Караш

Алар һәм без


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Бу ил белән безне озак елларга сузылган тугъры дошманлык бәйли. Мин аның бик бай, көчле дәүләт, кыскасы, лаеклы дошман икәнен кечкенәдән ишетеп беләм. Совет чорында ук әле хәтта сугым ашына җыелган абзыйлар да сәясәт темасына кереп китәләр дә табын таралганчы Америка турында сөйләшеп утыралар иде. Дошмани ихтирам белән сөйлиләр, шуңа бу безгә кызык тоела һәм үзебез дә сизмәстән йотлыгып тыңлый идек.
Мондый күренеш бер бездә генә булмаган икән. Рәсми пропаганда Америкада да коммунистларны, совет кешесен бик мәсхәрәләп, яки бик куркыныч итеп күрсәтергә тырышкан. Бүген моны шул чорда чыккан әдәби әсәрләрдән дә, кинолардан да күрергә мөмкин. Талантлы язучылар заман шаукымына иярсәләр дә күбесенең әсәрләрендә безгә кечкенәдән таныш булган хисне, дошмани ихтирамны, тоемларга мөмкин. Димәк, хис-тойгыларыбыз җавапсыз булмаган инде.
Әлеге хис бүген дә үстерелә. Ельцин бабай «Боинг» тәгәрмәченә печ итеп йөргән елларда без аларны аһ итеп, колач җәеп каршыласак та америкалылар бик эреп төшмәде, шикләре таралмады. Ничә истә еллар буена халык аңына сеңдерелгән шеш тиз генә таралмый шул.
Алар гомумән, беркадәр сәер халык. Үзләрен дәүләткә кирәк дип, аның кечкенә бер кисәге дип хис итәләр, хөкүмәткә ышаналар. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләренә хөрмәт белән карыйлар, аларны акыллырак, белемлерәк, әхлаклырак, намуслырак дип уйлыйлар. Шуңа күрә, һәртөрле гаделсезлекләре ачылган чиновникларга шундук нәфрәтләре уяна.
Бездә киресенчә. Кешенең ни дәрәҗәдә намуссыз һәм әхлаксыз икәнен билгеләү өчен безнең халыкка аның нинди дәрәҗәдәге чиновник икәнен әйтү дә җитә. Ул, әлбәттә, нәфрәтләнми, кычкырып йөрми һәм, гомумән, дәшми, әмма – белә. Безнең халык үзенә, үз даирәсенә ышана. Дәүләт ул – үзгәрә торган нәрсә. Ул бүген бер якка, иртәгә икенче якка барырга, бүген бер төрле, иртәгә икенче төрле аталырга мөмкин… Әлбәттә, чит илләр безне «коммунистик дәүләт», «демократик дәүләт» һ.б. дип уйларга мөмкин. Ә без үзебез генә беләбез: ничек дип аталса да ул барыбер – Россия.
Демократик дигәннән… Безнең халык сайлауларга беркадәр өстән карый. Күпләре хәтта барып та тормый. Барганнарының күбесе бөтен кандиатларның да исемен сызып кайта. Ә сайлау нәтиҗәләре буенча, кирәкле кандидатны бөтен халык бер тавыштан сайлаган булып чыга. Россия – могҗизалар иле.
Америкалылар безнең кебек түгел. Алар һаман да булса, демократия барлыгына ышана һәм дәүләтнең киләчәге аларның кем өчен тавыш бирүенә бәйле дип уйлый. Шуңа күрә, президент сайлауларын да мөһим бер вакыйга буларак кабул итәләр.
Хәлиткеч ике партия бар: демократлар һәм республиканнар. Демократлар урта хәлле һәм ярлырак катламга таяна. Республиканнар байлар һәм зыялылар өчен эшли, милли мәнфәгатьләрне алга сөрә. Алардан кала тагын берничә партия үз канидатын куя – либертарионнар, яшелләр һәм конституционалистлар. Боларның кандиатлары беркайчан да җиңеп чыга алмый. Болар – бездәге Жириновскийлар, Зюгановлар кебек бушлыкны тутыру өчен генә кулланыла торган уен кораллары. Монсы безгә беркадәр таныш. Без, әйтик, миллион кандидат катнашса да икесенең берсе генә җиңеп чыгачагын алдан ук белеп торабыз. Боларда да шул чама, алар тәгаен кем булачагын алдан әйтә алмыйлар, әмма барсы да белә – яки республиканнарның кандидаты җиңәчәк, яки демократларныкы.
Бу юлы президент сайлаулары 8 ноябрьдә узачак. Республиканнарның кандидаты – Дональд Трамп, демократларныкы – Хиллари Клинтон. Болар инде сайлаучыларның ихтирамын һәм тавышын алу өчен пыр тузып көрәшеп йөриләр. Ләкин Америкадагы сайлауларның тагын бер үзенчәлеге бар. Монда мәсьәләне бары тик сайлаучылар гына хәл итә алмый. Вакыйгалар барышын күзәтеп баручы тагын бер төркем бар – сайлатучылар. 538 кешедән торган бу төркем барсын да хәл итә: болар тавыш биргәндә кайсы кандидат җиңеп чыга – шул президент булып сайлана. Нигездә, аларның фикере сайлаучыларныкы белән тәңгәл була, әмма вакыты белән аерылырга да мөмкин. Әйтик, 2000 елда сайлаулар нәтиҗәсендә иң күп тавышны Альберт Гор җыйса да, сайлатучылар тавышы нигезенә Джордж Буш президент булды.
Дональд Трамп – иң бай кандидатларның берсе, мөлкәте рәсми рәвештә 3-4 млрд дип исәпләнә. Эшкуарлык тәҗрибәсенә таянып, Трамп Американы соңгы сигез елда җыелып киткән 19 трлн бурычыннан котылдырмакчы була. Илнең эчке проблемаларын чишүне, халыкның аз тәэмин ителгән өлешен кайгыртуны алга сөрә. Президент булып сайланган очракта, Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу ягында булачагын белдерә.
Хиллари Клинтон инде 2008 елда сайланып караган иде, Барак Обамадан бераз калышты. Ул үз максатын террористлар белән көрәштә, Американың дөнья җәмәгатьчелегенә тәэсирен көчәйтүдә күрә. Моны Барак Обама да хуплый, ул бер чыгышында Клинтонны иң лаеклы кандидат дип бәяләде. Россиянең тышкы сәясәтен якламый, әмма проблемаларны хәл итәргә кирәклеген аңлый.
Шушы икәүнең кайсы җиңеп чыгачагын әлегә американлыларның берсе дә белми. Бу безгә сәер тоела. Американнарның сәяси наданлыгына, патриотизм хисенең түбән булуына, битарафлыгына аптырап куябыз. Ничек инде шулкадәр гамьсез булырга мөмкин. Безнең халык, мәсәлән, Россия презиентының кем булачагы турында һич ялгышмый әйтә ала. Һәрхәлдә, соңгы егерме ел эчендә ул бер тапкыр да хаталанмады. Бу бары тик горурлык һәм ватанпарвәрлек хисләре генә уята. Безне тоташ илебез белән Гиннесның рекордлар китабына кертергә була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика