Кеше һәм белем
Караш

9. Кеше һәм белем


1930 елларда Америка һәм Австралия самолетлары әледән-әле Яңа Гвинея өстеннән оча торган була. Джунглида алар хәрбиләргә йөк калдыра, дөнья белән бәйләнеше булмаган кыргый кабиләләр белән очраша. Аларга сагыз, кока-кола, сабын һәм тагын шуның ише цивилизация үрнәкләрен бүләк итәләр. Мондый юмартлык җирле халыкка искиткеч зур тәэсир ясый. Киләчәктә дә “зур кошлар” бүләк китерер, тормышны җайга салырга ярдәм күрсәтеп торыр дип өмет итәләр. Ә сугыш тәмамланып, “зур кошлар”ның эзе суынгач, аларны кире китерергә теләп, бамбуктан радиоалгычлар, самолет модельләре ясыйлар, шуларга табына башлыйлар. Һәм “зур кошлар” булып җиргә төшкән аллалар турында легендалар туа. Ул аллаларның юмартлыгы турында хәйран калып сөйлиләр.

Хәтта хәзер дә, көнъчыгыш белән даими бәйләнештә яшәсәләр дә, кайберләре теге аллаларга һаман ышана. Ә бер ишләре инде  аларның гади самолетларда очып килгән гади кеше генә булуын аңлаган.

Диннәр тарихы күп аллачылыктан башланган дидек. Моның нигезендә алда сурәтләнгән күренешкә охшаш вакыйгалар ятмыйдыр дип кем әйтә ала?

“Самолет төште” дибез без. Һәм аның маркасын, кайсы шәһәргә төшүен дә әйтсәк барсы да күз алдына килә. Чөнки барыбыз да самолетны да, аэропортны да күргән кешеләр һәм бу күренешне күз алдына китерә алабыз. Ә моннан, әйтик, бер мең ел элек самолет, яки космик кораб төшүен күргән кеше аны ничек сурәтләп бирер иде икән? Моны инде бары тик баягы Яңа Гвинея кыргыйларыннан гына сорарга кала. Хәер, ашыкмыйк әле… Борынгы китапларның берәрсендә шуңа охшаш нәрсә юк микән?

Хәер, әллә кайда китәсе дә түгел. “Библия”га күз салу да җитә икән.
«Я, Иезекииль, видел вихрь, идущий с севера. Это была большая туча, из которой рвался огонь, и вокруг нее сиял свет.
Она была подобна раскаленному метану; сияющему в огне. В середине ее я увидел четырех существ — они выглядели как люди.
У каждого из них было по четыре лица и четыре крыла. Их ноги были прямыми, но ступни были как у коров, и блестели как начищенная медь. Под крыльями у них были человеческие руки, у тех четырех существ было по четыре лица и четыре крыла. Их крылья соприкасались. Каждое существо шло прямо вперед, не оглядываясь, когда передвигалось.
Я смотрел на этих существ и видел четыре колеса: по одному у каждого существа с четырьмя лицами. Колеса касались земли, и казалось, что они сделаны из хризолита, и внутри каждого колеса было еще колесо. Колеса не поворачивались при движении. А теперь об их облике: они были высоки и внушительны, у всех четырех существ были со всех сторон глаза.
Колеса двигались одновременно с животными, и если животные поднимались ввысь, колеса поднимались вместе с ними.
Если колеса поднимались, то и животные поднимались за ними,ибо в этих колесах был дух”

Эрих фон Дэникенның «Колесницы богов» дигән китабы шушы күренешне Иезекииль космик корабта килгән кешеләр белән очрашкан дип дәлилли. Китап басылып чыкканнан соң, космик кораблар төзүдә зур өлеш керткән һәм җитди дәүләт бүләкләренә ия булган америка инженеры Джозеф Блумрич, автор фикерләрен җиңел генә кире кагарга теләп, җентекле анализга алына һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә,  үзе дә сизмәстән, Дэникен тарафдарына әверелә. Аның “Иезекиильның космик кораблары” дип аталган китабы шушы тикшеренүләр нигезендә язылган.

Әлбәттә, борынгы китапларда сурәтләнгән күренешләр белән охшашлык табарга мөмкин. Тик менә ул дәвердә шундый космик кораблар, катлаулы корылмалар каян чыккан соң?

Адәм баласының “полуторка” дип аталган машиналардан адәмчә автомобильгә күчүенә дә фәлән ел гына ләбаса!

Без борынгы заман кешеләрен надан һәм бераз сантыйрак булган дип уйларга күнеккәнбез. Белмим, ни өчен шулайдыр. “Борынгы” дигән сүз үзе үк очлы таяк тотып мамонт артыннан чабып йөргән ярым кыргый кешене күз алдына бастыра. Борынгы – димәк, надан, артта калган…

Ләкин тарихи фактлар киресен исбатлый. Алыйк шул Египет пирамидаларын гына. Боларны гади эшче көче белән генә шул дәрәҗәгә җиткерү мөмкин түгел. Күтәреп кую мәсьәләнең бер генә ягы әле. Безнең йортлар ничек? Хәтта революциядән соң төзелгәннәре дә җимерелеп, авып-кыйшаеп бетеп бара. Ә ничәшәр мең ел утырсын өчен җирнең үзенчәлекләрен өйрәнү дә, төзелеш өчен кулланылган әйберләрнең химик составын белү дә,  аларны математик төгәллек белән урнаштыру да – барсы да мөһим. Хәтта бер пирамида үрнәгендә генә дә борынгылар химия, математика, химия, геология кебек фәннәр белән таныш булган дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.

Ә Шумер, Египет, Кытай һәм Майя халыкларында астрономия белеме безнең аң җитмәслек югарылыкта булган. Ул алты мең ел элек Шумерда барлыкка килгән һәм зодиакның унике билгесе дә шунда ук билгеләнгән. Гомумән, шумер цивилизациясе могҗизаларның берсе булырлык. Шул дәвердә үк анда тәгәрмәчле арбаларда йөк ташыганнар, металлургия белән шогыльләнгәннәр һәм язу да шунда барлыкка килгән. Әмма ул белемнәр гасырлар чоңгылында югалып калган. Һәм Шумер җимерелеп ике мең ел узуга, Грециядә, соңрак Римда да, ни сәбәпледер, галәм уртасында урнашкан яссы Җир идеясе барлыкка килгән. Һәм бу идея Коперника кадәр дәвам иткән.

Биш йөз еллап элек “Җир әйләнә” дигәне өчен Коперникны эзәрлекләүгә дучар иткәннәр. Әмма бу ачыш Коперникка кадәр үк билгеле булган.  Мәсәлән, яһүдләрнең Каббаласында, аның XIII гасырга караган төп өлешендә:”Җир шар кебек үз күчәре тирәли әйләнә. Бер ягында төн булганда, икенче ягында – көн” диелә. Ләкин бу өр яңа сүз түгел, ул III гасырда яшәгән Рабби Хамнун хезмәтләреннән алынган. Әмма монсы да яңалык түгел… Безнең эрага кадәр III гасырда Аристарх Самосский Җирнең кояш тирәли әйләнүе турында әйтә, ә географ Эратосфен, геометрия һәм астрономия белемнәрен кулланып, җирнең әйләнәсен чутлап чыгара. Аның исәбе бүгенге билгеләмәдән нибары йөз чакырым чамасына гына аерыла.

Шулай булгач, борынгылар надан һәм сантый булган, катлаулы технологияләр турында бернәрсә дә белмәгәннәр, дип раслый алабызмы?

------------

Если сделаете заказ в течении 5 минут20% скидка на книгу!

«Күңелле табын» — суперкнига тостов и поздравлений!

Купить и скачать
WordPress: 22.37MB | MySQL:58 | 1,070sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика