эш эзлим
Иҗат

Эш эзлим


— Карагыз әле, сезнең ресторанга эшче таләп ителә икән. Миңа ашыгыч рәвештә эш кирәк, минем биш балам бар…
— Биш бала?! Яхшы. Ә тагын нәрсә эшли беләсең?
— Бөтен эшне дә. Ару гына хакка.
— Белемең нинди? Югарымы?
— Югары түгел. Нык югары! Менә өч диплом, өчесе дә кызыл.
— Бик укымышлы, зыялы кеше икәнсең.
— Юк инде, нинди зыялы… Менә минем бер таныш бар, ул точно зыялы – хәтта хатынын да китап белән кыйный. Ә мин укырга бөтенләй яратмый идем. Военкомат өйрәтте. “Или диплом яклыйсың, или туган илне яклыйсың” — диделәр.
— Да-а, армия тәрбияли инде яшь буынны. Минем бер танышның малае армияга бармас өчен җенесен алыштырды. Операция белән. Хәзер топ-модель. Әле яңа эшен күрсәтте — “Ватан-ана чакыра!” — дигән плакатка төшкән… Ә хезмәт тәҗрибәң бармы соң? (Теге “О, дохрена” — дигәнне аңлатып баш кага) Кайда эшләдең?
— Ике ел базарда, ит чабучы булып. Аннан соң, билне кузгаткач, теге борынгы һөнәр буенча эшләдем. Акча өчен йоклап йөрдем.
— Ничек акча өчен йоклап йөрдең? Прос-ти-и…
— Түгел инде. Каравылчы. Анда да шул йоклаган өчен акча түлиләр бит. Бил төзәлә башлагач, кабат базарга барган идем, ит чабуга ваканция беткән. Сатучы булып урнаштым.
— Син, кызыл дипломлы белгеч?! Ит чабып йөрдеңме?!. Һәм каравылчы… Оят булмадымы?
— Юк, ит чабу да, кравылда тору да оят булмады. Менә сатучы булып урнашкач… Хатын-кызның эчке киемнәре кибетендә… менә анда оялырга туры килгәләде. Кайберләре примерочныйга чакырып: «Карагыз әле, килешәме миңа?..» — дип сораганда — бигрәк тә. Хәзер ул эчке киемнәрнең кайберсе бөтенләй тән эчендә кала икән бит.
— Менә синең дипломыңда адвокат дип язылган. Берәр контора ачсаң…
— Аның өчен фәлән миллион акча кирәк икән. Акча булмагач, бер абзый турыдан-туры әйтте: «Син, энекәш, лутчы бүтән өлкәдән эш эзлә. Монда ловить нечево, монда һәр каракка бишәр адвокат» — диде.
— Әстәгыфирулла! Карале, адвокатлар караклардан да күбрәк микәнни?!.
— Күп инде. Кайберләренең балалары мәктәпкә дә адвокат белән йөри ди бит.
— Адвокат түгел, телохранительдер инде.
— Укытучының сорауларына адвокатсыз җавап бирмиләр ди.
— Монда сезнең врач дипломы да бар бит әле. Больница тирәсендә урын юк мени?
— Анда биш куллап алалар инде. Ләкин хезмәт хакы бәләкәй. Шуңа күрә бөтен хирург базарга ит чабучы булып урнашкан. Санитарлар йөк ташый, психологлар сәүдә итә, медсестралар җиләк-җимешкә укол кадап йөри.
— Яхшы, алайса ник мәктәптә эшләмәдең? Син укытучы да бит әле.
— Ну, эшләдем мин анда… Ун минут. Балалар белән авыр бит хәзер. Өченче сыйныф. «Балалар, әйдәгез әле, танышуны күңеллерәк нәрсәләрдән башлыйк. Кемнәр нинди җыр белә.» — дигәч, берсе кул күтәрде дә җырлап та җибәрде:»У меня братишки нет, у меня сестрёнки нет, мама папе делает мин…» Мин нишләргә дә белми торганда, директор килеп керде. Ә теге бала җырлый:»У меня братишки нет, у меня сестрёнки нет…» Үз теләгем белән качарга туры килде. Яратмыйм хәзер балаларны.
— Бәй, үзең биш балам бар дисең.
— Ну, таптык инде азрак акчасы булмасмы дип. Һе, син дә минем олы малай кебек… Ул да бер мәл сорый: “Әти, ә мин туганчы син кыз теләгән идеңме, малаймы?”- ди.
— Ә син?
— Ә мин нәрсә?!. Мин бала турында гына түгел, хәтта өйләнү турында да уйламаган идем. Вабше-то мин бераз гүләйт итәргә генә теләгән идем.
— Хәзерге балалар институт бетереп туа инде. Әле бер балалар бакчасында эшләгән таныш ханым сөйләп торды. Өч бала сөйләшеп утыра икән. Берсе әйтә: без өйдә ике бала, ә һәрберебезнең үз бүлмәсе бар, — ди. Икенчесе: “ә без өч бала, һәрберебезнең үз айпады бар.” Ну, өченчесе боларны тыңлап тора да эре генә әйтеп куя: “Сезнең бер дә юкка исегез китә икән. Менә без өйдә җиде бала һәм һәркайсыбызның үз әтисе бар.”
(җитдиләнеп) Бик ярдәм итәсем килә сезгә, әлбәттә. Тик белмим ничек… Һич югы ашарга пешерә беләсезме соң?
— Зарплатасы күпме?
— Зарплатасы әйбәт инде аның…
— Беләм! Бәрәңге пешерә беләм. Хатын әрчеп, турап, табага салып, газны кабызып кына бирә. Калганын гел үзем пешереп бетерәм.
— Ашнакчы урыны буш түгел шул. Яңа гына бер яшь белгеч алдык. Бик әйбәт егет, әтисе бик кирәкле кеше. (уйланып) Тик менә сезгә дә бик ярдәм итәсем килә. Шул егетнең ярдәмчесе итеп алсам…
— Мин риза. Риза! Ә зарплатасы күпме?
— Әйбәт! УН мең!
— Егерме.
— Ун.
— Һәм тагын ун.
— Яхшы, ун… һәм биш.
— Унбиш? Ну… ярый… Унбиш.
— Килешәсез, димәк.
— Килешәм.
— Шулай итеп, хезмәт хакы ун мең һәм биш йөз.
— Аз бит…
— Кризис бит. Әнә минем күршедәге сантехник та гел тройной одеколон эчә иде, хәзер кризис дип двойной одеколонга күчте. Ә мин бары тик сиңа ярдәм итәргә теләп кенә. Югыйсә, бөтен җирдә кыскарту…
— Яхшы, яхшы. Риза.
— Аннан соң, син үзең пешермисең бит, син бары тик шеф-поварга ярдәм генә итәсең. Вак-төяк мәсьәләләрдә…
— Һмм… Нәрсә эшләргә тиеш булам инде?
— Син бәрәңгене әрчеп, турап, табага салып, газны кабызып кына бирәсең — калганын ул үзе башкара. Барсын да. Аннан сиңа пешкән ризыкны матурлап табага салып, кунакларның өстәленә илтеп бирәсе генә кала. Ә савыт-саба юу – бала чага эше инде. Эш графигы бик уңайлы. Ике көн генә эшлисең, ике көн ял итәсең.
— Бүген-иртәгә эшлим, аннан ике көн ял…
— Юк, ике генә көн эшлисең, аннан тагын ике генә көн эшлисең, аннан тагын ике генә көн эшлисең дә И-К-КЕ КӨН ял итәсең. Ике көн эшләп ике көн ял иткән өчен ун мең яхшы акча инде ул. Син эштән курка торган кеше түгел ич инде. Ялкау түгелсеңдер бит?
— Юк, әлбәттә. Мин ялкаулык белән гел көрәшәм. Шулай нык итеп, ярсып, бөтен көчемне биреп көрәшәм дә… Җиңәм, әлбәттә. Тик җиңгәч, эш эшләргә хәл калмый.
— Ярый, ашарга пешерү артык хәл кирәкми. Аны хатын-кыз да пешерә бит.
— Карагыз әле, мин пешергән ул аштан кунаклар авырып китсә?
— Син бит врач!
— Ә үлсә?
— Син бит адвокат!

------------
WordPress: 24.26MB | MySQL:56 | 2,127sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика