китап, роман
Иҗат

Китап романыннан


“Китап”тан өзек

Син бу китапны әле укымассың. Син бит эш кешесе. Анда чабасың, монда чабасың… Көне буе шулай пыр тузып йөрисең дә арып кайтып егыласың. Китап укырга синең вакытың юк.
Син бу китапны олыгайгачрак, бераз акыл кереп, минем шикелле күзлек киеп йөри башлагач, кулыңа алырсың… Өйдәге иске-москыларны чыгарып түгәргә дип чүп капчыгына тутырганда, тузанланып беткән шушы китап кулыңа эләгер дә син аны капчыктан кире алып актарып карарсың. Юк укырга теләп түгел. Озак еллар буена шүрлегеңдә тузан җыеп яткан шушы нәрсәне элегрәк чыгарып атмавыңа гаҗәпләнеп, аның чынлап та тишек бер тиенгә тормавына тагы бер кат ышанырга теләп, актарып карарсың да бер-ике җөмләсен укып өлгерерсең…
Һәм…
…әле генә нинди эш белән маташуыңны тәмам онытып, ташланып укырга керешерсең.
…соңгы битенә кадәр укып бетермичә туктала алмассың.
…бөтенләй башка дөньяда, бөтенләй бүтән кеше булып уянып китәрсең.
Һәм үзеңнең бу китапны ник элегрәк, яшьрәк чагыңда укымавың өчен үкенерсең. Әлеге хис синең бөтен булмышыңны биләп алыр. Тормышыңның иң кадерле бер өлешен, мәңгегә дә кире кайтарып булмый торган мөһим бер нәрсәсен, югалткандай булып озак йөрерсең. “Эх, нигә элегрәк укымадым икән бу китапны… Элегрәк укысам, барсы да башкача була алыр иде бит…” – дип әрнерсең. Ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмассың. Һәм үкенечең җаныңда тырмашып яшәр.
Юк…
Син бу китапны әле укымассың…
Синең аңа әле вакытың юк…
Синең эшләрең күп…
Шундый хәлләр.

1. Куркыныч кеше

Знаете ли вы, почему так важны такие книги, как эта? Потому что они обладают качеством. У этой книги есть поры, она дышит. У нее есть лицо. Ее можно изучать под микроскопом. И вы найдете в ней жизнь, живую жизнь, протекающую перед вами в неисчерпаемом своем разнообразии. Хорошие писатели тесно соприкасаются с жизнью.
Рей Брэдбери

1

— Юк! Юк… – Ирнең ишек артыннан ишетелгән тавышы тынлыкта иркәләнеп утырган өйне селкетеп куйгандай тоелды, — Юк, моның булуы мөмкин түгел…
Хатын үз бүлмәсеннән башын тыгып бераз карап торды да ишек янына атлады. Сары чәчләрен арттан кысып куйган, ялтырабрак торган алсу төстәге кыска халат кигән зифа гәүдәле бу ханым утыз биш яшьләр тирәсендә иде. Ул гәүдәсен туры тотып атлый, шунлыктанмы тулы тыгыз түшләре, адым саен ымсындыргыч бер көч белән уйнап алган очалары тагы да матуррак, назлырак булып тоела.
— Юк… – Ишек артындагы тавыш инде елауга охшый башлаган иде, — Юк… Булуы мөмкин түгел…
Хатын адымнарын тизләтеп, бүлмә алдына килеп басты да ишекне этеп карады. Ул бикле иде. Хатын тагы бер омтылды да стена буенда торган кыңгырау төймәсенә басты. Эчтә ягымлы моңлы тавыш яңгырады. Тик шундук ирнең ыңгырашуы ишетелде.
— Юк… Юк… Юк…
Хатын бер мәлгә тынып торды. Ул ишек артында ниләр булганлыгын күз алдына китерергә тырыша сыман иде. Ләкин анда бернинди шау-шу да ишетелмәде, бары тик ир генә шыңшыды.
— Җаным! – дип ишек артына эндәште хатын, — Ач әле…
Шыңшу тавышы бер мизгелгә тынып торды.
— Ишекне ач, кадерлем. Мин бу…
Җавап ишетелмәде.
Хатынның кайгыртучанлык белән мөлдерәмә тулы зәңгәр күзләрендә хәвеф өстенлек ала башлады. Тавышы да калтырангандай тоелды:
— Синең хәлең ничек анда? Җаным?!.
Ишек артыннан беркем дә җавап бирмәде.
Бер гомергә тиң мизгел үтте.
Хатынның бөтен кыяфәтендә нидер үзгәрде, аның якты хисләр белән тулышкан гәүдәсе ничектер бушабрак, бөрешебрәк калгандай тоелды. Тулы иреннәрендәге алсулык югала төшкәндәй булды, күзләрендәге нурны зәңгәрсу томан алыштырды. Ул хәлсез куллары белән ишек яңагына таянып ишетелер-ишетелмәс пышылдады:
— Нәрсә булды сиңа… Җаным… – Һәм кинәт ниндидер ярсу белән ишекне төяргә тотынды, үзе бөтен өйне яңгыратып кычкырды, — Ник дәшмисең?! Нәрсә булды сиңа?! Нәрсә булды!
Кинәт ишек артында ниндидер кыштырдау ишетеп тынып калды. Ире, күрәсең, креслога утырып тынып калган җиреннән торып басты. Һәм аягыннан да төшерми торган күн башмагын сөйрәп бер-ике адым атлады. Хатын моны ишек аша үз күзләре белән күргән сыман булды. Бераздан ирнең бугазыннан ниндидер яман гырылдау сыгылып чыкты.
— Ю-у-уггк…
— Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде, — Ач әле ишекне…
Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барсын да күмеп китте.
— Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…
Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып бер-бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән-сау булсын. Бер-бер җиренә зәгыйфлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз-үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элекедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. “Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак, — дигән иде ире бер мәлне, — Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!”
Һәм менә…

Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.
— Мин сезне тыңлыйм…
“Юк… Мин болай гына…” Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да “кичекмәс ярдәм” дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?
Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар булып ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.
— Җаным… – Хатынның тавышында өмет тә, наз да, курку да бар иде, — Кадерлем…
Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде. Һәм ишектә чәч-башы тузып, күлмәкләре ертылып беткән йолкыш ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкерәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш-еш сулаганлыктан ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, туңлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмагандай итте.
— Нәрсә булды сиңа, кадерлем…
Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашлары белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.
— Юк… – дип пышылдады ул, — Юк…
— Нәрсә булды, җаным?..
Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.
— Якын килмә миңа! – дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып, — Якын киләсе булма!
Иренә бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.
Тынлык урнашты.
— Җаным…
— Дәшмә! – дип бүлдерде аны битараф тавыш, — Син чынбарлык түгел.
— Кадерлем…
— Дәшмә!
Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы агып төште. Моны ир күреп калды.
— Синең күз яшьләрең дә чын түгел… – диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән, — Барсы да – иллюзия. Барсы да…
Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.
— Син миннән куркасың, — ир кире каккысыз афәт сыман акырын гына хатынның өстенә атлады, — Куркуың да чынбарлык түгел…
— Юк… – Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте, — Юк, җаным…
— Синең гомерең – чынбарлык түгел, — дип елмайды ир, — Бары тик иллюзия генә.
— Юк, кадерлем… Кирәкми… – Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды, — Зинһар… Акылыңа кил…
— Мин акылымда… – Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте, — Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…
Ир хатынын стенага кысырыклады да пычагын аның бугазына китерде.
— Бу пычак та чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам… – Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны бармагы белән сөртеп хатынның ирененә тидерде, — Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…
— Җаным… Кирәкми… – Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты, — Кирәкми…
— Дәшмә! – Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә дә хатын суелачак иде, — Ләкин мин хәзер сине үтерәм икән, син чынлап та үләчәксең. Бу дөньяда үлем генә чын. Үлемнән башкасы – иллюзия.
Ир хатынның күзенә текәлде.
— Син мине аңлыйсыңмы?
Хатыны берни дип тә җавап бирә алмады. Ул акайган күзләре белән билгесезлеккә төбәлеп катып торуында булды. Ир аның муеннынна пычакны алды да сул кулы белән яңаклап җибәрде. Хатынның башы уң якка янтаеп китте. Йөзендә газапка охшаш нәрсә чагылып узды. Әмма шундук ул һушына килде, битенә кан йөгерде, күзләренә нур кайтты.
— Әйдә минем белән, — дип кабатлады ир, үзе аның җавабын да көтмәстән арты белән борылып, эш бүлмәсенә атлады. Хатын аңа иярде. Ире аның котын алган иде. Бу адәм инде үзгәргән иде. Аның тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен берничек тә алдан әйтеп булмый. Һәм аның зыян салмасына, хәтта үтереп ташламасына да ышанырлык түгел. Хатын ирнең арт чүмеченә карап шулай уйлады. Күңелендә калкып чыккан ниндидер хис уйдан эшкә күчәргә кирәклеген искәртеп ашыктырды. Ләкин пычаклы иргә ташлану җиңел нәрсә түгел. Хәтта аның артында торсаң да. Хәтта… Алда подвалга төшә торган баскыч… Менә шул урында тәвәккәлләргә мөмкин. Баскычтан көч белән этеп җибәрсәң, ул ярыйсы ук эштән чыгачак. Әмма баскыч янына җиткәч тә, хатын иренә ташланырга ашыкмады. Бу аның үз ире иде. Әле бернинди дә зыян салмады ич. Пычак тотса ни соң… Үтермәде бит… Ә үтерә алган булыр иде… Ир кинәт борылды да хатынының күзләренә карады. Аның күзләре адәмнекенә охшый башлаган иде инде. Һәм елмайгандай итеп куйды. Дәшмәде.
Бүлмәгә кергәч ул тагын хатынына карап елмагандай итте. Бу аның гафу үтенүе булды шикелле. Кыйратылган бүлмәдә исән-имин килеш калган бердәнбер шкаф шүрлегеннән ак пакет алып хатынына күрсәтте.
— Менә…
Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде. Хатын берни дә аңламады.
— Нәрсә…
Ир сүзне нидән башларга белми аптырап торды. Хатыны аны гафу итмәгән иде, әлбәттә. Әмма ир үзенең ачышы турында кем беләндер уртаклашырга тели иде. Шунсыз булмый. Шунсыз ул акылдан шашачак.
— Менә шушы әйбер… борынгыдан калган мирас бу… һәм… Монда безнең дөньяның астын өскә китерерлек көч тупланган…
Кинәт сирена тавышы ишетелде. Ир сораулы карашын хатынына төбәде.
— Син?
— Юк… – Хатын сүзенең ышанычлы чыкмавын күреп, өстәп куйды, — Юк, мин чакырмадым. Ант итеп әйтәм, мин түгел…
— Һәй… – Ир тирән көрсенде дә кулындагы пакетны ашыгып шкафның бер тартмасына тыкты һәм аның ишегендәге төймәләргә баскалады. Эшен бетергәч, елмаеп куйды.
— Миннән китте, — диде ул үз вазыйфасын башкарып чыккан пәйгамбәр тынычлыгы белән, — Мин сине ярата идем, җаным. Барсы өчен дә рәхмәт сиңа…
— Нәрсә?!. – Хатын үз колакларына үзе ышанырга теләмәде, — Нәрсә дисең…
— Баш… – Ир баш бармагын маңгаена куйды, — Башымның бер исән урыны да калмасын… Син аңладыңмы?
Хатын аңламады. Сирена тавышы хәзер колак төбендә генә ишетелә башлады. Бераздан ишек кыңгыравы шалтырады.
— Аларны мин чакырмадым, — диде хатын акланырга теләп, — Мин чакырмадым…
— Беләм… – Ир елмайды, — Алар үзләре минем эзгә төшкән… Без туктаусыз күзәтү астында… Шуңа күрә, баш турында онытма… Хәер… Бар, ишекне ач…
Инде ишекне нык итеп дөбердәтәләр иде.
— Бар, — дип кабатлады ир, — Керсеннәр.
Хатын коридорга атлады. Тик шундук ниндидер шартлау ишетелде. Ишекне җимереп кергән тәртип сакчылары инде коридор буйлап йөгерешә иде.
— Бар, — дип ашыктырды ир, — Каршы ал…
Аның тавышында кырыс таләпчәнлек бар иде, хатын тәртип сакчыларына каршы атлады. Ләкин шундук артында шартлау тавышы яңгырады. Ул кинәт борылды һәм үз күзләренә үзе ышана алмыйча катып калды. Иренең башы торган урында куе төтен генә иде. Бераздан төтен таралды һәм… Ирнең муенында ике якка караган куш уч сыман, яңак сөякләре генә серәеп тора иде. Башы тулысы белән диярлек юкка чыккан. Куе кан, баш мие һәм тагын әллә нәрсәләр бергә укмашып тәрәзә пәрдәләренә, шкаф ишегенә, идәндә аунап яткан чүп чар өсләренә чәчрәгән. Ирнең гәүдәсе беркадәр аягында баскан килеш торды да акырын гына чалкан ава башлады. Хатын әлеге коточкыч күренештән качарга теләп күзләрен йомды. Әмма шундук тамагына төер килеп тыгылды һәм ул укшып идәнгә туңкайды.
Тавышка йөгерешеп килеп җиткән тәртип сакчылары коралларын ирнең үле гәүдәсенә һәм хатынга төбәп тынып калдылар. Бераздан калын гәүдәле озын ир алгарак чыкты да хатынга иелде. Һәм кабат күтәрелеп иптәшләренә ымлады. Ике егет хатынны күтәреп алып бүлмәдән чыгып киттеләр.
— Нәрсә эзләргә кирәген беләсез, — диде баягы ир калганнарга, — Ул шушы бүлмәдә булырга тиеш. Тапмыйча туктамагыз.
Һәм баягы ике егет артыннан иярде. Тегеләр арттан начальниклары атлаганны күреп, бер мәлгә туктап калдылар.
— Тикшерүләр үзәгенә илтергә, – диде ир алар янында адымын да акырынайтып тормастан, — Яхшылап эшкәртергә һәм юк итәргә.
Һәм ишеккә юнәлде. Әмма җиде-сигез адым атлауга ук артында ниндидер шартлау ишетеп борылырга мәҗбүр булды. Һәм сүгенеп куйды. Ике тәртип сакчысы да гаҗәпләнүнең чигенә җитеп катып калган иде. Алар битләренә, киемнәренә чәчрәгән канлы ит кисәкләрен дә сизмиләр, ахры. Ә галимнең хатыны идәнгә сузылып төшкән… Аның башы юк иде…
— Тегеләргә кушылыгыз, — дип боерды ир, — Аңлашыламы?!
Егетләр бераз аптырап тордылар да ашыгып бүлмәгә кереп киттеләр.
Ир урамга чыкты. Тирә-ягына каранып бертын басып торды.
— Юдыртыгыз барсын да… – диде аннан соң.
Аның тирә-ягында берәү дә юк, кемгә эндәшкәнен дә аңларлык түгел иде.

2

Юк, моның чынбарлык икәненә ышанырлык түгел иде. Әгәр берничә көн элек кенә берәрсе шушы хакта сөйләсә, Ләйлә аны акылдан шашканга исәпләр, һичьюгы, бик оста ялганчы дип атар, теләсә нәрсә эшләр, әмма аның сүзләренә бер тамчы да ышанмас иде. Хәтта әле дә, барсын да үзе күреп, үзе кичергәндә дә, бу күренешнең төш кенә түгелме икәненә шикләнеп куйды.
Уянганда ук Ләйлә ниндидер якты хисләр белән, үзен бик яхшы һәм көчле итеп тоеп уянды. Аягына басуга ук иңенә назлы бәрхәт халат ябылды, аякларына йомшак башмак киелде… Әле менә ваннада…
Ваннага килеп керү белән бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда сафтан саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы. Бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук өстендәге киемнәре юкка чыкты һәм ул аяк астындагы кайнар комга басып елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар аннан өркеп читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачларын җәеп йөзәргә тотынды. Ул ләззәткә бирелеп елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятырга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул рәхәтлеккә түзәлмичә суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә-ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗендәй ялтырап китүче эреле ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…
“Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, — дип уйлап алды хатын, — Монда шундый соклангыч икән…”
Ире исенә төшүгә ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. “Чистарынырга кирәк” – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юуу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр кайдадыр юкка чыкты…
Тагы бер мизгел үтүгә ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул боларны күреп канәгать елмаеп куйды. Һәм ваннадан чыгып кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.
— Илдар! – дип дәште хатын, — Ашарга әзер…
Ире канәгать елмаеп ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп-буш иде. Алар утыруга ук алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…
Ир белән хатын бер-берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.
— О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән, — Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.
Ләйлә кеткелдәп куйды.
— Әмма монсын мин пешермәдем, — диде ул бераз сагая төшеп, — Моны йорт пешерде.
— Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.
Хатын бер кашык капты да иренә карады.
— Нәрсә?! – диде ир аның кыяфәтеннән сагаеп, — Нәрсә булды?
Хатын елмайды
— Әмма бу… Хәтереңдәме, син бер мәлне минем эштән кайтуга пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән, — Мин аны шул тиклем нык яраткан идем… Бу нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…
Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.
— Ләкин… – Һәм ул елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты, — Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.
Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:
— Мин сиңа ышанам! Ышанам. Өй безгә үзебез яраткан ашны пешерә. Миңа мин теләгәнчә итеп, сиңа – син теләгәнчә. Менә могҗиза!
— Соклангыч!
Һәм алар сөенеч белән ашарга керештеләр.
Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.
Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.
Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.
— Мин мондый йорт турында хыял да итә алмаган идем… – Хатын назланып аның муеныннан кочаклады, — Рәхмәт сиңа, кадерлем!
Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.
— Чынлап та шәп, әйме, — диде ул, галстугын төзәтеп, — Кыйбат та түгел.
— Ә миңа барсыннан да бигрәк, диван ошады, — дип назлы елмайды хатын, — Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…
Илдар сәгатенә карап алды да мут елмаеп тагын галстугына үрелде.
— Әле вакыт бар, — Ул галстугын салып шкаф ягына ыргытты, — Күп түгел түгелен…
-Юк… – Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде, — Эштән кайткач, яме…
Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.
— Эшеңә соңлавыңны теләмим, — дип акланды хатыны, — Үзең беләсең бит инде, мин ашык-пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…
Илдар аны кинәт кочаклап алды да күкрәгенә кысып кайдан туры килә, шуннан үбәргә тотынды.
— Бердәнберем минем…
— Җаным…
Алар үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:
— Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың.
Әлеге тавыштан икесе дә аптырап, катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй ирексездән тирә-якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.
— Өй! – дип шаркылдады Ләйлә, — Өй безгә рөхсәт итми.
— Күралмыйм бу өйне! – дип көлде Илдар, — Аның безгә комачауларга ни хакы бар! Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…
— Ә ул чынлап та хаклы… – диде Ләйлә, — Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…
Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге стена буендагы кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барсы да әзер булгач, ишек ачылды.
— Хәерле юл сиңа, Илдар! – диде ниндидер ягымлы тавыш, — Исән-имин йөреп кайт…
Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк-хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул мондый моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.
Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.

------------
WordPress: 24.07MB | MySQL:53 | 1,530sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика