Көнчеллек - Марат Кәбиров
Караш

5. Көнчеллек


Әле без карап үткән яшәү мәгънәсе дә, иреккә һәм гаделлекә омтылу да, изгелек тә кешенең тормыш итүе өчен мөһим нәрсәләр. Төп үзенчәлекләре шунда алар дәвергә һәм аерым шартларга карап үзгәрәләр, хәтта капма каршы төсмерләргә ия булалар. Кайчагында яхшы сыйфатмы, әллә начармы икәнен дә төгәл билгеләү авырлаша. “Феномен” дип атавымның сәбәбе дә шунда.

Әлеге атамага дәгъва итүче тагын бер күренеш бар. Көнчеллек. Моның юньле нәрсә түгел икәне көн кебек ачык. Дөньяда көнләшүдән дә начаррак нәрсә юктыр да шикелле. (Сүз, әлбәттә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына бармый.) Шул көнчеллек аркасында каза күргән кешеләр дә чамасыз. Һәм аның кире сыйфат булуын, беркайчан да, бер эштә дә ярдәм итмәвен һәркем белә. Һәм ул рәхәтләнеп яши бирә.

Минем беркайчан да көнчеллекнең файдасы турында укыганым юк. Бер әсәрдә дә. Бөтен язучылар да аңа каршы. Әмма иҗат кешеләре арасына килеп керсәң, көнчеллекнең иң хәйран үрнәкләрен күрергә мәҗбүр буласың. Шау-гөр килеп, син дә мин сөйләшеп утырган биш кешелек төркем алдында син, алтынчы кешене, әйтик, язучыны (чынлап та талантлы язучыны!) мактап кара. “Ну, талант инде, малай, кешедә! Язып та карый ичмасам! Аның кебек беркем дә булдыра алмый бугай!” – дип җиппәр. Төркем бер мәлгә тынып кала. Шуннан дошмани карашлар сине бораулый башлый. Кемдер теш арасыннан чертләтеп төкереп куя. Кемдер сәбәп табып читкә борыла. Кемдер сәгатенә карап ала. Туры сүзлерәге булса, йөзеңә бәреп әйтә:”Тукта! Нәрсәсе бар әле аның һуш китәрлек?! Кем әле ул?..” Һәм шул алтынчы язучының шәхесеннәнме, әсәреннәнме гаеп табып берәр мисал китерә. Ә син шушы биш кешенең яшерен дошманына әйләнәсең.

Иҗат кешеләрен аңларга да мөмкин. Һәркемнең беренче һәм бердәнбер буласы килә. Кемнеңдер күләгәсендә калырга теләүче юк. Күләгәдә калырга тели торган кавем булса, алар бу һөнәрне сайламас, ниндидер заводта тимер кырыр, яки милиция формасы киеп урам буенда таяк болгап йөрер, һичьюгы берәр колхозда көтү көтәр иде. Иҗат ул башлангычы белән үк беренчелеккә, бердәнберлеккә, кабатланмас булуга омтылу. Шуңа да иҗатчыларның бер-берсе уңышын авыр кичерүе артык гаҗәп түгел.

Үзләре көнчеллек утында янып та әсәрләрендә кешелекнең шул феноменына “каршы көрәшүләре” дә аптыратмый. Көнчеллек ул – үз көчсезлегеңне тану. Ә берәүнең дә ачыктан ачык бөтен галәм алдында:”Мин фәлән язучыдан көнләшәм, чөнки ул миннән күпкә талантлырак та, булдыклырак та.” – дип әйтәсе юк. Шуңа берәү дә көнләшүен сиздерергә ашыкмый, көндәшен уздырырга җай чыкканын көтеп йөри.

Матбугатта чагылып калган кайбер әңгәмәләрдә:”Миннән нык көнләштеләр. Фәлән-фәлән кешеләр (күп очракта, исем-шәрифсез генә, кинаяләп әйтелә) аяк чалды…” – дигән сыманрак сүзләр дә еш ишетелгәләп кала. Бу елмаергә мәҗбүр итә. Үзеңнең бик зур фигура икәнеңне күрсәтергә, мактанырга телисең икән, ник шулай кыландырып торырга инде?!. Тот та әйт:”Мин әйбәт язучы!” – дип. Беркем дә гаепләмәс, чөнки без барыбыз да үзебезне хәйран яхшы дип уйлыйбыз. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар әле, шул көнләшеп аяк чалучы кешеләр дип, гадәттә, иң талантлы һәм иң танылган язучыларны күрсәтәләр. “Ну, Тукай миннән көнләшеп тә карады инде!” – дигән шикеллерәк. Тукай тиклем Тукай көнләшерлек булгач, кемлегемне үзегез чамалагыз инде, янәсе.

Язучылар, иҗат кешеләре турында җентекләп сөйләвем аларның үз даирәмнән булганы өчен генә. Сәясәттә дә, фәндә дә, сәнәгатьтә дә тулып ята мондый күренеш. Нинди өлкәне генә алып карасаң да хәйран калырлык. Һөнәри өлкәләрдә генә түгел, күрше белән күрше арасында да. Ну, матур гына яшәп яткан җиреңнән күршең хан сарае кадәр йорт салып куйды, җилле иномарка алды, хатынына яхшы тун кидерде. Ничек көнләшмисең! Төн йокың кача инде. Моңа кадәр ансыз да яшәдең – бер җирең кителмәде. Ә күрше, юньсез… Һәм теге көнләшүгә чыдый алмыйча, кредитларга керә-керә, мең бурычка бата-бата дөньясын яңарта. Калышмаска кирәк. Калышмау белән генә чикләнми әле ул, күршесен уздырып та җибәрергә тырыша. Йөрәге янсын юньсезнең, төн йокысы качсын!

Бер карасаң, көнләшүнең файдасы да бар. Ул кешене хәрәкәткә әйди, тормышны алга илтү юлларын эзләргә һәм табарга мәҗбүр итә. Гади генә тормыш белән изрәп йоклап яткан авылда берәү, әйтик, ике катлы матур йорт салып куйды, ди. Халык инде туздырылган кырмыска оясына әйләнә, һәркем калышмаска тырыша. Нәтиҗәдә, бер-ике ел эчендә менә дигән матур авыл хасил була. Көнләшү ул тормышны алга этәрүче могҗиза. Һәм аның нигезендә беренчелеккә омтылу, уңышка ирешкәннәрне уздырып җибәрү теләге ята. Үз шәхесеңнең зурлыгын исбатларга тырышу.

Шулай гына булса икән… Монсын “ак көнләшү” дип атыйлар бугай. Ул көчле һәм якты шәхесләргә хас.

Әмма көнләшү дә бер төрле генә булмый. Омтылып-омтылып та беренчелеккә чыга алмасаң нишләргә? Ел буена чаптың, бурычларга батып беттең, ә күршеңнеке кебек матур йорт төзеп куя алмадың. Ә ул, юньсез, барсын да сизеп торды. Хәзер, әнә, мыек астыннан гына көлеп йөри. “Күрсәтермен әле мин сиңа! Җае гына чыксын әле, ут төртәм дөньяңа!” Үзеңнеке дә көлгә калырга мөмкин, анысы… Әмма мондый кинәнеч өчен берни жалкы түгел…

Кеше үзенең хәерчелеге белән дә, ямьсезлеге белән дә, булдыксызлыгы белән дә, кыскасы, кеше үзенең бөтен җитешсезлекләре белән дә килешергә мөмкин. Үзеңнең кимчелекләрең бит ул! Иң сөекле, иң сөйкемле кешенеке. Аны ничек гафу итмисең ди! Әмма адәм баласы башкаларның байлыгын, матурлыгын, уңганлыгын гына кичерә алмый. Бүтәннәрнең уңышы аны мәсхәрәләп торган кебек була.
Бу инде “кара көнчеллек” буладыр. Югарырак күтәрелгән кешене ничек булса да бәреп төшереп, үзең өстә калырга тырышу.

Күршесенең йортына ут төртергә теләсә кем булдыра алмый. (Бу — мисал өчен генә, теләсәң, “чибәр кешенең йөзенә кислота сибәргә”, “яхшы галимне агуларга”, “талантлы язучы өстеннән донос язарга” һ.б. дип укы) Моның өчен дә күпмедер дәрәҗәдә көчле, тәвәккәл, һичьюгы сантыйрак булу кирәк. Мондый адымнарга күпләр бармый. Бара алмый. Әмма көнләшә. Шулай булгач, күршеңне куып җитә алмасыңны аңлап кул селтәгәч, көнләшүдән туктарга да вакыт бит инде. Юк туктамый. Көнләшүдән туктау – җиңелүеңне тулысынча тану, бирелү, пленга төшү. Ә аның күңелендә өмет бар әле. Бәлки, күрше мантымаслык чиргә уралыр, бәлки, йортын яшен сугар… Җае чыккан саен гайбәт сатып, күршесенең бәхетсезлеккә юлыгуын көтеп йөри ул. Белмим, монсы нинди көнчеллек буладыр. Кулыннан эш килми торган соры кешеләргә хас инде бу. Бәлки, “соры көнчеллек”тер…

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.95MB | MySQL:60 | 3,817sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика