Йөрәк
Иҗат

Йөрәк


хикәя

Ул машинадан төшү белән халык бер мизгелгә тынып калды. Һәм барсы бер булып аның ягына омтылды. Әмма кырыс чырайлы тәртип сакчыларыннан куркыпмы, омтылышын дәвам итмәделәр, мөлдерәмә күзләрен аңа төбәп урыннарында калдылар. Ул елмайды. Үзен яратуларын белә иде. Үзе дә чиксез бер ярату белән елмайды да барсы ишетерлек итеп сәлам бирде:

— Хәлләрегез ничек?!

Халык шуны гына көткәндәй көчле гүләп куйды. Беркемнең бер сүзе аңлашылмады, әмма бу гүләүдә иң мөһиме сүз түгел иде. Гүләү – җыелган халыкның кәефен чагылдыручы. Ә кәефе яхшы иде бүген аларның, сөекле кешеләрен сагынып көткәннәре көн кебек иде.

Ашыкмый-тоткарланмыйча гына төркемне ердылар да, алдан әзерләп куелган махсус бүлмәгә уздылар. Озата килүчеләр аның киемнәр, башка кирәк-яраклар төялгән сумкаларын ишек төбенә куеп чыгып китте.

— Ярты сәгатьтән башларбыз, — диде бүгенге очрашуны оештыручы кеше, — Уңышлар телим сезгә!

Ул ярдәмчесе белән генә калды. Хәзер инде елмаерга да, бәхетле булып күренергә дә кирәкми иде. Озата килүчеләр чыгып китү белән ул кабат үз хәленә кайтты һәм карашларын бер ноктага төбәп катып калды.

— Кыен миңа… – дип пышылдады бераздан.

Аңа җавап бирүче булмады. Ярдәмчесе барлык кирәк-яракларны бүлмә уртасындагы зур өстәлгә тезеп салган да алдагы чыгышларга әзерли. Ул бар күңеле белән эшкә бирелгән…

— Нәрсә эшләргә соң?

Ул нинди дә булса фикергә килә алмады. Хәле авыр һәм котылу юлы күренми иде.

Кәнәфигә киререлеп утырып тын калды. Күзләрен йомды. Күзләрен йому белән яктылыктан-нурдан торган дөньяга барып эләгә, колагында ягымлы-назлы моң тибрәлә башлый иде. Һәм ул тормышның барлык ыгы-зыгысыннан, кешеләрнең аһ-зарыннан арынып, галәмнәрдән иңгән сихри хисне тоя, аны үзенә сеңдерә һәм бар булмышының яктылыктан, җылылыктан, моңнан тулышуын сизә, ә йөрәге күкрәгенә сыймый талпына башлый… иде… Элек шулай иде… Ә бүген күзләрен йому белән бөтенләй соры бер дөньяга барып эләкте. Күгендә соры болытлар йөзә, җирендә чамасыз эсселектән көйгән гарип үлән. Ара-тирә үскән агачлары да яшеннән калгандай кара төстә. Ботаклары исә канатлары каерылган язмышларны хәтерләтә. Ул үз гомерендә мондый гарип язмышларны күп төзәтте. Адәм язмышларын. Ә бу юлы… Белмәссең…

Ул күзләрен ныграк итеп, четердәтеп йомды. Әлеге күренешләрдән котылырга, үзе көч ала торган сихри дөньяның түренәрәк үтәргә теләгәндәй. Һәм чынлап та түргәрәк, эчкәрәк үтүен сизде. Әмма соры күк тә, көйгән җир дә аңа иярде. Соры болытлар түбәнәйгәннән түбәнәя бардылар, түбәнгәрәк төшкән саен кара төскә керделәр, җан өзәрлек гүли башладылар, ә бераздан аларның бөтенләй дә болыт түгел, ә ни сәбәпледер бергә җыелган козгыннар тубы булуы ачыкланды. Баштарак үзәк өзгеч гүләү булып тоелган авазлар инде ач козгыннарның мәет таләп итеп кычкыруына әверелде.

Әмма якын-тирәдә бернинди дә үлем-китем юк иде. Караңгы дөньяда, козгыннар арасында бары тик ул гына. Һәм козгыннар аның баш очында бөтерелделәр. Нидер көтеп, нидер таләп итеп…

— Вакыт җитә… Көттерергә ярамый…

Колак төбендә генә ишетелгән аваздан ул сискәнеп күзләрен ачты. Козгыннарның адәм теле белән сөйләшә алуына аптырагандай бермәл аңгыраеп торды. Бары тик шунда гына үзенең кайда икәнлеген исенә төшерде.

— Вакыт җитә, — дип кабатлады бүгенге очрашуны оештыручы, — Көттерергә ярамый. Әзерләнергә кирәктер.

Үзенең кайда икәнен аңлау белән ул, чәчләрен төзәтеп алды, елмаерга тырышты. Әмма елмаю киелмәде. Йөзендәге курку, хәсрәт таралмады. Күзләрендәге сагыш югалмады. Моны аңлаудан аның нәфрәте артты. Нәфрәте дә йөзендә чагылды.

— Мин куркам, — дип пышылдады ул таяныч эзләгәндәй, — Куркам…

Оештыручы кычкырып көлеп җибәрде.

Ул бу көлүнең салкынлыгын тойды.

— Беренче тапкыр түгел ич! Ха-ха-ха… Син дә куркып торсаң, башкаларга ни сан!..

Оештыручы хаклы иде. Беренче тапкыр түгел. Ул моңа кадәр дә меңәрләгән тапкырлар халык алдына чыкты һәм аны үзе теләгәнчә әвәләде, кайберләрен яңадан сүтеп җыйды, сырхау-хафалардан арынып, яңача яшәргә мәҗбүр итте. Әйе. Оештыручы хаклы. Аның янында башкаларга сан юк иде. Бүтәннәр аның шәүләсенә дә тормыйлар. Һәм алар моны үзләре дә белә. Беләләр һәм көнләшәләр, аның тизрәк югалуын телиләр. Әйтерсең, ул юкка чыкканнан гына шәүләләрнең көче, осталыгы арта инде… Шәүләләрнең… Әмма ул бүген үзе дә алар хәлендә, юк алардан да аянычлырак хәлдә иде. Чөнки тегеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнен барсы да белә һәм артык зурны көтмиләр дә. Вакыт үткәреп аз-маз күз алдында буталсалар шул да җиткән. Ә зурлардан күпне көтәләр. Аннан бигрәк тә!

— Мин бүген булдыра алмыйм, — дип көрсенде ул, — Әйт халыкка…

— Нәрсә дип әйтим?

— Хәле авыр, бүген чыкмый диген…

— Хәеңнең ничек икәнен үзләре үк күреп торды ич!

— Белмим… Теләсә нәрсә дип әйт… Тик мин бүген чыга алмыйм…

Оештыручы кызган иде. Ул хәзер төкрекләрен чәчә-чәчә тиргәшергә тотыныр кебек иде. Әмма алай итмәде. Ниндидер якты ягымлылык белән аны кочаклап алды. Аркасыннан сөйде.

— Аңлыйм… – дип пышылдады аннан соң, — Кайгыңның никадәр зур икәнен дә чамалыйм. Башка кеше булса, бәхәсләшеп тә тормас идем… Тик бу бит – син! Ә син гади кеше генә түгел. Син барсын да булдыра аласың.

Ул оештыручыдан моны көтмәгән иде. Бер мәлгә аптырап калды. Аның куеныннан арынды да тирә-якка күз салды. Барсы да әзер иде. Киемнәр дә, поднос та… Залга урнашып, инде кул чаба башлаган халык та…

Ул оештыручыга карады. Начар бәндә түгел иде бу. Гадидән гади адәм баласы. Һәм аның бүгенге очрашуны булдырырга теләве бик тә табигый иде. Беренчедән, кесәсе калынаеп кала, икенчедән, абруе үсә… Өченчедән… Өченчедән, бу бәндә дә башка бик күп адәм балалары шикелле үк куркак иде. Залга җыелып, тамаша көткән халыкка: “Бүген очрашу булмый. Чөнки…” – дип чыгып әйтү моның өчен үлем белән бер иде.

Тик ул нәрсәнедер дөрес әйтте… Син барсын да булдыра аласың… Бу, әлбәттә, психологик басымның бер төре генә иде. Тик ул нәрсәсе беләндер дөрес иде…

Барсын да булдыра аласың… Ул бүген үзе дә тирән кайгыда һәм залдагы кавем кебек үк чистарынуга, юануга, көч җыюга, һәм тагын әллә нәрсәләргә мохтаҗ иде. Тик ул бүтән иде…

— Ярый… – диде ул һәм күзләрен йомды… Тик козгыннар дөньясы таралмаган иде, шундук чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр булды. Һәм тәвәккәл булырга тырышып кабатлады, — Әзерләнегез.

* * *

Яңгыр көтеп коргаксыган җирне күргәнегез бармы?Атналар, айлар буена явым көтеп бәргәләнә дә ахыр чиктә яргалана башлый. Без дә аны шулай көтә идек. Озаграк килми торса, җанга нидер җитми. Ул коргаксый. Һәм язмышлар яргалана башлагандай тоела. Ансыз яшәү – яшәү түгел иде…

Мин ул көнне минутларына кадәр санап көттем. Ә узган ел… Узган елны сөйлим әле… ул чакта бәхетсезлеккә каршы нәкъ ул килүгә больницага эләккән идем. Операция ясарга тиешләр иде. Операция!.. Һы, ә мин больницадан качтым да аның белән очрашуга килдем. Гаҗәпме?! Бернәрсәсе дә гаҗәп түгел, чөнки миңа бер генә доктор да, бер генә больница да ул биргәнне бирә алмый. Һәм беләсезме нәрсә… Миңа соңыннан операция ясамадылар… Ашказанындагы шеш үзлегеннән уңалган булып чыкты. Менә монсы чынлап та гаҗәп, шулай бит?!. Менә монсы – УЛ!

Мин аның әсәрләреннән башка яши алмыйм бугай. Белмим, башка илдә, яки башка заманда туган булсам нишләр идемдер. Бер генә китабын да укымый калганым юк. Алай гына түгел, аның әсәрләре басылган гәзит-журналларны эзләп табып укыйм. Нәрсәсе белән җәлеп итәләр? Белмим, әйтә алмыйм… алар башка беркемнекенә дә охшамаган. Ничектер бүтән… белмим, аңлата алмыйм… Мин бары тик яратам гына… Ә очрашуга… Аның ҮЗЕН күрүгә… Әлбәттә, көттем… Бу көн минем өчен тормышымның мөһим бер этабы сыман иде…

Очрашу булмый дисәләр? Үзен күргәннән соң?! Үзен күреп, аның:”Хәлләр ничек?” – дигәнен ишеткәннән соң? Сез нәрсә…

Менә күз алдына китерегез… Сез ач, ди… атна, ай ашамаган… Сезне ашханәгә алып киләләр… иң затлы ресторанга алып киләләр дә, иң татлы ризыкларны күрсәткәннәнн соң: ”Гафу итегез, бүген сезгә ашау юк…” – дип әйтәләр… Сез нәрсә эшлисез?

Алай икән, бүген ашау юк икән, дип кайтып китәсезме? Ничек инде “причем монда ачлык”?.. Притом! Без дә ач идек. Без аның белән күрешүгә мохтаҗ идек. Ачның ачуы яман дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Аны да рухи азык диләр бугай әле. Без азык тапмый кайтачак түгел идек, аңлыйсызмы…

* * *

Дөп-дөп-дөп-дөп…

Ул учында типкән йөрәккә карап бертын сокланып утырды. Яхшы йөрәк иде бу. Дөньяда тиңе булмаган бердәнбер йөрәк. Башкаларның йөрәкләре бик кечкенә була, үзләренә дә җитеп бетми. Ә аныкы бөтен илгә берәү иде. Һәм бу йөрәктәге хис-тойгылар да гади адәм балаларыныкы белән чагыштырырлык түгел. Бу йөрәктә тулы канлы тормыш кайный, яшәешнең бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы шушында тупланган, ә иң мөһиме бу йөрәк миллионнарның газап кайгыларын үзенә җыярга һәм аны кабат бәхет-шатлыкка әйләндереп кешеләргә сибәргә сәләтле иде. Бу йөрәк – тылсымлы йөрәк иде. Тик ул бүген күпкә бәләкәйрәк иде.

— Ул бүген бик кечкенә… – дип пышылдады ярдәмчесе дә, — юкка гына ризалаштыгыз әле…

Ул елмаеп куйды.

— Хәзер кирегә юл юк инде…

Ярдәмчесе елмаймады.

— Әгәр җитми калса? – диде ул коты алынып, — Әгәр сез…

— Борчылма, кадерлем… – Ул инде тәвәккәлләгән иде. Хәзер икеле-микеле уйларга бирелергә ярамый. Алга һәм бары тик алга гына. – Пычакны китер.

Ярдәмче сискәнеп китте. Хәтта аның ни сораганын аңлагач та урыныннан кузгалырга кыймыйча бертын басып торды.

— Пычакны бир! – дип кабатлады ул.

— Ярый, — ярдәмченең кулында һавадан эләктергәндәй җиңеллек белән пычак пәйда булды, — Мәгез…

Ул учындагы йөрәкне алдында торган подноска куйды. Һәм пычакны эләктерде.

— Мин куркам, — дип пышылдады ярдәмче, — Гомер буе курыктым… Йөрәгегез кабат үз хәленә кайтмас кебек тоелды…

— Тик син һәрвакыт ялгыштың, шулай бит? – ул елмайды, — Бу тылсымлы йөрәк!

— Әйе…

Ярдәмче нәрсәдер әйтмәкче иде, кинәт катып калды. Дөп-дөп килеп тикән йөрәккә пычак йөзе кагылды һәм күз ачып йомган арада аны урталайга бүлде. Пычак тоткан кул аның бер яртысын поднос читенә шудырды да, икенчесен тукмач кискәндәй вак-вак өлешләргә бүлеп турарага тотынды.

Ярдәмче бертын хәрәкәтсез торды да тураучының йөзенә бакты:

— Авыртадыр бит?

Аның йөзендә бернинди дә газап билгесе юк иде. Киресенчә, ниндидер канәагатьлек, җиңүчеләр йөзендә генә балкый ала торган бер ләззәт. Читтән караучыга бу кеше үз йөрәген туравы белән, үз йөрәген үзе турый алуы белән бәхетледер кебек тоела иде.

— Авырта-а… – ул елмайды, ә тавышы ыңгырашу булып ишетелде, — Ничек кенә әле…

Ярдәмче аның сызлануларын үзенә суырып алырга теләгәндәй текәлеп торды да моның бер файдасы да юклыгын аңлагач, сөйләшеп булса да хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй сыгып чыгарды:

— Авырткач, ник соң…

— Ә миңа шуның өчен акча түлиләр… – аның тавышында инде сызлану сизелми иде, — Һәм аз түләмиләр…

— Ләкин…

Ул елмаеп куйды. Ярдәмчесе ышанмады, әлбәттә. Ул үзе дә моңа ышанмый иде. Әлбәттә, бер ялган юк – аңа моның өчен яхшы түлиләр. Һәм әлеге җавабы бөтен нәрсәне базар үлчәмендә күреп өйрәнгән кешеләрнең авызын ябар өчен генә иде. Ә асылда… Хәтта бер тиен акча түләүче булмаса да ул, барыбер, шушы эше белән шогыльләнер идедер.

Ни өчен?

Менә бу сорауга инде бер сүз белән генә җавап биреп булмый. Аңа, гомумән, дөрес җавап бирү мөмкин түгелдер. Беренчедән, ул башкаларга ярдәм итә. Аларның моң-зарларын, хәвеф-хәтәрләрен, кайгы-газапларын җыеп ала. Күңелләрен начар тойгылардан арындыра, яшәү көче бирә. Бу үзе үк зур нәрсә. Бернинди акчаларга сатып алып булмый, бернинди бизмәннәрдә үлчәнә алмый торган тылсым… Үзең белән бер дөньяда, бер чорда яшәгән кешеләргә кирәк булуың, кирәк була алуың – искиткеч. Моның өчен әрнүләргә дә, сызлануларга да барырга мөмкин… Икенчедән, аңа кешеләрнең үзен яратуы ошый. Ә аны яраталар. Кайберәүләр хәтта табыну чигенә җитә. Үз тормышлары барлыгын онытып, аның тормышы белән яшиләр… Өченчедән… Өченчедән, дүртенчедән, бишенчедән нәрсәләр икәнен ул аңлата алмый. Үзе дә аңлап бетерми. Аңа тылсымлы йөрәк бирелгән… Башкаларда булмый да, була да алмый торган хазина… Һәм шуңа күрә ул үз тормышы, үз үлчәме белән яши… башкаларда булмый да, була да алмый торган тормыш белән… Аның шатлыгы да, әрнүләре дә бүтәннәрнекенә ошамаган…

Кинәт ул ярдәмчесенең ниндидер сәер көчергәнешлек белән үзенә текәлеп торуын сизеп туктап калды.

— Нәрсә?

— Әрнүләрегезне үземә алырга телим…

Ул елмайды. Чиксез шатлык, олы ярату белән. Аның елмаюыннан подноска вак кисүле тукмач сыман тезеп салынган йөрәк телемнәре тагы да ныграк балкып киткәндәй булды. Моны ярдәмче дә сизде. Һәм йөзе ягымлы нурга төрелде.

— Рәхмәт…

Ярдәмче рәхмәт ишетерлек берни эшләмәвеннән кыенсынып куйды бугай:

— Тик мин ул әрнүләрне үземә алалмыйм шул…

— Беләм… – Ул йөрәгенең яртысын кабат учына алды да подносны читкәрәк шудырды.

— Каян беләсез?

Уң кулын акырын гына күкрәк тәңгәленә китерде. Учларын ачты. Йөрәге берничә кат сулкылдап алды да юкка чыкты. Күкрәгенең сул өлеше күлгә таш ташлагандагы кебек тибрәлеп куйды.

— Ул сиңа сыймый…

Ул сүзләрен йомшартыр өчен елмаерга тырышты. Тик елмаю килеп чыкмады. Моны ул ярдәмчесенең кинәт чиксез борчылу белән тулган йөзеннән күрде. Күзләрен йомды… Шул козгыннар… Юк… Монда да берни үзгәрмәгән…

— Бәлки, бүген кирәкмидер… – дип пышылдады ярдәмчесе, — Кешеләргә үзем чыгып әйтәм.

Тик ул инде катгый карарга килгән иде.

— Кайчан башлыйбыз?

Ярдәмче бермәл албырап торды.

— Бәлки, чынлап та…

— Кайчан башлана?

Ярдәмче аның катгый тавышына каршы тора алмады.

— Вакыт инде.

— Син әзерме?

Ярдәмче баш какты.

— Киттек!

Ярдәмче күнегелгән хәрәкәтләр белән киемнәргә үрелде… Берничә мизгелдән барсы да әзер иде инде.

— Син пәрдә янында гына бул, ерак китмә… – диде ул ярдәмчесенә һәм йөрәге туралган подносны алып, халык алдына атлады…

* * *

Ул сәхнәгә чыкты һәм зал алкышка күмелде… Без аны чынлап та сагынып көткән идек. Әлбәттә, китапларын да яратып укыыйбыз, аның әсәрләре буенча төшерелгән киноларны да гел карап торабыз. Тик үзе белән очрашу… Бу – зур бәхет… моны берни белән дә тиңләп булмый… Үзе белән очрашканда гына, рухи азыкның ни икәнен бар тулылыгында аңлыйсың. Без аны күреп туя алмабыз кебек иде… Ә сүзләре… аның һәр сүзендә тирән мәгънә бар, яшәүгә дәрт өсти торган көч бар. Хәтта тавышы гына да… Сүзләрен аңламыйча, бары тик тавышын гына тыңлап утырсаң да чиксез ләззәт алып кайтыр идең! Ул – безнеке! Без аны яратабыз!

Мин тамаша башлануын минутларына, секундларына кадәр санап көттем… ә башлангач… Аны сәхнәдә күргәч… Өстәвенә, иң алгы рәттә идем… Һәр хәрәкәтен, күз карашын, һәр сулышын сеңдереп утырдым… Аның һәрбер хәрәкәте тылсым, һәрбер күзәнәге бии иде. Шулкадәр дә биеп була икән! Бу соклангыч иде! Берни белән дә тиңләп булмаслык ләззәт!

Бөтен залга моң таралды… Искиткеч, якты, сихри моң… Бөтен зал шул моң куенында тибрәлде… Ә мин… мин еладым… күптән түгел генә әниемне җирләп килгән идем… шул кайгымны да, гомумән, тормышымның бөтен михнәтләрен кабат күздән кичереп елап утырдым һәм… бушанып, сафланып калдым… беркадәр вакыт узуга үземне яңа туган баладай хис иттем. Мин бәхетле һәм мине бәхетле итүче – УЛ!

Беркайчан да болай рәхәтләнеп көлгәнем юк иде! Вәт мәзәкче дисәң дә мәзәкче, ичмасам! Бөтен кайгыларымны, бөтен газабымны онытып көлеп утырдым. Һәм, беләсезме… Чынлап та бушанып, чистарынып калдым… Моңарчы гел нәрсәдер турында уйлап, проблемалардан арына алмыйча йөри идем… барыбыз да шул бит инде… Тегесе булсын, монсы булсын дибез… ары чабабыз, бире чабабыз… һәм тормышның кызыклы яклары барлыгын да онытып ташлыйбыз. Елмаю барлыгын онытабыз… Ә бит кеше хайваннан бары тик елмая белүе белән генә аерыла… Ул миңа әнә шул елмаюны кире кайтарып бирде. Ул мине кабат кеше итте…

* * *

— Хәерле кич, кадерле дусларым!

Зал алкышка күмелде. Күзләр сәхнәгә беректе. Бу күзләргә ул күнеккән иде инде. Әмма бүген бераз курка төште. Ниндидер ләззәт, рәхәтлек көтеп һәм шул өметләрен канәгатьләндерү таләп итеп янган бу карашларда ул ярату белән бергә ачлык һәм янау да күрде. Һәм бер мизгелгә үзен бүре өеренә юлыккан сарык итеп сизде.

Әмма мондый начар тойгыларга бирешергә ярамый иде. Ул инде мондый карашлар белән беренче тапкыр гына очрашмый. Ул аларның нәрсә теләгәнен яхшы белә һәм теләкләрен канәгатьләндерә алырлык кодрәте дә бар.

Кодрәте бар…

Ул кулындагы подноска карап алды. Әлбәттә, йөрәге яхшы иде аның. Һәрбер күзәнәге бер могҗиза ясарлык иде. Әмма бүген аның йөрәге бәләкәйләнгән иде. Бәлки, моңа бөтен булмышын талаган кайгы-газаплары сәбәпчедер. Белмәссең… Тик йөрәк… Шушы кадәр халыкка җитәрме ул? Җитәргә тиеш! Җиткерергә кирәк…

Ул подностан бер чеметем алып залга ыргытты. Йөрәк телемнәре өскә күтәрелде дә һавада эреп таралды һәм сихри бер дулкын булып залга сибелде. Бу дулкыннарның нинди кодрәткә ия икәнен ул белә иде. Шуңа да баягы шик-шөһбәләреннән арынып, елмая биреп куйды. Дулкыннар залны яулады. Алар һәрбер кешене үзенә буйсындырды, һәркемне үзендә эретеп тылсымлы бер дулкынга әйләндерде. Шуның тәэсирендә кемнәрдер тыела алмыйча көләргә тотынды, кемнәрдер үксеп-үксеп елады, кемнәрдер тирән уйга бирелде. Дулкын бер булса да кешеләр төрле иде һәм һәркайсы аны үзе сеңдерә алганча кабул итте, үзе кичерә алганча кичерде. Тик һәркайсының йөзендә тирән канәгатьлек, күзләрендә чиксез соклану иде.

Ул да сокланды. Һәм бүгенге очрашудан баш тартмавы өчен сөенеп бетә алмады. Әгәр үз хәлен генә уйлап, очрашуга чыкмый калса, күпме кешене шундый якты ләззәттән мәхрүм итәсе икән бит! Ярый әле алай эшләмәде… Ә бу кешеләр аңа кадерле иде. Ул үзенең аларга чиксез зур изгелек эшләвен, яшәү көче бирүен яхшы аңлый иде. Ул аларның гомерен киңәйтә, ләззәт капкаларын ача: көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар һәм корсак хәстәрләре чигендә дә яшәү барлыгына төшендерә. Шуңа да бу кешеләр аңа күпмедер дәрәҗәдә үз балалары кебек тоела, ул аларга бераз гына ана – ул аларга яшәү бирә ич… Ә балаңны яратмыйча булмый… Чөнки анда син бар… бу кешеләрдә дә ул бар иде. Аның йөрәгеннән таралган тылсымлы дулкынны үзләренә сеңдергән кешеләр ич бу. Йөрәк телемедәй кадерле кешеләр.

Ул подностагы телемнәрне алып тагын залга ыргытты…

Халык үз-үзен белештемичә гүләп куйды. Кемдер көлде, кемдер елады, кемдер шатлыкның чигенә җитеп нидер кычкырды… Барсына да рәхәт иде…

Ул да үзен чиксез бәхетле итеп сизде. Чынлап та бәхетле иде. Үзеңне яраткан кешеләргә, газиз халкыңа шундый зур шатлык өләшүдән дә яктырак бәхетнең булуы мөмкин мени?!.

Мөмкин түгел…

Зал бәхетле… Зал ләззәттә…

Тик кешеләр күңелендәге моң-зарлар, кайгы-хәсрәтләр, югалту-сагышлар беркайда да китми, барсы да аның җанына җыела иде. Меңнәр өлешенә төшкән хәсрәтне ул берьялгызы кичерергә мәҗбүр һәм бу бик авыр, хәтта аның өчен дә бик авыр газап иде. Шушы газапларга түзәр өчен аңа кешеләрнең мәхәббәте кирәк, һичьюгы аларның бәхетле чагын күрү кирәк.

Әле зал бәхетле…

Әмма ул бу халәтнең мәңгелек түгеллеген яхшы төшенә иде. Подностагы телемнәр инде бетеп килә… Менә соңгы чеметемне дә ыргытты…

Аның бар булмышын тик бер теләк кенә тибрәндерде. Йөрәк… Моның мөмкин түгеллеген аңласа да бар булмышы белән могҗиза көтте. Әлеге очрашу барышында йөрәге беркадәр хәл алгандыр, кабат үз хәленә кайткандыр кебек тоелды.

Зал ләззәттә. Беркадәр вакыты бар иде әле. Ул пәрдә артында басып торган ярдәмчесенә ишарә ясады. Теге шуны гына көткәндәй, сәхнә читенә кечкенә өстәл шудырып куйды. Кулында ничектер пәйда булган пычакны остазга сузды.

— Бәлки, кирәкмидер? – дип пышылдады үзе шыбыр тиргә батып, — Мин чыгып әйтәм…

— Туктап тор…

Ул уң кулын күкрәгенә китерде. Һәм бар күңеле белән могҗизага өмет итеп учларын язды. Уч төбендә йөрәк тибә иде. Әмма бернинди дә могҗиза булмады. Йөрәк һаман ярты килеш иде.

— Нишлибез соң? – дип ыңгырашты ул, ярдәмчесенә текәлеп, — Вакыт кыса…

— Берни эшләп булмый, — диде ярдәмче өс-башын тәртипкә китерә башлап, — Мин чыгып әйтәм. Туктатабыз.

Ул йөрәгенә күз салды. Кисеп алыр җирен эзләде. Әмма бу инде мөмкин түгел, анда кешеләр күңеленнән җыеп алынган әрнү-газаплардан башка берни дә юк иде. Ә ул әрнүләрнең бер тамчысы гына залга эләксә дә… Юк… Тамчының меңнән бер өлеше генә эләксә дә залдагы халык кара кайгыдан күмергә әйләнәчәк… Бер мизгелгә ул залны күз алдына китерде. Кара күмергә әверелгән йөзләр… Үсеп җитмәс борын бабайга әйләнгә малалайлар… Һәм тәне чемердәп куйды…

— Я, ходай… – дип кабатлады ул йөрәген кабат урынына куеп, — Нишләргә соң?

— Очрашуны тәмамлыйбыз. Үзем чыгам…

Ул инде халык алдына омтылган ярдәмчесенең терсәгеннән алып туктатты.

— Ярый… Тик үзем тәмамлыйм…

Ул сәхнәгә атлады.

Йөрәгенең соңгы чеметемнәреннән таралган дулкын инде тынып калган иде. Кешеләр тылсым иленнән аерылып, кабат үз халәтенә кайткан. Әмма алар ярыйсы ук үзгәргәннәр, беренче чыгыштагы кебек ач карашлар юкка чыккан. Барсының да диярлек йөзендә канәгатьлек хисе, күзләрендә соклану һәм ярату. Аны сәхнәдә күрү белән кабат алкышларга күмделәр. Бөтен рәхмәт хисләрен түкми-чәчми җиткереп бетерергә теләгәндәй озак кул чаптылар.

— Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем!

Аның рәхмәте тагын алкышларга күмелде. Шулкадәр кайнар алкышлар каршында очрашуны ахры җиткәнен хәбәр итү уңайсыз иде. Тик нишлисең…

— Кадерле дусларым! Безнең бүгенге очрашу шушының белән тәмам. Мин сезгә исәнлек-саулык телим…

Әмма аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр.

— Ә без тагын телибез! – дип кычкырды кемдер.

— Без туймадык! – дип элеп алды икенчесе.

— Без акча түләдек!

Һәм залны канәгатьсезлек авазлары күмде.

Бәндәләр йөрәгенең иң караңгы почмагында яткан явызлык, нәфрәт, нәфес, көнчеллек һәм тагын меңәрләгән яшерен хисләр кара дулкын булып сәхнәгә ургылды. Ул чайкалып китте…

— Дәвам ит! – дип кычкырдылар залдан, — Без акча түләдек!

Тамагына төер, керфекләренә күз яше килеп тыгылды. Бу тиклемен үк көтмәгән иде ул. Аз гына хәленә керерләр, һичьюгы аңларга тырышырлар дигән өмете бар иде. Барсы да челпәрәмә килде… Чит-ятларның кимсетүенә дә, рәнҗетүенә дә түзәргә мөмкин, алардан башканы көтмисең дә, ә үзең яраткан, үзеңне яраткан кавемнең мыскыллавы үтмәс пычак булып җанны айкый.

Ул кабат залга күз йөгертте. Һәркайсы үз урынында. Залдагы кешеләр үзгәрмәгән, алар моннан берничә минут элек кенә чиксез зур соклану яудырган шул ук кешеләр. Әмма зал инде бөтенләй бүтән иде. Анда инде кешеләр түгел, ә ач бүреләр утырадыр сыман. Ул хәтта аларның өске иреннәрен ертып чыккан азау тешләрен дә күргән сыман булды. Кешеләр ләззәттә никадәр матур һәм соклангыч булса, канәгатьсезлектә шулкадәр ямьсез һәм чиркангыч иде.

Ул арада ярдәмчесе атылып чыкты һәм кара карашлардан, агулы сүзләрдән араларга теләгәндәй, бар гәүдәсе белән аны капларга тырышып алдына басты.

— Тынычланыгыз, оятсызлар! – дип кычкырды ул әйтеп бетергесез ярсу белән, — Ул чынлап та авыр хәлдә… Ул сезгә җырларын, моңнарын түгел… соклангыч әсәрләрен түгел… ул сезгә үзенең йөрәк телемнәрен өләште… Сезнең үле йөрәкләрегезне, коргаксыган күңелләрегезне үз хисләре белән сугарды ул…

Тавыш ерагая барды… Кинәт ул нәрсәнедер аңлаган кебек булды…

* * *

Эйе… Нәкъ шулай иде… Һәм моның бернәрсәсенә дә гаҗәпләнәсе юк…

Ул аларның моң-зарларын, кайгы-сагышларын җыеп алды. Күңелләрендәге караңгылыкны таратып якты нурга әйләндерде. Ул аларга яктылык өләште. Һәм кешеләр чистарынып, сафланып, яхшырып калыр дип көтте.

Әмма читтән алган яктылык белән генә бер кайда да китеп булмый, ул шундук таралып юкка чыга, җуела, төссезләнә. Яктылык саклансын өчен һәркемнең күңелендә үз кояшы булу кирәк, кечкенә булсын, тырнак очы кадәр генә булсын, әмма булсын. Әгәр күңелеңдә үз кояшың юк икән, сиңа бернинди нур чыганагы да ярдәм итә алмый.

Бу кешеләрнең күңелендә кечкенә дә кояш юк иде. Һәм алар читтән килгән нурларга, читләр йөрәгеннән кергән хисләргә мохтаҗ иде. Шуларны җыеп алалар да беркадәр вакытка сафланып, яктырып калгандай тоелалар, яшәүнең матурлыгын тоеп калалар. Әйе… Бу мизгелдә алар чынлап та яши…

Әмма беркадәр вакыт үтүгә читләр яктылыгы юкка чыга. Һәм алар кабат яшәүдән туктый. Тере мәеткә әйләнәләр. Сусыйлар, коргаксыйлар… Һәм янә яшәү хәленә кайтыр өчен нур чыганагы эзләргә тотыналар…

Бер карасаң, бу бәндәләр чынлап та тере мәет иде. Кабер тыны кебек тынчу чынбарлыкта, гүр караңгылыгыдай тормышта яшәүче үле затлар. Аларның уйлап канатланырлык уңышлары да, йөрәк канатырлык хаталары да, “эх!” – дип хәтерләрлек үткәннәре дә, “Һәй!..” – дип талпынырлык киләчәге дә юк. Үз тормышлары булмаганлыктан алар башкалар тормышы белән яши, җырчы моңы белән хисләнәләр, китап сүзе белән сөйләшәләр, сериал геройлары белән кайгыралар, яки шатланалар… Шәхесләрне чәйнәп тәм табалар… Үз тормышы белән яшәүче шәхесләрнең һәр гамәле боларның ач җаны өчен азык.

Ә ул шәхес иде. Якты шәхес.

Бу бәндәләр өчен ул нур, яктылык чыганагы иде. Ул аларның кояшы иде. Һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлады. Ни өчен икәнен белмәгән сурәттә дә ул нәкъ менә шулай уйлады. Хәер, болай уйлау аңа рәхәт иде. Үз-үзеңнең зурлыгыңны, югарылыгыңны күрсәтеп тора ич. Ә адәм баласы, кем генә булуына карамастан, үзенең бик тә әһәмиятле, бик тә кирәкле зат икәнен исбатлап торуга мохтаҗ. Һичьюгы, үз-үзенә… Һәм ул шулай уйлады. Үзен башкаларга яктылык өләшүче изге зат итеп сизде. Яктылык һәм шатлык өләшүче… Әлбәттә, аңа ярыйсы ук акча түлиләр… Әмма бер тиен бирмәсәләр дә ул нәкъ менә шушы эш белән шогыльләнер иде. Чөнки, башкаларны бәхетле итеп күрүдән дә татлырак гамәл юк.

Ул элек шулай уйлый иде…

Тик хәзер барсы да башкачарак төсмерләнде. Ул, әлбәттә, бернинди кояш та, изгелек белән тулган гаире табигый зат та түгел. Ул бары тик ризык.

Һәм йөрәк телемнәрен халыкка ашатып сәхнәдә басып торуы үзенең балтыр итен турап эт абзарына ыргытудан берни белән дә аерылмый. Бу – ахмаклык. Ләкин берәү дә моны ахмаклык дип көлми, чөнки һәркем белә: ризык ахмак та, акыллы да була алмый. Ул да туклыклы һәм татлы азык иде. Затлы ризык иде.

Залдагыларның ыржайган йөзен күрүгә, ул моңа тагы да ныграк ышанды. Сине чәйнәп, кимереп ташларга әзер тешләр. Ач бүре карашлары. Һәм ырылдау, чинау, акырышу. Һәм ул ярдәмчесен кызганып куйды. Ризыкларын тартып алырга җыенган кешене бу кавем берничек тә кичермәячәк иде…

Андыйлраны гафу итмиләр. Ул моны яхшы белә… Заманында ул да яшь иде. Шушы эш белән шогыльләнүчеләр арасына балкып килеп керде һәм бар халыкны үзенә каратты. Кешеләр инде башка йолдызлар барлыгын онытып, аңа борылдылар. Ә коллегалары аяусыз көндәшкә әверелде, адым саен гайбәтен саттылар, әле анда, әле монда мәкер корып аяк чалырга маташтылар. Күпләре хәзер картаеп таякка калды инде, тик һаман да аңа үч саклыйлар. Биргән сәламен алмаучылар да күп… Ул баштарак моны бик аңламый: “Беркемгә бер зыян кылганым юк бит, ник шулай кыланалар икән?” – дип уйлый иде. Хәзер менә яхшы белә инде. Ул аларның ризыгын тартып алган…

Залдагы халык үзе дә аның ризыгы кебек иде. Ул аларның караңгылыгы, наданлыгы, үлелеге белән туклана, шулар мескенлегеннән үзенең мин-минлегенә җим ала иде. Менә алар – үз күңелләрендәге кояшны гамьсезлек, хөсетлек, нәфсе, көнчеллек һәм тагын әллә нәрсәләр белән томалап үтереп, җонсыз хайван хәлатенә калган бичаралар. Алар күпләр, санап бетергесез. Һәм менә мин. Һәм мин берәү генә. Кояш кебек. Әлбәттә, барсы да дөрес иде. Ул чынлап та берәү генә. Һәм чынлап та кояш кебек иде. Әмма кояш кадере артсын өчен караңгылык кирәк…

Хәер, мондый уйларның беркайчан да башына килгәне булмады бугай. Булса да тик аңастында гына булгандыр. Ә бәлки, мондый күңелсез хисләр давылына залдан ургылган кара дулкын сәбәпчедер. Бәлки… Авыр газаплардан ярылып барган йөрәгеңне шундый кара хисләр белән тутырсыннар әле!..

Тик ул барыбер хаклы иде. Бөтенләе белән булмасын… Кара дулкын тәэсирендә булсын… Ансы мөһим түгел… Тик ул тормышын төреп алган матур әкияттән, үзе хасил иткән әкияттән азат. Татлы алданулар юкка чыкты… Шайтан таягыдай тырпаеп торган дөреслек кенә калды. Бөтен гомереңне озатып барган ышануларыңның бер мизгелдә җимерелеп төшүе газап, әлбәттә.

— Күрмисезме аңа ничек авыр! – дип кычкырды ярдәмчесе, — Бәлки, арагызда доктор бардыр?

Ул елмайды…

— Хәзер доктор кирәк түгел инде… – дип пышылдады хәлсез иреннәре. Һәм ярты гомерен озатып барган шушы затларны соңгы тапкыр күреп калыга теләгәндәй, залга бакты. Тик зал да, кешеләр дә күренмәде. Тирә-якта ниндидер соры бер дөнья иде. Күгендә соры болытлар йөзә, җирендә чамасыз эсселектән көйгән гарип үлән. Һәм ул җирдә ята… Ә баш очында аяусыз кычкырышып ниндидер кошлар пыр тузыша. Ул нәрсә булганын аңларга теләгәндәй башын калкытты. Козгыннар… Козгыннар бер-берсен өзгәләрдәй нәфрәт белән ниндидер ит кисәген тарткалыйлар иде. Ит кисәге… Йөрәк… Ул башта козгыннар томшыгындагы үз йөрәген күрде, аннан соң күкрәгендә чиксез әрнү тойды. Миенең кайсыдыр өлешеннән хәлсез уй саркылып чыкты:

— Азык… Рухи азык… – һәм ул бу мизгелдә бөтенләй артык булган бер хис белән, адашкан шуклык хисе белән кушылды, — Рухи козгыннар…

* * *

Без аны ярата, аның өчен барсына да әзер идек. Без аны шулкадәр сагынып көткән идек. Ә ул… Аз гына сөйләде дә, очрашуның ахырына җитүебезне әйтте… ну, шулай булмый бит инде… Син атналарны, көннәрне санап көтәсең, ә ул… Әлбәттә, бераз ачу килде… Әйе, мин дә кычкырдым… Барыбыз да кычкырдык…

Нигә кычкырдыкмы? Белмим… Беренчедән, ачу чыкты… Икенчедән… Әйтик, башка биюче булса, без болай итмәс идек… Болай да сәгатьтән артык биеде бит инде… Башка биюче булса, шулай тиеш икән дип таралышыр идек. Ә ул… Мин болай дим… Кычкырышуыбызның бер гаебе дә юк. Ул безнең никадәр нык сагынуыбызны, ни тиклем яратуыбызны гына күрсәтә торган хәл. Без бит аңа тукта, ялкыттың димәдек. Без аңа тагын биесен дип кычкырдык…

Бик әйбәт. Үзенә күрә таман. Безгә җырларга теләмәгән икән, берәүгә дә җырламасын! Ой, кичерегез зинһар… Белмим, ни әйтергә дә белмим… Мин әле дә аны гафу итмим. Кызык күренеш. Яратам да, гафу да итә алмыйм.

Мин һаман да аның китапларын укыйм. Укыйм да елыйм. Җанымны берни белән дә тиңләп булмастай хисләр биләп ала. Күңел тула. Еламый түзеп кара! Кызганыч, үзе юк. Бигрәк яшь көенчә китеп барды. Күрәсең, яхшы кешеләр теге дөньяда да бик кирәктер инде.

Марат Кәбиров. Йөрәк — хикәя

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.14MB | MySQL:64 | 1,981sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика