Әдәбият һәм милләт
Караш

2. Табыш алу теләге


Мин кайчагында болай шаяртырга яратам. Теләсә нинди автобуска кереп утырам да акча өмет итеп яныма килеп баскан кондукторга ялына башлыйм:

— Менә шундый хәл, апа… Акчам юк, зинһар өчен бер-ике тукталыш кына барыйм инде.

Кондуктор, ул гадәттә татар кешесе була, бу сүзне ишетү белән үзгәреп китә:

— Ничек юк?!. Алайса, җәяү барыгыз.

Мин ялынам, ул карыша. Һәм автобусны туктата.

— Акчагыз юк икән, җәяү барырга туры киләчәк. Төшегез!

Мин төшмим. Бик ашыгыч икәнен аңлатырга тырышып карыйм. Төрле сәбәпләр тапкан булам. Әмма кондукторның ихтыярын берничек тә җимерерлек түгел. Ә бераздан пассажирлар да аңа кушыла:

— Сезгә әйтәләр бит… Төшегез тиз генә! Тоткарламагыз!

Мин ашыкмыйм:

— Туктагыз әле. Миңа чынлап та тиз барып җитәргә кирәк. Бәлки, берәрегез ярдәм итәр, ә? Кыйбат та түгел бит… Телефоныгызга булса да салыр идем…

Мондый көтелмәгән хәлдән пассажирларның күзе маңгаена менә:

— Нахал!

— Әзмәвердәй гәүдәсе белән акча теләнә!..

— Милиция чакыртырга кирәк…

Шуңа охшашрак сүзләр яңгырый. Әмма беркем дә ярдәм итү турында уйлап карамый. Кондуктор инде үзен яклаган төркем алдында батыраеп, мине төрткәли башлый:

— Чыгыгыз, чык!

Мин кайчагында чыгып китәм, кайчагында тиешле хакны түлим, ә кайвакыт юри биш меңлек купюра тоттырам. Гадәттә кондукторларның аны ваклардай акчасы табылмый. Ләкин эш анда түгел. Шушы автобусларда барган утыз-кырык кеше арасында мохтаҗлыкка дучар булган адәмгә унсигез сум әҗәткә бирерлек бер генә кеше дә булмый. Гадәттә, шулай. Кызыкмы?..

Шаярганда, әлбәттә, кызык. Әмма чынлап та шундый аяныч хәлгә төшсәң, аз гына башкачарактыр. Бу – халыкның миһырбансызлыгы, изгелектән куркуы булып тоеладыр.

Заманасы шундый…

Бүгенге кешенең хыялы да максаты да бер нәрсәгә юнәлтелгән — һәр гамәлдән җитди табыш алырга тырышу, матди тотанаклылыкка ирешү. Безнең белән шушы теләк идарә итә. Социализм җимерелгәннән алып без инде җәмгыятькә файда китерү өчен эшләмибез. Без акча алу өчен эшлибез. Кешенең азатлыгы, җәмгыятьтәге статусы кесә калынлыгы белән бәяләнә.

Без алган акчабызның куанычын күрергә омтылабыз. Супермаркет, гипермаркет, шопинг һ.б. дип аталган кибетләргә керәбез.

Ә кибетләр бүген гөрләп тора! Ни генә юк! Санап бетергесез. Керсәң, әйләнеп чыкмалы да түгел. Һәм мөләем йөзле сатучылар бер алдыңа, бер артыңа төшеп өлтерәп тора. Ягымлы, якты елмаялар. Кызыксынган нәрсәңне җентекләп аңлатып бирәләр. Алар белән аралашканда син үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, кемгәдер кирәклегеңне аңлыйсың. Үз-үзеңә ышанычың арта, абруең күтәрелә.

Ялгызлыкка дучар булганнарның кибетләрдә йөрергә яратуына да шушы күренеш сәбәпчедер әле. Соңгы вакытта массовый авыруларның берсенә әйләнеп барган шопоманиянең нигезендә дә шушы хәл ятадыр. Һәркем үзе турында фәкать үзе кайгыртырга тиеш, дигән принцип буенча яшәгән җәмгыятьтә кеше аралашуга, кешелеклелеккә мохтаҗ. Һәркем фәкать үз-үзе белән генә мәшгуль булганлыктан, ул моны башкалардан таба алмый. Әйтик, синең эчең пошып тора, ахирәтең белән сөйләшәсең килә. Ә ахирәтеңнең бүген вакыты юк, мөһим бизнес-очрашуга барасы бар, шуның өчен баласын да бер карчыкка калдырып торган…

Һәм ясалма җылылык эзләп кибеткә китәргә мәҗбүр буласың. Теләгән нәрсәңне сатып аласың. Рәхәтләнеп аралашасың. Кеше психологиясе буенча җитди курслар узган менеджерлар хәтта теләмәгән нәрсәңне дә сатып алырга мәҗбүр итә. Һәм рәхмәт укый-укый кесәңне бушатасың. Булсын, әйдә! Аның каравы, күңелеңдәге бушлык онытылып тора.

Шул рәвешле кибет киштәләрен басып алган ризык-полуфабрикатлар янына ясалма хисләр, ясалма елмаюлар шикелле рухи полуфабрикатлар да өстәлә. Рухи полуфабрикатлар, яки ясалма мөнәсәбәтләр, эшлекле сөйләшүләр вакытында да, хәтта дустанә мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Мин сиңа нәрсәдер эшли алам икән, син миңа елмаеп карыйсың, ягымлы сөйләшәсең. Син кирәкле кеше булсаң, мин елмаям. Елмаешулар озакка сузылса, бер-беребезгә озак вакытка кирәк булсак, моны дуслык дип атыйбыз. Мондый “дуслык”та, әлбәттә, хисләргә урын юк, барсы да исәп-хисап буенча. Һәм кайсыдыр якның статусы үзгәрү белән ул юкка чыга.

Ясалма мөнәсәбәтләр, әлбәттә, бер бүген генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Алар кешенең эгоизмына бәйле һәм тарихы да кешелек тарихы белән үлчәнә. Бу мөнәсәбәтләрне өйрәнүче һәм камилләштерүче һөнәр дә бар – дипломатия. Ләкин ясалмалыкның тәхеткә менүе, массовый төс алуы ирекле базар мөнәсәбәтләреннән аерылгысыз. Әгәр кеше бер-берсендә акча эшли икән, ул берничек тә ихлас була алмый.

Әйтик, син миңа сөт сатасың. Һәм ихлас күңелдән сыерыңның чирле икәнен сөйләп бирәсең. Мин ул сөтне сатып аламмы? Юк, әлбәттә. Акча санаган җиремнән кәшилүгемне ябып, кире салып куям. “Үзең эч ул сөтеңне” кебегрәк кимсетү сүзе дә ычкынырга мөмкин әле. Мин ихласлыгыңны бәяли алмыйм. Чөнки миңа хисләрең түгел, ә сөт кирәк. Бу очракта синең ихлас җанлы булуың сантыйлыкка тиң. Шул рәвешле авызың пешкәч, сиңа да акыл керә. Башка сатып алучы янында артыгын ычкындырмыйсың инде. Ясалма ихласлык белән мактый-мактый чирле сыерыңның сөтен аңа сатып җибәрәсең. Татлы сүзләреңә күңеле булып ул өенә кайтып китә. Һәм сөт тә татлы булып тоела. Бәхет өчен күп кирәкми…

Бүгенге кибетләрнең барсы да диярлек нәкъ менә шушы принцип буенча эшли. Моны сатучылык белән шөгыльләнгән танышларымның сүзләренә нигезләнеп әйтәм. Кайсы кибет турында сүз баруы кирәкми. Казанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә бер үк хәлдер. Һәм ул сатучыларның исем-аты да мөһим түгел. Мин түбәндә чама белән тәңгәл килгән күренешләрне генә алам.

“Көннеке көнгә сатылып бетми ул. Срогы бер атнадан артмаган ризыкның да айлар буе ятканы була. Ләкин аны сатып җибәрергә кирәк. Шунсыз керем юк. Хәтта мәсәреп, җепселләнә башлаган колбасаларны да “коткарырга” туры килә. Кайсын марганцовкалап эшкәртәсең, кайсын аяк астында яткан идән чүпрәге белән генә сыйпаштырып куясың.

Ачык килеш озак ятса, төссезләнә торган колбасалар бар. Аның кызара башлаган җирен юка гына итеп кисеп алабыз да чүпрәк белән яхшылап сөртеп, матурлап төреп куябыз. Өр-яңага охшап кала. Һәм аңа оператор кыз бүгенге дата язылган кәгазь беркетә. Сатып алучы бит сантый түгел, ул ризыкның кайчан чыгуына игътибар итә. Ә монда бернинди дә шик юк. Бүгенге.

Кире китерүчеләр дә булгалый. Өченче көн алганнарын да тотып киләләр. Берни эшләп булмый. Тавыш-тынсыз гына алып каласың да икенче кешегә очыртасың. Шикле товарны, нигездә, исерекләргә тоттырып җибәрәбез. Андыйлар тәм аерып тормый бит. Аннан соң, кире килүләре дә икеле. Килгән очракта да каты сөйләшергә мөмкин. Читтән килгәнлеге аерма-ачык күренеп торучыларга да биргәләгән бар…”

“Гади кеше психологиясе нинди? Сез кибет киштәсенә киләсез, һәм кирәкле нәрсәнең, әйтик, сырның кулыгызга беренче эләккәнен алып кәрзингә саласыз да ары китәсез. Азык-төлекне киштәгә куйганда нәкъ менә шушы күренеш исәпкә алына да инде. Товарны искерәген кешенең кулы тәңгәленә, алырга җайлы урынга куябыз. Ә бүген китерелгәннәр арткарак, яки югарыгарак куела. Ни өчен икәнлеге аңлашыладыр? Бүгенге товарны әле иртәгә дә сатырга мөмкин. Ә срогы чыкса, аны ташларга, яки яңадан эшкәртергә туры киләчәк.”

Ирекле базар шартларында, табыш алу максаты белән яшәгән җәмгыятьтә сатучыларны гаепләп тә булмый кебек. Кибет хуҗасы вакытында сатылып бетмәгән һәр товарны ташлап барса, икенче көнгә үк көймәсе комга терәләчәк. Аңа ялланган сатучы, әйтик шул ук срогы чыккан колбасаны, сатып җибәрә алмаса, аның акчасы киселәчәк, яки булдыксызлыгы өчен эштән куачаклар. Ә аның балалары бар.

Әмма беркемне гаепләмәгән хәлдә дә сезнең сасыган колбаса сатып аласыгыз килмидер. Минем – юк.

Мондый кибетләрдә сатучылар еш алышынып тора икән. Һәм аларның эштән китүенә хезмәт шартларының авырлыгы һәм зарплата азлыгыннан бигрәк, үзен адәм алдаучы итеп тою сәбәпче. Китәр урыны булмаганнар сыкрана-сыкрана эшләргә мәҗбүр.

Шул рәвешле ирекле базар шартлары һәр кешене дилемма алдына китереп тери: яки акча, яки рухият. Һәм мәсьәлә күп очракта акча файдасына хәл ителә. Чөнки кешенең азатлыгы, җәмгыятьтәге статусы кесә калынлыгы белән бәяләнә. Икенче төрле әйтсәк, ирекле базар шартларында сатмый һәм сатылмый торган адәм юк. Була да алмый.

“Мондый хәлләр бары тик безнең “кыргый капитализмда” гына… Вәт, чит илләрдә!..”- дип каршы килүчеләр дә очрар. Бәхәсләшмим. Алга киткән илләрдә бер-береңнән табыш алу механизмы сыгылмалырак, нәзакәтлерәк эшләнгәндер. Бездәге кебек үк тупас түгелдер. Ләкин ул шул ук принцип буенча эшли. “Бер-береңнән табыш алу” дигән нәрсәне кешенең эгоизмы “бер-береңне алдау” дәрәҗәсенә төшерә. Ә алдашу һәрвакыт шәхестә күңел каршылыгы, эчке конфликт, тудыра. Алдаучыда да, алданучыда да.

Капитализмны җимерүгә сәләтле кодрәт нәкъ менә шушы конфликт эчендә.

2. Табыш алу теләге: 1 комментарий

  1. Дин һәм мәдәният-сәнгатьне кирәкле биеклеккә күтәрмичә берни үзгәрмәячәк.Финнар безнең өчен хоккей уйнаячак, башкасына кытайлылар бар. Алар безгә демография буенча да ярдәмгә килергә күп сорамас.

Комментарии запрещены.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23MB | MySQL:66 | 1,989sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика