pftriotizm
Караш

Патриотизм


Җиңү бәйрәме якынлашкан саен патриотизм турында искә төшерәләр. Бу тантана кешеләр күңелендә ватаныбыз өчен горурлык хисләре уятырга тиеш кебек тоела. Ләкин карашлар бер генә төрле түгел икән. Мин дә шул хакта сүз куертып алырга булдым. Ошамаса, укып тормагыз. Килешмәсәгез, мин ялгышкан диеп уйлагыз.

* * *
Патриотизм төшенчәсе нигездә шәхес һәм дәүләт мөнәсәбәтен, төгәлрәк әйткәндә, шәхеснең дәүләт өчен үзен, яки үз мәнфәгатьләрен корбан итү мөмкинлеген күз уңында тота. Бу мәсьәләдә бетмәс бәхәс тудыручы нәрсә: шәхес ватан турында күбрәк хәстәрлек күрергә тиешме, әллә ватан шәхес турындамы?

Асылда бу бәхәсле нәрсә түгел, һәр ике якның хәстәрлеге тигез булырга тиеш. Чөнки дәүләт гражданнардан тора, халкы ярлы һәм бәхетсез булса, ул беркайчан да бай да, бәхетле дә була алмый. Халкы турында хәстәрлек күрмәгән дәүләт иртәме-соңмы таркала, чөнки ул беркемгә дә кадерле түгел, аны берәү дә яклашырга теләми. Шул ук вакытта, әгәр гражданнар үз дәүләте турында кайгыртмый икән, аның бәхете өчен кайбер нәрсәләрдән баш тартмый икән, бу дәүләт көчле була алмый, һәм шул хәлсез дәүләт эчендә яшәгән кешеләр дә мул, рәхәт, бәхетле тормышта яши алмый. Шул рәвешле, үзара хәстәрлек ике яклы һәм чагыштырмача тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Чөнки шәхестән башка дәүләт, дәүләттән башка шәхес юк.

* * *
Ләкин чынбарлыкта алай җайлы килеп чыкмый. Моннан берничә ел элек кенә «патриот» сүзе мәсхәрә сыманрак яңгырый, һичьюгында, аны беркадәр ирония белән әйтәләр иде. Ул чорда: «Һәр кеше үзе өчен яшәргә тиеш, бай, бәхетле булырга. Шундый кешеләрдән торган ил дә бай һәм бәхетле булачак.» — дигән караш өстенлек итә иде. Шуңа күрә, һәркем бай һәм бәхетле булырга тырышты. Зу-ур җитәкчеләребез арасында хәтта дәүләтнең хәрби серләрен кичәге дошманнарга сатып баеган «эшлеклеләр» дә булды бугай. Аларга ваграк түрәләр иярде. Шул рәвешле, алар дәүләтебезнең бай һәм бәхетле шәхесләрдән торуына үз өлешләрен кертергә ашыкты. Чынлап та илне (аның серләрен, табигый байлыкларын, һ.б. хазиналарын) сатарга мөмкинлеге булганнар ул чорда ярыйсы гына мантып китте. Без дә аларга хөрмәт белән карарга тырыштык. Чит илләрнең иң гүзәл урыннарында сатып алган виллалары, дөнья бәясе торган яхталары белән горурландык. Аларның Англиядә, Америкада һ.б. илләрдәге студент балаларының тик «бишле» билгеләренә генә укып, диплом алып исән-сау кайтканын түземсезлек белән көттек. Фәләнешәр миллион доллар түгеп балаларын башлы-күзле иткәндә үзебез шул туйда катнашкан кебек сөендек. Үзебезнекеләр бит, файдалары бер тимәсә бер тияргә мөмкин. «Үзләренә җиткәч, бәлки, ил халкына да аз гына өлеш чыгарырлар әле,» — дигән өмет тә юк түгел иде. Җитмәде, туя белмәделәр.

Менә шул дәверләрдә «идиот» һәм «патриот» сүзләре бер үк мәгънәгә ия була башлаган иде. Без хәтта «Бөек Ватан сугышы» диючене гаепләп, «Икенче Бөтендөнья сугышы» дип атауны таләп итә башладык. Янәсе, бернинди Ватан төшенчәсе дә булмаган анда, бөтен дөнья мужиклары җыелышып сугышканнар да Рейхстаг өстенә байрак элгәч, өйләренә кайтып киткәннәр. Ахмаграклары үлеп калган, ә тагы да сантыйраклары герой булып үлгән. Исән кайтканнарын да акыллы дип булмый, кайберләре дүрт ел буе йөреп тә бер тиен акча эшли алмый кайткан. Чын ир-егет шундый буламы инде?!. Әнә, ичмасам, Фәлән Фәләневич! Кабинетыннан чыкмыйча да көненә фәлән йөз мең эшли!

Хәтта кайбер даирәләрдә: «Гитлер әфәнде җиңсә, яхшырак буласы иде» — дигән фикерләр дә ишетелгәләде. Татарлар арасында да. Ул татар халкына ирек бүләк итәр, аңа дәүләт төзеп бирер иде, янәсе. (Үзләрен милләт өчен көрәшүче дип исәпләгән бәгъзе затларның сантыйлыгы кайчагында сокланып туймаслык дәрәҗәгә җитә. Бу аларга ходай тарафыннан бирелгән табигый ахмаклыкмы, әллә ниндидер көчләр тарафыннан ниндидер суммага өстәп бирелгәнме — әйтә алмыйм. Ләкин ул татарларны милли мәсьәләдән читләштерүдә әйтеп бетергесез нәтиҗәләр бирә. Милләт өчен бары тик шундый ахмаклар гына «көрәшә» икән, дигән фикер тудыра. Кемдер читтән килеп милләтеңне үстерер, сиңа дәүләт төзеп бирер дип көтү — рухи гариплекнең иң кызганыч формасы. Ә Гитлер рәвешендәгеләрдән моны өмет итү… Моңа инде сүз дә табып булмый.)

Шәхесләреннән принципиальлек, ныклык таләп итсә дә халык үзе флюгер сыманрак нәрсә, җил кайдан исә — шунда борыла торган. Бу гаҗәп тә түгелдер, аның белән идарә итү ысулларын эшкәртүче тулы бер индустрия эшли ич.

Патриотизм хисен юкка чыгарып, бар игътибарны шәхескә юнәлтү дә әллә кайдан килгән нәрсә түгел, ә бик югарыда утырган сөекле җитәкчеләребезнең җинаятьчел гамәлләрен аклау, аларны «сатлык җан» дип гаепләмәслек шартлар тудыру өчен уйлап табылган һәм халыкка сеңдерелгән саташтыру иде. Ә матди байлык туплау, яшәү шартларын яхшырту белән мәш килгән кавем үз халәтен, кайдан килеп кайда барганлыгын билгеләрлек хәлдә була алмады. Әлбәттә мөлкәт туплау, яхшырак яшәргә тырышу начар нәрсә түгел. Ләкин бу үзмаксатка әйләнә икән, кеше — хайван дәрәҗәсенә төшә, ә халык — кулланучылар көтүенә әверелә.

* * *
Украинада ызгышлар башланып, халыкара хәлләр кискенләшү белән сөекле хөкүмәтебез патриотизм турында искә төшерде. Россия хөкүмәте халык турында уйласын өчен, нигәдер, гел дөньядагы хәлләрнең беркадәр көчергәнешле булуы таләп ителә. Бу тарих тарафыннан исбатланган аксиома кебек.

Һәм, әлбәттә, патриотизм тәрбиләү өчен нигез булып тагын Бөек Ватан сугышы хезмәт итте. Сугыш ветераннары данга да, хөрмәткә дә лаек. Исән калганнарының кадерен белергә, мөмкин кадәр тәрбия кылырга кирәк. Бу бәхәссез.

Ләкин ул сугышта җиңүне геройлар һәм бүген исән калган ветераннар гына яулап алмаган. Минем, мәсәлән, ике бабам да шунда һәлак булган. Һәм бу әти-әниемнең язмышын бөтенләй көтелмәгән якка, бәхетсезлек, ярлылык, ятимлек тарафына үзгәртеп җибәргән. Әбиләр яуда үлгән ирләренә тугъры булып, ни ир бәхете, ни тормыш рәхәте күрә алмыйча дөньядан китеп бардылар. Җиңү бәйрәмнәрендә дә урыннары түрдә булмады, ятлар сөйләгәнгә кул чабып утыручылар арасында булды. Һәм өйгә кайтканда: «Фәлән кешеләргә бүләкләр бирделәр, ә безнекеләрне искә алучы да юк,» —  дип әрнеделәр. Болар — геройлар да, орден-медальле хөрмәт ияләре дә түгел иде. Безнең илдә бабасы, яки әбисе яуда катнашмаган, яки үлеп калмаган бер генә гаилә дә юк диярлек. Һәм андый гаиләләрнең берсенә дә җиңүче дәүләт әлләни игелек күрсәтә алмады. Бер сүз белән әйткәндә, яуда үлеп калган гади солдат гаиләләренә бу җиңү бернинди кадер-хөрмәт тә китермәде. Беркайчан да. Һәм бүген бик күп тарафлардан:»Җиңү безгә нәрсә бирде?» — дигән сораулар ишетелә икән, бу наданлык кына да, риторика гына да түгелдер. Әгәр халыкның бер өлеше шулай дип сорарга мәҗбүр икән, димәк патриотик тәрбиянең ниндидер механизмы дөрес эшләми.
Икенче яктан карасаң, болай дип сорау — беркатлылык. Әгәр бу ил хәтта геройларын да фәкать үзенә кирәктә генә искә төшерә икән, аннан тагын нәрсә көтәсең инде?

Нәкъ менә шушы күренеш хәтта бик зурлап уздырылган җиңү тантаналарына да беркадәр киная белән карарга, моны дәүләтнең ихлас хәстәрлеге дип түгел, ә бүгенге хөкүмәтнең пиар акциясе дип бәяләргә мәҗбүр итә. Һәм патиротизм турында искә төшерүләрнең тышкы сәясәт киеренкелеге белән тәңгәл булуы бу тойгыларны тагы да куәтләп кенә җибәрә. «Безнең ил үзенең ватан-ана икәнен хөкүмәткә авыр чакта гына искә төшерә,» — дип шаяртуларның да нигезе шушында.

* * *
Ләкин патриотизм булырга тиеш. Дәүләт бар икән, ул париотизмнан башка озак яши алмый. Патриотик тәрбия дә булырга тиеш. Һәм ул тәрбия хөкүмәттә утырган җитәкчеләрнең яшәү рәвешеннән башлана. Ватан өчен корбан булган геройларны үрнәк итеп куюдан, башкаларны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырышудан да түгел. Миллионнар, миллиардлар түгеп оештырылган һәм аның бик әһәмиятле икәне матбугат әһелләре тарафыннан туктаусыз рәвештә халык аңына сеңдерерлгән чаралардан да түгел. Патриотик тәрбия фәкать ил җитәкчелегенең яшәү рәвешеннән башлана. Җитәкчеләр бик югарыда утырсалар да бу аллалар биеклеге, халык күзе җитмәслек биеклек түгел. Шулай булгач, халык барсын да күреп тора. Ул дәшмәскә мөмкин. Ләкин күрә. Һәм ышанмый. Барсы да гади генә. Әгәр дәүләт җитәкчеләре үз  мөлкәтләрен чит ил банкларында саклый икән, әгәр аларның балалары чит илләрдә белем ала, эшли, яши икән… бу очракта халык фикере бер генә булырга мөмкин: димәк безнең җитәкчеләребез үз ватанын яратмый, аның бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә ышанмый һәм бу илне фәкать үз мәнфәгатьләре өчен файдалана. Һәм бу фикерне бернинди тәрбияви чара да үзгәртә алмый.

Ләкин хөкүмәт үткәргән һәртөрле чаралардан башка да яши торган патриотизм да бар. Монсын алай атау дөрес тә түгелдер әле. Бу бик гади һәм гали нәрсә, бернинди «изм»нарсыз да яши ала, бернинди пропагандага да мохтаҗлыгы юк. Исеме дә гади генә — туган илгә мәхәббәт. Һәртөрле патриотизм чаралары белән йөрәкне алып бетергәч, без ул хисне байрак итеп күтәреп йөртмибез, кеше сизмәслегрәк урынга яшерергә тырышабыз. Һәм ниндидер язылмаган канун буенча ул хис кайчагында патриотизмның антонимы булып та тоела. Патриотизм өстәгеләр тарафыннан тагыла торган ясалма нәрсә, ә туган илгә мәхәббәт һәркемнең үз йөрәгендә яралган табигый тойгы сыман була. Югыйсә, икесе дә бер үк мәгънәне аңлатырга тиеш кебек бит инде. Күрәсең, бу адәм организмының кеше белән идарә итү методикаларына каршы көрәшү ысулыдыр инде. Патриотизм булырга тиеш дигән идек. Адәмчә җәмгыятьтә ул менә нәкъ туган илгә мәхәббәт дәрәҗәсендә булырга тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә бу мөмкин түгел. Без бу ике сүзне ике төшенчә итеп карарга мәҗбүрбез. Хәтта кайчагында хөкүмәт — бер нәрсә, дәүләт — икенче, ә туган ил бөтенләй бүтән булып тоела. Хөкүмәт ул килә дә китә, дәүләт тә әле бер, әле икенче кыяфәткә керә. Ә туган ил кала. Һәм аны яратмыйча мөмкин түгел.

Марат Кәбиров

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.97MB | MySQL:65 | 2,114sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика