халыкара төрки мәдәният оешмасы Төрксой
Караш

Төрки мәдәният оешмасы Төрксой кемгә комачаулый?


Россия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга Төрксой оешмасы белән бәйләнешләрне өзәргә тәкъдим итте. «Сезгә Русия мәдәният министрлыгының карашын – РФ субъектларына халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән булган бөтен элемтәләрен тиз арада туктату кирәклеге турында җиткерәм» ди ул Алтай, Башкортостан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Хакасия республикалары җитәкчеләренә җибәргән телеграммада.

Моңа төп сәбәп Д. Медведевның  Төркиягә каршы санкцияләр әзерләүдә гуманитар бәйләнешләр турында да онытмаска кирәген билгеләүе булгандыр, мөгаен. Төрксой хәрби оешма түгел, аны хәтта сәяси оешма дип тә булмый.  Төрксой — төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек оешмасы.  Оешманың төп максаты — төрки халыклар арасында хезмәттәшлек итү, төрки халыкларның материаль һәм мәдәни мирасын киләчәк буыннарга тапшыру. Оешманың хәзерге генераль директоры — Казахстанның элекке мәдәният министры Дүсен Касеинов. Штаб-квартирасы Анкарада урнашса да ул Төркиягә карамый ә төрки халыкларны берләштерүче халыкара оешма буларак хәрәкәт итә. Төрксойга шулай ук Әзербайджан, Үзбәкстан, Таҗикистан, Кыргызстан, Казахстан кебек дәүләтләр дә керә. Кайберәүләр аның эшчәнлеген ЮНЕСКО белән тиңли.

Бу оешманың Татарстан белән дә бәйләнеше зур. «Нәүрүз» театр фестивале дә, «Төреквидение» музыкаль фестивале дә Төрксой башлангычында уза. Бу оешма тарафыннан 2014 елда Казан төрки дөньяның башкаласы буларак бәяләнде. Күренүенчә, әлеге чараларның берсе дә Россия иминлегенә куркыныч тудырмый, алар бары тик төрки халыкларның үзара аралашуына, мәдәни үсешенә булышлык итә.

Бу хакта Мединский бернәрсә дә белмидер дип уйларга кирәкми. Һәрхәлдә, үткән елның 21 ноябрендә Казанда узган Төрксой киңәшмәсе утырышында ТР премьер-министры Ильдар Халиковның Мединский хатын укуы билгеле. «12 ноябрьда Мәскәүдә РФ мәдәният министрлыгы һәм халыкара төрки мәдәният оешмасы (Төрксой) арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Безнең хезмәттәшлек Россиядәге төрки халыкларны саклауга һәм үстерүгә ярдәм итәчәгенә иманым камил,» — диелә әлеге хатта. Һәм шул вакыйгадан соң бер ел үтүгә… иске авыздан яңа сүз… Иң гаҗәбе – бу бернәрсә белән дә нигезләнмәгән, бернинди юньле нәтиҗәгә дә китерми торган сүз.

Һәм тагы бер нәрсә. Чит илләр белән икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге бәйләнешне Татарстан үзе хәл итәргә хокуклы. ТР кануннары буенча да, РФ кануннарына нигезләнеп тә. Һәм бу очракта  Владимир Мединскийның күрсәтмәсен “вакәләтләрне арттырып җибәрү” дип бәяләргә дә сәбәп бар кебек.

Төрксой белән бәйләнешләрне өзүнең Төркия өчен бернинди зыяны да юк. Шуңа күрә, бу  гуманитар бәйләнешләр өлкәсендә Төркиягә каршы санкция буларак бәяләнә алмый. Алайса, ни өчен кирәк соң ул? Россиядә яшәгән төрки халыкларның мәдәни үсешенә аяк чалу, аларның аралашуын чикләү өчен түгелдер бит инде?..

Менә монда телисеңме-юкмы тагын  Россиянең Дәүләт Думасы тарафыннан тәкъдим ителгән “РФ гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе” өлгесе турында искә төшерергә мәҗбүр буласың.

«Рус теле — милли хәвефсезлекнең нигезе», — дигән шигарь астында әзерләнгән әлеге документ беренче җөмләләреннән үк Россиядә яшәүче башка милләтләрне икенчел планга күчереп куя һәм балалар бакчасыннан алып һәр кешегә көчәйтелгән режимда русча белем бирү юлларын билгели. Уку һәм тәрбия оешмалары белән генә чикләнмичә, бу гамәлне мәдәният учакларында, музей, театр, китапханәләрдә дәвам итәргә чакыра, аларны рус телен өйрәнүнең бердәм мәйданына әйләндерүне күз уңында тота. Шулай ук матбугат чаралары, китап басу һәм китап тарату системаларының да шушы максатка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклый. Моның өчен бюджет белән тәэмин ителгән махсус дәүләт программалары әзерләү кирәклеген искәртә.

Әлбәттә, рус теле дә яклауга, үстерүгә мохтаҗ. Әгәр сүз Федерациядәге башка милли телләрне кысырыклау турында бармаса, моны хуплап кына каршы алыр идек.

Әмма концепцияне төзүчеләр РФ-да башка милләтләр дә яшәгәнен, аларның да үз мәдәнияты, үз теле барлыгын һәм, рус теле белән бер рәттән, ул халыкларның туган телен дә үстерү кирәклеген инъкар итәләр. Алай гына да түгел, бу телләрне үстерү Россиянең тел бөтенлеген какшата, социаль катламнарга бүленү мөмкинлеге бирә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерәләр.

Хәзер менә күз алдына китереп карагыз. Әлеге концепция кабул ителгән хәлдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы берәмекләр буларак, татар телендәге балалар бакчалары, милли мәктәпләр бетерелә. Күпме тәрбияче, укытучы эшсез кала. Әмма иң куркынычы бу түгел әле. Һәртөрле “медиа, музейлар, китапханәләр, театрлар, китап басу һәм китап тарату системалары һәм мәгариф оешмалары эшчәнлеген берләштерә алырдай дәүләт программалары” төзелә, димәк, рус телен үстерүгә алынган оешмаларга акча бүленә, ә миллилеген саклап маташучыларга берни дә тәтеми һәм алар иртәме-соңмы юкка чыгарга мәҗбүр була. Икенче төрле әйтсәк, милли мәдәният, милли матбугат һәм китап басу системасы тулысы белән һәлакәткә дучар була. Ә анда эшләүче журналистлар, язучылар, сәнгать эшлеклеләре эшсезләр армиясенә кушыла. Мондый һөнәрләргә ихтыяҗ булмау сәбәпле югары уку йортлары да ябылырга мәҗбүр. Шундый шартларда тәрбияләнгән бала инде үзенең нинди милләт вәкиле икәне турында уйламый да, уйлый да алмый…

Бу концепция дә “РФ халыкларының телләре турында закон”га каршы килә. Россия чиновниклары законнарга каршы килү буенча социалистик ярыш ачканнар диярсең…

Шушы концепция фонында Мединскийның телеграммасы тагы да буталчыклык тудыра. “Төркия белән мөнәсәбәтләрне сәбәп итеп, мәдәният министрлыгы әлеге концепциянең үтәлешенә җирлек әзерли түгелме соң?!” — дип шикләнергә мәҗбүр итә.

Бәлки, шикләнергә кирәкмидер дә. Бу бары тик очраклылык кынадыр. Шулай да зу-ур урыннарда утырган акыллы абыйлар аз гына игътибарлырак булсыннар иде. Югыйсә, һәртөрле провинцияләрдә көн күрүче сантый һәм бераз кыргыйрак халыклар әллә ниләр уйлап, әллә ниләр эшләп ташларга мөмкин ич.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.13MB | MySQL:70 | 2,110sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика