Хөрмәтле мәет әфәнде
Иҗат

Хөрмәтле мәет әфәнде


х х х

Дөп-дөп-дөп… Дөп-дөп-дөп…
Юк, бу аяк тавышы түгел, куа килүченең аяк тавышы ишетелми иде.
Дөп-дөп-дөп…
Бу үзенең дә аяк тавышы түгел…
Бу Гүзәлнең йөрәге шулай типте.
Ул ялт кына артына борылып карады. Кәфендәй ап-ак бөркәнчек ябынган нәрсә артыннан һаман куа иде. Өрәк! Аның сулышы хатынның колак төбендә генә ишетелгәндәй булды. Арка үзәге буйлап кабер салкыны йөгерде, бала йоннары кабарды. Ул кычкырырга итте, тик тавышы чыкмады.
Өрәк инде якынлашып килә иде.
«Нигә биек үкчәле туфли кидем икән?!» — дип уйлады хатын, сулышы кабып. Әйе, гадирәк аяк киеме белән йөгерү җиңелрәк булыр иде. Ә болай… Эх, ичмасам, кеше-фәлән дә очрамый бит урам буенда.
Өрәк ни өчендер туктап калды.
Гүзәлгә ул нидер кычкырды бугай. «Кәшилүк»—дигәне ишетелде. Кәшилүген сорый микәнни?! Бүген генә хезмәт хакы алган иде. Аннан да колак каксаң, ай буена суган суы суырырга туры киләчәк. Ярый, ансына да түзәр идең әле. Ә үтерсә? Көчләп мыскыллап ташласа? Боларны уйлаган саен йөрәге «жу» итеп куйды.
Аякны салырга кирәк. Йөгерергә җиңелрәк булыр. Хатын артына борылып карады да тиз генә туктап җиргә чүгәләде. Калтыранган куллары тыңлашмады, аяк киемен тиз генә сала алмады. Өрәк инде якынлашып килә иде. Хатын бер туфлиен кулына тотып, берсен аягына кигән хәлдә тагы йөгерергә тотынды. Хәзер ул титаклый, хәзер биек үкчә белән йөгерүгә караганда да кыенрак иде.
Өрәкнең сулышы җилкәсенә бәрелде.
— Тукта! — дип боерды Өрәк,— Кая качасың?! Тукта…
Гүзәлнең җаны алкымына килде. Курку хисе һәрбер күзәнәгенә таралып, хәрәкәтләрен хәлсезләндерде, буыннарын йомшартты. Ул йөгереп барган җирдән салкын асфальткә барып төште. Кулындагы туфлие каядыр очты.
«Беттем!..» — дип уйлады ул, янына ак бөркәнчекнең килеп басканын күреп. Караңгыда өрәкнең йөзе күренми иде.
— Ха-ха-ха-ха…
Бөркәнчек эченнән аның көлүе ишетелде. Бу тавыш Гүзәлнең бөтен җанын-тәнен айкады, бар тирә-як караңгылыкка түгел, ә шушы шомлы елмаюга һәм чиксез курку хисенә төренгән сыман иде.
Гүзәл иреннәрен ялап алды. Күңелендә ниндидер өмет ялтлап китте. Үлем алдыннан кеше әҗәлнең котылгысызлыгына ышанып җитми, могҗизага өмет баглый, диләр. Гүзәл дә шундый халәттә иде.
— А-а-а… —дип ыңгырашты ул, калтыранган тавыш белән, — Зинһар өчен тимәгез миңа!… Үтермәгез, зинһар…
Кинәт ул каудырланып сумкасын актарырга кереште.
— Акча кирәкме сезгә?!. Хәзер…
Өрәк тагын көлде.
— Ну, йөгереп тә карыйсың, — диде ул, әллә ниди куркыныч тавыш белән, — Көчкә куып җиттем.
Гүзәл аны ишетмәде. Ул кәшилүген эзләде.
— Хәзер табам… Хәзер… Акча бар ул…
— Курыкма син…
Гүзәл өметсезлеккә бирелеп катып калды. Ул кәшилүген тапмады. Болай булгач, акча биреп котылу мөмкинлеге юк, димәк, ак бөркәнчек аны һәлак итәчәк иде. Гүзәл еларга кереште.
—   Зинһар өчен тимәгез миңа! Тимәгез инде…
—   Хы-хы-хы…—дип көлде Өрәк һәм Гүзәлнең чәченә үрелде,— Курыкма син, үскәнем…
Аннан соң хатынның башыннан сыйпап нәрсәдер сузды:
— Син кәшилүгеңне төшереп калдырдың. Мә! Башкача ташлап йөрмә.
Бераздан Өрәк аңа туфлиен китереп бирде:
— Аягыңа киеп йөре. Пыяла кадалмасын.
Гүзәл кәшилүген тотып катып калды. Ул хәрәкәтләнмәде генә түгел, бер уй да уйлый алмады. Ул шок хәлендә иде.

х х х

Хәсәннең күңеле күтәренке иде. Бу аның ашкынулы адымнарыннан ук күренеп тора. Ул кулындагы чәчәкләрне ниндидер бер фыртауайлык белән борынына китереп, татлы тавыш чыгарып иснәде дә канәгать елмаеп куйды. Аннан соң авыз эченнән генә җыр сузып җибәрде:
Сине генә сөям, сине генә көтәм,
Сине генә күрәсем килә.
Ул төнге шәһәрнең караңгы урамыннан атлый иде. Хәер урам да түгел әле, йортлар арасыннан дворга кергән иде ул. Сөйгән яры белән очрашу дәрте күзен томалаган иде. Өендә хатыны да көтә иде, әлбәттә, ләкин чит бичәләр белән очрашуның үз ләззәте, үз тәме. Бигрәк тә, тормышың җитеш булып, яшең кырыктан узганда.
Көтмәгәндә каршысына килеп чыккан ак нәрсәдән куркып ул сикереп куйды. Күкрәгеннән ниндидер аваз бәреп чыкты, кулындагы чәчкәсе җиргә төшеп китте.
Ләкин ул боларның берсен дә сизмәде. Бөтен уе алдында торган ак бөркәнчекле сәер нәрсәгә бәйләнеп катып калган иде. Өрәк! Аның алдында өрәк тора, ләбаса!
Кинәт аның тәне эсселе-суыклы булып китте. Бала җоннары кабарып, чәчләре үрә торды. Ул йөгереп качарга теләде. Ләкин аякларын күтәрә алмады, әйтерсең алар бер мизгелдә ниндидер могҗиза белән тамыр җәйгән иде.
— Матур җырлыйсың,— диде Өрәк кабердән чыккан салкын тавыш белән, — Похвально!
Ул инде калтырана башлаган ирне тирәли әйләнеп чыкты да җан өшеткеч итеп көлеп җибәрде. Аннан соң һәр сүзенә басым ясап әйтеп куйды:
— Мин дә сине генә көтә идем.
—Кем син? — дип уйлады Хәсән. Дөресрәге ул шулай дип сорарга теләгән иде, тик тавышы чыкмады. Бары тик күзләре генә тәгәрәп төшәрдәй булып түгәрәкләнде.
— Мин — Өрәк, — диде ак бөркәнчек, уйларын белеп торуы белән Хәсәнне тагы да ныграк куркытып,— Теге дөньядан кайтып киләм.
Детедтет-дет… Детеддетдет…
Хәсән бу тавышның кайдан килгәнен тиз генә аңлый алмады. Ә аңлагач, тагы да авыррак хәлгә төште. Тешләре тешкә бәрелә икән бит… Дететдетдет…
Өрәкнең йөзе күренми иде. Бөркәнчек астында караңгы бушлык кына. Тавыш шуннан чыга. Бөркәнчеген салып ыргытса, ул күзгә күренмәс кебек тоела. Ләкин ул бар. Ниндидер бер тылсым белән ул үзенә буйсындыра, бөтен ихтыярыңны күзгә күренмәс авыр таш белән бастырып куя иде.
— Карале, дус кеше…— Начар сүз сөйләмәсә дә аның тавышы коточкыч иде, — Бер шәп егеткә ярдәм итәбезме?!
Хәсән авызын ачарлык көч тапмады.
Аның иреннәре генә тартышты.
Сүзе чыкмады.
Ләкин җавап бирергә кирәк иде. Югыйсә, үзенчә уйлап, бөтенләй юк итеп ташлавы бар. Һәм Хәсән ашыгып баш какты. Ул шундый озак һәм тиз хәрәкәтләнде ки, хәтта башындагы мие дә селкенгән кебек булды.
— Менә молодец!
Өрәк бу сүзләрне шундый назлы итеп әйтте. Хәсәннең күңелендә ниндидер өмет чаткысы балкып китте. Болай булгач, бәлки, артык зур зыян салмас та әле.
Ләкин кинәт яңгыраган котсыз тавыш өстенә бозлы су сипкәндәй тәэсир итте:
— Чишен!
Хәсән аңгыраеп катып калды. Ләкин шундук тиз-тиз баш кагып, пинжәген салырга тотынды.
— Чалбарыңны да сал!— дип боерды Өрәк.
Хәсән каршып нидер әйтмәкче иде дә, Өрәкнең үз-үзен тотышындагы агрессияне күреп тыелып калды, һәм ялагай бер кыяфәт белән чалбарын да салып бирде.
Аннан соң трусик җыймасына тотынып, сораулы карашын өрәккә төбәде. Аның куллары калтырана иде.
— Ансы кирәкми,—диде Өрәк,— Күлмәгеңне сал. Аяк киемеңне дә.
Берничә секунд үтүгә Хәсән трусикчан гына торып калды. Җәй булса да кичен салкын иде. Хәзер куркуына өшү өстәлеп, аның калтырануы тагы да ныграк көчәйде.
— Рәхмәт, — диде Өрәк мәсхәрәле тавыш белән.
Хәсән үзе дә рәхмәтле кыяфәт белән баш какты.
Өрәк Хәсәннең кесәсен актарып, аннан берничә пачка акча, кәрәзле телефон, пистолет тартып чыгарды. Ул елмая иде булса кирәк.
— Урыныңнан кузгаласы булма! — диде ул кинәт.
Хәсән бар көченә баш какты. Ул бу хакта уйлап та карамый, уйласа да, теләсә дә урыныннан кузгалырлык көч таба алмас иде. Кинәт ул тертләп китте. Шәрә тәненә ниндидер салкын, чәнечкеле нәрсә кагылды. Чәчәкләр икән. Сөяркәсенә дигән чәчәкләр. Кинәт аңа бик тә кыен булып китте. Җанын ачы үкенеч ялмады. Эх, өенә, хатыны янына гына кайткан булса икән!.. Мондый хәлгә калыр иде мени. Эх…
Өрәкнең аяк тавышы ишетелде. Ул кай арададыр Хәсәннең киемнәрен киеп алган иде. Хәсән әзмәвердәй ир, аның киеме Өрәкнең өстендә чөйгә эленгән кебек кенә булып тора. Аның затлы яшькелт костюмын, әйтерсең, карачкыга кидереп куйганнар иде. Ул тагы да ямсезрәк, котсызрак булып киткән. Йөзе һаман күренми. Тамырлары бүртеп как сөяккә әйләнгән куллары гына шәйләнә. Бераздан ул ак җәймәсен Хәсәнгә ыргытты да ашыкмый гына каядыр китеп барды.
Хәсән кузгалырга да куркып озак басып торды. Аннан соң Өрәкнең башкача килмәсенә тәмам ышангач, җәймәне алып ябынды.
Ул тыела алмый калтырана иде. Ул үзен сытып, изеп, җиргә батырып ташланган тәмәке төпчеге итеп сизде. Кешенең байлыгы да, үз-үзен көчле зат итеп тоюы да иллюзия гына икән, теләсә кемне, теләсә нинди вакытта юкка чыгарып, бер мескенгә әйләндерә ала торган дөнья икән бу…

х х х

Сәкинәнең фатиры ике бүлмәле иде. Мебель-фәләне бик затлыдан түгел. Ишек төбендәге иске тумбочка өстендә торган телефон яңа да, бик кыйммәтле дә бугай. Һәрхәлдә фатирдагы бердәнбер затлы нәрсә шул телефон гына. Стенадагы обойлар да хан заманыннан бирле тора булса кирәк, төсләре уңып беткән. Бер якта сыбайлы өч баһадир төшерелгән келәм, икенче якта Закирҗанның портреты эленгән. Кара тасма белән уратылган портрет алдында Сәкинә басып тора.
Ул кара киемнән.
Кырыклардан узган бу хатын мәтам киемен салмаса да кайгыруы артык күзгә ташланып тормый иде.
— Әй, Закирҗаным, бәгърем…— диде ул портретны карашлары белән иркәләп, — Урыннарың оҗмахта булсын инде! Авыр туфракларың җиңел булсын…
Ире аңа кызганыч иде.
Иртә үлгән һәр кеше шулай кызганыч була.
Закирҗан да бик вакытсыз китте. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде.
Әлбәттә, яшәүе белән бик куандырмады да Закирҗан. Гади эшче иде. Акчага да тиенмәделәр. Тапканы очын-очка ялгарлык кына булды. Вакыт-вакыт эчеп тә кайткалады. Андый чакларын күралмый иде Сәкинә. Җен ачулары чыга иде. Кияргә юньле кием, ашарга татлы ризык юк, ә ул эчеп йөри.
Мондый чакларда кара тавыш чыга иде гаиләләрендә, бураннар уйнап тора иде. Тора-бара хатын җаен тапты. Ире аз гына салып кайтса да милиция чакыртты. Закирҗанны ябып куйдылар, ә хатын иреккә чыкты.
Яшәүенең рәте-чираты булмаса да үлеме кызганыч иде аның. Үз көенчә генә гомер итсен иде шулай. Файдасы бик булмаса да артык зыяны да юк иде ич.
Шулай да иренең үлеменнән соң ул үзен ничектер җиңелрәк хис итте. Иңеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Моның өчен бик гарьләнмәде ул, ныклабрак тикшерсәң, Һәр хатын-кызның күңелендә ул фәкать үзе генә белгән хәшәрәт уйлар, яман ниятләр ятадыр әле. Бәхеткә каршы, күңелне берничек тә ачып карап булмый. Шулай рәхәтрәк тә. Хәзер Сәкинәнең дүрт ягы кыйбла, ни теләсә шуны кыла, кемне теләсә, шуныкы була ала иде. Закирҗанны җирләгәннең иртәгәсенә үк кызын да авылга, дәү әниләренә ияртеп җибәрде.
Кеше күзенә бик күренмәскә трышып кына икенче көнне үк сөяркәсен куна калдырды. Ә тегесе, әнә, затлы телефон күтәреп килде. Теләсәң, трубкасыннан сөйләш, теләсәң, күрше бүлмәдән кычкыр. Бөтен нәрсә аерма-ачык ишетелеп тора.
Бер карасаң, Закирҗанның үлеме бик вакытлы булды. Бер бай ирне кармагына каптырып килә иде Сәкинә. Хәзер аны бөтенләй үзенә буйсындырды. Эшләр болай барса, хатыныннан аертып, үзенә өйләндереп тә куяр әле, Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Иң мөһиме тормышы көйләнеп бара, акчага тилмереп яшәгән чаклары артта калып килә.
Яши белеп яшәмәсә дә, үлә белеп үлде Закирҗаны.
Шуның өчен ул иренә бик рәхмәтле иде.
Шулай да кызганыч иде Закирҗан.
Йөрәк белән  бик җиңел китәләр икән, дип сөйләнгән булалар тагы. Чирнең ниндие дә бер инде аның. Үлемнең берсе дә җайлы түгелдер. Хәер, йөрәк белән икәненә дә бик ышанып булмый әле аның, ире исән чакта бер генә тапкыр да йөрәгенә зарланмады бит. Гомумән, ул бер җиренә дә зарланмады. Ә теге көнне күкрәген тотып егылды да, «ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр. Иртәгәсен аның үлеме турында хәбәр килде.
Шулай тиз генә китеп барса да Закирҗан бик интегеп үлгәндер сыман  тоелды. Газаплары чиксез-чамасыз булгандыр. Танырлык җире дә калмаган иде бит. Аны беренче тапкыр күргәч, Сәкинә артына авып китә язды. Бәндә шул тиклем дә үзгәрер икән! Я, хода! Закирҗан бөтенләй бүтән кешегә охшап калган иде. Хәтта кызлары да танымады бит:«Бу минем әти түгел!» — дип тик торды. Үз балаң да танымаслык булгач инде…
Җир өстендә күргән газаплары савап булып кайтсын инде үзенә. Җәннәт түрләрендә генә булырга насип итсен.
Ирен җирләүләренә өч кенә көн узса да, шул арада әллә күпме үзгәрешләр булганлыктан, бик озак гомер үткәндер сыман тоела иде. Ләкин вакыт бик тә акырын узды. Һичьюгы, кырыгын үткәрсәләр, күрше-тирәдән яшеренеп маташмый гына үз хәстәреңне күрергә дә булыр иде… Әлегә бик килешеп җитми шул…
«Рәнҗемә инде, кадерлем… Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын.» — диде ул, иренең портретын ак җәймә белән каплап. Аннан соң йокы бүлмәсенә кереп, мәтам киемнәрен салды да кыска халат алып киде. Чәчләрен сүтеп иңенә таратты. Көзге алдына басып иренен буяды. Шулай кисәк кенә ул суты ташып торган гүзәлгә әйләнде дә китте. Аңа беркем дә кырык яшь бирерлек түгел иде.
Сәгатенә карап алды.
Бу вакытта килеп җитәргә тиеш иде инде. Бүтән чакта бу вакытта алар караватта аунап туйган булалар иде. Бүген никтер соңлады әле. Нык соңга калды.
Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.
Сәкинә сикереп куйды.
Сикергәләгән көйгә чәбәкәй итәргә тотынды.
Тагы кыңгырау.
Сәкинә киң елмайды. Тик ишеккә йөгерергә ашыкмады. Көтсен әле бераз. Озагырак теләгән нәрсә кадерлерәк була ул.
Тагы кыңгырау.
Сәкинә шатлыклы бөтерелеп алды. Прихожийдагы якты утны сүндереп, интим кызгылт нурлы лампаны гына калдырды. Ансын да сөяркәсе бүләк иткән иде.
Һәм шатлыклы елмаеп ишекне ачты.
Һәм керүченең куенына ташланды.
Һәм коты алынып ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Аның сөяркәсе урынына нафталин исе сеңгән ак бөркәнчек япкан адәм тора иде.
— Ааааааа, уууууууууу!
Ак бөркәнчекнең йөзе дә юк иде ахры, һәрхәлдә, анда караңгы бушлык кына күренә иде.
Шул бушлык эченнән тавыш ишетелде:
— Курыкма, кадерлем… Бу мин — Хәсән…
Тавышы таныш иде. Хатын бераз тынычланып калды. Ләкин тагы бер кычкырды.
— Ааааааааааааууууууууууууу…— Бу юлы ирне каушату өчен.
— Курыкма, бергенәм… — Хәсән ак җәймәсен шудырып төшерде дә трусикчан гына калды,— Курыкма… Болар сиңа!
Хәсән аңа чәчәкләр сузды. Хатын бертын аптырап карап торды да ирен чите белән генә елмаеп чәчәкләрне өстәлдәге вазага утыртты. Розалар нурланып балкымады. Алар таушалып беткәнлектән, карт сөйрәлчеккә охшап тора иде.
Ир Сәкинәне куенына алды. Хатын бераз гына назланды да аны читкә этәрде. Хәсәннең тәненнән дә нафталин исе килә иде.
— Бар, юынып чык,—диде хатын назлы елмаеп, — Әллә нинди ис сеңгән.
Һәм ирнең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Хәсән уңайсыз хәлдән тизрәк котылырга теләп, ваннага юнәлде.
—   Нәрсә булды?
—   Чыккач сөйләрмен…
Ләкин Сәкинә аның юлына аркылы төште:
— Хәзер үк сөйлисең. Нәрсә булды?
Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Ул сабагын оныткан шәкерт кебек бер ноктага текәлеп тынып калды. Сәкинә тагын көлергә тотынды.
— Киемнәрең кайда?
Хәсән ык-мык итте. Кызарынды. Өрәк белән булган хәлне исенә төшерүдән генә дә аның тәненә бала йоннары калкып чыкты. Иреннәре күкшелләнеп калды.
— Бер теләнчегә бирдем… — диде аннан соң, — Әйе, бер теләнчегә бирдем.
— Телефоныңны дамы?
Хәсән үзе дә сизмәстән бар көченә баш какты.
— Акчаңны дамы?
Хәсән тагы баш какты. Аннан соң кыенсынып кына өстәп куйды:
— Әйе… Барсын да… Кесәдә киткән…
Хатын кинәт хөкемдарга әверелде:
— Бирмә берәүгә дә! — диде ул, баласын әрләгән ана тоны белән,— Чит кешегә мал таратып йөрмә.
Хәсән аның һәр сүзен баш кагып тыңлады. Хәзер ул аларны кабатлап күрсәтер кебек иде:«Берәүгә дә бирмәм. Чит кешегә мал таратып йөрмәм..» Аның бөтен кыяфәте шуны вәгъдә итә иде. Әмма Хәсән бөтенләй боек тавыш белән каршы төште:
— Кызгандым мин аны… Ул бик жалкы булды.. Ул өрә… ул теләнчене әйтәм… Кызгандым…
— Алар миңа да кызганыч,— диде хатын, таләпчән тавыш белән, — Тик мин берсенә дә бирмим бит. Син дә бирмә.
Хәсән баш какты.
— Өй эчен, менә, үзең дә күреп торасың бит… Бер юньле нәрсә юк. Теләнчеләрне кызганып йөргәнче, миңа ярдәм итәр идең.
Хәсәнгә җан кереп китте:
— Ярдәм итәчәкмен, әлбәттә,— диде ул ләззәтле бер ашкыну белән, — Телисең икән, иртәгәдән үк евроремонт ясатам…
Хатын киң елмайды.
Хәсәнгә сокланып карап торды.
— Ә бер уйласаң, оригинально! — дип елмайды ул, — Сөйгәне янына кем трусик белән килгән моңа кадәр?! Юк…
Хәсән дә елмайды.
Ул хатынны кочакларга омтылды да нәрсәнедер исенә төшереп, ваннага юнәлде.
— Әл дә син бар әле, бердәнберем! — диде ул ихлас елмаеп, — Яратам мин сине.
Кинәт телефон шалтырады. Сәкинә йөгереп барып трубканы күтәрде. Хәсән ванна ишеге янында сагаеп басып калды.
— Әйе, тыңлыйм, — кинәт Сәкинәнең төсе үзгәрде, ул агарынып китте һәм бөтен җан ачысы белән сыгып чыгарды, — Я, хода!..
Хәсән борчылып аның янына килде.
— Кем ул анда?
Хатын дәшмәде. Хәсән телефонның кайсыдыр төймәсенә басты. Шалтыратучының тавышы хәзер бөтен өйгә яңгырый иде. Хәсәнгә ул тавыш ничектер таныш кебек тоелды. «Кайда ишеттем соң?»— дип уйлады ул. Тик исенә төшерә алмады. «Тоеладыр гына…»— диде ахырда.
—   Сәкинә, дим, Сәкинә! Ник дәшмисең? Нәрсә булды? — дип ныкышты тавыш.
— Син… Син кайдан… Кайдан шалтыратасың?..
— Кибеттән. Я аптырама инде. Кайткач, барсын да аңлатырмын.
Сәкинәнең кулыннан трубка төшеп китте.
— Я, ходай… Аннан кайтып була мени?!. — дип пышылдады ул үзалдына.
Тик аның сүзен ишеттеләр.
— Ялгышлык килеп чыккан, Сәкинә…— диде тавыш кыенсынып кына, — Ялгышлык…
— Туктале, кем соң син?.. Ник шаяртасың? Шулай шаярырга ярый мени?!— Сәкинә менә-менә елап җибәрер сыман иде.
—   Шаярмыйм мин, Сәкинә,— Тавыш калтыранды, — Шаярмыйм. Мин — Закирҗан.
Сәкинәнең иреннәре дерелдәп куйды.
— Без Закирҗанны җирләдек бит инде, —диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, — Минем әле бик кайгылы чагым. Зинһар, бүтән алай кыланмагыз.
Ул телефон төймәсенә басты. Бипелдәгән тавыш ишетелде.
— Вот, нахал! Кулыма килеп эләксәме! — дип әтәчләнде Хәсән, — Күрмәгәнен күрсәтәм юнсезнең…
Тагын телефон шалтырады. Сәкинә төймәгә басты.
— Сәкинә, тагын мин әле бу. Закирҗанны җирләдек, дисеңме син?
—Әйе. Өч көн элек.
— Моның булуы мөмкин түгел!
Сәкинә моңсуланды:
— Мөмкин икән шул…
Теге башта югалып калдылар шикелле.
—   Туктале… Ә мин кем соң, алайса?
—   Чамаңны белебрәк эчәргә кирәк! — дип кызды Сәкинә, — Башыңны югалтмаслык итеп…
Һәм телефон төймәсенә басты.
—   Нинди псих булды соң бу?
—   Ә тавышы чынлап та охшаган, — диде Сәкинә икеләнгәндәй итеп, — Кабереннән шалтыратмыйдыр бит инде…
Тынлык урнашты.
Авыр тынлык.
— Кулыма эләктерәм мин аны, — диде Хәсән. Аның ярсуы чын йөрәктән иде.
—Ә бит ул килергә дә мөмкин…— Сәкинә уйга калды.
— Килсен! Ботарлыйм мин аны!
Хатын аңа назлы караш ташлап алды.
— Юк, кадерлем. Ярамый. Җирләгәнебезгә өч кенә көн. Икебезне бергә күрсәләр килешеп бетмәс.
Тын калдылар.
Берсе бер сүз дәшмәде. Икесенең дә күңелендә әллә нинди авыр тойгы иде.
— Син кайт инде бүген, җаным, — диде Сәкинә.
Хәсән каршы килмәкче иде дә, хатынның хаклы икәнен аңлап тыелып калды. Әйе, чынлап та кайтырга гына кала инде хәзер. Әллә нинди тискәре көн булды бүген. Әле теге өрәк. Әле бу телефон маньягы. Тьфу!..
Сәкинә йокы бүлмәсенә чыкты да киемнәр күтәреп килде.
— Менә. Сиңа бәләкәй булыр инде. Тик нишлисең…
Чынлап та бернәрсә дә эшләп булмый иде. Хәсән Закирҗанның киемнәрен киде. Чалбары тар да кыска да иде, ә күлмәге кендектән генә. Бу киемдә ул бик мәрәкә күренсә дә берсенең дә көләсе килмәде.
— Такси гына тотарсың инде, — диде Сәкинә, — Менә сиңа юллык акча. Җитәр бит?
Акча җитәрлек иде. Эх, акыллы да хатын инде бу Сәкинә! Хатын түгел, алтын! Хәсән бу мизгелдә Сәкинәгә табынырга да әзер иде.
— Сау бул, җаным…— Хатын аның яңагыннан үбеп алды. Хәсән дә үбеп җавап бирде, — Сау бул…
—   Исән кайтып җит.
—   Исән тор. Бер-бер хәл булса, шалтырат.

х х х

Хәсән чыгып киткәч, өй бөтенләй бушап калды. Хатын үзен япа-ялгыз итеп тойды. Тирә-якта салкын бушлык кына, тышта —  караңгы төн, өйдә — шом.
Кем шулай шаяртты икән соң?
Болай кыланырлык якын танышлары да, усал ният белән җан кыярлык явыз дошманы да юк иде бит. Закирҗанның дус-ишләре дисәң… Юк ла, булмас… Бала-чага түгелләр бит инде…
Кем соң? Кем соң?..
Ә тавышы бик тә охшаш иде. Сөйләшү рәвеше дә. Әллә үзе микән?
Кабердәнме?!.
Сәкинәнең күңеленә чиксез шом йөгерде. Мәет өч көн җир астында ятканнан соң телефоннан шалтырата аламы?
Юк, әлбәттә!..
Алайса кем соң? Закирҗан тавышы белән кем шалтырата соң? Кем? Кем? Кем?..
Аягөсте төш күрми лә инде ул. Уяу килеш саташып та йөрми. Ул саташса да Хәсән саташмыйдыр. Димәк, аңа чынлап шалтыраттылар.
Канәгать булып китмәсә, әрвахлар өрәк булып кайта икән, дип сөйләнүләре чын микән соң әллә? Закирҗанны ашыктырыбрак күмделәр шул. Якын туганнары кайтып җиткәнен дә көтмәделәр. Әллә шуңа рәнҗеде микән? Шуңа өрәк булып кайтты микән? Әллә ул Сәкинәнең Хәсән белән мавыгуын күреп-белеп торамы? Шуңа җаны тынлык табалмыймы? Шуңа өрәк булып кайтканмы?
Шулайдыр ул…
Шуның өрәгедер…
Телефон шалтырады. Аның тавышы шул тиклем ямьсез булып тоелды, Сәкинә хәтта тертләп китте, бөтен тәнен салкын телеп үтте.
Тагын шалтырау…
Тагын…
Телефонны алу куркыныч иде, хәзер япа-ялгыз калгач, ул теге Тавыш белән сөйләшә алмас, йөрәге ярылып китәр сыман тоелды. Әмма телефон тынмады. Аның шалтыравы үзе үк җанны талый иде. Сәкинә трубканы күтәрде.
— Сәкинә, ишекне ачарга әзерлән. Мин подъездга якынлашып киләм.
Хатын катып калды. Кулыннан трубкасы төшеп китте. Ул телефон төймәсенә туры килде дә Тавыш дәһшәтле бер дулкын булып бөтен фатирга таралды:
— Ник дәшмисең? Әллә ышанмыйсың?
Сәкинәнең иреннәре күгәреп калтыранырга тотынды.
— Тавышымнан танымыйсың мени?! Ник дәшмисең?!
Хатын нәрсәдер әйтергә теләде. Тик иреннәре генә тартышты.
— Ә җирләвегез хакмы? — дип үҗәтләнде Тавыш, — Ашыккансыз! Ашыкмаска иде. Ха-ха-ха…
Сәкинә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде.
— Менә кызык булачак хәзер. Ник дәшмисең?— Тавыш бераз тынып торды, — Ярый, мин кайтып җитәм. Көт, яме!
Тавыш телефоннан түгел, ә күкләр күкрәгеннән ишетелгән сыман иде. Закирҗанның җаны адашып йөргән күкләр катыннан килә иде тавыш. Шуңа да ул шомлы, бөтен барлыгыңны актарып ташлый, бөтен күзәнәкләреңне курку белән тибрәнергә мәҗбүр итә. Бу дөньяда куркудан башка, йөрәгеңне ярсып чәбәләнергә мәҗбүр иткән, котыңны алып бөтен эчтәлегеңне мәсхәрәләгән куркудан башка, бер хис тә калмагандыр төсле иде.
Кинәт форточка ачылып китте. Ниндидер улау ишетелде. Хатын үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде дә зур ачылган күзләрен тәрәзәдән аера алмыйча ишек төбендәге почмакка шуышты. Форточкага текәлеп озак торды. Аннан зәңгәр томанга уралып ниндидер коточкыч нәрсә керер сыман иде. Керер дә идән уртасына җитеп Закирҗанның өрәгенә әверелер. «Син ник мине мәсхәрәлисең, тере чагымда өстемнән көлүләрең генә җитмәгәнме, ник үлгәч тә тынгы бирмисең?!» — дип Сәкинәнең бугазына ябышыр…
Тик форточкадан бер нәрсә дә кермәде. Җил генә булды бугай.
Шулай да хатын бөтен батырлыгын туплап торып басты. Як-ягына карана-карана гына тәрәзәгә табан атлады. Һәм кискен хәрәкәтләр белән форточканы ябып куйды. Аны кемдер карап, күзәтеп торадыр сыман иде. Тәрәзә пәрдәләрен тартып чыкты. Теге тойгы таралмады. Кемдер күзәтә кебек… Күзәтә…
Кинәт күз кырые белән генә ниндидер хатын-кыз гәүдәсен күреп калды. Кыска гына халат кигән… Акырын гына шул якка борылды. Фу-уу-уф… Үзе икән. Көзгедәге чагылышы.
«Киемне алыштырырга кирәк, — дип уйлады ул, — Закирҗанның өрәге бу киемдә күрсә, гафу итмәс.» Йокы бүлмәсенә керде. Чишенде. Тәнен ниндидер ябешкәк салкын кысып алды. Әйтерсең, аны күзгә күренмәс бер нәрсә кысып-кысып кочаклый иде. Явыз рух. Әҗәл сулышы. Ул ашыгып мәтам киемен киде. Тәне җылыныбрак китте.
Залга чыгып Закирҗанның портретын каплап торган ак япманы алды. Аны саклык белән генә диванга алып куйды. Иренең рәсеменә төбәлде. Озак карап торды. Кинәт ул коты алынып кычкырып җибәрде. Закирҗан аңа күз кысты. Стенадагы рәсемнән! Чынлап та күз кыстымы ул, әллә тоелды гынамы? Кем белә… Сәкинә аннан күзен алалмыйча озак торды. Закирҗан башкача күз кысмады.
Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.
Сәкинә сикереп куйды.
Арка үзәге бозга әйләнде.
Тагын кыңгырау.
Хатынның акайган күзләре менә-менә атылып чыгар төсле иде. Ул ишеккә таба атлады.
Туктап калды.
— Кем анда?
Хатын үз тавышын үзе танымады.
— Мин бу. Закирҗан.
Сәкинә бөтен тәне белән калтыранырга тотынды.
— Ач инде. Мин бу!
Хатын куркудан кычкырып җибәрде.
— Нәрсә булды?
Йозак тишегенә ачкыч тыктылар. Борган тавыш ишетелде.
Сәкинә, күзгә күренмәс һәлакәттән сакланрга теләгәндәй кулларын алга сузып, тәрәзә янындагы почмакка чигенде. Анда барып терәлгәч, сискәнеп сикереп куйды.
Сеңеп юкка чыгарга теләгәндәй стенага сыенды.
Ишек ачылып китте.
— Юк! Ю-у-у-у-к!!!
Хатын стена буйлап шуып төште.
Ишек төбендә зур пакет күтәреп Закирҗан басып тора иде.
— Хәлләрең ничек? Ник ишек ачмыйсың? — диде ул, хатыны ягына атлап.
Кулындагы пакетын кухняга кертте дә Сәкинә янына килде.
— Курыктыңмы әллә? Чынлап җирләдегез мени? Мин бит шаяртасың икән дип торам…
Бер-бер артлы яудырылган сорауларга җавап ишетелмәде.
Сәкинә һуштан язган иде.
Закирҗан аны диванга күтәреп салды. Шунда үзенең портретын күреп катып калды. Башын чайкап куйды.
Сүз әйтмәде.
Хатынының пульсын капшап карады.
Шкаф янына килеп дарулар эзләде.
Тапмады.
Бер кәгазь кисәген күреп, шуңа текәлде.
Сызгырып җибәрде.
Кәгазьне кулына алды.
«Үлеме турында таныклык…— дип укыды ул,—Үлеме турында таныклык.»
Аны кире куйды. Кесәсеннән кәрәзле телефон, акча, пистолет алып шкаф шүрлегенә тезде. Чишенде. Хәсәннең киемнәрен пөхтә итеп шкафка элеп куйды да үзенекеләрне алып киде. Шүрлектәге әйберләрен кабат кесәсенә тыкты, үлем турындагы таныклыкны да калдырмады. Хәзер бу аның бердәнбер документы иде.
Ашыгыч ярдәм чакырды.
Аннан соң кухняга узды да пакетыннан азык-төлек алып суыткычка тутырды. Берничә тәгәрмәч колбаса телеп өстәлгә куйды. Аннан соң бер ярты тартып чыгарды. Аны стаканга тутырып салды. Бер тын карап торды. Елмаеп куйды.
— Әйдә, хөрмәтле иптәш законный мәет әфәнде! — дип кыстады ул үзен һәм бер тында эчеп җибәрде.
Аңа кыен иде. Моңа кадәр ул үзен Закирҗан дип белә, шуңа тулысынча ышана иде әле. Хәзер шикләнә башлады. Закирҗанны җирләгәннәр бит, әнә. Өч көн элек кабергә тыгып куйганнар. Үлеме турында таныклык та биргәннәр хәтта.
Ә ул монда. Тереләр арасында. Ул үзе дә исән. «Закирҗан кабердә булгач, мин кем соң?— дип уйлады ул, — Кем соң мин? Тере кешеме, мәетме, өрәкме? Кем?» Болай диюе, әлбәттә, эче пошканнан гына. Асылда, ул үзенең кем икәнен бик яхшы белә иде.
Тагын бер кырлыны тутырып салды да авыз эченнән генә җыр сузды:
Обидно мне, досадно мне, ну ладно…
Аннан соң Сәкинә янына чыгып утырды. Аның чәченнән сыйпады. Маңгаеннан гына үбеп алды.
— Юк, син гаепле түгел, — дип пышылдады ул, — Син гаепле түгел. Мин гаепле. Яраттыра алмадым синнән. Ир була белмәдем. Ә син минем үлемемне теләгәнсеңдер инде. Теләгәнсеңдер… Теләмәсәң, болай булмас иде…
Шул сүзләре белән кухняга чыгып тагын аракы салып эчте. Исерүен исермәде ул. Күңеленә ничектер җиңел булып калды. Өрәкләр аракы эчә микән? Ә мәетләр? Тере кешеләр эчә инде. Аракы әчкән саен ул үзен тере итеп сизде, акылдан шашмавына, чынлап та исән икәненә ышанычы артты.
Ишектә кыңгырау шалтырады.
— Керегез! Ачык!
— Исәнмесез! Ашыгыч ярдәм чакырдыгызмы?
Закирҗан кухнядан чыгуны кирәк тапмады. «Син гаепле түгел, мин гаепле»— дип кабатласа да Сәкинәгә аз гына үпкәли иде ул.
— Узыгыз! Авыру — диванда.
Доктор диван янына килде. Сәкинәне күрүгә ул кызганып, тезеп китте:
— Йөрәге тотты дидегез бит… Бичаракаем, иренең үлемен бик авыр кичергәндер инде…
Закирҗан аның янына чыгарга кузгалды. Ничек кенә рәнҗесәң дә авыр чакта үпкәләп тору килешми. Бала-чага түгел ич ул. Ләкин ишек төбенә җиткәч туктап калды.
— Ә сез аның ирен каян беләсез? — дип сорады ул.
Докторның тавышы калтыранып куйды:
— Соң, белмичә… Үзем дәваладым бит…— ул бераз тын торды да дәвам итте,— Кызганычка каршы, үз кулларым белән моргка озаттым.
— Ах, доктор… Доктор…
Доктор инде Сәкинәне ныклап карый иде бугай.
— Хәле бик катлаулы сыман моның,— диде ул бик белдекле итеп, — Больницага илтергә туры килер.
Закирҗан ишек яңагына сөялде дә докторга карап мыскыллы елмайды:
— Нәрсә, аны да моргка мени?
Доктор башын күтәрмичә генә җавап бирде:
—   Шаярмагыз, яшь кеше. Йөрәк белән шаярырга ярамый.
—   Ярамый шул, доктор!..
Закирҗанның тавышындагы әрнүме, нәрсәдер аны башын күтәрергә мәҗбүр итте. Һәм доктор Закирҗанга карады да нидер әйтергә дип ачылган авызын ябарга да онытып катып калды. Күзләре зур ачылды, битендәге тамырлар тартышып-тартышып алды. Башта иреннәре, ә соңрак бөтен йөзе көрән төскә керде. Һәм ул ипләп кенә бөгелеп төште. Һушын җуйды.

 



Добавить комментарий

WordPress: 24.63MB | MySQL:107 | 1,586sec
Рейтинг@Mail.ru