Изгелек - Марат Кәбиров.
Караш

4. Изгеклек


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Гомер буена адәм баласы изгелек кылып яшәгән кешеләрне ярата, алар турында хикәятләр сөйли, җырлар чыгара, хәтта табына дисәң дә артык хата булмастыр. Кайберләрен дөньядан китеп бик күп еллар узгач та чиксез хөрмәт белән искә алалар. “Нинди әйбәт кеше иде бит. Изге җанлы иде!”- диләр. Һәм гадәттә үкенеч белән:”Кадерен белеп җиткермәдек бугай…” – дип тә өстәп куялар. Мин инде соңгы сүзләренә күнегә дә барам кебек. Кемнеңдер изгелекле икәне турында сөйләсәләр, ул һәрвакыт шулайрак тәмамлана. Һәм сөйләүчене дә аңлыйм – үзе яхшы кешегә кадер-хөрмәтне дә зуррактан күрсәтәсе килә.

Әдәби әсәрләрдә булсынмы, халык телендәме изгелекле кешеләр һәрвакыт югары бәяләнә. Халык изгелеккә табына. Балаларын олы юлга озатканда:”Явыз юлларда йөремә, изге юлларда йөре!” – дип калалар.

Безнең халыкта бу сүз “шәфкатьлелек”, “рәхимлелек” төшенчәләреннән тыш беркадәр илаһирак, диннирәк төсмер дә ала. Ислам изге. Пәйгамбәрләр изге. Һәм “изге кеше”  дигәндә кылган гамәлләре белән пәйгамбәрләргә якынрак торган эчкерсез, якты шәхесләр күз алдына килә кебек. Хәтта үзләре диндар ук булмасалар да.

Адәм балалары арасында изгелектән дә югарырак бәяләнгән бер сыйфат та юк.
Шул ук вакытта, изгелекле кешеләрдән дә авыррак тормышта яшәгән башка берәү дә юк.

Бу сер түгел, яңалык та түгел – һәркем күреп, белеп тора. Һәркем моның гадел түгеллеген аңлый. Каршы килә. Һәм бу күренеш адәм яралганнан бирле бер үзгәрешсез дәвам итә. Шулай булган, шулай калачак.

Нәрсә соң ул изгелек?

Башкаларның хәстәр-мәшәкатен, бәла-казасын, моң-зарын үзенеке кебек күреп ярдәм кулы сузу.

Соң, шулай булгач? Башкаларга ярдәм иткән кешенең тормышы ник авыр булырга тиеш?

Изгелекнең дә төрлесе була. Җәйге челләдә сусап атлаган юлчыга бер чүмеч су тәкъдим итү – яхшы. Югыйсә, ул бахырның инде кибегүдән иреннәре ярылып бара. Авыл урамында кибет тә, кое да юк. Кешеләргә кереп сорарга кыймыйдыр, башка авыл бит. Ә синең кое – әнә генә. Бир, эчсен – савап булыр… Ачлыктан интегеп йөргән таҗик хатынына ун сум тоттырып китү дә – изгелек. Бер баласын күтәргән, әнә, икесе итәгенә ябышкан. Балаларына ләвәш булса да алыр. Ә синең кебек киң күңеллеләр табылса, ярыйсы гына табынлык та җыелыр. Рәхәтләнсен, әйдә! Күңелеңнең дә күтәренке чагы – әле генә хезмәт хакы алдың, бераз арттырганнар…

Бу гамәлнең, әлбәттә, икесе дә – изгелек. Урамдагы юлчы да, бала иярткән таҗик хатыны да моны яхшы аңлый, дөрес бәяли. Һәм изгелек кылудан синең бер җирең дә кителеп төшми: кое – ихатаңда, акчаң – кесә тулы. Үзең берни югалтмыйсың, ә башкаларга – сөенеч.

Хәзер әлеге күренешне аз гына башка яссылыкка күчереп карыйк.
Чүл буйлап барасың. Барыр җирең ерак, ә турсыгыңда ике йотым гына суың калган. Бирер идеңме аны каршы очраган юлчыга?

Менә бу сорауга инде кинәт кенә төгәл җавап биреп булмый. Суың белән уртаклашмый узып китсәң дә гаепләп булмый. Ул бөтенләй таныш түгел кеше, ә синең яшисең килә. Әлбәттә, ике йотым белән үзең дә әллә кая бара алмассың, ләкин яшәү теләге ул хакта уйлатмый. Гомернең һәр мизгеле кадерле. Хәтта газапка тиң булса да. Ә шул ике тамчыдан теге адәмгә дә өлеш чыгарсаң… Бу – изгелек. Ә бәлки, батырлыктыр да.

Батырлык дигәннән, хәзер шәһәр урамына күчик. Таҗик хатынына унлык тоттырып ары киттең, күп тә үтмәде урыс карты килеп махмырдан котылырлык сорады, бераздан дисбесен тартып татар карчыгы килеп чыкты… Син баш тарта алмыйсың, чөнки һәркайсы жәл, һәркайсына ярдәм итәсе килә. Шул рәвешле ярдәм итә-итә өеңә кайтып җиткәнче айлык зарплатаң юкка чыкты. Ярый, хатының тиргәшмәде әле. “Ахмак!” – диде дә бетерде.
Изгелекме бу?

Чүлдә очраган юлчыга соңгы тамчы суыңны эчертү сыман инде. Соңгы тиенеңә кадәр биреп бетердең ич. Әлбәттә, изгелек! Бәлки, батырлыктыр да әле?.. Ә бәлки, ахмаклыктыр. Гаиләң өлешенә дә кердең ич, алар синең акчага өметләнеп торалар иде. Хәер, бу ике төшенчә бер-берсеннән артык ерак йөрми. Батырлык ул – зур максат хакына эшләнелгән ахмаклык.

Менә изгелекнең географиясен дә чамаладык. Ул батырлык һәм ахмаклык арасындагы төшенчә.

Изге күңеллеләрнең һәрвакыт авыр тормышка дучар булу сәбәбе дә ачыклана төште. Урам буенда хәер соранучылар бетмәгән шикелле үк, синең ярдәмең белән файдаланып калырга теләүчеләрнең чиге-чамасы булмаячак. Хәтта миллиардер булсаң да аларга акча җиткерә алмаячаксың. (Изгелек итү – акча бирү белән чикләнми, әлбәттә. Мондый мисал китерүем – мәсьәләне ачыграк күзаллау өчен.) Чынлап та мохтаҗлар армиясенә, хәйләкәрләр һәм көнчелләр өстәләчәк. “Ник синең кесәңдә миллиард та, минекендә миллион гына? Кем әле син шул кадәр?! – диячәк алар эчтән кара көеп, – Әйдә, миңа да ярдәм ит!” Һәм син ярдәм итәчәксең, ә көннәрнең берендә, хәерчегә калып туктагач, таныган да кеше булмаячак. Үз кадерен үзе белмәгән адәм кемгә кирәк инде…

Чиксез дәрәҗәдә изгелекле булу – үз шәхесеңне бәяли белмәү нәтиҗәседер дә. Зур шәхесләр зур максатлар белән яши. Ә монда инде кискен адымнарга барырга да туры килә. Ә максатың юкта, изгелекле булу җиңел. Акчаңны, вакытыңны, хезмәтеңне һ.б. кемгәдер бүлгәләп бирүдән тәм дә табасың хәтта. Чөнки алар үзеңдә барыбер файдасыз ята. Син аларны үзаллы рәвештә куллана алмыйсың. Әйтик:”Үз фәнни лабораториямны оештырам да ракка каршы дару уйлап табам!” – дип янып йөргән галим кесәсендәге акчасын урамдагы теләнчеләргә таратыр идеме?

Димәк, изгелекнең чамасы булырга тиеш. Урамдагы теләнчегә ун сум биреп китү – изгелек. Әгәр кесәңдә һичьюгы тагын йөз сум булса. Ә соңгы акчаңны тарату – чиксез зур изгелек – ахмаклык. Ахмаклык, чөнки бу – барны туздыру дигән сүз генә.

Берәр изге бәндә табылып:” Әйдә, син берни дә эшләмә, мин сиңа җир бирәм, акча түләп торам, үзең теләгәнчә ял итеп кенә ят”, – дисә сөенер идегезме? Әлбәттә инде! Ә хәзер күз алдына китереп карагыз, Президент изгелекле булырга теләде, ди. Казнадагы акчаны халыкка таратып бирде, җирне дә шулай ук бүлде, эшчеләрне, укытучыларны, врачларны, тәртип сакчыларын ял итеп кенә ятыгыз дип өенә кайтарып җибәрде… Нинди дәрәҗәдә фаҗига буласын чамалагансыздыр?! Ә ил күләмендә фаҗига ясаучыларны “явыз” дип атыйлар…
Шулай итеп, изгелек белән явызлык арасы да бик якын булып чыга…

Менә инде изгелекнең ни өчен шулкадәр югары бәяләнүен ачыклый яздык. Дөньяда адәм балаларына хас булган әллә күпме сыйфат бар. Мескенлек һәм батырлык, акыллылык һәм ахмаклык, комсызлык һәм юмартлык, көнчеллек, кырыслык, ялкаулык, эгоистлык, гаделлек… Һәм тагын әллә нәрсәләр… Ә изгелек менә шушы сыйфатларның барсына да иң якын торганы, хәтта аларны бергә бәйләп, үзара килештереп тотканы. Чөнки изгелекле кеше эгоистка да, гаделгә дә, кырыска да, ялкауга да, акыллыга да, ахмакка да һ.б., һ.б. кирәк. Аңа мохтаҗлык зур. Шул ук вакытта, изгелегең аркасында мескен дә, батыр да, акыллы да, ахмак та булырга мөмкин.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика