халык дошманы - фото
Караш

Дошманга сусаган чак


Дөньяда барган сәер күренешләргә тагын бер нәрсә өстәлде. Игътибар итәсез микән, соңгы вакытта «халык дошманы», «Россия дошманы» дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Рамазан Кадыров белән бәйле шау-шуны гына күз уңында тотмыйм. Хәер, бу да бик вак нәрсә түгел — аның авызыннан чыкан сүзләр тормышка ашучан. «Илдә бер генә президент булырга тиеш» — дигән тәкъдим керткән иде бит, хәтерләсәгез…
Хәзер ул халык дошманнары турында сөйли…

“Чит ил агентлары”мы?

Бер карасаң, бөтенләй урынсыз да түгел кебек. Бу социаль челтәрләрдә аеруча ачык күренә. Россияның гади генә берәр авылында туып, бөтен авырлыкны күреп үсеп вакытында чит илгә чыгып качкан ватандашларыбызның күбесе бүген океан аша тоташ Россияга пычрак яудыра. Җитәкчеләрен генә тиргәсәләр артык эч пошмас иде, аларны вакыты белән мин үзем дә сүгәм. Ләкин монда шушы дәүләтнең начарлыгына түзеп яшәгән өчен гади халыкны да, шул исәптән мине дә гаеплиләр. Үз ирегемне яклап сугышка чыкмаган өчен мин гаепле икән. Кол икән мин. Һәм шушы коллардан торган дәүләтне җимерергә кирәк икән. Әгәр халык-ара хәлләр кискенләшеп, сугыш-фәлән чыга калса, океан артындагы авылдашым безнең өйгә табан очкан  бомбага карап кул чабып торачак икән.

Һәртөрле санкциялар кертелгән саен, Россияның хәле мөшкелләнебрәк киттте дип тегеләр шатланыша. «Шул кирәк ул империяга!», «Аңа шул кирәк» — диләр. Белмим, фәләнешәр миллионга туйлар, юбилейлар уздыручы ватандашларыбыз ул мөшкеллекне сизә микән? Ә мин сизәм. Минем кебек үк гади халык та сизә. Ә тегеләр океан артыннан шатланышалар безнең мескен хәлдә калуыбызга. Аларга куаныч.

Үзләрен урыс халкының патриотлары дип күрсәтүчеләр шулай кылана. Ярый, урысның үз дине инде — үзенчә чукынсын.

Татарның милләтпәрвәрләре дә кимен куймый. Арттырып та җибәрәләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызга кадәр чокып чыгаручылар бар. Янәсе, алар татар өчен сугышмаган, ә Россия данын яклаганнар. Аларны океаннарның бу ягыннан да куәтләп торучылар табыла. Гитлер җиңсә, янәсе, яхшы булыр иде. Гитлер алтын подноска салып татарга азатлык, дәүләтчелек алып килер иде дип өметләнүләредер инде. Бу фикерләр җитди кыяфәт белән әйтелмәсә, көлеп кенә куяр идең. Әмма бүген дә чын-чынлап: «Россия гына җимерелсен, без иреккә чыгачакбыз. Америка, яки Европа азатлык китерәчәк, дәүләт төзеп бирәчәк» — дип уйлаучылар җитәрлек. Аяныч, күпләрнең азатлык турындагы хыяллары хуҗа алыштыру ниятеннән ары китәлми. Хәер, шулай булырга тиештер дә. Азатлык ул богаулардан арыну гына түгел бит әле, барыр юнәлешең дә, атларлык хәлең дә булу кирәк.

Ә ерак илләрдәге милләтпәрвәрләребез безне, монда яшәүчеләрне, мескенлектә гаепләүдән узмый. Дөрес гаеплиләр, әлбәттә. Яратып тәнкыйтьлиләр. Халыкның бүгенгесе, киләчәге өчен ихлас борчылалар. Тик мин сантый гына һаман аңлый алмыйм. «Халкыңны шулкадәр нык яраткач, ник син аның янында түгел соң?» — дип аптырыйм. Авыр хәлдә чирләп яткан газиз анасын телефон аша дәвалаган кеше күз алдыма килә.

Тик мин аларны гаепләмим. Чыгып китәр өчен җитди сәбәпләре булгандыр. Авыр чакларында якты чырай күрсәткән яңа илләре хәзер, бәлки, шуның әҗерен сорыйдыр. Бөтен нәрсә өчен дә түләргә туры килә ич. Бәлки, беркем дә мәҗбүр итмидер, бары тик  үзләре белән алып киткән кимсенүләрне, рәнҗешләрне шул рәвешле кире кайтаралардыр.

Алар сүзе халык тормышына әлләни йогынты ясый алмый, әлбәттә. Ә менә «идеологик диверсия», «тәэсир итү агентлары», «халык дошманы» кебек күптән онытыла башлаган терминнарның ешрак кабатлануына сәбәпче була ала.

Чүт кенә тарих

«Халык дошманы» дигән термин беренче булып Рим империясендә кулланыла. Халык дошманы корал тотып илгә каршы сугышкан дошман солдатына тиңләнә һәм кичекмәстән юк ителергә тиеш була.

Француз революциясе елларында (1789 — 1799) бу сүзне кабат искә төшерәләр. Ул баштарак «революция дошманнары» дигән мәгънәдә кулланыла. Һәм Беренче француз республикасының югары башкарма органы Милли Конвент 1794 елның 10 июнендә кабул иткән «Революцион трибунал турындагы закон»га нигезләнеп киң колач җәя. Бу закон буенча көч, яки хәйлә белән азат җәмгыятьне юк итеп король хакимлеген кире кайтарырга теләүчеләргә, аристократларны һәм фетнәчеләрне яшереп калучыларга, патриотларны яманлаучыларга, ялган хәбәрләр таратып революция рухын сүрелдерүчеләргә үлем җәзасы карала. Шул рәвешле бу закон режимга каршы килүчеләрне билгеләү, эзәрлекләү һәм аерым катламнарга юнәлтелгән массакүләм террорны аклау коралына әйләнә.  Революцион трибунал көн саен иллеләп кешене үлемгә хөкем итә.

Россиядә дә бу сүз беренче тапкыр 1917 елның августында контрреволюция белән көрәш Комитеты чыгарган листовкаларда, кулланыла. Хәрби диктатура урнаштырып большевикларның властька килүен кисәтергә теләгән Рус армиясенең Югары главнокомандующие генерал Л. Г. Корниловны халык дошманы дип атыйлар. 1917 елның 28 ноябрендә Халык Комиссарлары Советында ясаган чыгышында бу сүзне В. И. Ленин да куллана. Кадетлар партиясе әгъзаларын ул халык дошманнары дип атый, «кулга алынырга һәм революцион трибунал хөкеменә тапшырылырга тиешләр» — дип белдерә. Төрле фетнәләр, гражданнар сугышы, дин белән көрәш, һ.б. каршылыклар нәтиҗәсендә «халык дошманнары» артканнан арта бара. Алар белән көрәшне көчәйтү кирәклеген Сталин нәкъ шулай дәлилли: «Социализм төзү дәверендә сыйнфый көрәш кискенләшә: контрреволюционерлар, шымчылар, диверсантлар, үтерүче врачлар һ. б. күбәя.»

Халык дошманнарын ачыклау өчен төрле җәзалар кулланыла. Бу өлкәдә активлык күрсәткән сизгер кешеләрне хуплыйлар, ә мөмкинлеге булып та дошманны күрсәтмичә калган кешенең үзен дә хөкемгә тарталар. Шул рәвешле бер-берсе өстеннән донос язучылар, яла ягучылар  барлыкка килә. Кайберәүләр моны кәсепкә әйләндерә һәм тирә-юньдәгеләрне дер калтыратып тора. Чөнки син илеңне ничек кенә яратсаң да, нинди генә зур урында утырсаң да шушы өтек кенә бер бәндәнең сүзе белән «халык дошманы»на әйләнүең бар.

СССР-ның соңгы «халык дошманы» булып эчке эшләр министры Л. П. Берия исәпләнә. 1953 елның 26 июнендә ул «Коммунистлар партиясенең һәм совет халкының дошманы» дигән билгеләмә белән партиядән чыгарыла.

Сөекле дошманыбыз

Күренүенчә, әлеге термин тотанаклы тормыш шартларында түгел, ә һәртөрле сәяси һәм икътисади кризислар чорында колач җәйгән. Һәм һәрвакыт тышкы дошманнар булган. Дошманнар белән көрәшүне сәбәп итеп, системага уңайсыз шәхесләрне һәм катламнарны юк итү коралына әверелгән. Дошман эзләү — көрчеккә терәлгәннәр юанычы. Ул үз җитешсезлекләреңне киметеп күрсәтүгә, хаталарыңны дошман эшчәнлегенә япсартып, гөнаһларыңны аклауга хезмәт итә. Шуңа күрә, авыр хәлдә калган кешегә дә, илгә дә дошман кирәк. Тормышта булмаса, аны уйлап табалар.

Бүген, аллага шөкер, зур дошманыбыз бар. Ул Америка. Ил тоткасы булган зур абыйларыбызның балалары, яки оныклары шунда яшәвен, яки укуын исәпкә алсаң, бу дәүләтне гади генә «дошман» дип әйтү усал яңгырый. «Сөекле дошманыбыз» дип әйтергә кирәк.

Ике полюслы дөнья барлыкка килү ике илгә дә отышлы сыман. Һәртөрле санкциялар керткән булып ике як та үзенең күптән җыелып килгән проблеммаларын хәл итәргә тырыша.

Теге илдән, әйтик, апельсин кертү тыелган икән, аны бу илнеке белән алыштырырга мөмкин. Шул рәвешле, санкция дигәне базар бүлешүгә генә кайтып кала. Дефицит барлыкка килми, бушаган урынны конкурентлар алмаштыра. Табыш башка кесәгә, җайлырак урынга күчә.

Ләкин дошман кирәк. Илгә дошман янаганда, аны саклый алырлык патриотик оешмалар кирәк. Патриотлар тәрбияләргә, илне, халыкны бер йодрыкка тупларга кирәк. Һәм әлбәттә, төрле патриотик чараларны финанслау мәсәләсен дә бик отышлы хәл итәргә: тиешле кесәләргә тиешенчә керерлек булсын ул. Урамда «ура» кычкырып йөргән яшь-җилкенчәк, әлбәттә, мондый ук нечкәлекләрен белмәсә дә ярый. Яратсыннар туган илләрен, илне яшьләр яратырга тиеш.

Һәм шушы шау-шу астында һәртөрле тыюларны, мәхрүм итүләрне законлаштырырга була. Кирәкмәгән матбугат басмаларын ябарга. «Илгә дошман яный, ә алар вак-төяк кимчелекләрне күпертеп дәүләтнең бердәмлеген кашата.» Яки системага каршы фикер йөртүче тәэсирле кешеләрне авызлыкларга. «Дошман тегермәненә су коя. Чит ил агенты, халык дошманы.» Яки төрле төркемнәрне, хәтта милләтләрне бастырырга. «Мондый көчергәнешле чорда без бердәм булырга тиеш. Һәртөрле милләтләргә (төркемнәргә) бүленү ватанның иминлегенә куркыныч тудыра.» Хәер, нигә санап торырга инде?!. Реперссив чараларның барсын да кулланырга мөмкин. Һәм беркем дә кискен каршы чыкмаячак, чөнки һәркем аңлап тора — ил болай да авыр хәлдә, илгә дошман яный…

Без һәрвакыт әзер!

«Халык дошманы» төшенчәсе матбугат чараларында да еш ишетелә. Теге яки бу вакыйганы сәбәп итеп аны төрлечә кабатлыйлар.

«Безнең илгә янаучылар саны гаҗәп тизлек белән үсә, аларның берничәсе туксанынчы еллардан ук килә, ә күбесе соңгы вакытта ачылды…» — дип интернетта дошманнарның исемлеген тәкъдим итүче сайтлар да бар. Берәүләре дәүләтләр исемлеген китерә, икенчеләре — күренекле кешеләрнекен. Дошманнар арасында Горбачев белән Ельцинны да, И. Охлобыстин белән С. Слепаковны да, хәтта Хрущевны да күрергә мөмкин. Шулай ук төрле катлам, төрле өлкә кешеләрен дә дошман күрүчеләр бар. Аларның кыскача исемлеге болайрак: олигархлар, экстремистлар, шпион галимнәр, сепаратистлар, Россия составыннан чыгарга теләүчеләр, артык ирекле кешеләр, милләтчеләр, сектантлар, болачыл журналистлар, һ.б.

Халык дошманнары исемлеген тулыландыруда интернет кулланучылар үзләре дә бик актив катнаша. Фикер алышалар, яңа исемнәр тәкъдим итәләр. Кемнәрдер (аерым кешеләр) шуңа багышланган блоглар алып бара.

 Ә бу шомланырга мәҗбүр итә. «Безнең чорда репрессиялар булырга мөмкинме?” — дип сорарга да кирәк түгел ич. Халык моңа инде үк әзер. Бернинди боерык-фәрман көтеп тормыйча ул аны үзе үк эзли башлаган, дигән сүз  бит.

Сәбәбе дә гади генә кебек. Социаль катламнар арасындагы кискен аерма ул. Кемдер, әйтик, фәлән миллионлык машинада йөри, ә икенче берәү гомер буена эшләсә дә шундый авто алырлык акча җыя алмаячагын аңлый. Карашын да, яшәү рәвешен дә үзгәртеп карый ул, нидер эшләргә дә маташып карый, әмма тормышның җаен табалмый. Уңышсызлыкка юлыга. Бөтен гомере бер кризис кебек тоела. Һәм үзенең уңышсызлыгын аклау өчен аңа дошман кирәк. Һәм ул эзли. Һәм таба. Дошман эзләп табу өчен хыяллары җимерелгән кешедән дә кулайрак корал юк.

Бер мәлне соңгы көннәрен тутырып килүче бар бабай аптыраткан иде. Авылларында бер фермер бар инде. Гомер буе Себердә эшләп җыйган акчасын үз авылын үстерүгә тотарга булган ул. Техника алып җыйган, басулар алган. Тик берничек тә мантып китә алмый. Халык инде эшләмәскә өйрәнгән, кирәк-ярак кыйбат, табыш юк дәрәҗәсендә. Әмма тезеп куйгач, бөтен техникасы матур булып күзне кыздырып тора.  Теге карт шуларга карап-карап торды да:
— Атарга кирәк бу бәндәне, — дип куйды, — Кулак бит инде бу. Бөтен тракторын талап алырга.

Хәтта талап алса да ул техника белән әлләни майтара алмый, бик кыйммәт хакка сатып җибәрсә дә табышының рәхәтен күрерлек гомере калмаган инде картның. Әмма ул бу хакта уйламый. Ул үзенең әрәмгә узган гомере турында уйлый. Үзе әлләни майтара алмагач, нидер эшләргә тырышучыны дошман күрә.

Бөтен репрессияләрнең нигезендә менә шушы нәрсә ята. Ниндидер юлбашчы да, диктатор да түгел. Канәгатьсезлек. Җимерелгән хыяллар. Һәм әрәм узган гомерең, бәхетсезлегең өчен кемнәрдәндер үч алу теләге.

Бәхетлеләр дошман эзләми, бәхетле кешене дошман үзе таба.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.2MB | MySQL:59 | 1,386sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика