Әдәбият һәм милләт
Караш

6. Канәгатьсезлек хисе


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Бер үк вакытта мескен дә һәм бәхетле дә булып булса, бөтен кеше дә мескенлеккә омтылыр иде. Әмма бу мөмкин түгел. Үз хәлатләренә җайлашып, азат рухлыларга шик һәм нәфрәт белән караучы бахырларның күңеле тыныч була алмый. Аларның күңеле канәгатьсезлек белән тула. Үзләреннән дә канәгать түгел, башкалардан да.

Бары тик үз көченә ышанучылар гына тормышны ничек бар шулай кабул итә. Уңышлардан һушын җуймый, уңышсызлыкларга бөгелеп төшми. Уңыш һәм уңышсызлык, җиңү һәм җиңелү төн белән көн кебек янәш йөри. Әгәр без бертуктаусыз төн караңгылыгына кайгырып утырсак, көннең яктылыгын тоймый калыр идек. Шуңа күрә, һәрбер нормаль кеше төнлә йоклый, көч туплый, ә көн тууга эшкә тотына. Икенче төрле әйткәндә, азат рухлылар өчен уңышлар да, уңышсызлыклар да – ниндидер гамәлнең чираттагы нәтиҗәсе булып кына кала.

Әлбәттә, уңышлар да, уңышсызлыклар да озак вакытларга сузылырга һәм моңа бер шәхес кенә гаепле дә булмаска мөмкин. Себердә поляр көннәр дә, төннәр дә бар. Әмма кояшның беркайчан да төшлектә асылынып калганы юк. Һәрбер җиңү җиңелүгә илтә, һәр җиңелү – җиңүгә бер адым.

Моны без, әлбәттә, барыбыз да беләбез.

Әмма сүз милләт язмышына кагыла башласа, иң ирекле дигән шәхесләребез дә канәгатьсезлек ягына салулый. Мин аларның халәтен аңлыйм шикелле. Нәкъ менә шагыйрь әйтмешли инде:

Бер адым алга басам да

Әйләнәм мин артыма.

Кайда басканнар икән дип,

Күз саламын халкыма.

Ә халык атларга бик ашкынып тормый. Һәрхәлдә, шагыйрь артыннан. Аның үз туксаны туксан… Тирә-якны күзәтә, уңга-сулга карый. “Җиде үлчә, бер кис” – дип юкка әйтмәгән ич инде ул. Шайтан алгыры! Һәм алдан атлаган шәхесләр күңелендә дә канәгатьсезлек барлыкка килә. Вакыты белән ул өметсезлеккә дә әверелеп китә.

Безнең, әлбәттә, дәүләтле буласыбыз килә. Туксанынчы елларның шаулы урамнарын хәтерлибез дә тагын үкенеп куябыз:”Их, ник тырышмадык икән шул чакта! Аз гына калган иде бит! Аздан гына калган иде…” Һәм моның нәкъ шулай икәненә үзебез дә ышанабыз кебек.

Һәм тагын гаеплелек хисе кузгала. Үзебезне гаеплибез. Башкаларны. Гаепләү дигәннән, бер авылда таныш җитәкчем бар. Аның белән беркайчан да милләт темасына сүз сөйләп булмый. Яратмый. Хәтта минем язмаларга да шикләнебрәк карый:”Булашма инде шул нәрсә белән. Башыңны ашарлар.” – ди. Түрә кеше булгач, аз гына шүрлидер дә инде. Бу мәсьәләдә бер-беребезгә үпкәләшебрәк йөргән чаклар да булгалады. Ләкин шул җитәкче ташландык хәлгә калган татар авылын тәртипкә утыртты. Моңа кадәр эшсезлектән, өметсезлектән хәмер сазлыгына шуып баручыларны кабат тормышка кайтарды. Хәзер авыл чагыштырмача яхшы яши. Әмма танышым бүген дә милли темага сүз сөйләргә курка. Тик мин аңа үпкәләмим инде, чөнки аңлыйм – безнең һәркайсыбыз үз урынында, һәркайсыбыз халыкка үзенчә хезмәт итә. Хезмәтләрен күрә белергә генә кирәк.

Ә безгә күп очракта бер-беребезне күрә белү җитми.

Милләт турында сүз кузгаткач, берничек тә урап үтеп булмый торган бер шәхес бар бездә. Айдар Хәлим. Киң карашы, тирән белеме, йөгерек акылы, кайнар хисе һәм куш йөрәге белән бердәнбер. Мин аны татар милли тормышының катализаторы итеп тоям. Ул хәрәкәт кешесе. Әлбәттә, вакыты белән ялгыша да, хискә дә бирелеп китә, үтергеч теле белән үпкәләтә дә. Әмма ул хәрәкәтләнә һәм башкаларны да хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. (Кайчагында аны күкрәге белән амбразурага ташланган татар ятиме А. Матросов кебек күзаллап карыйм. Һәм артык зур фәстерү килеп чыкмый бугай.) Сез аның уңай якларына күз салыгыз.

Милләт дип авыз ачып бер сүз әйтмәгән тыйнак һәм булдыклы җитәкче белән бунтарь язучыны мисалга китерүем бер дә юктан гына түгел.

Бөтен кеше дә бунтарь була алмый. Кирәкми дә. Әгәр Сугышта һәркем Матросов батырлыгын кабатлый башласа, амбразура җитмәс, аның төбенә чират хасил булыр иде. Ләкин андый чиратны тарих хәтерләми. Характерлар, язмышлар төрле булган кебек, батырлыклар да төрлечә.

Шул ук вакытта, СМЕРШ: “Ник сез амбразураны капламадыгыз?!” – дип гаепләп, бөтен взводны хәрби трибуналга озатса, Матросов батырлыгының мәгънәсе калмас иде. Бөтен кешегә дә бертөрле булырга димәгән. Һәркем үз характерынча батыр, һәр батыр үз урынында кирәк. Ә батырлык ул – үз мөмкинлекләреңнең чигенә күтәрелә алу.

Һәм һәр батырлык – үз урынында.

Һәр батырлык үз урынында, чөнки безнең проблемаларыбыз да, эшлисе эшләребез дә иксез-чиксез. Һәр өлкәдә. Һәр адымда. Ләкин алар үтеп чыгалмаслык кыя да, җиңеп булмаслык Дию дә түгел. Алар нибары проблема гына.

Ә туксанынчы еллар башындагы күтәрелеш татарның батырлыгы иде.

Зур батырлык иде. (Зур өметләр белән күтәрелде халык, ул үзенең бәйсезлеген көтте. Дәүләтле һәм дәүмәтле булып гомер итәчәк көнен көтте.) Ләкин бу алдан ук җиңелүгә дучар ителгән хәрәкәт иде. Бу – милли сәясәттә профаннар һәм дилетантлар җитәкчелегендә оештырылган стихийный күтәрелеш иде. Хәтта милли хәрәкәтнең башында торучылар, үзәгендә кайнаучылар да мөстәкыйль дәүләт, ирекле ил дигән төшенчәне тулысынча күз алдына китерә алмыйлар иде әле. Ирек, азатлык, мөстәкыйллек дигән сүзләр бары тик хәрби оран дәрәҗәсендә генә иде. Без дәүләтле булуның сәяси һәм икътисди нечкәлекләрен белми идек әле.

Шуңа күрә дә империянең профессианал сәясәтчеләре безнең җитәкчеләрне тиз кулга төшерде. Теге, яки бу мохтаҗлыклар белән куркытып, яки кызыктырып үз тәкъдимнәренә күндерде. Әлбәттә, без хәзер җитәкчеләребезне гаепли алабыз. Гаеплибез. Бәлки, тиешбездер дә. Әмма бернәрсә бар: алар урынында без дә була алган булыр идек. Һәм без алар урыныда булсак та берни дә үзгәрмәс иде. Һәрхәлдә, яхшы якка. Чөнки без дә нәкъ алар шикелле үк, гасырлар буе изелеп, совет власы чорында тезләнгән кавемнең бер вәкиле. Һәм беребез дә үзебезнең нәрсә теләвебезне, нәрсәгә омтылуыбызны күз алдына китерә алмыйбыз.

Без мөстәкыйль дәүләт телибез. Әмма шул дәүләтнең нинди булырга тиеш икәнен сурәтләп бирергә кушсаң, беребез дә анык җавап таба алмый. Без, мөстәкыйль дәүләт дип авыз суы корыткан милләт вәкилләре, үз дәүләтебезнең нинди булырын күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә чынбарлык хыялдан, күз алдына китерүдән башлана.

Икенче төрле әйткәндә, без мөстәкыйллеккә әзер түгел идек. Без әле дә әзер түгелбез. Мин моны һичкуркусыз әйтәм. Һәм бүгенге сәяси аренада Мөсәкыйль Татарстан проектын тәкъдим иткән беренче татар профессорына соңгы телем икмәгемне бирергә әзермен кебек.

Ләкин андый профессорлар табылмаячагына иманым камил. Чөнки галимнәр – җитди кешеләр, хыял, фантазия белән булашмыйлар. Ә кызганыч. Теләкләрне хыял чынлык итә. Нәкъ менә халык шагыйре Әнгам Атнабаевча. Космик дәвердә әдәбиятның кирәге калмаячак, дигән бәхәсләр кызган бер чорда (узган гасырның алтмышынчы елларында) ул болай дип язган иде:

Күз күреме җитмәс киңлекләргә

Хыял белән Шигырь юл ача.

Кеше күккә омтылмас та иде

Шигърият әгәр булмаса.

Галимнәргә тел тидерәсем килми. Татар галимнәренең һәм төрле өлкәләрдә уңыш казанган остазларның акылы белән без Даллес доктринасыннан да хәтәррәк программа эшләп чыгара алыр идек. Башкаларны юк итү максаты турында сүз бармый. Үз халкыбызны аякка бастыру, көчәйтү өчен кирәк булыр иде ул.

Гадидән гади бер эшкуар түбәтәй зурлык кына кибет ачса да аның ничә айда күпме чыгым таләп итүен, кайчаннан алып табыш китерә башлаячагын күзалларга тырыша. Бу бизнес-план дип атала. Ул шушы планга ярашлы рәвештә хәрәкәт итә. Ә без, төрле дәрәҗәдәге милли оешмаларыбыз була торып та, халкыбызның иртәгәсен һәм ерак киләчәген күзаллардай программа төзи белмибез. Бу инде безнең милли җитәкчеләрнең гамьсезлеген һәм булдыксызлыгын күрсәтә торган нәрсә. Шуңа да безнең “милләт өчен көрәшүебез” зарланудан, кемнәрнедер гаепләүдән, трибуналар кочаклап елаудан узмый.

Икенче төрле әйткәндә, милләтнең максатын һәм шул максатка ирешү юлларын билгеләрдәй озайлы эш программасы булырга тиеш…

Сүз тагын әдәбиятка килеп терәлә. Башта оча торган келәмнәр булган, самолетлар соңрак барлыкка килгән. Ә без шигърияттә дә, хәтта фантастик әсәрләрдә дә татарның киләчәген күзаллый алмыйбыз бугай. Югыйсә, без теләгән Дәүләт иң башта әдәби әсәрләрдә туарга тиеш кебек бит.

Әдәбият нигә йоклый?!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика