Балачак шигырьләре
Иҗат

Малай чак шигырьләре


(1983 — 1989)

* * *

Җир йөзенә сафлык бөркеп

Карлар яуган мәлдә,

Мин гәүдәсен таптым аның

Ярым үлек хәлдә.

Бар дөньяны нурландырып,

Ап-ак карлар яуган.

Яңа яуган кар астында

Канлы эзләр калган.

Кемдер, явыз, көтмәгәндә,

Аны харап иткән,

Дошманның да кара эзен

Ак кар каплап киткән.

Син эшләгән явызлыкны

Кар капласа шулай,

Һич шатланма,

Бу дөньяда

Кар эреми тормый!

1983

Үлмәс җыр

Бөек Ватан сугышында һәлак булган дәү әтием истәлегенә

Син киттең дә кайталмадың.

Кайтмадың, узды еллар.

Әнкәй көн дә җырлар җырлый,

Ул җырлар – синең җырлар.

Син яратып җырлаган җыр

Агыла һәр көн саен.

Бу — гомернең бер моң булып

Калуыдыр, мөгаен.

Син яратып җырлаган җыр

Агыла һәрбер кичтә.

Синең гомер – үлмәс бер моң

Әнкәйдән миңа күчә.

Миңа күчә…

Ә бит берчак

Безгә дә картлык килер.

Тик җыр балаларга күчәр,

Үлемсез сезнең гомер!

1984

Миләшле кабер

(дәү әни истәлегенә)

Кабереңдә миләш үсә…

Кызың утыртты аны:

Бу, дип, әнкәйгә охшаган,

Бу – аның тормыш юлы.

Синең гомер хәтерләтә

Көзге миләш утларын…

Үзең янып, башкаларны

Җылыткан минутларың

Искә төшә.

Онытылмый

Авыр сугыш еллары.

Йөрәкләргә җылы биргән

Синең йөрәк җырларың.

Җырлагансың…

Күзләрдә — яшь…

Ул өмет яше булган…

Ә үзеңнең кайгыларың

Миләштән ачы булган.

Җиңү!

Күпләр кайталмаган…

Кайгының тирән чагы…

Кайгылылар дәва эзләп

Җырыңа килгән тагы.

Көйдерде дә, туңдырды да

Авыр еллар миләшне.

Ул барыбер җиңелмәде

Җырлар-нурлар өләште.

Кабереңдә миләш үсә…

1985

* * *

Каеннарның зәңгәр бөдрәләрен

Назлап-сөеп җилләр исәләр.

“Бичә кешемени” дигән сүзне

Әйтмәгәндер, димен, бичәләр.

Заманында даннар алган батыр

Хатын-кыздан шулай көлгәндер.

Көлгәндер дә…

Бәлки үен-үзе

Күктән төшкәнмен, дип белгәндер.

1985

***

“Кешеләргә кеше нигә кирәк?” –

Дип син берчак миннән сорадың.

Менә әле гаҗәп соравыңа

Дөрес җавап эзләп торамын.

Әйе, сорау бик җиңелдән түгел,

Җавабы да булмас җиңелдән.

Моның өчен маһир чәчән кебек

Чакма чагу кирәк телеңнән.

Ә мин чәчән түгел.

Шуңа гади

Җавап бирәм, көлсәң көлерсең:

Кешеләргә кеше нигә кирәк –

Япа-ялгыз калгач белерсең!

1986

***

Караңгы төн. Уйный буран.

Ә ул юлларда һаман.

Дәртләнеп атлый егетең

Күрше авылга табан.

Куркытмый аны кара төн,

Куркытмый бураннары.

Канны кайнаткан яшьлектән

Көчсез бит алар бары.

Урамнарда, бураннарда

Көтәдер сөйгән яры.

Эх, йөрәкнең аккош булып

Канатын киргән чагы.

1986

***

Берәү җылынган учакта

Берәүнең көле кала.

Кемнеңдер төне кояшлы,

Кемнеңдер көне кара.

Гамьсез-тыныч яши берәү,

Кемнәрдер шаулашканга.

Эт белән бет кавышалар,

Аккошлар талашканда.

Берәүгә — дан, берәүгә — кан

Югары урыннар да.

Кемнәрдер түргә үрмәли,

Кемнәрдер егылганга.

Берчә хаклык өскә чыга,

Берчә, җиңә ялганы.

Тормыш кемгә — гөл бакчасы,

Кемгәдер – яу яланы.

1987

***

Хисләрем саф, изге иде

Якты иде уйларым.

Тик чәчкәгә кул сузмадым,

Өзелер дип уйладым.

Оялтырмын дип әйтмәдем

Мәхәббәт сүзләрен дә.

Иркәләдем сине бары

Күзләрем белән генә.

Син дә минем яннарымнан

Елмаеп үтә идең.

Сизә идем, син дә миннән

Нәрсәдер көтә идең.

Нигә шунда аңлатмадым

Ялкынлы хисләремне?

Нәрсә көттем?..

Нигә көттем

Ятларга киткәнеңне?!

“Һаман сине сөям бит!” – дип,

тибә дә тиле йөрәк…

Соңладым шул…

Хәзер инде

Белмәвең хәерлерәк.

1987

***

Чәчкә сиңа гашыйк иде

Тик аны аңламадың.

Белмәдең шул синең өчен

Таңнарда уянганын.

Өметләрең зур иде шул,

Хыялың –йолдыз иде.

Ә гади җир чәчкәсенә

Күңелеңдә боз иде.

Йолдыз сине сөйгәндерме,

Чәчкә ярата иде.

Синең өчен чәчкә ата,

Син дип җан ата иде.

Табынып йолдыз нурына,

Сөюеңә атладың…

Йолдызга буең җитмәде,

Ә чәчкәне… таптадың.

1987

Йөк аты

Юллар баткак иде…

Үргә менгән

Чакларында авыр йөк тартып,

Тавыш-тынсыз гына егылды да

Хәрәкәтсез калды йөк аты.

Без, ахмаклар, аптырашкан булдык:

“Нинди көчле, таза ат иде.

Үр менгәндә егылулар кайда,

Чайкалу да аңа ят иде!”

Сабантуйда бәйге тотмады ул,

Бар гомерен эштә үткәрде.

Зарланмыйча, сыкранмыйча тартты

Өлешенә төшкән йөкләрне.

Кайда авыр, бу ат шунда булды,

Атның хәлен кемнәр аңласын!

(Бер-беребезне кайчак аңламыйбыз –

Нишләтәсең адәм баласын.)

Бүген килеп,

Үргә менгән чакта,

Соңгы көчен җыеп, йөк тартып,

Тавыш-тынсыз гына егылды да

Кабат торалмады йөк аты…

1987

***

Үз-үземне даһи итеп тоям,

Кайтып төшсәм туган җиремә.

Бөгелә-сыгыла каршы ала каен,

Салют бирә шартлап бөреләр.

Ә үләннәр, күрми калмыйк диеп,

Басып карый аяк очына.

Күләштемнең талларына басып,

Тургаена кадәр җыр суза.

Үз-үземне даһи итеп тоям,

Кайтып төшсәм туган җиремә.

…Тик үпкәләп миңа карый төсле

Ятим әнкәм торган өй генә.

1987

***

Очрашканда ал күлмәктән идең,

Ал күлмәктән идең киткәндә.

Ал утларга мине салып киттең,

Юл чатында хуш дип үпкәндә.

Йөрәгемдә һаман шул ал сагыш,

Һәр көн саен сине уйлата –

Ал күлмәген киеп кояш чыга,

Ал күлмәген киеп ул бата.

1988

Синнән башка

Синнән башка гына ага гомерем…

Синнән башка… Кыйбла дүрт ягым…

Дүрт күз белән читтән карасаң да

Дөньям – тыныч кына бер агым.

Йөрәк кенә никтер тынгы белми,

Читлектәге аккош шикелле,

Күңелемнең мүген йолка-йолка,

Кабатлый гел синең исемне.

Буй-сыныңны, моңлы карашыңны

Төшләремдә генә күрәм дә…

Синнән башка гына ага гомерем…

Синнән башка ага…түбәнгә…

1988

Кала урамында

Китеп барам кала урамыннан,

Кара кайгы йөге иңемдә.

Күңел күген болыт каплап алган

Горур башым түбән иелгән.

Китеп барам кала урамыннан…

Урам тулы халык. Чабалар.

Ә мин ялгыз. Кемнәр хәлне белер,

Кайгылардан кемнәр аралар?!

Күңелдәге болытларны куып,

Төннәремне кемнәр көн итәр?!.

Урам тулы –халык, тик һәр кеше

Үз уйлары белән мөкиббән.

Алар өчен синең шатлык ни дә,

Бар дип белә алар кайгыңны.

Ярар иде бер ялгызым булсам,

Меңнәр арасында ялгызмын.

Шат чагымда

Ачы яшь күргәндә

Таныш түгел кеше йөзендә,

Урамдагы шул адәмнәр кебек

Булганмындыр инде үзем дә.

1988

Ялгызлык

Ялгызлыктан… Ялгызлыктан качып,

Калаларга килгән идем бит.

Җан биргәнгә әле юнь дә бирер,

Югалмамын, дигән идем бит.

Ә нигә соң?..

Таш урамнан ялгыз китеп барам…

Кайда тәгәри гомер йомгагым?

Бәхет кошы әллә бу дөньяның

Онытканмы җирдә мин барын?

Таш урамнар…

Таш йорт…

Таш кешеләр…

Акылымнан шашам бит инде.

Йөрәгем дә

Таш кыяга бәрелеп,

Телгәләнгән болыт шикелле.

Бу кадәр дә нигә ялгызмын соң?

Язмышларым нигә чиялән?

…Уф, димен дә,

Таяныр җир тапмый,

Салкын ташка барып сөяләм.

1988

***

Талгын гына кара җиргә ята

Сабый күңелендәй ак карлар.

Көннәр үтәр,

Кар да чобарланыр,

Чобарланыр кара таплардан.

Аның инде матурлыгы бетәр,

Салкынлыгы гына сакланыр.

Сагынырмы кеше

Күңеленең

Яңа яуган кардай чакларын?

1988

***

Әнә, берәү тай өйрәтә,

Камчысын селтәп:

— Йөгән ки, каһр суккан,

Яшисең килсә!

Үз иркеннән аерылу

Рәхәт сң кемгә?

Кем соң хуҗа җикергәннән

Тәртипкә кергән?

Мин дә бүген тай өйрәтәм,

Тукмап өйрәтәм:

— Яшисең килсә, йөгән ки! –

Сугам йөрәккә…

1988

Туган көндә.

Бокалына өйрәнелде…

Исертә татлы сүзләр.

Син бит безгә кадерле, дип

Караган якты күзләр.

Онытылган кичә генә

Тәгәрәп елаганым,

Ялгыз төнне сүгә-сүгә

Кайгылар сулаганым.

Иртәгәм дә бүгенгедәй

Шат микән, шаян микән?..

Мин бер яшькә үсәм микән,

Әллә картаям микән?

1988

Адашкан болан

Карурманнан калаларга

Ул килгән булган

Һәм кешеләр арасында

Адашкан болан.

Бәргәләнә, котылырга

Теләгән төсле.

Боланнар көчле түгел шул,

Кешеләр көчле.

Көчле шул алар. Алардан

Булмый котылып…

Калаларда калыр җаның,

Калыр сытылып.

…Калаларга килеп нидер

даулашкан булам…

Ә асылда бар гомерем –

Адашкан болан.

1989

Сак белән Сок

Араларда киртә булып яткан

Кагыйдәләр тавы ишелде.

Айлы төндә сөю дигән күлдә

Йөздек ике аккош шикелле.

Ай абыстай, йолдызларын җыеп,

Күлгә төшеп никах укыды.

Ике җанны-тәнне бергә үрде

Ялкыннары сөю утының.

Озакламый алсу таңнар атар,

Һәм аерыр кояш нурлары.

Ике аккош булып кылансак та,

Сак белән Сок кына без нибары.

1989

Икар җыры

Мин кояшка очтым,

Гомермнең

Белмәдем дә бугай кадерен.

Юксынырлар булсаң, күккә кара-

Һаваларда минем каберем.

1989

***

Таулар, ташлар үтеп,

Мин эзләдем сине, эзләдем…

Йөрәгемне яшен телгәндә дә,

Табармын, дип, өмет өзмәдем.

Табалмадым…

Өмет-кояш батты…

Томаннарга качты буй-сының.

Табалмадым.

Айлар, еллар акты,

Язмыш шулдыр, дидем, буйсындым.

Ә син шунда,

Җирне чорнап нурга,

Алларыма бастың елмаеп:

“Син эзләдең,

Һәм мин килдем, — дидең, —

Якты көннәргә бит син лаек!”

Юк…

Мин эзләмим инде сине хәзер

Тузды инде алтын тәхетең.

…Кайгыдан да син ачырак миңа,

Соңга калып килгән бәхетем.

1989

***

Бурлаки на Волге” картинасын карагач

Репин иптәш,

Син мәңглек сурәт төшердеңме?

Геройларың хәлсез, арыган.

Бу барңаны алар ничә еллар,

Ничә гасыр тартып барырлар?

Туктарлармы берәр?

Кайчан? Кайда?

Күренми бит алда берни дә.

Йөрәкләрне кимсетелү изсә,

Кулбашларны авыр йөк изә.

Бер туктарлар, дигән өметләрем

Кай гасырда, кайчан үзен аклар,

Комнарыңнан ничә буын алар?..

Русия – зур баржа, без – бурлаклар…

1989

Теләнче.

Әй, теләнче, өмет белән

Күзләремә карама.

Миндә синең кайгың түгел,

Үз хәлем дә алама.

Мин дә бүген синең кебек,

Ышаныч юк, иман юк…

Чәчләреңне йолка-йолка,

Җиргә ятып еларлык.

Калтырана күшеккән җан

Күңелем җылы көтә.

Тик кешенең байлыгы юк,

Бер очкын бирерлек тә.

1989

***

Н. Рубцовтан

Тәрәздән ай башын сузды ул көн,

Ак каенда ак чык балкыды.

Сөйли-сөйли дөнья хикмәтләрен

Бөкләдек без икәү “ярты”ны.

Туган йорттан китәреңне әйттең,

Тормышларым, дидең, томанлы.

Онытылмасын бу төн дигән сыман,

Кулларыңда баян моңланды.

Киттең…

Күкне болыт томалады.

Интектерә кояш карамай.

Ихатада бары этләр өрә,

Өнсез елый ялгыз карагай.

1989

Ясап куйган кебек.

Элек тә бит халык тик ятмаган,

Ул бүген дә эшли. Йокламый.

Озын телләр көн-төн алдаса да

Бәхетен таласа да туктамый.

Һәм эшләгән саен арта бара,

Ярлылыгы, чире, ярасы.

Хәлдән таеп үзе авып китсә,

Урынына баса баласы.

Арткан саен халык михнәтләре,

Миллионерлар җирдә арта да

Кан эчәргә уңай шартлар эзләп,

Җилкәләргә менеп атлана.

Һәм үлгәнче шулай дәвам итә:

Кемдер алдый, кемдер алдана.

Намуслыны гүргә тыгар өчен

Ясап куйган кебек замана.

1989

Яшен җыры

Юк, мин аҗаган түгелмен,

Гомерем түгел уен.

Үз җырымны таба алмый,

Ялтламам төннәр буе.

Яшьнәрмен дә югалырмын,

Тетрәнеп калыр күгең…

…Болыт та яшен түгер.

1989

***

Кемнәргә соң сер сөйләргә,

Кемнәр аңлар күңелеңне?

Ташлар өнсез,

Кешеләрдә

Моңлы йөрәк түгел инде.

Шагыйрь гомере – фаҗига шул

Һәр дәвердә, һәрбер илдә.

Күзләреңнән тамган яшьтәй,

Җырларың да сеңәр җиргә.

Бу дөньяда син чүп кенә,

Беркемгә дә кирәк түгел.

Ташлар өнсез,

кешеләрдә

Инде моңлы йөрәк түгел.

Ник язасың?

Ник янасың?

Сүрел инде, зинһар, сүрел.

Сөя белгән, сөелә белгән,

Әрни белгән гарип күңел.

1989

***

Ахмакка да башы кадерлерәк,

Ташка алыштырмас ул башын.

Хәтта асылташка бирмәс башын,

Ничек кенә ахмак булмасын.

Өч тиенлек баш та асыл таштан

Күпкә кыйммәтрәк булганда,

Асылташлар сарайларны бизи,

Асыл башлар ауный урамда.

1989

***

Син корбаным минем, әй, чибәр кыз.

Мәхәббәтем белән чылбырлап,

Үзем белән сине алып киттем.

Барыр юлым авыр һәм ерак.

Кыяларга менсәм, аста – упкын,

Баш очында уйный ут-яшен…

Еласаң да юатучы булмас,

Салкын ташка тамар күз яшең.

Далаларым минем шыр ялангач,

Җилегеңә үтеп җил исәр.

Җилләр тынса, кояш тынгы бирмәс,

Канат очларыңны ул өтәр.

Син корбаным минем, әй, сылу кыз,

Язмышларың миңа уралган.

Сиңа бәхет бүләк итә алмам,

Азат итсәм, үзем югалам.

Син корбаным минем, син аллам.

1989

Марат Кәбиров. Малай чак шигырьләре

------------

Если сделаете заказ в течении 5 минут20% скидка на книгу!

«Күңелле табын» — суперкнига тостов и поздравлений!

Купить и скачать
WordPress: 22.41MB | MySQL:57 | 1,606sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика