мәхәббәттән җырлар кала - фото
Иҗат

Мәхәббәттән җырлар кала


Дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырау белән, класстагылар кабаланып китап-дәфтәрләрен җыйдылар да чыр-чу килешеп гардеробка ашыктылар. Иң соңыннан гына кузгалган Гөлзилә моңсу елмаеп сабакташлары артыннан бер тын карап торды, алар күздән югалгач, портфелен култык астына кыстырып, икенче катка күтәрелә торган баскычка юнәлде. Сабыр гына атлап, китапханә урнашкан бүлмәгә китте.

— Әй, балакаем, укып арымадыңмыни инде? Ял итәр идең азрак, — дип каршы алды аны идән юучы апа. Гөлзилә аның сүзләрен игътибарсыз калдырып үтеп киткәч, эшеннән туктап карашы белән озатып калды да башын чайкап куйды. — Әй, бала, бала…

Китапханәдә кеше күп түгел иде. Гөлзилә буш парталарның берсенә барып утырды да сумкасыннан китап-дәфтәрләрен алды. Башта алгебрадан дәресен хәзерләде, аннан соң башка фәннәрдән бирелгән язма эшләргә тотынды. Физикадан Ньютон законына нигезләнеп мәсьәләләрне чишкәндә көтүче Кыям абзыйны хәтерләп ирексездән сагышлы елмаеп куйды.

Укый-язарга да өйрәнмәгән, акча чуты да белмәгән бу абзый гомер буена авыл көтүен көтте. Маллар чирләп китсә, дәвалады, хәтта үлән юк елларны да аларны туйдырыр җай тапты. Бер караңгыдан икенче караңгыга шулай тир түксә дә, баемады да, тамагы да ачлы-туклы булды. Авыл халкы да аның турында сөйләгәндә «ялкау», «надан», «дивана» кебек сүзләрне бик яратып кулланды. Урамда очраган һәр кеше белән ихлас күрешеп, хәл-әхвәлен белешеп китә торган, түрәсенә дә, бүтәненә дә дөреслекне күзе чәчрәп чыгарлык итеп әйтә торган сәер кыланышлары өстенә, аның, эчеп алса, ашалып беткән иске тальянын тотып урам буйлап җырлап йөрү гадәте дә бар иде. Гөлзилә белә-белгәннән бирле аның һич югы берәр генә таныш җыр җырлаганын да күргәне булмады, ул хәтта бер җырны да ике тапкыр җырламый иде. Кыям абзыйның көе дә, сүзләре дә, моңы да үзенеке һәм нәкъ үзенчә иде. Әле Ньютон законына җиткәч тә, аның ничектер хәтердә калган бер җыры искә төште.

Мин дә галим булыр идем,

Алма төшсә башыма.

Алмаларын жәлли тормыш,

Җаннарыма таш ора.

Җәйге эңгер-меңгерләрнең берсендә җырлап үткән иде ул моны. Бүгенгедәй күз алдында әле. Кыям абзый алпан-тилпән атлап килә, күлмәгенең изүләре ачык, гармунын бар колачына сузган, моңлы көр тавышы бөтен авылны ялмап алган. Матур җырлый иде шул ул, хәтта үзен бик үк өнәп бетермәгәннәр дә, ул моңланса, эшен ташлап, колакларын тырпайта иде. Шушы җырны бетерде дә ул, йөрәкләрне бораулап, хисләреңне вулканга әйләндерерлек бер моң белән дәвам итте:

Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,

Мин яратып сезне мәңге туялмадым.

Сөю үлми, җаның утка уралса да,

Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала…

Әгәр адәм җаны тәненнән аерыла ала икән, тәннән аерылгач, бар булмышы белән үрсәләнеп, сызланып, әрнеп елый ала һәм моның шаһиты булганнарның таш күңелен сыгып күзләреннән яшь чыгара ала икән Кыям абзыйның бу җыры нәкъ әнә шул җанының иңрәве булгандыр.

Чынлап та, менә шулай җырлап авыл урамнарын әйләнеп чыккач, Сөн буена төшеп үксеп-үксеп елый икән, дип сөйлиләр иде аны. Берәүләр жәлли, кызгана, аның Сөндә батып үлгән әнкәсен, ятим үткән авыр балачагын, яшьлеген искә төшерә, икенчеләр: »Картаеп килә, үзе һаман елга буена төшеп әнисен көтә. Кермәгәч керми икән кешегә акыл«, дип көлә иде. Үзләренчә яшәмәгән, үзләренә охшамаганнардан көләргә генә тора шул бу адәм баласы, мәсхәрәләргә, мыскыл итәргә генә тора. Кыям абзый әйтмешли, стандарт булганны ярата тормыш. Озын булсаң, кыскартам дип, башыңны кисеп ташлый, кыска булсаң, зурайтам дип, башыңны суырып ала. Шуңа күрә бер абынып, бер адашып атлый адәм баласы. Еракка багар өчен озыннары, аяк астын карар өчен кыскалары юк чөнки. Шундый фәлсәфәләргә еш бирелеп алса да, үзе бер дә стандартлыкка омтылмады Кыям абзый, үзенчә кәрлә, үзенчә бөек булып яшәде. Хәер, маңгаена язылганнан узып та булмыйдыр шул. Гөлзиләнең бик тә кешечә яшисе килгән чаклары бар да, тик нишлисең, ул хәзер үк инде әнә шул стандартлыктан мәхрүм. Шуңадырмы Кыям абзый, аны кешеләрнең сөйләве һәм урамдагы җырлары аша гына белсә дә, ничектер якын иде. Әнисе батып үлгән Сөн буена барып елаулары да үзенчә бер мәгънәгә, Гөлзилә йөрәге генә тоя алган зур мәгънәгә ия иде. Әниләрдән дә газизрәк, әниләрдән дә бөегрәк, әниләрдән дә изгерәк кеше бармы соң ул дөньяда? Гөлзилә үзе сөекле әнисенә багышлап җырлар җырламыймы да аның каберенә барып үксеп-үксеп еламыймы?!.

… Яшь әле, бала белән бер-бер хәл булмагае, дип, Гөлзиләне мәеткә якын җибәрмәделәр, бары тик җирләргә алып киткәндә генә хушлашып чыгарга рөхсәт иттеләр. Әнисе бер дә үлгәнгә охшамаган, чем-кара чәчләре элеккечә үк йомшак, бит очлары ниндидер сихри нур сибеп торган сыман. Кызның күңелендә тетрәндереп бер уй туды: бәлки, ул тередер. Әйе, тередер аның әнисе, йоклап кына киткәндер. Йоклап кына… Озакка… Көтмәгәндә купкан шундый хисләр давылында туган ачы яшьләр күзләренә тыгылды. Әнисен кабергә төшергәндә, йөрәктә тагы давыл котырды: «Ул бит үлмәгән. Нигә күмәсез?!» дип өзгәләнде аның җаны. Ихластан кайгырган кешеләр дә әнисен тизрәк җиргә күмәргә тырышкан кебек тоелды. Шунлыктан Гөлзилә аларны бөтен булмышы белән күралмады. Нигә аны әнисеннән аералар? Әтисе нигә каршы төшми бу әшәкелеккә? Әллә ул да белми микән? Әллә бу тиклем күп кеше арасында үзенең көчсезлеген аңлап дәшми микән, үзен дә күмәрләр дип курка микән әллә? Әти, әти!!! Нигә дәшмисең? Ник кыйнамыйсың шуларны? Әни чыга алмаячак бит хәзер! Әти!!! Әти…

Әтисе аны дәшми-тынмый гына күтәрде дә зираттан алып чыгып китте. Күзләрендәге яшьне күрсәтмәскә тырышып башын читкә борган иде ул…

…Физика дәреслеге битенә чупылдап төшкән күз яше Гөлзиләне хәтерләүләрдән арындырып җибәрде. Әрнүле тамчының китаптагы Ньютон портретына, аның да нәкъ маңгаена эләккәнен күргәч, ирен очлары белән генә булса да елмаеп та куйды хәтта. Шунда гына үзенә кемнеңдер бик текәлеп карап торганын тоеп, шул якка күз атып алды. Уң як партада утырган Таһир икән. Карашлары көтмәгәндә шулай очрашкач, уңайсызланып читкә борылды да башын түбән иде. Бераздан башы кабат күтәрелде, алан-йолан карангалап алды, аннан соң кыяр-кыймас кына кыз утырган өстәлгә килеп таянды.
— Гөлзилә… — сүзен бик тәвәккәл кыяфәт белән башласа да, тотлыгып калды, күзләре нидер эзләп чәбәләнде дә кыз алдындагы дәреслеккә килеп төртелде. — Гөлзилә, ни… физикадан мәсьәләне чиштеңме әле?..

Гөлзилә күтәрелеп карагач, ул бөтенләй каушап төшкәндәй тоелды. Аның сәерлеге кызга да тәэсир итте, ахры, ул да сүз әйтәсе урынга баш кагып кына җавап бирде.

— Мин ни… Ничәнче күнегү икәнлеген язмаганмын…

Китапта юк ул, кызның иреннәренә елмаю кунды. Таһирның дулкынлануы кызык булып тоелды аңа.

— Дәфтәргә яздык бит мәсьәләне, дип шаяртты ул.

— Ә-ә, әйе бит әле…

— Ә син нигә монда әзерләнергә булдың әле бүген? — болай да каушап калган егетне бу сорау бөтенләй үтерде. Шулай да башы тиз эшләп өлгерде. Монда килүенең төп сәбәбен, дөресрәге, төп сылтавын ярып салды:

— Ни бит… Индийский кино була бит бүген, Гөлзилә. Чыгасыңмы? Чык, яме… — сүзен әйтеп тә бетерде, күздән дә югалды егет, Гөлзилә нидер әйтмәкче булып авызын ачканда, китапханә ишегеннән аның сумкасы гына күренеп калды.

Район буенча үткәрелгән спорт ярышларында беренчелекне бирмәгәнлеге үк булмаса да, көч-куәтле сәламәт егет икәнен ассызыклап торган таза, киң гәүдәле, озын буйлы Таһирның әлеге сәер кылыгы Гөлзиләнең көләсен китереп, күңелен күтәреп җибәрде. Һинд киноларын бик ярата иде ул. Кайбер вакыйгалары әкият кебек булып тоелса да, илаһи рухы, бөек мәхәббәт һәм, әлбәттә, йөрәгендә өермә күтәрерлек моңлы җырлары белән үзенә әсир итә алар. Әле дә кичен кино буласын белгәч, Гөлзиләнең бөтен ачу-үпкәләре, кимсенүләре юкка чыгып, җанын ниндидер дәртле бер хис биләп алды. Дәресләрен тиз-тиз генә караштырды да кайтырга кузгалды.

Урамда ябалак кар ява иде. Күк, үзенең кар яудыру планын кыш азагында булса да тутырып калыйм дипме, соңгы көннәрдә бу эшкә ныклап тотынды.

Саф һавага чыккач, Гөлзилә үзенең ачыкканлыгын сизде. Бу тойгы шунда ук бөтен чынбарлыкны искә төшерде: нигә бүген өйгә соңлабрак кайтырга уйлавын, шуның өчен дәресен китапханәдә хәзерләвен дә, кайткач нәрсә көткәнен дә. Моны хәтерләү белән бөтен дәрте, бөтен якты тойгылары төссезләнеп калды… Әтисе командировкада иде Гөлзиләнең. Шофер булып эшли ул, авылда бердәнбер «КамАЗ» булгангамы, гел юлда — тирә-як районнарга чыга, кайчагында хәтта Уфага да барып җитә. Кичә дә иртән киткән булган, Гөлзилә моны мәктәптән кайткач кына белде. Ул өйдә юк чакта соңгарак калырга гадәтләнгән иде ул. Кайту белән тамак ялгап алырмын, дип уйлаган иде дә, киемнәрен алыштыруга ук, үги әнисе: «Су ташып куй әле, өйдә бер грамм су калмады», — диде, кире какмаслык итеп. Бөтен савытларны да тутырып, малларны да эчергәч капкалап алырмын дигән иде. Бу теләгенә өй идәнен юып чыккач та, кичкелеккә мал астын җыештырып, ашарларына салгач та ирешәлмәде. Кош-корт өчен пешергән бәрәңгене төйгәндә бер-икене алып капкан иде, ул тамак туйдырырлык булмады, эчтә улаган ач бүрене котыртып кына җибәрде. Мәктәптән кайтканнан бирле тын алырга да вакыт булмады. Әнисе төшкә кадәр барып, контор идәннәрен юып кайта да калган гомерен өйдә үткәрә. Эштән җиксенми Гөлзилә, бәләкәйдән өйрәнгән нәрсә анысы, шулай да кайтуына ашарга әзерләп, һич югы чәй куеп торса була бит инде. Юк, үз тамагын үзе дә туйдырыр иде ул, бары аркылы төшмәсеннәр иде. Әнисенең ачуланып эндәшкәне юк югын да… Күз карашы, кыланмышы, үзенең бөтен барлыгы белән эшләр эшләреңне эшләттерми дә куя. Аннан узып чәй куеп эчеп тә булыр иде, кыз аңа өйрәнмәгән шул. Тавыш-фәлән чыгып китеп, әтисе белән араларын бозып куюыннан курка. Гомер буе, дигәндәй, өнсез-тынсыз чыдап яшәгәнне, хәзер килеп кенә карышып тормас бит инде. Күбенә түзгәнне азына түзәр. Укулар бетәргә 121 көн генә калды, ә аннан соң…

Әтисе белән әнисе болай үзара килешеп, яратышып яшиләр. Әтисе өйдә чакта әлеге караңгы чыраеның, усал карашының эзе дә булмый, үги әнисе эшен дә җимертеп эшли, ашарына да тәмле итеп пешерә, хәтта Гөлзиләне дә иркәләп ала. Шофер булгач гел өйдә генә тормый шул, ерак юлларга еш йөри, авылда гына чагында да иртән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Кызы белән хатыны арасындагы салкынлыкны әллә тоя, әллә тоймый ул, белмәссең. Һәрхәлдә, икесенә дә ягымлы, икесен дә сагынып кайта, икесен дә ярата. Бәлки, әнисе шуның өчен үч ала торгандыр, үзен ныграк яраттырырга телидер. Аннан соң, үги әнисенең кайгысын да аңлый кыз, әллә ничә ел бергә яшиләр инде, бер бәләкәч тә алып кайтканнары юк. Шулай булгач, бәлки, әтисенең ташлап китүеннән куркадыр, көнли бит ул аны, үзенә сиздермәскә тырышса да, көнли. Бәлки, Гөлзиләдә дә үзенең көндәшен күрәдер. Бәлки, эш бөтенләй кызда түгелдер, ире юлга чыгып киткәч, аның кәефе төшә, рухы сүреләдер һәм Гөлзиләне дә, хәтта үзен-үзе дә күрәлми йөридер. Әтисе кайтып кергәч, әнә нинди ягымлыга әйләнә бит ул. Аңларга тырыша аны кыз, шуңа күрә карышып-нитеп тормый, күндәм генә яши бирә. Ләкин аны аңлау да, чыдамлык та Гөлзиләгә әллә ни җиңеллек өстәми, бәләкәй чагыннан бирле җыелып килгән әрнүләр җанын кимереп кенә тора. Сабырлык кына сынмасын инде, сабырлык кына…

Шундый авыр уйларга бирелеп кайтса да, капка төпләрендә торган »КамАЗ«ны күргәч, күңеленә канат үскәндәй булды, моңа кадәр теләр-теләмәс кенә атлаган аяклары җиңеләеп китте.

Һо, безнең сандугач та кайтты, — дип елмаеп каршылады аны әтисе, — Нәрсә соңга калдың, «икеле»ләрең җибәрмәдеме әллә? «Бишле» эләктергәннәр әллә кайчан өйдә бит инде.

Концертка әзерләндек, — дип алдашты кыз.

Ярый, кызым, ярый. Шаярып кына әйтүем, укытучыларың мактый алай үзеңне.

Газ плитәсе янында булышып йөргән әнисе дә Гөлзиләгә сердәшләрчә ягымлы елмаеп күз кысты.

Түр якка чыгып киемнәрен алыштыруга ярым шаярулы ихлас тавыш ишетелде:

Эшем ияләре! Табынга!

Әтисе янда булганда да бүтән чакларда өй эчендә бу тиклем үк күтәренкелек хөкем сөргәне юк иде әле. Бүген ниндидер бәйрәм иде.

Кер юып алырмын дигән идем, — диде әнисе, табыннан кузгалгач. — Гөлзилә, син бер-ике көянтә су алып килерсең инде.

Тышта кар туктаган икән. Бөтен тирә-як аклык, яктылык бөркеп тора, хәтта һава да сафланыбрак киткән кебек. Болытлар арасыннан саран гына елмайган кояш нурында агачларның көмеш яфраклары биешә. Аскы ниргәләренә кар сарылып, яңарак кына яуган ак энҗеләр тәрәз кыекларына кадәр кунганлыктан, Таһирларның ике тәрәзәсе генә урамга караган йорты бетеп, Кыш бабайга охшап калган. Ап-ак карлар булып күктән изгелек сибелгән, ләбаса. Күр әнә, ул хәтта капка баганаларын да мөселман ясап чалма кидереп куйган. Ә… Ә монысы нәрсә тагын?.. Дугалы зур капканың канатлары тоташкан урында аз гына калкып торган бүрекне Гөлзилә нәрсә белән чагыштырырга да белмәде. Монысы китапханәгә кереп кызны кинога чакырган егетнең холкы иде, күрәсең. Рәхәтләнеп, урамга чыгып караса да була бит инде… Йә ике кулыңа ике чиләк күтәр дә суга чыккан бул шунда…

Бу фикергә килер өчен хәтсез вакыт кирәк булган, ахры, егеткә. Гөлзилә су алып кабат үзләре ягына җиткәч кенә капкадан күренде ул, анда да башын түбән иеп, акрын гына атлады әле…

Берәр минут үттеме-юкмы, артта кемнәрнеңдер чыр-чу килешкәне, чиләкләр шалтыравы, тагын әллә нинди тавышлар ишетелде, кемдер хәтта »Гөлзилә!« дип тә кычкырды бугай. Кыз, артына борылып караса, үзеннән биш-ун метр чамасы артта гына җан-фәрманга чабып килгән җигүле атны күрде дә куркуыннан чинап җибәрде. Кинәт бөрешеп калган иңнәреннән көянтәсе шуып төште, ә үзе күзләрен четердәтеп йомып катып калды. Кемнеңдер тыныч, ләкин каты тавыш белән »Трррр!« дип кычкырганы ишетелде, аны кыңгырау авазлары, ат кешнәгәне күмеп китте. Бераздан барысы да тынды. «Бетте… Барысы да бетте… — дип уйлады кыз. — Үлемем шушы икән…« Шулай да үзендә ниндидер көч табып күзләрен ачты. Күзләре белән авызы да ачылды. Күптән түгел генә ярсып чапкан ат, кыздан өч-дүрт адымда гына туктап, юашланып калган иде. Ат башында әле генә кыяр-кыймас суга чыгып барган Таһир. Бераздан Сабакы Галәветдин абзый да килеп җитте:

— Өркә торган гадәте бар, сабакы, — дип тезеп китте ул, аклангандай, — эшкә барырга дип капканы гына ачкан идем, олы малай үзе көйләгән теге драндулетын, бар бит әле теге карда йөри торган, шул сабакысын кабызып та җибәрде, монысы очып чыгып та китте. Нәрсә булды, дип торам. Котым очты, сабакы. Берәрсенең өстенә менсә дип. Күзе тонып чаба шул сабакы. Бу кышны чыксам, өйрәнеп җитәр иде инде… Көздән генә җигә башладым шул әле…

Бары тик шуннан соң гына әле булса йөгәнне ычкындырмаган Таһирга игътибар итте.

— Ә син молодец, энем! Сабакы да егет икәнсең…

Таһирның аркасыннан какты да гафу үтенгәндәй итеп:

— Ярый, энем, халык җыелганчы кузгалыйк әле. Йә тагын алып китәр, — дип, дилбегәне кулына алып чанага менеп утырды. Таһир йөгәнне ычкындыргач, ни кылырга белми торган атына боерды. – Ноа-а-а, сабакы…

Галәветдин абзый күздән югалгач кына тулысынча һушына килде кыз, бары тик Таһирның кыюлыгы аркасында гына үлемнән калуына төшенде. Ул арада коткаручысы аның алдына килеп басты:

— Менә… чиләкләреңне тутырдым… Үзем кайтарып биримме?

— Юк, юк… китер… кыз аларны җиргә куйды да әллә каян килгән җитезлек белән егетнең ирененнән үбеп алды. — Рәхмәт сиңа, Таһир.

Фаҗига була язган урыннан шактый гына ераклашкач, Гөлзилә артына борылып карады. Таһир һаман урам уртасында тора иде әле…

Гөлзилә икенчегә судан кайтуга, әтисе эшкә киткән иде инде. Үги әнисе кер юган җиреннән аңа күтәрелеп күз салды да:

— Җитәр, — дип елмайды.

Гөлзиләнең тәннәре эсселе-суыклы булып китте.

— Малларны…

— Эчердем, кызым. Ял ит.

— Юк. — Гөлзилә әллә каян килгән кыюлык белән дәвам итте, — әни, мин бүген эшләрне бетерергә тиеш. Әйбәт кино була…

— Чыгарсың. Акчаң бармы соң?

Гөлзилә ык-мык итеп торган арада, җәһәт кенә түр якка атлады, кызның кулына өр-яңа бишлек китереп тоттырды.

Юк, әни, кино кырык тиенлек кенә.

— Юләркәем… — ул, ягымлы елмаеп кызның чәченнән сыпырды. — Син хәзер җиткән кыз бит инде. Үз кирәгеңә тотарсың…

Урамга чыккач, Гөлзилә көләргә дә еларга да белмәде. Шатлыктан ярсып биер йә үкереп елар иде ул. Ләкин еллар буе тупланган ачы тәҗрибәсе моңа ирек бирмәде, ягымлылык артында мәкер ятарга тиешлегенә иманы камил иде аның. Бүгенге кебек чагын хәтерләми Гөлзилә. Бүгенгедәй юмарт һәм алчак вакыты юк иде аның. Билләһи, юк иде. Димәк, моның төбендә нәрсәдер ята, ниндидер зур хикмәт бар монда…

…Әтисе дә бүген бүтән көнгә караганда иртәрәк кайтты. Кичке ашны төгәлләп килгәндә җай гына сүз башлады:

— Кызым, концертларыгыз кайчан була соң?

— Төгәл генә билгеле түгел әле.

— Бу җомгада өйдә торасыңдыр бит?

— Болай… сөйләнгән кеше юк. Гадәттә алдан әйтеп куялар иде.

— Өйдә торырга тырыш әле син, кызым. Әниең белән без район үзәгеннән урап кайтырбыз дигән идек…

Ул сүзен әйтеп бетерәлдеме-юкмы, ишек шакыдылар, бераздан Әлфиянең башы күренде.

— Исәнмесез! Карале, кино башланырга аз гына вакыт калган, ә бу ашап утыра, — диде ул керә-керешкә үк. — Киенмәгән дә. Давай, кузгал…

— Әйдә, Әлфия, түрдән уз.

— Юк, Фәүзия апа. Кинога соңлыйбыз, әнә кызыңны ашыктыр. Карале, һаман кузгалмый!..

Киенеп верандага чыгуга ук Әлфия такылдый да башлады:

— Чак тапталмый калдың, малай, әйеме. Мин өйдә идем, тәрәзәдән күрдем. Ә абый, син киткәч, баскан урынында әллә бер сәгать басып торды. Аннан соң кинәт кенә йөгереп керде дә ихатада мәтәлчек ата башлады. Башына ат типте микән әллә моның дип, өй алдына чыксам, теге үрә сикерде дә йодрыклары белән күкне ярып кычкырып җибәрде, минсиңайтим!.. Галәүнең аты безнең турыдан узып барган булса, билләһи, өч минутта күрше авылга җитә иде… Капка төбенә җиткәч, кисәк тынып калды да сүзне бөтенләй икенчегә борды. Карале, малай, тагы кар ява башлаган. Кар дигәннән бер мәзәк сөйлимме… Мәзәкне сөйли генә башлаган иде, әллә каян гына килеп чыккан Таһир да кызларга кушылды.

— Уф, кеше дип торам, син икәнсең, — диде Әлфия, аңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә. — Һич югы тамак кырыр идең, йөрәгемне алдың бит…

Гөлзилә Таһирга карап елмаеп куйды, егет моны сизмәде, ул ничектер уңайсызланып дәшми генә атлавын белде. Гөлзилә дә, егеткә бик рәхмәтле булса да, сүз рәтен табалмый җәфаланды. Ярый әле, туктаусыз такылдый торган Әлфия бар иде, ул ике арадагы үткәргеч сыйфатында, төрле юк-бар, мәзәк хәлләр турында лыгырдап баргач, Гөлзиләнең дә, Таһирның да дулкынлануы басылгандай булды.

Алар клуб алдында күренүгә, тәмәке тартып гәпләшеп торган егетләр беравыздан сәлам бирде:

— О, Таһир… хәлләр ничек?!

— Эшләр барамы, Таһир?

Кызларга әллә ни игътибар итүче булмады. Таһир егетләр янында калды, ә кызлар эчкә узды….

Клубтан чыккач, Әлфия туктаусыз лыгырдап бераз барды да: »Аһ, китапханәгә керергә онытканмын бит!« дип, кире борылды. Таһир белән Гөлзилә икәүдән-икәү генә калдылар. Бер тын дәшми-тынмый гына атладылар.

— Ошадымы? дип куйды Таһир, сүз башлар өчен шуннан да кулайрак сорау табалмагандай.

— Ошады, Таһир… Рәхмәт, Таһир. Әгәр син булмасаң, мин бу киноны карый алмас идем.

— Син индийскийләрне яратасың бит, үзең дә барыр идең әле.

— Юк, ул турыда әйтмим… Син коткармаган булсаң, дим… Ерунда. Ат кеше өстенә менми ул. Урап үткән булыр иде.

— Барыбер… Бәлки, таптап китәр иде. Күзе тонган малга ышаныч бармыни? Ә мин шул тиклем курыктым.

— Мин дә…

— Юк, син шундый батыр егетсең икән, Таһир. Ун ел бергә укып та белмәгәнмен.

— Нинди батырлык монда. Сиңа туп-туры килгәнен күргәч, алдына чыкканымны сизми дә калдым… Бер мизгел генә булды ул, туктап калгач кына һуш керде. Ә каршы төшмәсәм, урап үтәр иде ул…

— Юләр, син, Таһир… Үзең аста калган булсаң?..

Таһир дәшмәде, елмаеп Гөлзиләгә карады да иңнәрен сикертеп куйды…

2.

Үги әнисе белән Гөлзилә арасында мондый ук җылы мөнәсәбәтнең беркайчан да булганы юк иде. Гадәттә, Фәүзия тарафыннан аз гына изгелек кылынса, бераздан ул күңел рәнҗетерлек гамәл булып бише белән кире кайта иде. Шуңа күрә дә әлеге хәлләр кызны нык гаҗәпләндерде. Аның сәбәпләрен ачыкларга, аңларга тырышып күпме генә баш ватмасын, моңа акылы да, хәтта хыялы да җитмәде. Үги әнисе тарафыннан күрсәтелгән аз гына җылылыкка алданып авызы пешкән чаклары күп булганга күрә, Гөлзиләнең күңеле аның бөтен беркатлы хыялларын, бөреләнеп кенә килгән шатлыкларын җимерергә тиешле давылны (бу юлы коточкыч давыл булырга тиеш кебек ул) көтте. Әлеге халәт бары тик ызгышлар арасында була торган ягымлы да, шомлы да тынычлыкны хәтерләтте аңа.

Шул ук вакытта, хет бер генә көнлек булса да бәхет бүләк иткәне өчен үги әнисенә рәхмәте дә зур иде. Ике арада җылылык, аңлашучанлык булганда нинди рәхәт тормышта яшисе икән бит алар! Мондый ләззәтне көн саен татып торучылар нинди бәхетле икән бу дөньяда! Гомерең буйларына шулай яшәсәң иде дә бит…

Кайнап чыккан су кебек берьюлы анда да, монда да омтылган хисләрен йөгәнләргә ашыкты кыз. Хәтер юллары буйлап кай тарафка гына барсаң да, әлегедән дә яктырак, әлегедән дә куанычлырак хатирәләргә юлыгырмын димә. Үткән еллары көзнең сары яфракларына күмелеп, зәңгәр томаннар артында калган…

Кичәгедәй бәхетле мизгелләрнең бүтән кабатланмаячагын белгәнгә, бүген дә дәресләр беткәч өенә кайтырга ашыкмады, китапханәгә кереп утырды. Өй эшләрен эшләгән арада, кичәге куанычларын искә төшереп чиксез ләззәт диңгезендә йөзде. Үги әнисенең ягымлылыгы, гомумән, гаиләдәге җылылык җанын иркәләде, күкләрнең җиденче катына менгезеп, якты хыялларга чумдырды. Гөлзилә үзен авыр юллар, кырыс сынаулар аша бәхет патшалыгына юлыккан әкият кызы итеп тойды. Мондый кичерешләренә Таһир турындагы уйлары да өстәлгәч, дөнья бөтенләй балкып китте. Моңа кадәр ике ятып бер төшенә дә кермәгән егет төрле сыйфатларда сынланып күз алдына килеп басты. Берчә аның кыяр-кыймас кына кинога чакырганы, берчә чиләкләр тотып башын түбән иеп суга чыкканы, берчә ак-караны күрми ярсып чапкан атны туктатканы, берчә Гөлзиләнең күзләренә төбәлеп өнсез генә басып торганы исенә төшеп йөрегән сагышлы да, шатлыклы да бер хис сулкылдатып алды. Таһир турында уйлану рәхәт иде аңа. Акылы бик үк исәп-хисап биреп бетермәсә дә, күңеленең кайсыдыр почмагына яшеренгән сәер бер тойгы егетнең бүген дә китапханәгә килеп керүен, Гөлзиләнең партасына таянып кинога дәшүен көтте. Кыз үзе дә сизмәстән тирә-якка күз йөгертеп алды. Алгы парталарда бишенчеме-алтынчымы класста укучы ике кыз дәрес хәзерләп утыра, киштәләр арасында тагын берничә кеше китап сайлый. Таһир юк инде бүген. Эх, һинд кинолары көн саен булмый шул…

Кайтырга чыккач та артык ашыкмады кыз, ләззәтле хисләренең чайпалып түгелүеннән курыккандай талгын гына атлады. Юл оңгаенда кичә булган хәлләрне янә бер кабат күңеленнән үткәрде, алар инде чынбарлык түгел, ә татлы төш яки сихри әкият сыман тоела башлады. Әмма, ни кызганыч, матур әкиятләр озын булмый шул…

Әнә инде Гөлзиләләрнең йорты да күренә. Машина заты да юк, димәк, әтисе эштән кайтмаган әле. Алда аны ахирәт көне көтә кичәге шатлыклар өчен бүген түләргә кирәк булачак. Эх, котыласы иде шундый газаплардан. Качып кына китәсе микәнни соң? Укулары тизрәк бетсен иде, ичмаса…

Атлаган саен Гөлзиләнең йөрәк тибеше ешайды, аяк астындагы җирнең катылыгы югала барды, бөтен тәнен биеклектән егылып төшкән кешенеке сыман сәер бер җиңеллек, таркаткыч җиңеллек биләп алды. Калтыранган куллары капка келәсен ычкындыралмый җәфаланды, ычкындыргач та тотканы башта үзенә тартып, соңыннан гына кайсы якка ачылганын чамалады. Ишек төбенә җиткәч, бераз тынычланырга теләп, веранда тактасына сөялде. Үги әнисенең кара карашын, туң тимердәй битараф тавышын күз алдына китерде. Менә шунысы җанга тия дә инде аның. Бер гаепсезгә булса да әрләсен, әйтәсе сүзләрен әйтеп ачуын чыгарып бетерсен иде ул. Җиңелрәк булыр иде кызга. Юк, алай итми шул. Җикеренү генә түгел, тавышын да күтәрми хәтта, сихерле боз йомгагы сыман, тыныч һәм ачы салкынлыгы белән үзенә буйсындырып ала да бәгыреңне туңдыра, үзеңне караңгы һәм шыксыз дөньяда япа-ялгыз калгандай тоярга мәҗбүр итә. Үз җаныңны үзеңнән кимертә ул. Эх, ниләргә кичә шул тиклем ягымлы булды икән үги әнисе? Шул тиклем зур бәхетнең барлыгын белгәннән соң, аның бүгенге салкынлыгына түзә алмаячак бит Гөлзилә, түзә алмаячак ул моңа.

Ә бүген кичәге көн кабатланмаячак, так белән җөп аралашып йөри, ул татлы төш, якты истәлек… Тик чыдарга кирәк, шунсыз яшәү юк. Сабырлыклар гына сынмасын иде!..

Ничек кенә бөтен ихтыярын тупларга тырышмасын, Гөлзилә булдыра алмады. Өй ишеген ачканда да куллары калтырап тора иде аның.

Әнисе плитә янында булыша иде.

— Кайттыңмы, кызым, — диде ул җан эреткеч ягымлылык белән. — Бүген мин дә соңгарак калдым әле. Бар, чишен дә өстәлгә утыр, карының ачкандыр…

Гөлзилә баскан урынында таш булып катты, кулындагы портфеле шапылдап идәнгә төште, күз аллары караңгыланып китте, тамагына йотылмый да, сытылмый да торган төер утырды.

Тупсаны атлап кергәндә, ничек кенә дулкынланмасын, үги әнисенең салкынлыгына да, кимсетүләргә дә һәммәсенә дә әзер иде ул. Барысына да түзәчәк, сабыр итәчәк иде. Барысына да, әмма менә шундый ягымлы карашка, кайгыртучанлыкка гына әзер түгел иде Гөлзилә. Ул моны башына да китермәгән иде. Гөлзилә өчен бу аномаль күренеш, акылга сыймаслык хәл булды.

— Ни булды сиңа, балам? Гөлзилә дим… Гөлзилә!

Юк, бу кадәресенә үк түзәр көче дә, сабырлыгы да юк иде аның, кызының сәер халәтен күреп килеп җиткән үги әнисенең күкрәгенә капланды да ярсый-ярсый үксергә тотынды. Назлы бармаклар чәчләреннән сыйпаган саен хисләре котырды, күз яшьләре җитезрәк тәгәрәде…

Менә шулай көтмәгәндә Гөлзилә өчен тоташ бәйрәмнәр башланды. Әнисе аны иртәләрен назлап уятты, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап, изге теләкләрен теләп, аркасыннан сөеп мәктәпкә озатты. Кайтуына да кызны тәмле аш, җылы караш көтеп торды. Әнисе мәктәп хәлләре белән дә кызыксынды, тиздән булачак район конкурсына нинди җырлар әзерләвен дә сорашты, аның ниятләрен җөпләде. Хәтта кайчагында эшлекле генә киңәшләр дә бирде. Өй эшләрен дә бергәләп башкардылар, монда да әнисенең йөкне күбрәк үз өстенә алырга тырышуы сизелеп тора иде. «Имтиханнарыңа ныклабрак әзерлән, балам, — диде ул. — Кеше сокланып торырлык булсын».

Гөлзиләнең шатлыгы күкрәгенә сыймады. Мәктәптә дә гел генә көр күңел белән йөрде, дәресләренең һәрберсендә диярлек «бишле» алды. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә, яңа җырлар өйрәнергә дә өлгерде. Күңеле күкләрдә иде аның. Хәзер дәресләрдән чыгуга кайтыргамы-юкмы дип икеләнеп торулар бетте, китапханәгә керсә дә, теге яки бу эше кирәкле китапны яздырып алыр өчен генә керде. Анда да озак тормады, атлыгып өенә кайтты. Тамагын ялгау белән, йорт эшләренә тотынды. Керен дә, идәнен дә юды, суын да ташыды, малларны да карады, икмәк пешерүдән дә, ашарга әзерләп куюдан да тартынмады. Бу эшләр аңа ләззәт бирә иде хәзер. Ул үзен элеккедәй ихтыярсыз хезмәтче итеп түгел, ә үз дөньясы өчен тырышучы тулы хокуклы хуҗа итеп сизде. Әнисенең: «Кайчан өлгердең аңа?!», «Үзем дә эшли алам, син укуыңны кара, кызым», — дип кайгыртуы Гөлзиләгә икеләтә шатлык китерде.

Дәресләрен карарга, имтиханнарга әзерләнергә әллә ни күп вакыт та кирәкмәде аңа. Кызның зиһене элек тә яхшы иде, күп нәрсәләрне ул укытучы сөйләгәндә үк хәтеренә сеңдерә дә, хәтта бер тапкыр китап тотып карамаган килеш тә «бишле»лек җавап бирә ала иде. Хәзер исә ул тагы да ныграк үткенләшеп киткәндәй булды, дәрестә үтелгәннәрне өстәмә әдәбият белән баетты, хәтта иң катлаулы булып тоелган нәрсәләр дә бер уку белән исендә калды, һәм кыз теләсә нинди мәктәпнең теләсә нинди укытучысын да белеме белән бәреп егарлык дәрәҗәгә җитте.

Җыр аның язмышы иде. Аның бу талантын авылдашлары гына түгел, хәтта районда да беләләр. Үзешчән сәнгать сөючеләр арасында район буенча үткәрелгән конкурсларда чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алганы да бар. Быел да катнашачак Гөлзилә, быел ул конкурсны зурдан кубып үткәрмәкчеләр икән, тирә-як районнарның үзешчәннәре бәйгегә чыга, исемнәре киң таралган сәнгать осталары да килә (алары бәя биреп утырачак), дип сөйлиләр. Кыз аңа да җентекле әзерләнде популяр җырларны һәркем белә, җырлый, ә Гөлзилә бу бәйгегә бер кабат та сәхнәләрдә яңгырамаган җырлар әзерләде. Авылдагы җырчы карчыклардан отып алды аларны, кайберләренең сүзен дә, хәтта көен дә бераз үзенчәләтте. Яхшы килеп чыкты шикелле, тыңлап караганнарның барысы да ошатты. Быел беренче урынны алырга тиеш иде Гөлзилә. Сәнгать институтына барырга җыенган кыз өчен бу иң мөһиме иде. Элегрәк, басылып яшәгән чорында, шикләнеп-шикләнеп куйса да, хәзер үзенең җиңеп чыгачагына ышанычы артты, ул хәзер конкурста җиңәр өчен генә түгел, ә сәхнәдә балкыр өчен, залдагыларны аһ иттерер өчен эшләде.

Гаиләдәге җылылык бер бәйрәм булып, күңеленә канат куеп дәрт өстәп торса, икенче бәйрәме дә бар иде кызның. Анысы да канатларын ныгытучы, яхшы якларыңны тулысы белән күрсәтергә, җиңәргә һәм гел алда булырга ашкындырып торучы зур көч иде. Беренчесе кояш нуры сыман якты булса, икенчесе ялкын кебек идее: ул берчә җылыта, берчә яктылык өсти, берчә өтеп ала… һәм аның исеме дә бар иде Мәхәббәт.

Кинога бергәләшеп барганның икенче көнендә үк Таһир Гөлзилә белән бер партага килеп утырды. Классташлары күзләрен очкынландырып, мыек астыннан гына елмайдылар да дәшмәделәр. Аның каравы, Гөлзиләнең колак очларына тиклем кызарып чыкты. Бергә утыргач та әллә ни серләшмәделәр инде, шулай да һәр икесенең бөтен хәрәкәте, күз карашлары, серле елмаюлары бер-берсенә гашыйк икәнен искәртеп кенә торды. Карашлары очрашканда туган хисләрен берничек тә тасвирлап та, аңлатып та булмыйдыр, ул, бәлки, вулканга охшагандыр, ләкин җир астыннан түгел, ә җир күкрәгенә атылып, бар булмышыңны яулаган вулканга. Ә бәлки, гөл-чәчәкләрнең бөтен күзәнәге буйлап утлы бер ләззәт тараткан язгы кояш нуры шикелледер.

Моңа кадәр дә бәйләнеп йөрүчеләр аз булмады Гөлзиләгә. Хәер, кыяр-кыймас кына үз мөнәсәбәтен сиздерергә тырышуны алай дип әйтергә ярамагандыр да әле. Тик аларның барысына да битараф калды кыз. Ә менә үзеннән күпкә өлкән Гыйльманның бәйләнүе, монысы Гөлзиләне берничек тә битараф калдыра алмады, күңелендә бу тупас һәм әрсез егеткә карата чиркану хисе уятты. Кинога-фәләнгә чыккан чакта да ул Гөлзиләне сагалап кына тора иде. Залда кеше азрак булса, кыз янына килеп, төрлечә бәйләнеп җанына тия, кайтырга чыкканда да артыннан иярергә тырыша. Бу сыланмыштан төрле хәйлә табып котылса да, бераз шөрли дә иде Гөлзилә. Армиядән кайтуына ел да тулмаган әле, ә даны бик юньледән түгел. Үткәнендә кинога чыккач та, Таһирны кыйнап ташламасын тагы, дип курыккан иде, ярый әле Гыйльман күренмәде.

Киләсе җомгада район үзәгенә бара алмадылар. Гөлзиләнең әтисе командировкага юлланды. Гөлзиләнең вакыты кысанланды, күп гомере репетицияләрдә узды. Авыл сәхнәсенә менеп җырлау өчен әллә ни күнегәсе юк иде кызга, ләкин алда торган район конкурсына әзерләнергә менә дигән сәбәп булды бу. Шуңа күрә, Гөлзилә вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Мәктәптән соң гына кайтып тамак ялгады да клубка йөгерде. Кыз бәхетле иде. Өйдә әнисенең җылы карашы көтсә, репетицияләрдә яраткан шөгыле булды. Аннан соң, көн дә менә шулай клубка йөрү Таһир белән очрашып торыр өчен дә менә дигән сәбәп иде.

Таһир белән бергә булу күңеленә рәхәтлек өстәсә дә, җаны бик үк тыныч түгел иде. Клубта да, өйгә кайтканда да менә-менә Гыйльман килеп чыгар төсле тоелды. Бәхеткә каршы, әлегә кадәр ул күзгә-башка күренмәде. Шулай да аның дус-иш егетләре төрлесе-төрлечә янап, искәртеп алырга онытмады. Хәтта Таһир алдында да: «Гыйльман кайткач туй үткәрә инде сезгә», — дип ычкындыручылар табылды. Боларны ишеткәч нәрсә уйлагандыр, Таһир берни дә сиздермәде. Әмма кызның нәфрәте тагы да артты гына. Әйтерсең алар арасында нәрсәдер булган. Әйтерсең, Гөлзилә шул хулиганның мөлкәте. Мондый мәсхәрәдән шартлар чиккә җитсә дә, Гөлзилә берни дә эшли алмады.

Клубтан бу юлы да Таһир белән бергә чыктылар. Гыйльман бүген дә юк иде. Шулай да әшнәләренең астыртын елмаюы, мәсхәрәле карашы аның җанын тынычсызлады. Берсе хәтта ачыктан-ачык тупаслык белән Таһирга бәрелеп тә узды. Егет моңа игътибар итмәде, бернәрсә булмагандай, Гөлзилә белән сөйләшеп атлавын белде. Кыз инде бу кадәресенә түзеп торалмады, урамга чыгып бераз бару белән сүз башлады:

— Куркам мин, Таһир…

— Ә мин юк… — дип, кызның биленнән кочып алды егет. — Кышкы төннәрдә мин тамчы да курыкмыйм. Алар шундый якты була. Ә менә җәй көне, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда…

— Юк, Таһир… Син Гыйльманның нинди егет икәнен беләсең бит…

— Шуннан?

— Ул миңа гел бәйләнеп йөри иде… Юк, безнең арада берни дә булмады.

— Беләм.

— Дус-ишләре… Бүген дә күрдең бит… Ә үзе кайтса…

— Беләсеңме, Гөлзилә, син янымда булганда, бернидән дә курыкмыйм мин. Беләсеңме ни өчен? Әгәр егет кыз кеше белән бара икән, аңа бернинди хулиган да тими.

Кызның җитдилеген Таһирның уенлы-чынлы сөйләшүе дә җиңә алмады.

— Өеңә кадәр ялгызың гына кайтасың бит, — диде ул.

— Ә беләсеңме мин ничек шәп йөгерәм? Бигрәк тә арттан куучы булса…- Бераз тын торгач өстәп куйды. — Ну, әгәр ышанмасаң инде, үзең озатып куярсың.

— Синең белән бер җитди итеп сөйләшеп буламы-юкмы?

Таһирның бер урынсызга шулай шаяртып баруы кызның ачуын чыгара башлаган иде инде. Ул шулай диде дә үзалдына елмаеп куйды: китапханәдәге кыюсыз егет исенә төште аның. Кызык. Очраша башлауларына күпме генә вакыт, ә бер-берсе белән ничек үз итеп сөйләшәләр. Бернинди тартыну да, кыенсыну да юк. Карале, җитмәсә Гөлзиләнең биленнән кочып бара икән бит бу Таһир. Кыз җиңелчә хәрәкәт белән Таһирның кулын шудырып төшерде. Аны-моны уйламаган иде, бик тә вакытлы булган икән тыкрык буенда берничә кеше тәмәке пыскытып тора, күреп калулары бар…

Тыкрыкка якынаюга Гөлзиләнең йөрәге «жу» итеп куйды: алар арасында Гыйльман да бар иде. Таһирның җиңеннән тартканын сизми дә калды, ләкин егетнең сабыйларча гамьсез, ягымлы йөзенә карагач, ни әйтергә кирәклеген дә онытты. Ул арада егетләрнең берсе каршыга атлады:

— Тартырга бир әле, брат.

Таһир берни булмагандай, ләкин бераз сузыбрак җаваплады:

— Тартмыйм шул.

Ул арада башкалар да якынайды. Боларның өчесе дә таза, нык гәүдәле егетләр иде. Армиядән кайтканнарына да хәтсез генә. Берсе ясалма ягымлылык белән сүз катты:

— Бәлки, сыйланып алырсың? Берәр стакан гына…

— Эчмим бит мин.

Егетләрнең аракы салынган стакан тотканы мәсхәрәле елмайды:

— Бәлки, имчәктән аерылмагандыр әле ул?

— Белмим, белмим… Танавына ис кергән бит, әнә. Кызлар артыннан чаба.

— Нәсел үгезе, ха-ха-ха…

Таһир дәшмәде. Ул арада егетләрнең берсе стакандагы аракыны Таһирның йөзенә сипте. Икенчесе аның күкрәгенә йодрык белән тондырды. Таһирның йөзендә бернинди хәрәкәт тә сизелмәде, бары тик күзләрендәге сабыйларча гамьсезлекне боздай салкынлык алыштырды.

— Бәлки, башка вакытта аңлашырбыз? — диде ул.

— Башка вакытта… Ха-ха-ха! Мескен син, брат. Шыр җибәрдеңме?! Горурлыгың кайда?

— Кызлар янында йөргән була бит әле, җитмәсә.

Таһирның кабыргасына янә берне сыладылар. Әлеге хәлне койма буеннан гына күзәтеп торган Гыйльман алар янына килде:

— Баҗаны рәнҗетмәгез әле, егетләр. Яшь бит әле ул. Бар, үскәнем, кайтып ят син лутчы. Кызлар артыннан бераз үсә төшкәч йөрерсең.

Гөлзилә Таһирны култыклап алды да кайтыр якка сөйрәде.

— Ярый, үзебез озата барыйк булмаса, — дип көлемсерәде Гыйльман. — Төн. Караңгы. Бер-бер хәлгә юлыгуыгыз бар.

Үзләреннән берничә адым гына артта егетләр атлагангамы, әллә кәефләре нык кырылгангамы, кайтып җиткәнче бер авыз сүз дә сөйләшмәделәр. Гөлзилә Таһир өчен нык борчылды. Егетләрдән ару гына эләгәчәк инде хәзер аңа. Бәлки, йөгереп котыла алыр? Бәлки, әтисен чакырырга кирәктер? Юк, монысы өчен Таһир гафу итмәячәк… Шулай бер генә юньле карарга да киләлмичә кайтты кыз.

— Гөлзилә, син кер, яме, — диде аңа Таһир, капка төпләренә җитүгә. Бар, тиз бул.

— Ә син?..

— Минем өчен кайгырма.

Ул арада Гыйльманның тавышы ишетелде:

— Гөлзилә, кил әле монда!

— Бар, тиз генә! — Таһир кызны мәҗбүриләп капкадан кертеп җибәрде дә җитез генә урам уртасына чыкты.

— Син кем артыннан йөргәнеңне беләсеңме? — Гыйльман аның каршысына ук килеп басты.

— Беләм.

Таһир җавап биреп тә өлгермәде, егетләрнең берсе эченә тибәргә дип талпынды. Ләкин Таһир вакытында янтаеп калды, тегенең аягы һаваны гына телеп үтте. Егетләрнең дүртесе белән дә берьюлы алышу ахмаклыкның да ахмаклыгы. Моңа аның көче җитмәячәк. Шуңа күрә Таһир каршысында торган Гыйльманның борын төбенә башы белән җилле генә итеп кундырды да тегенең мәтәлеп киткән гәүдәсе аша кинәт алга ыргылды. Берничә адым атлауга кисәк чүгәләде, артыннан җитеп килгән егетнең гәүдәсен үзендә тою белән бераз калкынып, тегене ныграк чөеп җибәрде. Каты төште, ахрысы, «мыйк» иткән тавыш чыгарды да тынып калды. Ул арада Таһирның күкрәге астына каты итеп суктылар, һушын җыеп өлгергәнче бөеренә дә эләкте. Күз аллары караңгыланып китте, шулай да ул кайсыныңдыр ияк астына утыртырга җитешеп калды. Чайкалып киткән корбанының касыгына тезе белән берне сеңдерде дә, терсәге белән җилкәсенә сугып, җиргә яткырды. «Бу бүген бүтән сугышмаячак инде», — дип уйлап өлгерде шул арада.

Кинәт һәммәсе дә тынып калды. Егетләрнең өчесе карда ята, ә берсе ни йөгереп качарга, ни сугышны дәвам иттерергә кыюлыгы җитми басып тора иде. Таһир аңа да өлеш чыгарырга уйлаган иде, тегенең йодрыклары язылганны күреп, тыелып калды.

— Соңгы могикан! — дип көлемсерәде ул. — Әйдә, батырларыңны җыярга ярдәм ит. Монда калмаслар бит инде.

Егетләрнең берсе ыңгыраша-ыңгыраша үзе торып басты, икенчесен «соңгы могикан» күтәрде. Гыйльман әле булса һушына киләлмәгән иде, борыныннан кан киткән, авызы ачыла төшкән, кулларын каерылган канат сыман итеп як-якка җәйгән дә хәрәкәтсез ята.

Таһир бернинди дә җиңү шатлыгы кичермәде, киресенчә, күңелен кызгану тойгысы биләп алды. Учына кар алып Гыйльманның битен ышкыды, каны юылып бетсә дә, егет аңына килмәде. Бераздан җиңелчә генә яңакларына суккалап алды. Гыйльман күзләрен ачты да Таһирны таныгач кинәт торып утырды, аннан соң мүкәйләп каядыр шуыша башлады. Таһир аның каршысына чыгып басты:

— Бәйләнү түгел, авыр сүз әйтү түгел, Гөлзиләгә кырын күз белән караганыгызны сизсәм дә беттек, дип уйла!..

Һаман да булса дүрт аяклап торган Гыйльман, зур ачылган күзләрен Таһирдан алмыйча, бар көченә баш какты.

«Барысы да тәртип, — дип уйлады Таһир. — Хәзер монда мин кирәкмим инде…» Гөлзиләләрнең тәрәзәсенә бераз карап торды да кайтыр якка атлады.

Ябылып бетмәгән капка ярыгыннан карап торган Гөлзилә үз күзләренә үзе ышанмады. Бары тик егетләр алпан-тилпән атлап күздән югалгач кына һушына килеп, чәбәкәйләп сикереп алды. Күңелен ниндидер ләззәтле җылылык биләде. «Таһир. Таһирым!! Таһиркаем минем!!!» — дип сөенеп кабатлады ул.

Ишек келәләнмәсә дә, өйдәгеләр йокларга яткан иде инде. Гөлзилә тавыш-тын чыгармаска тырышып кына чишенде дә юрган астына чумды.

— Тамак ялгап ал, кызым, — дип пышылдады әнисе. — Аш суынмагандыр әле. Күптән түгел генә җылыткан идем.

Әнисе йокламаган икән бит, аның кергәнен сизеп-тоеп ята икән. Аның әлеге сүзләре болай да канатланган җанга дәрт өстәде.

— Рәхмәт, әни, карыным ач түгел.

— Чамалыйсың инде, балам. Ярый, алайса тыныч йокы.

— Тыныч йокы, әни.

Гөлзилә тиз генә йокыга китәлмәде, әле генә булган вакыйгаларны кабат-кабат күз алдыннан үткәрде, Таһирның кыюлыгы һәм ышанычлылыгы күңеленә салават күпередәй әллә нинди сихри бизәкле хисләр өстәде, шул татлы тойгылар дулкынында озак бәрелде Гөлзилә. Бу ләззәт хәтта төшендә дә дәвам итте, анда да әкияти сөю илен Таһир белән бергә гизделәр…

Уянгач та әкияти дөньядан аерыла алмыйча озак ятты кыз. Бәләкәй якта әтисе белән әнисенең сөйләшүләре пышылдаудан югарырак тонга күчкәч кенә, айнып киткәндәй булды. Таң атып килә икән бит инде. Әтисе эшкә кузгала. Сәгать алтынчы яртылар тирәсе, димәк. Тагы бераз йоклап алырга мөмкин әле. Тик Гөлзиләне йокы алмады, бәләкәй яктагы сөйләшү үзеннән-үзе колагына керде, бераздан кыз аның мәгънәсенә дә төшенә башлады….

— Бик әйбәт кортка диләр аны. Үлеп барганнарны терелтә, ди, хәтта. Тик менә сузыла да сузыла бит әле. Әллә иртәгә тәвәккәллибезме?

— Гөлзиләнең бер дә вакыты юк бит әле, — диде әнисе.

— Бәй, бер көнгә генә түзеп торыр инде.

— Шул тиклем канатланып йөри бит, балакаем. Әйтүе дә читен… Аннан соң, районда җиңәргә тырыша бит…

— Тизләтәсе инде, әнкәсе… Шул карчык турында ишеткәннән бирле әллә нишләдем әле үзем дә… Кибеттә балалар уенчыгы күрсәм дә тыныч кына узып китәлмим.

— Әй, Ходай насыйп итеп узсам гына ярар иде инде. Үзебез дә аз моңаймадык, дигәндәй, Гөлзиләгә дә юньләп наз эләкмәде. Ярый әле балакаем үзе сабыр, акыллы.

Гөлзилә сүзнең нәрсә турында барганлыгын тиз аңлап алды. Гаиләдә хәлләрнең кисәк үзгәрүенә менә нәрсә сәбәпче икән бит. Аның гөманлаулары да бер нигезсез булмаган икән. Элек кичергән бөтен күңел газаплары хәзер вак кына, хәтта игътибарга да лаексыз бер нәрсә булып тоелды. Үги әнисенең фаҗигасе янында, чынлап та, аларның поты бер тиен генә икән шул. Гөлзиләнең күңелен хисләр давылы биләде, анда ярату да, кызгану да, үкенү дә һәм тагы әллә нинди тойгылар бар иде…

— Әни, бүген дә соңгарак калыныр инде, диде кыз мәктәпкә киткәндә. Иртәгә репетицияләргә бармыйм. Бераз ял да кирәк.

— Иртәгә өйдә торасыңмы әллә?..

— Әйе, әни, мәктәптә дә дәресләр аз була…

Әнисенең күзләрендә балкып киткән шатлык очкыннарын күргәч, үзенең дә күңеле күтәрелде. Кешеләргә изгелек эшләү, аларның куанычын күрүдән дә зуррак ләззәт бар микән дөньяда?! Шул ук вакытта кызның җанына шик тә төште, әгәр дә кортка (ул халык табибы яки күрәзәчедер инде) әнисенең өметен өзеп кайтарса?.. Ул чагында гаиләдәге мөнәсәбәтләр тагын элекке эзенә төшмәсме?

3.

… Тәрәзәләрдә утлар сүнгән инде. Гармун тавышы да, яшьләрнең дәртле җыры да күптән тынып калган. Авыл җылы караңгылыкка чумып йокыга талган. Ара-тирә чикерткәләр генә җыр сузып куя, әллә сөйгән ярларына дан яудыра, әллә татлы төш күрә алар, белмәссең.

Урам буйлап талгын атлап килгән кыз белән егет кенә йокы турында бөтенләй оныткан бугай. Хәер, аларның адымында да ниндидер арыганлык сизелеп киткәндәй була. Ни өчендер сөйләшкәннәре дә ишетелми, бер-берсенә сыенышканнар да моңсу гына атлыйлар. Менә алар капка төбенә килеп җиттеләр дә кысып кочаклашкан килеш баганага сөялеп тынып калдылар. Шул халәттә озак торды алар.

— Эх, нигә син дә укырга керергә уйламадың инде? — дип пышылдады кыз. — Бергә китәр идек…

Егет дәшмәде, сөйгәнен кысыбрак кочаклады да икенче кулы белән аның чәчләреннән сыйпады.

— Атна-ун көнгә аерылулары да шундый авыр, — дип дәвам итте кыз. — Син армиягә киткәч ничекләр түзәрмен икән…

— Гөлзилә… — егет бер мәлгә тынып калды. — Син хат яз, яме. Бару белән яз. Аннан соң… ешрак кайтып йөре. Синнән башка кыен булыр миңа.

— Кара син, — кыз аңа шелтәле караш ташлады да назлы елмаеп дәвам итте. — Бүтән кызлар белән йөрмә, яме.

— Юләрем минем… — егет сүзен әйтеп бетерә алмады, иреннәре бергә кушылды. Сулышлар сулышка, хисләр хискә уралып, назлы өермә хасил булды да гашыйкларны бәхет иленә алып менде. Ул илдә аерылышу сагышлары да, билгесезлек газаплары да юк, анда бары кайнар хисләр, татлы мизгелләр генә иде.

— Ярый, Таһир, керим инде мин, — диде Гөлзилә, хыял иленнән җиргә төшкәч.

— Аз гына торыйк та…

— Юк, Таһир… Шулай ди торгач, таң аттыра яздык бит инде. Иртән юлга да чыгарга кирәк…

Кереп урынга яткач та Гөлзилә тиз генә йокыга китә алмады. Хисләре берчә киләчәккә җилкенсә, берчә үткәннәргә тартылды. Авылда узган вакытлар сагышлы да моңлы хатирәләр булып бер-бер артлы күз алдына килде. Соңгы мәлләрнең искиткеч гүзәл дә, кадерле дә бер бизәге Таһир булса, икенчесе гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең көтмәгәндә-уйламаганда балкып китүе иде. Соңгысының сәбәпләрен аңлаганга күрә, Гөлзилә бөтен булмышы белән әти-әнисенең өметләре аклануын теләде. Алар күрәзәче карчык яныннан балкып кайтып кергәч, Гөлзиләнең дә шатлыгы күкрәгенә сыймады. Юк, үз язмышы өчен генә сөенмәде ул хәзер, әти-әнисенең тилмереп көтеп алган бәхете өчен куанды.

Тиздән Гөлзиләнең туганы булачак! Әле дөньяга килмәгән генә түгел, яралгысы да булмаган сабый аның өчен кадерлеләрдән дә кадерлерәк, газизләрдән дә газизрәк иде. Әлбәттә, әтисе дә, әнисе дә «район үзәгенә» ни өчен барганнарын да, ни өчен шулай шатланып кайтуларын да сөйләп тормадылар. Бу әлегә аларның икесе генә белгән илаһи бер сере иде.

Шәфига карчык үзенең сәләтен бик үк рекламалап тормаса да, аны тирә-якта күпләр белә, теге яки бу хәсрәтеннән котылырга теләп мөрәҗәгать итә иде. Ышанганнары ышанып дәва ала, ышанмаганы, шарлатан дип, мыек астыннан елмая. Яшьрәк чагында власть вәкилләре аның белән еш кына кызыксынып торсалар да, ул ничектер судан коры чыга белгән. Хәзер инде картаеп-бөкерәеп беткән авыл карчыгы партиягә дә, дәүләт иминлегенә дә әллә ни куркыныч тудырмый, шуңа күрә аның бусагасында рәсми кешеләрнең эзе юк иде. Кергән-чыкканның күбесе хәл белергә яки кайгысыннан котылырга килә. Шәфига карчык аларны үзенә генә билгеле ысуллар белән дәвалый, теләгәннәренең киләчәген әйтеп бирә. Юраулары күп очракта раска чыкканлыктан, тирә-якта зур ихтирам белән һәм хәтта бераз шөрләбрәк тә карыйлар иде.

Ул көнне Шәфига карчыкның башы авыртты, авырту да түгел әле ул, ничектер мие тоташ ташка әйләнгәндәр кебек тоелды, колагында дөньяның бөтен бөҗәкләре җыелып гөжләгәндәй булды. Капка алдына »КамАЗ« машинасы килеп туктагач кына, хәле бераз аруланып, тәне җиңеләеп китте. «Бик авыр килә әле болар…» — дип уйлады ул, ишектән кыюсыз гына атлап кергән ир белән хатынны күреп.

Исәнлек-саулык сорашкач, караваты каршындагы ике иске кәнәфигә ымлады:
— Утырышыгыз, балалар.

Ир белән хатын кәнәфигә утырды. Шәфига карчык аларны шунда гына баштанаяк карап-өйрәнеп чыкты да күзләрен йомып башын артка чөя биребрәк тынып калды. Бу мизгелдә ул гасырлар төпкеленнән мирас булып калган таш сынны хәтерләтә иде.

Бераздан карчыкның йөзендәге җыерчыклар сизелерлек тартышып куйды, кашлары җыерылды һәм кинәт аянычлы аваз чыгарып бөтен гәүдәсе белән артка чигенде. Куллары белән йөзен каплады. Шул халәтендә хәтсез генә вакыт тын утырды. Күзләрен ачып килүчеләргә бакканда, аның карашларында газап һәм кызгану хисләре чагылып китте дә карчык кабат үз хәленә кайтты бөтен кыяфәтеннән серле, тыныч нур сибелә башлады.

— Кызым, менә монда ят әле, — диде ул, түрдә торган агач караватка күрсәтеп. — Күлмәгеңне бераз күтәрә төш.

Аннан соң кулларын Фәүзиянең эче тирәсендә талгын гына йөртергә тотынды. Бу мизгелдә хатын үзенең гәүдәсен әллә тойды, әллә юк. Карчыкның кулларыннан ургылган җылылык тәэсирендә ул үзен кояш нурында эрегән кар бөртегедәй хис итте.

— Авырга калачаксың син, — кызым, диде ул, Фәүзия торып утыргач.

Бу сүзне ишетүгә икесенең дә күзләре маңгайга менде, исәнлек-саулык сорашудан гайре бер сүз дә сөйләшмәделәр бит әле.

— Нәрсә? — дип кабатлап сорады Фәүзия, үз колакларына үзе шикләнеп.

Шәфига карчыкның «әйе, әйе ялгыш ишетмәдегез» дигәндәй җөпләп баш кагуын күргәчме, әллә кинәт килгән хисләр ташкыныннанмы, ир белән хатын икесе дә берьюлы сикереп торды да, сабыйлардай куаныч авазлары чыгарып, бер-берсенә атылды…

Бу күренешне сабыр гына күзәтеп торган Шәфига карчыкның керфек очларында тибрәлгән тамчыларны беркем дә күрмәде. Карчыкның калтыранган иреннәре сыгып чыгарган: «Үзең кичер, Ходаем! Үзең ярлыка…» — дигән сүзләрне дә ишетүче булмады. Ир белән хатын бәхет диңгезенең нәкъ уртасында йөзә иде бу минутта. Аларның хисләре өйләренә дә ияреп кайтты һәм үзләренең генә түгел, ә Гөлзиләнең дә күңеленә сихри нур өстәп, тормышларын тагы да ныграк балкытып җибәрде.

Хәзер, әнисенең биле күзгә күренеп калыная барган саен, кызның җанын әллә нинди бер сәер рәхәтлек биләп ала. Алла боерып, Таһир белән кавышсалар, Гөлзилә үзе дә ана булыр. Гел иркәләп, кадерләп кенә үстерер ул сабыйларын. Ана назының никадәр кадерле икәнен яхшы белә ул, үз җилкәсендә татып белә.

Кавышу… Эх, ул көннәргә шундый ерак шул әле. Таһирның армиядә хезмәт итеп кайтасы, ә Гөлзиләнең укуын тәмамлыйсы бар. Укуын тәмамлыйсы… Эх, тиле дә инде бу күңел дигәнең. Әле документларын да тапшырмаган бит институтка. Аннан соң, имтиханнарыңны бирә аласыңмы-юкмы әле. Район үзәгендә үткәрелгән җыр бәйгесендә җиңде дә бит җиңүен. Жюри әгъзалары да бик яратты үзен. Берсе хәтта: »Безнең институтка мотлак кил!« дип, визиткасын да биргән иде. Тик Гөлзилә ишеләр аз дисеңмени Башкортостанда.

Ә җыр конкурсы шәп үткән иде. Үз-үзенә нык ышанып барса да, бәйгедә катнашучыларның чыгышын тыңлагач, Гөлзилә бераз каушый төште. Араларында әзер артист дип әйтерлекләре бар, ул тавыш-моңы, ул сәхнәдә үз-үзен тотышлары соклангыч. Җитмәсә, залның иң алгы рәтләрендә чүп өстенә чүмәлә булып республиканың танылган сәнгать эшлеклеләре утыра. Кайберләре хәтта менә дигән чыгышларга да кул чапмый, йотардай булып сәхнәгә төбәлгәннәр дә катканнар. Жюри дигәч тә шул тиклем салкын булырга ярыймыни инде. Шулай да кыз үзен кулга алырга тырышты. Аның белән килгән музыка укытучысы да, Гөлзиләнең күңелен күтәреп, дәрт өстәп торды: «Монда сиңа җиткән җырчы булмады әле. Болай барса, Гран-при кесәдә дигән сүз!»

Менә тәнәфес игълан иттеләр. Тәнәфестән соң беренче чыгыш Гөлзиләнеке. Бик үк уңай түгел, зал тынычланып урынына утырып беткәнче авырга туры киләчәк. Шуңынчы үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотып, дилбегәне тиз кулга алсаң гына уңышсызлыкка юлыгудан котылырга мөмкин. Бу тәнәфес кызга артык дулкынлану гына өстәде. Ул инде сәхнәгә чыгарга әзер иде, менә шушы мизгелдә очып чыгып җырларга тиешле сандугач иде ул. Ә тәнәфес моңа комачау итте. Күңелнең менә шушы халәтен ун-унбиш минут буена сакларга кирәк хәзер.

Гөлзилә сәхнәдә ясалачак һәр хәрәкәтен, җырының һәр иҗеген күңеле аша үткәреп торганда ниндидер бер ягымлы тавыш аны бүлдерде: «Дулкынланма, сеңлем. Халык синең чибәрлегеңне күреп тә »аһ« итәчәк».

Кыз борылып карарга да өлгермәде, теге кеше китеп тә барды. Гөлзилә аның киң җилкәсен генә күреп калды. «Берәр авылның клуб мөдире-фәләнедер инде. Тавышы да ягымлы, атлап йөреше дә артистларча, зәвыклы», — дип уйлады кыз. Хәер, кем булса да барыбер түгелмени? Кем булса да рәхмәт аңа, Гөлзиләнең күңелен тынычландырып җибәрде ул, үз-үзенә ышанычны арттырды.

Шул минутта ук диярлек музыка укытучысы да йөгереп килеп җитте:

— Нәрсә диде ул сиңа?

— Кем?

— Кем, кем… Әхмәт Сабировны әйтәм. Күренекле җырчы. Сәнгать институтында укыта. Әле жюри составында.

— Бәй, шул булдымыни ул?

Менә син аны, шуны да танымаган, укытучы чын-чынлап аптырады.Соң аны бит эте дә, бете дә белә. Бик влиятельный кеше, диләр…

Әхмәт Сабиров турында озак сөйләргә исәбе бар иде укытучының, тик тәнәфес бетүен белдереп кыңгырау шалтырады.

Әхмәт Сабиров чынлап та жюри әгъзалары арасында утыра иде. Куе кара чәчләрен артка тараган, болай да матур йөзенә мыегы ниндидер серлелек өстәп торган сыман. Күзләрен сәхнәдән алмады ул. Гөлзилә җырлап бетергәч тә, иң беренче булып кул чапты. Инде кырыкка җитеп килсә дә, гәүдәсе егетләрчә. Гомумән, аның бөтен булмышында үзенә җәлеп итә торган бер көч бар кебек. Хәер, чын артист шулай булырга тиештер дә инде.

— Молодец! Молодец! — дип кочаклап үбеп алды аны укытучысы, сәхнәдән чыгуга ук. — Гран-при безнеке болай булгач. Бәхәсләшеп тә маташма! — дип туктатты ул нидер әйтергә теләп авызын ачкан Гөлзиләне. — Йә мин сәнгатьтә берни аңламыйм, йә җиңү безнеке.

Конкурста катнашкан һәр җырчының чыгышыннан соң кабатлады ул сүзләрен. Кабатлаган саен күңелендә дәрт, күзләрендә очкын арта барды. Укытучы бу минутларда сабый бала кебек иде. Жюри әгъзалары киңәшләшергә кереп киткәч тә иң түземсез кыланганы ул булгандыр. Аларның сәхнәгә менеп бәйге нәтиҗәләрен хәбәр итүен минуты-секундына кадәр исәпләде, көтте. Ә вакыт үч иткәндәй бик акрын үтте, жюри дә артык озаклады.

Ни гаҗәптер, Гөлзиләнең күңеле тыныч иде. Сабырсызланмады да, җиңүче булу теләге белән дә янмады. Ул үз эшен эшләде сәхнәгә менеп җырлады, халык яратты, хәтта биска да чакырдылар. Иң мөһиме шул. Ә урын мәсьәләсе икенчел нәрсә, хәтта ниндидер дәрәҗәдә формализм гына булып тоелды. Беренчелекне яуласа да, яуламаса да, ул бәхетле иде. Шулай да, ниһаять, конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясау башлангач, йөрәк тибеше ешаебрак китте.

Жюри рәисе озын булмаган кереш сүзен тәмамлагач, дәртләндерү бүләкләре тапшырды, аннан соң өченче, икенче урынга чыккан җырчыларны атады. Иң соңыннан гына Гран-при турында сүз башлады. Үз исемен ишетүгә, Гөлзилә урыныннан кузгалып сабыр гына сәхнәгә юнәлде. Башы да әйләнмәде, чиксез шатлык та кичермәде. Ул моны көтә, беренчелекне яулаячагына ышана иде бит. Баштарак йөрәк тибеше ешаеп китсә дә, үз исемен ишетүгә ул ничектер тынычланып калды. Үзе мотлак эшләргә тиеш булган эшне аткарган кеше канәгатьлеге иде аның күңелендә. Күл өстедәй тыныч яктылык, сабыр шатлык. Шулай да бәхетле иде ул, ни өчендер бу залда Таһирның да утыруын, аның да әлеге күренешнең шаһиты булуын теләде.

Бүләкләр тапшыру тантанасы беткәч тә кайтып китәрбез, дип уйлаган иде Гөлзилә. Конкурста катнашкан ахирәтләре белән саубуллашып, таныш-белешләрнең котлауларын кабул итеп торган арада музыка укытучысы килеп җитте:

Банкет та була икән әле, диде ул килә-килешкә үк.Калырга туры килер инде.

— Калырга?!

Гөлзиләнең тизрәк кайтып әти-әнисен, сөйгән ярын сөендерәсе килә иде.

Әйе. Гран-при алып та шулай китеп барсаң килешмәс. Озак тормабыз.

Гөлзиләгә буйсынудан башка чара калмады.

Ярый, анысы да кирәк инде аның. Жюри әгъзалары белән танышырсың. Быел институтка җыенасың бит, күреп-белеп торулары яхшы, дип юатырга тырышты укытучы, Гөлзиләнең күңелсезләнүен сизеп.

Банкетта аларның урыны Әхмәт Сабиров белән бергә туры килде. Мондый зур табыннарда Гөлзилә беренче тапкыр. Уңайсыз иде аңа, үзен ничек тотарга, кулын кая куярга белми аптырады. Янәшәсендә күренекле артист утыруы дулкынлануын тагы да көчәйтеп җибәрде.

Ә Әхмәт Сабиров дөнья күргән кеше, ул бер кыенлыксыз сүз башлады. Уку тәмамлангач кайда барырга җыенуы турында кызыксынды, җаен туры китереп кызның гүзәллеген, тавышының моңлы, үзенчәлекле булуын мактап алырга да онытмады. Шулай акрынлап сүз ялганып китте, Гөлзиләнең каушау-дулкынланулары кими барды.

Башта бу конкурсны оештыручыларга сүз бирделәр, аларга рәхмәт әйттеләр. Аннан соң чират бәйгедә җиңүчегә дә җитте. Гөлзилә үзенең бәйгедә катнашып беренчелекне яулавын зур бәхеткә исәпләвен белдереп, табында утыручыларның барысына да чиксез рәхмәтен җиткергәч, җырлавын да сорадылар. Җырның соңгы сүзләренә озак алкышлар ялганды. Кабат урынына килеп утырганда, Әхмәт Сабиров аны басып каршылады, кулын кысып аркасыннан сөйде:

Молодец, матурым! Ходай талантны жәлләмәгән сиңа. Моңын да биргән, гүзәллеген дә. Кыскасы, әзер артист итеп яраткан.

Бераздан тәнәфес игълан иттеләр.

Хәзер кайтсак та ярый инде, — диде Гөлзилә.

Музыка укытучысы аны җөпләп баш кагып куйды.

Сез инде китәргә дә җыенасызмыни? — дип гаҗәпләнде Әхмәт Сабиров.-Иртә бит әле.

Болай да озаккарак сузылды. — Гөлзиләнең күңеле авылына ашкына иде. — Шоферыбыз да арып беткәндер.

— Арыса, аны кайтарып җибәрергә мөмкин. Үзем илтеп куярмын. Ә инде кунып калырга теләсәгез, гостиницадан урын алырбыз. Җыр турында, сәнгать турында иркенләп сөйләшеп утырырга мөмкин.

Әйе, мондый бәхет көн дә килә торган нәрсә түгел. Сезнең белән иркенләп сөйләшеп утырганда бик яхшы булыр иде, дип елмайды музыка укытучысы. Әмма безгә чынлап та кайтырга кирәк. Өйдә түземсезләнеп көтәләрдер инде.

Әхмәт Сабиров моңсу гына елмаеп куйды.

Ярый алай булса, гаепләп китмәгез. Сезнең белән аралашу бик күңелле булды.

Ул серле карашын Гөлзиләгә күчерде.

Гөлзилә, ә син быел мотлак институтка кил. Имтиханнар алдыннан мине күрсәң бигрәк әйбәт. Хәер, үзем дә эзләп табармын. Мин кабул итү комиссиясендә булам.

Аннан соң ул кесәсеннән визиткасын чыгарып бирде:

Менә шушы адрес белән килеп кер, шалтырат. Алдан шалтыратсаң бигрәк яхшы булыр.

— Менә күрдеңме, банкетка калуның файдасы, — дип сөенде музыка укытучысы, мәдәният сараеннан чыккач. — Уже бер кеше белән блатың бар, дигән сүз. Ярдәм итәчәк ул сиңа.

Ул вакытта институтка барып имтихан тапшырыр көннәр бик ерак булып тоелган иде. Иртәгә менә юлга чыгачак. Гомер, бер карасаң, тиз үтә шул. Эх, студент булып кайтса нинди бәхетле булыр иде ул! Кечкенәдән хыялланганы чынга ашыр иде. Ә укырга керәлмәсә? Юк, ул хакта уйларга да ярамый. Гөлзилә мәктәптә иң алдынгылар рәтендә барды, чыгарылыш имтиханнарын да гел бишлегә бирде. Аннан соң, институтка керү өчен дә аз әзерләнмәде бит. Ничек җырлавы турында әйтәсе дә түгел инде. Әгәр сәнгать институтына керергә хаклы бер генә кеше бар икән дөньяда, ул Гөлзилә.

Үзенең бу уеннан кыз ләззәтле елмаеп куйды…

4.

—————————————

… Гөлзилә Уфага беренче тапкыр гына килми. Әтисенә ияреп тә, классташлары белән дә килгәне бар иде. Әмма кемгәдер ияреп йөрү бер хәл, ә япа-ялгызың бөтенләй икенче. Сәнгать институтының кайда урнашканлыгын, аңа вокзалдан ничек барырга икәнен белә иде ул. Автобустан төшкәч тирә-ягына каранып бер тын торды да тәвәккәл адымнар белән тукталышка юнәлде.
Кабул итү комиссиясенең ишек төбендә чират зур түгел иде.

— Кайсы яктан буласың соң, балам? — дип сорады чират ахырында торган хатын. Тәбәнәк буйлы, юан гына гәүдәле бу апаның кояшта янган йөзендә дә, ягымлы күзләрендә дә үзенә аудара торган ниндидер көч сизелә иде. — Әти-әниең бармы соң?

— Аларның мине озатып йөрергә мөмкинлеге юк, — диде Гөлзилә. — Аннан соң…

Кыз кинәт туктап калды. Уйлаганын әйтсә, апаны кимсетер кебек тоелды. Башына килгән иң беренче фикерне әйтеп салырга ашыкты.

Мин Уфада беренче тапкыр гына түгел. Йөри беләм.

Менә әйбәт, — дип елмайды хатын. — Минем кызым белән бер тирәдәрәк булсагыз иде… Ул бигрәк…

Сүзне әйтеп бетерә алмады, кызы да килеп җитте.

— Икенче этажда икән, — дип пышылдады ул әнисенә. — Бар, урап кил.

Менә Гөлзилә белән таныштык әле, — дип елмайды хатын. — Бигрәк әйбәт балага охшаган. Ул да берүзе генә. Таныша торыгыз, Нурия кызым, бәлки, дуслашып та китәрсез.

Нурия әнисенең сүзен җөпләгәндәй елмаеп, җиңелчә генә баш кагып куйды да бер сүз дә әйтмәде.

Начар кыз түгел бугай, чынлап та бер бүлмәгә эләксәк яхшы булыр иде”,- дип уйлады Гөлзилә. Озын чәчле ягымлы карашлы чибәр кыз аңа, ни өчендер, бернинди хәйлә-мәкергә сәләтсездер кебек тоелды. Шундый ахирәте булуга Гөлзилә беркайчан да каршы килмәс иде.

Чират тиз килеп җитте. Гариза язып, тиешле документларын тапшыруга, бер кәгазь кисәге тоттырып бухгалтериягә җибәрделәр. Анда акча түләгәч, тулай торакка барып урнашасы гына кала. Комендант бүлмәсенең ишек төбендә яңа танышлары белән тагын очрашты Гөлзилә.

Сине көтеп торабыз, кызым, — диде хатын, аның аркасыннан сөеп. — Бер бүлмәдә булсагыз иде. Нигәдер күңелемә ошадың әле.

— Иртән чыгып киткәннән бирле бер тәгам да капмадым, — диде Нуриянең әнисе, бүлмәгә кереп урнашкач, сумкасындагы ризыкларын өстәлгә җәя-җәя. — Менә боларын җылытып ашарбыз, чәй дә куярга кирәк булыр.

Кызлар савыт-сабалар күтәреп кухняга чыгып китте. Кухня дигәне ике газ плитәсеннән, ике су краныннан торган бер бүлмә икән. Кранны ачу белән тутыклы су борхылдагач, Нурия дертләп-куркып куйды, кулындагы чәйнеген чак төшереп җибәрмәде. Аннан соң икенче краникка үрелде. Анысы да шулай ук усал кылангач, аптырап Гөлзиләгә бакты:

Карале, малай, әллә санга сукмый инде бу.

Авылдан килгәнне чамалыйдыр, — дип елмайды Гөлзилә дә, — Азрак торсын әле. Суы да тоныкланыр.

Савыт-сабаны чайкатып, чәйнеккә су алгач, газ плитәсен кабыза белми азапландылар.

Уй, малай, шушы нәмәстәкәйләренә кадәр мыскыл итә бит. Ничек яшәрбез инде монда…

Бу юлы без гаепле түгел, Нурия. Плитәләрнең берсе генә эшли. Соңрак тазартып алырбыз әле.

Кухня мәшәкатьләреннән котылып, коридорның икенче очындагы бүлмәгә атлаганда, ике яклап буйдан-буйга тезелеп киткән ишекләрнең берсеннән ыспай гына киенгән ике ир-ат килеп чыкты. Аларның берсе Гөлзиләгә таныш шикелле тоелды. Чынлап та, якынрак килгәч, кыз аны таныды. Әхмәт Сабиров иде ул. Йөрәге ничектер жу итеп куйды, бит очлары кызаргандай булды. Әлеге икәү нәрсә турындадыр бик бирелеп сөйләшеп килгән җирләреннән, кызлар янына җиткәч, алар ягына күз ташлап якты елмаю бүләк иттеләр дә ары киттеләр. Танымады, дип уйлады Гөлзилә. Танымады. Ә теге вакытта ничекләр сайраган иде. Кил, шалтырат, мотлак ярдәм итәрмен, имеш. Шулай инде, чын артист шундый булырга тиештер.

Гөлзиләнең кинәт үзгәреп китүен Нурия сизде, ахры.

Карале менә бу ике тараканны, — диде ул, сабыйларча гаҗәпләнеп. — Карале, боларына кадәр санга сукмаган була.

— Менә дөрес әйттең, әй. Каян шундук тиз таптың син аларга исемне?

Соң аларны башкача да атап буламыни? дип, тагы да ныграк гаҗәпләнде Нурия.Тараканны сездә таракан димиләрмени?

Бу юлы Гөлзиләнең күзе маңгаена менде:

— Кая? Нинди таракан?

Әнә ич! — Нурия идәннән үзләренә каршы ашыкмый гына шуышкан ике тараканга күрсәтте.

— Нәрсә? Ә, син шуларны әйтәсеңмени?! — Гөлзилә кычкырып көлеп җибәрде. Ничектер күңеле күтәрелеп китте аның, Нурия белән бер бүлмәгә урнаштыруларына тагын бер тапкыр сөенеп куйды.

Әхмәт Сабировның шулай танымыйча үтеп китүен кыз ни өчендер авыр кичерде. Аның белән очрашу күренешен кабат-кабат күз алдыннан үткәрде. Бер уйласаң, ни өчен Гөлзиләгә беренче булып эндәшергә тиеш иде әле ул? Кем аның өчен Гөлзилә? Бәлки, искә дә алмый калгандыр, табак-савыт күтәреп монда йөридер дигән уй каян башына килсен танылган артистның? Хәер, ни өчен шулай кызып-кызып баш вата әле Гөлзилә? Ниндидер Әхмәтнең хаҗәте шулай ук зурмыни аның өчен? Ярдәм итәрмен, имеш. Аннан башка укырга керә алмыймы әллә кеше? Уфага килгәндә күңеленең бер почмагында әнә шундый шатлыклы өмет бар иде шул. Мин япа-ялгыз түгел әле. Әхмәт Сабировны беләм, ул аз гына булса да ярдәм итәр, дип уйлый иде. Шулай дип үзен тынычландыра, дәртләндерә иде. Шулай дип уйлаган саен укырга керә алачагына ышанычы арта иде. Бүген аның шушы уе челпәрәмә килде. Ярый, булсын… Үзе тырышачак Гөлзилә. Үзе тырышмый икән, хет әллә кем ярдәм итсен, берни майтара алмаячак ул.

Кыз Әхмәт Сабировның визиткасын ертып чүп савытына ташлады да җиңел сулап куйды. Визитка белән бергә кемнеңдер ярдәменә өметләнү хисе юкка чыкты, үз-үзенә булган ышаныч кына торып калды.

Шулай итеп аны күңеленнән сызып ташлаган иде Гөлзилә. Ә кич җиткәндә Әхмәт Сабиров үзе килеп керде.

— Менә кайда оялаган икән, — диде ул керә-керешкә үк. — Килү белән шалтыратырмын дигән иде…

Әхмәт абый?.. Исәнмесез! Әйдә үтегез.

Ну, ничек соң кәефләр? Әйбәт кенә урнаштыгызмы? Юк-юк… Чәй әзерләп тормагыз, — диде ул, Гөлзилә чәйнеккә тотынуга. — Мин озакка түгел. Әле менә исемлектә сине күрдем дә кереп хәлеңне белеп чыгыйм дидем.

Шулай дисә дә, Әхмәт Сабиров озак кына сөйләшеп утырды. Кайнарланган чәйдән дә баш тартмады. Сүз хәл-әхвәл белешүдән имтиханнар тирәсенә күчте. Танылган артист нинди ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәген дә аңлаткалап, алар арасында сәнгать кешеләре тормышыннан анекдотлар да сөйләп алды. Вакыт-вакыт Гөлзиләгә кызарырга мәҗбүр итә торган карашларын да ташлады. Җаен туры китереп кызның аркасыннан сөеп алырга да, чәчләренә, битенә тиеп үтәргә дә, йә теге, йә бу өлкәгә кагылышлы комплиментлар әйтергә дә онытмады.

— Ярый, кызлар, рәхмәт сезгә! — диде ул, ниһаять, урыныннан кузгалып. — Озакламам дигән идем, сез гүзәлләрдән аерылып буламы соң? Иртәгә тагы кереп чыгармын әле. Бәлки, минем студиягә барып әзерләнербез.

— Карале, бигрәкләр дә әйбәт кеше инде, — диде Нурия, Сабиров артыннан ишек ябылгач. — Үзе итагатьле, үзе күңелле, үзе ярдәмчел. Чибәр дә. Ә ул сиңа битараф түгел бугай…

Гөлзилә елмаеп кына куйды.

— Нурия, ә синең сөйгән егетең бармы? — дип сорады ул, бертын торгач.

Юк. Арттан иярештергәннәре бар. Ә үзем яратканы… Синең?

Минем? Гөлзилә хыялый елмайды. Минем бар!..

— Кем соң ул? — Нурия ишеккә күз атып алды.

— Дөньядагы иң әйбәт кеше.

— Ә исеме… Исеме ничек?

— Әйтмим.

Үзе итагатьле, үзе…” — дип, Нуриянең сүзен күңеленнән генә кабатлады ул.

Чынлап та, Сабировның үз-үзен тотышында да, сөйләшүендә дә, елмаюында да ниндидер серле бер нәфислек бар. Яндырырдай булып мизгелгә генә синең тарафка ташланган карашын әйтеп тә торасы түгел. Очрашуның тәүге мизгелендә үк үзенә әсир итә торган сөйкемле сөяге бар аның.

Таһир андый түгел иде. Саллы-салмак хәрәкәтеннән ышанычлы ныклык, җылылык сизелеп торса да, калганында ул тәпи басып кына килгән сабый иде. Сүзләрне ачык әйтеп, матур итеп сөйләшә дә, аларны кул, йөз хәрәкәтләре белән җиренә җиткереп куя да белми иде. Кыскасы, Таһир гади авыл малае. Таһир артист түгел иде. Ул үзе иде.

Икенче көнне Әхмәт Сабиров Гөлзиләне институт ишеге төбендә очратты. Кыз консультацияләрдән чыгып килә иде. Нурия китапханәдә калганлыктан, бүген ялгызы гына кайтырга туры килде.

О, Гөлзилә! дип, дусларча кочаклап алды ул. Консультациядәнме? Дөрес. Анда йөрергә кирәк. Тырышларны имтихан алучылар да ярата ул. Аннан соң быел укырга керү күпкә авыррак та булмакчы әле…

Авыррак?

Әйе… Беренчедән, абитуриентлар искиткеч күп. Бүтән бер елны да алай булганы юк иде. Икенчедән, өстәмә предметлар, өченчедән, имтихан алучылар ифрат дәрәҗәдә таләпчән кыланачак.

Гөлзиләнең күңелендә нидер өзелгәндәй тоелды. Арка үзәге буйлап салкын йөгереп үтте. Ул хәтта калтыранып куйды.

— Тик син курыкма, — моны сизенгән артист кызның биленнән алды. — Син үтәчәксең. Талантың бар синең. Аннан соң… Аннан соң, бер елмаеп җибәрсәң, ярты комиссия аягыңа егылачак.

— Һы… Шундый вакытта елмаеп булса икән, — кыз Сабировның кулы үзлегеннән шуып төшәрлек итеп җиңелчә генә борылып куйды. — Безнең әти әйтә торган иде, елмайганга акча бирмиләр.

— Әтиеңә бирмиләрдер, — Сабиров мут көлемсерәде. — Ә син башка мәсьәлә…

— Ә укырга керә алмасам? — Гөлзилә үз сүзеннән үзе дертләп китте.

Йә, ярый инде. Борчылма шулкадәр. Талантың бар, без дә ярдәм итәрбез. Керәчәксең, кыскасы. Күңелеңне төшереп интекмә дә. Барысы да үзеңнән тора.

Миннән генә торса иде дә ул…

— Син студент булып, укуның җаена төшенеп киткәч, концертларга да йөрерсең. Сәхнә үзеннән аерылмаганны ярата ул. Осталыгың камилләшә торыр.

— Әйе… укуга өлгерсәң дә әле. Аннан соң, кем шундый мөмкинлек әзерләп куйган, ди.

— Әй, Гөлзилә-җаный… Шундый сүзләр сөйләп үзеңне дә, мине дә кимсетмә сәнә. Барысы да булачак. Үз төркемемә алам мин сине. Ә укуны тәмамлауга инде билгеле җырчылар рәтендә булырсың.

Мондый хәстәрлектән кызның күңеле тулып китте. Чынлап та, нинди изге җанлы, олы йөрәкле кеше бу Әхмәт Сабиров. Бер уйласаң, кем инде аның өчен Гөлзилә? Туганымы, яшьтәшеме, җан дустымы? Кем? Танышканнарына да күпме генә бит әле. Изге кешеләре юк түгел шул җирнең.

Мин моннан борылам инде, Гөлзилә, дип елмайды артист, студиягә барырга кирәк. Ашыкмасаң, бәлки, син дә күреп китәрсең

Мондый тәкъдим кызыктыра да, шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр күзәнәге тыелырга да куша иде.

— Юк, рәхмәт, диде Гөлзилә. Башка вакытта…

— Үзең карыйсың анысын. — Сабиров серле карашын кызга төбәде. — Минем эш шартлары һич кенә дә кызыксындырмыймыни соң? Яңа, заманча аппаратуралар. Үзең дә җырлап карар идең.

Мондый тәкъдимгә кисәк кенә ни дип җавап бирергә дә белмәде Гөлзилә. Профессионалларның эш урынын күрергә, бигрәк тә үзе җырлап карарга нык кызыга ул. Әмма ничектер уңайсыз да кебек.

Ә мин сезгә комачауламыйммы соң?Бу инде аның ризалыгы иде…

Студия дигәне мәктәп спортзалыннан аз гына кечерәк икән. Стена буйлап һәртөрле аппаратуралар тезелеп киткән, уртада аяклы берничә микрофон, өч клавиша, алар янындагы утыргычларда гитаралар сөяп куелган. Стенаның бер ягы иңеннән-иңенә ике метр чамасы биеклектәге полировкалы такталар белән тышланган. Хәер, болары кием-салым, һәртөрле кирәк-яраклар кую өчен шкафлар икән. Сабиров шул күзгә ташланып тормаган ишекләрнең берсен ачып, кызга эндәште:

Ә монысы минем кабинет була инде.

Сабировның бүлмәсе дә соклангыч иде. Түрдә »Т« хәрефе рәвешендә ялтыравыклы зур өстәл. Ике яклап йомшак урындыклар тезелеп киткән. Өстәлгә каршы якта да зур телевизор, колонкалар һәм башка аппаратуралар урнашкан шүрлек-стенка. Идәндә затлы келәм. Монда килеп кергәч, Гөлзилә үзен бөтенләй кечерәеп калгандай хис итте. Ул институтка керү-кермәве дә икеле булган мескен авыл кызы, ә Сабиров менә нинди шәхес! Кечелеклелеге, кешелеклелеге, гади бер авыл баласы белән үзен шундый итеп тотуы Сабировны кыз алдында тагы да үстереп җибәрде.

— Музыкантлар кайтып киткән бит әле, — дип борчылды Сабиров. — Алдан хәбәр итмәгән идем шул киләсеңне. Ярый, үзем уйнармын. Нинди җырлар җырлыйсың?

Гөлзилә җырларын атагач та, музыка коралына барып ябышмады артист. Башта тын юлларына, кан йөрешенә иркенлек бирә торган күнегүләр ясатты. Кыз дөрес эшләмәгәндә, аны төзәтеп, ничегрәк итәргә кирәген күрсәтеп бирде. Аннан соң гына аппаратуралар янына килделәр…

— Сәхнә йолдызы булачаксың син, Гөлзилә! — диде Сабиров, кыз җырлап туктагач. Башкача җыр хакында сүз әйтмәде. Хәер, монысы да артыгы белән җиткән иде кызны бәхетле итәргә.

— Ә хәзер… Чәй эчеп алыйк. Синең дә карының ачкандыр.

— Рәхмәт, Әхмәт абый, — җыр-моң дөньясы булып тоелган студиядән тиз генә китәсе килмәсә дә, кыз уңайсызланды. — Кайтыйм инде мин.

— Син оялып торма, Гөлзилә. Иртәдән бирле бернәрсә дә капмагансыңдыр бит әле, Сабировның кыяфәтендә аталарча хәстәрлек иде. Кызның икеләнеп торуын күреп, тәвәккәл генә итеп биленнән алды.Әйдә.

Сабиров кабинетның иң түрендәге ишекне Гөлзилә тәү кергәндә искә алмаган икән. Хәер, ул белмәгән кешенең күзенә әллә ни бәрелеп тә тормый.

— Монысы безнең кечкенә ял бүлмәсе инде, — дип таныштырды артист.

Кай арададыр өстәлгә колбаса, сыр, балык икрасы килеп утырды. Алар янына башка нигъмәтләр өстәлде. Кай арада кайнап өлгергән, кофесы да булды. Иң соңыннан Сабиров ике фужер куйды һәм шампанский чыгарды.

Гөлзиләнең моңа кадәр бер тамчы да шәраб капканы юк иде. Шулай да, Сабировның кыставына каршы тора алмады, уртлап куйды. Үз фужерын бушаткач, артист Гөлзиләгә текәлде.

— Гөлзилә, синең егетең бармы?

— Бар, диде кыз, — бит очларын алмаландырып. Кинәт аңа, сөйгән егете бар көйгә, Сабиров белән икәүдән-икәү генә шәраб эчеп утыру оят булып тоелды. Сабиров исә аңа бөтенләй игътибар итмәгәндәй, институтка керүнең авырлыгын, хәтта талантлы кызларның да үтә алмавын, аларның ничек өзгәләнүләрен, студент булу хакына хәтта әхлак кануннарын бозарга да әзер торуларын сөйләде.

Таланты бармы-юкмы, институтка кергәннәр аны тәмамлап чыга. Адәм була. Ә керә алмаганнар… Хыяллары челпәрәмә килә, бөтен дөньясыннан өмет өзеп, юлдан язучылар да юк түгел, дип тәмамлады ул сүзен. Һәм үз фужерына шәраб койды да Гөлзиләгә төбәлде.

— Эх, шул имтиханнарны бирә алсам, — дип өзгәләнде кыз, Сабиров сөйләгәннәрдән күңеле төшеп. — Укырга керә алсам, мин иң бәхетле кеше булыр идем.

— Әйе-е… — дип сузды Сабиров, аннан соң фужерыннан уртлап куйды. — Быелгы имтиханнар бик авыр булачак.

— Нинди сораулар биреләчәген алдан бел иде дә, көлеп-елмаеп кына бир иде шул имтиханны, — дип хыялланды кыз.

Ә син акыллы кыз, Сабиров аңа тәү күргән кебек карап куйды. Тик бу гына аз. Беләсеңме, экзаменаторларның ничек эш иткәнен? Кемнәрнең нинди билге алачагы имтихан башланганчы ук билгеле була инде. Үз көче белән керү мөмкинлеге бары тик дүрт-биш балага гына бирелә.

— Ничек инде… алай?.. — Гөлзилә үз колагына үзе ышанмады. — Таланты, әзерлеге булмаса да укый аламыни кеше?

Дөнья бу, сеңлем. Яшьсең әле, тора-бара үзең дә төшенерсең. Беренчедән, безгә бөтенләй сәләтсезләр килми. Икенчедән, белгечләр кул астында даими шөгыльләнү беркайчан да нәтиҗәсез үтми.

Ә ни өчен дүрт-биш кенә урын?.. Ә калганнары?

— Анысын без хәл итмибез… Ә быел ул урыннар да бөтенләй юк, диярлек.

Гөлзилә нидер әйтмәкче булган иде дә, елап җибәрүеннән куркып дәшми калды.

Гөлзилә, син гади колхозчы баласы. Артыңнан йөрер кешең дә юк. Үзеңә юлны бары тик үзең генә яра аласың. Талантың, чибәрлегең бар. Бу сәнгать кешесе өчен аз түгел. Ләкин ул гына җитми…

Сабиров сүзенең асылын ничек ачып салырга белми этләнде. Фужерын корытып куйды, аннан соң торып суыткычтан коньяк алып үзенә салды, анысын да эчкәч, сүзен дәвам итте.

— Син ришвәт бирәлмисең, абруйлы бәйләнешлегең юк. Ләкин сиңа ярдәм итә ала торган бер кеше бар.

— Кем ул? — Кызның күзендә шатлык очкыннары балкып китте.

Югарыда. Бүлдермә. Сабиров атакага барган солдат кебек иде. Аңа… кыз кирәк. Саф, гүзәл кыз. Аңлыйсыңмы?

— Минем әти-әнием бар бит инде, — дип, чын күңелдән гаҗәпләнде Гөлзилә.

— Аңа… саф кыз кирәк. Саф кыз.

Моның мәгънәсенә төшенүгә, Гөлзилә яшен тизлеге белән алдындагы фужерын бушатты.

— Нәрсә?!. — ул талпынып куйды, ләкин ничектер үзен кулга алып урында утырган килеш калды. — Мин аның хатыны булырга тиешмени?

— Сөяркәсе, — дип төзәтте аны артист. — Ә ул сине җил-давылдан курчалаучың булыр. Сабыр ит, Гөлзилә, — диде Сабиров, кызның күзендәге очкыннарын күреп. — Тыңлап бетер. Бу бик үк куркыныч нәрсә дә түгел. Укырга кергән кызларның күбесе беренче курста ук үзенең сафлыгын югалта. Кайсы алдана, кайсы…

Гөлзиләнең бөтен тәнен калтырану алды.

Марат Кәбиров. Мәхәббәттән җырлар кала

Тулысынча укырга

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.45MB | MySQL:61 | 3,401sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика