Җинаятьчелек
Караш

Җинаятьчелек


Дөньяда берничек тә җиңеп тә, бетереп тә булмый торган нәрсәләр бар. Кешеләр аның белән көрәшә, төрле кануннар, әхлак нормалары, юк итү кораллары, көрәш технологияләре уйлап чыгара. Аерым төркемнәр генә түгел, тоташ дәүләтләр шул эшкә алына, төрле кампанияләр оештыралар — ә теге җиңелми. Юкка чыкмый. Аз гына яшеренеп тора да кабат үз эшенә тотына. Әнә шундый феноменнарның берсе — җинаятьчелек.

Изге китапларда да үтермәскә, урлашмаска, азгынлык кылмаска кушылган. Бер дә юктан гына түгел бит инде, димәк борын заманда да җинаятьчелек гөрләп чәчәк аткан һәм шуны беркадәр тыю максатында, алла исеменнән гап гади итеп: «урлашма, үтермә…» — дияргә мәҗбүр булганнар. Меңләгән, миллионлаган, миллиардлаган кеше дингә бирелгән, шул изге китапларны укыганнар, кечкенәдән үк урлашмаска, үтермәскә кирәген аңлап үскәннәр. Ә җинаятьчелек кимеп тә карамаган. Гаҗәп!

Сталин көрәшкән җинаятьчелек белән. Сатлыкҗаннар, шпионнар, дәүләт милкен үзләштерүчеләр эзләгән, тапкан… Ярты илне төрмәләргә, лагерьларга тутырып бетергән. Анда сыймаганнарын атып үтергәннәр. Булды. җитте. Бер генә җинаятьче дә калырга тиеш түгел. Калганнары да төзәлеп, кеше малына кырын карарга да куркып торырга тиеш. Ә юк! Җинаятьчелек бетмәгән. Сатлыкҗаннар, шпионнар, дәүләт милкен үзләштерүчеләр рәхәтләнеп күкрәк киереп йөри. Ә Сталин юк.

Башмак тузанын да Америка трибуналарында гына кага торган Никита Хрущев та заманында: «Мин әле соңгы җинаятьченең кулын кысачакмын» — дип вәгъдә биргән. Сүзен җилгә очыра торган адәм түгел бит инде, көчле держава җитәкчеләренең йокысын алган шәхес. Әмма ул да булдыра алмады. Хрущев юк, ә җинаятьчелек бар.

Бу хакта бер мин генә баш ватмыйм инде. хәтта Аристотель карт та уйланган. Һәм бик озак уйлый торгач, җинаятьчелек нигезендә әрсезлек, көнчеллек, курку, мин-минлек, власть башындагыларның гаделсезлеге кебек тискәре сыйфатлар ята дигән фикергә килгән.

Урта гасырда аны дин белән бәйләп караганнар һәм Иблис котыртуы дигәнрәк нәтиҗәгә килгәннәр. Һәм шайтан коткысына бирелү нигезендә яткан җиде төрле үлемечле гөнаһ барлыгын ачыклаганнар — тәкәбберлек, комсызлык, власть ярату, көнчеллек, бирәнлек, усаллык һәм күңел төшенкелеге.
Дөрес инде бер карасаң.

Менә минем кечкенә малай бер көнне песи баласы күтәреп алып кайткан. Матур гына, кечкенә. мескен генә. Ә өйдә аш пешә, өстәлдә — ит утыра. Вәт шул песи баласы аны-моны карап тормый гына шул өстәлгә менеп китте дә итнең бер калҗасын эләктереп тә алды. Күрәләтә, көпә-көндез талау бит инде бу. Ну, тал чыбыгына охшаш нәрсә белән куып төшерергә туры килде. Акыллы песи булып чыкты теге, башкача алай итмәде. Без янында чакта өстәлгә менеп тә карамый. Бары тик без юкта гына… берәр нәрсә сөйрәп алып төшә. Карак!
Болай карап торышка үзе бик власть сөючәнгә дә охшамаган, мин-минлеге дә, көнчеллеге дә сизелми, бик куркак та. бик әрсез дә түгел. Ә җинаять кыла — урлаша. Менә шушы песи баласы Аристотельнең бөтен акыллы фикерен юкка чыгарды да куйды. Әле урта гасыр галимнәренең дә фикрен шик астына куя — усал түгел, тәкәббер түгел, комсыз түгел (үзенә җитәрлек кенә ала), күңел төшенкелегенә дә бирелеп утырмый бугай. Хәер, кем белсен инде песи күңелен.

Карак дип хөкемгә тартып та булмый. Белми ич ул үзенең җинаятьче икәнен. Табигать баласы ич, ризык бар икән — ашарга кирәк, юк икән — табарга. Күсе-фәлән булмаганда, берәр чыпчыкны да эләктереп алырга мөмкин.
Песи турында шулай җентекләп сөйләвем аны бик яратудан түгел. Адәм баласы да табигате белән шуннан ерак китмәгән бит инде дип уйлаудан гына. Сөтимәрләр төркеменә керүче бер җанвар бит инде кеше дә. Һәм урлашу, үтерү аның табигатендә. Бу яшәү, исән калу өчен көрәшнең бер төре буларак барлыкка килгән инстинкт бит инде.

Әле күптән түгел генә галимнәр агрессивлык генын тапканнар. Менә шул генны тоткарлабрак торсаң, кеше бернинди җинаять тә кылмаячак дигән сүз. Булды ди булмый ни! Бик күп тәҗрибәләр ясый торгач, тагы шул ачыкланган: әгәр агрессивлык генын тыйсаң, кешедәге иҗади эшчәнлек тә тукталып кала икән. Димәк, эш адәм баласының табигатендә генә дә түгел.
Аннан соң, «җинаять» дигән нәрсә үзе дә кызык бит әле ул. Әйтик, патша Россиясе өчен Пугачев — җинаятьче, ә Совет иле өчен — каһарман иде.

Өлкәнрәкләр хәтерли торгандыр, элегрәк спекуляция җинаять булып исәпләнә һәм аның өчен җаваплылыкка тарттыралар иде. Хәзер бөтен халык — спекулянт. Һәм без аларны эшкуар дип атыйбыз. Без яшь чакта карате белән шөгыльләнү дә җинаять, аның өчен икешәр елга утыртырга мөмкиннәр иде. Әйткәндәй, без яшь чакта хәтта олы бурларны да утырталар иде, хәзер «олигарх» дип атыйлар…
Шул рәвешле, бер үк гамәл төрле дәвердә һәм төрле илдә төрлечә бәяләнергә мөмкин. «Җинаять» — объектив төшенчә түгел. Ул хакимнәрнең һәм закон чыгаручыларның теге яки бу гамәлгә карашы белән билгеләнә. Мәгълумәт тарату чаралары тарафыннан халык аңына сеңдерелә. Җинаять чын мәгънәсендә явызлык булмаска да мөмкин. Әйтик, бүген мкишер ашауны тыеп, моның өчен җәза билгелиләр икән, иртәгә ул җинаять булып исәпләнә. Шул ук вакытта чын явызлык та җинаятькә саналмаска мөмкин. Хәер, явызлык белән изгелек дигәне үзе дә чагыштырмача күренеш, ләбаса.

Хәзер җинаятьчелекне бетерергә тырышмыйлар да бугай инде. Бары тик ул дөньяны тулысы белән басып китмәсен дип кенә тырышалар. Бәлки, шулай дөресрәктер дә. Тыюлар да күп бит. «Чит ил агентлары турында» закон бар, сайтларның кара исемлеге турында, яла яккан өчен дә хөкемгә тартырга мөмкиннәр, аерым дәүләт турында хыял йөрткән өчен дә, санкция кертелгән илләрдән товар алган өчен дә, сүгенгән өчен дә, тәмәке тарткан өчен дә, чигүле трусик кигән өчен дә… И, саный китсәң, очына чыкмалы түгел. Һәркемне җинаятьче итеп хөкемгә тарттырырга мөмкин.
Кайчагында миңа җинаятьчелекне законнар һәм закон чыгаручылар тудырадыр кебек тоела…
Марат Кәбиров

------------
WordPress: 24.26MB | MySQL:56 | 2,148sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика