Әдәбият һәм милләт
Караш

4. Татар китап укый…


Әгәр халыкны юк итәргә теләсәң, иң беренче аның әдәбиятын үтерергә кирәк. Чөнки милләтне милләт итеп тотучы төп нәрсә — аның мәдәнияты. Ә мәдәниятның нигезе — әдәбият. Моны күрү өчен гади генә бер нәрсәгә игътибар итү дә җитә: театрның нигезендә — драматургия, җырның нигезендә — шигърият, кинофильм нигезендә проза әсәрләре ята.

Милләтне үстерү мәйданнардан да, власть коридорларыннан да түгел, ә йокы бүлмәсеннән башлана. Бала тибрәткәндә җырланган бишек җырлары, йоклатканда сөйләгән әкиятләр белән. Әдәбият белән башлана.

Һәртөрле әңгәмәләрдә өлкән буын язучыларының “халык хәзер китап укымый” дип борчылуын еш ишетергә туры килә. Мин бу сүзләргә бераз шикләнебрәк карыйм. Бер Казанда гына ничәмә ничә китап кибете бар! Сәүдәгәрләр сантый халык түгел, әгәр китап укучылар булмаса, мондый кибетләр барлыкка килмәс иде, дим.

Ә өлкән әдипләребезнең борчылуы чынлап та урынлы. Кибет киштәләрендә моннан бишәр-унар ел элек дөнья күргән китаплар да җитәрлек икән. Югыйсә, бөтенләй адәм укымаслык әсәрләр дә түгел үзләре. Бик талантлы язылганнары бар. Тик менә ни өчендер кибет киштәсеннән ерак китә алмаганнар.

Без адым саен диярлек:”Җиде миллион татар бар! Без сан буенча Россиядә икенче урында торабыз!” – дип мактанырга яратабыз. Бу чынлап та шулай. Җиде миллион татар бар. Ә китапларыбыз ике мең тираж белән генә чыга.

Халыкның сәләмәтлеген аның әдәбияты билгели. Игътибар итсәгез, бәхетле халыкның язучылары гына бәхетле була: аларның әсәрләре йөзәрләгән телләргә тәрҗемә ителеп бөтен дөньяга тарала, китаплары миллионлаган тиражлар белән чыга һәм үзләре дә абруйлы кешеләр булып яши. Әгәр дөньядагы иң данлыклы, иң бай язучыларны барлап чыксаң, аларның барсы да аягында нык басып торучы сәләмәт милләт вәкилләре икәнен күрәсең. Ә мескенлеккә төшкән халыкларның талантлы язучылары да кадерсез була. Дөресрәге, талантлы әдипләренең кадерен белмәгән милләт бер кайчан да мескенлектән чыга алмый. Чөнки ул әдәбиятка иярергә теләмичә, сукырлар адымы белән атлый — аңа юлындагы куркыныч урыннарны, кискен борылмаларны күрергә ярдәм итүче юк. Бу коры сүзләр түгел. Әгәр тарихка күз салсагыз, империяләрнең җимерелүе әдәбиятны эзәрлекләүдән, яки инкарь итүдән башланганын күрерсез.

Тагын бер кызык күренеш. Кибет киштәсендә йөз илле сумлык китап күргән татар кешесе язучыны каргап сукрана-сукрана ары китә: “Шул тиклем кыйбат хакка сата! Алмыйм, үзе алсын… Үзе укысын… Комагай!.” Йөз илле-ике йөз сум торган китап безнең укучы өчен бик тә кыйбат булып тоела. Шул бәягә китап сатып алырга аның “акчасы юк”.

Һәм шул ук татар кешесе (!) шул ук кибеттә (!) шул ук урыс, яки чит ил язучысының китабын икеләтә кыйммәт хакка ала. Һәм беркемне дә каргамый, сукранмый, сүгенми. Шулай тиеш дип кабул итә.

Бу күренешне күзәткәндә, ирексездән, билгеле тәгъбирне кабатларга мәҗбүр буласың: “Без читләргә ыштаныбызны салып та бирергә әзер…” Чынлап та шундый без. Һәм шушы урында:”Татар кешесе үз милләтен хөрмәт итми, чит-ятларга табына. Татар юньсез халык…” – һәм тагын әллә нәрсәләр дип, ачуыңны басарга мөмкин. Тик болай сүгенү дөрес булмаячак. Чөнки монда татар кешесенең бер гаебе дә юк.

Россия телевидениесенең әле бер, әле икенче каналында торым-торымга язучылар, нәширләр белән очрашулар булып тора. Теге яки бу язучының китапларына турыдан-туры реклама да күрергә мөмкин аларда. Нинди дә булса роман буенча төшерелгән фильмнар бөтен ил буйлап шау-гөр килә. Шул ук Сергей Лукъяненко романнары буенча эшләнгән исәпсез-сансыз “дозор”ларны гына искә төшерик. Радионы ачсаң, ниндидер рус язучысының әсәрен укыйлар. “Аудиокитап” дип аталган нәрсә безнең колакка сәер яңгырый, ә бездә урыс һәм чит ил язучыларының әсәрләре, инде ун елга якын, аудиокитап рәвешендә сатыла. Кыскасы, урыс язучыларының әсәрләре һәрвакыт халыкның игътибар үзәгендә. Моңа әле кайбер нәшриятларның үз авторларына исем ясау өчен (һәртөрле пиар-акцияләр, реклама) дүртәр миллион доллар акча сарыф итүен дә өстәргә мөмкин. Икенче төрле әйтсәк, урыс әдәбиятын пропагандалау бөтен Россия буенча(!) бар көченә(!) дәвам итә.

Ә бездә хәлләр ничек?

Татар язучыларының әсәрләре буенча нинди кинофильмнар төшерелгән һәм алар кайсы кинотеатрларда бара? Телевидение экранында соңгы тапкыр кайсы язучы белән әдәбият турында кызыклы әңгәмә булды? Татар телендәге радиоканалларда укылган хикәяләрнең кайсы сезгә аеруча нык ошады? Сез үткән атнада кайсы татар язучысының нинди аудиокитабын сатып алырга акча жәлләдегез?

Менә шуларны уйласаң, татар язучысының китабын алырга акча кызганып, урыс яки чит ил авторын икеләтә кыйбатрак хакка сатып алган укучыны гаепләргә бернинди дә урын калмый. Ләкин мәсьәлә моның белән генә дә бетми әле. Китап кибетләренә кергәч, сезнең урыс телендәге басмаларның күплегенә генә түгел, ә формасы һәм эчтәлеге ягыннан да төрлелегенә игътибар иткәнегез бардыр. Бер киштәдә — юмор, берсендә — фантастика, икенчесендә — детектив, өченчесендә — мәхәббәт романы, дүртенчесендә — популяр психология… Санап бетергесез… Кеше нәрсә тели, шуны сатып ала. Аларда сайлау мөмкинлеге бар.

Ә бездә ничек?

Сез нинди татар фантастының әсәрләрен аеруча ныграк яратасыз? Детектив язучылардан кемнәрнең китабын укыйсыз? Кайсы язучыны иң популяр horror остасы дип атар идегез? Философия, психология, медицина буенча язылган татар китапларының кайсы иң уңышлысы? Сораулар күп…

Ә бездә дә менә дигән фантастик әсәрләр язучылар бар, детектив осталары… Ә мәхәббәт романы турында әйтеп тә торасы түгел. Безнең әдәбиятка күз салсаң, дөньяда татардан да мәхәббәтлерәк халык юк икән, дип уйларга мөмкин. Әмма кибет киштәләрендә син боларның берсен дә күрмәссең. Татар әдәбиятын жанрларга бүлеп карау гадәте юк. Бүленсә дә ул өч кенә төргә бүленә: шигърият, проза, драматургия.

Һәм без бүген зур горурлык белән әйтә алабыз: “Татар язучылары, дөнья әдәбиятыннан аермалы буларак, фантастика, детектив ише язмалар белән вакланмый. Алар бары тик классик әсәрләр генә иҗат итә!” -).

Бу, әлбәттә, шаярырга тырышу гына. Детектив һәм фантастиканы әдәбиятка санамаган дәверләр дә булган. Хәзер исә популяр әдәбият белән интеллектуаль әдәбият чикләре җуелуга табан бара. Бүгенге идеаль укучы – үзаллы фикер йөртә белүче, гыйлемле һәм акыллы кеше. Аны арзанлы детективлар белән генә алдау авыр. Шуңа күрә, бу жанр акырынлап кына үзгәрә бара, аңа классик әдәбият алымнары кушыла. (Бу күренеш Чыңгыз Абдулаев әсәрләрендә ачыграк күзгә ташлана). Үз чиратында интеллектуаль әдәбият та укучыдан ерагаюдан туктап, аңлаешлырак, маҗаралырак, мавыктыргычрак була бара. Моның типик мисалы – Умберто Эконың “Имя розы” романы.

Дөнья әдәбияты шундый юнәлеш алганда, безнең язучылардан да отышлырак хәлдә калучыларны табу читен. Беренчедән, бездә “арзанлы” ( вакыт үткәрү өчен язылган китаплар) бөтенләй юк диярлек. Детектив һәм фантастика өлкәсендә эшләүчеләребез маҗаралар белән интеллектуальлек арасындагы баллансны саклап кала килде. Гомумән, безнең бөтен әдәбият идеаль укучы өчен.

Ләкин китап укучы төшенчәсе “идеаль укучы” белән генә чикләнми. Чаллы вокзалында сатып алып, Казан вокзалында ташлап китә торган “бер сәдәфле” китап-маҗараларга мохтаҗ кешеләр дә бар. Һәм алар нәкъ шулай эшлиләр дә — Яр Чаллы вокзалында утыз-кырык сумлык урыс китабын сатып алалар… Чөнки мондый китапларның татар телендәгесе юк. Кызганыч, әлбәттә. Бу әдәбиятны примитивлыкка өндәү түгел. Олы йортка ни кирәк, кечесенә дә шул кирәк, ди халык. Укучыларның бу катламын санга сукмау дөрес түгел. Чөнки бу катламга, нигездә, акыллы фикерләргә әле артык исе китми торган яшь-җилкенчәк керә. Ул шушы китаплар аша әдәбият һәм туган теле белән бәйләнешне саклап кала, ә бераз үсә төшкәч, җитдирәк китапларга үрелә.

Бу коры сүз түгел. Балалар бакчасында — татарча әкиятләр, кече һәм урта сыйныфларда татарча роман-хикәяләр укып сөендергән балагызның үсә төшкәч кинәт кенә урысчага тартылып китүенә гаҗәпләнгәнегез бармы? “Шундый акыллы малай(кыз) иде, нәрсә булды моңа кисәк кенә?!.”

Бездә балалар әдәбияты көчле, зурлар әдәбияты көчле… Ә менә үсмерләр һәм яшь егетләр-кызлар өчен үз яшенә һәм үз дәверенә туры килешле китаплар бөтенләй юк диярлек. Шуңа да алар бушлыкны башка халык әдәбияты белән тутыра. Һәм үзләре дә сизмәстән шул халыкның ДАИМИ УКУЧЫсына әверелә. Ә татар әдәбияты, балачак әкияте шикелле, хәтирәләрдә генә кала. Бишек җырларыннан башланган әдәби тәрбия үсмер чакка җиткәч, өзелеп калырга тиеш түгел. Ул кешене бөтен гомере буена озата барса гына әһәмиятле була.

Әлеге язманы әзерләгәндә, мин Казандагы татар китап кибетләрендә йөреп чыктым. Сатып алучылар юклыктан зарланмыйлар. Китапханәләрдә дә татар язучыларының әсәрләренә тынгылык бирмиләр икән. Шуңа күрә, бүген татар китап укымый дип зарлану бик үк дөрес булмас сыман. Укый ул. Әмма әлегә без теләгәнчә үк түгел.

------------

Если сделаете заказ в течении 5 минут20% скидка на книгу!

«Күңелле табын» — суперкнига тостов и поздравлений!

Купить и скачать
WordPress: 22.39MB | MySQL:57 | 1,805sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика