Паралель дөнья
Иҗат

Паралель дөнья


Kupivip RU

х х х

-Балаңны да үзең белән алгансың, — диде күрше хатыны, әнигә сынаулы карап,- аңа бик кыен булмасмы соң?!.
Әни елмайгандай итте:
— Калдырып китәргә кеше булмады… Ярый, азга гына түзәрбез әле…- Ул миңа иелеп, башы белән күкрәгемне кытыклатып алды, — Түзәрбез бит, әйме, бәләкәчем?!
Мин елмайдым.
Бераздан без ниндидер агач төбенә килеп туктадык. Яфраклары да, ботаклары да нурланып торган яшелдән булган мондый агачны минем күргәнем бар иде. Тик исемен генә хәтерләмим. Гомумән, ул чакта мин беркемнең дә, бернәрсәнең дә исемен белми идем әле.
Агачның бер ботагына бишексыман нәрсә кордылар да мине әни шунда салып куйды. Битләремнән борыннарымнан үбеп алды.
— Сабыр итебрәк тор инде, бәләкәчем, — диде ул, гаепле тавыш белән, — Мин сине азга гына калдырып торам. Бик азга гына…
Мин елмайдым.
Миңа рәхәт иде. Кояшның яшькелт нурлары күзләрне иркәли, әнинең кулларыдай назлап, ягымлы җил исә… Яфраклар ниндидер әкият сөйли…
(Мин ул әкиятнең нәрсә хакында икәнен дә аңлыйм кебек. Әйе, аңлый идем мин ул әкиятне. Агачлар гына түгел, кошлар, үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр, елгалар, чишмәләр сөйләгән бөтен нәрсәне дә мин аңлый һәм күңелемә беркетә бара идем.)
…бөтен булмышымны чиксез зур ләззәт, башка берни белән дә чагыштырап булмаслык олы рәхәтлек биләп алган иде. Бу тиклем дә бәхеткә мин бишектә ятып кына түзә алмадым, башымны күтәреп күккә карыйсым, сикереп җиргә төшәсем килде. Әниләр янына барып, үз аякларым белән атлап барып, аларны сокланырга мәҗбүр итәсем килде. Бу аңлап та, аңлатып та булмаслык сәер халәт иде. Үземнең шулкадәр бәхетле булганымны мин башкача хәтерләмим. Мин бәхетле, чамасыз бәхетле идем, һәм башкаларны да үзем кебек бәхетле итәргә тели идем. Мин ниятемне чынга ашырырга теләп торып утырдым, бишек читенә тотынып аягурә бастым. Шул уңайга үзем дөнья яңгыратып сөрән салдым:
— Ыг-гы-гы-гыы!
Кинәт бишек чайкалып китте… Ул ничектер атынып китте дә… Мин сөякләргә кадәр бөрештерерлек салкынлыкны гына тоеп калдым. Һәм шунда ук бөтен булмышымны сәер дулкын биләп алды. Назлы да, җылы да, ягымлы да дулкын.  Мин ниндидер караңгы торба буйлап алга атылдым…
— Игезәкләр! – диде кемдер, торбаның теге очында. Аның тавышы таулар араснда яңгыраган кайтаваз сыман бәргәләнеп һәм телгәләнеп ишетелә иде.  — Ләкин моның булуы мөмкин түгел…
— Узи-да берәү генә булып күренгән иде.
— Нәрсә монда диспут оештырдыгыз?!. Кабул итеп алыгыз!
Мине җаным алкымыма килерлек итеп, чыдап булмаслык авыр да, газаплы да, шул ук вакытта әйтеп бетергесез татлы да итеп кыстылар.
— Монсы тере! – диде кемдер…
— Малай! 
Очама ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Авыртудан һәм рәнҗүдән мин кычкырып елап җибәрдем. Ә кешеләр ни өчендер минем елавымнан бәхетле иде.
— Малай! — диделәр алар мине кулларында уйнатып, — Баһадир! Тавышы да көр чыга…
Мин бу кешеләрне аңламадым.
Мин бу кешеләрне яратмадым.
Алар мине елата алуларына сөенәләр иде.
Алар башкаларны елатудан тәм таба иделәр.

Х х х

Бу төш кенә иде. Нибары төш кенә. Кеше башта туа, аннан гына бишеккә салалар. Киресенчә түгел. Мин моны гына беләм. Һәм моны гына да түгел. Бу төш кенә. Ниндидер саташу. Яфраклары да, ботаклары да яшел агач булмый. Агачлар да, үләннәр дә, чәчәкләр дә, кошлар да сөйләшә белми. Бу нибары төштә генә мөмкин. Бу бары тик төш кенә.
Ләкин нигә миңа мондый төшләр керә? Нигә еш керә?
Кайвакыт мин төшләремдә дә төш күрәм. Һәм анда… чынбарлыкны күрәм. Моның артык зыяны тими. Тик вакыты-вакыты белән мин үземне бу дөньяда ике тапкыр яшәгәндәй тоям.
Ни өчен шулай?
Ни өчен?
Сорауларыма җавап тапмалы түгел…
…Мин тагын йокыга талдым.
Йокыга…

 

Х х х

Кояш нурларына күзем чагылудан уянып киттем дә юрганны баштан алып капланып яттым. Бая гына ниндидер кызыклы төш күрә идем бугай… Шуны хәтерләргә, дәвам итәргә тырыштым. Юк, берни дә килеп чыкмады. Ни төшемне хәтерли алмадым, ни йокыга китеп булмады. Кухнядагы краннан тамган тамчы тавышын тыңлап бертын яттым да сикереп тордым. Стенадагы күкеле сәгать унынчы яртыны күрсәтә иде. Әти белән әни күптән инде эшкә киткән. Өйдә мин үзем генә. Озакламый Артур килергә тиеш. Без аның белән фотога төшәргә барырбыз дип сөйләшкән идек.
Фотога төшәргә…
Юыну бүлмәсенә кергәч, тешләремне тазартканда да, чәчемне тараганда да көзгедән күземне алмадым. Түшәмгә эленгән лампочка… Каршы яктагы стенаның плиткалары… Акка буялган ванна ишеге… Арлы-бирле килгән теш щеткасы… Тарак… Аның саен йөрәгем сулкылдап куйды. Кемнедер сагынганда, өзелеп сагынганда гына шулай була — йөрәк әллә ниткән бер сызлану белән кысылып ала да бөтен тәнеңә ниндидер утлы-ачы кан куа башлый һәм үзеңне дөньяның иң зур шатлыгыннан мәхрүм ителгән бер зат кебек тоярга мәҗбүр итә. Мин чынлап та шундый зат идем шул.
Мондый авыр уйлардан арынырга теләп, тиз генә ваннадан чыктым да музыка кушып җибәрдем. “Руки верх” егетләренең тавышы ничектер дәртләндереп җибәрә, мин хәтта иртәнге гимнастиканы да шул музыкага ясый торган идем. Әле дә магнитофон төймәсенә бастым да күңелемнән генә аларның җырын көйләп кухняга чыктым. Чәй куярга дип шырпы сызганда, көтелмәгән куркыныч тавыштан артыма авып китә яздым.
Гу-гуу-гу-гуу-гу-гуу-гу…
Тавыш кабердән чыккандай шомлы да, куркыныч та иде. Мин гүр салкынын тәнемдә тойгандай булдым, ялангач аркама кабер җиле килеп бәрелгәндәй тоелды, бала җоннарым кабарып чыкты. Хәтта әлеге тавышның сүзләрен аңлар хәлгә килгәч тә тынычлана алмадым. Киресенчә, ул куркуымны көчәйтеп кенә җибәрде. Бер мизгелгә күз алларым караңгыланып китте. Зал уртасында кара кабер пәйда булды, бераздан аның туфраклары тирә-якка эшерелеп төште дә тиреләре умырылып, сөякләре күренеп торган кул килеп чыкты. Тиздән баш сөяге дә күренде:
— За-бирай ме-ня с ско-рей…- дип гырлады ул, пыяладай карашларын миңа төбәп, — Забирай меня скорей…
Мин үз-үземне белештермичә, калтыранган кулларымны акырын гына аңа суздым. Мәет елмайгандай итеп шыгырдап торган сөякләрен тартыштырып куйды. Кинәт аның тавышы өзлегеп китте һәм көр башланган сүзләре чинауга әверелде:
— Забирай меня с ске-ре-беи-и-иии…
Мәетнең дә йөзе үзгәрде, ул сызлануга чыдый алмыйча тартышкандай тоелды. Сызлану чибәр кешеләрнең дә матурлыгын мизгел эчендә юкка чыгара, ә ямьсезләрне ул тагы да коточкычрак итә. Мин дә мәеткә карар хәлдә түгел идем инде, куркудан һәм чирканудан котылырга теләп күзләремне чатырдатып йомдым, бугазымны әрнетеп хайвани ыңгырашу авазы яңгырады. Мин кайдадыр очуымны тойдым. Бары тик колагымда гына баягы тавыш ишетелгәндәй булды:
— Под-вал-да ми-и-ин…
Күпме гомер узгандыр, белмим, уянып киткәндә, аркам белән зал ишегенә сөялеп идәндә утыра идем. Кабер дә, мәет тә юкка чыккан. Өй эче тып-тын. Мин тынлыкның йөрәк тибешен, һәрбер күзәнәген тойдым, ул мәтдаләшеп, корбанын урап алган питон сыман, минем бөтен барлыгымны кыса, аек акылымны, рухымны сытып чыгарырга тели иде.
Кухнядан җанны иркәләрлек татлы тавыш ишетелде.
Якты моң!
Шул якты моң мине чынбарлыкка алып кайтты.
Моңа кадәр дә кайнап чыккан чәйнүк тавышын ишеткәнем бар иде, ләкин ул тавышның шуладәр дә матур икәнен, җанга якынлыгын белмәгәнмен. Мин кинәт һәммәсен дә аңладым. Кухняга чыгып газны сүндердем дә, залдагы магнитофон янына килдем. Мине куркыткан тавышның сәбәбе шушы гына иде. Ул тасманы акырын әйләндергәнгә генә “Руки верх”ның тавышы шулай котсыз булып ишетелгән. Ә хәзер ул тасманы чәйнәп өзгән дә тынычланып туктап калган. Ә идәндәге кабер, аннан чыккан мәет сөлдәсе минем куркудан котырынган фантазия җимеше генә булган.

Боларны аңлаудан көләсем килеп китте. Шул ук вакытта үз-үземә рәнҗү хисе тынгы бирмәде. Мин шул кадәр үк куркак кеше микәнни?! Моңа кадәр андый хәлгә калганым юк иде, ләбаса. Иптәш егетләремнең йөрәге җитмәгән урыннарга да мин тәвәккәлли идем. Әлбәттә, куркак түгеллегемә кемнедер ышандырырга теләсәм, әллә ничекләр акланып, әллә нинди дәлилләр табып бетерер идем, һәм теге кеше минем батыр йөрәкле булуыма ышаныр, алай гына да түгел үзенең минем хакта ялгыш уйлаганы өчен үкенеп бетәлмәс иде. Ләкин мин үземне ышандыра алмадым. Мин курыктым. Көпә-көндез. Үз өемдә. Унике яшьлек егет башым белән. Бер сәбәпсезгә. Бәлки, йокыдан уяныр-уянмас килеш булгангадыр. Бәлки, көзгегә карап кәефем киткәнгәдер. Бәлки, мин чирлемендер. Соңгысы белән берничек тә килешеп булмый иде. Әле бер атна элек кенә медицина тикшерүе үттек, бик җентекләп карадылар, әмма бер авыруым да табылмады. Мин, гомумән, чирли белми идем. Хәтта кышның ачы салкыннарында, кешеләр тун киеп калтыранганда да мин мәктәп формасы өстеннән ветровка гына киеп йөрим. Бер нәрсә дә булмый. Грипп бөтен мәктәпне, бөтен өй эчен аяктан ега, мин төчкермим дә. Юк, мин чирле түгел идем. Мин куркак идем. Куркак?! Кем белә, бәлки, берәрсе булса, коты алынып кычкыра-кычкыра өеннән үк чыгып качар иде әле. Ә мин качмадым. Мин хәтта теге мәетне коткарырга теләп кулымны да суздым бугай әле.

Мин кабат ваннага кердем дә күземне читкә алып тастымал белән көзгене каплап куйдым. Аннан соң тәнемне лычма иткән салкын тирне дә, авыр уйларымны да берьюлы юып төшерергә теләп, душ астына бастым. Назлы тамчылар килеп бәрелүгә бөтен барлыгым сихри ләззәткә чумды. Куркуым да, шомлы уйларым да юкка чыкты. Мин үз кадеремне үзем белеп кенә, озак итеп рәхәтләнеп юынасы идем. Әмма кинәт кайнар су бетте. Кранны бераз боргалап маташтым да бер файда да чыкмагач, салкын су белән коенып, сөртенә башладым. Тастымалны алганда көзгедән карашым шуып үтте, башкача мин ул якка борылып та карамадым.

Кухняга чыгып чәй ясауга ишектә кыңгырау шалтырады. Мин трусикчан килеш кенә йөгереп барып ишекне ачтым. Артур дип дип уйлаган идем, тик анда аркасына биштәр аскан таҗик карчыгын күреп артыма авып китә яздым. Таушалып, пычранып беткән иске киемнән булгангамы ул шулкадәр котсыз иде. Озын борыны, очлаеп алга сузылган ияге – аның бөтен йөзе шулардан гына тора. Хәер, күзләре бар икән әле, чиксез мескенлек һәм өмет белән пыскыган ярым үлек карашлары коткару сорап ялбара иде.
— Синык, хлеп дай… – дип ыңгырашты ул, — Галодный. Умирает.
Мин аның артына ышыкланыбрак торган кечкенә баланы шунда гына күрдем. Теләсә кайдан табылган иске москыга төренгәнлектән аның кызмы-малаймы икәнен аерырлык түгел иде. Зур ачылган шомырт күзләре тамчыдай тулышып менә-менә тәгәрәп төшәр сыман тоелды да мин ишекне шапылдатып ябып (болай итәргә теләмәгән идем, куркуданмы, ашыгуданмы шулай килеп чыкты) кухняга йөгердем һәм бер кулыма икмәк, икенчесенә полиетилен капчык төбендә ярты килолап калган кәнфит тотып кире килдем.
— Мәгез!
— Ыспасибы! – карчык, үз телендә нәрсәдер әйтеп, ниндидер дога укырга тотынды. Баланың карашлары кәнфитле капчыктан битараф кына шуып узды да икмәккә кадалды. – Ыспасибы! – диде карчык догасын укып бетергәч, баланы җитәкләп, — Ыспасибы!
Мин баскан урынымда катып калдым.
Бераздан акырын гына атлап өйгә кердем. Диванга утырып тынып калдым. Башымның кайсыдыр почмагында ниндидер бик кыйммәтле бер уй бөтерелә, тик мин аны тотып алалмыймдыр сыман иде. Ниндидер ачыш. Бая күземә күренгән мәет белән карчыкның охшашлыгымы? Әйе, алар күпмедер дәрәҗәдә охшашканнар иде. Мәет тә карчык та сөяктән генә тора, икесе дә миннән нәсәдер соранып, өмет итеп килгән. Ләкин бу ачыш түгел. Сабый баланың күзләреме?.. Аның күзләрендә… Аның күзләрендә… Кинәт җеп өзелде, баланың күзләрендә нәрсә барлыгын да, карчыкның кемгә охшаганлыгын да, гомумән, әле минем нәрсә уйлап, нәрсәгәдер төшенергә тырышып утыруымны да ниндидер дулкын юып төшерде. Бушлык кына калды.
Бераздан мин таш кисеп арыган кешедәй аякларымны көчкә сөйрәп кухняга уздым. Чынаяктагы чәйне теләр-теләмәс кенә уртлап куйдым. Нәкъ шуны гына көтеп торгандай тагын кыңгырау шалтырады. Мин тиз генә шортикны эләктердем дә ишеккә юнәлдем.
— Кем бар?
— Мин бу. Артур.
Ишектән керү белән ул гаҗәпләнеп миңа текәлде. Елмая биребрәк озак карап торды. Мин дә күземне аннан алалмадым. Безне бер-беребезгә игезәкләр кебек охшаш диләр. Моның хакмы түгелме икәнен мин берничек тә әйтә алмыйм. Әгәр чынлап та шулай икән, димәк, чибәр генә егетмен. Куе кара чәчләр, киң маңгай, күзләргә терәлә язып торган кара кашлар…
— Нәрсә, йокыдан яңа гына тордыңмы әллә, — диде Артур елмая биребрәк, — Мин инде ярты бистәне урап чыктым. Нәрсә, фотога төшәсеңме?
Мин елмая биребрәк иңнәремне генә сикертеп куйдым.
— Нинди аерма инде…
— Мин дә нәкъ шулай уйладым, — диде Артур куенына тыгылып, — Менә…
— Минем өчен дә ясатып алдыңмы?! – дидем мин шатлыгымны яшермичә, — Рәхмәт!
— Фотоательега барып вакыт әрәм итмәбез. Син бит, барыбер, кадрга эләкмисең… — Аның күзләре мутлык белән ялтырап китте, — Мин бер кызык урын таптым. Шунда барып киләбезме!
— Нинди урын?
— Карале, нәрсә ул анда?..
Артурның шом катыш кызыксынулы тавышыннан мин тертләп киттем һәм елп итеп ул күрсәткән якка борылып карадым. Я, хода!..

Х х х

Гадәттә, якын кешең белән кайчан, кайда, ничек танышканыңны яхшы хәтерлисең. Мин дә бик күп танышларым белән беренче очрашу тарихын төн уртасында уятып сорасалар да сөйләп бирә алыр идем. Әмма Артур белән булганын түгел. Мин аны кечкенә чагымнан ук беләм, без башта бер бакчага йөрдек аннан соң беренче класска бардык. Алар яңа фатир алып Сипайлова бистәсенә күченеп килгәч, аерылырбыз инде дип курыккан идем. Ләкин тиздән без дә шунда ук күчендек, Артур белән йорт аша гына яшәп, бер мәктәпкә, бер сыйныфка йөрдек. Хәтта бер парта артында утырдык.
Артур миннән көчлерәк тә, җитезрәк тә иде. Телгә дә оста. Берәр нәрсә сөйли башласа, авызыңны ачып бөтен дөньяңны онытасың. Өстәвенә шаянлыгы да, шуклыгы да җитәрлек. Мин аңа караганда күпкә җитдирәкмен. Хәтта сөйләгән сүзләремә кадәр ничектер артык өлкәннәрчә, артык… (Мин моны тагын аңлата алмадым. Безнең яраткан язучыбыз Рей Бредбери турында кемдер болай дип әйткән: “Картлык аның киеме генә кебек. Әгәр шул киемен салып ташласа, аның эченнән шук малай килеп чыгар сыман” Мин шуның киресе идем. Балалык минем киемем генә, әгәр аны салып ташласам, ак сакаллы картка әйләнермен кебек иде. Мин моны үзем дә сизәм, җаныма әрнү өстәлә, тик берни дә үзгәртә алмый идем.) Шуңа күрә Артурны сыйныфташлар ярата, аның белән дуслашуны мәртәбәгә саныйлар, аны үзләренең юлбашчысы сыманрак итеп күрәләр, ә миннән ничектер читләшебрәк йөриләр, мин барында ниндидер шуклык кылудан тыелыбрак торалар иде. Күрәсең, алар да миңа өлкән кеше итеп карыйлардыр.
Аның урынына мине укытучылар ихтирам итә. Үзләренең таянычы, урынбасары итеп беләләр. Ниндидер теманы аңламый калган укучыларга сабакны төшендерү минем өскә йөкләтелә иде. Әлбәттә, мин белдекле булып масаеп йөри торган егетләрдән түгел, киресенчә, үземнең сыйныфташлардан артыграк белүемне яшерергә туры килгән чаклар еш була, әмма кирәк чагында ярдәм итүдән тайчанганым юк. Үземнең өстенлегемне тамчы да сиздермичә аңлатканга күрә, белмәгәнен миннән килеп сорарга берәү дә кыенсынмый. Кыенсынмый, ләкин берсе дә артык үз итеп бармый, якын күрми, барсы да ничектер курку катыш ихтирам белән карыйлар һәм миннән мөмкин кадәр читтәрәк булырга тырышалар сыман иде.
Мин чынлап та дәресне тиз отып ала идем. Болай дип әйтү генә аз әле ул, болай дип әйтү эндәшмәүгә тиң. Дәреснең темасын язу белән мин укытучының нәрсәләр аңлатачагын, ниләр сөйләячәген чамалап тора идем. Әйтик, ниндидер язучының иҗатын өйрәнәбез икән, исемен ишетүгә үк аның язган әсрләре күз алдына баса. Һәм укытучы дәрес аңлатырга дип авызын ачканчы ук мин ул әсәрләрне укып чыккандай булам, сорасалар эчтәлеген шатырдатып сөйләп бирерлек дәрәҗәгә җитә идем.
Үземнең бу халәтемә үзем дә гаҗәпләнәм. Ләкин берни дә кыла алмыйм. Белемле булу начар нәрсә түгел, әмма мин артык белемле һәм үз яшьтәшләремнән күпкә өлкәнрәкмен. Бу минем өчен бәхетсезлеккә тиң иде. Минем дә алар кебек коридор буйлап чабып йөрисем, парта өстенә менеп сикерәсем, ошатып йөргән кызларның чәчен тартасым килә. Юкны бар итеп кем беләндер үчекләшәсем, хәтта борыннарны канатып сугышасым килә. Күп нәрсәләр эшлисем килә, әмма берсен дә булдыра алмыйм, парта өстенә менеп бассам бөтен сыйныф авызын ачып, чебен очканы ишетелерлек итеп, тып-тын булып катып кала. Кемгәдер каршы килсәм, хәтта ул хаклы булса да, берсүзсез минем ихтыярга буйсына.
Шушы яшькә җитеп, дус кызым да юк хәтта. Кызлар миннән артык ерак йөри. Читләшәләр. Юк, болай дип әйтү дөрес түгел. Беркем дә миннән читләшми, барсы да кешечә аралаша, тик алар миңа үз тиңнәренә караган кебек карамый иде. Алар янында мин үземне робот сыманрак тоя идем. Башка дөнья, башка үлчәм кешесе итеп. Хәер, вакытыннан иртә өлгергән балаларның барсы да, бәлки, шулай интегәдер.
Бары тик Артур белән генә үземне бәхетле итеп сизә идем. Аның янында мин өлкән дә, бала да була алам. Ул үзе дә берьюлы ике кеше сыман, хәер алай түгелдер, ул минем сәерлегемә яраша белә, ярашу гына түгел ул минем сәерлегем белән идарә итә белә — артык өлкәнгә әверелеп китсәм балалыкка кайтара, сабый булып кылана башласам җитдиләнергә мәҗбүр итә ала иде.
Шуңадыр да ул минем аерылгысыз дустым, иң кадерле дустым иде. Безне, бер-беребезгә охшаш булган өчен, игезәкләр дип йөрттеләр. Моңа үзебез дә ышандык. Фамилияләребез төрлечә булса да туган көннәребезгә кадәр бер иде. Кайчан танышканыбызны хәтерләмәгәч, ул миңа ана карыныннан ук таныштыр сыман тоелды. Аннан соң, безне уртак иткән тагы бер нәрсә бар.
Бу дөньяда әллә ничә миллион төрле микроб барлыгы билгеле. Кеше аларның берсен дә гади күз белән күрә алмый. Күзгә күренмәгәч, без аларны юк дип уйлыйбыз. Бал кортлары бар. Алар кешене кеше сурәтендә түгел, ә ультрошәмәхә нурлар җыелмасы итеп күрә. Ә ябалак ультротавыш дулкыннары итеп. Икенче төрле әйтсәк, без бер үк җирдә яшәсәк тә бер-беребезне бер үк төрле итеп күрә алмыйбыз.
Ә кем әйтә ала Айда яшәү юктыр дип? Безнең күзгә күренми торган, без уйлап тапкан аппаратлар тоемына эләкми торган акыллы тереклекнең, әйтик, Марста, яки Венерада юклыгын кем исбат итә ала?
Әлбәттә, косманавтлар Айда булып торалар. Җентекле тикшерүләр алып баралар. Тик бернәрсә дә тапканнары юк. Һәм галимнәр авыз тутырып: “Айда яшәү юк!” – диләр. Ләкин табылмау белән булмау – икесе ике нәрсә. Аларны бутарга ярамый.
Әти күзлек кия минем. Ул заманында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, радиацияга да эләккәне булган, шуңадырмы, кырыктан өстә генә булса да чәче коелып, тешләре төшеп беткән. Тешләрне ул яңадан куйдырып алды. Үзенеке кебек матур булып торалар. Әмма чәч куйдыра алмады. Җитмәсә, күзләре начар күрә. Тап-такыр башлы кешене күзлек кигән итеп күз алдына китереп карагыз. Андый кешенең иң беренче чиратта күзлеге күренә. Аннан соң тагы – күзлеге. Истә калыр дәрәҗәдә ямьсез булып!
Бермәлне шул күзлеген югалткан да (каядыр бик ашыга иде) пыр туздырып эзли: “Өстәлгә генә салган идем бит, кая куйдыгыз?!” – ди. Аның сүзенә карап, әни эзләшергә тотынды. Мин. Өчәүләп эзлибез. Дөньяның астын өскә китерәбез. Ә әти ашыга тиз генә табарга кирәк. Бермәлне ул яман итеп сүгенеп җибәрде дә шаркылдап көләргә тотынды. Без гаҗәпләнеп аңа төбәлдек. Ник көлгәнен аңлый алмыйча озак тордык. Бары тик үзе төртеп күрсәткәч кенә барсы да аңлашылды. Без эзләгән күзлек әтинең маңгаенда булган, ләбаса!
Менә шулай ул, кайчагында әллә ничәшәр кеше эзләп тә күзеңә бәрелеп торган нәрсәне дә күрмисең. Сүзем космостагы тикшеренүләр турында иде. Аңлагансыздыр?
Без дә Артур белән икәү үз тикшеренүләребезне алып барабыз. Әлегә җирдә генә. Вакыты җиткәч, бәлки космоска да менәрбез. Ә бәлки, үзебезнең янәшәдә яшәп яткан акыллы җан ияләрен, параллель донья вәкилләрен табарбыз.
Дөресен генә әйткәндә, галәмгә очу мине артык кызыксындырмый иде. Һәрхәлдә, Артурны кызыктырган кебек үк кызыктырмый иде. Мин башка дөнья кешеләрен космостан түгел, ә үзебезнең Җирдән табарга тели идем. Мин Кара Чоңгылларның башка вакытка һәм башка дөньяларга алып чыгучы ишек икәнен генә белә идем инде. 1954 елда Кубадан Пуэрто Рикога кадәр һава шарлары узышында катнашкан Гарри Логан белән Дерек Нортонның шундый чоңгылга эләгеп, утыз алты елдан соң гына табылуын да белә идем. 1990 елда Куба һава көчләренең хәрби күнекмәләре вакытында табылалар алар. Үзләренә нибары дүрт-биш сәгать үткән сыман гына тоела. Мондый мисалларны без әллә күпме китерә алыр идек. Без Артур белән мондый мәгълумәтләрне җыеп барабыз, үзебезчә исәп-хисаплар үткәрәбез һәм дөньялар кисешкән урынның кайда икәнен ачыкларга тырышабыз. Әлегә бер нәтиҗәгә дә килгәнебез юк, әмма мин беләм, без нәрсәгә дә булса ирешәчәкбез. Барсы да тик вакыт эше генә.

Х х х

— Карале, нәрсә ул анда?..
Артурның шом катыш кызыксынулы тавышыннан мин тертләп киттем һәм елп итеп ул күрсәткән якка борылып карадым. Я, хода!..
Без тын алырга  да куркып катып калдык. Лоджи тәрәзәсенең өске яртысын каплап ниндидер ирнең билдән түбән өлеше асылынып тора иде. Зәңгәрсу күлмәк, кара чалбар, кара туфли… Аяклары тартышып-тартышып ала.
— Кем ул? – дип пышылдады Артур,- Нәрсә эшли ул?
Мин иңнәремне генә сикертеп куйдым. Мондый кыяфәтеннән генә кешенең шәхесен, ниятен ачыклау җиңелдән түгел иде. Үз болконыннан ташланучылар да, асылынып үлүчеләр дә бар. Нәрсәдер төзәткәндә ычкынып китеп асылынып калучы булырга да мөмкин. Бермәлне ачкычны югалткач үзем дә өске каттан бау белән болконга төшкән идем.
Асылынып торган кешенең аяклары тагын тартышып алды. Бу юлы ул безнең лоджи тәрәзәсен вата язды. Мин бөтен батырлыгымны туплап шунда атладым. Бала җоннары кабарып чыккан, тәнем җиңелчә калтырана иде. Артурның да йөзе агарып киткәндәй тоелды.
— Берәр бур-фәлән булса? – дип пышылдады ул, кыюсыз гына миңа ияреп, — Фатир таларга кергән…
— Түгелдер…
Ишекне шым гына ачып лоджига чыктык. Асылынып торучының еш-еш сулаганы аерма-ачык ишетелә иде. Бу үз-үзенә кул салырга җыенучы түгел инде, димәк. Артур сак кына хәрәкәт белән кулын тегенең аягына сузды. Тик мин аңа ирек бирмәдем. Теге кеше аягына кинәт ят нәрсә тиюдән сискәнер дә тотынып торган җиреннән кулы ычкынып китәр, түбәнгә очар төсле тоелды. Артур аптырап миңа карады. Мин дәшмәдем.
— Абый! – дип кычкырып эндәште Артур, — Абый, сез нишлисез?
Җавап бирүче булмады. Мин асылынып торучыга тагын бер караш ташладым. Аның чалбар каешыннан бау белән эләктереп алырга була иде. Тик сөйрәп мендерергә безнең генә көч җитмәячәк. Кинәт башка шәп фикер килде дә мин телефонга йөгердем. Бездән өске катта яшәүче күршеләрнең номерын җыйдым. Бәхеткә каршы, Василий дәдәй өйдә иде. Гадәттә, ул командировкада була. Шундый вакытына эләксәк, бәлагә тарган кешене сөйрәп алу үзебезгә калачак иде. Әле дядя Васяның өйдә икәнен белүгә, ничектер сөенечем артып, батыраебрак киткәндәй тоелдым. Аның кәефе юклыгы тавышына ук чыкса да бик игътибар итеп тормадым:
— Дядя Вася, безгә ярдәм кирәк, — дидем мин тавышны бөердәнрәк чыгарырга теләп, — Сезнең болконда бер кеше асылынып тора, шуны тартып алырга көчебез җитми.
Ул бернәрсә дип тә җавап бирмәде. Телефон трубкасын шапылдатып куйганы гына ишетелде. “Ярдәмгә йөгерде инде, — дип шатланып уйладым мин һәм лоджига атылдым, — Бәлки, мин дә кирәк булырмын…” Артур янына чыгып та өлгермәдем, асылынып торган аяклар елп итеп кенә калды. Василий дәдәй гәүдәгә таза кеше, теге ирне сыңар кулы белән генә тартып алды бугай. Өске катта ачы сүгенү сүзе ишетелде. Бераздан аңа хатын-кыз чинавы, нәрсәдер ауган, нидер җимерелгән тавышлар кушылды. Без Артур белән бер-беребезгә карап бертын аптырашып тордык та теге урынга җыена башладык.
— Нинди урын таптым дигән идең?- дидем мин өс-башымны алмаштырып, — Юл өстендә-фәлән түгелме соң?
Без моңа кадәр дә үзебезнең штаб өчен берничә җирдән урын сайлап караган идек, тик аларны икенче көнне үк кемнәрдер туздырып китте. Шуңа да Артур тапкан урынның кеше күзеннән читтәрәк булуын тели идем.
— Баргач күрерсең…- Артур мут елмайды.
— Кайда соң ул?
— Заброшкада.
“Акбузат” ипподромы яклап Сипайловага кергәндә сулда калган калкулыкка игътибар иткәнегез бармы? Элек анда кешеләр яшәгән, соңрак уңайлырак урыннардан фатир алгач, күченеп киткәннәр. Ә бакчалары шул килеш торып калган. Анда бүген дә әле һәртөрле җимеш агачлары үсә. Без малай-шалайлар шунда барып көне буе төрле уеннар уйныйбыз. Рәхәт. Агачлар арасында җаның кинәнә, ә ачыгыбрак китсәң – рәхим ит – алма телисеңме, грушамы. Һәм нинди сортлысын телисең. Монда кайвакыт сумка, капчыклар күтәреп өлкәннәр дә килеп чыга. Без аларга вак-төяк акчага агач башыннан алма җыеп бирәбез. Үзенә күрә бизнес. Бу заброшканың юлга якынрак җирендә.
Ә төпкәрәк кергәнебез юк, анда сүтелеп бетмәгән ташландык йортлар да, мунчалар да бар. Ул якта агачлар да куерак, уйнарга да җайсызрак. Аннан соң ул тирәгә якын барырга бераз шүрләтә дә. Төрле усал җиаятьчеләр шунда качып ята икән дип тә сөйлиләр, бомжлар да бар диләр. Кыскасы, ул безгә шомлы караңгы урын булып күренә һәм ничектер ят булып тоела.
Артурның “яхшы урын” дигәне заброшканың бу ягында булса — кеше аягы астында, теге ягында булса — куркыныч биләмәдә. Безнең өчен берсе дә кулай түгел иде. Тик дустымның килде-китте сөйләмәгәнен белгәнгә күрә, мин дәшмәдем. Үзе әйтмешли, баргач күрербез әле.
Фатир ишеген бикләп баскыч мәйданчыгына чыгуга без болконда асылынып торган ирне кабат очраттык. Аның зәңгәрсу күлмәгенең изүләре ертылган, күз төпләре күгәргән, бите-башы канга баткан иде. Ул безнең кайсы ишектән чыкканыбызны күреп, карашлары белән икебезне дә берәм-берәм бораулап торды да яман итеп сүгенеп куйды.
— Сез канга баткансыз. Бәлки, су чыгарыргадыр? – дидем мин, аның тупаслыгын инъкар итеп, — Бу килеш урамга чыксагыз…
Ул ачу белән идәнгә төкерде дә йодрыкларын йомарлап безнең өскә килә башлады.
— … … … – дип кабәхать сүзләр чәчте үзе, — … … …
Мин бер мәлгә югалып калдым
Артур шундук табылды.
— Дядя Вася! – дип кычкырды ул,- Дядя Вася!
Бу исемне ишетүгә теге кеше күзгә кренеп бәләкәйләнеп калды, йодрыклары язылды, хәрәкәтләре ягымлыланып китте. Без баскыч буйлап тиз генә түбәнгә сыпырттык. Йодрыклап өстебезгә килүе котны ботка төшерсә дә, аның кинәт мескенләнүен күрү шулкадәр кызык иде, без шаркылдап көлешмичә түзә алмадык.
— Псих! – диде Артур, урамга чыккач, артына борылып карый-карый, — Без аны үлемнән коткардык, ә ул… Ник шулай кыланды икән ул?
Кинәт мин теге ирнең нинди хәлдә калганын аерма-ачык төшендем. Тик бу хакта Артурга әйтеп торуны кирәксенмичә, иңнәремне генә сикерттем:
— Әллә тагы… Я исеректер…

х х х

Ләкин ул исерек түгел иде. Безнең арттан диярлек урамга чыкты да тирә-якка күз атып алды. Аннан соң, бертын ишек пыяласына карап торды. Үзенең канга баткан йөзен күрде бугай. Сүгенеп куйды. Битен куллары белән сөрткәләп алды. Тагын ишек пыяласына карады. Аннан соң, битен-башын юу исәбе беләндер, подвалга төшеп китте.
Чыккач безне куа башлар дибрәк көткән идек. Без инде кайда йөгерергә икәнен дә, аны ничек тагы да көлкелерәк хәлгә калдырырга да белә идек. Ләкин безгә бөтенләй дә игътибар бирмәве ничектер кыен булып, санга сукмау сыманрак булып тоелды.
— Әйдә, артыннан төшәбез, — диде Артур, күзләрен майландырып, — Әйдә.
— Ник?
— Кызык бит…
— Юк, әйдә теге урынга китте.
— Анда өлгерербез. Әйдә.
Без беркадәр тарткалашып тордык та подвал ягына атладык. Подъездга якынлаштык кына дигәндә, кинәт подвал ишеге ачылып китте дә аннан теге адәм атылып килеп чыкты. Аның күзләре маңгаена менгән, куллары калтырана, авызыннан ниндидер аңлаешсыз сүзләр генә чыгара иде.
Шул рәвешле берничә кешегә килеп нидер аңлатырга маташып караса да мондый сәер бәндә белән эш йөртергә теләүче табылмады. Һәм ул һаман калтырана-калтырана үз юлы белән китте. Без аны, ирештерергә җай чыкмасмы дибрәк, бераз озатып бардык та,  милиция участогына кереп киткәнен күргәч, өметебезне өзеп “заброшкага” юнәлдек.

х х х

Урамда күңелле иде. Август азаклары булса да кояш нурын кызганмый сибә, җил яхшы хуҗаның тугры хезмәтчесе сыман әле уңга, әле сулга чыгып бөтерелеп йөри. Назлы шыбырдашкан агачлардан ара-тирә яшел килеш кипкән яфраклар очып төшә.
Без Бикбай урамы буйлап дәшми-тынмый гына атладык.
— Элек безнең бистәдә комлык кына булган диләр… – Артурның уйлары да минеке тирәсендә иде бугай, — Хәзер нинди яшеллеккә күмелгән.
— Йортларын күр әле син аның!
Чынлап та, безнең дәвердә генә дә әллә никадәр үзгәрешләр булды, яңадан яңа йортлар калкып чыкты, банклар, рестораннар, дәваханәләр, мәктәпләр, кибетләр ачылды. Ә вак-төяк киоскыларның исәбе саны да юк. Кайберләренең ничек барлыкка килгәнен без күзәтеп тордык, ә бәгъзеләрен күрми дә калдык. Әйтерсең алар без күзне ачып йомган арада пәйда булдылар.
Кешеләрнең өс-башы да, урамдагы машиналар да үзгәрде. Элек барсы да бертөрле иде. “Жигулилар”, “москвичлар”, “волгалар”. Урам буйлап тезелгән шырпы кабы сыман. Хәзер ниндиләре генә юк. Кайберләренең маркасын да белеп бетермәле түгел хәтта.
— Хәзер космоска гына сирәк очалар… – дип куйды Артур күңелсез генә, — Элек алай түгел иде.
— Бәлки, галимнәр галәмне ракетасыз гизү юлларын эзлидер… – Бу сүзләрем Артурны да, үземне дә юату өчен иде, — Бәлки, тапканнардыр да инде.
— Алай булуы да мөмкин. Американыкылар да сирәкләде бит…
— Әгәр шундый ысулны тапсалар… – дидем мин, кинәт ешаеп киткән  сулышымны тыярга тырышып, — Сынаучылар кирәк булачак бит инде… Яңа Гагарин!
— Мин ике дә уйлап тормас идем! Ә син?
Мин дәшмәдем.
Артур сәерсенеп озак кына карап торды.
— Ярый, борчылма, — диде аннан соң, иңемә кулын салып, — Синең өчен үзем фотога төшәрмен.
Әти белән әни өйләнешеп биш ел үткәч кенә мин туганмын. Озак көтеп алынган бала булгач, аларның шатлыклары эченә сыймаган инде. Иң-иң кыйммәтле киемнәргә төргәннәр, иң зиннәтле ризыклар алганнар. Һәм үзләренең дә, минем дә бәхетле мәлне мәңгеләштереп калу ниятеннән фотоаппарат алып һәр адымымны төшереп барганнар. Ләкин фотокарточкаларны кулларына алгач, күзләре маңгаена менгән.
— Моның булуы мөмкин түгел! – дигән әти.
— Син төшерә белмәгәнсең… – дигән әни.
— Бәлки, фотоаппарат дөрес эшләмидер?
— Бәлки, син дөрес эшләмәгәнсеңдер…
— Пленкасы бозык булгандыр…
Һәм алар яңа фотоаппарат, яңа пленка алып мине кабат рәсемгә төшергәннәр. Һәм тагы да шул хәл кабатланган.
Цифрлы аппаратуралар кулланып караганнар. Юк. Мин фотода күренмәгәнмен. Кинога төшереп тә маташканнар. Төшерә алмаганнар. Мин фотога да, кинога да төшереп булмый торган үзенчәлекле бала булып туганмын.
Көннәрнең берендә әни мине күтәреп көзге алдына баскан. Үзенең сабый күтәреп басып торганын көзгедән булса да күрәсе килгәндер. Үзеңнең бәхетле чагыңа, үзеңнең кадерле кешеңә читтәнрәк карап та сокланып торасы килә бит ул. Әни белән дә шулай булгандыр. Тик ул көзгегә карау белән әкерен генә идәнгә шуып төшкән. Һушын җуйган.
Мин көзгедән дә күренмәгәнмен.
-Берничек тә аңлата алмыйм моны, — дигән, әтинең таныш врачы, — Мондый хәлне гомердә дә күргәнем юк.
— Сәләмәтлеге ничек соң? – дип кызыксынган әни, — Берәр чир-фәлән түгелме?
— Сәләмәтлеге соклангыч! – дип елмайган доктор, — Мондый сау-таза баланың соңгы елларда туганы юк иде әле. Тик менә сәерлеге… Бәлки, радиация тәэсиредер?..
Әни әтиемә карап алган.
Әти дәшмәгән.
— Вампирлар да көзгедән күренми, диләр…-Әни сораулы карашын докторга төбәгән, — Сез ничек уйлыйсыз?
— Белмим… – доктор иңнәрен генә сикертеп куйган, — Мифларга ышанасым килми.
— Нишләргә соң безгә… — Әни хәлсезләнеп әтинең куенын сарылган, -Нишләргә соң?!.
— Мондый очракта беркемнең дә файдасы тимәс, — дигән доктор, — Шуңа күрә, баланың сәерлеге турында беркемгә дә сөйләнеп йөрмәгез. Киләчәктә, бәлки, барсы да нормальләшер. Вакытлыча гына күренеш булуы да бик ихтимал. Тик шулай да аңа охшаш малайларны искә алыбрак йөрегез. Үсә төшкәч, аңа фоторәсемнәр кирәк булачак бит…
Безнең Артур белән дуслыгыбыз, үзебездән бигрәк, әти-әниләрнең хәстәрлеге аркасындадыр. Ләкин безгә моның бер аермасы да юк.
Әлеге хәлне бөтен нечкәлекләренә кадәр кайдан беләмме? Бу хакта миңа берәүнең дә болай җентекләп сөйләгәне булмады. Ләкин мин моның нәкъ шулай булганлыгы хакында икмәк тотып ант итә алам. Кайдан белүемне генә белмим. Бәлки, үз күзләрем белән күргәнмендер. Бәлки, өндә, бәлки, төшемдәдер…
Ләкин Артурның соравын җавапсыз калдыруымның сәбәбе фото турында борчылудан түгел иде. “Параллель дөнья… — дип уйладым мин,- Без космоска омтылабыз… Параллель дөньялар, акыллы җан ияләре эзлибез…” Һәм кечкенә сабыйны туйдырыр өчен икмәк соранып кергән таҗик карчыгын хәтерләдем. Ул да картайган көнендә туган нигезеннән кубып нәрсәдер эзләп бу якларга килеп чыккандыр. Ул да, бәлки, үзен космостагы кебек, галәмнең бер караңгы почмагындагы кебек итеп тоядыр. Болконда асылынып торган ирне хәтерләдем. Ул да нидер эзләп килгән бит инде. Кешелек һәм әхлак кануннарын бозып, үз теләген канәгатьләндерергә омтылган. Без дә менә нәрсәдер эзләп китеп барабыз. Хыяллар давылы арасыннан ниндидер энҗе бөртекләре табарга маташабыз. Аякларыбыз җирдә, уйларыбыз күктә, галәмдә.
Уйларыбыз шайтан белсен кайда…
Мин хыялга бирелеп нәрсәдер такылдап барган Артурга карап алдым. Ул инде җирдә түгел иде.
— …марсианнар сине сырып ала да сораулар яудыра башлый. Ә син…
Параллель дөнья. Артур белән без икебез дә бер-беребезгә тамчы судай охшаш, урам буйлап бергә атлап баручы параллель донья идек. Ике дөнья. Таҗик карчыгы да… Теге ир дә… Урам аша чыгып баручы әнә теге ал күлмәкле, озын чәчле кыз да… Карале, безгә карап кулын болгый түгелме соң… Елмая да үзе…
— Артур…
Мин Артурның үзен күрмәдем. Галәмнәр аша аның тавышын гына ишеттем. Ул, әйтерсең, ерактагы Марстан репортаж алып бара иде:
— …алсу күлмәк кигән, гүзәл бер марсиянка, иңнәренә төшеп торган кара чәчләрен төзәткән булып, елп итеп кенә сиңа дәртле караш ташлап ала. Мизгел эчендә генә. Ләкин сиңа шул да җитә, син барсын да төшенәсең. Һәм якты итеп елмаясың. Ул да барсын да аңлый, ул да елмая, тик шунда ук йөзен кара болыт каплый. Артур, бәгърем, ташлап китмә мине. Ялгызымны монда калдырма. Синнән башка сулып кибәчәкмен…
Кинәт әллә нәрсә булды. Аяк астындагы җир эреп юкка чыкты, бөтен тирә-якны күзне камаштырырлак алсулык чолгады. Бер мизгелдән барсы да үз хәләтенә кайтты. Мин сораулы карашымны Артурга төбәдем. Тик Артур юк иде. Көтелмәгән тавыш мине үзенә суырып алды, якында гына тәгәрмәчләр сызгырганы ишетелде. Кемнеңдер ачыргаланып кычкырган тавышы балта белән чабып ыргыткандай кырт өзелеп калды. Берьюлы әллә ничә авыздан курку катыш кайгы авазлары бәреп чыкты: “Аһ!.. Аһ..” Нәрсәдер шапылдап ябылды. Кемнеңдер сүгенүе яңгырады. Аны башка тавышлар алыштырды.
— Җаны бармы икән…
— Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз!..
— Милиция!
— …Тиз генә читкә чыгарыйк…
— …кагылмагыз…
Бая гына урам аша чыгып барган кызны машина бәрдереп киткән иде. Озын чәчләрен җилгә таратып, алсу күлмәгендә кояш нурлары уйнатып кайдадыр ашыгып атлаган кыз бала… Бер мизгел… Һәм урам уртасында изеп ташланган помидор сыман асфалькә сыланган канлы ит өеме… Мин ул якка карамаска тырыштым. Аның имгәтелгән үле гәүдәсен дә, шаулашкан халыкны да күрәсем килми иде. Урам аша чыгып барган алсу күлмәкле кыз кайсы ягы беләндер мине үзенә тартып, сокланырга мәҗбүр иткән иде. Мин аны шулай килеш истә калдырырга теләдем. Бу дөньяда түгел, минем хәтеремдә генә булса да ул шулай гүзәл килеш яшәсен…
Кинәт бөтен тәнем аша ниндидер көчле дулкын узды. Мин үзем дә сизмәстән теге кыз ягына тартылып куйдым, әмма кабат канлы ит өемен күреп, аның урам аша чыгып барган гүзәл чагын хәтеремнән җуярмын сыман тоелды да бар көчемне җыеп үз теләгемә үзем каршы төштем. Игътибарымны башка нәрсәгә юнәлтергә тырышып Артурга карадым. Аның гәүдәсе генә минем белән иде. Ә уйлары…
— …әти, әни, таныш булыгыз. Бу – сезнең булачак киленегез. Марстан алып кайттым…
— Артур…
— Хәйдәр, карале, син дә монда икән… Мин, малай, өйләнергә җыенам бит. Шаһит булырсың инде…
— Артур, дим…
— Ялындырып торма әле. Беләсеңме аның кем икәнен?!.
Мин дәшмәдем. Артурны күкләр куеныннан шәһәр урамына, гүзәл кыз мәете янына бәреп төшерәсем килми иде, аның уенына катнашырга булдым:
— Кем ул?
— Алсу!
— Кайсы Алсу?
— Син белмисең аны.
— Син яшереп йөрдең?!.
— Гафу ит, Хәйдәр… Соңрак әйтермен дигән идем… Мин аңа үзем дә ышанып бетәлмим әле. Очраша башлаганыбызга да бер генә атна…
— Кайдан соң ул?
— Марстан.

Х х х

Проспектка менә торган юлдан сулга каерылып, ярым җимерек тимер баскычны чыгу белән күңелгә шом йөгерде. Кая карама, тимер-томыр, такта, шифер, калай кисәкләре. Җиргә казалган нечкә торбалар. Җимерек нигезләр. Сындырылган агач ботаклары. Элегрәк килгәнем булса да ничектер игътибар ителмәгән, ул чакта матурлыктан башка нәрсә күрмәгәнмен. Ә бүген мин заброшканы ниндидер коточкыч давылдан гарипләнеп калган кызганыч урын итеп күрдем. Хәтта агачлар да, алсу алмалардан сыгылып утыруына карамастан, купшакланып, зәгыйфләнеп беткән иде. Минем авылдагы бакчаларны күргәнем бар, анда яктылык, сафлык хөкем сөрә. Ә мондагылар тумас борын картаеп беткән балаларны хәтерләтте. Хәтта һава да башкача булып тоелды бүген. Ул бака тәнедәй салкын һәм тигәнәктәй ябешкәк булып, тын юлларына, чәч араларына, бөтен тәнгә сылашып тора, үзеңне ниндидер хәшәрәт бер нәрсәдән тегелгән кысык скафандр кигәндәй тоярга мәҗбүр итә иде.
— Кайда соң синең әйбәт урының?
— Ашыкма, — Артур мут елмаеп куйды, — Бераз барырга кирәк әле.
Без өскәрәк күтәрелдек. Кемнәрдер монда учак ягып утырган. Адым саен диярлек консерва, сыра банкалары, буш пакетлар, тәмәке каплары аунап ята. Урыны-урыны белән кемнәрнеңдер хаҗәтен үтәп киткән билгеләре күренә. Мин үземне чүплек башында йөргәндәй хис итә башладым. Һәм кешенең чынлап та уйлый белә торган акыллы зат икәненә шикләнеп куйдым. Ул һәрвакыт уйламыйдыр, ә үзенең бу сәләтен вакыты-вакыты белән генә, ниндидер теләген канәгатьләндерергә кирәк булганда гына кулланадыр сыман тоелды.
Моңа кадәр… Хәер, моңа кадәр без үзебезнең уйный торган урыннан ерак китми, ә аны һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыша идек. Шуңа да бу гыйбрәтне күргәнем булмагандыр. Бүген анда барып җиткәнче үк уңга каерып, ярыйсы ук эчкә кердек. Әнә инде агачлар да куера төште. Сүтелеп бетмәгән йортлар да чалымлана башлады. Бу тирәне чынлап та “зәхмәтле урын” дип атарга мөмкин иде. Мин үзебезнең дөрес килүебезне тойдым. Әмма шундук күңелгә шик йөгерде:
— Монда бомжлар бар диләр…
Артур тагын мут елмаеп куйды:
— Әйе, барлар, — Ул якындагы ярымҗимерек йортка күрсәтте, — Әнә тегендә бер гаилә яши. Күреп чыгабызмы?
Дөресен әйткәндә, минем бернинди бомж да күрәсем килми иде. Хәтта  Артурның “әйбәт урын”ына да аның күңеле булсын дип кенә баруым. Бүген көнем әллә ничек сәер башланды, өйдән шушында җиткәнче генә дә әллә нәрсәләр күреп, әллә ниләр кичерергә туры килде. Арытты. Шуңадырмы, күңелне ниндидер сәер хис биләп алды. Мин бу урыннырны, бу дөньяны соңгы кабат күрәмдер, бүтән беркайчан да монда кайтмамдыр сыман тоелды. Ләкин Артурга шулай кинәт кенә каршы төшәргә кыймадым.
— Әйдә…
Артур минем ихластан әйтмәвемне тойды шикелле:
— Син бүген ничектер сәер, — диде ул, сынаулы карашларын миңа төбәп, — Берәр нәрсә булдмы әллә?
— Берәр нәрсә булдымы?! – дип кабатладым мин, — Булды, әлбәттә!..
Тик ни булганын аңа тәфсилләп сөйләп тормадым. Үзем дә белми идем. Әмма шунысы хак, минем белән нәрсәдер булды.
— Син Алсу турында сөйләмәкче идең… – Дөресен генә әйткәндә, мине аның Алсуы да артык кызыксындырмый иде. Әмма авыр уйлардан читләшергә теләгәндә, кызлар темасы иң кулай нәрсә, ул сине бөтенләе белән үзенә суырып алырга сәләтле.- Кайчан таныш…
Сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, ул кулыма фоторәсем тоттырды. Артурның шатлыктан балкып торган күзләренә, колагына кадәр җәелгән бәхетле елмаюына карап мин дә көлеп җибәрдем.
— Нәрсә көләсең?!.
— Синең өчен сөенәм. Марс кызын эләктерү һәркемгә дә тәтеми бит.
Артур кулын селтәп кенә куйды:
— Үзе Уфаныкы ул. Бикбайда яши. Әтисе генә Марстан.
Артур үз сүзенә үзе дә ышана иде. Мин сәерсенеп аңа текәлдем. Ул кычкырып көлеп җибәрде.
— Нәрсә күзеңне түгәрәкләндердең? Чынлап та Марстан аның әтисе. Кушнаренконың Марс авылыннан.
Эшнең асылын аңлап алгач, мин дә кычкырып көләргә тотындым. Бөтен шик-шөһбәләр, күңелне тырнаган авыр уйлар юкка чыкты.
— Ничек, чибәрме? – диде Артур бераздан, — Фотосына сыңар күзең белән дә карамадың бит.
Мин фотога күз салдым.
Һәм катып калдым.
— Кара аны, гашыйк булып куйма! – диде Артур ясалма шелтә белән, — Үземә дә берәү генә.
Мин дәшмәдем.
Мин бер сүз дә әйтә алмадым.
— Нәрсә булды? – диде Артур, хәвефле тавыш белән, — Хәйдәр?!
Мин юл аша чыгып килүче алсу күлмәкле кызны хәтерләдем. Ул нәрсәдер әйтеп безгә елмая, кулын болгый иде. Ул безнең янга… Юк, ул Артур янына йөгерә иде… Ул шундый гүзәл һәм бәхетле иде… Ул… Ул…
— Нәрсә булды?
— Артур…
Юк… Без Алсуга инде берничек тә ярдәм итә алмаячакбыз. Бер ничек тә. Ә Артурны хәзер үк кайгыга салудан файда юк. Яратып йөргән кызының машина астында калуын белсә, ул… Болай да гомере буе йөрәгендә йөриячәк яра бит ул… Иртәрәк яралауның нигә кирәге бар… Юк, әйтергә ярамый. Кирәкми.
— Хәйдәр!
— Хәзер, Артур… хәзер…
— Әйдә, бераз ятып тор, — ул хәлсезләнеп калган гәүдәмне чирәм өстенә сөйрәде, — Менә монда чистарак. Әйдә…
Үләнгә сузылып ятуга күзләремә кояш нурында алтынсыман булып күренгән болытлар яктылыгы килеп бәрелде. Бер мизгелгә мин шул нурлар эчендә эреп киткәндәй тоелдым. Чиксез-кырыйсыз күк йөзе…
— Бүген теге урынга барып тормабыз, — диде Артур, борчулы тавыш белән, — Бераз хәл җый да кире борылыйк.
— Юк…
— Нәрсә, юк…
Мин озак кына дәшми тордым.
— Параллель дөнья юк, Артур, — дип тезеп киттем аннан соң, боларны ни өчен сөйләгәнемне үзем дә аңлап җитмәстән, — Без эзләгән паралеллек юк. Дөнья эзмә-эзлекле. Кешеләр, җирдәге җан ияләре (хис-тойгылар, исәп-хисап белән) бер-берсенә чылбыр сыман тоташкан. Явызлык та, яхшылык та, кайгы да, бәхет тә җирдән читкә китми. Ул берәүдән берәүгә күчеп кенә йөри. Чылбырның бер боҗрасын утка тотсалар, якын тирәдәгеләре дә кыза. Кайгы-шатлык та нәкъ шуның сыман… Әгәр параллель дөнья бар икән, ул бернинди дә мистикага төренмәгән, ул безнең яныбызда. Янәшәбездә. Чылбырның без белми, без күрми торган боҗралары параллель дөнья булып тоела. Бая син космоска очу, Марс кызы турында хыялланып, урамнан узып киттең. Ә янәшәңдә нәрсә булганын күрдеңме? Юк, күрмәдең. Күрергә теләмәдең. Кешелек җирдә үзеннән башка акыллы затлар барлыгына ышанырга да, аларны күрергә дә теләми. Һәм күрми дә. Кеше үзе күрергә теләгән нәрсәләрне генә күрә ала. Кеше реаль дөньяда түгел, ә үзе тудырган иллюзияләр дөньясында яши.
— Хәйдәр, ял ит, — Артурга минем акыл сатуымның поты бер тиен иде бугай, — Син бүген әллә нинди…
— Шулай шул… Мин иртән тору белән кабердән чыгарга маташучы мәет күрдем. Күз алдына китерә аласыңмы?! Ул кабер безнең идән уртасында иде. Котым алынып курыктым. Акылдан шашуым шушы түгел микән, дип уйладым. Ләкин хәзер барсын да ачыкладым. Хәтереңдәме, безнең подъездан бер кеше югалган иде? Бер ай элек. Дядя Миша. Хәтереңдәме? Беренче этаждан. Хәтереңдәме? Бүген мин күргән мәет шул дядя Миша иде. Аркасына пычак кадап үтергәннәр. Ул подвалда ята. Ниндидер торба эчендә. Син миңа ышанасыңмы?
— Ышанам, Хәйдәр, ышанам. Тынычлан.
Артур миңа тамчы да ышанмый иде. Ул мине акылына зәгыйфлек килгән дип уйлый. Уйласын…
— Ул үзен табып адәмчә җирләгәнне тели, ул шуны сорап ялвара. Тик аны ишетергә дә, күрергә дә теләгән кеше юк. Шуңа беркем дә ишетми дә, күрми дә. Ә мин… Мин төрле мәгълумәтләрне кабул итәргә әзер идем. Мин бүген ниндидер матур төш күрдем. Аның бер генә эпизодын да хәтерләмим. Тик мин ничектер үзгәреп уяндым. Ышанасыңмы?
Артур дәшмәде.
— Синең алдан гына оныгын ияртеп бер карчык килде, — дип дәвам иттем мин, — Теләнче. Алар миңа ничектер сәер булып тоелды, тик нигә шулай икәнен генә аңлый алмадым. Ә хәзер беләм… Алар бу дөнья кешесе түгел… Аларның күзләрендә… Мин фотога төшәлмим, көзгедән күренмим, гомумән, мин үз чагылышымны беркайдан да күрә алмыйм. Ә аларның күзләрендә күрдем. Аларның күзләрендә мин үз чагылышымны күрдем. Аңлыйсыңмы, Артур…
— Алар баскычтан төшеп киттеме?
— Әйе. Баскычтан. Син аларны очраткансыңдыр да әле. Әйе, син аларны күргән булырга тиешсең.
— Юк, күрмәдем…
— Тукта! – Көтмәгәндә бөтен булмышыма көч-гайрәт өстәлде. Мин торып утырдым.- Артур, алар якынлаша. Хәзер син аларны күрерсең.
Без тынып калдык.
Бераздан якында гына агач ботаклары сынган, яфраклар кыштырдаган тавыш ишетелде. Без күзләребезне шул яктан алмый гына куак арасына шуышып җиргә сеңдек. Йөрәкләребез барабан каккан сыман булып, еш-еш тибә иде. Аяк тавышлары якынайганнан якыная барды. Бераздан бездән биш-алты адым чамасы ераклыкта гына утырган чия куаклары арасыннан теге карчыкның башы күренде. Мин кычкырып җибәрә яздым. Ул тирә-якны карашлары белән айкап чыкты да шикләнерлек нәрсә тапмыйча, алга атлады. Бераздан оныгы да күренде. Алар сөйләшмәделәр. Бер-берсенә ым кагышып кына нәрсәдер аңлаштылар да безнең якка табан килә башладылар.
Кайдадыр якында гына эт өргәне ишетелде. Карчык белән оныгы шып туктап калдылар да безнең якка карап тора башладылар. Алар безне күрәләр иде бугай. Карчык авызын чалыштырып елмаеп куйды. Оныгы карашлары белән биштәргә ымлап башын какты. Ләкин бу рәхмәт белдерүгә тамчы да охшамаган иде. Аларның кыяфәтендә ниндидер явызлык, мәкер бар сыман тоелды.
Тагын эт өрде. Бу юлы ул якында гына иде.
Карчык белән оныгы бер-берсенә карап алдылар да бая Артур күрсәткән ярымҗимерек йортка кереп киттеләр. Алар артыннан ишек ябылуга, Артур торып утырды.
— Шушылар илгән иде мени?! – диде ул елмая биребрәк, — Ник башта ук әйтмәдең аны?
Мин аптыраулы карашымны аңа төбәдем.
— Бомжлар яши дигән идем бит. Шушылар инде ул. Яннарында бер карт та бар әле. Таҗикстаннан күчеп килгәннәр…
Мин ачылган авызымны ябарга да онытып катып калдым.
— Нәрсә, кереп хәлләрен белеп чыгабызмы?!
Мин баш кактым.
Мин үз хәлатемне үзем аңларлык түгел идем. Хәзер үк өйгә кайтып подвалны тикшереп карыйсым килде. Әгәр анда дядя Миша булмаса? Ул чакта мин чынлап та акылдан шаша башлаганмн дигән сүз. Бәлки, Алсуның һәләкәте дә чынбарлыкта булмагандыр әле. Минем хыялымда гына булгандыр ул. Галлюцинация сыманрак берәр нәрсәдер.
Артур тәвәккәл генә ишекне ачып җибәрде.
— Исән-саулармысыз?! Рөстәм абзый! Хатимә апа! Мин бу – Артур!
Җавап ишетелмәде.
Тыштан ярымҗимрек булып күренсә дә өй эче шактый ук төзек иде. Аны пөхтә итеп җыештырганнар, хәтта иске-москы шкаф, караватлар да ничектер матур булып, өйгә ямь биреп тора.
— Рөстәм абзый!
Тегеләр нәкъ шушы ишектән кереп китте ләбаса инде. Бу ишектән фәкать өйгә генә кереп була. Өйдән фәкать шушы ишек аша гына чыгарга мөмкин. Ләкин аннан беркем дә чыкмады.
Артур шкафларны ачкалап карады, карават асларына күз салды. Мин баз-фәләннәре юк микән дип идән сайгакларын капшап карадым, мөрҗә артыннан урап чыктым. Кеше яшеренер урын башкача күренми иде. Ләкин өйдә беркем дә юк иде.
— Әле яңа гына кереп киттеләр, ләбаса…- дип кулларын җәйде Артур, — Нәрсә, безнең күзгә генә күренде мени…
Мин иңнәремне генә җыерып куйдым.
Эзләп-эзләп тә беркемне дә тапмагач, без кире ишеккә юнәлдек. Артур аны тәвәккәл генә этеп җибәрде. Тик ишек ачылмады. Ул тагын бар көченә этеп карады. Тагын. Тагын. Юк. Ишек селкенеп тә карамады.
-Тәрәзәдән чыгарга туры килә инде.
Артур мич алдыннан кисәү агачы алып тәрәзә янына килде һәм катып калды. Йөзе онга чумып чыккандай ап-ак булды.
— Нәрсә?
— Ка-ка-кара-а ә-ә-ле…
Мин тәрәзәгә арадым һәм… бернәрсә дә күрмәдем.
— Ни булды? Авырып киттеңме әллә?
Артур дәшмәде. Тәрәзәгә генә ымлады.
Мин тагын текәлеп карадым. Заброшканың тыышкы күренеше. Без качып яткан куаклык. Алма, чия агачлары. Гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк. Ә Артур… Ул нәсәдер күрә, ахрысы. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде.
-Монда бөтенләй башка дөнья… – дип пышылдады ул, — Без нәкъ дөрес килгәнбез. Бу – дөньяларның кисешкән урыны. Без эзләгән урын.
Артур бер адым алга атлады. Кинәт тәрәзә ачылып китте дә күзгә күренмәс кул Артурны тартып алды. Мин аның аякларына ябештем. Әмма тотып өлгерә алмый калдым. Артур юкка чыкты. Мин аның артыннан ташландым. Кайдадыр очып барып төштем. Битем башым ниндидер каты әйберләргә бәрелде, кабыргаларымны нәрсәдер көйдереп үтте. Мин торып утырдым. Тирә-ягыма караш ташладым. Бернинди гаҗәп нәрсә дә юк иде. Мин бары тик ярымҗимрек йортның тәрәзәсеннән генә егылып төшкәнмен.
-Артур!
Җавап ишетелмәде.
— Артур! Син кайда?
Тынлык.
Мин өйгә кабат кердем. Анда бернинди үзгәреш тә юк иде. Нәрсәдер күрергә тырышып бая Артур караган тәрәзәләргә бактым. Берни дә күрмәдем. Чыкканда ишек ачылмыйча интектермәде. Барсы да гади һәм аңлаешлы иде. Тик Артур юк иде.

тулысынча укырга

=>

Foxford

Добавить комментарий

------------
WordPress: 29.02MB | MySQL:97 | 1,423sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика