Әдәбият һәм милләт
Караш

10. Без булдырабыз!


Президент авызыннан ишетелеп, бүген милли лозунгка әверелгән бер тәгъбир бар: “Без булдырабыз!” Әлбәттә, соңгы вакытта, һәртөрле икътисади һәм сәяси кризислар нәтиҗәсендә, бу сүзне бераз ирония беләнрәк кабатлау күзәтелә. Милли компонентларны юк итү турында сүз барса да, мәктәпләргә христиан дине буенча дәреслекләр кайтарып тутырсалар да, законнарны тәңгәлләштерү турында дәгъва чыкса да ачы елмаеп кабатлыйбыз: “Без булдырабыз!”

Ачы елмаерга сәбәп тә бар. Туксанынчы елларда ирешкән позицияларны Мәскәүнең күсәкле сәясәте астында кире бирергә мәҗбүрбез. Кайбер очракта шау-шу кубып ала, ә кайвакыт дәшми-тынмый гына бирелергә мәҗбүр булабыз. Ил башында утыручылардан кискенрәк хәрәкәтләр көткән чагыбыз да була. Өметләребез акланмый. Һәм… “Без булдырабыз инде…” – дибез.

Әлбәттә, үз-үзеңнән дә, җитәкчеләреңнән дә ирония белән көлүнең гаебе юктыр. Хәтта ул вакыты белән ачы булып ишетелсә дә. Бу безнең ил эшенә, халкыбыз язмышына битараф булмавыбыз турында сөйли.

Ә әлеге тәгъбир миңа һәр татар дога урынына кабатларга тиешле тылсымлы сүз кебек тоела. Һәртөрле иронияларны, төрттерүләрне читкә алып торыйк. “Без булдырабыз!” – бу рухыбызның кыйбласын билгеләүче тәгъбир. Һәм бүген бик популяр булган “Без бетәбез!”, “Югалабыз!”, “Харап булабыз…” – дигән сүзләргә караганда, мең мәртәбә өстенрәк. Чөнки соңгылары безне өметсезлеккә әйди. Үз халкыбыз арбасыннан төшеп, ышанычлырак тоелган башка арбаларны сайларга этәрә. Ә кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Хәтта “Без бетмибез!” – дип әйтү дә югалуны күз уңында тота. Ә “Без булдырабыз!” – бөтенләй бүтән нәрсә. Ул җиңүгә, уңышларга юнәлтелгән. Һәм безнең милли мәсләгебез дә җиңүгә һәм уңышка юнәлтелгән булырга тиеш. Үз-үзеңне саклауга да, бетмәскә тырышуга да түгел, ә җиңүгә һәм фәкать җиңүгә генә.

Бер-бер артлы ирешелгән позицияларны югалту күзәтелгән дәвердә, бәлки, бу сүзем ахмаклык булып та яңгырыйдыр. Ләкин позицияларны бирү ул әле җиңелү дигән сүз түгел. Бөек Ватан Сугышында әле нацистлар кулына, әле безгә фәләнешәр кабат күчкән шәһәрләр бар. Исемләп тормыйм. Кирәкми дә. Эш бөтенләй башка нәрсәдә. Әгәр шул дәвер сугышчылары:”Без фәлән шәһәрне бирдек инде. Ирешелгән позицияларыбызны югалттык… Без бетәбез… ” – дип төшенкелеккә бирелсә, без Җиңүне күрә алмаган булыр идек.

Тагын бер мисал. Монсы спорт дөньясыннан. Ничәнче ел икәнен төгәл хәтерләмим. Хоккей буенча чемпионатта, СССР хоккейчылары Европа чемпионы булды. Иң куркыныч көндәш булып тоелган Болгария спортчылары икенче урынга калды. Моны киң билгеләп бәйрәм иттеләр. Әмма дөнья беренчелегендә Болгария җиңде. СССР спортчылары икенче урынга калды. Һәм болгарларның тренеры Европа беренчелегендә җиңелүләренең бары тик тактик алым булуын искәртте. Мин ничәнчедер сыйныфта укып йөргән малай идем әле. Үземчә нәтиҗә ясадым: вак җиңүләрне кешегә бирергә дә мөмкин, ләкин иң мөһимендә үзеңне күрсәтергә кирәк.

1914 елның декабрендә, алтмыш җиде яшен тутырып килгән Томас Эдисонның фәнни лабораториясендә янгын чыга. Килгән зыян өч миллион ярым марка белән бәяләнә. Әмма барсыннан бигрәк, монда галимнең эзләнү-тикшеренү нәтиҗәләре, фәнни язмалары була. Һәм барсы да тулысынча юкка чыга.

Эдисон лаборатория янында янгынга карап басып тора. Малае аны нәкъ шул кыяфәттә эзләп таба. Һәм галим елмая биреп әйтеп куя:

— Син кара әле. Мондый нәрсәне башка беркайчан да күрә алмассың. Минем бөтен хаталарым, ялгышларым юкка чыга бит. Хәзер барсын да яңадан башларга мөмкин булачак. Фаҗигаләрдән дә файдалырак әйбер юк бу дөньяда.

Әлбәттә, гади бер адәм баласы бу хәлдә бөтенләй бүтән нәтиҗәләргә килер, хәтта акылдан язарга да күп калмас иде. Әмма бары тик рухын югалтмаган шәхесләр генә тормышта зур уңышка ирешә алган. Һәм Эдисон шундыйларның берсе.

Бу шәхесләргә генә түгел, ә халыкның үзенә дә кагыла торган күренеш. Бары тик рухын югалтмаган халык кына үз максатына ирешә ала.

Ә рухны хыял саклый. Җиңү башта хыялда туа, хыялда яши. Бары тик шуннан соң гына ул чынбарлыкка әверелә. Хыял ул безнең бүгенге халәт белән киләчәкне бәйләп торучы көч. Ул безне максатлар куярга һәм шул максатларны чынлык итү өчен хәрәкәтләнергә әйди. Һәм һәр хәрәкәт, һәр гамәл үз-үзеңә булган ышанычны арттыра. “Беренче карашка хыял гына булып тоелса да чынбарлыктан артык ерак түгел ләбаса бу!” – дип уйларга мәҗбүр итә. Һәм шушы ышаныч хәлиткеч адымнарга этәрә.

Позицияларны яуларга да, кире бирергә дә мөмкин. Хәтта фәләнешәр чакрымнарга чигенергә дә мөмкин. Бу әле җиңелү түгел. Бу бары тик чигенү генә.

Бүген бездә дә чигенүләр чоры. Бу чигенүгә командирларыбыз җаваплы. Ләкин гаепле түгел. Әгәр бүген “кайнар нокта” дип атала торган сугыш уртасында кайнаган егетләр белән аралашмаган малай булсам, мин чигенүне гаепләр дә идем. Әмма сугыштагы чигенүнең сәбәбе күп очракта курку(паника) белән генә бәйле түгел. Ул үз мөмкинлекләреңне чамалау һәм солдатларыңны мәгънәсез һаләкәттән саклау белән бәйле. Шуңа күрә мин бүгенге күренешкә бүтәнчәрәк бәя бирәм.

Чигенү – җиңелү түгел, ул җиңүне кичектерү генә.

Әгәр минем белән килешмисез икән, Чечняга күз салыгыз. Ул кискен адымга барды. Зур фаҗигаләргә юлыкты. Әмма үз дигәненә ирешә алмады. Һәм аңа кабат мантып китәр өчен, империя сәясәтенә каршы торырлык көч туплау өчен күп еллар кирәк булачак әле. Чечня урынында без дә булырга мөмкин идек.

Бездә әле чигенүләр чоры… Ләкин бу Россиядә империячеллеккә йөз тоту политикасы көчәю белән генә бәйле түгел. Татарга беркадәр ирек бирелде һәм ул моның белән файдаланырга өлгерде. Ә бу империяне куркыта.

Туксанынчы елларда яуланган күп үрләрне югалткан хәлдә дә без үз-үзебезне, рухыбызны югалтмаска тиешбез. Һәм ул югалмый да бугай әле. Мин Рәсәйнең күп шәһәрләрендә булам. Әмма урамнарда беркемнән кыенсынмыйча саф татар телендә сөйләшеп йөрүче яшьләр, үсмерләр бары тик Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә генә. Казанда, Чаллыда, Нижнекамскийда, Уфада, Стәрлетамакта… Бу – безнең киләчәк. Ул балалар да “Мин татар!”- дип кычкырып йөрми, башка милләтләрне кимсетми, алар бары тик үзләре булып кына кала. Һәм мин үземчә нәтиҗә ясыйм: “Без бар. Дәүләт законнары рәвешендәге позициялар бирелгән хәлдә дә, безнең рухи позицияларыбыз бирелми!”

Рухыбыз исән чакта без дә исән.

Ә исәннәрнең хәрәкәт итәргә, җиңүгә максат тотарга хакы бар.

Һәм мин үземчә кара исәп белән фикер йөртәм. Ярый, мәктәптән милли атрибутларны кисеп ташладылар, ди. Законнарны Россияныкы белән тәнгәл китерделәр, ди. Һәм башка этлекләр уйлап таптылар, ди. Ләкин малаеңны сөннәткә утыртудан тыйган кануннар юк бит әле. Һәм аңа бишек җырларын татарча җырлаудан да тыймыйлар. Һәм аны үз әдәбиятын, үз мәдәниятын, үз тарихын өйрәнүдән дә тыйган законнар юк. Татар баласы мескен булып үсәргә тиеш, дигәне дә юк. Хәтта мәҗбүри рәвештә чукындырылган татарлар да базга төшеп намаз укыганнар. Татарны тартарлыктан тыю кануны юк. Була да алмый, чөнки татар беркайчан да мескен халык булмаган, һәр чын татарның милли законы үзе белән.

Һәм безне бернинди Мәскәү политикасы да, бернинди күсәк тә бетерә алмый. Ул бераз чигенергә һәм аз гына ышыкланырга гына мәҗбүр итә ала. Татарны бары тик татар үзе генә бетерә ала – үз язмышына кул селтәү белән. Ләкин татар бер генә кешедән тормый. Безнең милләт вәкилләре арасында үз язмышына кул селтәүчеләр дә, халкына күсәк күтәрүчеләр дә аз булмаган. Хәйлә, мәкер белән аны тез чүктерергә маташучылар да булган. Ләкин татарның татарлыгын саклап калырга һәм аны заман таләпләренә җавап бирер дәрәҗәдә үстерергә теләүчеләр дә җитәрлек. Һәм шул шәхесләр безнең бөтенлегебезне саклап килә. Шундый шәхесләребез бар чагында, татарны хәтта татар үзе дә бетерә алмый.

Без шулар сафына басарга тиеш.

Мин хөкүмәт сәясәтен дә аз гына аңлыйм кебек. Безгә әле империя белән көч сынашырга иртәрәк. Без үз мәдәниятыбызны, милли кадрларыбызны үстерергә тиешбез. Без акыл ягыннан да, хис-тойгы ягыннан да, фәнни эшлеклелек ягыннан да туры басып сөйләшерлек булырга тиешбез. Һәм сәяси белем бирү үзәкләре дә булырга тиеш. Милли идеология булырга тиеш. Һәм аны тиешенчә эшләүдә халкыбызның ил агасы дәрәҗәсенә җиткән шәхесләре зур өлеш кертергә тиеш. Бу күренешнең рәсми төстә булуы да мөһим түгел, ул бары тик булсын гына, әмма халкыбызның югары акыллары дәрәҗәсендә, һәм бернинди мескенлексез эшкәртелгән булсын.

Һәм без һәр эшкә “Без булдырабыз!” дип тотынырга тиешбез. Бу ил башлыклары авызыннан ишетелгән өчен генә түгел. Бу безнең күңелебез авазы булырга тиеш. Чөнки тормыш сугыштагы кебек: яки без булдырабыз, яки безне булдыралар. Без булдырырга бурычлыбыз. Һәм иманым камил, булдырырбыз да.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.99MB | MySQL:64 | 2,099sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика