Сугыш фәлсәфәсе
Караш

20 тиен


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Без бәләкәй чакта, район үзәгенә барсаң, урамда малайлар егерме тиен сорап бәйләнәләр иде. Бирсәң, тыныч кына җибәрәләр. Бирмәсәң, тукмап ташларга да мөмкиннәр. Кемдер бирә. Үзен яхшырак хис иткән кеше бирми. Сугыш китә.
Сугыш беркемгә дә кирәкми. Акча сорап бәйләнүчегә барсы да тыныч юл белән хәл ителүе яхшы. Хәтта почмак артында берничә әшнәсе көтеп торса да, теге малайны җиңәчәкләренә тулы ышаныч булса да. Таныш түгел кеше белән сугышу бик җиңел түгел, аның кем икәнен белмисең ич, бәлки, бик оста сугышчыдыр. Алай булмаган очракта, чирле булуы, бер сугу белән авып китүе бар. Кычкырырга, ярдәмгә чакырырга, аяк астында яткан берәр таяк, яки таш кисәге алып бәрергә мөмкин. Таныш түгел кешедән нәрсә көтәргә дә белеп булмый. Узгынчылар күреп ярдәмгә ташланырга мөмкин. Ярдәм итмәсәләр дә танып калып, әләкләшүләре бар. Милиция килеп чыкса бөтенләй хәл мөшкел.
Урам малайлары бәйләнгән теге малайга да сугыш кирәкми. Үз уйларын уйлый-уйлый тыныч кына узып китүгә ни җитәр иде дә бит… Ә монда… Бәйләнүче малай бик әрсез кыланса да күрер күзгә әлләни түгел. Җаен туры китереп яхшы гына бер тартсаң, шундук кәкрәеп төшәргә мөмкин. Әмма… Могаен, ялгызы гына түгелдер. мондый малайларның, гадәттә, әшнәләре килеп чыгучан була. Өелешеп кыйнап ташлыйлар да милиция-фәләнгә эләксәләр:”Менә дустыбызга акча сорап бәйләнгән, кыйнап маташа иде, без дусны гына яклаштык. ” – дип такылдап торалар. Хәтта дуслары килеп чыкмаса да, бу әрсезнең арт сабагын укытсаң да… Бер-бер хәл булса, аның акча сорап юл басканын, үзе башлап бәйләнгәнен ничек исбатлыйсың?
Беркемгә дә сугыш кирәк түгел. Егерме тиен кирәк. Ә үзен яклаган малайга акча гына түгел, үз абруен саклап калу да кирәк. Бер мәртәбә иманнарын укытса, аңа кабат бәйләнүче булмаячак. Ә бер тапкыр бирсә, очраган саен сорап йөдәтәчәкләр. Шул рәвешле урамдагы сугышларның сәбәбе акча һәм буйсыну-буйсындыру мәсьәләсе булып чыга.
Гади инде барсы да. Юлыңны баскан кеше синнән егерме тиен алырга тели. Ә син бирергә теләмисең. Гап-гади фикер каршылыгы бит инде бу. Аның үсеш рәвеше дә гади генә: фикер каршылыгы, сүзгә килешү, талашу, сугышу. Сугыш – фикерләр туры килмәүнең иң югары ноктасы.
Ил-дәүләтләр арасындагы сугышның да нигезендә шушы ук нәрсәләр ята ич. Кайсыдыр дәүләт икенче бер дәүләтнең “егерме тиенен” кулга төшерергә тели. Ә тегесе моңа риза түгел. Сөйләшүләр, янаулар, куркытулар да файда бирмәгәч, сугыш башлана.
Бер яклап карасаң, сугыш башлаучыны да гаепләп булмый. Хәтерегездә булса, адәм баласын кечкенәдән үк авырлыклар алдында бирешмәскә, юлда торган киртәләрне җиңеп үтәргә өйрәтәләр ич. Һәм үз проблемаларын үзе җиңеп чыга алган кешене һәрвакыт мактыйлар: “Маладис, максатына иреште,” – диләр.
Менә сез кечкенә улыгызны кибеткә, бер буханка икмәк алырга җибәрдегез, ди. Ә кибет янында аннан ике-өч яшькә өлкәнрәк малай кызык итәргә тели: “Кибеткә кереп тә торма, икмәк саттырмыйм мин сиңа” – ди. Шунда сезнең улыгыз: “Ярый инде алай булгач, син саттырмагач кереп тормыйм инде,” – дип кире борылса, сез аны мактамыйсыз, шулай бит. Ә ул бернигә дә карамыйча, хәтта юлына аркылы төшкән теге малайны бәреп кереп китсә, горурлыгыгыз чәчәк ата. Әһә, ныклыгы бар баланың, максатчан булып үсә, дип сөенәсез. Максатчан кеше һәрвакыт почетта.
Сугыш ачу да максатка ирешүнең бер юлы ич инде. Проблемаларны хәл итү ысулы. Әгәр дә күршесенең байлыгына кызыккан дәүләт: “ярый инде алай булгач, син рөхсәт итмәгәч, тимим инде,” – дип үз максатыннан кире кайтса, бернинди сугыш та булмас иде. Ләкин… Кешелек үз балаларына яхшы тәрбия биргән, аларны нигездә максатчан шәхес итеп үстергән. Шуңа күрә, адәмият тарихы шыр сугыштан гына тора.
Борынгы кабиләләрдә әле зомбига әйләндерүче радио-телевидение дә, сантыйландыручы башка нәрсәләр дә, бер-береңнән көнләшер өчен затлы машина да, котеджлар да, хәтта егерме тиен акча да булмаган. Тик алар урман эчендә табигатьнең хозурлыгына сокланып, җиләк җыеп, гөмбә кыздырып, тук корсакларын кояшта ялтыратып ял итеп кенә ятасы урында үзара сугышып, җан кыеп гомер уздырган. Я балык яхшы эләгә торган күл өчен, я гөмбә күп үсә торган урын өчен, я ялтыравыклы бака кабырчыгы өчен сугышканнар. Һич югында хатын-кыз дип тавыш чыгарганнар. Сәбәп табылып кына торган. Һәм борыңгы адәм балалары әле үзләре һөҗүм итеп, әле дошман яуын кире кагып бер тынгылык күрми гомер иткән. Шуңа күрә, чукмар, яки сөңгеләрен беркайчан да кулдан төшермәгәннәр. Монда инде «сугыш башланды» дигән төшенчә юк, алар сугыш эчендә яшәгән. Сугыш – тормышның бер өлеше булган.
Кешенең нәрсәсендер талап алу – мактаулы гамәл түгел. Әгәр син урамда ун-унбиш бабайны кыйнап барлык акчаларын талап аласың икән, моннан да начаррак күренеш юк. Хәтта син моны үз проблемаларыңны хәл итү, матди тормышыңны беркадәр җайга салу өчен эшләсәң дә. Ләкин син дәүләт башлыгы булып, хәлсезләнгән ун-унбиш илнең бөтен халкын кырып, җирен талап аласың икән, исемең тарихта кала. “Бөек полководец”, “император” һ.б. исемнәр белән атап: “Ул бик эшлекле шәхес булган, дәүләтебез чикләрен киңәйткән, ерактагы бай илләр белән сәүдә итәргә мөмкинлекләр тудырган, һ.б.,һ.б.” – дип зурлап сөйләячәкләр. Бер карасаң, ике гамәл арасында әлләни аерма да юк шикелле.
Ә бәлки бардыр. Чөнки Чыңгызханны да, Атилланы да, һ.б. да прогресска юл ачучы буларак телгә алалар. Бәлки, бу дөрестер. Башка ил-халыкларны яулап алу өчен үз дәүләтеңнең ныклы булуы да кирәк бит әле. Гомумән, һәр сугышта яңарак, алдынгырак карашлы дәүләт җиңеп чыга. Берсен-берсе талап гомер сөргән тәкәббер урыс кенәзләрен Алтын Урда яулап ала. Бабалары төзеп биргән дәүләттә бернинди алгарышка омтылмыйча кәеф-сафа корып, үзара гаугалашып яткан татар ханнарын урыс кенәзе буйсындыра… Ярты Европаны яулап алудан күзе тонган, җиңүләрдән башы әйләнгән Гитлер нацистларын бөтенләй башкача фикерли торган СССР сугышчылары акылга утырта. Ата-бабалары җиңүеннән рухланып, үз бөеклегеннән оеп барган Совет державасы операция өстәлендә уянып китә. Әгъзаларын запчастька сатып ятканда… Монсы инде бөтенләй яңача, зур сугышларсыз гына яулау рәвеше. Атом бомбасыннан да хәтәррәк акыл бомбасы белән.
Без инде бик цивилизацияле җәмгыятьтә яшибез дип уйлыйбыз. Ә тарихка күз салсагыз, дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәте сезгә бернәрсәне дә хәтерләтмиме? Миңа алар джунгли кануннары буенча яшәгән кебек тоела. Берәрсе аз гына хәлсезләнде, яисә уяулыгын җуйдымы – шундук икенчесе аны корбан итәргә әзер тора. Монда бернинди әхлак та, рухият та юк, барсы да табигый, ерткычлар дөньясындагы кебек. Кем яшьрәк, көчлерәк, усалрак, зирәгрәк, мәкерлерәк – шул җиңеп чыга. Һәм үзенең яшәү рәвешен башкаларга да тага. Һәм шуны «прогресс» дип атый.
Сугыш фәлсәфәләре дә бик күп төрле. Дин белән бәйләнгәннәре дә, синфый, милли каршылыктан килеп чыкканнары да, башкасы да җитәрлек. Адәм акылы камилләшкән саен сугыш фәлсәфәсе дә күбәя, төрлеләнә бара.
Чыңгызхан үзе белән орышкан гаскәрләрне тулысынча юк итми туктамаса да яулап алынган, баш игән халыкларга тими, аны үз дәүләтенең бер өлеше итеп карый. Үз телләрен, йолаларын, диннәрен саклауга һәм үстерүгә тулы ирек бирә. Икенче төрле әйтсәк, аның максаты дәүләтләрне буйсындыру гына була. Ә халыкларны юк итү түгел. Күп сугышларның нигезендә шушы нәрсә ята.
1832 елда прус офицеры Карла фон Клаузевицның “Сугыш турында” (Vom Krieg) дигән хезмәте дөнья күрә. Монда ул “интеграль сугыш” теориясен тәкъдим итә. Дошман гаскәрен тар-мар итү, аны буйсындыру гына түгел, ә җиңелгән дәүләт халкын милләт буларак тулысынча юкка чыгару – бу теориянең нигезе. Аны немецлар Беренче бөтендөнья сугышында да кулланырга омтыла, ә инде Икенче бөтендөнья сугышы – Клаузевиц идеяларын тормышка ашыруның иң югары ноктасы дияргә мөмкин.
Америка Японияның хәрби хәрәкәт белән берничек тә бәйләнмәгән ике тыныч шәһәренә атом бомбасы ташлый. Беренче карашка бик мәгънәсез булып тоелса да моның үзенчә максаты бар – моңарчы күрелмәгән һәм беркемдә дә булмаган дәһшәтле корал белән бөтен дәүләтләрне куркыту, дөньяда кем хуҗа икәнен ассызыклау һәм башка илләргә иктисади, сәяси басым ясау өчен яхшы җирлек әзерләү.
Соңгы чорда хәтта рәсми авызлардан да “мәгълумәти сугыш”, “психологик сугыш” дигән сүзләр еш ишетелә. Моны сугышның өр-яңа фәлсәфәсе итеп тә карарга мөмкин. Һәм бу очракта бик күп гадәти төшенчәләр үз асылын югалта. Әйтик, мәгълумәти сугышта «яу кыры» да, «хәрби берәмек» тә, «ут ноктасы» да, шуңа охшаш башка нәрсәләр дә була алмый. Бу фәлсәфә бөтен реаль һәм виртуаль дөньяны – “яу кыры”на, бөтен мәгълумәт чараларын «сугыш коралы»на әйләндерергә сәләтле. Прогресс! Тагын ни әйтәсең… Монда инде чукмар-сөңге, яки автомат-пистолет тотып йөрү дә кирәк булмый. «Сугыш башланды» дигән төшенчә дә юк. Хәтта бер-береңә бәйләнер өчен егерме тиен сорау да кирәк түгел. Сугыш эчендә яшисең, сугыш – тормышыңның бер өлеше дигән сүз. Нәкъ борынгы кабиләләр кебек.
Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика