Кеше һәм дарвинизм
Караш

7. Кеше һәм дарвинизм


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

1859 елның ноябрендә Чарьлз Дарвин үзенең шак катыргыч теориясе белән чыгыш ясый – бар тереклек табигый сайланыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Кеше хакында бер сүз әйтелмәсә дә йомгак аерма ачык. Һәм Дарвин мизгел эчендә Кешене Ходайның иҗат җимеше булудан табигый сайланыш нәтиҗәсендә үзгәргән маймыл дәрәҗәсенә төшереп куя. Бу күренеш динчеләр арасында зур шау-шу тудыра, хәтта дарвин теориясен яклап чыгыш ясаучыларны эзәрлекләүгә кадәр барып җитәләр.

Бүген Дарвин теориясенең дөреслегенә беркем дә шикләнми диярлек. Хәтта кечкенә баладан сорасаң да :”Кеше маймылдан яралган!” – дип чатнатып җавап бирә. Һәм табигый сайланыш идеясының әһәмиятын берничек тә киметеп булмый. Ул җирдәге тереклекнең үсешен аңлатуга җитди нигез булып тора ала. Әмма сүз кешенең килеп чыгышына кагыла икән, монда хәтта дарвинизм да көрчеккә килеп терәлә. Аңлашылып җитми торган нәрсәләр күп. Галимнәр арасында иң нык бәхәс тудырганы түбәндәге күренеш.

Маймылның Homo erectus(туры атлаучы кеше) булып өлгерүе өчен 4,6 миллион ел кирәк булган диләр.  Адәм баласының маймылдан кешегә әверелүе эволюция нәтиҗәсе икән, бер миллион ел чамасы (галимнәр моны 1200000 ел дип исәпли) бернинди үзгәрешсез торганнан соң, Homo erectus ничек кинәт кенә, ике йөз мең еллар элек, Homo sapiens дигән аңлы затка әйләнгән? Мантыйк буенча, маймылның Homo erectus дәрәҗәсенә җитүе өчен 4,6 миллион ел кирәк булгач, Homo erectusның Homo sapiensка әверелүе өчен дә шул кадәрле үк вакыт кирәк ич. Югыйсә, бу эволюция була алмый, ә революция була. “Төрләрнең сизелерлек үзгәреше өчен унар миллион ел таләп ителә” (Томас Хаксли, биолог)

Кыскасы, маймылның ни рәвешле кешегә әйләнүен аңлатырлык дәлилләр юк. Һәм Роджер Левин сүзләре белән әйткәндә:“Homo sapiensның ни рәвешле барлыкка килүе бүген дә полеонтологияның иң бөек сере булып кала”

Homo sapiensның барлыкка килүе сер генә түгел, ул, гомүмән, башка сыймаслык күренеш. Күз алдына китереп карагыз, ул 60 мең ел буена таш кораллар кулланып яши һәм бары тик кырык мең ел элек кенә “кеше тормышы”на күчә. Унөч мең ел элек бөтен Җир шары буйлап тарала һәм шуннан соң бер мең ел дәвамында игенчелек шогылен үзләштерә. Соңгысы инде цивилизациянең башлангычы дип каралырга да хаклы. Алты мең елдан соң бөек астраномия цивилизацияләре (Тиауанако, Шумер, Майя, Ольмек) төзи, ә тагын алты мең ел узуга галәм киңлегенә чыга. Кешелекнең мондый сикерешен акырын үсешне күз уңында тоткан эволюция теориясе белән берничек тә аңлатып булмый.

Һәм тагын бер нәрсә. Эволюция нәтиҗәсендә адәм баласы бүгенге кыяфәткә кергән. Ул кулына таш, таяк алган, шуның нәтиҗәсе буларак, бармаклары үскән. Аучылыкка, игенчелеккә өйрәнгән. Бернәрсәгә дә хаҗәте булмагач, койрыгы юкка чыккан. Икенче төрле әйтсәк, яшәү өчен көрәштә кеше үзен уратып алган тормышка яраклаша. Көнкүреш өчен мөһим органнары һәм сыйфатлары камилләшә, ә кирәксезләре юкка чыга. Без шушы фикерләр нигезендә тәрбияләнгәнбез. Эволюция теориясе шуны сеңдерә:“Табигать бер генә төргә (вид) дә көндәлек җан асрау өчен мөһим булганнан артык сәләт бирми.” (Альфред Уоллес, биолог)

Кешенең иң үсешкән һәм иң катлаулы әгъзасы – баш мие. Ул бүгенгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән. Баш миенең мөмкинлекләре чиксез. (Бу үзе үк эволюция теорисе белән каршылыкка керә.) Адәм баласына шул кадәр акыл сәләте ни өчен кирәк булган соң? Исән калу өченме? Көнкүреш өченме? Ә бит ул бу сәләтенең яртысын да кулланмый диярлек.

Чарьлз Дарвинның партнеры Альфред Уоллес моны түбәндәгечә аңлата:”Андый корал (баш мие) кешенең киләчәктәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен үсешкән”

Әгәр чынлап та шулай икән, ник ул баш мие Homo sapiens дигән төрнең исән калуы өчен күпкә мөһимрәк булган төнлә дә күрү, ис сизү, ерактан ишетү кебек сәләтләрне ныграк үстерүгә булышлык итмәгән? Ә аучылык, игенчелек белән шогылләнгән кыргый кешегә җан асрау өчен бик үк мөһим булмаган сәнгати һәм фәнни сәләтләр чамасыз зур үсеш алган?

Тел феноменын да шушы өлкәгә кертергә мөмкиндер. Кешенең көнкүреше өчен берничә аваз җитә. Ә сөйләшү механизмы үтә дә катлаулы…

Әлбәттә, моны ниндидер рухи ихтыяҗлар белән бәйләргә мөмкин. Әмма тереклекнең бер генә төрендә дә рух төшенчәсе юк. Изгелек тә, гаделлек тә, намус та табигать өчен ят нәрсә. Җан асрау һәм табигый сайланышта җиңеп чыгу өчен боларның берсе дә кирәкми.

Әгәр кеше маймылдан яралган икән, аның җоны ни өчен коелып беткән? Бу сорау беренче карашка ахмак булып тоела. Ашыкмый торыйк әле. Җон ни өчен кирәк? Иң беренче чиратта, тән җылысын саклау өчен. Һәм әлбәттә, чебен-черки һ.б. вак-төяк бөҗәкләр бимазаламасын өчен дә. Инглиз зоологы Десмонд Моррис Homo sapiensны 4237 төрле сөтимәр белән чагыштырып карый. Тәне җон белән капланмаган сөтимәрләр бары тик җир астында (тән җылысын саклауга мохтаҗлыклары юк), яки суда яшәүчеләр (тәннең шудырмалы булуы әһәмиятлерәк) һәм панцирлылар гына булып чыга. Бу җәһәттән дә кеше – бердәнбер. Һәм аның ялангачлыгын эволюция кануннары белән аңлатып булмый.

Шулай итеп, Дарвин теориясе Җирдәге тереклекнең эволюцион үсешен аңлатуда чиксез зур әһәмияткә ия булса да, кешенең килеп чыгышын тулысынча исбатлый алмый. Һәм “кеше маймылдан яралган” дип тулы ышаныч белән әйтү мөмкин түгел.

Кеше кайдан барлыкка килгән соң?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика