җырлар турында
Иҗат

Безнең җырлар турында


Концертларга, гомумән, иҗат кешеләре белән очрашуларга халыкның иң асыллары гына йөридер дип уйлыйм мин. Сез гәзит-журнал укыйсыздыр инде, укыгач, беләсездер: безне, юмористларны, җенси темалар белән мавыгалар, тез белән кендек арасында буталалар дип — тиргәргә яраталар. Бу, әлбәттә, бик дөрес тәнкыйть. Шуңа күрә мин бераз югарырак күтәрелергә булдым. Мин бүген тез белән кендек арасында түгел, ә күкрәк тирәсендә буталачакмын.

Ә күкрәктә нәрсә бар?
Мин бу сорауга зал бертавыштан “Йөрәк!»- дип җавап бирер дибрәк көткән идем. Ләкин төрле җирдә төрлечә уйлыйлар икән. “Үпкә!” — дип, һәм хәтта “Җон!” — дип җавап бирүчеләр дә булды. Ә бер концертта бөтенләй:“Сөт!” — дип кычкырдылар. Берәр имчәк баласы булгандыр инде.

Ләкин ничек кенә булмасын, күкрәктә — йөрәк, ә йөрәктә — дәрт-дәрман бар, җыр-моң бар. Без бүген әнә шул җыр моң, аны тудыручылар, туздыручылар тирәсендәрәк бөтерелербез.

Сезнең игътибар иткәнегез бар микән… Менә әйтеп карагыз әле, безнең җырлар күбесенчә нәрсә турында? Әйе, әниләр, мәхәббәт, туган як… Юк, Җәмәгать, безнең җырларның барсы да фәкать акча турында. Нәрсә, әллә ышанмыйсыз?!

Сикереп төштем бакчага,
Бастым бакыр акчага…

Яки, менә:
Яратамы-яратмыймы,
Әйтегезче, ромашкалар.
Акчаң булса, яратыр дип,
Җавап бирә миңа алар.
Ярый, болары аңлашыла инде, акча сүзе бар.
Кил каршыма, туган авылым…

Монсы да аңлашыла. Ашарына акчасы беткән, ә билет хакларының күпме торганын үзегез дә беләсез. Шуңа теге авылын чакырып ята. Рәхәт бит.
Кил каршыма, туган авылым,
Өзелеп сине сагындым.
Бәрәңгесен, итен, сөтен
Күтәреп кил, авылым.

Яки менә тагын:
Там, там, тамчы, там
Тамганыңны яратам.
Бу да аңлашыла. Акчасы булса, самогон тамганын көтеп утырмас иде инде. “Трояр” алып эчәр иде.
Менә тагын бер җыр. Салават җырлый бит әле:
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Канишны йоклый алмый. Акчасы күп булгач…

Бөтен җырлар да акча турында. Ни өчен шулай. Моның сәбәбен инде шагыйрьләрдән сорарга кирәктер. Шагыйрь дигәннән… Бик талантлы, бик популяр бер шагыйрь күршем бар минем. Шул шагыйрьдән бер чит ил журналисты интервью алганны карап тордым.

— Сез бик популяр шагыйрь бит инде, сез бик күп гонорар аласыздыр инде, — ди журналист.
— К. Т. — ди шагыйрь елмаеп.
— Шулай булгач, сез бик байдыр инде, бик матур сарайда яшисездер, машиналарыгыз күптер
— К. Т. — ди шагыйрь елмаеп.
Мин түзмәдем.

— Күрше, мәйтәм, ник син утырган тавык сыман гел кыткылдап торасың, нәрсәне аңлата соң синең К. Т. дигәнең?
— Нигә, ул теге ике сүзнең баш хәрефе инде, — ди, — Капчыгыңны тоттыралар, дигән сүз.

Менә шагыйрьләр жалкы миңа, җәмәгать. Әй, жәллим хәзерге шагыйрьләрне, әй кызганам. Тотып кына язарлык нәрсәләре дә калмады бит хәзер. Менә агачлар… Җырга кермәгән берәр юньле агачны беләсезме? Каеннар, баланнар, миләшләр, чаганнар, наратлар, имәннәр… Һ. б.һ. б. Хәтта телеграм баганасына тиклем бар. Басып торган, үсеп утырган нәрсәләрдән, җырга кермәгән бер таяк кына калды. Ансын да калдырмаслар иде,
Тяккаем, әйтче миңа,
Бармы әллә зарларың?!
дип булса да язарлар иде. Халыктан куркалар. Безнең халык прастой бит ул, турыга аңлый.

Турыга аңлау дигәннән… кошлар турында да җырлар күп бит инде. Пар аккош, сандугач, былбыл… Хәтта тавыкның да төрле сорты бар, ак тавык, кара тавык, чебиләрем-чебиләрем… Хәтта чыпчык турында да җыр бар икән, җәмәгать. Габделфәт Сафин җырлый икән. Бер мәлне радиодан туры эфирдә музыкаль котлаулар тапшыруы бара. Кешеләр радиога шалтыраталар да туганнарын, якыннарын котлап җыр сорыйлар. Хәниянең “Әлдермешен” сорадылар, Салаватның “Салкын чәен” һәм Габделфәтнең “Кычыткан чыпчыгын”… Әйе, прәме шулай дип сорадылар:” Сеңлебезне туган көне белән котлап, Габделфәтнең кычыткан чыпчыгын бүләк итмәссез микән?” — диделәр.

Яки менә авыллар. Туган авыл да, туган авыл дип язып туйгач, шагыйрьләр авылларның исемен кертеп җыр язарга тотынды Һәм бер-ике ел эчендә Татарстанның һәм Башкортстанның җырга кермәгән адәм рәтле бер генә авылы да калмады. Ну, калды ул, җәмәгать, берничә авыл. Мин аларны сезгә санап та күрсәтә алам. Башкортстанда — Кендек, Җонлы… Татарстанда — Күки, Баскан, Ерыклы, Аналык, һәм юкка чыккан авылларның берсе — Мәчти. Алары да калмас әле, җәмәгать. Болай дип булса да язарлар әле:
Яшьлек елларын сагынып
Кайттым туган ягыма.
Тик Мәчтием урынында
Үсә чал кылган гына.

Эх, мөккә-мөкәрәмә
Мәдинә-мөнәүәрә.

Мәчтиеңнең ниндилеген
сөйләмә берәүгә дә

Күки, Баскан, Аналык дип
Җыр язулар яңалык.
Җырлаулары кызык түгел,
Үзебез җырлап карадык.

Эх, мөккә-мөкәрәмә
Мәдинә-мөнә үәрә.
Нинди җырлар җырлаганны
сөйләмә берәүгә дә

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.18MB | MySQL:57 | 0,934sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика