. Өченче атнада — өч тамчы тамызырга кирәк — һәм ахирәтегез шундук җан бирә. Ун-унбиш минут эчендә! Бернинди сызланусыз!.. Аз гына башы әйләнергә, хәлсезләнергә мөмкин… Ну, йокы даруын эчкәндәге кебек… Һәм аның агуланып үлүен беркем дә, бернинди экспертиза да исбатлый алмаячак.

Хатын аны бирелеп тыңлый иде. Доктор сөйләп бетергәч ул бераз тын торды да сорап куйды:

— Әгәр ул беренче тамчыдан ук…

Доктор көлде генә. Бернәрсә дип тә җавап бирмәде. Хатын кабатлап сорарга мәҗбүр булды:

— Доктор…

— Беренче тамчыдан ук?!. Әгәр дозаны бер тамчыдан арттырасыз икән, ул шундук җан тәслим булачак, — диде ул, куллары белән хатынга тукталырга ишарә ясап, — Һәм аның агуланып үлүен теләсә нинди студент исбатлый алачак. Бер тамчыдан арттырмаган очракта, бернәрсә дә булмый. Аңлашылдымы?

Хатын баш какты. Һәм тагын сорамый булдыра алмады:

— Ә аракыга салырга ярыймы?

Доктор баш какты.

* * *

Хатын урам буйлап атлады. Урам аңа үзенең кем икәнен төшендерер өчен махсус ясалган корылма сыман тоелды. Әйе, бу урам аны кимсетер, рәнҗетер, мыскыллар өчен иде…

Юл аша чыкканда өстенә менә язып бер иномарка узып китте. Светофорга да игътибар итмәде… Затлы машинага утырган яшь ханым өчен фани дөньяның фани законнары бер тиенгә дә тормый иде. Хатын аның артыннан сүгенеп калды. Күңеленнән генә. Һәм күз алдыннан руль артындагы озын чәч китмәде. Егерме-егерме биш яшьләр тирәсендә булыр… Гел егерме биш булсын ди… Унҗидедә мәктәпне тәмамласа… Биш ел вузда укыса… Менә егерме өч була… Ике ел эшләсә… Мондый машина алып утырыр өчен ким дигәндә бер миллион кирәк… Ике елга бер миллион!

Әнә тагын берәү килә… Монсы тагы да яшьрәк… Машинасы да затлырак бугай… Урам тулы затлы машиналар… Һәм һәр өченчесендә диярлек – яшь ханымнар… Бөтен табышлы урыннарда яшь ханымнар эшли микәнни соң?!. Шулайдыр инде… Алар бик акыллы һәм талантлылардыр, илгә бетмәс-төкәнмәс файда китерәләрдер… Шуңа күрә, акчаны да умырып алалардыр…

Ә ул… Аның еллык кереме йөз меңгә дә җитми. Бер миллионлык машина алып утырыр өчен ашамый-эчмичә ун ел эшләргә кирәк дигән сүз… Җыяр идең, ун ел буена да җыяр идең… Бердәнбер кирәгең машинага гына килеп терәлсә… Балалар бар. Алары көн саен мәктәптән акча сорап кайта. Әле мәктәптә ремонт ясарга, әле сыйныф бүлмәсенә мебель алырга кирәк… Аларыннан котылуга театрларга, концертларга йөрү башлана… Экскурцияләр, бәйрәмнәр, туган көннәр… Кайчагында мәктәп юл чатында теләнеп утырган хәерче карчыгын хәтерләтә башлый. Мәңге бетми дә, мәңге җитми дә… Балам хакына дип түзәсең инде… Нишлисең, үз сабыеңны башкалардан ким итеп күрәсе килми… Сау-сәләмәт кенә булсыннар…

Сау-сәләмәт кенә… Саулык – зур байлык, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул… Моны берәр җирең авыртып хастаханәгә барсаң гына беләсең. Ай-һай, зур байлык кирәк бу заманда авырып яту өчен! Врачлары да оятын җуйган… Яшереп тә тормыйлар, монсы – бер мең, монсы фәлән мең… Ә дарулар ала башласаң… Бу әле бушлай хастаханәләрдә. Түләүлеләренә якын йогынганы юк. Якын килмәле дә түгел…

Бәлки, үзе гаепледер… Яшьрәк чагында аны-моны белмәде… Югыйсә, ул да беркемнән дә ким түгел иде. Артыннан йөрүчеләр арасында черегән байлар да аз түгел иде. Шулар белән бераз кети-мети уйнасаң, яшәү шартларын юнәтергә дә, машинасын, тегесен-монсын алып калырга да булыр иде. Ә җае ятса, берәр бай баласының башын әйләндереп кияүгә чыгып кую да әлләни ерак түгел. Юк, берсен дә якын китермәде… Сөйгән кешем, мәхәббәтем дигән булды. Шайтаныма кирәк булгандыр ул мәхәббәт?!.

“Өметле яшь галим!”

“Бу егет ерак китәчәк әле!..”

Китте, әнә, абзар артына…

Кандидат… Доктор… Профессор…

Профессорларның кайберләре болай начар яшәми бугай… Телевидениеда да гел ялтырап йөриләр… Абруйлары да бар гына… Ә аныкы… Гадел, имеш… Намуслы имеш…

Ире турында уйлауга, күңелендә кызгануга тартым хис тә уянып куйды. Тик аны шундук нәфрәт һәм җирәнү алыштырды.

Әлбәттә, яшь чагында ярыйсы гына егет иде ул. Башлы иде, талантлы иде. Әмма кешегә тиз ышанучан, беркатлы булды. Бүтәнәр: “Милләтем! Халкым!” – дигәнгә карап, ул да милләт, халык дип яшәргә кереште. Сантый! “Милләт! Халык!” – дип кычкырсалар ни… Алар бит шушы дулкында үз абруйларын күтәрәләр, ә булдыклыраклары матди байлык туплый, властька үрмәли иде. Милләт, халык төшенчәсе аларга ниндидер дәрәҗәгә ирешү өчен кулланыла торган вакытлыча баскыч кына иде. Моны вакыт үзе дә күрсәтте. Ул әфәнделәр кирәкле урынга үрмәләделәр дә милләтен дә, халкын да оныттылар. Һәм аларны беркем гаепләми. Киресенчә, бер алдына, бер артына чыгып:”Фәлән Фәләнич! Фәлән Фәләнич!..” – дип кенә торалар. Чөнки һәркем белә, бу заманда башкача мөмкин түгел: яки син ашыйсың, яки — сине. Һәм һәркем шул Фәлән Фәләничләр урынында булырга хыяллана.

Тегеләр “халык” төшенчәсен калкан итсә, бу сантый халкына калкан булырга маташты. Ә калканны тишәләр, кисәләр… һәм кирәге беткәч, ташлап китәләр… Тарихчы, имеш… Бөтен галимнәр берне сөйләгәндә, ул үзенекен талкыды. “Юк, алай булмый, — дип карышты ул, — Сез аз гына хаталанасыз, ике икең дүр була бит! Менә, барсы да күз алдында, үзегез исәпләп карагыз…” Шуны сантый дими, кем дисең инде?!. Әйтерсең, зур-зур профессорлар, академиклар белми аны, ике икең дүрт булганны! Беләләр, әлбәттә! Галим булмаганнар да белә! Әмма алар моннан тыш тагын бер нәрсәне беләләр: бүгенге вәзгыять өчен ике икең биш булуы кирәк — шунсыз мәсьәлә хәл ителми. Моның ише вак-төякне генә хәтта хатын үзе дә белә иде.

Ире шуны аңларга теләмәде. Башта читләтеп кисәтүләр ясап килделәр дә, соңрак сәбәбен туры китереп, бөтенләй эштән кудылар. Кандидат… Доктор… Профессор… Тот, менә капчыгыңны… Шул кандидат көенчә калды мескен… Юк, хәтта кандидат көенчә дә калмады… Элекке иптәшләре читләшеп, адәмгә санамый башлагач, бөтенләй төшенкелеккә бирелде… Япа-ялгыз калды. Халкы да, милләте дә яклашырга килмәде. Югыйсә, милләтнең талантлы балалары югары белем алырга тиеш дип, ришвәт тә сорамый торган иде. Шул рәвешле укуга бушлай кергән бер хәерче баласы да яклап сүз әйтмәде. Ни акча алалмады, ни рәхмәт ишетмәде… Ни гаиләсен хәерчелектә яшәтте… Шул да булдымы дөреслек?! Дөреслек тә, гаделлек тә, намус та килмәде яклашырга. Ул беркемгә дә кирәкми иде.

Чынлап та кирәкми иде… Шул дәвердән бирле эш таба алмады. Хәтта мәктәпкә дә алмадылар укытучы итеп. Йөкче булып бер ай чамасы йөрде дә билен кузгатып кайтты. Хәзер менә имгәк булып өйдә ята. Аракыдан башка бернигә дә исе дә китми бугай хәшәрәтнең…

Ялгышты ул яшь чагында аңа кияүгә чыгып. Нык ялгышты. Әмма хаталар никадәр генә зур булмасын, аларны төзәтергә беркайчан да соң түгел…

Юл аша чыгарга тора иде… Инде атладым гына дигәндә, юлын буып бер иномарка килеп туктады. Хатынның җен ачуы чыкты. Тагын шул озынчәчләрнең берседер инде. Нәрсә, руль артына утыргач та, мине үзегездән кимрәк дип уйлыйсызмы?!. Ул зәһәрләнеп машинага атлады. Чәченнән сөйрәп алып асфальтка бәрәсе иде… Әмма киәт тәрәзәләр ачылды да пөхтә итеп таралган кара чәчле ирнең ягымлы елмаюы күренде. Хатын бер мәлгә югалып калды. Күзләрен челт-челт йомгалап алды. Ул арада ир урамга чыкты. Зифа буйлы. Кыска җиңле ак күлмәктән…

— Ханым, зинһар, гафу итегез… Шундый йончулы, арыган йөзегезне күрдем дә… Бәлки, берәр ярдәмем тияр?

— Юк, юк… Рәхмәт… – Хатын йөзендәге йончуны сыпырып төшерергә теләгәндәй, битен сыйпап алды, чәчләрен төзәтеп куйды, — Рәхмәт…

Ир, үсмер бала сыман, аңа текәлеп торуын белде. Хатын елмаерга ашыкты. Елмайганда бит очлары чокырланып, күзләре назлы ялтырап китә — ул моны белә иде. Ир дә елмайды.

— Гафу итегез… – диде ул машинага утырырга җыенып, — Гафу…

Һәм кире борылды.

— Бәлки, сезне илтеп куяргадыр?

— Юк, юк… Рәхмәт… – дип елмайды хатын, ә үзе бер адым атлап куйды.

Ир арткы ишекне ачты:

— Рәхим итегез. Мондый гүзәл ханым җәяү йөрергә тиеш түгел…

* * *

Подъезд төбенә затлы иномарка килеп туктады. Уң яктагы алгы ишектән кыска җиңле ак күлмәк кигән ир чыкты да арткы ишекне ачып җибәрде…

“Бәхетле кешеләр бар… – дип уйлады тәрәзәдән күзәтеп торган ир җиңелчә көнләшү белән, — Бәхетлеләр бар, тик без түгел…” Ул да, тарих өлкәсендә җитди ачышлар ясаган галим, шушындыйрак машинада йөрергә, хатыны белән кайткач шулай мәдәниятле булып кыланырга хаклы түгел иде мени?!. Карале, ничек елмаеп торган була ул! Анда гына чибәр хатын диярсең…

Арткы ишектән төшкән хатынны күргәч, ул куырылып калды. “Берәр танышыдыр… Дустыдыр…” – дип уйларга тырышты. Тик әлеге ирнең кыяфәтендә таныш чалымнар таба алмады. Ир хатынны кочаклап битеннән үпте дә машинага кереп утырды. Хатын елмаеп кул болгап калды. Машина күздән югалгач та озак кына карап торды…

Ир кухняга узды. Суыткычтан алып аракы койды. Стаканны тутырып эчеп җибәрде. Өстәлдә яткан икмәк сыныгын тозга манып кабып куйды да болконга тәмәке тартырга чыкты. Подъезд төбенә карап алды — хатыны юк иде инде.

Ул нәрсә уйларга да белмәде. Кайда гына үрелсәң дә авырткан бармак төртелә диләрме әле… Нәрсә генә уйласа да әрнүдән уза алмый иде ул.

Элегрәк планлаштырган эшләренә кул селтәгән иде инде. Ни хаҗәте ул ачышларның? Кемгә кирәк? Әгәр адәм баласы үзен наданлык эчендә бәхетле итеп сизә икән, шулай яши бирсен. Хәзер бит кеше белән матди ихтыяҗ, тамак хәстәре идарә итә. Нәкъ менә көтүдәге хайван шикелле. Бүген ул урманда, тирә-яктагы матурлыкка соклана, матур-матур чәчәкләрне өзеп каба… Тамагы тук, күңеле хуш… Бары тик аркасына чыбыркы төшмәсен дә, яткан җире коры булсын… Башка бернәрсә дә кирәкми… Хәер, бер бүген генә дә түгелдер… Дәверләр, төрле “изм”нар алышынып тора, ә кешенең асылы үзгәрми… Галилей, Коперникларны йоткан ялкын бүген дә исән… асылы бер үк, рәвеше бүтән…

Ул инде тарих дип тә артык ут йотмый иде. Тарих бер, ә тарих фәне бөтенләй икенче. Фән түгел, ә фантастика. Рим атакайлары күңелендә дөньяны бүлү идеясы туган дәвердән үк фәхишә хатын сурәтенә кертелгән бер нәрсә инде. Властька кем килә, шуның өчен боргалана. Тарих ул саф фән генә түгел, ул иң беренче чиратта – сәясәт!

Дин дә — сәясәт. Борынгы Алтайда күк ияләренә рәхмәт йөзеннән хасил булган бер аллалык, бүген мең кыяфәткә кереп, халыкны изү һәм буйсындыру коралына әверелгән. Дөньяны яулап алу максатында тәре походлары оештырган руханиларның Гитлердан бернинди аермасы да юк кебек. Ә инквизиция? Һәртөрле динни сугышлар? Шуларны исәпләсәң, “алла хакына” дип коелган кан диңгезләрне ашып китәр иде…

Ә милләт?.. Һы… Үзенең татар булуыннан оялган кешеләр бар, диләр… Ник? Оялырлык та шул!.. Ул да милләтем, халкым дип чын күңелдән янып яшәгән кешеләрнең берсе иде. Һәм нинди көнгә калды? Кем гаепле моңа? НАТОмы? Мәскәүме? Кем? Соң барсын да үз даирәсендәгеләр оештырды бит! Үз милләттәшләре… Гомерләрен ялган тарих язуга багышлаган “фән эшлеклеләре”, аның ачышлары нәтиҗәсендә үз хезмәтләренең юкка чыгуыннан куркып, эшләде барсын да. Профессорлары, академиклары шул дәрәҗәдә булган халык вәкиле булудан оялмаслык мени, бер карасаң? Бу хәлгә калганнар бер ул гына да түгел бит… Һәр өлкәдә, һәр адымда алар… “Ничә гасыр халкым мантый алмый…” – дип зар елый шагыйрьләр… Ә бәлки, бу бер сәбәпсез генә түгелдер. Бәлки, менә шундый улларының рәнҗеше төшәдер аңа? Күз яше тотадыр?..

Аның инде ышаныр кешесе дә, табыныр алласы да юк иде. Рухы сынган, җаны имгәтелгән иде. Һәм менә… Моңа кадәр сыеныр урын булып тоелган гаиләсе дә… Әлбәттә, хатынының да аңа күптән кул селтәгәнен ул яхшы тоя иде. Аңа ышаныч аз. Бәлки, нәкъ менә хатынына булган ышаныч җитмәгәндер аңа теге вакытта. Дөресрәге, хатынының аңа булган ышанычы. Югыйсә, көрәшергә мөмкин иде бит әле. Көрәшергә дә, җиңәргә дә мөмкин иде. Әмма ул бер таяныч та таба алмады. Һәм сыгылды…

Моңа кадәр дә гаиләдә сөйкемле сөяк түгеллеген чамалый иде. Ә эштән чыгып, бөтенләй акча кайтармый башлагач, хатыны хәтта балаларын да аңа каршы котырта башлады. Һәртөрле тупас сүзләрне балалар авызыннан ишетү икеләтә авыр иде. Тик нишлисең…

Әле дә күңеленнән генә өзгәләнде. Хатынына:”Ник алай иттең? Кем ул?” – дияргә аның хакы юктыр сыман иде. Кем булса да барыбер түгел мени? Кешелегеңне югалтып, хайван көненә калгансың икән – барыбер…

— Җаным!

Хатыны телефоннан сөйләшәме дип уйлаган иде, аңа эндәшә икән бит:

— Син өйдәме, җаным?

Ир бер мизгелгә катып калды. Тамагындагы төерне йотып куйды да дерелдәгән иреннәре белән:

— Җаным… – дип пышылдады. Керфекләре буйлап ике тамчы биеште. Туып килгән кояштай нурлана барган йөзен томан каплагандай булды. Томаннан йогып калгандай, бар кыяфәтенә сагаю билгесе чыкты. Ул үз йомшаклыгыгына, юкка өметләнүенә үртәлгәндәй, чыраен сытып куйды да өйгә атлады:

— Монда мин…

Хатын өстен дә алыштырмыйча кухняга кергән иде.

— Балалар мәктәптән кайтмадымы әле? – диде ул савыт-саба белән булашкан арада, — Бүген никтер соңладылар бугай…

Ир сәгатькә күз салды.

— Иртәрәк әле…

Хатынының үз-үзен тотышы бүген тагы да сәеррәк иде. Соңгы вакытта ничектер үзгәрә башлады ул. Ун көн чамасы элек кенә аны адәмгә дә чутламый, күрмәгән кебек кылана иде. Әле менә үзе эндәшеп тора. Ашарга әзерли, табынга чакыра, хәтта аракыны да үзе алып керә… Барсына да теге иномарка сәбәпчедер инде. Ирнең җанын тагын ялкын ялмады. Иномарка… Подъезд төбенә кадәр бит… Күршеләрдән кыенсыну да юк… Ачыктан-ачык… Әмма ул дәшмәде. Суыткычтан аракы алды да өстәлдәге стаканга койды. Эчеп җибәрде. Икмәк кабарга дип үрелгәндә генә игътибар итте, хатыны аннан күз дә алмый карап тора иде. Һәр йотымын исәпләгән кебек. Ирнең дә үзенә текәлүен күреп ул елмайды.

— Молодец!

— Нәрсә?

— Молодец, дим… Син күзгә күренеп әйбәтләнәсең. Тагын берәр атнадан бөтенләй матурланачаксың…

— Аңламадым…

— Теге фаҗигаләрдән соң бик бирешкән идең бит… – Хатын иренең чәченнән сыйпады, — Хәзер менә арулана башладың. Тагын берәр атнадан сине костюм-галстуктан күрермен дип ышанам. Һәм зур юлга кузгалырсың…

— Нинди зур юлга?

Хатын аңа бертын текәлеп торды. Һәм елмайды:

— Тарихка инде… Үзең сайлаган юлга…

* * *

Бер атна узып та китте.

Ирнең тормышында берни үзгәрмәде.

Хәер, беркем дә зур үзгәрешләр көтми иде.

Хатын, гадәтенчә, иртән торып, балаларын мәктәпкә озатты да, өйдәге вак-төякләрне хәстәрләгәч, эшенә китте. Китәр алдыннан ире аракы эчә торган стаканга беркадәр төбәлеп торды. Күңелен ниндидер моңсулык басты. Һәм болконга чыкты. Соңгы тапкыр аның белән сөйләшергә, нәрсәдер дип әйтергә иде…

Бәлки, кире чигенергәдер? Әлегә соң түгел бит…

Әмма идәндә ботын-чатын аерып гырлап йоклап яткан исерек ирне күрүгә, бу уйлары шундук таралды. Кырынмаган, аракы һәм тәмәке исеннән сасып беткән бу мәхлук күптән инде яшәми иде. Ул бары тик үлә алмыйча каңгырып кына йөри. Һәм шушы мескенне теге дөньяга озатуның бернинди дә гонаһасы юктыр кебек тоела. Киресенчә, савап кына булыр әле ул… Болай да тере мәеткә әйләнеп беткән ич инде…

Хатын ишеккә борылды.

Фатирга кергәч тагын кухняга узды. Өстәлгә күз йөгертеп алды. Бәлки, суыткычтагы аракыны да өстәлгә алып куяргадыр? Хәер, юк… Ул кадәресе үк артык булыр… Ир барыбер, суыткычны ачып караячак. Аның һәр көне баш төзәтүдән башлана ич. Хәлләрнең ничегрәк булачагын күз алдына китереп, бертын басып торды да ишеккә юнәлде.

Өйне бикләгәндә йозакка ачкычны тыга алмыйча азапланды. Куллары калтырана иде. Шайтан алгыры!.. Ник шулкадәр дулкынланырга инде… Бер гөнаһасы да юк ич бу гамәлнең… Ул болай да үлгән, юкка чыккан ич… Хатын аңа ярдәм генә итә… Тормыш газабын озакка сузмаска булыша гына…

Ә шулай да кыен…

* * *

Ир уянгач та күзләрен ачарга куркып беркадәр ятты. Нәрсәләр күрәчәген ул яхшы чамалый иде. Шул ук болкон… Шул ук йорт… Шул ук дөнья…

Соңгы вакытларда ул уянудан курка иде… Йокыга киткәндә, исерек аңы бу йокының беркайчан да тәмамланмавын, мәңгелек йокы булуын тели. Хәтта төшләрендә дә үзен табутта итеп күрә, кайчагында аңа ясин чыгалар, кайчагында зиаратка күтәреп баралар, кайчагында кабергә төшерәләр… Кемнәрдер елый, яхшы гына кеше иде, кадерен белеп бетермәдек, диләр… Ә ул сөенә… Ул беркайчан да булмаганча тыныч… Газаплары да, әрнүләре дә юк. Күңелендә тыйнак шатлык кына…

Әмма уянырга туры килә…

Уяну белән коточкыч тормыш алкымыңнан ала…

Ир күзләрен ачты… Һәм шул ук мизгелдә, күңелен телгән әрнү белән бергә, ниндидер якты уй балкып китте… Һәм ир шушы уйга тотынып торып утырды… Аның элегрәк башына килмәве өчен үкенгәндәй, авыр сулап куйды… Әмма соңлап килгән уй да начар түгел. Бу аның бердәнбер юлы, бердәнбер юанычы иде.

Котылырга кирәк мондый дөньядан.

Ул торып басты. Кухняга атлады. Әмма бусагада туктап калды да ваннага юнәлде. Бүген аның өчен тарихи көн иде. Бу көнне башкача яшәргә кирәк. Ул, соңгы айларда беренче тапкыр, көнне юынудан башлады. Душта чайканып чыкты. Кырынды. Тешләрен тазартты. Тешләрен юганда берничә кабат укшып алды. Һәм укшыган саен кухняга чыгып йөз грамм салу теләге ялтлап китте. Әмма ул тыелып кала алды. Керле киемнәрен полиетелин капка салып куйды. Ташларлар вакыты җиткәч… Һәм йокы бүлмәсенә кереп элек эшкә йөри торган затлы киемнәрен киде. Күңеле күтәрелеп китте. Көзгегә карап алды. Һәм колагында хатынының сүзләре яңгырагандай булды:

— Тагын берәр атнадан сине костюм-галстуктан күрермен дип ышанам. Һәм зур юлга кузгалырсың…

Ул зур юлга әзер иде инде. Хәзер кухняга керергә дә ярар.

Суыткычтан башланмаган шешәне тартып чыгаргач, өстәлгә күз салды. Юк, бүген болконда эчәргә кирәк. Болкон бит ул! Аны зур юлга озатачак тылсымлы урын! Шешәне шунда алып чыкты. Бер як читтәрәк торган урындыкны шудырып, өстәл шикеллерәк нәрсә әтмәлләде. Тагын кухняга кереп бер телем икмәк, суган эләктерде. Бәйрәм көнне закускасыз эчү килешмәс. Шешәне ачкач, иң мөһимен онытып калдыруын күреп, елмаеп кухняга юнәлде. Әмма кинәт туктап калды. Юк! Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын… Ул залга борылды да стенкадагы савыт-саба арасыннан иң затлы бокалларның берсен сайлап алды. Болконга чыгып аракы койганда бокалына чиртеп җибәрде дә аның зыңлавын зур ләззәт белән тыңлап торды.

— Әйдә, шул хөрмәткә! – дип кыстады ул үзен һәм тулы бокалны эчеп җибәрде. Яхшы үтте. Су кебек кенә. Икмәк кыерчыгын чәйнәп бетергәч, тагын аракы койды. Тагын эчеп куйды.

Тәмәке кабызды.

Һәм үзенең өстендәге киемнәргә кабат күз йөгертеп чыкты.

— Ә син хаклы, җаным… – дип елмайды ул, — Син хаклысың…

Тик елмаюы да, сүзләре дә моңсу ишетелде. Аракы эчеп куйгач, баягы күтәренкелек ничектер томанланыбрак калгандай тоелды. Хәер, аны урыныннан кузгаткан уй биеп шатланырлык сөенечле нәрсә түгел иде.

— Һәм зур юлга кузгалырсың… – дип кабатлады ул.

Хатын, әлбәттә, башка мәгънәдә әйткәндер бу сүзләрне. “Син кабат тарих белән шогылләнә башлаячаксың, костюм-галстук киеп үзең сайлаган юлны дәвам итәчәксең”, — дигәндер. Әмма ирнең мескенлектән зәгыйфләнгән акылы бөтенләй башкача кабул итте. “Син тарихка китәчәксең. Югалачаксың. Һәм монда беркем дә гаепле түгел. Бу – үзең сайлаган юл…”

Бу дөрес иде. Югалу юлын да ул үзе сайлады. Кемнәрдер тапалып изелеп, җиргә сеңеп беткәч тә кабат торып баса. Торып баса һәм юлын дәвам итә. Ә ул… Ул торып баса алмады. Сынды. Җимерелде. Бүген аның гомер сөрүе – тере мәетлек.

Югарыга юллар урау булган шикелле үк, югалуга да юллар урау була. Озын була. Һәм ул бөтен гомерең буена сузылырга да мөмкин. Сузыла да. Күтәрелергә, кабат көрәшергә хәлең юк икән, һәлакәтең гомер буена сузыла. Монда инде иң яхшысы – юлның турысы. Иң туры юл – атылган йолдыз юлы…

Ир тәмәкесен сүндереп болконнан ыргытты. Бер… ике… өч… дүрт… биш… алты… Ул күпкә авыррак. Ул болай ук озак төшмәячәк. Бер-ике-өч… һәм вәссәлам…

Болкон астында яткан үз гәүдәсен күз алдына китереп бер тын басып торды да аракы салып эчте. Аның кайнар дулкын булып төшеп китүен, бераздан күзәнәкләренең татлы земберли башлавын көтеп озак кына басып торды. Әмма бернәрсә дә булмады. Хәмер инде күптән үз көчен югалткан иде. Әллә су эчте ул, әллә аракы – белмәссең. Аның көчсезлеге алдында хәмер дә көчсез иде, күрәсең. Ул тагын бер бокал салды. Тагын бернинди ләззәт тә булмады. Бары тик аңы бераз томаланды да, кичерешләре тупаслана төште.

Өйгә узды. Стенада эленеп торган фоторәсемгә күз салды. Балалары… Ул әлбәттә, аларны ярата иде. Тик соңгы вакытта ярату хисе дә үтмәсләнебрәк калды шикелле. Тотып алалмаслык, аңлый да, аңлата да алмаслык бер тойгы иде бу. Ул үзенең балаларына да кирәкмәвен белә иде. Алар эндәшәләр, ирештерәләр, шаяралар… Әмма әти итеп түгел, ә ниндидер кызыклы җанвар кебегрәк күзаллыйлар бугай… Әниләре күпме вакытлар буена шуны сеңдерде ич… Соңгы көннәрдә бераз кешелеклерәк кебек тоелса да, балаларның аңа булган карашын үзгәртергә уйлап та карамады… Бәлки, шулай дөрестәдер… мондый әти кемгә кирәк инде? Балалар әтиләренең гайрәтле, куәтле булуы белән горурланырга ярата. Ә аның кебек әти… ташка үлчим… иптәшләреңә күрсәтергә гарьләнерсең… Ир аларны аңлый иде.

Хатынын да аңлый… Табигать кануннары буенча да хатын-кыз җиңүче ирләрне үз итә. Үзен буйсындыра алганнарны гына ярата ул. Аның ише бичаралар, зур эшләр, якты идеаллар хакына корбан булсалар да, хатын-кыз өчен кирәк түгел. Әлбәттә, кызганырга мөмкин андыйларны, канат астына алырга… Тик ярату инде мөмкин түгел… Һәм хатынының иномаркадагы чит ир белән булуында ул артык зур гонаһ та күрмәде. Ул – мескен ир. Мескеннәрне хатын-кыз яратмый. Ярату юк икән, хыянәт тә юк.

Ул беркемгә кирәкми һәм аңа да беркем кирәкми иде. Рәнҗеми дә инде берәүгә дә, гаепләми дә. Гомереңә нокта кую өчен иң уңайлы мизгел түгел мени?!.

Ир тәвәккәл адымнар белән болконга атлады. Артык озакка сузарга ярамый иде. Болкон тәрәзәсен киереп ачты да тәрәзә алдына урындык алып куйды. Аның өстенә менеп басты. Бераз чайкалып торды. Эчкәндә ләззәте сизелмәсә дә аракы үз эшен эшләгән иде. Тигезлеген югалтмаска тырышып рамга тотынды да сул аягын тәрәзә төбенә куйды. Хәзер яхшы гына итеп бер талпынасы калды… Һәм ул алга ыргылды…

Әмма урындык шуып киттеме, әллә биле авыртудан тигезлеген тота алмадымы, талпыну ул теләгәнчә килеп чыкмады. Ир башы белән тәрәзә яңагына килеп бәрелде дә болконның эчке ягына килеп төште.

Башы бәрелүдән күз алдында ут шарлары биеште. Әмма бераздан алар тарала барды, күзәнәкләре җиңелчә земберләделәр, ниндидер ләззәт белән бөтен тәне оеды. Ул авызын киң ачып иснәп алды. Бу да ләззәт иде. Аызыннан җаны чыгып киткәндәй, бар булмышын бушлык биләде. “Шундый тиз һәм бер газапсыз! – дип уйлады ул, авырайган күз кабакларын йомып, — Үлемнән дә рәхәтрәк нәрсә юк икән…”

Бераздан болконда көчле гырлау тавышы ишетелде…

* * *

— Эй, нишлисең син?.. – Кыз энесенең кулындагы сок пакетын тартып алды да, кульяулыгы белән аның түшен сөртергә тотынды, — Менә тагын киемеңә түктең. Әйтеп торам ич, өйгә кергәч эчәрсең дим…

— Ә мин кибектем…

— Соң кайтып җиттек бит инде… – Кыз ачкычны борды, — Менә ич, өйгә керәбез…

— Кергәч син киемнәрне алыштырырга кушасың…

Кыз елмайды.

— Ярый, хәзер алыштырып торасың калмады инде, барыбер юарга кирәк.

Алар өйгә уздылар. Кыз кулындагы пакетны ишек янындагы тумбочкага куеп аяк киемен чишәргә тотынды. Малай аякларын селтәп туфлиларын атып бәрде дә пакетка үрелде.

— Чынаякка салып эч, — дип кисәтте кыз, — Югыйсә, тагын түгәсең…

Малай кухняга атлады. Кыз бүлмәсенә кереп киемнәрен алыштырды. Өстенә халат элүгә, энесе керде.

— Менә, син дә эч, — дип елмайды ул, үзенең апасына изгелек эшли алуы өчен сөенгәндәй. – Сиңа да калдырдым.

Кыз энесенең кулындагы стаканга карап алды.

— Каян алдың?

— Тумбочкадан инде…

— Стаканны каян алдың?

— Кухнядан. Эч инде мә.

Энесенең шундый чагы кызга ошый иде. Ул стаканны алды да малайның башыннан сыйпап куйды:

— Рәхмәт. Хәзер киемнәреңне алыштыр, яме.

— Алыштырам… – Малай өстен салып киемнәрен караватка ыргытты, — Синең тагын акчаң калды бит, әйме?

Кыз стаканны бушатып тумбочкага куйды.

— Шуннан?

— Тагын сок аласыңмы?

— Юк, акчам калмады. Киемнәреңне элеп куй.

Малай стаканны алып бүлмәдән чыгып китте.

— Әй, кемгә әйтәләр?!.

— Хәзер. Сиеп кенә киләм дә…

— Матур итеп сөйләш, — Кыз энесенең чалбарын элгечкә куйды да, пинжәге белән күлмәген тотып ваннага юнәлде, — Телевизорны кабызырсың әле. Мин синең киемнәреңне тазартып куям.

— Ярый…

Бераздан телевизор тавышы ишетелде.

— Якыннан карама! – дип кисәтте кыз, энесенең экранга терәлеп диярлек утырырга яратуын хәтерләп, — Күзеңне бозасың. Сукырларны икенче сыйныфка күчермиләр…

Малай дәшмәде.

Кыз киемнәрне киптерергә элде дә залга чыкты. Диванда утырган килеш йокыга талган энесенә нидер әйтмәкче булган иде, кинәт башы әйләнеп китте һәм хәлсезләнеп, якындагы креслога ауды…

* * *

Ир күзләрен ачты. Һәм көтелмәгән хәлдән коты алынды. Шул ук болкон… Ул сискәнеп торып утырды. Шул ук фатир… Ходайның каһәре, болардан үлеп тә котылып булмый микәнни соң?!. Аягына басты. Шул ук дөнья…

Бары тик бер як читтәрәк урындык өстендәге аракы шешәсен, бокалны күргәч кенә нәрсәдер аңлаган кебек булды. Ул сикерергә теләгән болкон тәрәзәсе астында артсыз урындык аунап ята… Ир башын тотты…

Я, хода!.. Шайтан алгыры…

Урындыкны кабат җайлап бастырып куйды.

Болконнан карарга үрелгәч, тыелып калды да аракы шешәсе янына килде. Бер бокал коеп эчте. Бокалны күтәргәндә кабат үзенең пинжәгенә игътибар итте. Кырынган, юынган, кешечә киенгән…

— Һәм зур юлга кузгалырсың…

Ул үзе үтәчәк юлны тагын бер кат күздән кичерергә теләгәндәй, тәрәзәдән үрелеп аска карады. Бер, ике, өч… Һәм вәссәлам! Болкон белән җир арасы аңа оҗмахка илтүче сукмак булып тоелды. Шул ук вакытта күңелендә ниндидер үкенеч кыбырдап куйды. Яхшы яшәлмәде шулай да… Аның яшәве дә, үлеме дә башкачарак булырга тиеш иде. Тик үткәнгә юл юк.

Бәлки?..

Ул аракы шешәсенә карап алды.

Юк! Бу юлы ялгышырга ярамый.

Кинәт күз чите белән генә күреп калды… Подъезд алдына такси килеп туктады… Ишек ачылу белән аннан хатыны атылып чыкты… Чыкты да подъездга ташланды… Такси шундук кузгалып та китте…

Тиздән хатын өйгә керәчәк…

Кинәт колагына хатынының сүзләре ишетелгәндәй булды:

— Җаным!

— Син өйдәме, җаным?

— Балалар мәктәптән кайттымы?

Ә чынлап та! Балалар мәктәптән кайттымы икән?

Кайтмыйчарак торсыннар иде…

— Җаным!

— Син өйдәме, җаным?

— Юк… Мин өйдә түгел… Мин… зур юлда…

* * *

Таксидан атылып төште дә подъездга ташланды. Лифтны көтеп торырга аның түземлеге җитмәде. Өй янында ыгы-зыгы күренми иде. Димәк, әлегә беркем берни сизмәгән. Шуңынчы өлгерергә кирәк. Стаканны юып куярга… Бәлки, моның артык кирәге юктыр инде… Ире бер-бер атрлы ике стакан эчәргә ярата… Шулай да ашыгырга кирәк… Сакланганны алла саклый…

Хатын каудырланып өйгә узды. Балаларының аяк киемен күрүгә, аваз салды. Җавап бирүче булмады. Телевизор кушылган икән… Залга күз салды. Сөбханалла!.. Бәләкәче диванда, ә кызы креслода йоклап киткән… Арулары җиткән икән, бәләкәчләрнең… Ярый, бик яхшы… Аны-моны күрми калулары хәерле.

Хатын кухняга керү белән өстәлдәге стаканны эләктерде һәм кранга ташланды. Башта су белән генә чайкатты, тик соңыннан порошоклап юарга булды. Юып бетергәч җилем перчатка киеп, аны яхшылап сөртте. Суыткычны ачып аракы салырга уйлады, тик тыелып калды. Моның әһәмияты юк иде хәзер. Иренең нинди стаканнан эчүе турында беркем дә белми ич. Һәм аның агуланып үлүен белмәгәч, берәү дә стакан тикшереп йөрмәячәк. Тынычрак булырга кирәк. Тиешеннән артык нәрсәләргә игътибар бирмәскә. Гадәттәгечә кыланырга.

Стаканны калган савыт-саба янына алып куйды да перчаткаларын салды.

Кинәт нәрсәдер исенә төште. Нәрсә? Нәрсә булсын! Иренең үле гәүдәсен күрмәде ич! Бәлки, ул әле уянмагандыр да… Кинәт күңелен ялкын ялмап алды… Ул болконга ташланды. Карашлары урындыклардан, шешә һәм бокалдан йөгереп үтте. Хатын йокы бүлмәсенә керде. Ир юк иде.

— Җаным!..

Беркем дә дәшмәде.

— Син өйдәме, җаным?

Ванна да, туалет та буш. Кайда икән соң бу? Урамга чыгып китмәгәндер ич инде. Ул анда бик сирәк чыга иде… Кайда соң?

Кинәт ниндидер сәер хәл күргәндәй катып калды.

Кабат болконга ташланды.

Болконның түрендәрәк торган урындыкта – шешә, бокал, кабымлык… Карашлары бокалга ябышты. Берничек тә кубарып алып булмас сыман иде. Әмма хатын үзендә көч тапты һәм акырын гына ике адым алга атлады. Бары тик шунда гына тәрәзә астындагы урындыкка игътибар итте. Һәм урамда ишетелгән сәер тавышларга… Акырын гына тәрәзә янына килде. Аска бакты. Һәм үз күзләренә ышанырга теләмичә катып калды…

Я, ходай!..

Я, раббым!..

Ул кабат бокалга төбәлде. Һәм барсын да аңлагандай булды. Ир стаканнан эчмәгән иде бүген. Ул бу адымга күптән әзерләнгән. Һәм соңгы көнне үзенчәрәк үткәрергә булган…

Кинәт аның бар булмышын искиткеч җиңеллек биләп алды.

— Рәхмәт сиңа, җаным… – дип пышылдады ул җиңел сулап, — Рәхмәт!!!

Иренең үлемендә аның бер тамчы да гаебе юк иде. Ире аны “үтерүче” дигән мәңге җуелмас ярадан коткарган иде…

Хатын күңелендә котырынган шатлык давылыннан талпынып өйгә узды…

…Бераздан фатир эченнән җан өзгеч тавыш ишетелде:

— Юк! Юу-уу-ук!..

Марат Кәбиров. Агу — хикәя

Кемнең кем булуына карамастан, сабыйлар да абыйлар да хикәяләр укырга бик ярата. Бу табигый дә. Укучыны эсир итәрлек дәрәҗәдә кызыклы, бер мизгелдә укып чыгарлык кыска. Хәзерге әдәбиятның хикәя язучылары төрле стильдә төрле темага язылган әсәрләр тәкъдим итә. Аларның барсы да диярлек соклангыч, һәр кешенең зәвыгына җавап бирерлек.
Интернет киңлекләреннән хикәя эзләүчеләр дә хәтсез. Бүтән милләтләрдә мондый кыланыш бик юк та бугай ул, ә татар кешеләрендә бер кәмит гамәл өстенлек итә. Татарлар “хикәяләр укырга” дип түгел, ә “хикэялэр укырга” дип эзли. Моның сәбәпләрен төгәл белүче юк. Шулай да татарча, хикәяләр укырга дип эзләсәләр әйбәт булыр идедер кебек. Монсы — игътибарыгызны җәлеп итү йөзеннән генә иде. Авторның яңа әсәрләрен уку өчен «Иҗат» бүлегенә күчәргә кирәк.