Гаделлек эзләү - Марат Кәбиров
Караш

3. Гаделлек


Адәм баласын һәрвакыт тинтерәтеп торган тагын бер нәрсә — гаделлек эзләү. Авыррак күренешләрдә калсак без һәрвакыт сөрән салабыз:”болай булырга тиеш түгел! гаделлек кайда?!” Мондый сораулар инде адәм яралганнан бирле кабатлана. Сөңге тотып мамонт артыннан йөгереп йөргән шәрә кеше космос киңлекләрен айкар мөмкинлеккә ирешкән, катлаулы компьютерлар уйлап тапкан, ә гаделлекнең кайда икәнен әйтеп бирә алмаган. Бер карасаң, гади генә нәрсә кебек үзе…

Мин сиңа йөз сум бирәм, ә син кибет суыткычыннан алып бер тавык тоттырасың. Тавыкның хакы шулай. Гаделме? Гадел.
Без икебез дә риза. Һәм беребез дә: “Кайда гаделлек?!” – дип кычкырмый. Кычкырырлык урын да юк. Синнән товар, миннән акча. Бар да тәртиптә.

Мин сиңа ниндидер изгелек итәм. Ну, әйтик, акча биреп торам. Синең бик авыр вакытың, кече кызыңны укырга керткәнсең, өлкәнен туй үткәреп кияүгә биргәнсең… хәзер кредитка алынган иномаркаң өчен түләргә кирәк. Түләмәсәң, суд белән яныйлар. Ә “залогта” – фатирың. Һәм мин сиңа акча биреп торам. Егерме мең. Син илтеп түлисең. Миңа рәхмәтләр яудырасың. Һәм миңа түләр вакытың җиткәч, юкка чыгасың. Гаделме? Юк. Ләкин сине дә аңларга мөмкин. Көтмәгәндә, табышың кимегән, эшләгәнең өчен акча ала алмыйсың. Ә теге кредит тагын килеп җитә. Өстәвенә мин дә бар. Һәм син беркадәр югалып торасың да гафу үтенеп шалтыратасың. Аңларга мөмкин. Чурт с тобой…

Күпмедер вакыт үтүгә мин кыен хәлгә калам. Акча кирәк. Ә синең эшләр хутта. Һәм син ярдәмгә киләсең. “Ярый, теге чакны онытмадым әле. Мөмкинлегең булганда кире кайтарырсың”- дисең. Гаделме? Гадел.
Без икебез дә риза. Изгелеккә — изгелек.
Шулай булгач, гаделлек нәрсә соң? Ниндидер товар, яки эш-гамәл өчен үз бәясен кайтарумы?

Ләкин эш-гамәлнең төрлесе бар.
Син мине бер җаен туры китереп, канга батырып кыйнап ташлыйсың. Мин. әлбәттә, аякка басам. Һәм сине тагы да ныграк итеп тукмап ыргытам. Гаделме? Гадел.

Ярый. Ары китәбез. Син мине үтерәсең, ди… Күз алдына гына китер… Юк, болай булмый. Күз алдына китерү дә кыен. Борын заманнардан ук килеп, кайбер халыкларда бүгенгәчә сакланган “үч кайтару” төшенчәсе бар. Кемнеңдер нәселеннән берәүне үтергәннәр икән, шул нәселнең бер вәкиле үтерүченең үзен, яки аның варисын һәлак итәргә тиеш булган. Шунсыз ул үзен мыскылланган итеп сизгән.
Гаделме?
Ә минем өчен бу коточкыч булып тоела.

Гаделлекне ниндидер эш-гамәл өчен үз бәясен кайтару дип уйлаганда, әлбәттә, гадел. Шуңадырмы, “үч алу” төшенчәсе күп гасырлар буена дәвам иткән. Һәм аны гаделлек дип уйлаганнар. Бәлки, борынгылар без күзаллаганча ук сантый булмагандыр. “Кемнеңдер гомеренә кизәнәсең икән, үзеңне генә түгел, ә туачак балаларыңны да куркыныч астына куясың!”- дигән кисәтү ята монда.
Димәк, гаделлекнең төп принцибы болай булып чыга:”Изгелеккә — изгелек, явызлыкка – явызлык!”

Ә хәзер язма башындагы ситуацияны тагын бер кат әйләндереп карыйк. Мин сиңа йөз сум бирәм, ә син кибет суыткычыннан алып бер тавык тоттырасың. Тавыкның хакы шулай. Гаделме? Гадел. “Изгелеккә — изгелек.” Әмма ул тавыкның гомерен кая куясың? “Үлемгә — үлем”ме?

Яки урман кискәндә берәүне агач баса. Гаделме? Түгел. Ул яшь, көчле иде әле. Гаиләсенә йорт салып кертергә теләгән иде. Алма кебек хатыны, ике баласы ятим калды. Ничек гадел булсын?! Түгел!!! Үлем гадел була аламы ни ?!. Ә бит ул кеше дә үсеп утырган агачның гомерен өзәргә тырышкан иде. Киресенчә килеп чыкты.

Гаделлек төшенчәсе кешенең табигатькә булган мөнәсәбәтенә кагылмый, димәк. Ул бары тик кеше-ара мөнәсәбәтләрдә генә чагылыш таба. Табигатькә карата теләсәң нәрсә кыланырга мөмкин. Бу ярый. Гадел. Дөрес, мәҗүсиләрдә киселгән агачлардан, аулап алынган җәнлекләрдән гафу сорау йолалары булган. “Гафу ит инде безне, болан туган. Гомереңне өздек. Тик аңларга тырыш, ашыйсы килә бит, яшәү өчен шулай кирәк…” Әмма моның белән генә адәм баласы ит ашаудан да, агач эшкәртүдән дә туктамаган.

”Изгелеккә — изгелек, явызлыкка – явызлык!” дигән нәрсәне гаделлек принцибы итеп алсак, ата-бабалардан калган әйтемне кая куясың? “Таш атканга аш белән ат,” – дигәндә алар балаларын гаделсезлеккә өндәгән булып чыга мени? Юк, әлбәттә.
Шуңадыр, түбәндәге билгеләмә миңа якынрак тоела. Гаделлек — ниндидер эш-гамәл өчен үз бәясен кайтару. Кайчагында хәтта изге аванс белән. Чөнки кайсыбердә кырыс булып тоелса да, ул изгелеккә (кеше-ара мөнәсәбәтләрне көйләүгә — үрнәк, яки сабак бирүгә) юнәлтелгән.

Балалар да бер төрле генә булмый. Кемдер акыллырак, кемдер чибәррәк, кемдер яхшы күңеллерәк, кемдер эшчән, кемдер ялкау… санап бетергесез. Һәм шул сыйфатларга карап социаль гаделсезлек тә барлыкка килә. Без бер үк заводта тир түгәбез, син тиз дә сыйфатлы да эшлисең, ә мин – юк. Хезмәт хакын икебез дә бердәй алабыз. Яки шул ук әдәбиятта. Синең әсәрләрне бик өнәп бетермиләр, ә мине никтер укыйлар. Гаделлек кайда?! Югыйсә, икебез дә бер үк сукмактан йөрибез, дус яшибез. Гадел буласыбыз килә, әмма син яхшырак язалмыйсың, мин начаррак язалмыйм. Яки мәхәббәт фронтында. Бер гүзәл артыннан бөтен ир-егет чабып йөри – чибәрлегенә һушлары китә. Ә икенче кызга (ул акыллы да, уңган да, изге күңелле дә) борылып караучы да юк – матурлыгы чамалы.

Болары инде кешедән генә торган әйберләр түгел, ә табигатьтән бирелгән күренешләр. Димәк, гаделлек төшенчәсе табигать кануннарына туры килми. Ул берәүләрне матур, икенчене ямьсез итеп тудыра. Мәче күсе артыннына чаба, эт мәче артыннан… Һәр үсемлек, һәм җәнлек кемдер өчен ризык ролен үти. Табигатьтә гаделлек юк.

Гаделлек – адәм балалары арасындагы кискен аермалыкларны җайга салу өчен, кеше акылы һәм тәҗрибәсе уйлап чыгарган уйдырма. Ул тормыш итүнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең идеалдагы варианты. Хыял. Һәм кеше шушы хыялга омтылып яши, тормышны да, үз-үзен дә шушы хыялга ярашлырак, димәк, матуррак һәм бәхетлерәк итәргә тырыша.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.05MB | MySQL:67 | 4,012sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика