Әдәбият һәм милләт
Караш

11. Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да…


Без зарланырга яратабыз инде. Теге юк, бу юк, булганнары да кулдан ычкынып бара дибез. Милли мәсьәләләргә кагылышлы моң-зарларны ишеткәндә, шундый бер күренеш хәтергә килә.

1914 елның декабрендә, алтмыш җиде яшен тутырып килгән Томас Эдисонның фәнни лабораториясендә янгын чыга. Килгән зыян өч миллион ярым марка белән бәяләнә. Әмма барсыннан бигрәк, монда галимнең эзләнү-тикшеренү нәтиҗәләре, фәнни язмалары була. Һәм барсы да тулысынча юкка чыга.

Эдисон лаборатория янында янгынга карап басып тора. Малае аны нәкъ шул кыяфәттә эзләп таба. Һәм галим елмая биреп әйтеп куя:

— Син кара әле. Мондый нәрсәне башка беркайчан да күрә алмассың. Минем бөтен хаталарым, ялгышларым юкка чыга бит. Хәзер барсын да яңадан башларга мөмкин булачак. Фаҗигаләрдән дә файдалырак әйбер юк бу дөньяда.

Әлбәттә, гади бер адәм баласы бу хәлдә бөтенләй бүтән нәтиҗәләргә килер, хәтта акылдан язарга да күп калмас иде. Әмма бары тик рухын югалтмаган шәхесләр генә тормышта зур уңышка ирешә алган. Һәм Эдисон шундыйларның берсе.

Бу шәхесләргә генә түгел, ә халыкның үзенә дә кагыла торган күренеш. Бары тик рухын югалтмаган халык кына үз максатына ирешә ала.

Ә рухны хыял саклый. Җиңү башта хыялда туа, хыялда яши. Бары тик шуннан соң гына ул чынбарлыкка әверелә. Хыял ул безнең бүгенге халәт белән киләчәкне бәйләп торучы көч. Ул безне максатлар куярга һәм шул максатларны чынлык итү өчен хәрәкәтләнергә әйди. Һәм һәр хәрәкәт, һәр гамәл үз-үзеңә булган ышанычны арттыра. “Беренче карашка хыял гына булып тоелса да чынбарлыктан артык ерак түгел ләбаса бу!” – дип уйларга мәҗбүр итә. Һәм шушы ышаныч хәлиткеч адымнарга этәрә.

“Җиңүчеләр кануны” дигән китабында Бодо Шефер шундый бер мисал китерә. Джилберт Каплан егерме биш яшендә журнал ача. Ул бик эш сөяр кеше була һәм унбиш ел эчендә журналын иң яхшылар рәтенә чыгара. Ә кырык яше тулганда шул уңышлы нәшриятны сатып җибәрә. Моңа барсы да гаҗәпләнә, әлбәттә. Ә мондый сәерлекнең сәбәбе бер генә була. Бермәлне ул Малерның Икенче симфониясын ишетә. Һәм үзе өчен бу әсәрне бөтенләй башкача уйнарга мөмкинлеген ачыклый.

Шуңа күрә ул нәшриятын сатып җибәрә дә дирежер булырга уйлый. Гомеренә бер тапкыр да бер уен коралы тотмаган бу кешенең сәер гамәле барсын да аптырашта калдыра. Хәтта якын дуслары да аны акылдан шашкан дип уйлый башлый. Хәтта нота да танымаган бизнесмен үз алдына яңа максат куя – Милерны бөтенләй яңача уйнап барсын да шак катырырга!

Һәм танылган остазлардан дәресләр ала башлый. Ал-ял белми эшли ул. Бары тик ике ел узгач кына, 1996 елда, яңа альбом яздыра. Бу классик музыка җыентыгы зур уңыш казана. Һәм шул ук елны, иң танылган дирежерларның берсе буларак, Зальцбургта классик музыка фестивале ачып җибәрә.

Хыялларны чынлык итәргә теләп яшәүдән дә ләззәтлерәк һәм мавыктыргычрак тормыш юклыгы хакында сөйли инде бу. Һәм үз хыялына хыянәт иткән кешеләрнең күңелләре барыбер китек була. Алар кабат хыял йөртә алмый.

Әлбәттә, зур хыяллар бер селтәнүдә генә тормышка ашмыйдыр. Бигрәк тә халык язмышы белән бәйле булып, адым саен мең каршылыкларга очрап торганнары. Менә шушында инде рух ныклыгы сорала. Чөнки тормыш үзгәреп тора һәм хәл ителмәстәй бер генә проблема да юк. Бары тик юлларын эзләргә, эзләргә һәм табарга кирәк. Тапмыйча туктамаска. Тукталасың икән, төшенкелеккә бирелү, язмышка буйсыну, димәк, җиңелү көтә.

Әлеге күренешне дәлилли торган вакыйгаларны Уинстон Черчиль тормышыннан да табарга мөмкин. Черчиль премьер министр вазыйфасына керешкән дәвердә Икенче бөтендөнья сугышы башлана. Ул үзенең дөрес юнәлештә торуына шик белдерүчеләргә кистереп җавап бирә:”Мин барсына да әзер, чөнки үземне бөтен гомерем буе шушы эшкә әзерләдем!”

Немец авиациясенең Лондонга һөҗүмнәре башлана. Күп кеше һаләк була. Англия һаләкәт алдында кала. Бомбардировщиклар һәр төнне үлем ташый. Черчильнең киңәшчеләре һәм дуслары мондый мәгънәсез үлемне туктату максатында капитуляция таләп итә башлый.

Ә шундый үлемечле төннәрнең берсендә Черчиль иң халиткеч караларның берсен кабул итә. Аның янына барлык көрәштәшләре җыела һәм бирелүне таләп итәләр, аны үз халкын үтерүдә гаепләргә тотыналар. Әмма Черчиль капитуляцияның тагын да күбрәк корбаннар алып киләчәген яхшы аңлый. Һәм ул йодрыкларын күктәге самолетларга күтәреп:”Мин беркайчан да бирелмәячәкмен! – дип кычкыра, — Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да!”

Без барыбыз да ялгышырга, хаталар җибәрергә мөмкинбез. Моның бер гаебе дә юктыр. Һәркайсыбызның тормышында авырлыклар, зур проблемалар да булырга мөмкин. Ләкин без авырлыклар алдында куркып калабыз икән, барсы да бетте дигән сүз. Көрәшне туктату – җиңелү.

Ә көрәш бер төрле генә булмый. Дөрес, бер заман аны бер генә төрле итеп күрергә теләүчеләр дә бар иде бугай: әгәр мәйданнарга, пикетларга чыгып, тамагың ертылганчы: “Азатлык!”, “Яшәсен милләт!” – дип кычкырмыйсың икән, димәк, син көрәшче түгел. Куркак. Милләт дошманы. Бәлки, бүген дә шулайрак фикер йөртүчеләр калгандыр, әмма ул дәвер инде узып бара. Заман белән бергә без дә үзгәрәбез һәм “көрәш” сүзенең эчтәлеге дә киңәя, тирәнәя бара.

Җиңүне якынайтуга өлешен керткән һәркем көрәшче икәнен без инде Бөек Ватан сугышы мисалында да күрә алабыз. Кемдер корал тотып һөҗүмгә ташланган, кемдер дошман тылында илгә хезмәт иткән, кемдер корал койган, йортлар төзегән, җир сөргән, иген үстергән… Боларның барсы да — ачлы-туклы килеш, соңгы көченә. Берсенә дә җиңел булмагандыр, әмма алар түзгән, үз дигәненә ирешкән.

Без бүген дә халык файдасына көчен керткән һәрбер кешене көрәшче дип атый алабыз. Милләт хәстәрен кайгыртып йөрүче сәяәсмәннәрдән алып, шәһәрдән кайткан оныгын татарчага өйрәтеп җибәргән әбиләргә кадәр – барсын да. Аз гына хезмәт хакына мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсендә чәч агартучыларны инде сөйләп тә торасы юк. Аларның һәркайсы талантлы һәм тормышның кесә калынайтырлык башка юлларын да сайлый алган булырлар иде. Әмма алар үз халкына, үз мәсләгенә тугры калганнар. Кадерләрен беләсе иде дә бит…

Кадерен белү дигәннән… Бүгенге заманда милләтнең зурлыгы кеше саны белән дә, биләмә киңлеге белән дә, хәтта табигый байлыклары белән дә түгел, ә төрле өлкәдәге талант ияләренең күплеге һәм милләтенә кирәкле булуы белән үлчәнә. Сез Японияга күз салыгыз! Яки Америкага!

Кара исәп белән генә дә 1929 еллардан бирле, күпме гомер буена инде Американың һәлакәткә дучар булачагы турында фаразлыйлар. Анда да барсы да ал да гөл түгел – эшсезлек, бурычлар, кризислар, һ.б,һ.б… Ә ул яши һәм чәчәк ата. Бу илгә талантлы галимнәр, эшкуарлар, иҗатчылар мөһаҗирлек итүдән туктамаган очракта, аңа чуртым да булмаячак.

Россияның иң коточкыч тарихи проблемасы – төрле өлкәдәге талант ияләренең кадерен белмәүдә. Бик талантлы һәм булдыклы шәхесме син, әллә тулыр-тулмас бер бәндәме – аңа барыбер. Система беркемнең дә кадерен белми: нәрсәдер ИҖАТ ИТӘРГӘ, ИЛГӘ ФАЙДА КИТЕРЕРГӘ, ниһаять, акча эшләргә, салым түләргә, иктисадны һәм мәдәниятне алга этәрергә тиешле гомереңне син бюрократик лабиринтларда адашып уздырырга мәҗбүр буласың. Бу бер бүген генә туган күренеш түгел. Һәм безнең татарга да ул бер бүген генә ябешмәгән.

“Татар бетә!” – дигән фаразлар да бүген генә барлыкка килмәгән — Тукайлар, Исхакыйлар турында уйлау да җитә. Әмма татар һаман бетми. Яши. Вакыты белән ниндидер уңышларга да ирешеп ала. Кем белә, бәлки моның сәбәбе дә нәкъ менә Америкадагы шикелледер. Бөтен дөньяның талантлы татарлары Казанга агыла ич. Әдәбият-сәнгать өлкәсен генә алсаң да иҗатчыларыбызның туган җире – Оренбург, Чиләбе, Чувашия, Башкортстан… Барсын да санап та бетерерлек түгел. Аларның кадере булсын иде. Милләтнең һәм илнең гомерен талантлар озынайта.

Черчильләр, Эдисоннар турында сөйләвем авырлыкларның бер татар башына гына төшмәвен, башка милләт вәкилләре, башка дәүләтләр белән дә булуын искәртергә теләүдән генә иде. Алар үз дәверендә бирешмәгәннәр. Һәм шуңа да бүген үз дәүләтләре белән тормыш итәләр. Һәм аларның тәҗрибәсе безгә дә үрнәк булырлык. Һәрхәлдә, туксан өч яшьлек Черчильның Лондон университетларының берсендә сөйләгән иң кыска нотыгы бүген дә ишетелә кебек:

— Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да бирелмәгез!

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.98MB | MySQL:64 | 1,912sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика