Дин ёщм кеше
Караш

8. Кеше һәм дин


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Адәм баласының яралуын өйрәнгәндә иң кызыктырган җавап: “Ходай тәгалә бар кылган!” кебегрәк яңгырар иде. Бу, әлбәттә, дөреслектән мәхрүм түгелдер. Чөнки динчеләрнең барсы да, нинди дин тотуларына карамастан, шул ук фикерне кабатлый. Сүз, әлбәттә, бер аллачылык турында.

Исламда ул менә болайрак яңгырый: “Адәмне аллаһы тәгаләбез туфрактан яратты. Адәм галәйһәссәләмнең сул як кабыргасын алып, аннан Хәуваны бар иттеләр.” Бу бөтен диннәрдә дә бер төрле. Аерма тик шунда гына туфрак урынына кайбер диннәрдә кызыл балчыктан, кайберләрендә тузаннан ярату турында сүз бара.

Кызыл балчык, туфрак, тузан… Бер-берсеннән артык ерак киткән төшенчәләр түгел. Шулай ук динни китапларның гасырлар дәвамында заманга һәм яшәү урынына яраклаштырып үзгәртелә баруын да онытмыйк. Әйтик чүл кешесе өчен тузан булган төшенчәнең, безнең халык өчен туфракка әверелүе гаҗәп түгел. Аннан соң тәрҗемә мәсьәләсе дә бар. Без бер үк шигырьне дә кырык төрлегә әйләндереп тәрҗемә итәбез. Борынгы чыганакларны безнеңчәгә күчергәндә бернинди хата да китмәгән дип уйлау дөрес булмас идедер. Әйткәндәй, галимнәрнең бер ише “Книга Бытия”да кулланылган “тузан”ның (“tit”) тамыры шумерларның “ti.it”  сүзеннән булуын ассызыклый. Ә ул “тереклек, җан иясе” дигән мәгънәне аңлата икән.

Адәмне ясарга карар иткән Аллаһы тәгалә туфрак алып килү өчен Җәбраил фәрештәне җиргә төшереп җибәрә. “Җәбраил фәрештә максатына җитеп, кулын җиргә тидергәндә җир телгә килде, аннан үтенеч кылды, үзенә кагылмаска сорады. Җәбраил фәрештә гаять тә миһырбанлык иясе булганлыктан, аңа тимәде…” Бу өзек Фәрит Яхинның “Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт.” китабыннан. Автор уйлап чыгарган нәрсә түгелдер инде, барыбызга да билгеле хикәят. Исрафил һәм Микяил фәрештәләр дә бу эшне аткарып чыга алмагач, Газраилне җиргә төшереп җибәрәләр. Һәм ул “туфрак” алып менә.

Сүз гади туфрак турында гына барганда, фәрештәләрнең гамәле булдыксызлык шикеллерәк тоела. Ә шул “туфрак”ны “тереклек” мәгънәсендә карасаң, хикәят чынлап та ачыклана төшә. Димәк, Ходай Адәмне җирдәге тереклектән яралткан. Ә Хәуваны – аның кабыргасыннан. (Монда инде “кабырга” сүзенең дә борынгы чыганаклардан дөрес тәрҗемә ителмәгән булуы һәм бөтенләй башка мәгънәне аңлатуы мөмкин.)

Ләкин күп аллачылыкны үз күргән диннәр дә бар. Ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, борынгы халыкларның барсы да берничә аллага табынганнар. Хәтта “Книга Бытия”да да алла күплек саннан сөйли. (“Теперь сотворим человека. Со-творим людей по нашему образу и подобию. Они будут властвовать над всеми рыбами в море и над всеми птицами в небе, будут властвовать над всеми крупными животными и над всеми мелкими тварями, ползающими по земле” Книга Бытия 1: 26.) Моны, әлбәттә, аның үз дәрәҗәсен зурайтып: “Без алла гали җәнапләре” кебегрәк сөйләшү итеп тә аңлап буладыр. Шулай да…

Хәтта ислам диненең башлангыч чорында да Мөхәммәт пәйгамбәр алланың бер генә булуы турында бер сүз дә әйтми. Шуңа күрә дә кешеләр ходайга табыну белән беррәттән үз аллаларын да ташламыйлар. Бары тик өч-дүрт елдан соң гына, Мөхәммәт пәйгамбәр бу гамәлнең ялгышлык икәнен катгый рәвештә искәрткәч кенә, аларның бер төркеме исламны калдырып кабат үз диннәренә кайта. (Карен Амстронг. “История бога”)

Бер аллалык күренеше моннан ике мең еллар  чамасы элек кенә, динни оешмалар үткәргән кискен чаралар нәтиҗәсендә, барлыкка килгән. Ә аңа кадәр кешеләр күп аллаларга табынганнар.

Борынгы шумер-аккад чыганагы “Атрахасис” та ( безнең эрага кадәр XVII гасырда язылган)  кешене яралту күренешенә зур урын бирелә һәм ул барлык динни китапларга караганда да җентеклерәк сурәтләнә. Монда инде аллалар күп, һәм төрлесе төрле эш башкара. Энки исемлесе күрсәтмәләр бирә, Нинти (Мами) дигән алиһә аңа ярдәм итә…

Нинти ундүрт өлеш балчык алды
Җидесен уңга, җидесен сулга салды
Алар арасына калыплар куйды…
…Кендекләрен кисте…
…Алар парлы булып яратылды…
…Болар – Алла-Ана яралткан кешеләр иде…

Әсәрдә сүз борынгы заманда аллаларның гомер итүе турында бара. Кыскача һәм гади генә сөйләгәндә, безгә кагылышлы өлешнең эчтәлеге болай. Аллалар үзара килешеп ике төркемгә бүленә. Беренчеләр өске өлештә, икенчеләр аскы өлештә яшәргә тиеш булалар. Моны Җирнең өске һәм аскы ягы, көньяк һәм төнъяк, дип уйларга да мөмкин. Борынгы язмаларны шәрехләү җиңел түгел, шулай да җир белән күк дип аңлау дөресрәктер. Аскы өлештә гомер итүчеләргә тормышның иң кыены төшә: авыр эштән алар хәлсезләнә башлый һәм көннәрнең берендә бола күтәрәләр, аллалар башлыгын (Энлиля) җиргә чакырып, зур җыен җыялар. Һәм шул җыенда аллаларга ярдәм итсеннәр өчен эшчеләр ясарга дигән карарга киләләр. Бу эш Яралу Алласына, Нинтига, йөкләтелә.

Аллаларның бу гамәле белән бүгенге көн арасында параллель үткәреп карарга мөмкин. Без дә бит үз эшебезне җиңеләйтү өчен роботлар уйлап табабыз… Әмма роботлар башы гына әле. Киләчәктә, геннар инженериясе зур үсеш алгач, клонлаштыру күренешенең барлыкка килү мөмкинлегенә кем шикләнә? Бүген галимнәр кайбер сөтимәрләрнең клонын ясауда сизелерлек уңышка ирешә дә инде. Болай хыял итсәк, динни китаплардагы “туфрак” төшенчәсенең бүген ДНК дип аталу ихтималы да юк түгел. Һәм Дарвин теориясендәге җавапсыз сорауларга да ачыклык кергән сыман була.

Без дин белән фәнне бер берсенә каршы килә дип күнекәнбез. Бәлки, киресенчәдер?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика