Ирекле кеше - Марат Кәбиров.
Караш

2. Иреклелек


Без ирек, азатлык турында гәп куертырга яратабыз. Ирекле булуны иң зур бәхеткә саныйбыз. Чынлап та кешелек тарихындагы зур вакыйгаларның күбесе ирек өчен көрәш белән бәйле. Колларның баш күтәрүе булсынмы ул, колониаль дәүләтләрнең азатлык даулавымы – без барсын да аңлыйбыз һәм иреккә омтылучыларны яклыйбыз. Хәтта гади бер төрмәдәге тоткынның азатлыкка омтылуында да батырлык галәмәтләре күрәбез.

Ләкин ирек тә, азатлык та юк. Колларның баш күтәрүе дә, тоткынның “азат тормыш”ка тартылуы да бары тик гаделлек яуларга тырышу, башкалар белән тигез хокукка ирешергә теләү генә. Иреккә омтылу ул бүтәннәр белән тиң булуга, бүтәннәр кебек булуга омтылу сыман килеп чыга.

Төрмәдәге тоткын, әлбәттә, ирекле түгел. Ул тиешле биләмәдән чыгып китә алмый, теләгән вакытында теләгән кешесе белән очраша алмый, теләгәндә ятып, теләгәндә тора алмый… Һәм тагын әллә күпме нәрсәләрне эшли алмый. Кыскасы, аның иреге төрмә режимы, үз тиңдәшләре арасында тоткан статусы һ. б. белән бәйле.

Төрмә сакчысы аңа караганда иреклерәк кебек. Ул үз өенә, гаиләсе янына кайтып куна… һәм… ял көннәрендә теләгән җиренә барып, теләгән кешесе белән күрешеп килә ала… һәм… озаграк уйласаң, тагын берничә өстенлек табарга мөмкиндер.

Әмма  төрмә сакчысы да ирекле түгел. Ул билгеле бер вакытка эшкә килергә, үзенә йөкләнгән вазыйфаларны башкарырга, махсус бүленгән вакытта ашарга, махсус тегелгән киемне кияргә һәм билгеләнгән вакытта кайтып китәргә тиеш. Икенче төрле әйтсәк, төрмә сакчысының иреге дә хезмәт кануннары, коллективтагы мөнәсәбәтләр һәм тагын әллә нәрсәләр белән чикләнгән.

Уйлап карасаң, тоткын белән төрмә сакчысы арасында аерма артык зур да түгел.
Нәрсә соң ул ирек?
“Теләгәнеңне эшли алу!” – дип җавап бирәчәкләр бер тавыштан.
Ә кем теләгәнен эшли ала?

Бу сорауга җаваплар төрле булыр. Әмма иң нык яңгыраганы: “Миллионерлар! Байлар!” – дип ишетелер кебек. Акча һәм матди байлык культы хөкем сөргән бу заманда шундый җавап гаҗәп түгелдер.

Әлбәттә, матди тотанаклыкка ирешкән кешеләрнең мөмкинлеге күбрәк. Алар теләгән җиренә барып ял итә, теләгән нәрсәсен сатып ала, теләгән кешесен теләгән җиргә “олактыра” ала. Шул ук вакытта алар да тулысынча ирекле түгел. Бер генә миллионер да теләгәнен эшли алмый.

Беренчедән, аның эшләү һәм яшәү тәртибе иктисад һәм сәясәт үзгәрешләре, тиешле даирәдә үз-үзеңне тоту таләпләре һәм тагын әллә күпме кануннар белән чикләнгән. Шуңа күрә, ул үзе теләгәнчә яши алмый, үзе теләгәнчә яшәсә — мөлкәте җилгә очачак. Ул миллионнары теләгәнчә яши.

Икенчедән, байлар өчен дә кешелеклелек хисе ят була алмый. Аларның да бик якын кешеләре бар. Һәм алар шундый якыннарының авырмыйча, мәңге яшәүләрен теләрләр иде. Әлбәттә, үзләре турында да кайгыртмый калмаслар иде. Әмма бер генә миллионерның да үлмичә, һичьюгы картаймыйча калганы юк.

Димәк, матди байлык диңгезендә йөзүчеләр дә теләгәнен эшли алмый. Икенче төрле әйткәндә, алар да ирекле түгел.
Бәлки, патшалар (президентлар) ирекледер?
Әлбәттә! Тоташ дәүләтне кулда тотып, байлык һәм властька күмелеп яшәгән кешеләр ирекле булмый кем булсын!

Әмма аларның мөмкинлеге дә илдәге кануннар, үзләрен уратып алган даирәдәге мөнәсәбәтләр, тирә-яктагы илләрнең хәрби көчләре, иктисади мөмкинлекләре белән чикләнгән. Һәм алар да күп очракта үзләре теләгәнне түгел, ә үзләреннән таләп ителгәнне эшләргә мәҗбүр.

Гаепләп әйтүем түгел, авыр туфрагы җиңел булсын, Ельцин бабайны хәтерлисездер әле. Ил башлыкларының иңенә төшкән ирексезлек анда ачык чагыла иде. Теләсә-нинди көтүчене ал, махмырдан, яки кырын салган килеш булса, агач төбенә бара да ята. Рәхәтләнеп йоклый. Ә ил башлыгы алай итә алмый. Нинди халәттә булса да ул билгеләнгән җиргә барып, тиешле эшне эшләргә мәҗбүр. Хәтта самолет көпчәкләрен чылата-чылата булса да…

Мин инде үзеннән чак кына югарырак утырган җитәкчеләр алдында, табан асларын ялардай булып, өлтерәп торган вак-төяк түрәләрне, бизнесменнарны телгә дә алып тормыйм.
Шулай булгач, кем ирекле соң бу дөньяда?
Беркем дә.
Җир йөзендә ирекле кеше юк. Ирек үзе дә юк.

Адәм баласының яшәү рәвеше (шартлы рәвештә, әлбәттә) пирамиданы хәтерләтә. Тормышның төбендә — күпчелек халык. “Түбән катлам” дип атыйсыңмы аны, “тормышның нигезе” дипме – аермасыз. Алардан югарырак тагын бер катлам. Ә алар өстендә — тагын… Катламнар югарырак менгән саен, андагы кешеләр саны азая бара. Әмма ул кешеләрнең өстенлекләре, мөмкинлекләре зуррак. Шуңа күрә, “түбән катлам” кешесе өчен “югары катлам”нар иреклерәк (ни теләсә, шуны эшли ала) булып тоела.

Иреккә омтылу – ул үзеңнән бер, яки берничә баскычка югарырак торган кавемгә тигезләшергә, ул файдаланган мөмкинлекләр белән файдаланырга тырышу. Ләкин мөмкинлекләрне яулау да, кулда тоту да авыр нәрсә. Моның өчен көч тә, акыл да, кыскасы, асыл сыйфатларның барсы да кирәк. Шуңа күрә, пирамиданың иң очында бернинди патша да, чурт та түгел, ә Ходай Тәгалә үзе, дөньяны бар итүче, тора. Чөнки бары тик ул гына нәрсә теләсә шуны эшли ала, димәк, ул гына ирекле.
Шушыны исәпкә алсаң, иреккә омтылу – аллага тиңләшергә маташу сыманрак килеп чыга.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.97MB | MySQL:64 | 5,388sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика