татар
Караш

Һи, безнең татар…


Без мәдәниятне дә, әдәбиятны да рухи азык сыманрак кабул итәбез бит инде. Шуңа микән, бу өлкәгә багышланган еллар беркадәр сәеррәк, хәтта кәмитрәк булып ишетелә. «Мәдәният елы… Әдәбият елы…» Сез дә шулай ишетәсез микән?.. Бу ничектер: «Төшке аш ашау елы… Кичке аш ашау елы…» — шикеллерәк… Әйтерсең, башка елларны төшке ашны да, кичке ашны да ашамыйлар… Фу, ялгыштым… Әйтерсең башка елларны мәдәният белән дә, әдәбият белән дә шөгылләнмиләр…

Әлбәттә, әдәбият елы дип кенә язучылар күбрәк, яки яхшырак яза башламый инде. Моңа кадәр кулына бер китап та алып карамаган кеше егылып ятып роман укырга тотынмый. Проблемалар да: “Бәйрәм хөрмәтенә!” — дип үзлегеннән генә хәл ителми. Әмма бу җәмәгатчелек игътибарын әдәбиятка юнәлтү өчен бер сәбәп була ала. Һәртөрле парк-скверларда, ишегалларында уздырыла торган бик үк табиги булмаган әдәби-мәдәни чаралар турында гына сүз бармый. Алары да кирәк. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә алган һәрбер нәрсәне эшләргә кирәк. Игътибар кыйммәт тора. Чөнки әдәбият бүген үсүендә тоткарланып калган бала хәлендә. Ул бала турында хәстәрлек күрмисең икән, дәвамың юк дигән сүз.

Әдәбият проблемасы дигәндә, мин язучылар эшчәнлеген генә күз алдында тотмыйм. Язучылар эшли, аларга тел-теш тидерерлек түгел. Бүгеннән бөтен дөньяга яңгыратырлык әсәрләр бар. Ләкин андый әсәрләрнең күбесе үз вакытында дөнья күрә алмый. Дөнья күргәннәрен халыкка җиткерү, тарату механизмы юк. Укучыларның зәвыгын, таләбен, ихтыяҗын өйрәнү, язучы белән китап укучы арасында тыгыз бәйләнеш булдыру өчен бернәрсә дә эшләнми. Нәтиҗәдә, дөньяны яулый алырлык әсәрләр үз татарыбызга да таныла алмыйча кала.

Бу эшне иң беренче чиратта: “Сез бит китап бизнесы белән шөгылләнәсез. Өйрәнегез укучылар ихтыяҗын, таратыгыз үз продукциягызны, яңа базарлар ачыгыз,” дип нәшриятлар җилкәсенә өяргә, һәм ниһаять, язучының үзенә япсартып калдырырга мөмкин. “Синең эшең китап язу гына түгел, давай, әсәрләреңне таныту һәм тарату белән дә шөгыллән. Укучыларың белән даими бәйләнештә яшә…” — һ.б., һ.б. Ләкин болар ярдәм итмәячәк. Чөнки проблема инде җитлеккән һәм аны бары тик дәүләт күләмендә мәдәният, мәгариф һәм башка юнәлешләрдә эшләүче көчләрне җәлеп итеп кенә җиңәргә мөмкин.

Чынлап та проблемамы соң бу? Әлбәттә. Үз әдәбияты белән вакытында танышып бара алмаган укучы аны юк дип уйлый һәм башка әдәбиятка тартыла. Читләшмәгәннәрендә дә үз әдәбиятына сәер караш барлыкка килә. “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы чыккач, анда “Небитаемый остров” тапшыруы белән охшашлык табучылар булды. Бәлки, бардыр. Тик роман язылганда ул тапшыруда катнашучыларның күбесе үсеп тә җитмәгән булган әле. Шул рәвешле, үз вакытында басылып чыкмауы һәм танылмауы әсәрне икенчел итә. Мондый хәл бер миндә генә булса, бу минем генә проблема булыр иде. Кызганычка каршы, башка язучыларда да шундый ук хәлләр бар. Зөлфәт Хаким, Галимҗан Гыйлман кебек язучыларыбыз моннан ун-унбиш ел элек эшкәртеп ташлаган темаларны кайбер рус язучылары бүген күтәрә. Танылалар. Һәм татар укучысына рус язучылары түгел, ә безнекеләр икенчел булып күренә.

Мондый күренеш китап укучыда безнең әдәбият икенчел икән, дигән караш уята. Әлеге мөнәсәбәт тоташ милләткә күчә һәм: “Һи, безнең татар… Без беткән халык бит инде” — дип әйтергә мәҗбүр итә. Үзебезнең арада ук шундый хәлләр булгач, башка милләт вәкилләре белән мөнәсәбәтне әйтеп тә торасы түгел инде. Беренче карашка гади генә булып тоелган нәрсә, шул рәвешле, милли иминлек проблемасына әверелә.

Әдәбият проблемасы беркайчан да фәкать әдәбиятныкы гына була алмый. Әдәбият ул бары тик барометр гына. Тормыш барометры. Бернинди фактлар да, саннар да, башка мәгълумәтләр дә кирәкми, сез бары тик кайсы халыкның әдәбияты ни дәрәҗәдә танылган икәнен генә карагыз. Шуңа карап бу халыкның нинди хәлдә яшәвен билгеләп була. Хәер, бу хакта соңрак…

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.14MB | MySQL:69 | 2,006sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика