Яшәү мәгънәсе - Марат Кәбиров
Караш

1. Яшәү мәгънәсе


Авылда туып-үскән малайлар тормышның ачысын да, төчесен дә татый. Һәрхәлдә, эшнең авырын күрмәгән, аның белән җилкә чиләндермәгән бер генә авыл егете дә юктыр. Урманын да кисә ул, печән-саламын да әзерли, бура да бурый, көтүен дә көтә. Мин дә авыл малае һәм бу галәмәтләр яхшы таныш.

Җәйнең иң кызу мәле печән вакытыдыр. Күп шагыйрьләр чалгы тавышларында илаһи моң ишетә, тезелешеп печән чапкан чакларын сагыналар, болыннарны мактап җыр сузалар. Әмма миңа андый романтика эләкмәде. Беренчедән, безнең якта печәнне болыннардан түгел, ә “посадка” дип аталган яшь урманнан чабып алалар иде. Икенчедән, бернинди дә тезелешү юк – бер үзең казганырга туры килә. Һәм бу эш атналар, көне уңай тормаса, хәтта ай буена сузыла. Чүмәләләргә салып эшне бетергәч тә аны алып кайтыр өчен техника табалмый этләнәсең. Кыскасы, бер рәхәте дә юк. Һәм мин аны берничек тә сагына алмыйм.

Ул вакытларда да артык яратып эшләмәгәнмендер. Әмма урап узып булмый – аның ни өчен кирәклеген яхшы чамалыйсың. Печәнең җитәрлек икән, малың ач булмый, малың тук икән, үзең дә тук буласың. Бу эшнең бөтен мәгънәсе шунда. Һәм бары тик шушыны аңлау гына бу мәшәкатьне җиңеп чыгарлык көч бирә.

Мисал артык колхозча булмасын өчен, спорт ярышларын, әйтик, боксны алыйк. Ике ирнең бер сәбәпсезгә бер-берсен дөмбәсләве – сәер күренеш. Беренче карашка. Әмма җиңүче үзенең һәм иленең абруен күтәрә, матди хәлен яхшырта. Һәм шуңа күрә, меңнәрнең яраткан спорт төре булган бокс яши.

Игътибар бирсәң, тирә-яктагы бөтен эш-гамәлнең үзенә күрә мәгънәсе бар. Әйтик, кеше агач утырта икән – тирә-якны матурлауга, табигатьне саклауга өлеш кертә. Өй сала икән, үзенең һәм якыннарының тормыш шартларын яхшырта. Хәтта беренче карашка бөтенләй мәгънәсез булып күренгән гамәлләр дә ниндидер әһәмияткә ия була. (Әйтик, борыныңны сеңгерәсең икән, сулышың җиңеләеп кала.) Һәм аларның барсы да үзеңнең, яки башкаларның тормышын җиңеләйтергә омтылу белән бәйле. Бары тик башкаларның мәнфәгате үзеңнекенә каршы килгәндә генә бу күренеш бераз үзгәрә төшә, безнең эгоизм өстенлек ала. Шул нигездә һәртөрле низаглар, талашлар, сугышлар барлыкка килә.

Һәр гамәлнең мәгънәсе бар. Шулай булмаса, без ул эшне эшләп тә маташмас идек. Һәр эш-гамәл нинди дә булса әһәмияткә ия булгач, әлбәттә, безнең гомер дә мәгънәдән мәхрүм булырга тиеш түгелдер. Һәм без ул мәгънәне табабыз.

Әйтик, авылда печән чабып, урман салып, тагын әллә нинди авыр эшләр белән җилкә чиләндергән кеше шәһәргә килеп, тулай торакта вахтер булып урнаша. Бу – авылдагы хезмәт белән чагыштырырлык түгел. Көне буе утырып торасың (ә авылда бу ял иткәндә генә эләгә иде), теләсәң китап укыйсың, телефонда казынасың, музыка тыңлыйсың… Җаның нәрсә тели – шуны эшлисең. Бернинди авырлыгы юк. Өстәвенә ярыйсы гына акча да түлиләр. Мондый куррорт өчен үзеңнән акча алырга тиешләр, югыйсә.

Икенче төрле әйткәндә, авылдагы авыр эштән кинәт шәһәр оҗмахына күчкән теге кеше яңа эшенең бер мәгънәсен дә күрми, ул үзен бер дә юкка акча алам дип уйлый. Һәм бераз кыенсына да әле. Әмма шундый рәхәт эштән китәргә дә йөрәге җитми.

Берәр ел чамасы вакыт үтүгә, вахтада утыру аңа инде ял итү булып тоелмый. Ул үзен бик җитди эшчегә исәпли башлый. Ә ник шулай булмаска тиеш әле?! Беренчедән, ул килгән-киткән кешенең документын тикшереп, теркәп бара. Җинаятьче-фәлән булса, шундук тотып ябачаклар. Димәк, тулай торакта яшәүчеләрнең тынычлыгын саклый. Икенчедән, һәртөрле белешмәләр бирә. Өченчедән… Кыскасы, аның эшен санап бетерерлек түгел. Һәм һәркайсы бик зур әһәмияткә ия. Шундый җаваплы вазыйфа башкарганы өчен аның табанын ялап торырга тиешләр әле!

Югыйсә, бер ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде. Шул ук тулай торак, шул ук кешеләр, шул ук вахта бүлмәсе… Барсы да шул килеш. Әмма кешенең үз эшенә булган мөнәсәбәте генә үзгәрде. Ул үз вазыйфасының мәгънәсен аңлады. Шуны аңлаудан ул үзен дә бик әһәмиятле шәхес итеп тоя башлады.

Мәгънә — безнең эш-гамәлләргә стимул бирүче көч. Кеше тормышны үзгәртә алмый. Әмма ул тормышка карашын үзгәртә ала. Тормышка карашын үзгәртеп, ул үзенең әһәмиятен күтәрә. Үз гомерен нинди дә булса мәгънәгә ия дип уйлау аның ышанычын арттыра, көчле итә.

 “Барыбызны да үтереп бетерә алмассыз! Без күп…” – ди Зоя Космодемьянская үзен һәлак итүче нацистларга. Һәм гомеренең мәгънәсен ватан өчен көрәштә күреп дөньядан китә.

Ә бер карасаң, яшәүнең бер мәгънәсе дә юк. Кем генә булмасын, нинди генә батырлыклар кылып кемнәрне генә коткармасын, барыбер, үлемгә дучар. Ул коткарган кешеләр дә, аларның балалары да үлеп бетәчәк. Җиңүләрнең дә бер әһәмияте юк. Заманында Чыңгыз хан ярты дөньяны яулап алган, мәшһүр дәүләт төзегән. Кайда бүген ул хан? Кайда ул дәүләт? Яки борынгы иң алдынгы цивилизацияләрдән исәпләнгән Рим кайда? Юк! Мәңге яшәр кебек кыланган патшалары да юк, нәселләрен дә беркем белми. Утыз-кырык ел элек кенә иң бөек державалардан саналган СССР да юк. Хәтта кеше дигән зат тоташы белән юкка чыкса да Галәм өчен зур югалту булмаячак. Динозаврлар һәм мамонтлар һәлакәтен кичергән Җир ашыкмыйча гына әйләнүен белә.

Барсын аңлап торган хәлдә дә без моның чынбарлык икәненә ышанырга теләмибез. Аерым кеше гомеренең һәм тоташ кешелек яшәешенең мәгънәсезлеген тою коточкыч булып күренә. Ә ул чынлап та коточкыч.

Кеше, алдында конкрет эшләр торган чакта, бернинди мәгънә турында да уйламый әле. Ул бары тик эшли һәм яши генә. (Сугыша, байлык туплый, мәхәббәт өчен көрәшә һ.б.) Яшәү мәгънәсе (дөресрәге, яшәүнең мәгънәсезлеге) турында уйлану ниндидер максатларга ирешкәннән соң, яки өметсез булып тоелган уңышсызлыкларга юлыкканнан соң башлана.

Әйтик, патша морадына иреште – иң көчле күрше патшалыкны яулап алды. Хәзер аңа яуларлык ил калмады. Тормышының мәгънәсе югалды. Ул үзенең ни өчен яшәгәнен дә белми. Җиңүнең иң бөеге аның шәхси фаҗигасенә әверелә.

Яки уңышсызлык мисалы. Миссиясен иҗатта күреп ярыйсы гына үрләр яулап килгән әдипнең таланты корыды. Ул сау-сәләмәт, тормышы мул, гаиләсе искитмәле, әмма бер юл да яза алмый. Һәм ул үзенең яшәвендә бернинди дә шатлык очкыны күрә алмый. Тормыш аңа кадерен җуя. Маңгаена пуля утыртмаган хәлдә дә, ул я хәмергә, я азгынлыкка бирелергә мөмкин.

Җиңел хәл түгел, шулай бит. Һәм без гомернең һәр мизгеленә мәгънәви төсмер бирергә ашыгабыз. Үзебезне көчле итеп, кирәкле итеп тоясыбыз килә. Бәлки, бу үз-үзеңне саклау, яки нәсел калдыру инстинктлары кебек үк аңасты эшчәнлеге белән бәйледер.

Ничек кенә булмасын, адәм баласының тормышы, үз гомеренең мәгънәсен нәрсәдә күрүе белән бәяләнә. Шул мәгънә аны теге, яки бу гамәлләргә этәрә. Яшәргә мәҗбүр итә. Һәм ул юкка чыга икән, шәхес таркала башлый.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.97MB | MySQL:65 | 1,994sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика