дүртенче үлчәм - фото
Иҗат

Дүртенче үлчәм


— Телисеңме, хәзер айны кабызам! —диде ул, хатынын куенына ныграк кысып.
— Синме?! Айнымы?!
— Айны. Синең өчен генә!
Алар авылның караңгы урамы буйлап атлыйлар иде.
Ир аз гына салганрак иде.
— Менә кара, җаным! —диде ул, һәм кулларын һавага сузды.
Иренең хыялыйлыгын хатын белә иде.
Айнык чагында коры һәм аек акыллы, эшлекле кеше икәнен дә белә иде ул. Шулай булса да ире аны бик ярата һәм хатыны өчен бар   нәрсәгә дә әзер иде. Ләкин ул айнык чагында сөю сүзләренә үтә дә саран, ялынып та аннан татлы  сүзләр ишетермен димә. Гомеренә бер тапкыр гына «яратам» — дип әйткәне дә булмады бит. Юк инде, мондый назәкәтлелекләр түгел, аның ягымлы йөзе, сөю чаткылары аз гына балкып киткән карашыннан башка берни күрмәссең. Болай итеп урам уртасында назлы кочаклап алулары турында сүз дә юк. Юк, көн булсынмы, төн булсынмы — урам уртасында ул сиңа мәңгегә дә хисен белдермәс.
Ә бүген…
Бүген ул салмыш иде.
Аз гына.
Аз гына авызына керсә дә ул хыялыйга әйләнә, ләкин урам уртасында түгел.
Ә бүген…
Бүген ул урам уртасында!.. хатынын кочаклап!.. юләр сатып кайта иде!..
—Нәрсә булды сиңа, җаным?
Хатын аңа ныграк елышты.
— Белмим…— диде ир, гаепле кеше сыманрак итеп,—Бүген… Әллә нинди көн…
Хатын аңа карап елмаеп куйды.
Ир дә киң елмайды.
Ул бәхетле иде.
—Телисеңме, хәзер айны кабызам?! —диде ул, хатынын назлы кысып.
Аның шушы сүзләреннән үк караңгы урам яктырып киткәндәй тоелды. Сирәк әйтелгән назлы сүзләрдән соң гел шулай була. Тик хатын сер бирмәде. Ул, унөч ел буе аның белән бергә яшәсә дә, үзенең кызлык горурлыгын югалтмаган, һәм шушы горурлыгының иренә дә нык ошавын белә иде.
— Синме? Айнымы? — диде ул аны үчекләгәндәй.
— Айны! Синең өчен генә!
Ирнең дуамаллыгы хәрәкәтләренә үк бәреп чыкты.
Алар авылның караңгы урамы буйлап атлыйлар иде.
Менә кара, җаным!…—диде ул һәм кулларын һавага сузды.
Аның хыялыйлыгын хатын белә иде.
Кулларын сузу белән генә бер нәрсә дә үзгәрмячәген дә ул белә иде.
Ир бераз салган да иде.
Тик ул кулларын күккә сузу белән дөнья яктырып китте. Хатын ирексездән һавага бакты. Болытлар арасыннан тулган ай чыгып килә иде.
Хатын аптырап иренә карады.
Бу синең өчен, җаным…
Хатын иренә сыенды.
Тик бу килештерү өчен генә, ул иренең могъҗизага сәләтле икәненә тамчы да ышанмый иде.
—Ә телисеңме, мин синең өчен йолдызлар кабызам?— диде ир, малайларча бер ярсулык белән.
Хатын елп итеп кенә күккә карап алды. Йолдыз әсәре күренми, тиз генә күренәчәге дә юк иде. Ул иренең кәефен төшерергә теләмәде.
—Юк, җаным… Ае да бик җиткән…
Ир кинәт туктап калды.
— Ай гына җитми. Ай ул ялгыз. —диде битәрләгәндәй итеп,— Ә без икәү. Ике улыбыз бар. Аллаһы теләсә, оныкларыбыз да булыр.
Хатынның бу сүзләрдән күңеле тулып китте. Тик ул ирен, малайларча ярсулык белән кызып киткән ирен, уңайсыз хәлдә калдырырга теләми иде.
— Ай ул берәү генә, — дип назлы елмайды ,—Берәү генә. Мәхәббәт кебек.
Ә үзе тагын күккә карап алды. Йолдызларның сиздермичә генә болыт арасыннан чыгуын теләде. Тик йолдызлар аны аңламады.
Ир һаман үзенекен итте.
—Ай ул мәхәббәт түгел. Мәхәббәт ялгыз булмый.— диде ул, һәм хатынына каршы төшкәнлеген сизеп, өстәп куйды, — Ай мәхәббәт кебек икән, аның янында йолдызлары да балкырга тиеш. Йолдызсыз нинди мәхәббәт инде ул!
Хатын тагын күккә күз атты.
—Син бит миңа яратам дип тә әйтмәдең,—диде ул сүзне икенчегә борырга теләп,— Үзем әйттем бит мин сиңа беренче тапкыр.
Ир аны тагын куенына кысты. Чәчләреннән генә үбеп алды.
— Яратканымны белмәсәң, әйтмәс идең…
Хатын үзе дә сизмәстән аның учларын кысып алды.
— Каян белергә тиеш идем соң мин аны? Синең белән?!.
Ир янә күккә карады.
Хатынның карашы да ниндидер өмет белән аңа иярде.
— Сиңа аны йолдызлар әйтте, —диде ир, һәм кулларын һавага сузды,— Кабыныгыз, сөю йолдызлары!
Хатынның йөзеннән бер мизгелгә, үкенү шәүләсе узды, ләкин ул шундук гаҗәпләнү белән алышынды. Күктә чынлап та бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады һәм тиздән бөтен авыл якты нурга чумды.
Ир елмайды.
Хатын да елмайды. Тик аның күзләрендә гаҗәпләү очкыны сүнеп бетмәгән иде.
— Телисеңме, мин аларны биетәм? — диде ир.
— Йолдызлар бии белми.
Һәм ир авыл урамын яңгыратып җыр сузып җибәрде. Хатынның бу җырны ишеткәне юк иде.
— Кай арада өйрәндең син моны? — дип сорады ул, тик шунда ук моңга әсәрләнеп онытылды. Юк, моңга да әсәрләнмәде ул, иренең бик моңы юк иде дә… Тик һавада йолдызлар бии иде. Алар үз биеклекләреннән төшеп, йортларның кыегына тияр-тимәс булып өереләләр, бер-берсенең нурларына күмелеп вальс әйләнәләр иде.
Йолдызлар бии иде!
Алар үзләре дә авыл урамы буйлап, йолдызларга кушылып биергә тотындылар. ….дөнья тагы да яктырып китте.
Дөнья яктырып китте.
Әле төн уртасы гына булуга карамастан, бөтен тирә-юньдә әтәчләр уянып, сөрән салды.
Әтәч тавышына авыл картлары уянды. Киленнәр уянды.
Алар сыерларын савып, көтү куарга әзерләнделәр.
Ә урамда икәү бии иде.
—Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр…—дип кычкырды кемдер.
Алар урам буендагы эскәмиягә барып утрдылар. Дөнья тынып калды. Йолдызлар сүнде.
Җирне тагын төн ялмады.
Ир елмайды.
— Нишләп йөрисез монда тилеләнеп! Карт юләрләр…— дип кычкырды ул, төн уртасында көтү куарга чыккан халыкка.
Кешеләр талгын гына йортларына шуды.
Урамда тынлык урнашты.
—Хәтереңдәме, —диде ир,якындагы балалар бакчасына ымлап,— Без яшь чакта шунда йөри идек.
— Хәтеремдә,—диде хатын,— Без анда синең белән әбәкле уйный идек…
Иргә бу ошамады.
—Әбәкле генә уйнамый идек, —диде ул хыялга чумып, — Анда мин сине беренче тапкыр үпкән идем.
—Синме? Минеме?!
—Сине!!!
Ирнең бу сүзе әллә ничек татлы булып тоелды һәм хатын иреннәрен очлайтып каршы төште:
— Бер дә хәтерләмим. Ничек итеп?!
Ир хәзер үбеп алырга тиеш иде. Тик ул үпкәләде.
—Шуны да хәтерләмәгәч инде…
Хатын тагы да назланды
— Ә син искә төшер.
Һәм үзенең ник алай дип әйткәненә үкенеп куйды. Тик соң иде инде, ир аны назлы гына итеп бакча ягына әйдәде:
— Кереп чыгыйк әле. Яшьлек искә төшсен.
— Юк! Кермибез!
Элек аларның очрашу урыны булган балалар бакчасының, борын замандагы зиярат икәнлеге ачыкланып, хәзер анда төрле шомлы хәлләр булганлыгы турында сөйлиләр, шуңа күрә, бу урынны гашиклар гына түгел, авылның ачы алкашлары да урап үтә, аңа берничек тә якын бармаска тырышалар иде.
Бу урында көндезләрен балалар уйнаса да, төннәрен өрәкләр йөри икән, алар кешеләргә зыян китерә, кемнәрнедер көчләп аракы эчертәләр, кемнәрнедер наркотик тартырга мәҗбүр итәләр, ә кемнәрнедер бөтенләй кыйнап-гарипләп ташлыйлар, я үз-үзенә кул салырга этәрәләр, дигән хәбәрләр  бик күп иде, хәтта шушы урыннан узып барышлый гына авырга калган яшь кызлар да очраштргалый һәм алар я ике башлы, я сыңар аяклы балалар табып, аларны роддомнарда калдырып китәргә мәҗбүр булалар икән дип тә сөйлиләр иде…
— Кермибез! — дип кабатлады хатын.
— Курыкма.
Ирнең бу сүзе ничектер көчле булып, бөтен шик-шөһбәләрне таратырлык булып яңгырады һәм хатын аңа юл куймыйча кала алмады. Шулай да ул җиңелчә калтырана иде.
— Өшисеңме әллә? — диде ир һәм хатынның баш селкүен күреп, ирен чите белән генә елмайды,—Телисеңме?..
Хатын бу шомлы урыннан тизрәк чыгып качудан башка бернәрсә дә теләми иде. Ләкин ул бу хакта әйтеп иренең күңелен кырудан курыкты да эндәшми калуны хуп күрде.
— Телисеңме, бу бакчаны оҗмах итәм?
Хатын аңа гаҗәпләнеп карады. Үзе нәрсә әйтергә дә белми азапланды. Ә ирнең күңеле күтәренке иде.
— Һәм яшьлеккә сине алып кайтам!
— Тиле син…—Хатын тагы нидер әйтмәкче иде, үзендә ниндидер үзгәреш тоеп туктап калды. Бер мизгелгә сулышы кысылды. Ир аны кинәт үбеп алды. Нәкъ теге вакыттагы сыман, беренче тапкыр үпкәндәге сыман итеп. Һәм хатын да нәкъ шул чакта кичергән хисләрне кичерде. Бер мизгелгә генә кайнар иреннәр назына бирелде дә кинәт ычкынып ирнең яңагына тондырды. Усал итеп түгел, яратып кына, йоласын китерер өчен генә. Ә ир аның кечкенә учларын эләктереп алды да яңагына кысты, бәхетле елмайды һәм хатынны кабат куенына алып үбәргә тотынды. Бу юлы назлы итеп. Күзәнәкләреңнең тибрәнүен тоярлык итеп. Хатынның карышырга көче дә, теләге дә юк иде. Ул ләззәткә бирелеп күзләрен йомды.
Беренче үбешүнең дөньяда бер нәрсә белән дә тиңләп булмаслык бәхетле мизгелләре мәңгелеккә сузылгандыр сыман тоелды. Йөрәк я күкрәк читлеген вата да, я үзе урталай ярыла инде — аның ярсыуына чикләр юктыр сыман. Йөрәк кенәме соң, бөтен кан тамырлары, бөтен күзәнәкләр кайдадыр ашкына, бу бәхеткә чыдый алмыйча чәбәләнә. Әллә сөйгәнеңнең тәненә кушылып, бер җан, бер тән булып яшәргә телиләрме соң!..
Хатын елмаеп күзләрен ачты. Һәм гаҗәпләнүенә тончыгып катып калды. Үзенең кем белән үбешүен күрүдән ул кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Куллары белән чәбәләнеп аның куеныннан котылырга теләде — буыннары тотмады.
Курыкма, — диде таныш тавыш,— Курыкма, кадерлем…
Һәм үзенә ныграк кысты. Назлы итеп. Гомер буе сагынырлык итеп.
— Курыкма, кадерлем, — дип кабатлады ул, елмая биребрәк,— Без яшьлеккә кайттык.
Шунда гына хатын үзендәге үзгәрешкә игътибар итте. Өстендәге җифәк күлмәгенә, аяк киеменә… Әйе, шул… Теге вакытта нәкъ шушы киемнәр белән чыккан иде бит ул сөйгәне янына. Димәк, ире генә түгел… Ул да… Ул да яшәргән!
Алар үзләренең яшьлегенә кайткан!
Кыз һәм Егет чакларына!
— Әбәк синдә…
Кыз көтмәгәндә килгән иләслек белән егетнең күкрәгенә сугып алды да торып йөгерде. Юк йөгермәде, очты ул. Сөю канатларында. Егет тә аннан калышмады, тик ул кызны шундук куып тотмады, җитешәлмәгән булып кыланды, ә кыз челтерәп аккан чишмә тавышы белән аны үчекләгән булды:
— Тоталмыйсың мине! Тоталмыйсың!
Егет тизлеген арттырды да аны кочаклап алды. Бертын шулай туктала алмыйча көлешә-көлешә кочаклашып йөгерделәр дә еш-еш сулап пар каенга килеп сөялделәр. Бер-берсенең күзләренә карап тын калдылар.
Берчә, дөньяны зәңгәрсу яктылыкка төреп, берчә ак болытлар арасына кереп тулы ай йөзә. Аның янында шатлык-куанычы күкрәгенә сыймаган балалардай  йолдызлар биешә. Тирә-якта алма, шомырт, миләш агачлары хуш ис тарата. Иләс җилләр белән тәэсирләнеп яфраклар серләшә. Яшь үләннәр арасында бер-берсе белән узышып чикерткәләр сайрый. Пар каен төбендә пар йөрәк тибә.
— Нәрсә уйлыйсың?
Егет дәшми.
Җавап итеп сөйгәненең учларын күкрәгенә кыса.
Тынлык.
— Йөрәгеңә канат үсте мени… Ашкына ул шундый…
Егет дәшми.
Ул күзләрен кыздан ала алмый.
— Ник дәшмисең инде?..
— Сүзләр артык…
Кыз назлы елмая:
— Артык түгел… Якты сүзләр артык була алмый…
Мин яратам сине!
Мин яратам сине!
Мин яратам сине!
Егетнең тел очында тик шушы сүз генә өерелә.
Шушы сүзләр белән йөрәк тибә.
Тик ул дәшми.
Ул сөйгәнен куенына ала. Чиксез назлылык белән чәчләреннән сыйпый. Ул бәхетле.
Кыз да бәхет диңгезендә йөзә.
Һәм ул бер сүз көтә.
Өзелеп көтә.
Бары бер генә сүз.
Егет дәшми.
Һәм кыз тәвәкәлли:
— Мин… Яратам… Сине…
Шул сүз белән дөнья балкып китә. Бар җиһанны бәхет ялмап ала. Ай елмая. Ә йолдызлар тагы да дәртлерәк итеп, җиргә төшә язып бии башлый. Моң агыла. Чиксез сөю моңы…

— Рәхмәт сиңа, җаным! — диде хатын балалар бакчасыннан чыгып урам буйлап атлаганда, — Барсы өчен дә…
Ир дәшмәде. Хатынның билендә яткан куллары назлы кысылып кына куйды. Ирененә татлы елмаю кунды.
— Ә син курыккан идең…— диде ул бераздан.
— Әллә нинди шомлы сүзләр сөйлиләр бит…
— Изге урын шомлы булмый ул. Күрәсеңме?
Хатын ул ымлаган якка карады. Балалар бакчасы өстендә генә ниндидер сихри яктылык таралган иде. Моны күрүдән күңелен рәхәтлек биләп алды.
— Мин яратам сине! — дип пышылдады ул, башын иренең күкрәгенә салып.
Ир дәшмәде. Хатын, күзләре белән күрә алмаса да, аның сабыйларча шат елмаюын тойды. Шул елмаю сыман назлы куллар аның чәчләреннән сыйпады. Шушы елмаюга үрелеп дөньяга якты җыр таралды:
— Мин дә…
«Ул тагын яратам дип әйтмәде…» — дип уйлап алды хатын, якты бер моңсулык белән. Һәм елмаеп куйды. Ә җыр дәвам итте. Ул галәмнәрнең чиксез киңлеген урап кабат җиргә кайтты.
— Мин яратам сине!
— Мин дә…
Алар шушы җыр астында атладылар.
—Тиздән таң да ата, — диде ир бераздан.
Хатын аңа елмаеп карады, тик шундук йөзеннән борчылу шәүләсе узды.
— Улларыбыз уянса? Курыкмаслар микән…
Һәм алар, балалар бакчасыннан кайткан ике сабый сыман, җитәкләшеп өйләренә йөгерделәр.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.21MB | MySQL:59 | 0,997sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика