ир канаты
Иҗат

Ир канаты


 

1

Хатыны җен кебек аның. Бәкернең әллә ничә тапкыр сынаганы бар. Шешә ачтымы — хатыны килеп чыга. Бу юлы да шулай — гаражга кереп, кичә кичтән яшереп куйган шешәне ачып җибәрүе булды, ишек төбендә хатынының тавышы ишетелде:
— Нәрсә, әллә бүген дә эчәргә җыенасыңмы? Таң тишегеннән…
Бәкер аракыны ялт кына бензин, май тутырылган пластик шешәләр арасына шудырды да өстенә буш капчык ыргытты, аннан соң тавышны ишетмәгәнгә салышып өстәлдәге шөрефләр яшнигендә казынырга тотынды.
— Аракы исе чыккан кебек, — дип сөйләнде хатыны, — Син нишлисең монда?
— Аракы түгел, тормоз сыекчасы ул, — Бәкер өстәлдәге шешәне алып хатынының борын төбенәрәк китерде, — Аның да исе шундый тәмле.
Хатыны йөзен җыерып куйды:
— Бирермен мин сиңа тәмлене!
Ир шешәне кабат урынына утыртты да серле елмаеп хатынына төбәлде:
— Ниятең начар түгел…
Ул хатынын терсәгеннән алып йомшак кына итеп гараж эченә тартты. Тегесе бер адым эчкә узды да иренең кулын читкә этәрде:
— Азамат уянды…
— Өлгерәбез әле, Әлфиякәй…
Кинәт кенә тартып Әлфияне кочагына алды да иркәли башлады.
— Кит әле моннан, карт дивана!
Шулай дисә дә хатын артык карышып маташмады, кулы белән карманып гараж ишеген кысыбрак куйды да назга бирелде. Әллә нинди сәер тылсым булды, яшь чаклары кире кайтты диярсең. Бәкернең соңгы вакытта бу тиклем үк дәртләнеп тотынганы юк иде. Хәер, болай таң белән кочаклашып-үбешеп маташканнары да булмады бугай. Кайда диген бит әле — гаражда. Үзенә күрә, бер яңалык бит инде. Шуңа да кан кайнады, хатыны да назга тулысынча бирелеп, учакка ялкын өстәде. Инде Бәкернең куллары хатынының күлмәк төймәләрен эзли башлады. Бер төймәне ычкындырган гына иде, гараж ишегеннән карап торган Азаматны күреп туктап калды. Бер-берсенә карашып беркадәр тордылар. Бәкер үзен ничектер гаепле итеп, ярамаган эш өстендә тотылган кеше кебегрәк итеп тойды. Малае елмаеп куйды. Ниндидер ярату, әти-әнисенең бу гамәлен хуплау бар кебек иде бу елмаюда.
Иренең кинәт кенә тукталып калуын тоеп Әлфия телгә килде:
— Нәрсә булды?.. Бәкер?..
Бәкер ни дип тә әйтергә белми торды. Аның каравы малае кыюрак булып чыкты, ул гараж ишеген ачып җибәрде:
— Ә сез кинодагы кебек…
Моны ишетүгә, Әлфия иренең куеныннан арынып өс-башын төзәтергә тотынды. Бәкер ни эшләргә, ни әйтергә белми торуында булды. Ә Азамат аларның шундый кызык халәтен күреп көлеп җибәрде һәм йөгереп өйгә кереп китте. Аның көлүе өлкәннәргә дә йокты.
— Әйттем мин сиңа… — дип ирен гаепли башлаган Әлфия дә көлергә тотынды, — Кинодагы кебек диме… Хе-хе-хе… Зур бит инде хәзер, аңлый ул.
Бәкер аның биленнән кысып үзенә тартты.
— Ярый, вакытында килде бит. Зур эшләргә тотынган чак булса, нишләр идең. Ә үбешү — гаеп түгел.
Хатыны ир куенында аз гына назланды да гараж ишегенә атлады:
— Ярый, чәй эчертим инде. Син дә кермисеңме?
— Юк, мин ындырга чыгам.
Хатыны кереп киткәч, Бәкер бая куйган аракысын кабат тартып чыгарды да бөкесен каплап урынына шудырды. Баш төзәтү теләге беткән иде ни өчендер. Моторлы чалгысын алып ихатага чыкты. Бензины җитәрлек иде әле, ә менә маен өстәргә кирәк икән. Стартерны тартып җибәрүгә, чалгы тигез дырылдап эшләргә тотынды. Бәкер газга басып алды — тавышы зәһәр, чукынчыкның. Аны шундук сүндерде дә кабат гаражга кертеп куйды. Кабызырга иртәрәк икән әле. Күршеләргә Казаннан кунаклар кайткан иде кичә. Казанныкылар алар озак йоклый, мотор акыртып комачаулау дөрес булмас.
Печәнне чабарга кирәк инде. Элек әллә ничәшәр чакырым ераклыктагы печәнлеккә барып кул чалгысы белән чабалар иде. Ялан җир дә түгел бит әле ул, агач арасы. Икешәр гектар җир чабыла иде. Хәзер рәхәткә күнегелде, абзар артындагы печәнне дә эшләргә ирендерә, аның өчен дә мотор кирәк. Күп нәрсә дә түгел бит инде, югыйсә.
Бәкер келәткә кереп, аның көрәк, сәнәк, тырма ише нәрсәләр саклана торган кечкенә бүлмәсеннән чалгы алып чыкты. Йөзен капшап карады — чүкергә кирәк икән. Бүкәнгә кага торган сандалны җайлап куйды да чүкергә тотынды. Моның да тавышы яман икән. Аннан соң, чалгы чүкүне дә кул беркадәр оныта төшкән инде. Элек кенә ул…
Бик тавышланмаска тырышып чалгы йөзенә берничә тапкыр сугып карады. Каты чалгы иде бу, яхшы металлдан ясалган, кызганып сугып кына берни дә майтарырлык түгел. Күршеләр ягына күз атты да кабат гаражга кереп китте. Чалгы тапый торган җайланмасы да бар иде бит әле. Аның белән маташырга бик яратмаса да башкача булмый бугай бүген. Таң тишегеннән шакылдап утырса, кунакларны мыскыл иткән кебек килеп чыга. Бер карасаң, гаепләүче табылмас иде инде. Бүген аның ял көне, ял көнендә ындырдагы печәнен чабарга кирәк. Көн әйбәт торса, бәлки, кичкә җыеп алырлык та булыр. Авыл кешесе моның барсын да аңлап тора. Ник шакылдыйсың, тавышланасың, дип бәйләнүче булмас. Шулай да Бәкер җөрьәт итмәде. Кеше шәһәрдә дә тик ятмый, арып кайтканнардыр — йокласыннар.
Чалгысын тотып ихатага чыгуга югары оч Гарәби күренде. Гарәби — аның исеме. Ябык озын буйлы, каракучкыл булгач, җисеме исеменә туры килеп, үзе дә беркадәр гарәпкә охшап тора.
— Бәкер, малай, сиңа бик зур йомыш бар бит…
— Әйтеп кара, кыенсынмасаң, — дип елмайды Бәкер, — Кайсы малың чирләп китте?
— Сыер. Көтүдән алып калдым.
— Мал врачына барырга иде.
— Ул малай бернәрсә дә белми, ә син… Төн уртасында килергә кыенсындым, малай. Барып кара инде, зинһар өчен.
Бармый булмый инде, мондый очракта кешенең малы үлеп-нитеп китсә, үзең гаепле сыман тоеласың. Бәкер баш какты да утарга атлады. Сизелер-сизелмәс кенә сызгырып җибәрүгә ат кешнәгән тавыш ишетелде.
— Әйдә, малкай, эшкә чакыралар, — дип Бәкер атның колак артын кашып алды һәм Гарәбигә борылды, — Кайта тор, хәзер киләм.
Гарәби капкага атлаган җиреннән кире борылды:
— Карале, менә моны тыгып куй әле син, — дип каеш астыннан бер ярты тартып чыгарды.
— Кирәкми.
— Кирәк, малай. Чын күңелдән бирәм.
— Шулай булса гына инде, — дип елмайды Бәкер, — Ярый алайса. Рәхмәт.
— Сыер өйдә түгел бит ул, — дип күз кысты Гарәби, — Ферма малларына куштым бит. Аңлыйсыңдыр инде…
Бәкер баш какты. Аңлашылмаслык берни дә юк иде. Авылда мал асраучы сирәгәйде хәзер, шуңа күрә көтү чиратка калды, атна саен килә дә җитә. Үзләре мал арасында эшләүчеләр сыерларын фермада тотарга тырыша. Шулай җайлырак, мал азыгы дип тә, көтү чираты дип тә борчыласы түгел. Җитәкчеләр дә күрмәмешкә салыша — фермада эшләргә атлыгып торучы юк, боларның да ачуын чыгарсаң, бер кешесез калырсың.
Гарәби чыгып киткән иде инде. Азамат кай арададыр ат янына килеп җиткән, келәттән йөгән-иярләр чыгарып маташа. Улының шул гадәтен ярата Бәкер, бер дә әйткәнне көтеп тормый барсы да үзе белеп эшли.
Өй ишегенә барып хатынын чакырды да аңа теге яртыны тоттырды:
— Мин Гарәбигә барып киләм. Югалтып торма.
Хатыны бер Бәкергә, бер яртыга карап алды да елмаеп куйды. Верандага кереп кечкенә чемоданын алды, аны ачып мал даруларын барлады, суыткычтан берничә флакон алып салды. Ихатага чыгуга Азамат инде йөгән кидереп, ияр салып Ялкынны юлга әзерләп куйган иде. Бәкер сүзсез генә аның башыннан сыйпап алды. Малай елмайды.
— Әти, мин печән чаба торсам ярыймы?
— Кул чалгысы белән.
— Юк, мотор белән…
— Кул чалгысы. Мотор белән мин кайткач чабарсың.
— О, яхшы алай булса! — Азамат чалгыны алып, ындыр ягына атлады, — Син озак торма, яме.
Бәкер аның артыннан сокланып карап калды. Алтынчы гына сыйныфта укыса да белмәгән эше, кысылмаган җире юк моның. Шулай теремек, тынгысыз булып үссә әйбәт бит инде.
“Әй, нәрсә, катып торасың инде? Кайда барырга теләгән идең? Киттек, әйдә” — дигән сыман ул арада аты килеп борыны белән аның иңенә кагылды. Моны күреп ир кычкырып көлеп җибәрде дә йөгәнне алып капкага атлады.
Ялкын — күк яллы, күк койрыклы карасу алтынсыман төстәге гадәти татар аты иде. Чыдамлыкка һәйкәл куярга кирәк булса, аны нәкъ менә татар аты рәвешендә итеп эшләргә мөмкиндер. Ачы салкын да, көйдергеч кояш та болар өчен бер ни дә түгел кебек. Ә үзләре чабышкы да, йөкче дә, менге дә, юртак та. Һәм һәр өлкәдә — егылып үлгәнгәчә. Бәкер үзе бер туктамыйча ат менеп Уфага кадәр барган кеше. Ике йөз чакырым бу! Күңеленнән генә ул Ташкынны менеп йөрергә теләгән иде, әлбәттә, тик аның үсеп җиткәнен көтү озаграк булып тоелгач, Ялкынны сайлады. Ә бераздан бу айгырны шулкадәр нык үз итте, ниндидер бүтән атка күчү хыянәт булып тоелды.
Урамга чыккач, әйтеп бетергесез төгәллек белән мизгел эчендә ияргә күчте. Менеп утырмады. Атка атланмады. Күчте. Ниндидер бер тылсым белән кинәт ат һәм кеше бербөтенгә әйләнгән шикелле булды. Һәм бу тылсым ферма ягына чаптырды.

2

Гарәбинең сыеры абзарга керә торган ишек янындагы кечкенә бүлмәдә иде. Ярамаган нәрсәгә юлыккандыр инде, буаз сыердан да болайрак булып күбенгән, көчкә тын ала. Бәкер аңа укол кадады да утарга чыгарып куып йөртергә кушты. Алай да булмаса, корсагын тишәргә туры килер, шуңа күрә өйгә кайтып китүнең файдасы юк иде. Беркадәр көтәргә кирәк булыр. Ярый, үз атлары янында торып торыр әле. Айрат килгәндер инде. Ул атлар утарына атлады.
Атлар абзарын күргәне бар Бәкернең. Авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән чагында ипподромга да еш бара торган иде. Анда инде барсы да шартын китереп эшләнгән. Һәрбер атның аерым бүлмәсе бар. Бергә тора торган урыннарын да («тулай торак» дип көлә иде ул вакытта) биеклеген, иңен, озынлыгын ниндидер стандартларга туры китереп ясаганнар. Хәтта яктылык төшү микъдары да әллә нинди формулалар белән исәпләнелгән стандартларга туры килергә тиеш икән. Утар киртәләре металлдан ясалырга һәм дә биеклеге ике метрдан ким булмаска тиеш, диләр иде ул вакытта. Анда гел затлы атлар иде шул.
Монда татар атлары гына булгач, хәлләр аз гына башкачарак иде. Абзар дигәне — яшь имәннәрне киртләнгән баганага тезеп сәмән белән күтәрелгән сарай шикелле нәрсә. Яхшы нәрсә, ата-бабалардан калган. Җил-яңгыр да, салкын да үткәрми, һавасы да әйбәт. Кирпеч-таштан булса, дым тарта ул. Ә имән — имән инде. Бер яклап такта койма белән бүлмәләр бүленгән — монда чирле, яки аерым ашатырга тиешле атларны тоталар. Калганнары өчен — сарайның калган өлеше. Җәен-кышын шулай.
Бер карасаң, ипподромнар белән чагыштырсаң, бик фәкыйрь генә күренә. Ләкин ипподромнарда бит серкәсе су күтәрми торган нәзберек затлар да яши. Алар Татарстанның футбол командасы кебек — төрле җирләрдән, төрле илләрдән җыелганнар. Кайберләре бөтенләй кар күрмәгән, алар инде аерым шартлар, аерым тәрбия таләп итә. Монда үскән ашлыкны, я печәнне аларның гомергә дә күргәне юк, аларга аерым ярма, аерым яшел кирәк.
Ә монда — шушы җирдә туып-үскән атлар. Болар бернинди дә шартлар сорамый. Нәрсә бирәләр — шуңа риза булып, нәрсәсе бар — шуны биреп яши. Боларга ходай эшчәнлекне дә, чыдамлыкны да, тугрылыкны да өеп биргән. Һәм алар шул ходайдан алган бөтен байлыкларын кешеләргә биреп китәләр. Татарның үзе шикелле үк атлар. Һәм алар Бәкергә шул хәтлем кадерле иде. Аларның бабалары да бит шушы җирдә туган, шунда гомер иткән. Күпләре бәлки Бәкернең бабалары белән ут-су кичкәндер.
Һәрхәлдә, Бәкер аларны ярата, үз заты белән бер параллельдә яшәүче тереклек ияләре дип кабул итә кайбер чордашларына битараф булганда да аларга битараф кала алмый иде.
Иде… Бәкер эшкә килгәндә, утар киртәләре читләнмәгән тактадан ясалган, һәм бер метр биеклегендәге шул киртәләр өстеннән чәнечкеле тимер чыбык сузылган иде. Күрер күзгә дә сәер иде бу. Атлар — чәнечкеле тимерчыбык эчендә…
Бәкер аны атна үткәнче үк алып ташлады. Беренчедән, чәнечкеле чыбык атлар өчен куркыныч иде. Икенчедән… Менә монсын җайлы гына аңлатып та булмый. Бәкер өчен атлар колхоз малы гына түгел иде. Ат Бәкер өчен үз нәселенең символы һәм ул аны чәнечкеле тимерчыбык эчендә яшәтергә теләми иде.
Урман якын, атлар кул астында булгач, акырынлап кына киртәлек ташый-ташый чәнечкеле тимерчыбыкны каезланган усакка алыштырды. Тик барыбер, биеклеген китап һәм ипподром кешеләре кушканча ике метрга җиткерә алмады. Рөхсәт итмәделәр. Бәлки, хаклы да булганнардыр. Көнозын авыр эштә йөргәч, сикергәләргә атлыгып торучы атлар бик сирәк иде. Булса да бәла түгел, ат әллә кайда китми ул, йөри-йөри дә кире әйләнеп кайта. Айрат әйтмешли, атка көтүче кирәкми, ярдәмче кирәк.
Айрат сыпыту бетереп… Хәзер аны нәрсә дип атыйлар соң әле, колледжмы, лицеймы… элеке һөнәрчелек училищесы инде кыскасы, шуннан тракторга право алып чыгалар… Шул һөнәрчелек училищесын бетереп кайткан егет иде. Андыйларны элек кенә куш куллап көтеп торалар иде бит. Хәзер ни техникасы юк, ни башкасы. Булганнарының хуҗалары тиз генә пенсиягә китәрлек түгел. Шулай булгач, авылда калам дип тә артык өметләнәсе юк. Эш табалмыйча анда-монда сугылып йөрде дә вакытлыча гына дип ат караучы булып урнашты. Эше ошап киттеме, башка җирдән урын табалмадымы — китәм дигәне юк әле, хәзер икенче ел тула инде. Булдыклы егет, эш рәтен белә. Атлар белән дә тиз килешә алды, өендә умарта да карый. Ара-тирә кайларгадыр барып бал сатып та кайта. Акчасы җитәрлек булса, читкә китәм дип бик өтәләнәсе юк бит инде. Бер җирдә дә өеп куймаганнар.
Бүген Айратның көне иде. Бәкернең ялы. Бу вакытта инде Айрат килгән булырга тиеш иде, әмма егет күренмәде. Бәкер анда-монда сугылып аны чакырып карады да утарга килде. Атлар аякланган иде инде. Барсы да тынгысызлана, көтүгә чыгып китәргә җыена. Бәкерне күргәч, хәрәкәт тагы да көчәя төште бугай. Бары тик Юлдаш кына һаман урынында бик мескен кыяфәт белән басып тора. Картлык шатлык түгел шул инде. Чире дә бар бугай. Төп-төгәл нәрсә икәнен генә белми Бәкер, әмма таза ат алай булмаганын яхшы төшенә. Хәер, карт кеше кебектер инде ул да, бөтен җире дә авыртадыр, бер җире дә шыр сау түгелдер. Бөтен утарны бер итеп Ташкын йөри… Аңа карап Бәкер елмаеп куйды. Әллә нинди ат булып чыкты бу нәрсә. Беркемгә баш бирми, беркемне үзенә якын җибәрми. Атлар арасында үзенә бер төрле, аерым бер дәүләт булып тора.
Әнә, әле дә башын горур чөеп, Бәкергә югарыдан карап тора. Әйтерсең, Бәкер ат караучы түгел, ә Ташкын кеше караучы. “Килдеңме инде, янәсе. Әйдә, эшләп кара инде эшеңне.” Ташкынны алар яраталар. Тыңлаусыз булса да, якын җибәрмәсә дә. Шуның аркасында күп вакыт һәртөрле начальниклардан авыр сүз ишетергә, хәтта барлы-юклы зарплатаның бер өлешен кистерергә туры килсә дә. Ташкынның үзенә генә хас бер сөйкемлелеге, хәтта кешеләрнең дә күбесендә булмый торган горурлыгы, егетлеге бар. Әллә нинди инде ул менә.
Бәкер аны аеруча нык ярата. Сәбәбе дә бар. Бер мәлне ул көтүчеләр белән ниндидер бәйрәм ясап, ләх исереп төштән соң ук өенә кайтып китте, ә икенче көнне иртән килсә — бер биянең яңа гына туган колыны, утар коймасы арасына ничектер башын тыккан да кире алалмаган. Күрүче дә булмаган аны, ичмасам. Ә Бәкер килүгә инде теге бөтенләй бетешкән иде. Бик ашыгып тартып чыгарсалар да озакка бармады, бер-ике көн интегеп йөрде дә җан бирде. Бәкер үзен адәм үтерүче кебек тойды ул чакта. Бәлки, гаебе дә булгандыр инде. Ә бәлки, булмагандыр да. Бөтен тишек-тошыкны да карап-күреп бетереп булмый ич. Ләкин ул үзен гаепләде.
Колынның чиргә уралуын белгәч, колхоз җитәкчелеге дә аңа ябырылды. Хөкүмәт үз малын бушка җибәрергә яратмый бит ул. “Әгәр үлсә, бер ат бәясен түлисең!” — дип куркыттылар. Шуннан Бәкер, беркемгә дә әйтми-нитми генә, колынны арбасына салып үләт базы янына илтеп күмде. Хәтта мулла абзыйга хәер кертеп дога укытып чыкты, колын өчен икәнен әйтмәде, бу доганы күңеленнән генә аңа багышлап торды.Ә сораучыларга “Өйгә алып кайттым, шунда тәрбиялим. Монда аны мал итәрлек шарт юк,” — дип алдашты.
Арзанрак бәягә колын сатучылар юкмы дип гәзитләрне дә караштырды, бик ышанычлы танышлары аша тирә-якка хәбәр дә таратты. Берәр юлы килеп чыгарга тиеш иде. Һәм ул бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыкты. Бер мәлне күршеләренә кунаклар кайтты. Әле кичә кайткан кунаклар. Шуларны китерә килгән шофер егет белән бераз капкалап, сөйләшеп утырырга туры килде. Эчкән авызда сүз тормый бит инде, Бәкер дә үзенең колын алырга теләвен ычкындырды. Икенче көнне, айныгач, моның өчен бик нык үкенде үкенүен. Тик сүз инде ычкынган иде, бары тик шофер егетнең егетлегенә генә ышанасы калды. Ә ул икенче кичкә үк колын алып килде. Абыйсымы шунда, кемедер, ипподромдамы-кайдадыр эшли икән. Бәкер тәфсилләп сорашып тормады. Аның өчен кайдан килүе түгел, ә килүе мөһим иде. Хакы кыйбатрак булды, әлбәттә, ләкин ат бәясе түгел. Аннан соң, кешегә дә сөйләр сүз азрак кала.
Колын кызык булып чыкты. Бәкер аны бик санга сукмыйча гына сарык утарына ябып торган иде. Ә теге икенче карауга инде ишек алдында уйнап йөри. Киртәне бар дип тә белми икән, чукынчык. Аның ничек сикереп чыгуын үз күзләре белән күргәч, Бәкер аһ итте. Ипподром дигәне чынлап та дөрестер мөгаен, хакын күтәрү өчен генә әйтмәгәннәрдер. Бу сөяк-санагы белән дә, үз-үзен тотышы белән дә гади колхоз аты түгел иде. Ә сикерүе нинди! Олимпиада уенындагы гимнасткалар диярсең. Шундый сыгылмалылык, төгәллек. Бәкер аны әллә ничә тапкыр сарык утарына ябып, сикереп чыгуын әллә ничә тапкыр күзәтте. Аннан соң Әлфия белән Азаматны чакырды. Алар да телләрен шартлата-шартлата, соклангыч авазлар чыгара-чыгара карап тордылар. Ахырда Азамат кеше-фәлән күрмәгәндә үзе генә дә колынны сикертеп маташты бугай. Һәрхәлдә, ул аны бик яратты, өйдә нинди тәмле әйбер пешерсәләр иң беренче колынга алып чыгып бирергә тырышты. Тик тегесе бик тә нәзберек булып чыкты, теләсә-нәрсәгә һушы китми икән. Шул рәвешле Азамат колынның ихтирамын казана алды. Икесе дә сабый булгач, тиз уртак тел тапканнардыр инде. Ә Бәкер, ничек кенә хәстәрлек күрсә дә, барыбер, икенчел булып калды.
Әлбәттә, бу колынны үзеңдә генә калдырсаң, яхшы буласы иде. Өйдәгеләр дә шулай дип тора, Бәкер үзе дә шул яклы. Ләкин тирә-юндә колын сатучы табылмады. Ә колхозныкын кабат илтеп куярга кирәк иде. Күп тә үтмәде, бу хакта исенә дә төшерделәр. Бераздан таләп итә башладылар.
Илтеп куй дип әйтү генә җиңел. Әле аны теге колынның анасына кушарга да кирәк иде. Гадәттә, мондый чакта бияләр чит колынны якын китерми. Кайвакыт аракы эчертеп, я тагын берәрничек исертеп кенә кушасың. Ә бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты. Бия аны кабул итте, ә Ташкын үзе якын да килергә теләмәде. Бер биягә дә. Шул рәвешле бик этләнеп, озак баш ватканнан соң, әллә колынның үзен исертеп караргамы дип утарга керсәләр, теге Юлдаш кушаматлы биянең муен астына ышкылып тора иде.
Юлдаш әлеге кебек мескен түгел иде әле ул чакта. Уйнаклап тормаса да үз көчендә иде. Колыны үле туса да сөте шул килеш иде. Шул рәвешле, Ташкын үзенә ананы да үзе сайлап алды. Икесе бик килештеләр. Гадәттә, үсеп җиткәч, маллар чит-ятка әверелә. Бу җәһәттән атлар да артык аерылмый. Ә Юлдаш белән Ташкын әле дә бер-берсен танып, барлап, адәмчә әйтсәң, хәл белешеп торалар.
— Бәй, син монда нишләп йөрисең?
Бәкерне уйларыннан Айратның сүзе бүлде. Ул чаптырып килеп җиткән дә атын йөгәненнән алып аның янәшәсендә тора иде.
— Ә син нишләп эштә түгел, әнә бит атларың ничек тынгысызлана.
— Чыгармаска куштылар.
— Ничек чыгармаска?
— Бүген район үзәгеннән кешеләр килә икән. Журналистлар да була ди. Телевидение. Шуңа малларны утарда тотарга диделәр.
— Нишләп эч пошырып йөриләр алар тагын?
— Районның юбилее җитә бит. Шуңадыр инде.
— Ач торалармы?
— Юк, хәзер берәр йөк сенаж китерәләр. Шунда барып килдем.
— Бәй, алайса, аруырак киенеп кил инде, телевизорга төшәсең булгач.
— Төшерүләре икеле әле. “На всякий случай” — дип кенә әйттеләр.
Айрат бер мәл икеләнеп торды да тәвәкәлләде.
— Бәкер абый, минем бер йомыш бар иде.
— Нәрсә, тагын бал сатаргамы?
— Әйе, — дип елмайды Айрат, — Ике-өч көнгә. Бүтән көнне мин эшләп торырмын.
— Мин Гарәби абыең яныннан әйләнеп килим инде. Шуннан китәрсең.
Айрат балкып китте:
— Рәхмәт, Бәкер абый! Жалкы, синең кызың юк.
— Нәрсә?
— Ике дә уйламый өйләнер идем.

3

Алдан махсус әзерләп куйган машина-трактор паркын төшергәч, хуҗалык рәисе җиңел сулап куйды. Аллага шөкер, андый-мондый нәрсә килеп чыкмады. Трактористларның да барсы да айнык иде, техника да авып-җимерелеп төшмәде. Маладис, булдырганнар. Әйткәнне тыңлый белә инде аның эшчеләре.
Рәис Харисович Чурбанов — шушы хуҗалыкның озак еллар буе эшләгән җитәксе, ягъни рәисе һәм бу — якын тирә-якта кешенең исеме дә вазыйфасы да бер үк сүз белән аталган бердәнбер очрак иде. Ул илле яшьләр тирәсендә, уртача буйлы, юка гәүдәле, чәчләре чалара башлаган ир булса да район хуҗасы алдында өлтерәп торгач, рәистән бигрәк, йомышчы малайны хәтерләтә иде.
— Ашханәгә кереп чыгабызмы әллә? — диде ул күтәренке күңел белән, — Гел төшереп кенә йөреп булмас, бераз капкалап алырга да кирәк.
Тик район җитәкчесе юморны аңламады.
Алхан Габбәсович таза тыгыз гәүдәле, уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, иллегә җитеп килүче ир иде. Чибәр кеше дип әйтүдән аны бары тик табигатьнең камиллегенә күләгә төшерүче озын борыны һәм пеләш башы гына саклап тора. Көн эссе булса да ул һәр вакыттагыча костюм-галстуктан һәм үзен бик яхшы хис итә иде.
— Ашау качмас, — диде ул кире каккысыз итеп, — Шулай бит, Әминә?
Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле Әминә беренче карашка бик яклаучысыз, мәктәп баласы кебек кенә булып тоелса да, үткен булып чыкты — бернәрсәне дә күздән ычкындырмый, ара-тирә уңайсыз сораулар да биргәләп куя. Эзләүсез-сораусыз бөтенләй кирәкмәгән җиргә дә кереп китә. Үз күзе белән күрергә, үз кулы белән тотып карарга тырыша торгандыр инде. Юкка гына журналист булып эшләми ич.
— Дөресен әйткәндә, мин берәр чынаяк кофе эчеп алыр идем, — дип елмайды Әминә, — Хәер, өлгерербез әле. Хәзер басуга менәбезме?
— Юк, алайса, кофе эчеп чыгыйк, — дип үзен төзәтергә ашыкты район башлыгы, — Минем дә тамак кибеп тора.
— Кызлар күптән көтә инде, — дип елмайды Рәис, — Әйдәгез.
Ходайның рәхмәте, әл дә телефон бар әле дөньяда. Шулай уйлап, рәис кирәкле номерны җыйды:
— Кызлар, хәзер керәбез. Берәр чынаяк кофе эчәргә. Кофе!
Алай-болай була калса дип шундук кибетче кызларга смс язып җибәрде: “Ашханәгә кофе китерегез. Тиз генә!” Кибет, әлбәттә, турыдан-туры аңа буйсынмый иде. Ләкин кибетчеләр авылда яшәп мал асрагач хуҗалык рәисенең сүзе үтә.
Инде барсын да булдырдым дип машинага кереп утыруга, район башлыгы:
— Басуга! — дип боерды.
— Әминә кофе эчәргә…
— Әминә кире уйлады, — дип елмайды район башлыгы, — Тиз генә эшләрне бетерәбез дә иркенләп ял итәрдез. Ә кофе менә… водитель энекәшнең термосында бар икән. Менә шунда басуда эчеп алырбыз.
Машина кузгалып китте. Хуҗалык рәисе үз урынында, водитель янәшәсендә, артта — район башлыгы белән, республика телевидениесеннән килгән журналист Әминә. Бер яктан бу район башлыгының гадилеген, кешелеклелеген күрсәтә торган адым иде. Үзен әллә кемгә куймый, беренче булырга атлыкмый, гади генә машинада гади генә урында утырып бара. Тик Әминә яшьлеге белән бу адымны дөрес бәяли алмады бугай, ул моны шулай тиеш дип кабул итте. Аның каравы, хуҗалык рәисе үзенең алда утырып баруыннан бераз кыенсынды. Башта ул үзенә гид вазыйфасын алып, авылның матур урыннары белән таныштырып барырга уйлаган иде. Тик басуга барган юлда андый урыннар табылмады. Өстәвенә, ферма аша да узасы бар. Ә монда мавыктыргыч нәрсәләр күп түгел. Әминә дә сөйләшмәде. Ул арттан килүче редакция машинасында утырган оператор белән смс алыша иде. Район хуҗасы кызга карап-карап алды да дәшмәде. Шуңа күрә, сөйләшмичә генә бардылар.
Ферма эченә кергәч, Рәис водителенә “тизрәк узарга тырыш” дигән ишарә ясады. Машина салмак кына тизлеген арттырды. Рәис елмаеп куйды, моннан тизрәк узуың хәерле иде.
Әлбәттә, монда Рәис Харисовичның гына гаебе түгел-түгелен. Авылны бөтен ил белән бетерделәр ич. Совет чорында гөр килеп торган хуҗалыклар бүген сушытан калган шикелле. Тик моны аңлатып кара син шәһәр кешесенә.
Бу СССР таркалганнан соң бер тапкыр да юньле ремонт күрмәгән ферма иде. Элек колхозга кайткан су сиптергеч әлүмин торбаларны киртә итеп рәхәтләнәләр иде бит. Җайлы нәрсә — бер шөрепләп куйдыңмы әлләни гомергә җитә — мал да сындырмый, җил-яңгыр да черетми. Ләкин ил таралгач, әлүминнең кадере артты да ул торбаларны урлап сата башладылар. Рәис Харисович карап-карап торды да ул торбаларны үзе сүттереп алып металл җыючыларга илтеп тапшырды. Утарларны иске-москы такталардан кораштырып, биеклеге җитмәгән урыннарга чәнечкеле тимерчыбык сузып куйдылар. Кем уйлаган инде ул чагында телевидение вәкилләре белән шушы ферма аша узарга туры килер дип. Бәхеткә каршы, әле фермада ремонт бара иде. Әлләни зур эшләр башкармасалар да дөньяны таратып куйгач, бөтен нәрсә өчен дә: «Ремонт ясыйбыз, шундый-шундый эшләр башкарачакбыз» — дип акланырга була. Өстәвенә малларның да күбесе — кырда. Фермада бары тик җәйләүдәге утарлары тулысынча җимерелеп беткән бер төркем сыер, бозаулар һәм атлар гына. Кайчандыр гөрләп торган малчылык фермасы бүген үлем түшәгендәге карчык хәлендә иде. Хәер, авыл үзе дә элекке кебек түгел бит инде.
Ә авылның сөйләр тарихы да, искә алыр шәхесләре дә җитәрлек иде.
Ләкин үткәннәр белән матану һәрвакыт үкенечле яңгырый. Шуңа Рәис бик мактанасы килсә дә дәшми калды, тешен кысып телен тыйды.
Шуңа тиз-тиз генә үтеп китүең хәерле. Ләкин Рәис сөенеп тә өлгермәде, шофер кинәт тормозга басты:
— Шайтан алгыры!
Арттагы кадерле кунаклар алгы утыргычка бәрелеп куйды. Рәис инде водительгә ташланам гына дигәндә, эшнең нидәлеген аңлап алды. Атлар утары ягындагы абзардан бер бозау чабып чыккан иде. Чүт машина астына керми калды. Шайтан алгыры. Тормышны гел бозаулар боза.
Бәхеткә каршы район хуҗасының канәгатьсез авазы ишетелмәде. Бәлки, аны Әминәнең шатлыклы авазы күмеп киткәндер. Бигрәк харап кыз инде, сабый бала диярсең. Бозауны күрүгә үк ул:
— Аб-бау! Матурлыгы! — дип сокланып кычкырды, — Туктагыз әле туктагыз. Фотога булса да төшереп алыйм. Их, нигә камераларны җыйдык икән. Их, нигә әйтмәдегез! Туктагыз инде.
Машина туктады. Мондый очракта башкача мөмкин түгел иде. Ә кыз шуны гына көткәндәй машинадан шуып төште дә бозау артыннан атлар утарына табан йөгерде. Йөгергән уңайга фотоаппаратын көйләп, чалт-чолт итеп алды. Һәм бер мизгелгә туктап калды. Бозау әллә кайда чабып китте. Әминә аның ягына борылып та карамады.
— Бозавын онытты бу, — дип куйды аны игътибар белән күзәткән район башлыгы, — Нәрсә булды икән?
Рәис машинадан төште.
— Белмим инде. Нәрсәдер күрде бугай бу. Ярамаган нәрсә күрде.
— Шайтан алгыры… — дип мыгырданды район башлыгы да ишек тоткасын капшап, — Нинди ярамаган нәрсә инде тагын…
Әминә ниндидер тылсымга эләгеп сихырланга кеше сыман ат абзары ягына атлады да күздән югалды. Арада калкулык булгач, ат абзары күренми иде. Машинадан чыгучылар журналист кызның кайда китүен белергә теләп, аның ягына атладылар.
Бераздан ат караучының ачулы тавышы ишетелде:
— Һәй, тукта!
Кызга кычкыра иде булса кирәк. Надан инде, шуңа ат караучы ич яп-яшь көенә. Республика матбугатыннан килгән кешеләргә, аеруча телевидение журналистларына алай дип кычкырырга ярамаганлыгын белми. Рәис адымнарын тизләтте. Ләкин утарга ерак кына иде әле. Ә теге надан ат караучы һаман үзенекен тукыды:
— Тукта, анаңны! Кая барасың! — дип ямьсез итеп кычкырды ул, — Үләсең киләме әллә?!

4

Гарәби янына бик вакытлы килде Бәкер. Тегесе каршы чыккан иде инде:
— Бөтенләй рәте бетте моның, — диде ул бик төшенке кыяфәт белән, — Әллә чалабыз гынамы?
— Күшәми бугай?
Сыер көч хәл белән тын алып, койрыкларын болгый, арт аякларын күтәреп-күтәреп ала. Үз тиресенә үзе сыешалмый җәфалана иде. Бәкер якынрак килеп аның корсагын капшап карады. Каты. Сыер ыңгырашып куйды.
— Бауың бардыр бит?
Гарәби кайдандыр дилбегә тартып чыгарды да элмәк ясап сыерның мөгезеннән алды, аннан соң утар баганасын уратып бауны тарта башлады. Бәкер сыерны эткәләп баганага якынайтырга тырышты. Мал карышмады. Шул рәвешле баганага терәп куйгач, Бәкер аптечкасыннан шланга бартып чыгарды да әлләнинди бер осталык белән сыерның авызын ачтырып, аны тегенең тамагына тыгып җибәрде.
— Син нык тот инде, — дип кисәтте ул.
Шул арада махсус шешәдәге көнбагыш маен шланга эченә агызды. Сыер карышмады да, тарткалашмады да. “Яп-яланаяк! Нәфсеңне тыймасаң, дөньяда әллә нинди хәлләр була икән!” — дигәндәй күзләрен акайтып чарасыз бер кыяфәттә торуын белде. Хәер, бәлки алай дип уйламагандыр да инде. Уйларлык рәте дә булмагандыр.
Ә Бәкер уйлады. Бу эшләрне Айрат янына барганчы ук эшләргә кирәк булган икән. Үзенең пошмаслыгы белән малны харап итә язды ич. Хәзер артык озакка сузарга ярамый инде.
Ул махсус эшләнгән тар гына тимер кисәген спирт белән сөртте дә сул яклап сыерның корсагына кадады. Теге дертләп куйды, мөгрәп-ыңгырашып алды. Ул арада тәгәрмәч камерасыннан тын чыккандай ысылдау авазы ишетелде. Сыерның корсагына җыелган һава шулай чыга иде. Тишелгән урынга нечкә төрепкә тыгып җибәрде дә Бәкер аптечкасында казынып тагын ниндидер сыекча әзерләде. Һава чыгып бетүгә, аны төребкә аша сыерның эченә агызды.
— Тимпонол бу, бик файдалы нәрсә…
Файдалы нәрсәсен кабат урынына куеп, кирәк-яракларын аптечкасына сала башлауга, сыерның буыннары йомшара башлады. Ул акырын гына җиргә чүгәләде.
— Үлде бит… Үлде! — дип кычкырды Гарәби, ирексездән кулындагы дилбегәне бушайтып, — Харап иттең бит сыерымны.
Сыер чынлап та җиргә сузылып төште. Хәлсезләнеп күзләрен йомды. Хәрәкәтсез калды. Авызыннан күбер килсә дә сулышы бар иде. Сулышы беркадәр җиңеләйгән дә кебек иде әле. Ләкин шунда ук ютәлләгәндәй, юк укшыгандай итеп, яман авазлар чыгарып алды. Берничә тапкыр шулай иткәч, бөтенләй хәлсезләнеп хәрәкәтсез калды.
— Хәзер точно үлде инде, — диде Гарәби бөтенләй өметсез тавыш белән һәм үзе дә киртә буена шуып чүгәләде, — Тын ала бит әле, җаны бар. Әллә чалабызмы? Әрәм була бит?
— Кайда туып-кайда үстең син, — дип шелтәләде Бәкер, аптечкасын җыеп, — Гомер буе фермада инде үзең, бөтенләй мал күрмәгәндәй кыланасың.
— Валлаһи-билләһи, мондыйны күргәнем юк иде.
— Бар лутчы берәр бидерә җылы су алып чык.
— Ансы нәрсәгә? Әллә чынлап та чалабыз?
— Юк, клизма ясыйбыз.
Гарәби аңа гаҗәпләнеп карады. Бая сыерының күзләре акайгандай, хәзер аныкы да акайган иде.
— Нәрсә? — диде ул бик икеләнеп, — Сыерга да клизма ясыйлар мени?
Бәкер иелеп малның корсагын тоткалап карады.
— Кирәкми бугай ла. Йомшарган хәзер. Сулышы да тирәнәя бара.
— Су кирәкми мени?
Бәкер сыерны тагын тоткалап карады да, корсагындагы төребкәне тартып алды. Яра урынын ниндидер сыекча белән эшкәртеп, мазь сөртте.
— Монсын караштырып тор, пычранмасын.
— Димәк, мал була инде бу?
Бәкер аңа беренче күргәндәй текәлеп торды да көлеп җибәрде:
— Унбиш-егерме минуттан һушына килер.
— Шуннан?
— Син нәрсә чынлап та бүген туган кебек?!
Гарәби дәшмәде, нәрсәдер аңлатырга теләп кулларын гына җәеп куйды.
— Шуннан теге бүлмәңне бик яхшы итеп чистарт. Астына күп итеп салам җәй. Иртәгәгә кадәр ашатма да эчертмә дә. Хәле авырайса, миңа килеп җит. Монда булам. Бүген көтүгә чыкмаска кушканнар.
Гарәби чынлап та сыер үлә дип курыккан иде ахрысы. Ул һаман һушына килеп бетәлмәде.
— Шуннан?
Бәкер аңа бертын сәерсенеп карап торды да бик җитди кыяфәт белән әйтте:
— На всякий случай, берәр ярты аракы алып кил. Рәт чыкмаса, марганцовкага кушып эчерербез, аруланып китсә, марганцавкасыз гына эчәрбез.
— Аракы бар, — диде Гарәби шуны гына көтеп торгандай, — Көмешкә. Первач.
— Ярый…
Бәкер китәргә ашыкты. Айрат көтеп көтек булгандыр инде. Ашыкканда һәр минут озын тоела. Атлаган уңайга атына очып менде дә үкчәсе белән кабыргасына төртеп алды.
— Әйдә!
Назлы таләпчәнлек белән әйтелгән сүздән ат алга ыргылды. Ерак түгел иде инде. Өстәвенә таутүбәнгә төшәсе. Утарга җитәрәк Бәкер атын тыя төште. Башта гадәттән тышрак хәлләрне күрде ул. Ниндидер кыз утар киртәсенә менеп баскан да Ташкынны фотога төшерә. Айрат кулларын болгый-болгый кыз ягына йөгерә. Бу Бәкергә кызык булып тоелды. Ә сул яктан Рәис, аның шоферы һәм район башлыгы килә.
— Тпру — Район башлыгын күрү белән Бәкер тезгенне тартты. Ат шып туктап калды.
Район башлыгының күптән инде бу якларда күренгәне юк һәм Бәкернең аны бик күрәсе килеп тә тормый иде. Рәис тә бик еш килми. Бүген ни булган боларга? Шунда гына Айратның сүзләрен исенә төшерде. Телевидениедән килергә тиешләр дигән иде бит. Ул сыер белән маташкан арада кинога да төшерә башлаганнар икән.
Бераздан Бәкер кычкырып көлеп җибәрде. Боларны күзтү чынлап та кино караган сыман икән. Туктап күзәткәч, барсы да уч төбендәге кебек, өстәвенә сүзләре дә ачык ишетелә иде.

Кыз киртәгә менеп баскан да ялт-йолт китереп фотога төшерә.
— Төш киртәдән! — дип кычкыра Айрат кызга, — Каян килеп чыктың син?! Нигә атның котын алып йөрисең?
Кыз аңа игътибар итми. Колхоз рәисе Айрат янына килеп баса:
— Телеңне тый, син беләсеңме аның кем икәнен?!
— Әлегә сантыйлыгы белән генә таныштык, — ди Айрат һәм тагын кызга омтыла, — Үскәнем, төш, атны өркетәсең. Үләсең килә мени?!
Рәис Айратка кычкыра:
— Нәрсә кычкырынасың? Кем дип белдең син үзеңне?!
Айрат аңа игътибар итми, кыз янына бара да аны күтәреп алып, читкә алып китә.
— Нәрсә эшлисез, төшерегез мине! -дип тыпырчына кыз, — Төшерегез,юкса…
Колхоз рәисе аның артыннан абалап йөри. Айрат кызны утарның икенче ягынарак алып барып җиргә куя. Колхоз рәисе моның изүенә ябешә, егет аның кулын бәреп кенә төшерә дә баягы урынга килеп баскан район башлыгы белән водительгә ташлана:
— Китегез аннан?! Нәрсә, сез әйбәтләп әйткәнне аңламыйсыз мени?!
— Нәрсә дип кычкырынасың?!
— Әйдәгез, монда торырга ярамый, — дип икесенең дә терсәгеннән ала Айрат, — Зинһар өчен!
Шунда утардагы ат кешнәп җибәрә. Карышып маташкан икәү, Айратка иярергә мәҗбүр була. Егет аларны йөгертеп дигәндәй, утарның икенче ягына китереп куя.
— Анда торырга ярамый. Куркыныч. Менә бу яктан рәхәтләнеп карагыз.
Шунда гына боларның кемлеген аңлап ала.
— Исәнмесез. Гафу итегез.
— Гафу итәрмен мин сине, — дип кычкыра Рәис, — Бар, юлыңда бул, эшеңне кара. Аяк астында буталып йөрмә.
— Зинһар, теге якка бармагыз инде, — дип Айрат читкәрәк китә.
Бая гына өстен-башын төзәткәләгән кыз телефоннан кем беләндер сөйләшә. Сөйләшми, түземсезләнеп кычкыра:
— Килеп җит тиз генә. Монда шундый күренеш…
Ташкын тагын кешнәп җибәрә дә болар ягына карап арт аякларына баса.
Кыз телефонын сумкасына ыргытып, тагын фотога төшерә башлый.
— Гафу итегез инде, — ди Рәис район башлыгы янында бөтерелеп, — Шундый сантыйрак егет инде ул.
— Гафу итмим, — ди район башлыгы, — Ник сез әйтмәдегез миңа үзегездә шундый чудо бар икәнен?!
Ташкын арт аякларында озак кына басып тора.
— Нинди могҗиза? — ди Рәис, шуннан аңлап ала, — Ә-ә, сез моны әйтәсез мени?!.
— Феф, ат караучыңны әйтмим бит инде, — ди район башлыгы, — Атны күзтүдән туктамыйча гына, — Вәт, могҗиза дисәң, могҗиза бу!
Ат кабат үз хәленә кайта. Шомланып болар ягына карап тора башлый.
Ул арада чажлап машина килеп туктый. Камерасын күтәреп оператор егет төшә.
— Кайда йөрисең син шул гомер?! Иң кызык чагын күрми калдың, — дип кыз аңа ташлана, — Әйдә, тиз бул. Әллә камерасын да әзерләмәгән инде…
Шунда ат тагы кешнәп куя. Утар буйлап юртып үтә…
Их, аның шундый горур кыяфәт белән, үзенең бөтен дөньяда бер генә киәненә тулы ышаныч белән салмак кына итеп юртып узулары! Бу үзе бер бию, үзе бер балет. Шундый талгын, сыгылмалы төгәл хәрәкәтләр… Юк, моны болай гына карарга ярамый. Моны күрү өчен билет алып керергә кирәк.
— Тиз бул инде төшерәсеңме әле? — дип ашыктыра кыз ни фотоаппаратына ни камерага үрелегә белмичә, — Зинһар өчен…
Ат утар буйлап тагын бер юртып үтә дә бая гына алар басып торган төштән киртә аша сикереп бу якка чыга. Юк сикерү генә, гади сикерү генә түгел бу. Аз гына очып киртә аша чыга Ташкын.
— Тукта! Борыл, анаңны!… — дип аның артыннан йөгерә Айрат, — Үләсең килә мени?!.
Ат килүчеләр ягына карап җиңелчә генә итеп ике аягын күтәреп ала да кинәт борылып, басу ягына китеп бара…
Тынлык.
Айратның гына аны чакырып кычкырганы ишетелә:
— Ташкын! Ташкын!

Боларның үзләрен кинога төшереп телевизордан күрсәтү өчен бер кеше кирәк лабаса! Бәкер рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Беренче карашка, чынлап та көлке иде боларны күзәтү. Айрат та маладис… Теге кыз да, Рәис тә… Барсы да булдыра, кыскасы. Ә Ташкынны инде әйтеп тә торасы түгел. Хәйран тамаша!
Ләкин бала-чага сыман монда басып тору уңайсыз, ә кирегә борылу өчен ул артык якында иде. Яннарына барырга туры килә инде. Бәкер бөтен сабырлыгын, ихтыяр көчен бер йодрык итеп туплады. Ул гомер буе хайваннар белән эшләгән кеше буларак, түрәләр белән үзен ничек тотарга кирәк икәнлеген белә иде.

5

Юлдаш… ул үзенең исемен яратмый иде. Мондый исемне теләсә нинди бозауга, эткә, песигә кушарга мөмкин. Ләкин атка түгел. Бәлки сугыш чорында кемнеңдер юлдашы булып, аның гомерен саклап калган тайга — мөмкиндер дә әле. Ләкин мондый исемне биягә кушмыйлар. Бия беркемнең дә юлдашы була алмый.
Шул кадәресен үзе аңлап бетепме, бетмичәме — Юлдаш үз исемен яратмый иде. Юлдаш — кыска, матур исем. Айт дигәнгә тайт дип тора торган. Ә ул инде карт иде. Ул авыру иде. Утардагы атлардан берсе дә аны санга сукмый иде. Санга сугалар, әлбәттә. Тик бу Юлдашның Юлдаш булуы өчен түгел, ә аны Ташкынның үз күрүе өчен. Ә Ташкын аны ярата. Иң беренче булып аның янына килә, колагына өреп терәп сәләмли, борыны белән муен астыннан күтәререгә итә. Тор, янәсе, бүтәннәр күрсен безнең бергә икәнне. Тик Юлдаш тора алмый. Ул башын читкә алып пошкырып куя. Кит әле моннан, янәсе, болай да авыр хәлемне бүтәннәргә сиздереп йөрмә. Ташкын уйнудан туктамый, корсак астына борыны белән кереп аны сөзеп маташа. Аннан соң сыртына чыгып боргычлый. Инде дә булмагач, үзе Юлдаш янына сузылып ята. Башын аның муенына, корсагына куеп иркәләнә. Аннан соң кинәт ыргып тора да башын югары күтәреп тирә-якка карап ала. Горур кыяфәт белән Юлдашны әйләнеп чыга. Бу — минеке, ялгыш та килеп бәйләнәсе булмагыз, дигән шикелле. Аннан утарны урап чыга.
Юлдаш аңа сокланып карый. Һәрбер хәрәкәте, атлап йөреше дә, башын чайкап алулары да соклангыч. Хисләре күңеленә сыймагач, ул башын күтәреп мөгрәгәндәй итеп куя. “М-мм-унг-мм” “Минеке бу, минем балам!” — дигән сыман. Ташкынның үз баласы булуында әлләни өлеше дә юк бугай инде. Колын чагында ук үзе сайлады аны бәләкәче, ә Юлдаш башкалардан ким-хур иттермәде. Көчле чагы иде әле ул вакытта, бер пошкыру белән барсын да урынына утыртырлык чагы иде. Хәзер генә рәте бетте менә.
Ул инде күпне күргән ат буларак, бу халәтендә озак яшәтмәсләрен белә иде. Җигәм дип килүчеләр дә юк соңгы вакытта. Атлар да күп инде, эш тә азрак бугай. Аның әле дә булса, утарда калуы бары тик шуның өчен генәдер. Башкаларны болай озак тотмыйлар иде, җигүчеләр азаю белән кайдадыр алып китәләр. Алып киткән җирдән кайтучылар булмагач, моны барсы да үлемгә китү дип уйлый иде. Мөмкинлек булганда, үлемгә китүчеләр белән яхшылап хушлашып калалар, һәркем үзенең әйбәт мөнәсәбәтен белдерергә тырыша.
Ат караучы килеп иркәләп киткән саен, Юлдашка да шундый мөнәсәбәт була иде. Ташкынның якыны икәнен күреп торгач, барсы да аңа үзенең әйбәтлеген сиздерергә тырыша, кем килеп муен астына керә, кем ялына ешынып иркәләнә. Ләкин Юлдашны алып китмиләр, утардашлары килеп бәхилләшсә дә ул гел үз урынында кала килә.
Бүгенге көн дә әллә нәрсәсе белән аерылырга тиеш түгел кебек иде. Таң ату белән Яшь хуҗа килде, утарга кереп һәркайсы белән исәнләшеп чыкты, тоякларын карады, башларыннан сыйпап иркәләде. Хуҗаларны ярата иде Юлдаш. Ләкин ул Олы Хуҗаны ныграк ярата иде. Чөнки Олы хуҗа кайчагында колынын ияртеп килә. Ә колыны аның белән бер булып уйный, колакларын тарткалый, күзләреннән үбә, муен астын сыпырып иркәли, кайвакыт Ташкын шикелле аны күтәреп торгызырга маташа… Юлдаш үзе дә шаярта, аны борыны белән бәреп ега да корсагын кытыклата, ә теге дөнья яңгыратып шаркылдап көлә иде. Ташкын башта моны яратмыйчарак күзәтте дә соңрак үзе дә Олы хуҗаның колынына иркәләнергә күнегеп китте. Ә теге бәләкәч, хәтта адәм балаларын якын китерми торган Ташкынның да дустына әверелде, аның да муен астын кашыды, колакларын тарткалады, ялына асылынып йөрде. Яраттылар алар Олы хуҗаның колынын. Әллә нинди җанга якын малай иде ул, ат булып туса, үз ишләре булыр сыман иде.
Бүген Яшь хуҗа килгән иде. Аннан соң Олы хуҗа килде дә утарга кереп тормады, күз генә йөгертеп алды да ары китте. Ләкин Юлдашның күңеле дертләп куйды. Ике хуҗа бергә килгәндә, гадәттә, нәрсәдер була торган иде. Гадәттә, аның кебек эшкә яраксыз атларны алып китәләр иде. Бүгенге көн беркадәр башкачарак кебек тоелса да ул тынычлана алмады.
Көтүгә чыгу вакыты җиткәч, утар капкаларын ачалар да хуты булганнар чыга, Юлдаш кала иде. Аның алдына агач әрҗә белән ашарга куялар, чиләк белән су утырталар. Гадәттә, ул чиләктәге суны агач әрҗәгә аудара да шуннан калган суны чүмерә торган иде. Хуҗалары төшкелеккә кайтканчы кибегеп бетә, аның янына беркем дә килеп карамый иде.
Абзар эчендәге су улагын Ташкын тибеп ваткач кына рәхәткә чыкты. Су кечкенә чишмә сыман булып утар эченә агып чыга, аннан соң, бормаланып сыерлар абзары ягына китә. Улакны төзәтергә кушучылар булды бугай, чукеч-ачкыч тотып йөргән берәүне Олы хуҗа җайлап кына чыгарып җибәрде бугай. Шуның өчен аны Юлдаш тагы да ныграк яратып калды. Тик аның колыны килгәч, теге чишмә буенда уйнап пычракка батып бетте. Олы хуҗа колынын чишендереп су белән коендырды да киемнәрен юып куйды. Соңыннан абзар эчендә Юлдашка кечкенә бер бүлмә бүлеп бирде. Көтүгә киткәндә, Юлдашны шунда бикләп калдыра башладылар. Монда рәхәтрәк иде. Ашарга да күп итеп салалар, су улагы да бар. Кояш та төшми. Өстәвенә кайбер көннәрдә Олы хуҗаның колыны килеп төрле тәм-төм белән сыйлап та китә.
Менә шундый рәхәт тормышка күчкәч кенә “тегендә китүчеләр” рәтенә кушыласы килми иде. Ләкин бүген ике хуҗаның да бергә күренүе күңелдә шик уятты. Юлдаш кына түгел, Ташкын да, аңа ияреп башкалар да шомлана төште. Утар эчендә атлар колагы гына тоя ала торган шау-шу барлыкка килде.
Шунда кинәт сыерлар утары ягыннан таныш түгел кеше биясе йөгереп килде дә, утар киртәсенә менеп басты. Кыска ыштаныннан күренеп торган озын ботларына караганда бу бик затлы булырга тиеш иде, һәрхәлдә, сыер савып, бозау карап йөргән кеше бияләре арасында мондыйларны очратырмын димә. Аның артыннан ияреп килүчеләр дә бөтенләй бүтән нәселдән иде. Мондыйларны аның бик борынгы вакытта, җигелеп эшләп йөргән чакларында хуҗалары тәрәзәсенә карагач, ниндидер зәңгәрсу төстәге пыяладан күргәне бар иде. Дөрес, ул чакта мондый нәселле кешеләрнең бары тик йөзләре генә күренә иде. Әле шушы йөзләренә гәүдәләре, ике аяклары да өстәлгәч, алар бик нык чын кеше булып тоелды. Болар гади хуҗалар гына түгел, Олы һәм Яшь хуҗаларның да хуҗалары иде. Аларның берсен Юлдаш таныды да. Ул монда вакыты-вакыты белән килгәли торган иде. Үзе йөк ташый алган вакытта аның ишек алдына яңа туган бозауны да кайтырып куйганы бар иде. Җаныныңмы, тәненеңме кайсыдыр төше белән Юлдаш бу кешеләрдән куркырга кирәген төшенә иде. Болар инде аның кебек мескен җан ияләрен генә түгел, ә үз көнен үзе күрерлек атларны да, хәтта Ташкынны да харап итәргә сәләтле затлар иде.
Ул Ташкынны кисәтергә теләде. Ләкин өлгерә алмый калды. Ташкын инде арт аякларына басып, теге яшь бия алдында биеп тора иде…
— Тукта, яп-яланаяк! Нишлисең син!
Адәм булса, ул бәлки, шулай дип кычкырыр иде. Ләкин Юлдаш кычкыра алмады. Ул көтмәгәндә килгән ярсу белән аягурә басты. Моны көтмәгән атлар, ят күзгә сизелмәс дулкын булып киртә буена тартылдылар да кабат үз урыннарына кайттылар. Ташкын аның ягына карап башын чөеп алды. Һәм кабат дүр аягына басып, асыл адымнар белән утарны урап чыкты да койма аша ташланды…
— Тукта! Борыл, анаңны… — дигәне ишетелде Яшь хуҗаның. Юлдаш бар күңеле белән аның яклы иде. Адәм телен белсә, бөтен нечкәлекләре белән бик озаклап сүгенер иде бәлки, ләкин ул чарасыздан аяк астындагы тиресне чокуын гына белде.

6

* * *
Ташкынның бу беренче тапкыр гына койма аша сикереп чыгуы түгел инде. Колын чагында ук мондый гадәте барлыгын белгәч, Бәкер аңа игътибар да бирми иде. Аннан күрмәкче, Айрат та моны гадәти хәлгә исәпли иде. Ә Ташкын сикереп чыга да күңеле булганчы үзе теләгән җирләрдә йөри дә кабат кайта, утарына сикереп керә һәм гади атлар тормышына күчә. Монда бернинди дә гайре табигый нәрсә юк иде.
Ләкин бүген тормышның бөтенләй бүтән механизмы хәрәкәткә килде.
— Вәт, могҗиза дисәң дә могҗиза бу! — дип кабатлады район башлыгы, — Вәт, могҗиза!
Әлеге текә хозурлыктан аһ-ваһ килеп торган кунаклар инде тынычланып, телевидение корылмаларын җыеп бетергәч тә шул ук сүзне кабатлады:
— Могҗиза!
Тик аның карашлары ат киткән якта түгел, ә үрдән юртып төшеп килүче җайдак ягында иде.
Һәм янында “Әйе, әйе” дип баш кагып торган хуҗалык рәисенә борылды:
— Тотып ябыгыз моны! Беркайда да чыгармагыз.
Үз чиратында хуҗалык рәисе алан-йолан каранды да чаптырып утар янына килеп туктаган Бәкерне күреп калды. Ат караучы белән район башлыгы бер берсенә карашып торалар һәм бу үзара яратулы караш түгел иде. Шуңа Рәис бер мәлгә Бәкер янына барыргамы-юкмы дип шикләнеп торды. Ләкин ул хуҗаның әмерен кемгә дә булса җиткерергә тиеш иде. Кунаклар янында кычкырырга кыймыйча Бәкер янына йөгереп килде:
— Тотып ябыгыз бу атыгызны, анагызны сатыйм! — дип пышылдады ул, күзләрен акайтып, — Чүт чепе чыгармый калдыгыз. Соңыннан сөйләшербез әле.
Бәкер мондый чакта телен тыя белә иде. Шулай да район башлыгыннан күзен алмыйча гына:
— Бәлки, үзегез тотып ябарсыз, — диде һәм моның тупасрак яңгыравын аңлап йомшартырга ашыкты, — Тоттырмый ул.
— Ничек тоттырмасын?!.
— Янына якын җибәрми. Үзегез күрдегез ич.
— Теләсә-ничек тотыгыз.
Бәкер сүз озайтуны кирәксенмәде:
— Ярый, тырышырбыз, — дип атына менеп атланды. Инде тезгенне тартам дигәндә, таныш тавыш ишетелде:
— Бәкер.
Бәкер район җитәкчесенә борылды. Тегенең йөзендә астыртын тантана иде.
— Нәрсә, Алхан?
— Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән калачак иде.
Бәкернең тәне эсселе-суыклы булып китте. Шаяру рәвешендә әйтелсә дә моның нәрсә аңлатуы көн кебек ачык иде. Тик ат караучы тыныч булырга тырышты:
— Беребез дә мәңгелек түгел, Алхан.
Көтмәгәндә теленә килгән бу сүздә ишетелгән кабер салкынлыгын Бәкер үзе дә тойды. Һәм тезгенне тартты. Аны район башлыгының:”Вәт, күрсәтәм хәзер күрмәгәнеңне!” — дигән карашы озатып калды.
Бераздан башкала һәм район кунакларын төягән машиналар да кузгалып китте. Әле генә сабантуй мәйданын хәтерләткән абзар алды тынып калды, бары тик атларның гына шомланып пошкырганы ишетелде.
Сыер абзары ягыннан бу таба атлаган Гарәбинең күләгәсе килеп җитә язса да аяк тавышы ишетелми иде әле.

* * *
Журналист халкын дүртенче власть дип юкка гына әйтмиләр инде. Дүртенче власть. Бер караганда “бишенче тәгәрмәч” дигән сыман яңгыраса да чынында бик дөрес әйтелгән бу. Аз гына ирек куйдыңмы, болар бөтен дөньяңның астын-өскә китерергә мөмкин. Әле дә шулай булды. Хуҗалык җитәкчеләренең ат абзарындагы хәлдән соң бераз сизгерлек югалтуыннан файдаланып, басуга килеп төшү белән аны-моны сорап та тормастан кем очрый шуны төшерергә, сөйләндерергә тотындылар. Бәхеткә каршы Рәис үз кул астындагыларның барсына да тиешле инструкцияләр биреп куйган иде. Кем нәрсә сөйләргә тиеш — барсы да алдан билгеле. Кайберләренә хәтта клуб мөдире текстлар да язып бирде. Ничек эшлиләр күпме җитештерәләр, ничә сум хезмәт хакын вакытында алалар… Шулай да яннарыңда үзең бөтерелеп, кемнең хуҗа икәнен исләренә төшереп йөрү файдалы. Ә бу бишенче тәгәрмәчләр аңа юл куймады, машинадан сикереп тә төштеләр эшкә дә тотындылар. Өстәвенә, җитәкчеләрнең үзләрен дә җилтерәтеп я колхозчылар арасына, я берәр техника янына китереп бастырып сорау алдылар. Күз ачарга да ирек бирмәделәр. Уяулыгыңны бер югалтсаң, инициативаны кабат кулга төшерү авыр шул.
Аптырагач, Рәис район башлыгына эндәште:
— Карагыз әле, Алхан Габбәсович, бу журналистлар артыгын кыланмыймы ул?
Тегесенең бөтенләй исе китми иде бугай:
— Нәрсә?
— Кирәкмәгән нәрсәләр яздырмасалар, дим…
Алхан Габбәсович бераз эндәшмичә җәйрәп яткан киң басуларга кораб капитаны сыман караш ташлап торды да:
— Борчылма син болар өчен, — дип куйды. Аннан соң нидер исенә төшкәндәй, Рәискә борылды, — Син теге могҗиза турында уйла. Ә болары… Болары аның кесәдә…
Ләкин бу сүзләр Рәисне тынычландырмады. Димәк, Алхан Габбәсович ат белән чын-чынлап кызыксына. Димәк… Менә шундый вакытларда ни хикмәт беләндер адәм баласының күңеленә гел алама күренешләр килә. Рәис тә горур кыяфәт белән болыннарны айкап йөргән атны күз алдына китермәде. Начар уйлар күз алдына килде. Әгәр ул язгы сулар агып төшүдән һәм ферманың тиресен түгүдән сазлыкка әверелгән Ком базына төшеп батса? Әгәр узып барышлый берәр җинаятьчел төркем урлап китсә? Әгәр… Әгәр…
Уйларыннан район җитәкчесе бүлде:
— Бу ат караучың ничегрәк соң?
— Эшен белә, атларны ярата, Алхан Габбәсович…
— Иң яратканы шушы могҗизадыр инде?
— Әлбәттә!
Аның җавабыннан хуҗа канәгать калды. Ләкин бу сөендермәде. Журналистлар янында гади булып күренергә тырышса да Алхан Габбәсович текә холыклы кеше иде. Шул рәвешле, моңа кадәр Рәиснең күзенә дә чалынмаган ат хәзер аның язмышын хәл итүче бер җан иясенә әйләнде. Урыныңнан төшереп, бригадирмы-ветврачмы итеп кенә калдырса да ярый әле, ә бит башыңны төрмәгә тыгып куюы да бар. Ә бик мөмкин… Әгәр шушы каһәр суккан атны тиз арада аның кулына илтеп тапшырмыйсың икән, нәкъ шулай эшләячәк тә.

* * *
Эшләрне тиз генә тәмамлап авыл читендәге күл буендагы агачлыкка чыгып табын коргач та Рәиснең күңеле тынычланмады. Теге Әминә дигәннәре пычак кебек нәрсә булып чыкты, район башлыгы янында бөтерелде-бөтерелде дә бер мәлне җайлап кына сорап куйды:
— Карагыз әле, Алхан Габбәсович, сездә ит бик арзан икән…
Әле дә булса юмарт күңелле гади җитәкче образыннан чыкмаган район башлыгына шул җитә калды.
— Нәрсә, әллә сездә кыйммәтме?! — дип киң елмайды ул.
Әминә монда да югалып калмады:
— Кыйммәт диләр инде, — дип әтисенә иркәләнгән бала сыман елмайды ул, — Болай үземнең сатып алганым юк.
Район башлыгы ярым аталарча, ярым егетләрчә хәстәрлек белән кызның аркасыннан сөеп алды.
— Рәис дус, кунакларга күчтәнәч итеп бер сыерыңны әзерләп җибәр әле, — диде ул үз игелегенә үзе үк эреп төшеп. Һәм бик серле генә итеп күз кысып куйды.
Аңа каршы килеп булмый иде. Рәис капкан ризыгын да чәйнәп бетермичә бер читкәрәк барып, телефон номерын җыйды. Аның бармаклары чүт-чүт кенә калтырана иде.
— Кара әле, тиз генә бер сыер суярга кирәк.
Тик теге очта аны аңлап бетермәделәр бугай:
— Сыерлар көтүдә бит әле, — диделәр.
— Үзеңнекен суй! — дип ысылдады Рәис, — Тап кайдан булса да, анаңны.
Теге очтагы тавыш шундук җылынып китте:
— Яхшы, яхшы… Бер сәгатьтән әзер булыр.
— Ярты сәгатьтән! — дип трубканы ташлады Рәис.
Иреннәренә гимнастика, битенә массаж ясап алгач, елмаеп табын янына килде. Тик монда да район башлыгы аның елмаюын җыяр сәбәп тапты.
— Безнең Рәис дусның авылы могҗизаларга бик бай ул… — дип башлады сүзен, кулындагы бокалын Әминә белән чәкәштерергә сузып, — Аның белән бергә үткәргән һәр мизгел могҗиза. Менә бит ничек матур итеп тәбигать хозурында утырабыз! — Һәм Рәискә борылды, — Ә, Рәис? Яхшы утырабыз бит?
“Могҗиза” сүзен ишеткән саен Рәиснең йөрәге дерт итеп куя иде. “Утырабыз” — дигән сүз бөтенләй аяктан екты. Ул тез буыннары калтыравын тоеп үз урынына көчкә килеп ауды.



Добавить комментарий

WordPress: 26.77MB | MySQL:115 | 1,814sec
Рейтинг@Mail.ru