шалкан - татарча экият - фото
Иҗат

Шалкан


әкият

Беренче күренеш

Йорт алдында яшелчә бакчасы. Икенче якта урамга чыга торган капка. Урам ягыннан бабайның тавышы ишетелә.

Бабай

Ну, Фатима өйдә булса…

Фатима ул аңлый иде…

Ул һәрвакыт бирә иде…

Ул бирмичә калмый иде…

Бабай башын аска иеп, авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә урамнан керә.

Һу, үтерә…

Гүргә кертә…

Чатный гына… Чамасы юк!..

Бер йөз грамм капмый гына

Тынычланып каласы юк.

Тәмәке кабыза. Болдырга килеп утыра.

Ай, бер литр!..

Хет бер шешә!..

Хет бер генә эрүмкә…

Башка берни ярдәм итми,

Терелтсә — шул терелтә.

Һәм кинәт бакчадагы түтәлгә карап катып кала.

Вот ни фига!

Нинди шалкан!

Шалкан дисәң дә шалкан!

Бакчага кереп шалкан янына килә.

Баш төзәлми калмас иде

Шушы шалканны сатсам.

Тукта! Аннан менә дигән

Самагон чыга, ди, бит!

Самагон кудыртыйм микән,

Ревмир муллага биреп?

Ул да шайтан токымы шул,

Карар тик алдау җаен…

Юк, могаен…

Сатып кына

Эчәргәдер, могаен.

(Җыр яңгырый. “Салкын чәй” көенә)

Чәем суынган өстәлдә,

Суынып бара тән дә.

Өч грамм да табалмадым,

Күпмеләр эзләсәм дә.

Гомерем шулай үтәрме

Баш төзәтүне көтеп.

Өйдән өйгә йөри-йөри

Йөз грамм өмет итеп.

Чәй эчәрлек тә хәлем юк

Нишләп карарга икән.

Йөз граммсыз чәй – чәй мени,

Кайдан табарга икән?

Гомерем шулай үтәрме

Баш төзәтүне көтеп.

Өйдән өйгә йөри-йөри

Йөз грамм өмет итеп.

Җыры аның җыр белән дә

Ә шалканы – башка инде.

Тик ул гына төзәтә ала

Сулкылдаган башкаеңны.

Карчык уянып чыкканчы

Иҗтиһатын күрим әле.

Магазинчы Сәкинәгә

Бер литрга бирим әле.

Бабай шалканны тарта башлый. Тарта-тарта, тартып чыгара алмый. Ахырда, кулы шуып китеп, лып итеп җиргә утыра.

Ах, анаңны!

Хас та минем карчык сыман,

Тискәренең тискәресе.

Гел кирегә!

Килә хәтта

Кайчак тотып… типкәлисе…

Торып тагын шалканга ябыша.

Соңгы тапкыр әйтәм, шалкан,

Карышасы булма, димен!

Я, син чыгып котыласың,

Я анаңны…

Кинәт көч белән тарта

Алла, билем!..

Билен уып урынында бөтерелә дә хәлсезләнеп тагын җиргә утыра. Елый.

Әй, ходаем, аллакаем…

Барлыгың хак, берлегең хак.

Башкаемны төзәтүнең

Хет, бер генә әмәлен тап!

Моннан ары эчмәс идем,

Авызга да алмас идем.

Мәчеткә дә йөрер идем,

Бер җомга да калмас идем.

Туры юлдан ялгыш юлга

Чыкмас идем бер карыш та.

Әй, ходаем,

Башкаемны

Төзәт инде, пажалыста!

Икенче күренеш

Өйдән әби чыга. Шалкан артында шыңшып утырган Бабайны күрми.

Әби

Картайгач та акыл керми,

Вәт, анаңны шулай иткән!..

Тагын иртә таңнан торып,

Теләнергә чыгып киткән…

Тагын күзен тондырып, шул

Фатимага бара инде.

Ә тегесе, өйдә булса,

Бер йөз грамм сала инде…

Салмый калмый…

Гомер буе

Сагалады минем ирне.

Әллә ниләр салып әле,

Әллә ниләр бирер иде…

Азгын!

Кәнтәй!

Бабай (шалкан артыннан)

Һәм биләмче!

Әллә кайда чыгып киткән!..

Әби

Кичтән кайтмый калгандыр ул,

Кайда китсен болай иртән?!

Бабай. (торып әби янына атлый)

Вәт, могҗиза, минсиңайтим!

Безнең шалкан ничек үскән!

Менә, мәйтәм, шул хөрмәткә

Илле грамм гына… нитсәң…

Әби

Күрәсеңме менә моны,

Вәт, эч, менә, шуның суын!

Бабай (ишетмәгәнгә салышып)

Теләнеп тә йөрмәс идем,

Күршегә дә кермәс идем…

Әби

Сидегемне эч, карткаем.

Исереп тә йөрмәссең,

Иртән башың чатнауның да

Ни икәнен белмәссең.

Бабай.

Тавышың матур булгач син,

Тиргисең дә тиргисең.

Әби

Тиргәмәслек ир мени син!

“Бир”дән башканы белмисең,

Дөнья хәстәрен күрмисең,

Бернидә юк бер эшең.

Бабай

Егет чак түгел бит, карчык,

Картайдым хәзер мин дә…

Әле шалкан тарта идем,

Шунда ук сукты билгә…

Әби

Билең дә, башка җирең дә

Картайган инде тәмам.

Авызың гына картаймый,

Эчә дә эчә һаман.

Бабай (башын тотып болдырга утыра)

Һу-у, үтерә…

Гүргә кертә…

Хет бер генә эрүмкә…

Башка берни ярдәм итми,

Терелтсә — шул терелтә.

Әби

Ярый инде…

Үз ирем бит…

Ул кадәр үк тилмермә…

(Яшергән җиреннән бер рюмка аракы ала)

Шушы гына, башкасы юк,

Сорама да, бирмим дә!

Бабай (эчә дә рюмканы кесәсенә салып куя)

Бер эрүмкә салып бирүең була,

Барлык кайгыларым югала.

Әлдә, син бар әле бәхетемә,

Әлдә син бар әле дөньяда.

Әби.

Ярый, бабай…

Эшкә күчик…

Шалканны тартып алыйк.

Оныгыбыз уянуга

Шалкан пирүге салыйк.

Бабай.

Онык ул кишер ярата,

Кишер пирүге пешер.

Әби

Ни пешерсәм дә пешерәм,

Анысы – минем эшем.

Ә шалканны барыбер да

Тартып алырга кирәк.

Күршеләр бурга төшкәнче,

Базга салырга кирәк.

Бабай.

Мин тартып тартып карадым…

Тартып чыгаралмадым…

Шалкан янына киләләр.

Әби.

Ох, малай!

Шалкан нинди соң!

Күреп исең китәрлек!

Көн саен пирүк салсаң да

Ел буена җитәрлек.

(Җыр. “Зарлыларның сөртик күз яшен” Ч. Зиннатуллина көенә)

Авырлыктан гына

Тормый әле дөнья

Күрсәтсә дә кайчак моң-зарын.

Күңелләргә безнең

Канат куя торган

Шалканнары да бит бар аның.

Бабай.

Мин шалканны тартам,

Син мине тарт.

Каешыннан тот та чалбарның.

Алдан тотма, сантый!

Артымнан тот.

Кайда үреләсең, анаңны!..

Вәт, тарт хәзер чалбар каешымнан…

Аска таба тарма, туры тарт.

Менә шулай.

Тукта!

Приготовься!

Ырас. Дыва. Тери. На ыстарт!

Бабай шалканны, Әби бабайны тарта. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Әби.

Тукта әле, Бабай. Ашыкма әле.

Бераз гына туктап тын алыйк.

Үзебезнең генә кулдан килмәс,

Оныкны да чакырып чыгарыйк.

Син бит инде егет кеше түгел,

Көч-куәтең бик тә чамалы.

Алгы ягың күптән — безоружный,

Но арт ягың боза һаваны.

Шуңа күрә, бераз туктап торыйк.

Син утырып куәт җыя тор.

Икебезнең генә кулдан килмәс,

Мин оныкны кереп уятыйм.

(Әби өйгә кереп китә. Бабай кесәсеннән рюмка алып, исни дә, шуның исе буенча , күтәрмә астындагы шешәне табып ала. Бер рюмка салып эчә, шешәне кабат урынына куя. Аннан соң, җырлый-җырлый шалкан янына килә.)

Бабай. (җыр)

Бер йөз грамм салып куюым була,

Барлык кайгыларым югала.

Әлдә син бар әле бәхетемә,

Әлдә син бар әле дөньяда.

Өченче күренеш

Иренеп кенә онык чыга, назлы киерелеп ала.

Кыз.

Ну, что у вас случилось здесь такое?

Всё утро мне ни сна нет, ни покоя.

Чай, знаете, во сколь вчера легла?

В полтретьего с вечёрки приползла.

Бабай

Төн йокламый нәрсә эзләп йөрдең…

Бүген беркая да чыкмыйсың…

И не шагу!

Сәгать кичке унбер

Тулу белән ятып йоклыйсың.

Кыз.

Что ты сказал, дед?

Әби ( өйдән чыгып)

Вот репка видишь? Его тартать нады,

И вытартать нады до конса.

Кыз.

До какого конца? Я нич-чего

Не поняла…

Әби, объясни…

Әби.

Ай, анаңны!..

Тьфу!.. Ай, баламны…

Обиясню хазыр. Кил монда!

Репка шалкан будет. Шул шалканны

Тянуть нады себе, пунил да?

Кыз.

Пунил, пунил…

Нич-чо не поняла.

Бабай.

Вәт, анаңны!

Вәт, заманны, малай…

Урыс булып туа барсы да…

Әйтерсең лә бөтен иле белән

Аунаганнар урыс астында.

Кыз.

Че, дедуля?

Бабай. (каяндыр чыбык алып, оныгы өстенә килә)

Час, дочинка…

Талчыбыгы белән

Татарский учить итәрбез…

Татарский учить итәлмәсәк,

Манкортлыктан лечить итәрбез.

Әби. (куркып)

Бабай! Тукта! Алай кызма әле!

Берәр рюмка салып бирәм, дим!

Кыз. (куркып)

Бабай, тукта!

Мин шаярдым гына.

Татарча бик яхшы беләм мин!

Бабай.

Мин дә, кызым, тик шаярдым гына…

Шаяру ул хәлне күбәйтә…

Тик әбиең генә шаяра белми,

Ул әйтсә, гел җитди сүз әйтә.

Шулаймы, әби?!

Әби.

Шулаймы, дип… Һи-һи, шулай инде…

Шулай дип ни… Һи-һи… Ну, бабай…

( Шелтәле ягымлылык белән тагын бер рюмка салып бирә)

Бабай.

Яратам гел җитди булуыңны.

Җитди сүзең өчен!

Ну, давай!

Әби.

Все! Бетте! Бүтән бер тамчы да!

Сорыйсы да булма, бирмим дә.

Бабай.

Булды, карчык… Пока җитеп торыр…

Рәхәт булып калды күңелгә…

Кыз.

Хәзер нәрсә? Шалкан тартабызмы?

Бабай.

Хәзер, кызым, шалкан тартабыз.

(такмаклый)

Көндез шалкан тартабыз да,

Төнен… (сызгырырга итә) эш-эш эш-эш-эш…

Әби.

Сантыйланма, карт дивана.

Әйтер идем, онык бар.

Бабай.

Шалкан тартырлык рәт юк,

Башкасын тартырлык бар!

Әби.

Фу, оятсыз…

Нәрсә сөйли…

Бабай.

Оныктан кем курыккан.

Шалкан тартырлык рәт юк,

Тәмәке тартырлык бар.

Кыз.

Минеке дә!

Бабай.

Нәрсә, нәрсә?!

Кыз.

Минем дә шалкан тартырлык

хәлем юк. Йокым килә.

Әби.

Вәт, бабай, безгә алмашка

Нинди шәп токым килә!

Бабай.

Әйтәсе дә түгел… Болар

Йомшак буынлы халык.

Без яшь чакта!

Без дә инде

Әлләни кыралмадык…

Кыз.

Таң белән шалкан тартуы

Авыр да күңелсез дә…

Аннан соң, минем файдам бик

Тиячәк түгел сезгә.

Әби.

Ничек инде! Икәү – бер эш,

Ә өчәү – ул көч була.

Өч таган таймас дигәннәр…

Бабай.

Өч булса, дөрес була!

Карчыккаем, сүзең дөрес.

Өч булсын, берне өстә.

Әби.

Вәт, юньсез!

Өстәрмен әле

Исереп бетсәң кичкә!

Кыз.

Сез талашып алыгыз, мин

Аз гына йоклап алам.

Әби.

Безнең сөйләшү шулай ул,

Ашыкма, тукта, балам.

Кереп китте. Тыңламады…

Әй, хәзерге балалар!

Син дә әйбәт, мин дә әйбәт,

Кемгә охшаган алар?!

Ахрызаман балалары!

Газраил токымнары!

Бабай.

Ярый, карчык… Әйдә тагын…

Тырышып карыйк инде…

Икәүләшеп түтәл янына китәләр.

Дүртенче күренеш

Кыз өйдән чыгып күтәрмәгә утыра. Кулында телефон. У сөйләнә-сөләнә номер җыя.

Кыз.

“Әй, тарталар, әй, тарталар,

Тартып чыгаралмыйлар…”

Алло! Привет! Хәлләр ничек?

Мин инде бу! Мин инде…

Ә син кичә… Оныттыңмы

Кичә әйткән сүзеңне?

Ну, может оныткансыңдыр…

Син бераз салган идең…

“Уй, шуны бер тартырга!” – дип

Пышылдап калган идең…

Ну, конечно! Ишетмичә!

Ну ничек соң бүген син?

Гафу үтенмә, кирәкми…

Бәлки, хәзер килерсең?

Юк, шаяртмыйм. Мыскыл итмим.

Егетме син түгелме?

Тартасың килсә, киләсең…

Ансын үзең бел инде…

Ну, хотябы, берәр ярты…

Ну, хотябы, самогон.

Дус егет белән?

Бик яхшы!

Ул да тартыр.

Ну, давай.

(Үзалдына)

“Әй, тарталар, әй, тарталар,

Тартып чыгаралмыйлар…”

Бишенче күренеш

Әби белән Бабай мыш-мыш килеп, шалкан тарталар. Бераздан хәлләре бетеп туктап калалар.

Әби.

Тукта әле, Бабай. Ашыкма әле.

Бераз гына туктап хәл алыйк…

Бабай.

Хәл дә алыйк, әби…

Теге нидән

Берәр эрүмкә дә чамалыйк…

Әби.

Һәй, шушыны!…

Тукта, кемнәр килде?!.

Әйдә әле, монда чакырыйк.

О, үзләре керә…

(каршы атлый)

Бабай.

Тукта әле, әби…

Онык белән сөйләшәләр бугай…

Сабыр ит…

Алтынчы күренеш

Кыз

Килдегез дәме ни!

О нинди тиз!

Ну, егетләр, бигрәк уңганнар!

Беренче егет

ну, тиз дип ни инде…

Без тиз инде

Үзебезгә кирәк булганда…

Кыз

Үзегезгә кирәк булганда, дип…

Ул минем дә теләк бит инде…

Икенче егет

Ну, вобщем-то, хатын-кызларга да

Сирәк-мирәк кирәк бит инде…

Кыз

Сирәк-мирәк кенә түгел инде

Ул гел кирәк инде, эләксә.

Көн дә кирәк.

Әллә нигә шуны

Яратамын инде бигрәк тә!

Беренче егет

Кем яратмый аны!

Кыз.

Ә мин бигрәк

яратамын инде тилереп…

Кайчагында озын көннәр буе

Йөрим бары шуны кимереп.

Икенче егет

Нәрсә кимереп?!.

Кыз

Нәрсә булсын!

Шул шалканны инде…

Беренче егет

Нинди шалкан? Кемнең шалканын?

Кыз

Әби белән бабайныкын инде.

Яртысы ул безнең бакчаның.

Беренче егет

Ә син безне нигә чакырдың соң?

Кыз

Нигә булсын, шалкан тартырга.

Беренче егет

Ә мин… ахмак…

Ну, мин тиле инде…

Алган булдым хәтта “ярты” да…

Кыз

Ну, бик яхшы…

Минем бабай аны

Бик ярата. Шуны сыйларсыз.

Шалкан белән закусить итә-итә

Берәр рюмка эчеп куярсыз

Икенче егет

Ә син безне ахмак дип белдеңме?!

Кыз

Юк, мин сезне әйбәт дип беләм.

Сез каршымы әллә

Кыз теләген үтәп,

Өлкәннәргә ярдәм итүгә?..

Беренче егет

Каршы түгел дә ул…

Икенче егет

Каршы түгел.

Кайда шалкан?

Тартып чыгарыйк.

Беренче егет

Чыгарыйк та тизрәк китик монаннан.

Эш күп әле безнең…

Соңламыйк…

Җиденче күренеш

Әби, Бабай, Онык күтәрмәдә утыралар. Эшләре беткән.

Әби

Рәхмәт инде балаларга

Бигрәк изгелеклеләр.

Чәй дә эчеп тормадылар,

Шундук кире киттеләр.

Кыз

Бигрәк тыйнак егетләр шул,

Бигрәк тәртиплеләр…

Бабай.

Балалар изгелегендә

Яшәргә язсын инде.

Әби, мәйтәм, шул хөрмәткә

Салмый калмассың инде.

Әби. (Бабайга ачуланып бертын карап тора да яшергән җиреннән бер рюмка аракы ала)

Һәй шушыны!..

Кирәк чакта

Таба белә сүзен дә…

(ачуланган кебек)

Шушы гына, башкасы юк,

Сорама да, бирмим дә!

Марат Кәбиров. Шалкан әкияте — татарча экият

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.96MB | MySQL:61 | 7,787sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика